• 21.01 "Хикмәт әкиятләре". Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Беренче музыкаль ТМТВ балалар премиясе. Уникс. 18:30
  • 23.01 "Озын-озак балачак". Кариев театры, 18:00
  • 28.01-31.01 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 28.01 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 13:00
  • 30.01 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:00
  • 12.02-18.02 Мунча ташы. Уникс. 20:00
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
    21 Гыйнвар җырчы
  • 21 Гыйнвар Эльнара Нурмөхәммәтова
    21 Гыйнвар җырчы
  • 21 Гыйнвар Иван Егоров
    21 Гыйнвар дәүләт эшлеклесе
  • 21 Гыйнвар Наил Мөхәррәмов
    21 Гыйнвар галим
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
    23 Гыйнвар язучы
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
    23 Гыйнвар журналист
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
    23 Гыйнвар җырчы
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
    25 Гыйнвар язучы
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
    25 Гыйнвар журналист
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
    25 Гыйнвар балалар язучысы
  • 18.01.21 Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • 17.01.21 Бик яхшы сыйфатлы, үзебезнең умарталыктан бал сатам. 3л -110 сум, кәрәзле бал - 700 сум, чикләвекле бал(550 мл) - 500 сум. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге бар. Күпләп алучыларга яхшы скидкалар. 89625497103
  • 16.01.21 натяжной потолокка диаметры 4см.янып чыккан лампа кирэк иде.булмэдэ артык якты-буш тормасын очен. Казан 89 393 75 70 48
  • 15.01.21 Кварталның Ф.Әмирхан урамында бер бүлмәле фатир снимать итәргә начар гадәтләре булмаган бер татар кызы эзлим. Барлык уңайлыклар бар. Айлык туләү - 13000 (6.500 сум). Тел.: 89393079089, 89179068047.
  • 15.01.21 Биектауда 1 булмле фатир арендага бирелэ Юбилейная урамы, барлык унайлыкларда бар. 89655953070
  • 14.01.21 1 булмэле фатир Академика Глушко урамында тэртипле (моселман) гаилэгэ арендага бирелэ. Мебель бар. 13 мен+ коммуналка+залог. Собственник. 8-98-69-17-51-15
  • 14.01.21 Минская урамында 2 булмэле квартира арендага бирелэ. Собственник 8-98-72-976-453
  • 12.01.21 Лада калина машинасы сатыла.2016 елгы. 89274740656
  • 12.01.21 Казанда Новоселья урамында оч булмэнен берсе буш. кызлар керэсегез килмиме . 89277896680
  • 11.01.21 Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.

 
 

 
Архив
 

               

11.04.2008 Мәгариф

1 СЫЙНЫФКА ӘТИ-ӘНИ «КЕСӘ» БЕЛӘН БАРА

Ата-аналар үз балаларын беренче сыйныфка бирү турында гаризаларны мәктәпкә илтә башлады. Соңгы елларда мәктәпләр үз дәрәҗәләрен күтәрү яки ата-аналардан матди ярдәм каерып алу ниятеннән төрле дәрәҗәдәге имтиханнар, тестлар үткәрә иде. Бу – федераль кануннар буенча тыелган гамәл. Шул уңайдан Мәскәү мәгариф департаменты әти-әниләргә махсус кисәтү дә ясады: мәктәпләрнең беренче сыйныфка алынучы балаларга тест үткәрергә хокукы юк. Мондый очракларда ата-аналар әлеге гамәлләрнең законга ярашлы булмавын турыдан-туры искәртергә тиеш.

Психологлар фикеренчә, баланың хәзерлек дәрәҗәсен уку процессында гына ачыкларга мөмкин. Бер очрашуда гына сабыйга тулы бәя биреп булмый. Ләкин Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Юрий Сентюрин сүзләренчә, бүгенге мәктәпләрдә катлаулы программа буенча белем алу җиңел түгел. Анда баланың үзенә дә уку кыен булырга мөмкин. Ниндидер әңгәмә үткәрү нигезендә баланың әзерлеген ачыклау – киләчәктә, һичшиксез, аның үзенә дә булышлык итә.

Чынлыкта мәктәпләр нинди генә дәрәҗәдә булмасын, хәтта аерым фәннәр буенча тирәнтен белем бирүче мәктәпләр дә беренче сыйныфка килүче баланы медицина күрсәтмәләре һәм буш урыннар булмау сәбәпле генә алудан баш тартырга мөмкин. Сайлап алу тәртипләре махсус шәхси мәктәпләрдә генә булдырыла ала.

Кызганыч, нәкъ менә шул буш урыннар булмауны сылтау итеп, һәртөрле законсыз конкурслар һәм тагын да аянычрагы – матди соранулар оештырыла. Һәр ата-ана үз баласын яхшырак мәктәпкә урнаштырырга тели. Бу нисбәттән баланы беренче сыйныфка урнаштырган вакытта аның мәктәптән ерак яшәмәве һәм өлкән туганнарыннан апасы яки абыйсының шунда укуы да исәпкә алынырга тиеш. Мондый очракта баланы мәктәпкә алудан баш тарта алмыйлар.

Бүгенге көндә Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә законсыз акча җыюга каршы кискен көрәш ачты. Күп кенә фактлар ачыкланып, эшләр кузгатылды. Ләкин ата-аналардан акча җыю, конкурслар оештыру дәвам итә. Дөрес, инде 90нчы еллардагы кебек үк башбаштаклыклар кимеде. Әле дә хәтеремдә, 1994 елда улым белән иң якын татар мәктәбенә – Казандагы 13нче гимназиягә барасы иттек. Китаплардан чатнатып озын-озын әкиятләр укучы, аннан соң аның эчтәлеген сөйләп бирә алучы баланың имтиханнарны үтәчәгенә ышандым. Ләкин конкурстан төшеп калуына аптырап калдым. Баланы әнисе белән кабинеттан-кабинетка, бер укытучыдан икенчесенә имтихан алырга көнозын йөрткәннәр. Иң ахырдан Рәшидә абыстай янына кергәннәр. Инде тәмам талчыккан бала кереп утыруга, өстәлгә сузылып та яткан. Абыстай бу галәмәткә аптырап, бик гади сорау биргән

– “Улым, сез кунаклар килгәч, өстәлгә юрган җәясезме, әллә ашъяулыкмы?”

– Юрган, – дигән минем улым башын күтәрми генә.

Мин эшнең нидә икәнлеген белешергә гимназиянең ул чагындагы директоры (исемен хәтерләмим, олы яшьтәге ханым) янына кердем.

– Сезнең балагыз безнең мәктәптә укый алырлык дәрәҗәдә түгел,– дип каршы алды ул мине.

– Сез каян беләсез? Бу бит институтка керү имтиханнары түгел. Без икебез дә педагог, мин дә азмы-күпме мәктәптә укытучы булып эшләгән. Математикасы да көчле. Гуманитария бөтенләй яхшы. Фантазиясе югары. Үзебез дә чамалый алабыз фикер сөрешен, – дип аңлатмакчы булам.

...Кыскасы, аңлата алмадым. Баламның надан икәнлеген “төшендерде” миңа директор ханым. Ахыр чиктә ачудан, сезгә баламны биреп гарипләндерергә теләмим, алсагыз да башка мәктәпкә бирәчәкбез, дип чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Янәшәдәге мәктәптә улымны күрүгә иң яхшы балалар җыелган сыйныфка урнаштырдылар. Тик улыбыз гына, теге “шәп” гимназиягә бара алган яшьтәшенә кызыгып йөрде. Әле безгә акыл “өйрәтергә” маташты. Шунда гына аңладым, улымның түгел, үземнең “наданлыгым”ны.

– Әти, Маратның әтисе бер машина тирес алып килеп биргән, син дә тирес алып барсаң, мин ул мәктәптә укыр идем, – диде.

Ә теге бала әле рәтле-башлы хәреф тә танымый иде... Аллага шөкер, бүген улыбыз бик яхшы билгеләренә 155нче гимназияне тәмамлап, берьюлы ике югары уку йортында белем ала. Менә шушы мисалдан күренә дә инде, тестларның, әңгәмәләрнең ни өчен оештырылганы. Ул балаларның белем дәрәҗәсен тикшерү түгел, ә, бәлки, ата-аналарның кесә мөмкинлеген ачыклау. Шуңа да мәктәпкә мөрәҗәгать иткән вакытта ата-аналар үз хокукларын белеп эш итәргә тиеш.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ --- |
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar