поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
16.08.2015 Әдәбият

Кичә яраттым (АХЫРЫ)

Башын элдек, дәвамын элдек, инде ахырын да эләбез.

Хикәянең башы: http://www.matbugat.ru/news/?id=12365

Хикәянең дәвамы: http://www.matbugat.ru/news/?id=12372

* * *

Үзе кайчандыр ипотека буенча алган квартирасында күптән булганы юк Фәниснең, шуңа күрә килеп туктагач Розалия белән кваритрасына бергә менде. Хатын сүз әйтәмде, нәрсә дисәң дә үз ире бит.

 
Салырга яратса да квартираны чиста тоткан икән Розалия. Бар нәрсә үз урынында.
 
—Нәрсә, тикшереп чыктыңмы, тәртипме? – дип усалланып сорады хатыны.
 
—Тәртип, нигә судка килмисең?
 
—Нигә килергә тиеш әле мин, минем синнән аерыласы килми пока.
 
—Өченче судка килмәсәң, барыбер аерачаклар безне, – ул борылып Розалиягә карады.
 
Хатыны холодильнникан бер яртны алып ярты стакан инде салып кулына тоткан.
 
—Карарбыз, синең исәнлеккә, җимеш. – ярты стакан аракыны бер генә голт итеп йотты хатыны. 
 
Башын төзәтеп алгач Розалиягә хәл кереп китте. Тагын чибәрләнде.
 
—Син инде мин чыгып киттем дә бу үзе генә яши алмас дип уйлап йөргәнсеңдер. әйеме?
 
Фәнис эндәшмәде.
 
—Ә мин менә яшим, синнән шәбрәк тә яшим әле. Акчам да бар минем, кирәк булса тагын бирәләр, чибәр хатыннарның кадерен белә кайбер ирләр, синең кебек түгел. Ничек телим, шулай яшим. Телим икән менә болай итеп шешәне алам да, – Розалия аракы шешәсен кулына алды да стаканга аракы сала башлады. – Менә болай итеп стаканны кулга алам да, тагын бер, пока, җимеш, — хатын стаканны кабат бушатып урынына куйды.
 
Аннары килеп иренең биленнән кочып алды. 
 
—Син, бәлки, бүген минем кадеремне белерсең, яхшы итеп иркәләрсең, –дип Фәниснең чалбар каешын ычкындыра башлады. Розалиянең җенси теләген канына сеңгән аракы кузгатты. — Онытмадыңмы әле шәрә хатыннар нинди булганын?
 
Кинәт Фәнисне моңарчы бу ханымга булмаган нәфрәт биләп алды.
 
—Иркәлә, дисеңме? Хәзер алайса, иркәләп күрсәтәм мин сиңа, – дип Розалияне минут эчендә ботарлап чишендерде дә, диван өстенә ыргытты.
 
Ире чишендерә башлагач күңеле булып кеткелди башлаган хатынны кинәт курку басты, нишләргә җыена бу? Фәнис хатыны өстенә кыргый җанвар кебек ташланды, анда бер нинди иркәләү дә, назлау да юк. Бары тик кыргый теләк кенә. Хатын кызны урын җир өстендә ничек –нинди юл белән мәсхәрәләп, җанып таптап, кешелеген рәнҗетеп була, Фәнис барын да эшләде. Бу хатын нәфрәттән башка бернигә лаек түгел. Розалия башта курка–курка гына карышты.
 
—Фәнис, нишлисен син, тукта! – аннары иргә ләгънәт яудырды. –Кәбахәт, җанвар, явыз җан! – соңыннан бары тик шыңшыган тавыш чыгарып сулкылдап кына, Фәниснең бар кыланышына җансыз курчак кебек риза булып ятты.
 
Ир үзенең кыргый теләген үтәгәч торып киенде дә, ике кулын бот арасына кыстырып тавышсыз елап яткан хатынына күзен төшерде. Бу тапталган хатын бернинди дә кызгану хисе тудырмады анда, ул җирәнеп йөзен сытты да ишекне каты итеп ябып чыгып китте.
 
Ятакта Розалия бөгәрләнгән килеш озак ятты, аннары торып тынычлану өчен ваннага кереп юынып карады, юк булмый алай гына. кешелекнең төбенә төшереп тапталган хатын тагын стаканны тутырып аракы салып эчте дә, кабат бөгәрләнеп ятты. Төне буе квартирада йокы аралаш саташкан тавыш ишетелгәләде.
 
—Кабәхәт, кабәхәт ... 
 
Гәүһәр абыстай мәдрәсә идәнен себереп чыкты да көндезге намазга әзерләнә башлады. Мәчеткә терәп диярлек салынган мәдрәсәдә күптән абыстай вазыйфасын башкара инде ул. Балалар да, оныклар да күптән үсеп беткән. Шуңа күрә көннең күп вакытын шушы мәдрәсәдә үткәрә. Дин юлына аны иң беренче әбисе алып керде. Кечкенә Гәүһәргә төрле Коръән сүрәләрен ятлата иде әбисе. Аннары намаз укырга өйрәтте. Әле ул вакытларда дингә каршы көрәш бик каты иде. Әти-әнисе әбисенә аңа күп итеп дин сабагын бирергә ирек бирмәделәр. Чынлап торып дин юлына Гәүһәр абыстай институтта гарәп телен өйрәнгән вакытында кереп китте. Болай мәчетләргә ачыктан–ачык йөрмәсә дә, биш вакыт намазын укымый, уразасын тотмый калдырмый башлады. Эшендәге хезмәттәшләргә бу ошамады, билгеле. Тик тормыш иптәше акыллы кеше булып чыкты, Гәүһәрнең намаз укыганына сүз әйтмәде. Аннары эшендәге хатыннар да кеше янында аны өнәмәгән булып кылансалар да, өйләренә Коръән укыту өчен аны чакырырга ияләнделәр. Гәүһәр абыстай барып укып кайтса да, эштә артыгын сөйләнеп йөрмәд
е — заманасы ул түгел.
 
Менә пенсиягә чыккач, мәчеткә дә йөри башлады, аның гыйлемле абыстай икәнен белеп алгач, мәдрәсәдә гарәп әлифбасын, дин сабагын укытырга чакырдылар. Советлар союзы җимерелде, динне кысу туктады, дин юлына басучылар күбәеп киттеләр, алар Гәүһәр абыстайның һәр сүзен дәрестә йотып утырдылар. Әйе, дәресне урынына җиткереп биреп килде абыстай.
 
Инде намазлык җәярмен дә намазага басармын дип уйлап кына бетергән иде, кинәт мәдрәсә ишеге ачылып китте. Ишек бусагасында утыз яшьләр тирәсе, чибәр генә ханым басып тора. Ничек кирәк шулай гәүрәт җирләрен бик каплап бетерми яулык бөркәнгән. Ә күзләре әллә ничек җансыз тоелдылар абыстайга. Күзләр алдый белми, алар әлеге ханымның мәдрәсәгә Аллаһы Тәгаләгә сыену эзләп килгәнен әйтеп торалар. Димәк бу ханым өчен тормышта бер нинди ямь калмаган. Соңгы котылу юлын эзләп Ходайга сыенырга карар кылган.
 
—Исәнмесез, миңа керергә ярыймы? – ханым тартынып  кына сорап куйды.
 
—Исәнмесез, сеңлем, уз. Мәдрәсә ишеге бар кешеләр өчен ачык, уз, тартынма.
 
—Мине намаз укырга өйрәтмәссез микән?
 
—Теләгең булса, билгеле, өйрәтәбез, Ходай юлына баскан, Аллаһны бер дигән кешегә ярдәм һәрчак булып торыр, исемең ничек синең сеңлем?
 
—Розалия исемле мин.
 
—Ярар алайса, Розалия кызым, – диде Гәүһәр абыстай. – Вакытында килгәнсең, хәзер көндезге намазны укып алырбыз.
 
—Мин бит укый белмим, аннары намаз алдыннан ничек юынасын да белмим.
 
—Зыян юк, сеңлем, әйдә минем белән, — дип, хатынны абыстай комганнар торган тәһәрәт бүлмәсенә алып керде, тәһәрәт алып күрсәтте — әйдә, сеңлем, син дә мин эшләгәннәрне эшлә.
 
Аннары икесе дә намазлык җәеп бастылар.
 
—Апа, мин укый белмим.
 
—Гәүһәр абыстай булам мин сеңлем, абыстай гына дисәң дә була.
 
—Абыстай, мин бер дога да белмим.
 
—Зыян юк, минем арттан кабатлап бар, намазлык өстендә оеп утырсаң, җаныңа тынычлык килер, күңелеңә иман керер.
 
Чынлап, намазлык өстендә оеп утырганда, Розалиянең бозык һәм тапталган җанына тынычлык иңде, күңелне сытып торган таш юкка чыккан кебек булды. Намаз укылып беткәч Розалия күкрәген тутырып җиңел итеп сулыш алды. Сулавы да бик рәхәт, тын кысылып тормый.
 
—Абыстай, мин кичке намазга да килсәм ярар микән?
 
—Ник ярамасын, ярый сеңлем, килә генә күр, ә догаларны акрынлап үзем өйрәтермен менәтерәк үзеңә.
 
Розалия рәхмәтле күзләре белән абыстайга күтәрелеп карады.
 
—Рәхмәт.
 
—Үзеңә рәхмәт сеңлем, Ходайны бер дип таныйсың икән — бар да яхшы булыр синең.
 
Саубуллашып чыгып киткән хатын артыннан Гәүһәр абыстай аны күздән югалтканчы карап торды.
 
Менә тагын бер адашкан җан, дин юлына, Ходай каршына килеп егылды. Күренеп тора бит: бу яшь хатын күп гөнаһ кылган, аннары ни сәбәпледер җаны тапталган. Ярар инде, дин юлына басу беркайчан да соң түгел. Бу хатынга кабаттан бу дөньяга кайтырга ярдәм итәр Гәүһәр абыстай. Сыену эзләгәнне сыендыру савап — ә куып чыгару яхшы түгелдер. Бер нәрсәне аңлый алмый кешеләрдә абыстай. Нигә менә иң соңгы чиккә җиткәч кенә дин юлына баса хәзерге кешеләр. Соң тормыш юлыннан киткәндә, Бисмилла әйтеп Ходай белән бергә атлап китеп булмый микәнни? Шулай булса бүгенге хәлгә төшмәс иде әдәм балалары. Их сез, кешеләр – сез бит кешеләр!
 
Дин юлында чынлап кереп киткәч Розалия тынычланып калды. Эшендә дә дус хатыннар аның хиджабка төренеп йөрүен күргәч, кафеларга чакырмый башладылар. Квартирага да чит ирләрне ташудан туктады хатын. Гәүһәрия абыстай үзенең яңа шәкерте өчен сөенеп туя алмады. Барсын да йотып бара Розалия. Аңа кабаттан суд приставлары хат җибәрде. Фәнис аерылырга ныклап уйлаган, Розалия инде ирнең карары ныклы икәнен төшенгәч каршы килмәде, аерылышырга ризалыгын бирде. Квартираны икегә бүлергә дигән карар чыгарылды, ә менә бала кем янында кала дигәч, Ирекнең үзеннән сорарга булдылар.
 
Ирек әнисен күптән күргәне юк, сабый вакытында авызыннан сасы ис килеп торган апа дип кенә хәтерли. Аннары хиджабка төренгән әнисе бөтенләй чит кеше булып күренде.
 
—Мин әти, әби белән калам – диде бала. 
 
Шуның белән аерылышу эшләре бетте.
 
