Җомга, 03 сентябрь 2010  

Җомга

Башлангыч бит итүCайланмага өстәүRSS



 

 

Матбугат-инфо





























 

Эпицентр – Мобильные телефоны, Ноутбуки, Телевизоры, Фотоаппараты, Компьютеры, и многое другое по Самым низким ценам и бесплатной доставкой !

 



Ураза тотасызмы?
OK Ел саен тотам
OK Быел тәвәкәлләдем
OK Юк, сәбәпләрем бар
OK Беркайчан тотмыйм

 

27.04.2009 Интернет
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ИНТЕРНЕТТА!

26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 123 ел тулган көндә, Интернет челтәрендә яңа “утрау” барлыкка килде, ул – Габдулла Тукайга багышланган яңа портал. www.gabdullatukay.ru адресы буенча урын алган әлеге портал - Габдулла Тукайның тәүге рәсми сайты.

Рәсми дип әйтү очраклы түгел, чөнки Тукайны сөюче татар яшьләре аның иҗатын Интернет киңлегенә җәлеп итү өчен инде күптәннән җан атып йөри, шактый уңышлы адымнар да бар. Һәм бу бер дә гаҗәп түгел, Тукай бит ул - татар халкының иң яраткан әдипләреннән берсе, чын милләтпәрвәр шагыйрь. Шуңа күрә аның иҗади мирасына игътибар еллар узган саен кимеми, ә арта гына бара. Һәр яңа буын Тукайны үзе өчен яңача ача. Гомумән, татар кешесе, үзе дә сизмәстән, гомеренең төрле чорында һаман да Тукайга мөрәҗәгать итә. Балачакта Тукайның ана телебезне, туган җиребезне, хезмәтне яратырга, яхшыны начардан аерырга өйрәткән шигырьләрен, әкиятләрен, хикәяләрен укып үссәк, акыл кергәч, Туры Тукайга мөрәҗәгать итәбез. Аңардан үрнәк алып, милләтнең горурлыгы булырга омтылабыз. Тукай иҗаты һичкайчан һичкемне битараф калдырырлык түгел: ул уйландыра, шатландыра, борчуга сала, үсешкә этәрә. Тукайның әсәрләре генә түгел, аның тормышы, язмышы да гыйбрәт бирә.

 

Бүгенге көндә Тукайның әсәрләрен, аның тормыш юлын өйрәнүче галимнәр, фәнни хезмәтләр байтак. Инде ничәмә буын сәнгатькәрләребез дә Тукай йогынтысында иҗат итүен дәвам итә. Тукайга багышлап шигырьләр, романнар языла, аның рухи дөньясын чагылдырган рәсемнәр, көйләр барлыкка килә. Татар мәдәнияте һәм әдәбияты үсешенә өлеш керткән иң-иң лаеклылар ел саен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Тукай музейлары исә көннән-көн чын татар мәдәни үзәге дәрәҗәсенә якыная...

 

Менә, ниһаять, Тукайның татар халкы үсешенә зур өлеш кертүен бәяләп, аның иҗатын үсеп килүче буынга якынайту, башка милләтләргә таныту максатында һәм, әлбәттә, 2011 елда билгеләп үтеләчәк 125 еллык юбилеена әзерлек кысаларында, Интернетта Габдулла Тукайга багышланган портал ачу турындагы карар Татарстанда хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителде һәм бу эшкә финанс чаралары бүленде. Габдулла Тукай порталын ясау һәм аның эчтәлеген тулыландырып бару эше “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – “Intertat.ru” Республика электрон газеты редакциясенә йөкләнелде. Әлеге портал өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә эшләячәк. Шулай ук соңрак башка телдәге сәхифәләрне кертү дә күз уңында тотыла.

 

Хәзерге вакытта сайт техник яктан әзер, аның татарчасы инде 26 апрельдән Интернетта пәйда булды. Габдулла Тукай порталы ул үзенә күрә Тукай энциклопедиясе ролен башкарыр дип көтелә. Чөнки биредә Тукайның бөтен әсәрләре, шулай ук Тукай турында фәнни эшләрнең, Тукайга багышлап язылган матур әдәбият әсәрләренең мөмкин кадәресе электрон вариантта урнаштырылачак. Тукайның портретын ясаган һәм Тукай йогынтысында сынлы сәнгать әсәрләре иҗат иткән рәссамнар, Тукайның шигырьләренә язылган җырлар, Тукай музейлары, Тукай премиясе лауреатлары турында мәгълүмат тупланачак. Тукайның замандашлары, аны бөек шагыйрь итүгә тәэсир иткән зыялы даирәсе дә игътибарсыз калмаячак. Мәктәп укытучылары, укучылар, студентлар да үзләренең фәнни яисә иҗади эшләрен киң катлам җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә алачак. Порталда “Биография”, “Иҗат”, “Тукай даирәсе”, “Тукай фәне”, “Тукай сәнгатьтә”, “Тукай музейлары”, “Тукай һәм халык” кебек сәхифәләр, фотогалерея, видео- һәм аудиоархив булачак.

 

Әлбәттә, моның кадәрле күләмле эшне бер көндә генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Иң мөһиме - республиканың китап нәшриятлары, югары уку йортлары, гыйльми институтлары, мәдәният, сәнгать оешмалары, иҗади берлекләр, Тукайның үзе сыман милләт җанлы яшьләрнең – барысының да теләктәшлек белдерүе шатландыра. Аларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет итәбез. Шунысын әйтергә кирәк, порталны мәгълүмат белән тутыру эшендә Казанның шагыйрь Рәмис Аймәт җитәкчелегендәге Габдулла Тукай Әдәби музее төп юнәлешне биреп тора.

 

Хөрмәтле дуслар, барлык тәкъдим-теләкләрегезне info@gabdullatukay.ru почтасына юллый аласыз.

 

 

---
Интертат.ру
№ --- | 26.04.2009

 Фикерләр
Исем
E-mail
 Яңа санны күрсәтергә
Текст
  

sm1 sm2 sm3 sm4 sm5 sm6 sm7 sm8 sm9 sm10 
sm11 sm12 sm13 sm14 sm15 sm16 sm17 sm18 sm19 sm20 
sm21 sm22 sm23 sm24 sm25 sm26 sm27 
sm28 sm29 sm30 sm31 sm32 sm33 sm34 sm35 
sm36 sm37 sm38 sm39 sm40 

Якташ №10 (17964) / 06.05.2009 / 20:08
   Миңа ошый,бик гади сайт,
    Сүзләр язасың уйлап.
    Тукай сайтына керсәм,
    Еримен Кырлай буйлап.
    З.Ә.
   

Иркә №9 (17959) / 06.05.2009 / 16:05
   “Азатлык” та Саша Долгов язган Зәки Зәйнуллин тапкан Тукай фотографиясе турындагы информацияне укымый калганмын вакытында. Минем күңелгә Тукай нәкъ шул фотографиядәге кебек кереп урнашкан. Күргәч, бик шатландым. Сайт башында нәкъ шул фото булырга тиеш. Ул мескен кебек сурәтләр миңа бер дә ошамый, алар бәлки авырган чактагыларыдыр. Үтенәм, сорыйм, хәтта тәлап итәм рәсемне алыштыруны.

http://koshlaush.narod.ru/ №8 (17783) / 01.05.2009 / 23:19
   Әлеге 2 миллионлыгыннан тыш күптән инде менә бу сайтта эшләп килә: http://tukay.ucoz.ru/

мин №7 (17714) / 30.04.2009 / 06:21
   Тукайнын сайты тугелдер инде ул, Тукайга багышланган сайттыр...доньядан артта каласы килми дип, бу доньяга кайтып сайт эшли башладымы Тукаебыз дип торам

Шырпы №6 (17537) / 28.04.2009 / 14:41
   Нишлэп буш сон ул?

Мин бу №5 (17499) / 28.04.2009 / 09:14
   Наконец, созрели....Мескен Тукайны да сайтлы иттелэр!

Болай да билгеле №4 (17493) / 28.04.2009 / 06:49
   Афәрин, кирәкле шәйдер!

Линар №3 (17474) / 27.04.2009 / 21:40
   Э мина бик ошады!!! Ярый эле мондые бар!!!

Гамир №2 (17459) / 27.04.2009 / 18:14
   Дурацкий сайт... белмим ни өчен 2 миллион киткәндер

Иркә №1 (17437) / 27.04.2009 / 14:54
   Рәхмәт!

Бренд-инфо





















 

Иң күп укылган язмалар

Архив


 

Соңгы фикерләр

Матбугат.ру коймасы

Якташыңны тап

 

© 2008-2010 "Матбугат.ру"

Безне ай саен уртача 16000 компьютердан 158000 тапкыр ачып карыйлар!
Реклама һәм хезмәттәшлек: 2-666-788, matbugat@mail.ru, "МАТБУГАТ.RU"