поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
15.04.2015 Әдәбият

Язучы Рәмзия Габделхакова белән әңгәмә

Бәлки, исегездәдер, без, өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләрендә укуче бер төркем кызлар һәм егетләр, туксанынчы еллар башында “Бердәмлек” газетасы редакциясе чакыруы буенча кышкы каникуллар вакытында бер атнага якын Самарада журналистика серләрен үзләштерү белән шөгыльләнгән идек. Кайберәүләребез шуннан бирле газеталарга язу өстендә күбрәк эшли башлап, мәктәпне тәмамлаганчы “Бердәмлек” белән тыгыз элемтәдә яшәде, “Яшь журналистлар” клубы дигән рубрика астында байтак кына язмаларыбыз да “Бердәмлек” битләрендә дөнья күрде.

Бүгенге көндә дә безнең шушы клуб әгъзалары яратып өлгергән шөгыльләреннән аерылмыйлар. Мәсәлән, Камышлы мәктәбен тәмамлаган Раилә Садретдинова-Гайнетдинова - хәзер “Камышлы хәбәрләре” газетасының танылган хәбәрчеләренең берсе. Мин үзем дә педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Татарстанның Лениногорски шәһәрендә берникадәр вакыт “Яшьлек иле” газетасында эшләп алдым, хәзер дә төрле газета-журналларга, шул исәптән яраткан “Бердәмлегебез”гә, шәһәребезнең “Заман сулышы”  газетасына да төрле язмалар язгалап торам, хикәяләр дә иҗат иткәләдем. Аларның кайсылары Татарстан газеталары битләрендә дә дөнья күргәләде.

Лениногорски шәһәренең каләм тибрәтүчеләре, өлкәннәр дә, яшьләр дә, еш кына бергә җыелышып, үзебезнең иҗат җимешләребез белән уртаклашабыз, кирәк булганда бер-беребезне мактыйбыз да, тәнкыйтьлибез дә. Яшьләр өлкән яшьтәге Альберт Хәсәнов, Рәмзия Габделхакова кебек тәҗрибәле язучылардан үрнәк алалар, алардан язу серләренә өйрәнәләр.
 
Узган елда без каләмдәшебез Рәмзия Габделхакованың 55 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Ул безнең Шенталы районы белән чиктәш Татарстанның Чирмешән районында туып-үсеп, баштан Казанның кооперация техникумын, аннан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Лениногорски шәһәренең балалар йортында китапханә мөдире булып эшли. 
 
Үткән гасырның туксанынчы елларында ныклап иҗат белән шөгыльләнә башлап, Рәмзия ханым бер-бер артлы биш китап чыгарган. Аларның барсын да укучылар яратып кабул иттеләр. 
 
Туган көне, юбилее уңаеннан әлеге шагыйрә һәм прозаик, Татарстан Язучылары һәм Татарстан Журналистлары берлекләре әгъзасы Рәмзия Гайса кызы Габделхакова (Юнысова) белән әңгәмә кордым. Ул “Бердәмлек” газетасы укучыларына да кызыклы булыр, язучының иҗаты белән кызыксынучылар саны артыр, дип уйлыйм.
 
* * *
 
Көз аенда тугангадырмы, журналист, шагыйрә һәм прозаик Рәмзия Габделхакованың  иҗаты елның шул фасылы сыман төсләргә бай, мул уңышлы. Агачлар төрле төстә булган шикелле, аның да иҗаты күптөрле төсләр белән балкый: шигырьләре - алсу нурлы, проза әсәрләре - саргылт-алтын... Ә ул драматург буларак та танылды әле. Казанда Тинчурин исемендәге театрда аның  пьесасы буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спектакле гөрләп барды. 
 
- Рәмзия апа, сез нинди генә әсәр язарга алынсагыз  да, прозамы ул, шигырьме, мәкаләме, алар шундый җиңел, гади һәм аңлаешлы килеп чыга. Тел байлыгы,   сүз матурлыгы сезгә каян килә?
 
- Җиңел укыла торган һәр уңышлы әсәрнең төбендә сәләт кенә түгел, зур хезмәт ята. Эзләнүләр, уйланулар. Язган әйберне мин кат-кат укыйм, артык булып тоелган сүзләрдән, җөмләләрдән арындырам. Бераз “суыткач” кабат карап-төзәтеп чыгам. Шулай камилләштерә торгач, “Тау артында кояш бар” романын 25 биткә кыскарттым. Әсәрнең эчтәлегенә генә түгел, теленә дә игътибарлы булырга кирәк. Чөнки сүз - язучының төзелеш материалы. Тел байлыгы, сүз матурлыгы әби-бабайдан, әти-әнидән, мәктәптә алган белемнән һәм әдәбиятны яратудан киләдер. Без бит китап укып үскән буын.
 
- Хикәя - повесть сюжетларын кайдан аласыз?
 
- Тормыштан, кеше язмышларыннан. Буш урында яхшы әсәр тудыру кыен. Язучы фантазиясе дә кушыла, әлбәттә. Ләкин башлап җибәрү өчен таяныр нокта кирәк. 
 
- Хикәя, романнар ничек һәм күпме вакыт языла? Иң озак язылган әсәрегез кайсысы?
 
- Хикәяне мин башта күңелдә язам. Аннары, җай булганда компьютерда җыям да ераккарак алып куям. Бераз вакыт үткәч, кабат алып укыйм, төзәтәм, үзгәртәм. Күңел риза калса, моның өчен бер-ике ай вакыт җитә. Әгәр  юк икән, хикәяне тагын “ял иттерәм”. Бастырырга кыймыйча, еллар буе үз вакытын көтеп яткан әсәрләрем бар. Өч ел элек язылган бер хикәямне быел гына тәвәккәлләп матбугатка тапшырдым. Иң озак язган әсәрем “Тау артында кояш бар” романы булды. Мин аны 1994 елда башлаган идем, бүленә-бүленә яза торгач, бары 2008 елда гына тәмамлый алдым.
 
- Быел сезнең “Нишләттегез Гөлкәйне?” китабы дөнья күрде. Аны кайдан табып алырга була?
 
- Ул китап әлегә Казанда Бауман урамындагы “Нур” кибетендә генә сатыла бугай. Безнең Лениногорскиның “Китаплар йорты” киштәсендә минем бер китабым да күренмәде.
 
- Мин генә түгел, башка кешеләрдән дә: “Көзге яшен”  исемле китабыгызны өстәл китабым итеп тотам”, дип ишеткән бар.  Күңел төшкән вакытларда шигырьләрегез җанга шифа бирә, чынлап та, ниндидер сихер-тылсымы бар, ахыры. Кайда соң ул тылсымлы кое, илһам кайдан килә? 
 
- “Тылсымлы кое”, ягъни күңел байлыгы әби-бабайлардан, әти-әнидән биреләдер, мөгаен. Ә илһамның кайдан килгәнен белсә, бар кеше шунда йөгерер иде. Ләкин аның койрыгын тоту авыр, чакырганда килми, уйламаганда-көтмәгәндә ишек кага. Иҗат сер инде ул, кеше - үзе дә сер. Минем бер шигыремдә мондый юллар бар:
 
Серле юллар күбрәк калсын
Мең киртәле язмышыңнан.
Теләгәннәр танып алсын 
Сине йөрәк тавышыңнан...
 
- Яңа шигырьләр җыентыгы чыгару теләге юкмы?
 
- Теләк бар, ләкин шигъри җыентыкны туплап-әзерләп чыгару өчен шактый вакыт кирәк. Ә ул һаман  җитми. Яңа шигырьләр байтак җыелды югыйсә. Үткән ел Татарстан гимны сүзләренең авторы, фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеровның тормыш һәм иҗат юлы турында китап әзерләп үтте. Әдипнең тулы биографиясен ачыклау, иҗади мирасын барлау, фото-документлар, истәлекләр туплау, китапны төзү шактый озакка сузылды. Нефтьчеләр ярдәме белән “Рухият” нәшриятында басылган әлеге китап шагыйрьнең юбилеена зур бүләк булды, Рамазан аганың рухы шат булсын. 
 
- Үзегез язганнарны укырга яратасызмы?
 
- Язганда кат-кат укырга туры килә. Ә китап булып чыккач, укыйсы килми. Чөнки анда синең өчен бернинди яңалык юк. Бары укучыны гына яңалык көтә.
 
- Кемнәрнең әсәрләрен  укыйсыз?
 
- Күңелгә уелып калган әсәрләр бихисап: Габдрахман Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше”се, “Алтын йолдызы”ы, Салих Батталның “Сигезенчесе кем?”, Нәби Дәүлиның “Яшәү белән үлем арасында”, Шәриф Хөсәеновның “Мәхәббәт сагышы”, Эдуард Касыймовның “Гомер ике килми” әсәрләре, Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни хикәяләре, Хәсән Туфан, Нияз Акмал, Саҗидә Сөләйманова шигырьләре... Барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Шуны  гына әйтә алам, китап укымаган кеше язучы була алмый. Минем остазларым китаплар булды.
 
- Үзегезне драматург булып та сынап карадыгыз. Казанда Тинчурин исемендәге театрда сезнең  пьеса буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спектакле гөрләп барды. Бу сезнең өчен шатлыктыр.
 
- Көтелмәгән шатлык. Ул әсәрне мин үзебезнең яшьләр театры өчен генә язган идем бит. Аның җитәкчесе Зөмәррә Шәрәпова очраган саен миннән пьеса сорап аптыраткач, язмый чара калмады. Шөкер, ул спектакль үзебездә зур уңыш белән үтте, аны авыл сәхнәләрендә дә куйдылар. Халык яратып кабул иткәч, күңелдә ышаныч уянды. “Өзелгән яфраклар”ны интернет аша Казанга Тинчурин исемендәге театрга җибәрдем. Биш ай дигәндә премьерага чакырдылар, бу хәбәргә башта ышанмый тордым. Минем өчен бер могҗиза булды ул.
 
- Кешеләрдә нинди сыйфатны иң өскә куясыз?
 
- Намусны. Намуслы кешегә бар яклап та ышанып, таянып була. Чөнки Намуска бары тик яхшы сыйфатлар гына иярә.
 
- Сезне ничек гаҗәпләндереп булыр иде?
 
- Ихласлык һәм риясыз ярдәм белән. Хәзерге заманда болар бик сирәк күренеш. 
 
- “Бердәмлек”не укучыларга әйтер сүзләрегез, киңәшләрегез юкмы?
 
- Халык язмышын аңлап, озак еллар буе милләткә тугры хезмәт итүче “Бердәмлек” газетасы коллективына рәхмәт әйтәсем килә. Талантлы авылдашым Дания Әгъзамовага (кызганыч, хәзер мәрхүмә инде) һәрчак игътибарлы булып, аңа рухи көч биреп торулары өчен дә рәхмәтем зур. Әсәрләре “Бердәмлек” газетасында күренсә, Дания апа бик сөенә иде...
 
Барчагызга да уңышлар, өметле киләчәк телим. Дөньялар имин булсын.
 
- Бик зур рәхмәт! Сезгә дә корычтай нык сәламәтлек, “тылсымлы” коегыз саекмасын, тагын да яңадан-яңа әсәрләрегез белән укучыларыгызны озак еллар сөендереп яшәргә язсын!
 

Зилә МӨДӘРРИСОВА (Хәсәншина)
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar