Җомга, 03 сентябрь 2010  

Җомга

Башлангыч бит итүCайланмага өстәүRSS



 

 

Матбугат-инфо





























 

Эпицентр – Мобильные телефоны, Ноутбуки, Телевизоры, Фотоаппараты, Компьютеры, и многое другое по Самым низким ценам и бесплатной доставкой !

 



Ураза тотасызмы?
OK Ел саен тотам
OK Быел тәвәкәлләдем
OK Юк, сәбәпләрем бар
OK Беркайчан тотмыйм

 

01.11.2008 Милләт
ТАТАР САЙТЫ КҮПМЕ ТОРА?

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 еллар планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектына карата үзгәрешләр һәм өстәмәләрне карады. Анда мәдәни ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен әдәбият-сәнгать оешмаларына билгеле бер күләмдә акча тәгаенләнә. Аерым алганда, “Яңа Гасыр” телевидениесендә балалар каналын булдыру, “Сәхнә”, “Татарстан” журналларын нәшер итү, язучылар, композиторлар берлекләрендәге чыгымнар өчен саллы гына бюджет акчасы билгеләнде.

“Тагын 2 елдан татарның бөек шагыйре Тукайның тууына 125 ел. Тиздән Министрлар кабинеты да бу нисбәттән махсус карар кабул итәчәк”, – дип искәртте комитет рәисе Разил Вәлиев.

 

Депутатлар Тукайга багышланган махсус сайт булдырырга ниятли. Аның өчен бюджеттан 2 миллион сум акча сорыйлар. “Тукай” сайтында шагыйрьнең иҗаты, биографиясе һәм исеме белән бәйле мәгълүматлар эленәчәк икән. Шул исәптән, замандашлары, Тукай премиясе лауреатлары белән дә таныштырачаклар.

 

Бүген популяр татар сайтлары юк түгел. Аларны булдыручылар, актив кулланучылар “Тукай” сайты турында ни уйлый икән? Бер сайт булдыру өчен бирелгән 2 миллион сумны күпсенмиләрме?

 

Данил СӘФӘРОВ, Mатбугат.ру сайты хуҗасы:

 

– Мондый сумманы ишеткәч, бик гаҗәпләндем. Без дә сайтлар ясыйбыз. Бу бәягә бер иллеләп татар язучысына сайт эшли алыр идек. Татар интернетын күтәрү турында күпме сөйләшәләр - ә гамәлдә киресе эшләнә. 2 миллион сумга бөтен татар интернетын яңа үргә күтәреп булыр иде. Хәзерге татар телле сайтларның күбесе энтузиастлар тарафыннан эшләнгән. Алар, әлбәттә, акча китерми. Бүген ябылыйкмы, иртәгәме, дип җан асрыйлар. Дәүләт шул эшләрне, шул егетләрне күреп алып, аларга ярдәм итәр урынына “2 миллион” дип шаккатыра. Тукай үзе моңа бик гаҗәпләнер иде...

 

Римзил ВӘЛИ, “Азатлык” радиосының Казан бюросы директоры:

 

– Татар интернетын көчәйтү – мөһим мәсьәлә. Татарлар.ру белән Матбугат.ру – иң популяр сайтлар. Ә дәүләт тарафыннан булдырылган сайтлар көчле түгел. Белгечләр әйтүенчә, 2 миллион сумга 20ләп сайт эшләргә була. Мин “Тукай” сайты проекты белән таныш түгел. Ул да кирәк. Ләкин үз көчләре белән эшләгән, фидакарь, тыйнак Мөдәррис Каюмов, Тимур Сөләйманов, Данил Сәфәровларга бер тиен дә бирмәүләре гаҗәп. Ул акчаны аерым сайт хуҗаларына бүлеп бирергә тиешләр дип саныйм. Менә аларга нинди ярдәм кирәк икән?

 

Рузил МӨХЕТДИНОВ, Булмас.ру сайты хуҗасы:

 

– Сайтны булдыру белән генә эш бетми бит әле. Аны туктатмыйча, яңартып торырга да кирәк. 2 миллион сум зур сумма кебек, тик төрле сайтлар була. Кыйммәтле итеп эшләргә дә мөмкин. “Тукай” сайты популяр булыр шикелле түгел. Бәлки, аны бөтен татар әдәбиятына багышларга кирәктер. Бер сайт милләтне алга җибәрә алмый. Аның өчен 100 татар сайты эшләргә кирәк. Булмас.руны булдыру өчен, 300 мең сум тирәсе китте. Шуның өстенә, еллар буе тутырып, үстереп тору кирәк.

 

Диләрә АЛМАЗОВА, студент:

 

– Көне-төне Матбугат.ру белән ВКонтакте.ру сайтларында утырам. Хәзер интернеттан файдаланучыларның 70%ы – яшьләр. Ул “Тукай” сайты кемгә генә кызык булыр икән соң? Аның аудиториясен бөтенләй күз алдына китерә алмыйм. Татфак белән журфак студентлары реферат язганда кулланса гына. Тематикасын бераз киңәйтергә кирәктер. Ә 2 миллион сумга килгәндә... Бюджеттан шулкадәр акча алу кемгәдер кулай, димәк.

 

Рифат СӘЛАХ, шагыйрь:

 

– Тукай – безнең маяк бит ул. Аны шулай итеп хөрмәтлибез икән, исемен пропагандалау өчен барысын да эшлик. Ә сумманың күләме күп күренә. Чыннан да, тиешле дәрәҗәдәге сайт эшли алсалар, бу акчаны бирергә кирәк.

 

Альберт ФАЗЛЫЙ, компьютер белгече:

 

– 2 миллион?! Акылга сыймый торган нәрсә бит бу. Миңа байтак сайтлар ясарга туры килде, ә менә андыен күргән юк әле. Шәп эчтәлекле, максатлы, иң заманча технологияләр кулланып ясалган сайтлар, күп дигәндә, 200 мең сум тора. 2 миллионга, ким дигәндә, 10 сайт ясарга мөмкин. Гел Тукай турында гына булуын да хупламыйм.

 

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 44 | 05.11.2008

 Фикерләр
Исем
E-mail
 Яңа санны күрсәтергә
Текст
  

sm1 sm2 sm3 sm4 sm5 sm6 sm7 sm8 sm9 sm10 
sm11 sm12 sm13 sm14 sm15 sm16 sm17 sm18 sm19 sm20 
sm21 sm22 sm23 sm24 sm25 sm26 sm27 
sm28 sm29 sm30 sm31 sm32 sm33 sm34 sm35 
sm36 sm37 sm38 sm39 sm40 

sabutay №24 (20767) / 21.07.2009 / 04:44
   Mən Azərbaycandan.(V Azerbaydjane)Saytınıza yğurlar. Robotali v qazeta. Tatar dilini uyranmek isterim. Saytınızı izləyəcəyəm.

Иркә №23 (17957) / 06.05.2009 / 15:43
   “Азатлык” та Саша Долгов язган Зәки Зәйнуллин тапкан Тукай фотографиясе турындагы информацияне укымый калганмын вакытында. Минем күңелгә Тукай нәкъ шул фотографиядәге кебек кереп урнашкан. Күргәч, бик шатландым. Сайт башында нәкъ шул фото булырга тиеш. Ул мескен кебек сурәтләр миңа бер дә ошамый, алар бәлки авырган чактагыларыдыр. Үтенәм, сорыйм, хәтта тәлап итәм рәсемне алыштыруны.

http://koshlaush.narod.ru/ №22 (8595) / 10.11.2008 / 22:46
    Тиздән Тукайебызның туган авылындагы музей-йорты, аннан күренешләр, аның турында мәгълүматларны без дә яктырта башлаячакбыз.
    Әмма безгә моның өчен акча кирәкми. Ә ясалачак сайт гүпчем "текә" булыр инде, шулай "кыйммәтле" булгач...

Динар №21 (8537) / 09.11.2008 / 11:31
   ул акчага 250 телгә тәрҗемә итеп булмай.

Динар №20 (8491) / 07.11.2008 / 22:09
   чыгып беткән икән инде. бәлки "загружаться" гына иткәндер ул чакны ул сайт.

Динар №19 (8490) / 07.11.2008 / 22:06
   Бу сайт болай күп йазган өчен дә минне тыйып куйды бугай.

Динар №18 (8489) / 07.11.2008 / 21:36
   бу бәйә дәүләт советының мәдәнийәт, мәгәриф, милли мәсьәләләр комитетының депутатлар утырышында ачыклаган. нәрсә планлаштыра икән унлар? бу бәйәгә беренче дәрәҗә домен эләкмәй бугай иеме.

Динар №17 (8488) / 07.11.2008 / 21:35
   бу сайт "апостроф"ны кабул итмәй бугай. мин унны куштырнаклы җөмләне куштырнаклар өчен кулланган идем, программалаудагыча.

Динар №16 (8487) / 07.11.2008 / 21:33
   татмедиа гәҗитендә: .., ә "Тукай" Интернет-сайтын эшләү өчен 2 миллион сум акча кирәк. дип йазылган.

Динар №15 (8485) / 07.11.2008 / 21:32
   мин бу сүзгә һаман да ышанып бетмәйм әле "чын" булуына.

Динар №14 (8483) / 07.11.2008 / 21:31
   шунга бүлеп йаздым. хәзер инде бөтенләй әз-әзләп кенә кабул итә бугай бу сайт йазуны миннән.

Динар №13 (8482) / 07.11.2008 / 21:29
   йаздыртмай.

Динар №12 (8481) / 07.11.2008 / 21:23
   шайартып кына:
    бәлки тукайның бөтен әсәрләрене һәм сайттагы барлык материалны 250ләп телгә тәрҗемә итсәләр шулай буладыр? әмма йаңа материал өстәлгән сайын тәрҗемә итеп бара алмаслар. бәлки анда шигырьләр генә түгел, әллә нинди тукайга бер аз кагылышлы архив материаллары да урнаштырылса? ул сайт үзенә айырым бинада урнашып, интернетка айырым чыбык белән тоташып, алтын белән бизәлгән компйутырда урнашса шулай буладыр. мондый бәйәгә сайт йасасалар татар халкы интернетта һәм дөнйада "тукай халкы" булып танылыу куркынычы да бар!

Динар №11 (8480) / 07.11.2008 / 21:22
   бу турыда татмедиа гәҗитеннән дә укыдым әле! мин монның "безнең гәҗит"неңке икәнен бу йулы укыгач кына игътибар иттем әле.
    мин моны беренче укыганда җитди кабул итмәгән идем.
    ничек итеп 2 миллион сумны бер сайтка туздырып бетереп була икән?

пессимист №10 (8421) / 06.11.2008 / 15:12
   "Болгар җилләре" исте инде, Болгарның үзендә музей коплекс та төзелде менә Тукай сайты да булачак. Чиратта кем һәм нәрсә, и газиз халкым минем?

Римма - Арча №9 (8390) / 05.11.2008 / 15:40
   Авторга !!! "30нчы октябрь көнне депутатлар алдагы 3 елга ТР бюджетына төзәтмәләр кертү турында фикер алышты. Шунда Разил Вәлиев яңа татар сайты булдыру өчен бюджеттан 2 миллион сум акча сорады. “Тукай” дигән сайт булачак ул", - дип язгансыз. Сез узегез ул фикер алышуда узегез булмадыгыз шикелле. Булсагыз, 2 миллионны Разил абый тугел, э "Татмедиа" сораганын белер идегез. Разил абый теге яки бу олкэдэн акча сораган тэкъдимнэрне генэ янгыратты депутатларга комитет утырышында.

Скальпель №8 (8351) / 05.11.2008 / 01:21
   мина 2 мен бирсэлэр дэ шат булыр идем эле хэзерге кондэ сайт ясау очен 1 тиен дэ кирэк тугел.инет очен тулэргэ хэм тон буе утырырга гына кирэк

Sugan №7 (8307) / 03.11.2008 / 00:17
   

fenis №6 (8266) / 01.11.2008 / 22:46
   Минга 1 миллионын бирегез ейбетлеп узем ясап бирим.

ИМХО №5 (8263) / 01.11.2008 / 22:29
   чыннан да, уз кочлэре белэн кызыклы сайтлар булдырган кешелэргэ дэ матди ярдэм турында ислэренэ тошерергэ кирэк. Тик бездэ барыбер кешелэрчэ булмас. Кем эшлэми - шул ашый. Вэт шундый закон

Данил №4 (8262) / 01.11.2008 / 20:29
   Мәгъри,
    кулланучылар саны артыннан куу - үзмаксат түгел! Кулланучылар санын арттырасың килсә - порносайт ясарга кирәк.
   
    Көн саен керә торган сайтлар бар, әллә нигә бер мөрәҗәгать итә торганнары бар. Беренчеләре яхшы, икенчеләре начар дигән сүз түгел бу. Тукай сайтын ясау күптән кирәк иде. Әлбәттә, аңа көн саен кермәячәкбез. Әмма кирәк чакта кереп үзеңә кирәкле нәрсәне таба алу - зур казаныш. Юкса, татар язучыларының кош теле хәтле фотоларын да табып булмый интернетта.
   
    Сайтның мөһимлеге, аның востребованный булуы кулланучылар саны белән генә билгеләнми.

мэгъри №3 (8259) / 01.11.2008 / 19:41
   Шушы суммага берничэ татарча сайт булдырырга момкин. Ну тулке анын кулланучылары булырмы? Матбугат.руга да эллэ ни куп кеше керми бит... Тукай.руга керучелэр шул матбугат.рудагы утыручылар була инде ул... Бер генэ сайт ясау монын кадэр акча талэп итми... Талэп иткэн очракта бик ук файдалы булмый, чонки элеге дэ баягы житэрлек кулланучылары булмаячак...

Лэйсэн Янбухтина №2 (8241) / 01.11.2008 / 17:05
   аны купмегэ ясалуны мин эйтеп тэ тормас идем, менэ "Тукай" сайтын булдырдык эле,дип нэтижэне генэ эйтер идем...э андый нэтижэлэр булуы бик ерактыр шул...эх...

Айлин №1 (8232) / 01.11.2008 / 14:40
   Сайт дигән булып акча сорап утыра беләләр, ә нигә тарихи бинаны сүтәргә карар кабул ителгәндә йоклап утырганнар? Акча дигәндә бөтенесе дә уяу!!!

Бренд-инфо





















 

Иң күп укылган язмалар

Архив


 

Соңгы фикерләр

Матбугат.ру коймасы

Якташыңны тап

 

© 2008-2010 "Матбугат.ру"

Безне ай саен уртача 16000 компьютердан 158000 тапкыр ачып карыйлар!
Реклама һәм хезмәттәшлек: 2-666-788, matbugat@mail.ru, "МАТБУГАТ.RU"