поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
04.11.2015 Әдәбият

Ана мәхәббәте (ХИКӘЯ)

Күңелне әллә нинди бер рәхәт тойгы белән иркәләп язгы кич җитте. Май аеның хуш исле шомырт чәчәкләре, өздереп сайраучы кошларның шатлыклы авазлары адәм балаларына көч, дәрт өстәде. Баштан үткән тирән хәсрәтләр, тормыш мәшәкатьләре бу гүзәл күренеш алдында онытылып, бик еракта калган кебек булдылар. Ул гына да түгел, яшәү менә шундый гел матур, шатлыклы мизгелләрдән генә тора төсле тоела башлады.

Язны аеруча түземсезлек белән көткән авыл балалары кичке уеннан таралырга ашыкмады. Кайсыдыр йөгереп кенә өеннән туп алырга кереп китте, кайберсе учындагы көнбагышын чүпли-чүпли ниндидер мавыктыргыч вакыйга сөйли иде. 
 
Өлкәннәргә килгәндә, бу фасыл шатлыклы мизгелләрдән дә бигрәк, берничә айга сузылачак кызу эш сезонын ачып җибәрде. Хәзер дә, караңгы төшеп килүгә кармастан, халыкның бер өлеше бакчада кайнашты, икенчесе капка, тәрәзә, өй кыеклары буяу белән мәшгуль иде. 
 
Менә зәңгәр капкалы йорт ишегалдыннан уртача буйлы, тулырак гәүдәле шомырт кара күзле, алтмыш яшьләр чамасындагы Разия апа чыгып басты. Аның бүген бердәнбер кыз баласы белән кияве шәһәрдән кунакка кайтырга тиеш иде. Разия апа инде бик күп еллар шулай авыл башын күзәтеп яши . Иң элек, ул Язиләне шәһәргә укырга дип озаткан иде. Кызы укуны тәмамлагач эшкә урнашты, соңрак тормышка да чыгып куйды. Кайтуы бик сирәк булса да, ул әнисен ялгыз калдырмаска, җәйге, көзге кыр эшләрендә һәрчак булышырга тырышты. Тик бик иртә тол калып, тормыш арбасын беръялгызы җигелеп тарткан Разия апа кызы кайтканны да көтеп тормастан, эшне үзе үк башкарып куя иде. 
 
Ханым, чыгуга матурлыгын җуя төшкән, авыр эштән кытыршыланып килгән кулларын мангаена куеп, авыл башы юлын күзләде. Гадәттә, кайтучы машиналар иң беренче шул юл аша үтә иде. Разия апаның өметләнүе юкка булмады, чынлап та, олы юл буйлап акрын гына бер машина төшеп килүе күренде. Шулвакыт ананың йөрәге әйтеп бетергесез шатлык белән тулды. Үзе дә сизмәстән, вак чәчәкләр төшкән күлмәген, яулыгын рәтли башлады, дулкынланудан бит очлары кызарды. Менә ул озакламый ул үзенең бердәнбер баласы- Язиләне күрер. Аны балачагындагы кебек итеп күкрәгенә кысар. Читтә оялып торган киявен дә читкә этәрмәс. Елмаюлы, ачык йөз белән өйгә дәшәр. Һәм алар йортка керерләр. Разия апа салган бәлештән авыз итәрләр. Кызы һәрвакыттагыча, әнисенең тәмле булып пешкән ризыкларын мактар. Разия апа бу көтелгән минутларны күзалдына китереп елмаеп куйды. Күңелдән генә кичергән мизгелләр аңа әйтеп бетермәслек бер рәхәтлек, ләззәт бирделәр. Һәй, мескен кеше! Бәхет өчен күп кирәкмени?! Әйедер. Тик баласы белән бергә булу вакытларын түземсезлек белә
н көткән ялгыз ана өчен иң олы бәхет әнә шул иде. 
 
* * * 
 
Менә инде алар нәкъ Разия апаның хыялындагыча чәй эчеп утыралар. Өстәлдә әле кайнарлыгы һаман чыгып бетмәгән бәлеш утыра. Аның тирәсендә төрле тәм-томнар тезелешкән. Әни кеше әле кызыннан нидер сораштыра, әле киявенә нидер сөйли... Тегеләре дә һич иренмичә, аның һәр сүзенә җавап биреп яки җөпләп утыруларын белделәр.
 
Кич утыруы никадәр генә күңелле булмасын, Язиләнең күзләрендә әллә нинди бер яшерен сагыш сизелә иде. Ул ара-тирә коңгырт күзләрен читкә төбәп уйга кала. Аннары кабат уйларыннан арынып, әнисенең сүзләрен тыңлый башлый. Ана кызының тынгысызлыгын сизми калмады. Бәлки аргандыр, кичкә кадәр эшли бит балакаем, дип уфтанды ул. Әле бит җитмәсә... Тиздән әби дә булырга җыена иде Разия апабыз. Турыдан-туры сорап, кызын борчыйсы килмәгәнлектән, ул моңа игътибар итмәгәнгә салышты. Тик сүз иярә сүз чыгып, туачак нарасый турында гәпләшә башлагач, Язилә үзе аваз салды.
 
- Әнкәй, без кичә баланы тикшертергә бардык-диде. Узи дигән нәрсәне ишеткәнең бармы? Сабыйны экраннан күрсәтә торган әйбер ул. 
 
Разия апа беләм дип ашыга-ашыга башын какты. 
 
- Шуннан? Нәрсә диделәр табиблар?
 
Шулвакыт ир белән хатын бер-берсенә мәгънәле генә карап алдылар. Бу күренеш Разия апаны тагын да куркуга салды. Юк, нидер бар... Бала белән нәрсәдер бар...
 
- Балагыз сәламәт булмаячак – диде врач. Акыл зәгыйфьлеге булачак ди. 
 
Разия апаның башы әйләнеп киткәндәй булды. Ул, дулкынланудан, кулындагы аш кашыгын касәгә салып җибәрде. Ананың  якыннары белән сөйләшеп утыруның рәхәтлегеннән изрәгән күңеле мондый яңалыкны кабул итәргә әзер түгел иде әле. Шуңа күрә ул бер мизгелгә зиһенен җыя алмый азапланды. Күзалдына әллә нинди гарип, акылсыз балалар килеп басты. Аның уенда “ Нишләр икән? Кызым нәрсә эшләтер икән бу баланы?” – дигән сораулар кайнашты. 
 
- Борчылма әле, узи кайвакыт ялгыша, яңадан тикштертербез.
 
Разия апаны киявенең басынкы тавышы айнытып җибәргәндәй булды. Ир бу сүзләрне шундый ышанычлы итеп әйтте ки, хәтта бер мизгелгә ананың күңелендә “Бәлки сәламәт туар” – дигән кечкенә генә өмет тә кабынып алды. 
 
- Тагын бер тикшертерсез дә, булмаса чарасын күрерсез – диде булачак әби кеше катгый бер карарга килеп.
 
Аның бу сүзләре моңаеп утырган Язиләнең йөрәгенә ук булып кадалган кебек булдылар. Ул әнкәсенең “ чара” сүзен нинди мәгънә белән әйтүен шунда ук аңлап алды. Шулчак беренче тапкыр аның күңелендә баласын яклау теләге кабынды. Язилә карынындагы нарасыйны хәзер дә, киләчәктә дә саклар. Тел-теш тидертмәс. Аның сабые ата-анасының тирән мәхәббәтенә күмелеп үсәр. Шул ярату сәбәпле үзенең җитешсез булуына да игътибар итмәс. Ул – бәхетле булыр әле.
 
Беркайчан да! – диде ул усал итеп. Ишетәсеңме, әни, беркайчан да андый хәл булмаячак. Ул минем балам! Сәламәтме, юкмы, ул минем үземнеке! Зәгыйфь була икән - димәк, шулай язган инде. 
 
- Нәрсә? 
 
Кызының әрнүле сүзләренә каршы Разия апа әнә шулай гына дия алды. Тагын нәрсә дисен соң? Чынлап та, бала бит аларныкы. Һай, бу чарасызлык бигрәк авыр нәрсә икән. Яшьләр... Аңламыйсыз шул әле сез... Гарип бала үстерүнең ни икәнен белмисез.
* * *
 
Разия апа яткач та озак кына уйланып ятты. Авыл инде күптән рәхәт йокыга талган. Бакча ягыннан билгесез бер кош аваз сала. Әллә сайравым адәм балаларына бишек җыры булып ирешсен дия микән? Кошчыкның җырына алданып кына йоклап китеп булса икән...Әнә бит, төнге ай да, тәрәзә аша Разия апаны юаткандай карап тора. Аның бите буйлап агып төшкән яшьләрен киптерергә теләп яктырта. Тик җылысы булмаганлыктан, нурлары белән генә киптерә алмый иде.
 
Бердәнбер балам... Синең тормышың шулай саусыз бала карап узар микәнни? Ә ир, калган балалар нәрсә диярләр? “Нигә безгә шундый юләр абый яки апа тудырдыгыз” - димәсләрме? Иптәшләре алдында оялырга туры килмәсме? Әгәр кияу саусыз баладан туеп, Язиләне ташлап чыгып китсә нәрсә булыр? Андый очраклар турында бик күп язалар бит.
 
Разия апа үз тормышында бик күп тапкыр зәгыйфь балалар белән очрашты. Авылда да шактый булгалады андый сабыйлар. Менә түбән очта бер Хәмидә дигән чирле бала яшәде. Акылы җитешсез булу сәбәпле, бу кыз һәрвакыт кире кагылды. Өстендә ул һәрчак кырык җирдән ямаулы күлмәк, кыска балтырлы бутый кия иде.Кайчан карама нидер эшләп йөрсә дә аны беләү дә уңганлыгын күрмәде. Авыл халкы өчен ул бары” тиле Хәмидә” булды. Чәчләрен карап йөри белми дип, туганнары башын пеләшкә алдырдылар. Тиле Хәмидә яулыгын җиңелчә генә бәйләп, көне-төне чишмәдән су ташыды. Көннәрдән беркөнне азмы-күпме аны карап, барлап яшәгән карт әнкәсе дә вафат булды. Туганнары арасыннан берәүнең дә кызны кайгыртып яшисе килмәде - аны юләрләр йортына җибәрделәр. Хәмидә озак та тормый үзе дә бу якты дөньядан китеп барды. “ Котылга икән, мескен” - дип сөйләште авыл халкы. Кадерсез калган бу карт кыз баланы җәлләүчеләр дә булган икән әле.
 
Разияның да оныгы шундый мескен булыр микән? Ул да шулай килбәтсез киемнәр киеп, балаларны көлдереп йөрерме? Юк, моңа һич тә юл куярга ярамый. Язилә әле аңлап җиткерми. Еллар үткәч үзе үк шөкер итәр. Тизрәк чарасын күрергә кирәк...Тик моны сиздермичә генә эшләп була. Әмма ничек? Шулчак ананың күңеленә бер уй килде. Теге үлән! Әйе, нәкъ менә шул үләннең чәен эчәргә кирәк. Хатынның уйлары ерак үткәнгә барып тоташты.
 
Разия апаның әбисе авылда кендек әбисе булып йөри иде. Әбекәй балаларны дөньяга китерү юлларын гына түгел, ә аларны юкка чыгару чараларын да белде. Разия апа бик яхшы хәтерли, авыл хатыннарының күбесе кендек әби янына киләләр иде. Әбисе бу хатыннарга пышын-пышын гына аңлатып бер төргәк суза. Ә төргәктә теге “ хикмәтле” үләннәр. Шуны кайнатып эчкәч күп кенә хатыннарның сабыйлары шул кичтә үк вакытсыз дөньяга килә башлыйлар иде. Тик бик бәләкәй булу сәбәпле, үлә бардылар. Әбисендә бер дә бетеп тормаган бу үлән Разия апаның өендә дә бар иде. Чөнки әлеге” хикмәтнең” зыяны гына түгел, ә файдалы яклары да бар диләр. Әйтик, ул кан басымын төшерергә булыша, йөрәкне ныгыта. Бала төшү куркынычы янамаганлыктан, Разия апа аны бик яратып эчә иде. 
 
Ана кинәт үзенең уйларыннан үзе үк куркып китте. Үтерүче! Ул бит үзенең газиз оныгын, нәсел дәвамчысын үтерергә җыена! Ни хакы бар икән аның? Хай, оятсыз...
 
Разия уйлары буталды. Үлән... Гарип бала... Үлән... Нишләргә соң? Шуны белә, Әгәр моны бүген, хәзер үк эшләмәсә башка җай чыкмаска мөмкин. Тимерне кызуында сугарга кирәк... Баланы элек-электән шулай төшерткәннәр инде.Язилә үзе үк рәхмәт әйтер әле.
 
Дәвамы берничә көннән...
 

 


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 04.11.2015
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar