поиск новостей
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
25.12.2014 «Яшьти» әдәби сәхифә

"Күңелемдә һаман яз ае" ди Нәгыйм улы, Мәмдәл малае (Яшьти Ирек Сабиров)

Ирек Нәгыйм улы Сабиров - Татарстан һәм Русия язучылар Берлекләре әгъзасы. Биектау районы Мәмдәл авылында туып-үсеп, КХТИны тәмамлап, бик күптән Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск каласында яши ул. Татар һәм рус телләрендә 11 китап авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы рәисе урынбасары, үзе яшәгән шәһәрендә икътисад, сәнәгать, инвестиция һәм сәүдә буенча мэр урынбасары.

 
ЧИЛӘБЕМ, УРАЛЫМ
 
Бу гүзәл дөньяның
Меңләгән юлларын
Әйләнеп-әйләнеп,
Әйләнеп урадым.
Кайларда булмадым!
Тик һаман уйларым
Гел синдә булдылар,
Чиләбем, Уралым!
Чакырды талларың,
Зөбәрҗәт урманың,
Фирүзә суларың,
Чиләбем, Уралым!
Бу изге җир ямен
Моңнарда көйләдем,
Җырларда сөйләдем,
Уралым, Чиләбем!
Хәсрәттә терәгем,
Шатлыкта бүләгем,
Хыялым, теләгем –
Уралым, Чиләбем!
 
ЯЗ АЕ
 
Илле яшем тулып авышканда,
Хәтерләтеп егет чагымны,
Йөрәгемнең тирән бер түрендә
Әллә нинди чаткы кабынды.
 
Машинамда барам. Очасымлар
Килә шушы гаҗәп чаткыдан:
"Яшел жилетлылар" күрмәгәндә
Йөз егерме белән чаптырам.
 
Юл читендә - кызлар... Чибәрләрем,
Әйдә, йолдызларга барабыз!
Тик мин бүген сезгә абый түгел,
Сизелми бит болай арабыз.
 
Көзнең усал җиле дуласа да,
Күңелемдә һаман яз ае...
Чөнки бит мин татар токымыннан,
Нәгыйм улы, Мәмдәл малае!..
 
ИМАН НУРЫ ЭЗЛИМ
 
Сиңа килдем, и мөхтәрәм
Имам хатыйб,
Синең дога-вәгазеңне
Тыңларга дип.
 
Читтә торсын, димен, фани
Ләззәт-михнәт, –
Тирән акыл, моңлы сөйләм
Җанга сихәт.
 
Килдем – керле күңелемне
Юарсың, дим.
Менә тыңлыйм... Менә тыңлыйм...
Менә тыңлыйм...
 
Әмма, хәзрәт, һич тә сизмим
Сөйләм ямен:
Телкөрмәвеч-тизәйткечтәй
Җөмләләрең.
 
Вәгазеңдә юк хакыйкать,
Сизмим раслык;
Өндәү дә юк, теләк тә юк, –
Битарафлык.
 
Ватып-бозып гарәпчәнең
Күркәм төсен,
Һич мәгънәсез такмак иттең
Корьән сүзен.
 
Асылда бит син төплерәк,
Имам хәзрәт,
Вәгазеңә фикер өстәп
Җибәр әзрәк!
 
Дөньябызны (күзләреңне
Ачып кара!)
Денсезлек һәм монафыйклык
Басып бара.
 
Йөрәкләргә әдәп-әхлак
Нурын илт син;
Һәркем синнән иманлылык
Алып китсен!
 
Намазларга йөри башлар
Иде күпләр...
Рус поплары – әнә нинди
Фәйләсүфләр!
 
Имам өчен сыйфатларның
Мөһим – өче:
Ихласлылык, тирән акыл
Һәм рух көче.
 
Синдә өчнең берсе дә юк –
Шуңа мин дә
Ышанмыйм да, төшенмим дә,
Дәртләнмим дә.
 
Айкап илнең калаларын,
Салаларын,
Бүгенгенең Зәйнуллалар,
Мусаларын
 
Эзлим – бәлки иман нурын
Табармын, дим.
Сиңа исә – бүтән килмим.
Бүтән килмим!
 
АНА ТЕЛЕ СҮЗЛЕГЕ
 
Нинди сүзләр кулланусыз
Черем итеп яталар!
Безнеке булса да, безгә
Әйтерсең лә ят алар.
Монда муллык. Сүз китабы –
Бер могҗиза, күрегез!
...Фәкыйрьлектә изалана
Сөйләшү сүзлегебез.
Ни сырхауга дучар иттек
Халкыбызның хәтерен?
Белми татар урамнары
Дәрдемәнд, Тукай телен.
Сикәлтәле юллардамы
Бушап калган йөгебез?
Ике телдә сөйләшсәк тә,
Чында ярты телле без.
Бытылдыйбыз, үзебезне
Белгән кебек хис итеп,
Татарны да мәсхәрәләп,
Урысны да кимсетеп.
Көннәр буе гарип телдә
Аралашабыз бүген;
Кичләр буе йотып укыйм
Ана телем сүзлеген...
 
НӘНИ ТУКАЙ
 
Тәүге кайгысы сабыйның
Киң дөньясын тар ясый:
“Әнкәемне кайтарыгыз!..” –
Чәбәләнә нарасый.
Ятим язмыш, фәкыйрь тормыш
Алдан тора күренеп:
Сабый бәхете китеп бара
Ак кәфенгә төренеп.
Сөю, назлау, иркәләүдән
Алда тагын бар ниең?
Көтә сине ким дигәндә
Ике үги әниең.
Тәңре сиңа биргән очкын
Гасырларда йоклаган;
Милләтеңнең бар хыялын
Ходай синдә туплаган.
Кем бар тагын шулай үсеп,
Әдип булып өлгергән?
Бөеклеккә ятимлектән
Җирдә тагын кем менгән?
Кем әле халыктан шытып,
Шул халыкка моң биргән?
Зар күленнән дан күгенә
Җирдә тагын кем менгән?
Тоярсыңмы бу җиһанның
Рәхмәтен һәм хөрмәтен?
...Иң сәләтле бер баласын
Үги иткән милләтең...
 
КЕМ ГАЕПЛЕ?
 
Русьны харап иткән гаеплене
Тарихлардан эзләп табалар:
Патшаларны, сәвитләрне сүгеп,
Татарны да искә алалар.
Эзлисе юк, моны аңлар өчен
Кирәк түгел кебек зур акыл:
Илне бәреп еккан ул залимнең,
Ул иблиснең аты – Аракы.
Килер бер көн (ялгышасым килә,
Мин танырга әзер хатамны) -
Чираттагы бер макмырдан айнып,
Табалмабыз җирдә ватанны...
 
ДӨНЬЯ
 
Очраштырды очраклылык.
“Утырып кит кунак булып!”
“Юк, вакытның тыгыз мәле,
Соңра сөйләшербез әле...”
 
“Ашыгасың?” – “Ашыгамын.”
“Кайчан күрешербез тагын?”
“Булмый калмас ял көннәре,
Салмак чорлар килер әле...”
 
Өлгермәдек. Соңгы сукмак.
Ап-ак кәфен. Кара туфрак.
Минем чират. Көт син, яме:
Ипләп сөйләшербез әле...
 
МӘМДӘЛ – ИСТАМБУЛ
 
Дөньяларны гизеп кайта халык.
Мин дә уйлап куйдым бер мәлдә:
Истамбулда әле булганым юк,
Гомеркәем узды Мәмдәлдә.
 
Хәер, уфтанмыйм да, үкенмим дә:
Безнең авыл аннан ким мәллә?
Истамбулдан да бит беркемнең дә
Булганы юк әле Мәмдәлдә...
 
ТИЛЕ ТАКМАКЛАР
 
*
Өч булдымы, биш булдымы
Кәньягенең йолдызы?
Туйлардан да шәбрәк узды
Гөргеринең тугызы.
*
“Мин Такташ сыман бунтарь,” – дип
Шапырынмасаң иде, –
Такташ бит ул – даһи шагыйрь,
Ә син – салмыш бер тиле.
*
Китче, әни, нинди уку –
Ул качмый, мин өлгерәм –
Син сыер савып кергәнче,
Кияүгә чыгып керәм...
*
Тарих ни ул? Фаҗигамы?
Кәмитме, я уенмы?
Кем өчен син, Ленин бабай,
Җылытасың урынны?
*
Намазлыгы, чалмасы бар,
Кара әле син аны –
Мөнбәре бар, – әмма ләкин
Тамчы да юк иманы.
*
Үпте, кочты, чәчәк бирде,
“Синсез, – дип, – бәхтем булмый”.
Хәзер инде уң ягымда
Төннәр буе гырылдый.
*
Биш тәңкәләр, ун тәңкәләр
Сандыгымда саклана.
Ике тартма шырпы алдым
Гомер җыйган акчама.
*
Кайгырмагыз, әгәр сезгә
Башыгыз буш, дисәләр:
Буш баш белән яшәп була,
Буш булмаса кесәләр.
*
Фантастика димә, күрсәң
Очкан тарелкаларны.
Боткам да юк, акчам да юк, –
Мин очырдым аларны.
*
Пенсиябез җитми диеп
Катмый безнең башыбыз:
Президентның вәгъдәләрен
Ашка турап ашыйбыз.
 
СИНСЕЗ
 
Төннәрен уяна идем
Бәхетемнән сискәнеп.
Сизмәгәнмен бит җилләрнең
Кайсы якка искәнен.
 
Кадрен белмәгәнмен бергә
Каршылаган таңнарның.
Кояшым булгансың – шуны
Синсез калгач аңладым.
 
Бары кичке шәфәкъләрдә –
Әллә хак, әллә хата –
“Әле очрашырбыз,”- дигән
Сәер фикер юата.
 
КИТТЕҢ
 
Чыгып киттең. Көз. Караңгы.
Гарьлек. Иртәнге алты.
Тышта суык. Эчтә бушлык.
Киттең. Ачкычың калды.
 
Авыр сүзләр. Киттең. Суык.
Йөрәк зардан ял сорый.
Көз. Таң алды. Ай яктысы.
Киттең. Ачкыч ялтырый.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.12.2014
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№24 (896125) / 06.01.2015 09:01:43

Ирек, Мәмдәлдән кайнар сәләм!!!

№23 (896123) / 06.01.2015 08:46:01

Рәхмәт, дуслар! Рәхәтләнеп укыдым фикерләрегезне дә, әрләшүегезне дә. Шундый кызыклы әңгәмә кайный икән монда! Бик тә канәгать мин!

№22 (895012) / 26.12.2014 21:43:11

Ирек Сабировның шигырьләре - эчтәлек һәм форма ягыннан тәмам өлгергән, искиткеч
шигырьләр. Ләкин менә мондый юлларга битараф булып калып булмады.

Чыгып киттең. Көз. Караңгы.
Гарьлек. Иртәнге алты.
Тышта суык. Эчтә бушлык.
Киттең. Ачкычың калды.(Ирек Сабиров)

Киттең. Кара көздә киттең,
Салкын дип тормадың.
Озатып карап калдым,
Юешләнде хәтта
Тәрәзе чорманың.

Тышта суык. Чормада да
Суык үзәгемә үтте.
Ярыклардан кергән
Җилләр генә
Күзләремнән үпте.

Эчтә бушлык. Үлдем гарьлегемнән.
Кем иде, кем булды!
Бүреләрдән бигрәк ачу улый,
Нәфрәткә күмелдем.

Ачкычын калдырган.Горур, имеш,
Кайтмаска дип китә.
Иртән китә, кичен
Кыңгырауга басып,
Йөрәкне җилкетә.

.................................

Туйдым бу тормыштан!!!

№21 (895010) / 26.12.2014 20:39:12

Афәрин, Ирек, иҗатыңнан сафлык бөркелә! Тиле такмакларың да кемнәрнеңдер "ботулизм"нарыннан күпкә үтемле!

№20 (894944) / 26.12.2014 14:58:15

"Үләсемләр" килде,
"Йотып" укыдым.
Бәхил бул, туган тел,
Ясин укыдым.

№19 (894940) / 26.12.2014 14:39:58

Кончелек чиренэ бер генэ дэва-уз агуыжнны узен эч,монда тукмэ.

№18 (894939) / 26.12.2014 14:33:39

Тешләп, умырып карыйлар...
Умырырлык көч түгел!
Үзеннән шәп язганнарны
Кичерми көнче күңел.

№17 (894859) / 25.12.2014 21:03:59

Ыгы, "МИКӘН"не дөрес кулланмыйсың!

№16 (894816) / 25.12.2014 17:44:10

Эхем-сәйлән үз-үзен мактый башлады, башка игътибар итүче булмагач

№15 (894799) / 25.12.2014 16:06:26

Ирек үзе ни әйтер микән бу эпигрларга?

№14 (894761) / 25.12.2014 13:41:32

Симулякр дип язсам сөртмисеңме?
Ничек була?

1.Булмаган ирегегезне мин тартып ала алмыйм. Ирек Россия өчен симулякр гына.

2.Нуль фикерне ник укыйсыз үз теләгегез белән? .... Нокта урындагыларын язмыйм. Админ сөртә, куркак, гаиләсен ашатасы бар...

3.Ирек булган очракта да, минем сездән аны тартып алырга инструментларым юк. Нинди була алганын админ сөртеп атты.

№13 (894757) / 25.12.2014 13:37:07

Сәйлән,Песи!Ирек абыегыз төшеп калган шагыйрьләр рәтендә түгел,әмма йомшак җирен тапкансыз,рәхмәт. В точку! Үпкәләрлек урын юк,төрткегез матур .

№12 (894756) / 25.12.2014 13:36:40

Админ)))) бан куй лутчы))))

№11 (894752) / 25.12.2014 13:33:29

Сөртеп кеә котылырбыз микән?

№10 (894748) / 25.12.2014 13:27:45

Үпте, кочты, чәчәк бирде,
“Синсез, – дип, – бәхтем булмый”.
Хәзер инде уң ягымда
Төннәр буе гырылдый.(Ирек Сабиров)

Төннәр буе керфек какмыйм,
Әйләнәм, азапланам,
Гырлый-гырлый йоклап яткан
Кешегә гаҗәпләнәм.
Уң ягымда ята, аннан
Хет сорама, хет сора,
Гүя шабыр тиргә батып,
Тегермән ташын бора.
Ә бит чәчәк биргән иде,
Үпкән иде сөям дип.
Хәзер авыз ачык, ямьсез,
Иркәләнү хыял тик.
Арка җылытучым бар да,
Күңел җылытучым юк.
Иртәгә уҗымга чыгам,
Түзәр хәлем, көчем юк.

№9 (894745) / 25.12.2014 13:21:47

Ирек бир,

№8 (894736) / 25.12.2014 12:58:50

"Бу хәлнең сәбәбен
аңладым бер мәлдә-
Хет чурттан башлансын,
Юл бетә Мәмдәлдә"(Сәйлән)

Көнче җаны яза-яза ,
Ни дер булган Сәйләнгә.
Пародия чыкмый хәзер ,
Чыктым аркылы күпер дә !!!!!!!

№7 (894733) / 25.12.2014 12:42:47

...
Бу гүзәл дөньяның
Меңләгән юлларын
Әйләнеп-әйләнеп,
Кайларда булмадым!
(“ЧИЛӘБЕМ, УРАЛЫМ”)
...
Истамбулда әле булганым юк,
Гомеркәем узды Мәмдәлдә.
(“МӘМДӘЛ – ИСТАМБУЛ»)
Мәмдәл малае Ирек Сабиров
Чиләбе-Мәмдәл.

Гел юлда уздырдым
гомерем елларын.
Әйләндем дөньяның
меңләгән юлларын.

Тик кая китсәм дә,
Чиләбедән киттем.
Истамбулны тик
табалмый интектем.

“Истабул” дип билет
алам да алуын.
Ә көтә мин чыгып
качкан үз авылым.

Бу хәлнең сәбәбен
аңладым бер мәлдә-
Хет чурттан башлансын,
Юл бетә Мәмдәлдә!

№6 (894729) / 25.12.2014 12:31:37

Мәкъсүт, эфәнде бик матур язгагсыз иҗадый уңыәлар сезгә .

№5 (894724) / 25.12.2014 11:28:45

Рәхмәт. Шигырьләрең бик матур.

№4 (894723) / 25.12.2014 11:22:35

Аннары, сез нормально аралашкан җирләрнең бөтенесендә тынлык...Тиражларыгыз беткәч, хәер сорарга чыктыгыз бит инде... әдәм мәсхәрәләре....

№3 (894719) / 25.12.2014 11:14:38

Монда да кереп бутап утырма, зинхар!Туйдык синнэн, безгэ нормально аралашырга ирек бир, наконец-то! Синен фикер нуль бит

№2 (894716) / 25.12.2014 11:09:11

Беренче юлларны укый башлап ташлаган идем, Мәрьям комментын күреп, алга таба укырга булдым.Руханилар турындагысыннан башлап калганнарын яратып укыдым.
Беләсезме, соңгы вакытта яшьтидә басылган ирләр шигыре ни белән үзенә тарта?Ниһаять тормышның үзеннән чыгып, даһилыкка претензияләре булмаган ирләр тормыш асылы турында шактый матур яза башладылар.Яза башладылар дию дөрес тә түгелдер, чәчләре агарган, аларның дөнья күрә алырына шанслар юк иде.Монысы өчен без КУга рәхмәтле, мәсәлән.

Безнең даһиларның исемнәре белән урамнар атадылар, ә бит иҗат җимешләре ниндидер тонык тәтәй уенчыкны хәтерләтә.Әйтик ни балалар, ни олылар уйнамый, шкафта тузан җыя торган. Исәннәре белән дә шул хәл.

Гомумән, мин халкымның чын! ясалмаган талантлы уллары-кызлары булуын күреп чиксез шатмын!

№1 (894715) / 25.12.2014 10:32:01

Рэхмэт Ирек эфэнде! Шулай кирэк. Донья кургэн, башы эшлэгэн, жаны булган, кунеле чиста булган кешелэрнен шигырьлэре шундый булырга тиеш.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar