поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
03.11.2014 Җәмгыять

Заман да башка, бала да башка

Соңгы елларда туган сабыйлар бөтенләй бүтән, безнең балачак чорында туып-үскәннәргә дә, үзебез үстергән балаларга да охшамаганнар. Төс-биткә безнең төсле инде алар, ә менә үз-үзен тотышлары бөтенләй икенче.

Хәзерге балалар каядыр ашкыналар кебек. Мүкәли, тәпи йөри башлаган баланы кыска гына вакытка да игътибарсыз калдыра алмыйсың хәзер. Яткырган бала арбасыннан да, балалар караватыннан да, диваннан да аягын сузыпмы, тәгәрәпме төшәргә генә тора. Идәндә дә тыныч кына йөри белми алар. Сервант-шкафларның ишекләрен ачып, көчләре җиткән әйберләрне сөйрәп чыгаралар, телевизор белән компьютерлар куелган өстәлләргә менәргә маташалар, көнкүреш техникасы пультларына үреләләр. Уенчыкларның да электроника белән җиһазланганнарына мөкиббән китә алар. Дөрес, балалар гомер бакый тынгысыз булганнар, әмма бит әле бер илле еллар чамасы элек кенә дә өйдә үзе генә калган кечкенә бала бишектә, яисә балалар караватында тыныч кына ятып тора ала иде. Хәзергеләр алай ятып торырга риза түгел, үзе генә уйнамасмы дип, янына куйган уенчыкка да исләре китми аларның. Үзләре янында кемдер булсын аларга, нәрсә беләндер мавыктырсыннар, күтәреп йөрсеннәр.

Хәзерге заман балаларының үз-үзен тотышы елдан-ел тизләнә барган тормыш ритмына, техника прогрессына бәйле, күрәсең. Бала тудыру йортыннан кайтуга ук телевизорлы, компьютерлы, видеокамералы, фотоаппаратлы, телефонлы тормыш дулкынында йөзә башлыйлар бит алар. Шуңа да кечкенә баланың бераз үсүгә гади уенчыкларга түгел, ә бәлки көнкүреш приборлары пультларына үрелә башлавы гаҗәп түгел. Билгеле, яшь ата-аналар моны куанычлы вакыйга дип кабул итәргә гадәтләнеп киттеләр, янәсе, балалары заманнан артта калмаска охшаган. 3-4 яшьтәге балаларының инде компьютерда уеннар уйный алуы белән мактанган ата-аналар гадәти күренешкә әйләнә бара. Югыйсә, кечкенә балаларының күбрәк саф һавада булуларын, хәрәкәтле уеннар уйнавын, тирә-як табигатенең матурлыгын аңларга өйрәнүләрен кайгыртырга тиешләр дә бит.

Әле менә урамда эленгән бер игъланга күз төште. 8 айдан 3 яшькә кадәрге балаларны түгәрәк тибындагы дәрескә йөртергә чакыралар. Кечкенә балаларны рәсемнәр, пластилиннан әвәләп сыннар, чүпрәктән аппликацияләр ясарга, биергә, музыкага өйрәтмәкчеләр. Бер караганда бу әйбәт шөгыль кебек, икенче яктан караганда балаларның уен вакытын урлый шикелле. Заман балалары болай да урамда аз булалар, аз уйныйлар. Үзебезнең кечкенә чак искә төшә: урамнан кайтып кермәдек бит без. Энекәш туганда миңа 3 яшь иде, шул елны беренче тапкыр кечкенә агач чананы сөйрәп тау шуарга чыгып китүем әле дә истә. Тау бите дистәләрчә балалар тавышыннан гөр килеп тора иде сугыштан соңгы ул елларда. Гаҗәп, Бөек Ватан сугышында бик күп ир заты һәлак булып калуга карамастан, 50-60нчы елларда балалар бик күп туган иде шул, һәр гаиләдә кимендә 5-6 бала үсте. Әле электр да, радио да юк еллар, юлларда кышын атлылар гына йөри, шуңадырмы, чана-чаңгыда шуып, урамда, ялан җирләрдә уеннар уйнап үтте безнең балачак.

Галимнәр әйтүенчә, һәр унбиш-егерме ел саен буыннар үзгәреш кичерә. Алар фикеренчә, сугыштан соңгы туган буыннан 1980-1990 елларда туганнар буыны нык кына аерылып тора икән. Бу чорда дөньяга килгәннәрнең формалашуына СССРның таркалуы нык йогынты ясаган. Үзебез шаһит, социализмнан капитализмга күчеш чоры күпләр өчен бик авыр процесс булды. Әлеге авыр елларның проблемаларын ата-аналары белән бергә балалар да татыды. Шуңа да 1980-1990 елларда туып-үскәннәргә үз-үзен кайгырту, мул тормышта яшәргә тырышу, карьера ясарга омтылу, югары хезмәт хакы таләп итү, гаилә корырга ашыкмау кебек сыйфатлар хас икән. Шул ук вакытта алар дәүләт системасына битараф, сәясәткә лояль карашта. Дөресрәге, хөкүмәттән нәрсәдер өмет итмиләр, үзләренә ныграк ышаналар.

2000 елларга таба туганнар исә алдагы буыннардан бик нык аерылып торалар. Болар – матур, бай тормышны, күңел ачуларны гына пропагандалаган телевидение тәэсире астында формалашкан буын. Әйе, алар кечкенәдән үк күп беләләр, компьютерны, яңа техник җиһазларны яхшы үзләштерәләр. Әмма тормышта артык көч түкми генә җайлы яшәргә тырышалар. Алар фикеренчә, хәзерге заман тормышында уңайлы урнашырга кирәк: аз эшләп, күп алырлык булсын. Әлеге буынның ата-аналарына бәйлелеге көчле, кызлар-егетләр үскән гаиләләреннән беркая да китмичә, бернинди мәшәкатьсез генә, әзергә-бәзер яшәргә омтылалар. Боларны каядыр зур төзелешләргә китәргә бернинди романтика белән дә кызыксындыра алмаячаксың. Ватанпәрвәрлек хисе дә чамалы бу буынның, патриотлыкны акчалы кешеләрнең мәнфәгатен кайгырту гына дип бәялиләр алар. Моның өчен әлеге яшь буынны гаепләп тә булмый, әйткәнемчә, алар – дистәләрчә телевидение каналлары тапшырулары продукты.

Сүз башы соңгы елларда туган балалар турында иде. Игътибар иткәнегез бардыр, урамда танышлар очраша икән, балалысы һич кенә дә тынычлап сөйләшә алмаячак, чөнки хәзерге кечкенә балалар әти-әниләре кем беләндер сөйләшкәндә безнең буын балалары кебек тын гына тора белмиләр. Итәктән дә тарталар, шыңшыйлар да, бөтерчек кебек бөтерелә дә башлыйлар. Гел каядыр ашыгалар алар, әйтерсең лә, бер мизгел кебек кенә агылган айларны, елларны куып узарга ашкыналар. Сүзен сүз итәргә дә хирыс соңгы буын. Кисәтү ясаганны да, кирәкмәгән гамәлләрдән тыйганны да яратмыйлар. 9-10 яшьлек кенә балалар хәтта үзләренчә эшләргә ирек бирмәгән ата-аналарын, әби-бабаларын куркыту гамәлләрен кулланырга да күп сорамыйлар. Андыйлар турында матбугат әледән-әле хәбәрләр биргәләп тора. Бүген психологлар ата-аналарга хәзерге заман балаларын ничек бар, шулай кабул итәргә кушалар. Алар фикеренчә, соңгы буын балаларына акыл өйрәтергә тырышу файдасыз, аларга бары тик тормышта үз белдекләре белән яшәргә өйрәнүләре процессында ярдәм итәргә генә кирәк, имеш. Монысы бәхәсле фикер, әлбәттә. Әмма шулай да соңгы елларда туган балаларның психология үзенчәлеген игътибарга алмый калып булмастыр. Кем белә, бәлки соңгы елларда туучылар безнең тормышны тамырдан үзгәртергә җибәрелгән буындыр. Булмас димик, галәмебез тормышы иксез-чиксез бит, аңлап бетерерлекмени?  


Җәүдәт ХАРИСОВ
Татарстан яшьләре
№ 47 |
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (889347) / 05.11.2014 18:43:18

Болармы? Цивилизация балалары болар. Көнкүреш-яшәү шартлары яхшырган саен, кешедә үзаң үсә,үзгәрешләр дә булмый калмый. Моны үткән буыннарга карап та белеп була. Мәсәлән, 30 нчы елларда туганнар белән 60нчы елгыларны чагыштырып булмый аерма бик зур. Шулай ук 60 нчы елгылардан 80 нче елда туганнар бик нык аерылып тора. Бу 80 нче елда туганнарның балалары бөтенләй икенче төрле. Балалар туганда ук 10ны бетереп туа дип тикмәгә генә әйтмиләр инде. Дөрес, туу процессы, туганнан соң беренче айларда әллә ни үзгәрешләр юк, шулай да кайбер балаларның үзенчәлекләре бар. Бу үзенчәлекләр уңай я тискәре якка тартым: баланың иртә теле ачыла, иртәрәк тәпи китә(7-8 айда ук) яки баланың теле бик соң ачыла, атлап китүе дә соңга кала( 3-5 яшьтә). Элек балаларда акыл ягыннан(рухи яктан) тайпылышлар күп булса, хәзер инде акыл ягыннан да, физик яктан да кимчелекле балалар шактый. Өстәвенә өлкәннәрдә генә була торган дәваланмый торган авырулар белән дә нигәдер күп нарасыйлар интегә. Боларына нигә игътибар итмисез?
Бүгенге нарасыйлардан туган балаларның нинди булуын тагын 20-25 елдан соң күрерсез әле, чөнки күпчелек( барысы да түгел, арада бик әйбәтләр бар, алма агачыннан ерак төшми әйтеме буенча) әти-әниләренең, әби-бабайларының кем икәнен күреп торасыз.

№6 (889190) / 04.11.2014 10:13:21

"Кем белә, бәлки соңгы елларда туучылар безнең тормышны тамырдан үзгәртергә җибәрелгән буындыр"

Җибәрелмәгән! Үзебез тәрбияләгән.Мин яхшы булыр дип исәплим. Татарстан турында әйтүем.
Әзме-күпме җитештә, тыныч, ата-ана тәрбиясендә үскән.Тик аз алар. Демографик катастрофа -яма чоры балалары. Сыйфат ягыннан үзгәртү өчен сан җитмәс дип уйлыйм.

2000 еллар белән әлегә очрашмадым. Әйтүе авыр. Әмма күзләре бик елтыр, жадно тормышны күзәтәләр. Себе на уме шикелле.

№5 (889184) / 04.11.2014 08:00:53


Илдус Кашфразыев
16 ч. · отредактировано ·
Бүген, Чаллыда кызык та кызганыч та хәл күрдем. Җир асты юлындагы сату ноктасында, яшь кенә, чибәр генә хатын, 6-7 яшьләр чамасындагы баласын да алып килгән. Шулар матур гына сөйләшеп торганда, балар янына, танышлары булды бугай, бер ир килеп, хатын белән сөйләшә башлады... Авызында, бер сүзгә, ике сүгенү сүзе. Бала: "Әнием, бу абый бигерәк тәртипсез. Гел әшәке сүз әйтә, сөйләшмә аның белән,"-димәсенме... Әнисе кызарды... Теге иргә дә ни әйтергә белми, "олы кеше"гә кисәтү ясаганга, баласын да ачуланмакчы була. Ярый, тирә-яктагылар, бала янында , сүгенү кыстырып сөйләшкәнгә, теге ирне ачулана башлагач, анысы китеп барды...

https://www.facebook.com/permalink.php?story_fbid=730039830411557&

№4 (889138) / 03.11.2014 16:32:55

Сушыш чоры балалары урамда ускэ дип, хэзергелэрен чыгарып жибэреп булмый шул. Ботенлэй икенче торле заманда яшибез. Эзергэ яшэсэлэр ни, начармыни? Гел авырлык кына куреп яшэргэ тиеш что ли кеше. Мин бик шат бугенге балаларнын шундый рэхэттэ яшэулэренэ. Кызганыч, барысыида тугел.

№3 (889127) / 03.11.2014 15:49:01

Ничек инде булмасын?БАР.Элекке ата-аналарда тоже аерма бар.хэзер элекке ата-аналарда доньядан артка калмыйм дип тырышылалар.барда интернет белэ)))садик булмасада эби -бабайлар хэзер 40-45 яшьтэ.)))эле без оххххо))

№2 (889117) / 03.11.2014 13:57:52

Балаларда бер аермада юк, шуларны тэрбиялэуче ата-аналарда аерма бар. Бала элекеге вакытта туу белэн дигэндэй ялгыз калып (ата-анасы коне буе эштэ, садик юк), уз конен узе курергэ ойрэнгэн. Э хэзергелэр 3 яше тулганчы анасы белэн утыралар, шуннан урыслар эйткэндэй "маменкин сыночек" булып усэлэр. Кайберлэре мэктэпкэ барганчы кашык тотып ашыйда белмилэр бит, элекеге вакыттагы шикелле коне буе аналары остэлдэ калдырып киткэн ипине кимереп уссэлэр тоже самостоятелный булырлар иде.

№1 (889098) / 03.11.2014 10:10:15

Тулысынча килешэм!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar