Сишәмбе, 07 сентябрь 2010  

Яшәр өчен озак вакытка
2 бүлмәле фатир кирәк.
Т. 89510623024. Тәртипле егетләр.

Башлангыч бит итүCайланмага өстәүRSS



 

 

Матбугат-инфо





























Эпицентр – Мобильные телефоны, Ноутбуки, Телевизоры, Фотоаппараты, Компьютеры, и многое другое по Самым низким ценам и бесплатной доставкой !

 

 

 

 



Ураза тотасызмы?
OK Ел саен тотам
OK Быел тәвәкәлләдем
OK Юк, сәбәпләрем бар
OK Беркайчан тотмыйм

 

Рубрика: "Икътисад"

  • 16.05.2010 Икътисад
МИНЕМ КЫЗЫМ КИЯҮ КҮРГӘНМЕНИ?!
Халыкка кредит бирүне туктатырга мөмкиннәр. Моңа кадәр җаныбыз теләгән вакытта, кесәбездә бер тиен акча булмаса да, өйгә яңа суыткыч яки телевизор алып кайтып утырта ала идек. Хәзер исә түрәләр мондый иреккә чик куймакчы. Алар фикеренчә, безнең халык аягын юрганына карап суза белми.
Фикерләр (4) | Караулар (395) Рамилә МОРАТОВА | Ватаным Татарстан

  • 30.01.2010 Икътисад
ЯҢА ЕЛНЫҢ ЯҢА ТАРИФЛАРЫ
Быелның беренче гыйнварыннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тагын да күбрәк түләячәкбез. Кулга әлегә счет-фактура кәгазьләрен алмасак та, бу яңалык инде күпләрне йокысыз калдырды. Чираттагы бәя күтәрү нәрсәгә бәйле, ул соңгысы булырмы, түли алмаган очракта кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Фикерләр (3) | Караулар (614) Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА | Ватаным Татарстан

  • 23.12.2009 Икътисад
ЯҢА ЕЛ «КҮЧТӘНӘЧЕ»...
Яңа елдан торак-коммуналь хезмәтләргә түләү уртача алганда 21 процентка артачак. Лифт, каты көнкүреш калдыкларын чыгару кеше саныннан түгел, ә бәлки фатирның квадрат метрыннан чыгып исәпләнәчәк.
Фикерләр (13) | Караулар (731) Эльвира МОЗАФФАР | Шәһри Казан

  • 16.12.2009 Икътисад
АЛДЫҢ ДА КЕСӘГӘ САЛДЫҢ ГЫНА ТҮГЕЛ
Кредитка яшәргә күнегеп беттек дигәндә генә илдә кризис башланды. Шуңа күрә банкларның күбесе кулланучыларының исемлеген шактый кыскартты, кире кайтару процентын да сизелерлек дәрәҗәдә арттырды. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта гражданнарның банкларга түли алмаган бурычы ике йөз миллиард сумнан да артып киткән.
Фикерләр (3) | Караулар (647) Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА | Ватаным Татарстан

  • 20.10.2009 Икътисад
ҺӘР ТИЕН НӘТИҖӘЛЕ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ
2010 елга бюджет мәсьәләсе турында финанс министры Радик Гайзатуллин белән әңгәмә.
Фикерләр (2) | Караулар (757) | Ватаным Татарстан

  • 21.09.2009 Икътисад
ҖАНИСӘП 2013 ЕЛГА КИЧЕКТЕРЕЛӘ
2010 елгы җанисәп финанс кризисы сәбәпле 2013 елга күчерелә. Бу турыда Русия дәүләт статистика комитеты башлык урынбасары Александр Суринов белдерде. Аның әйтүенчә, хөкүмәттән килгән хатта шундый күрсәтмә бирелгән. Ул документта җанисәпне тулысынча финанслау өчен дәүләт бюджетында акча булмавы әйтелгән.
Фикерләр (0) | Караулар (844) Наиф АКМАЛ | Азатлык

  • 17.08.2009 Икътисад
ТАТАРСТАН ИМТИХАННЫ "+5"ЛЕГӘ БИРДЕ. НӘТИҖӘСЕ – ӨСТӘМӘ 1 МИЛЛИАРД 60 МИЛЛИОН СУМ АКЧА
Әле генә Балык Бистәсе районында булып, авыл җирендә үз эшләрен башлап җибәрүче яңа эшмәкәрләрнең хәл-әхвәлләрен белешеп кайттым.
Фикерләр (0) | Караулар (837) Люция ФАРШАТОВА | Ватаным Татарстан

  • 29.04.2009 Икътисад
ХӘЗЕР ҖЫРЧЫ ҮЗЕ КИЛӘ...
Икътисадый киеренкелек чорында "чиста" базар мөнәсәбәтләре үсеш ала, ә ришвәтчелеккә, әшнәлеккә корылган "ясалма" эшмәкәрлек авырлыклар кичерә башлый. Кризисның әнә шундый фильтр роле уйнавын күп белгечләр әйтеп килде. Бүген исә без, көндәлек тормышның аерым бер күренешләрен күзәтеп тә, моның чыннан да шулай икәнлегенә инанабыз.
Фикерләр (34) | Караулар (1759) Данил СӘФӘРОВ | Ватаным Татарстан

  • 25.02.2009 Икътисад
ӘҖӘТЛЕ ... КӨН КҮРМӘС
Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко ташламалы машина модельләрен игълан итте. Әлеге исемлеккә эләккән машиналарны сатып алучылар түләячәк кредитның бер өлешен дәүләт үзе каплаячак. Ә сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чит ил машиналарының уңайлылыгын сизеп алган халык Россиядә җитештерелгән "тимер ат"ларны сайларга атлыгып тормый.
Фикерләр (6) | Караулар (1178) Илнар ХӨСНУЛЛИН | Ватаным Татарстан

  • 18.02.2009 Икътисад
БАЙЛАР БАЙЛЫГЫН ЮГАЛТА
“Финанс” журналы 2009 елда Русия миллиардерлары исемлеген бастырды. Баксаң, безнең илнең иң бай кешесе – ОНЭКСИМ инвестиция фонды хуҗасы Михаил Прохоров, аның 14 миллиард доллар кереме хисапланган. Икенче урында 13 миллиард 900 миллион доллар белән Роман Абрамович “сөйрәлә”. Беренче өчлеккә 7 миллиард доллар белән Владимир Лисин да кергән. Ә менә милләттәшебез “Лукойл” хуҗаларының берсе Вахит Аликбәров 7 миллиард 600 миллион доллары белән дүртенче урынга гына калган.
Фикерләр (22) | Караулар (1350) Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ | Безнең гәҗит

  • 21.10.2008 Икътисад
КРИЗИС ТУРЫНДА ЕВГЕНИЙ БОГАЧЕВ АҢЛАТМАСЫ
Узган атна Татарстан банклары тирәсендәге ыгы-зыгы белән истә калды. Беренче ударны үзенә "Татфондбанк" кабул итте. "Ак Барс" тирәсендә дә болытлар куерып алды. Иң аянычы – аларны әлеге кыенлыкка вкладларын алу өчен чиратка баскан үз клиентлары этәрде. Ә иң гаҗәбе – нәкъ шул көннәрдә республикадагы барлык банклар, Татарстан Милли банкы бинасына җыелып, финанс хәлләренең әйбәт булуы турында сөйләшкәннәр иде. Җомга көнне Милли банк рәисе Евгений Богачевка журналистлар алдында менә шушы ике вакыйганы бергә бәйләп, кайбер нәтиҗәләр ясарга туры килде.
Фикерләр (1) | Караулар (1195) Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА | Ватаным Татарстан

  • 18.10.2008 Икътисад
КРИЗИС "ТАТФОНДБАНК"КА КАГЫЛДЫ. ТИК УЛ БИРЕШЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙ
Бөтендөнья финанс кризисының беренче җиле Татарстанда "Татфондбанк"ка килеп кагылган. «Кичә безнең бүлекчәләрдә клиентларга хезмәт күрсәтү кичке тугызга кадәр дәвам итте, – диде журналистлар белән очрашуда "Татфондбанк" коммерция-инвестиция банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Таһир Гайнетдинов. – Хезмәткәрләребез банктан акча алырга теләгән соңгы кешегә хезмәт күрсәтмичә торып эштән китмәде».
Фикерләр (11) | Караулар (1316) Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА | Ватаным Татарстан

  • 16.10.2008 Икътисад
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ БАРАК ОБАМА ЯКЛЫ
Аның фикеренчә, президент сайлауларында Барак Обаманың җиңүе Татарстан икътисады өчен кулайрак булачак. Euromoney халыкара инвестиция форумының финанс кризисы йогынтысында узуы һичшиксез җитәкчелекне дә бу кризисны телгә алырга мәҗбүр итте. Татарстан башлыклары республика икътисадының ныклыгы турында елмаеп сөйләсәләр дә, барыбер кризис хакында борчыла.
Фикерләр (0) | Караулар (1223) Гадел ГАЛӘМЕТДИН | Азатлык

  • 11.06.2008 Икътисад
ДОЛЛАР МӘТӘЛЧЕК АТА
Доллар салмак кына булса да, эзлекле рәвештә аска тәгәри. Моны бар булган акчасын оек эчендә саклаучылар гына түгел, банктагы исәп-хисап кенәгәсе белән эш йөртүчеләр дә күптән аңлап алды инде. Әле ике ел элек кенә бер долларны 28 сумга алыштыралар иде, ә бүген инде аны нинди банктан алуыңа карап рәхәтләнеп 24 сумнан кимрәккә дә алып була. 1998 елның көзенә кадәр булган сум-доллар нисбәтенә кире кайтулар булырмы-юкмы – анысы турында финансчылар фикер йөртсен. Ә менә океан арты икътисадының упкынга төшеп баруын бүген сукыр гына күрми булыр. Миннән, АКШта торганымны исәпкә алып, еш кына: "Анда чыннан да шундый кризисмыни, әллә бездәге газеталар гына шулай язамы?" – дип сораучылар бар.
Фикерләр (5) | Караулар (1306) Гөлгенә ЛОТФУЛЛИНА, АКШ | Ватаным Татарстан

  • 04.04.2008 Икътисад
ЭШЛӘП АШАУ ФАЙДАЛЫРАК...
Телевизордан Санкт-Петербургтагы бер төркем “бизнесмен” тарафыннан алданган “инвесторлар”ның хакыйкать эзләве турында тапшыру карап утырдым бит әле. Баксаң, шул ук Питердан алып Владивостокка кадәр алар ятьмәсенә бихисап халык эләккән. Кайберләре намуслы хезмәт белән җыйган 500 меңгә кадәр акчасын югалткан. Кызганып та куярсың мескеннәрне. Әгәр уйламыйча гына тыңлап-карап утырсаң.
Фикерләр (0) | Караулар (1261) Айрат ИБРАҺИМ | Безнең гәҗит


[1] 2 

Бренд-инфо























 

Иң күп укылган язмалар

Архив


 

Соңгы фикерләр

Матбугат.ру коймасы

Якташыңны тап

 

© 2008-2010 "Матбугат.ру"

Безне ай саен уртача 16000 компьютердан 158000 тапкыр ачып карыйлар!
Реклама һәм хезмәттәшлек: 2-666-788, matbugat@mail.ru, "МАТБУГАТ.RU"