Апрель айлары ахыры, бүген Ирек белән Зәринә мәктәптән кайтырга бергә чыктылар.
 
—Озакламый уку бетә инде, — диде Ирек.
 
—Уф, ардым инде укып, – дип җавап бирде аңа Зәринә.
 
—Әти уку беткәч диңгезгә барырбыз диде.
 
—Минем дә барасым килә.
 
—Сине Гөлгенә апа җибәрмәс инде.
 
—Юк җибәрми, мин әнигә сезне безгә торырга алып кайтыйк дигән идем, һаман Фәнис абый белән дуслашмый йөри =.
 
—Сезнең кечкенә бүлмәгәме, бармыйм мин анда, – дип йөзен сытты Ирек. — Әйдә лутчы безнең өйгә торырга килегез.
 
—Әни риза булыр микән?
 
—Булыр, ник булмасын, әтиләр әниләрне күп машиналар белән алырга килә бит, минем күргәнем бар, әтинең двоюрытный энесе “невеста” алып кайтты.
 
—Ууу... күп машина булса, әни риза була инде.
 
—Әле алар машинага утыргач туры өйгә кайтмыйлар.
 
—Нигә, ә кая баралар? – Зәринәнең исәбе бу яңалыкның төбенә төшеп җитәргә.
 
—Зур итеп ЗАГС дип язылган җиргә баралар.
 
—Ә анда нишлиләр алар?
 
—Башта аларга бер апа нәрсәдер бик озак итеп сөйли, аннары язалар, балдак кияләр и үбешкәч кенә өйгә кайталар.
 
—Үбешкәч ничек, кинодагы кебекме?
 
—Әйе, кинодагы кебек, менә болай, — Ирек иреннәрен түгәрәкләндереп алга сузды.
 
—Бәәк – Зәринә йөзен чытты.
 
—Быррр – аңа Ирек тә кушылды.
 
Шулай әти-әниләре турында сөйләшеп кайтып җиткәннәр дә икән инде.
 
—Бүген минем туган көн, — диде Ирек аерылыр алдыннан – кунакка кил кич белән, әти Гөлгенә апаны да чакырдым диде. 
 
—Керәм, әни дә кергәч шәп була инде, бәлки Фәнис абый белән дуслашырлар.
 
Кич белән Фәнисләр квартирасына Гөлгенә белән Зәринә матур итеп киенеп килеп керделәр. Фәнис кабаттан Гөлгенәне баштан аяк карап чыкты, моның шулай булачагын белеп торды яшь хатын, шуңа матур итеп киенергә тырышты да.
 
Ишекне Фәймә апа ачты.
 
—Исәнмесез! — иң алдан Зәринә үз кеше кебек кычкырып исәнләште.
 
—Кызым, кычкырма шуның кадәр – дип әнисе кызның кулыннан тартты.
 
—Зыян юк, Гөлгенә, Зәринә күптән үз кеше инде, – дип тынычландырды аны Фәймә апа.
 
Фәймә апа бу яшь хатынга улының күзе төшеп йөргәнен күптән сиземләде, әниләр сизгер булалар. Актан-карадан каршы бер сүз әйтмәде Фәймә апа. Беренче киленнән уңмады бит улы. Кызы бар да инде бу Гөлгенәнең, алай дисәң Фәнисе дә буш түгел — малае бар. Балалар менә бик дуслар, ансына сүз әйтеп булмый.
 
—Ууу... Ирек улым, кызлар кунакка килгәннәр, каршы ал – дип Фәнис килеп чыкты.
 
—Ә кая кунакларыгыз? – дип эзләнде Гөлгенә.
 
Фәнис авызын ачарга өлгермәде, улын узып Фәймә апа җавап бирде.
 
—Без кунаклар чакырмадык, Ирек Зәринә керсен диде дә, менә чакырдык.
 
—Алайса мине бу юлы кызым кунакка ияртеп алып барган булып чыга инде, — диде Гөлгенә.
 
—Шулай була инде. Әйдә, кызым, уз эчкә таба, алайса миңа юл каплап торасың.
 
—Ә сез кая җыендыгыз Фәймә апа?
 
—Дус хатын балалар кунакка китте, үзем генә кунарга куркам дип шалтыратты, шунда барам.
 
—Ә туган көн?
 
—Туган көнгә нәрсә булган? Ирек бүләген алды, шуның белән бүгенгә әбинең кирәге бетте, – дип елмайды Фәймә апа. – Ярар, киттем мин, улым син нәрсәнең кайда икәнен беләсең, үзегез карасыз. – Фәймә апа артыннан ишек ябылды. 
 
Инде дүртәүләшеп өстәл артына утырдылар. Өлкәннәрдә эше юк балаларның, үзләре генә белгән темаларга онытылып сөйләшеп утыралар. Фәнис белән Гөлгенә тегесен-монысын сөйләшкән булып салат капкалап утырган булдылар. Икесе дә киеренкелек белән бер-берсеннән нидер көтәләр. Аларны бу халәттән Ирек коткарды.
 
—Әти, торт!
 
—Хәзер, улым, алып чыгам. Гөлгенә булыша алмассың микән? – дип Фәнис кухняга юнәлде, аңа Гөлгенә дә иярде.
 
Кухня өстәлендә торт әзер булып тора икән инде.
 
—Гөлгенә, син әни кеше, тортны кисә алмассың микән?
 
—Син әти кеше, син баш булырга тиеш – дип шаяртып җавап бирде аңа яшь хатын.
 
—Кызык булып чыкты әле бу, ир белән хатын сөйләшкән кебек булып чыкты.
 
—Белмим, минем семья белән торып карагыным юк.
 
—Анысы бәлки булыр.
 
—Нәрсә булыр Фәнис.
 
—Син әни булырсың, мин әти, бер улыбыз, бер кызыбыз булыр.
 
Гөлгенә каушап китте.
 
—Фәнис, мин берничек дип тә әйтә белмим бит, ул шулай буламыни, ә синең...синең миңа карата карашың ничек соң?
 
—Ничек дисеңме, –Фәнис Гөлгенәне сурып кочагына алды да, иреннәренә үрелде. – Гөлгенә, чык миңа кияүгә, зинһар, кире какма мине, ташка әйләнә барган җанымны бары син генә эретә алдың.
 
—Фәнис, – яшь хатын бар булганы белән ир канатына сыенып, аның иреннәренә җавап бирде. 
 
Кинәт кухня ишегеннән тавыш ишетелде.
 
—Фууу... нишлисез сез?
 
Фәнис бер якка, Гөлгенә икенче якка атылды, ишектә Зәринә басып тора икән.
 
—Юк, кызым, без болай гына, – Гөлгенә ничек итеп бу уңайсыз хәлдән котылырга белмәде.
 
—Сез монда торт чыгармый торасыз, ике баланың ашыйсы килгәнен белмисез мәллә? — шундый зурларча итеп әйтте, олылар көлешеп тә куйдылар.
 
Менә шушы урында бетте дисәк тә була кадерле укучым. Сез инде, Зәринәнең теләге кабул булдымы соң дип, автор буларак миннән сорарсыз, шулаймы?
 
Әйе, кабул булды, тик әти белән абыйны алар бүлмәләренә алып кайтмадылар. Ә киресенчә, Фәнис абыйлары аларны яңа өч бүлмәле квартирасына, Ирек әйткәнчә, күп машиналар белән алып кайтты. Менә бит әтиле дә, абыйлы да булган дисезме? Тагын белмәдегез, чөнки Зәринә Яңа ел алдыннан кечкенә Булат энеле дә булды әле, ул хәзер зур апа кеше. Без инде Зәринә исемле кызга алдагы тормышында бары бәхет кенә теләп, аны калдырыйк, шулаймы дусларым? Гел борчып булмас, апа кешенең эше күп була...
 
Март, 2015 нче ел.

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.08.2015
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar