поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
09.01.2016 Әдәбият

Тиңсез яр (ХИКӘЯ)

Шушы көннәрдә даими авторыбыз Зиннур Тимергалиевнең яңа китабы чыкты. Сөенче белән котлап, шул китапка кергән бер әсәрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ташлы күлдә озак итеп битен юган кояш, ниһaять, офыкка таба күтәрелә башлады. Озак итеп битен юганын күлгә бер караудан ук белеп була, чөнки, юынган вакытта ,кояш  күлгә күп итеп нурларын түгеп калдырган.  Күлдән аерылып китәргә ашыкмаган кояш, шул нурлар белән бергә кушылып, тагын да зур булып күзгә күренә, алай гына түгел, ялтырап, күзләрне чагылдыра. Җир белән күк тоташкан офык читендә сарыга  төренгән каенлык полосасы, кояшның ике кулы кебек әйләндереп, авылны кочаклап алган .  Тынлык, җиһанда алтын көз, “әбиләр чуагы” дип тә әйтәләр бу вакытларны.  Авылда  җәй айларындагы кебек ыгы-зыгы туктап калган.  Печән әзерләнгән,  бәрәңге дә ,күптән алынып, базларга, идән асларына кереп урнашкан.  Басуларда сап-сары  камыл гына тырпаеп утыра, ашлыклар да, күптән җыелып, амбарларга салынган, саламы ,зур-зур эскертләр булып, кырларның бер башыннан икенче башына кадәр рәт-рәт булып тезелеп куелган. Анда-санда, кап–кара булып, кышка  сөреп калдырган басулар да күренә. Авыл халкы кышка эзерлек эшләрен төгәлләгән, шуңа күрә бик ашыгып  эшкә тотынмый . Юк, билгеле, төшкә кадәр йоклап та ятмый ,  шулай ук җәйге җанлылык та сизелми. Алтын көз- җитешлек, байлык билгесе ул. 

 
Ара-тирә  капка келәсе тавышы яңгырап ала, аннары “шалт” итеп капка ачыла, аның артыннан ук “шалт” итеп ябыла да. Балаларның җәйге каникуллары  күптән беткән. Анда-санда аларның, букча асып, авыл уртасындагы мәктәпкә  барганнары күренә. Капка келәләрен иртәнге тынлыкта шулар шалтырата. Кояш күлдән аерылып бетте, шуны гына көткән кебек авыл читендәге Шәйһетдин тимерчелегеннән тимер кыйнаган тавыш ишетелә башлады.” Чың-чың, чың-чың” яки “чең-чең, чең-чең”. Тавышның кайсы ничек яңгыравы бу тимергә нинди чүкеч белән сукканга бәйле: зур, авыр чүкеч белән суксалар, “чың” дип яңгырый, кечкенә чүкеч белән суксалар, “чең” дип кенә куя. Кайчак бу ике тавыш үзара аралаша башлый:” чең-чың”, “чең-чың”. Димәк, тимерне ике төрле чүкеч белән кыйныйлар. Оста кечкенә чүкеч белән “чең” итеп кайсы җиргә сугасын күрсәтә, аннары өйрәнчек  тимерче шул җиргә авыр чүкеч белән “чың” итеп ора. Бу тавыш туктап калганда, һава өрдерә торган компрессор” дыррр” килеп эшләргә тотына, тимерчелек морҗасыннан кара төтен күтәрелеп ала, аннары кабат тимер кыйнаган тавыш яңгырарга тотына. Ун елдан артык инде авыл халкына Шәйһетдин абзый тимер җырын җырлата, бер генә көн дә эшеннән туктаганы юк. Иртәдән кичкә кадәр шул алачыгында кайнаша.
 
Улы Рифат белән тимерче сандалы каршында  кара-каршы  басып, утлы күмер өстендә алтынсу төскә кергән күчәр башын кечкенә чүкеч белән кыйнаган Шәйһетдин абый, эшеннән туктап, чүкечен җир идәнгә төшереп куйды да  җилкәсен уарга тотынды.
 
––Улым, туктап торыйк әле бераз, җилкә язылып бетми.
 
––Әти, алайса, күчәр суынганчы, турайтып бетерим үзем генә, суынып бетсә ,кабат озак итеп җылытасы була.
 
––Үзеңә кара алайса, җилкә кизәнергә ирек бирми тора. Бераздан язылып китәр үзе–дип, Шәйһетдин абый тимерче миче янына килеп басты, аннары, соскыч белән мичтән утлы күмер алып, тәмәкесен кабызды да, кул башын угалап, улын күзәтеп тора башлады.
 
Малай яңа гына солдаттан кайтты, техникумны укып бетергәч кенә хезмәткә алынган иде. Менә, егерме өчне тутырып, ел ярым хезмәт итеп тә кайтты. Чик сакчысы булып хезмәт иткән. Ата кеше улын бик көтте ,эшен, һөнәрен өйрәтеп калдырырга кирәк малайга. Заманы үзгәрсә дә, авыл тимерчесез яши алмый. Колхозның үз тимерчелеге бар, билгеле, тик анда гади халык бара алмый шул, инвестор дигән кеше гаражларга берәүне дә якын китерми. Аннары барыбер халык үз йомышын йомышлый да алмаган булыр иде, анда да эш туктап тормый, колхоз эше дә бик тыгыз.
 
Гомер буе шул колхозда тимерче эшен эшләп тә, җүнле-башлы мантый алмады ул, шуңа күрә, пенсия яшен дә көтми, колхозны ташлап чыгып китте. Үзләреннән ерак түгел авыл башында иске тимерчелек бар иде, җимерелеп беткән дисәң дә була. Шәйхетдин абыйның күптән күзе төшеп йөри иде инде аңа. Шуңа акчасын түләп, үзенә яздырды да эшкә тотынды. Җимерелгән иске тимерчелек түрәләрне кызыктырмаган, шуңа каршы килүче булмады. Башта инде үсеп җиткән улы белән бурасын сипләп алды, аннары мичен сүтеп яңадан чыгарды.Элек, колхозлар бай заманда, өенә алып кайтып куйган тимерче сандалы белән иске  һава өрдерә торган компрессорны китереп куйды да эшкә тотынды . Ә инде эш коралларына килгәндә, оста кешедә җитәрлек алар.
Әйтергә кирәк, халык күп агыла тимерчелеккә, бигрәк тә кечкенә хуҗалыклы фермерлар еш килә. Аларның инвесторлар  кебек җир эшкәртергә замана агрегатларын алыр чамалары юк, шуңа шул колхоздан алып калган яки басуларда анда-санда ташлап калдырган сука, тырма, культиватор кебек агрегатларны алып кайтып, шулар белән үзләренең җирләрен эшкәртәләр. Иске-иске инде, кабаттан эшкә ярарлык итеп ремонтлау тимерчесез булмый. Алтын куллы Шәйһетдин абый күбрәк шул эш белән шөгыльләнә. Акчасы ярыйсы гына үзе, бу инде бушка колхозга эшләү түгел билгеле, үзеңә-үзең хуҗа. Эшләсәң икмәгең була, эшләмәсәң ач утырасың. 
 
Сабыр гына улының эшен күзәткән Шәйһетдин абый улына эндәште:
 
––Улым, син тимергә чүкечеңне төшереп җибәрмә, ә сук. Алай чүкечеңне күтәреп тә  сукмыйча төшереп җибәрсәң, чүкечең авырлык белән шуып читкә китә. Файдасы юк аның алай, бу җирдән турайтасың, икенче җирдән формасы бозыла, утта тоткач, тимер йомшак була-үзең беләсең. Көне буе кыйнасаң да, күчәрне турылап бетерә алмаячаксың. Син аңа төз итеп сук башта, аннары шулай туры килеш тартып алырга тырыш.
 
Атасын эшеннән туктап  тыңлап торган Рифат кабат эшкә тотынды, бу юлы, аның киңәшен истә тотып, тимерне кыйнарга тотынды.
 
––Болай эшләү авыррак икән, әти.
 
––Җиңел түгел инде, көне буе файдасызга күчәр кыйнап  та булмый. Тавыш өчен генә тимергә сугасың килсә, әнә каравыл йорты кыегында тимер  чаң асылынып тора. Бар да тик сугып тор шуңа, аның тавышы яхшы чыга.
 
Эшеннән туктамый гына Рифат атасына карап елмайды.
 
––Миңа карама, тимергә кара, атаңны күргәнең юк мәллә?
 
––Бар әти сине күргәнем, булды бугай бу.
 
Шәйһетдин абый тәмәке төпчеген мичтәге күмерләр өстенә ыргытты да, сандал янына килеп, улының эшен карарга кереште.
 
––Ярар өйрәнчек өчен ярый инде.
 
Атасының шулайрак сөйләнгәненә күптән ияләнгән Рифат үпкәләмәде, бары елмаеп кына куйды. Малаена күтәрелеп караган ата кеше дә аның елмайганын күрде, күрсә дә сүз әйтмәде.
 
-Һм –дип кенә куйды.
 
Тәртипне яраткан, үз эшенә дә, үзенә дә  таләпчән булган Шәйһетдин абый кырыс кеше түгел ул үзе. Өйрәткәндә дә тыныч кына, һәр сүзен ашыкмыйча гына әйтеп аңлата. Холкы шундый. Ашыгып эшләп, акырып-бакырып , юньле-башлы эш чыкмасын белә. Тик нәкъ ул әйткәнчә эшли башлаганчы яныңнан китми.
 
––Әти, Марсель абыйларның тырмаларын нишләтәбез?
 
––Кияүгә биреп булмас,  аларның тешләрен сүтеп алып, барсын да кабаттан очлап чыгасы булыр–бу юлы әти кеше улына карап елмайды.
 
––Аның җире биегрәк, кызыл балчык кына, каткан җирдә тырма тешләре тиз тупаслана.
 
––Ярар, без нишләтик инде, безгә эше булып тора- шул җиткән.
 
––Мин алайса болт башларын майлап чыгам, җеби торсыннар, коры килеш сүтеп булмас, катып беткәннәр.
 
Ата кеше, әле дә сандал өстендәге күчәрдән күзен алмаган улына җавап итеп, башын гына селкеп куйды. Марсель кордашы да, колхоздан китеп, фермер булырга карар кылды менә. Замана, эшлим дисәң, колхозсыз да яшәп була икән бит. Шәйһетдин абый, күчәрне суынсын дип, җиргә төшереп куйды да учак белән кайнаша башлады. Күмерен киметергә исәбе. Уты бик зур булып артык эссе булса, тырма тешләрен яндырып кына бетерәчәк. Тимерне учакта тоту-мичкә бәлеш салу белән бер. Янмасын-көймәсен, шулай ук чиле-пешле дә булмасын. Игътибарсыз булмый. 
 
––Исәнмесез, Шәйһетдин абый!
 
Шәйһетдин абый белән Рифат ишек ягына борылып карадылар, Дамир кызы Радилә икән.
 
––Ә Радилә, әйдә уз, торма ишек түрендә–дип, кызны алачык эченә чакырып алды тимерче.
 
Рифат, кызга карап, башын гына селкеп куйды да кабат тырмалар белән булышуын дәвам итте. Рифаттан бер генә яшь  кече булса да, кыз егетләрнең игътибарын җәлеп итәрлек түгел шул. Иңе-буе бер чама, гәүдәгә таза, өстәвенә бите тулган сипкелләр. Кыз үзенең хәлен үзе дә белә, егетләр үзен игътибарсыз калдырып килгәненә күптән ияләшкән инде, шуңа егеткә үпкәләмәде.
 
––Ни йомыш белән йөреш, сеңлем? – дип, кыз белән сөйләшүен дәвам итте Шәйһетдин абый.
 
––Әтинең таянып йөри торган таягының башы купкан–дип, кыз остага кулындагы тимерләрен күрсәтте.
 
––Кая, карыйм әле–Шәйһетдин абый кыз кулындагы тимерләрне үрелеп  алды– Әйттем бит башта ук  Дамирга, кибетнеке озакка чыдамас, бир, резьбага утыртып бирәм дип, юк, кирәкми, чыдый имеш. Ие, чыдар кибет әйберсе, сәвит вакытлары түгел хәзер, барсын да юка тимердән генә ясыйлар. Их ,элек таза иде әйберләр, хәзер  ... .
 
––Шәйһетдин абый акчасыннан тормас идек, ясап бирә алсаң.
 
––Анысын карарбыз әле, тукта, ашыкма.
 
Тимерче таяк башы белән булышканда, кыз эш юктан Рифатка эндәште.
 
––Нигә бер сүз дә эндәшмисең Рифат?
 
––Нәрсә әйтим инде, әти белән сөйләшәсең бит.
 
––Син дә берәр киңәш бир.
 
––Оста барда телеңне тый, дигәннәр.
 
––Сөйләшәсең килми, иеме, минем белән?
 
––Күрәсең бит, эшем бар.
 
––Ә син эшли-эшли сөйләш.
 
––Кара, каныкма әле миңа.
 
––Малай, кеше белән адәмчә генә сөйләш әле–дип, малаена эндәште Шәйһетдин абзый.
 
––Әти сөйләшер вакыт түгел бит әле.
 
––Алайса кич клубка чык, шунда сөйләшербез–диде Радилә.
 
––Кич эшем бар минем.
 
––Нишлисең инде?
 
––Кырда куян куам.
 
––Ничек итеп куасың инде?
 
––Сиңа атланып.
 
Егет  кызның тазалыгына ишәрәләве. Радилә дә тел төбен аңлап алды Рифатның, аны беренче генә егетләр мыскыллавы түгел. Егет янына басып сөйләшергә азапланып торган да, кулына алган тырма тешен Рифат алдына ыргытты кыз.
 
––Мә, эшлә, сөйләшәсең килмәсә сөйләшмә.
 
––Кара, нәрсәгә дип ыргытасың аны.
 
Кыз, эндәшмичә, егет яныннан китеп барды.
 
––Буламы Шәйһетдин абый?
 
––Буламы дип , булды инде бу сеңлем, мә, резьбага утырттым, таянып түгел, Дамир атланып йөрсә дә сынмаячак хәзер.
 
––Рәхмәт инде Шәйһетдин абый, мин күпме түләргә тиеш булам сезгә.
 
––Ике минутлык эш өчен нинди акча ди инде сеңлем, кирәкми.
 
––Юк, абый, акчасын бирмәсәм, әти мине  орышачак, беләсез бит инде аның холкын, мине, бар түләп кайт дип ,кире җибәрәчәк.
 
––Беләм Дамирның нинди икәнен, горур, кешегә бурычлы булып каласы килми имеш, илле сум бир дә шуның белән шул булыр сеңлем.
 
Радилә акчасын түләде дә рәхмәт әйтеп чыгып китте. Аның артыннан карап калган Шәйһетдин абый үз уйларына бирелде.
 
Радиләнең әтисе Дамир гомере буе тракторда эшләде, кырык ел эчендә салкын кабина эчендә эшләү үзенекен иткән, картаймыш  көнендә аяксыз калып бара. Ииих, гомер буе эшлә дә, ачка үлмәслек кенә пенсия тоттырып чыгарып аталар адәм баласын. Әйтерсең Дамир кырык ел эчендә биек-биек тауларга җитәрлек уңыш үстермәгән. Ул уңышларның бер генә процентын Дамирга тоттырсаң , хан сарайлары салып куяр иде. Хан сарайларын салалар анысы, тик эшчән Дамирлар гына түгел. Менә ни күрде инде ул гомере буена. Авылдан чыгып, солдат хезмәтен үтәп кайтты да калган бар гомерен шушында үткәрде. Аяклары сызлый, сызласа да, район үзәгенә барып, духтырларга күренми, алтмышка җитеп аның булнис кенәгәсе дә юк бит. Кызы унбиш яшен тутырганда, хатынсыз да калды. Шул ук сарык фермасыннан башка берни күрмәгән Гадения, бар дөньясына төкереп, бакыйлыкка күчте.  Кыз да, ата кеше дә шуннан бирле икесе генә яшәп яталар. Өйләнмәде башка Дамир, димләп карадылар, юк, риза булмады, кызын менә үстерде, укытты. Радилә хәзер авылда фельдшер булып эшли. Теле тәмле кызның , һәрбер кешегә ягымлы итеп эндәшә, кулы да бик җиңел диләр. Олы гәүдәле булса да, укол кадаганы бер дә сизелми, ди авыл халкы .Аның укол тотып килгәнен күреп, кечкенә балалар да еламый  икән.  Менә башка кызлар кебек зифа буйлы булмагач, кияүгә чыга алмый картаер инде җаным. Ииих, тизрәк тышкы кыяфәткә күз сала халык, сез кешенең күңеленә күз салыгыз башта. Бабайлар вакыты булса, малаеның якасыннан җилкеп, шушы кыз белән икесенә рәхәтләнеп никах укытыр иде дә ул( моннан да яхшы киленне җир бетереп эзләсәң дә  таба алмыйсың) заманы ул түгел шул, әнә малай тыр та –пырт кыз белән, чибәр түгел имеш. Чибәрлек туйда кирәк, ә тормыш итәр өчен акыллы хатын кирәк.
 
Алачык эченнән Рифатның тавышы ишетелде.
 
––Әти, тырма тешләрен сүтеп бетердем, учакка салыйммы аларны?
 
Шәйһетдин абый эчке якка таба борылып җавап бирде.
 
––Туктап тор әле улым, әйдә кайтып чәйләп килик.
 
Рифат кулындагы тырма тешләрен мич алдына ташлады да атасы янына килде.
 
––Минем дә карын ачты.
 
Аталы-уллы алачактан чыгып, ишегенә ялганчы йозак куйдылар да авылга таба атлап киттеләр. Шәйһетдин абыйның йорты авыл башында гына, ул яктан уңайлы. Эшенә ерак йөрисе түгел. Алдан әти кеше атлады, аннан чак кына калышып улы атлады. Шәйһетдин абыйның уенда һаман Радилә иде әле.
 
––Өйләнергә уйламыйсыңмы әле малай.? 
 
––Кая әти, Гүзәлия аспирантурага укырга керәм дип йөри, институт янындагы банкта эш тапкан, шунда эшләп укырга бугай исәбе.
 
Гүзәлия турында Шәйһетдин абый да хәбәрдар, авылда озак сер саклап булмый. Рифат, солдаттан кайткач, шул кыз белән очрашып йөри башлады. Кыз тәртипсез гаиләдән түгел үзе. Әтисе дә, әнисе дә укытучылар. Ахыры шуңа Гүзәлия мәктәпне дә, институтын да алтын медальгә укып чыкты, әнә хәзер укыган буенча эшен тапкан, аспирантура ди икән, димәк, кыз авылга кайтмаячак инде. Шәйһетдин абыйның тагын ике малае бар. Аларны хатыннары шәһәргә алып чыгып киттеләр, төпчеге Рифат та шәһәргә чыгып таячак, димәк. Ата кешенең йөрәге кысылып куйды. Тормыш иптәше Флүрә белән икәүләшеп болын кадәр йорт салдылар, каралты курасы  да авылда бер дисәң дә була, менә шул шыңгырдап торган хуҗалыкның алардан соң өч малайның берсенә кирәге булмаячак димәк. Төпчеген алып калырмын дип уйлап йөри иде, барып чыкмый икән, бусы да китеп барачак . Бик кәефсез чырай белән килеп керде Шәйһетдин үз йортына.
 
––Ә кайттыгызмы?  Әтисе, ашап алгач, сарыкларның йонын кыркып аласы иде ,–дип каршы алды аны бергә тормыш иткән хатыны.
 
––Ярар–дип төксе генә җавап бирде Шәйһетдин аңа.
 
Утыз елдан артык бергә гомер иткән ир канатының холкын күптән белеп бетергән Флүрә аның тавышыннан ук сизеп алды, кәефе юк Шәйһетдиннең.
 
––Атасы, берәрә нәрсә булмагандыр бит?
 
––Юк.
 
Әни кеше улына борылып карады, Рифат иңбашларын гына җыерды, белми ник алай икәнен, янәсе.
 
Гаилә башының кәефе булмагач, өстәл артында барсы да тавышсыз -тынсыз төшке ашны ашап алдылар. Рифат, тамагын туйдырып, өстәл артыннан торды да кабат тимерчелеккә җыена башлады.
 
––Кал, өйдә анаңа булыш –дип туктатты аны гаилә башы.
 
Алачыкка үзе генә китте Шәйһетдин абый, аның шундый гадәте бар: кәефе булмаса, тимерчелеккә берәүне дә кертми, ишеген эчтән бикләп куя да, караңгы төшкәнче, берүзе генә эшли шунда, ярдәм сорап килсәләр дә ачмый. Аңа дөньяда бер генә нәрсә юаныч бирә ул вакытларда : ул -тимер тавышы. Утлы күмер өстендә тотып, алтынсу төскә кергән тимер кисәгеннән дә затлы нәрсә юк аның өчен, аның, тирә-якка очкыннарын чәчеп, тимерче белән” чың-чың” итеп сөйләшүе- барлык оркестрлардан ямьлерәк көй. Кич кайтканда, ата кешенең күңеле күтәрелгән булачак, моның шулай булачак икәнен ана белән бала яхшы беләләр, шуңа Рифат әтисенә:”Ярар”,-дип кенә җавап бирде, каршы әйтмәде.
 
Хуҗалыкта калды Рифат, башта әнисе белән сарыкларның йоннарын кыркыдылар, аннары тегесен-бусын дигәндәй, вакыт юклыктан калып торсын дигән эшләрне эшләп чыкты. Кич җыенып урамга чыкканда, әтисе әле алачыктан кайтмаган иде, ул клуб ягына борылып карады. Авыл клубын Рифат малай вакытта зур итеп салып куйганнар иде дә, тик аның кадәр зур клубның кирәге юк булып чыкты. Рифат үскән саен, авылда яшьләр кимеде, хәзер анда шимбә көнне генә шул бер унбишләп кеше җыеладыр. Шуңа күрә егет  ул якка борылмады, бүген шимбә көн Гүзәлия кайткандыр дип, шулар йортына таба карап атлап китте. Кыз атна саен кайтмый авылга, җавабы бер инде аның, укыйм бит, вакыт җитеп бетми авылга кайтып йөрергә. Әйтерсең, аны монда, зарыгып, Рифат көтеп тормый.
 
Кызны, капкасыннан чыга– чыгышка, егет кочагына алмакчы иде, Гүзәлия аны читкә этте.
 
––Фууу, сарык исе килә ич синнән.
 
Сөйгәненең болай кылануына бераз кәефе кырылды Рифатның.
 
––Әни белән сарык йонын кыркыган идек, үзең беләсең бит, юынсаң да бетеп җитми исе.
 
––Абау исе, бездә юк бит сарык, әти –әни асрамый аларны.
 
––Бездә бар менә, йоныннан акча кермәсә дә, бәйрәм алларында базарга чыгарсаң, үзен сатып, акча эшләп була.
 
––Ярар, әйдә, сарык турында сөйләргә чакырып чыгармагансыңдыр ич мине.
 
––Юк.
 
––Шулай булгач.Кайчан шәһәргә  киләсең инде?
 
––Менә тимерчелектә бераз эш кимесен дә, аннары берәр көнгә барып кайтасы булыр дип торам. Абыйларга да ит илтәсем бар.
 
––Берәр көн,  бөтенләй торырга кайчан киләсең дим мин сиңа? –  Бу сөйләшү соңгы арада бик еш була башлады, кыз Рифат белән тормыш башлап җибәрергә каршы түгел, тик авылда түгел, ә шәһәрдә.
 
––Тора салып  чыгып китеп булмас, бераз уйларга кирәк, үзең кайт авылга.
 
––Ие ,“тора салып” укуны ташлап кайтырга, иеме?.
 
––Ник, аны авылда  торып та укып була бит.
 
––Була, ник булмасын, сарык йонын кыркып керәсең дә укырга утырасың–Гүзәлия челтерәп көлеп җибәрде.
 
––Авылда яшисең килми, иеме?
 
––Килми, аспирантура бетереп, нишлим мин монда, сарык йонын кыркырга синең техникум белемең дә бик җиткән.
 
––Каныкма әле шул сарык белән.
 
––Әйдә шәһәргә, каныкмам.
 
Рифатның кәефе төште, кыз белән сөйләшү барып чыкмады, бәлки бүген Гүзәлияне авылга кайтырга күндерермен дип уйлаган иде, ә кыз, киресенчә, аны шәһәргә алып китәргә кайткан. Сөйләшү барып чыкмаганны икесе дә аңлагач, иртәгә икесенә дә көндез ныклап уйлап бетерергә кирәк диделәр, кич тагын очрашып сөйләшәчәкләр.
 
Егет, башын иеп, үзләренең йортларына таба атлады, кыз капкадан кереп китте.
 
Көз көне караңгы күптән төшкән авыл урамында бер җан иясе дә юк, егетнең уйларын берни дә бүлмәде. Тик:” Берәү дә юк”,- дип ялгыш әйттем. Рифатны, койма артына качып, мәхәббәт белән тулган күзләр озатып калды. Егет аларны күрә алмады. Чөнки күзләрнең хуҗасы капка төбендә утырып тора иде. Рифатның кайтып килгәнен күрде дә капксыннан кереп китте. Өйгә кереп китәрмен дип уйлаган иде дә, тик егетне тагын бер күреп калу теләген җиңә алмады. Егетне  урам чатыннан борылганчы озатты бу күзләр. Аннары күзләрнең хуҗасы “уф” итеп авыр сулап куйды да, бар ялкынын учына җыеп, өенә кереп китте. Рифат берни дә сизмәде, үз уйлары читкә карарга ирек бирми.
 
Радилә әнисез калгач, өйдәге хатын- кыз эшенең күбесе аның җилкәсенә  төште.  Кечкенә кызчык түгел, күбесенә өйрәнгән иде инде. Әтисе дә бик булышты кызга. Эшеннән арып кайтуына карамастан, мин ир кеше дип тормады, кызы белән бергәләп керен дә юды, идәнен дә дигәндәй,  әле ныгып бетмәгән кызына авырлык азрак төшсен өчен, көчен кызганмады ата кеше. Өйгә кайчак күрше-күлән кергәли. Дамир абыйга кабат өйләнү хакында сүз кузгатканнары булгалады.
 
––Икенче хатын Гадениям түгел инде ул–дип кырт кисте атасы.
 
Менә шулай аталы-кызлы икесе генә гомер итеп яталар. Әтисенең менә соңгы елда аяклары бетерешә башлады. Больница турында ишетергә теләмәде әтисе.
 
––Кырык ел буе сөяккә җыелган салкынны, кызым, укол кадап кына чыгарып бетереп булмас –дип җавап бирде Дамир абый.
 
Фельдшерлыкка да шуңа укырга керде Радилә, ичмасам, өйдә әтине дәвалармын дип уйлады кыз. Шуның өчен дә бик тырышып укыды. Менә укып бетергәч, авылга укыган буенча эшкә кайтты . Авыл халкы бик сөенде, чөнки ун ел буе авылга, фельдшер булып, эшкә кайтырга теләүче булмады. Тормышта төрле хәлләр була- фельдшерсыз  булмый авылда . Радилә зарланмады, төшке ашка кайткач, артыннан ияреп кергән әбиләргә уколын да кадап чыгарды, төн уртасында, ашыгып, дөбер-шатыр тәрәзә каксалар да, сумкасын тотып чыгып йөгерде. Аңа эш чыгып тора гел: чәчкеч тешенә кысылып, кулын ярган ирләр, төн уртасында тулгак тоткан хатыннар. Ул хатыннарның барсына  алдан ук әйтә кыз.
 
––Вакыт җиткән, роддомга барып ятыгыз –дип.
 
Җавап һаман бер төрле була.
 
––Иии Радилә, җаным, муеннан эш, каян анда барып ятасың инде.
 
Аннары төн уртасында тулгак тота башлыйлар, көзге былчыракларда тиз генә чыгып китәргә җай булмый, чөнки машиналар сазга кереп чума, шуңа күрә фельдшер кыз күптән кендек әбисе дә булды әллә ничә тапкыр.  Составында спирт бар дип, теләсә нәрсә эчкән авыл сәрхүшләре дә җитәрлек. Алар, бер үлемнэн исән калгач, шөкер итеп яшәмиләр, больницадан кайтып озак тормыйлар, кабат эчәргә тотыналар. Бала-чагасы тагын .
 
Зарланмады Радилә, барсына да кулыннан килгәнчә ярдәм итеп килде. Таза гәүдәле булса да,” кызның кулы шифалы, йомшак, теле татлы” дип авыл халкы теленә керде кыз.
 
Менә әтисе белән читен, соңгы айларда инде бары йомышын йомышлау  өчен генә авырлык белән аягына баса Дамир абый.
 
Кызның, эшен бетереп, өенә кайткан вакыты иде, әтисен ашатып алды да йорт эшләрен карарга тотынды. Болдыр ишеген каккан тавыш ишетелде. Гөлҗамал әби икән, ике йорт аша гына тора карчык, урталай бөгелгән дә болдыр ишегенә башын тыккан.
 
––Өйдә кеше бармы?
 
Тәрәзә ачып, Радилә җавап бирде.
 
––Кер әйдә, Гөлҗамал әби!
 
––Керә алмыйм, кызым үзең чык.
 
––Тагын билеңне кузгаттыңмы?
 
––Ие.
 
Гөлҗамал әби үзе генә яши, улы белән кызы бар аның, алар икесе дә шәһәрдә яшиләр инде күптән, сиксәнне узган әниләрен кайткан саен үзләре янына торырга чакыралар. Тик үз аягында йөргән карчык әлегә бирешми, гомер иткән йортын ташларга исәбе юк.
 
––Гөлҗамал апа, ничә әйттем инде, колонкадан суны үзем кертеп бирермен дип, ник тыңламыйсың?
 
Әбине өйгә җитәкләп кергәндә, шулай битәрләп алды кыз.
 
––Әй кызым-кызым, сиксәндә булсаң да, күңел бер дә картаймый, һаман үземне яшь итеп сизәм, шуңа ышанып суга чыгып китәм. Карт кешенең күңеле иләсләнеп китә кайчак.
 
Ни хәлләрдә Дамир улым?–дип, йорт хуҗасы белән дә исәнләшергә онытмады әби.
 
––Ярый Гөлҗамал апа, син менә, сиксәнне узсаң да, үз аягыңда йөрисең, минекеләр менә тыңламый башладылар.
 
––Тимер-тимер инде, шул бетерде аякларыңны.
 
––Ие шул, тракторда бетте аяклар.
 
––Ярар, борчылма кем , Дамир улым,  кызың менә дигән духтыр, аякка бастырыр, алла бирсә.
 
Радиләне эзләп, авылда еш өенә киләләр, шуңа кыз, әтисе әле аяк өстендә вакытта, кухня ягында кечкенә генә бүлмә бүлдертте. Үзенә күрә йортта бер мед,пункт. Эзләп килгән авыруларны шунда алып кереп карый кыз.
 
––Гөлҗамал апа, әйдә монда –дип, урталай бөгелгән килеш кызга таянып торган әбине шунда алып керде.
 
––Кызым, син күлмәкне салырга кушарсың инде.Мин сала алмыйм, кулым да күтәрелми, турая да алмам, үзең булыша алмассың микән?
 
Радилә әбине чишендерде дә ятак янына алап килде.
 
––Ят.
 
Ятак өстенә мүкәләп менгән әби нишләргә белми тора, ятар өчен тураерга кирәк ,барып чыкмый бит, каһәр.
 
––Булмый кызым.
 
Радилә куллары белән әбинең бил тирәсен капшый башлады.
 
––Монда авыртамы, Гөлҗамал апа?
 
––Юк.
 
––Монда?
 
––Юк.
 
––Ә монда?
 
––Ай.
 
Кыз, өстәлдән алып, кулына мазь сөртте, аннары әбинең бил тирәсен шул мазь белән ышкый башлады. Бераз билен угач, әби тавыш бирде.
 
––Тукта  әле, кызым, билем авыртмый, абау ,чынлап бетте бит моның сызлаганы– Әби кеше, йөгереп диярлек урын өстеннән төште–Кай арада урынына утыртып куйдың кызым билне, сизми дә калдым бит.
 
Радилә әбигә елмаеп кара торды.
 
––Ходайның рәхмәте яугыры, көчкә килеп җиттем бит, кара, авыртмый да.
 
––Менә, Гөлҗамал апа, бу мазь белән көн дә билеңне у.
 
––Файдасы тисә, уам, ник умаска ди–дип, әби кыз кулыннан әйберсен алды.
 
 ––Кызым, рәхмәт инде сиңа, менә карт кеше иләсләнеп китәм шул кайчак, бәхетең –тазалыгың белән гомер кичер кызым, алла бирсә, матур гына итеп кияүгә чыгып, Дамир улыма оныклар да алып кайтып бирерсең.
 
Үпкәләмәде кыз олы кешегә. 
 
––Юк инде Гөлҗамал апа, миңа андый бәхет язмагандыр .
 
––Авызыңннан җил алсын, кызым, кит булмаганны сөйләмә берүк, Ходай Тәгалә адәм балаларын ярты-ярты итеп яраткан. Синең дә үз яртың шушы җир өстендә йөри, табарсың, менә иләс Гөлҗамал карчык әйткән иде диярсең әле. Шулай булмый ни, бар кешенең дә бәхетле булуы шарт.
 
––Миңа ярты гына түгел, чиреге булса да очрамас шул әби.
 
––Соң, кара әле кызым, таза гәүдәдә мени эш. Таза булсаң ни, әнә сиңа Ходай шуның өчен нинди шифалы куллар биргән–әби кеше кызның кулларын алып битенә куйды– күз тия генә күрмәсен бу кулларыңа. Минекеннән тими,  курыкма кызым, минекеләр начар күрә–дип, тешсез авызын ерды Гөлҗамал әби.
 
Үзе генә яшәп, бер ачылып сөйләшергә тансыклаган әби әле озак утырды. Җае чыгып кына тора, ул көнне кич белән Радилә янына килүчеләр булды. Һәрберсе белән дә сөйләшергә сүз тапты Гөлҗамал карчык.
 
––Абау, мин, утыра-утыра, кичне җиткереп бетергәнмен икән бит, –дип чыгарга кузгалды. –Кара, син яшь кеше ник өйдә утырасың әле кызым, ник клубка чыкмыйсың? –дип, кызга эндәште.
 
––Нишләрмен икән анда Гөлҗамал апа?–дип сорады Радилә.
 
––Сез, яшь кешеләр, үзегез беләсездер, утырма кызым өйдә, чыгып бер әйләнеп кайт –дип, кортка саубуллашып чыгып китте.
 
Әби чыгып киткәч, Радилә көзгегә күз салды. Таза гәүдә,  буй- сын, бил дигәнең бөтенләй юк, битне сипкелләр басып алган. Үз кыяфәтенә ачуы чыккан кыз, үзенә-үзе үч итеп, кич чыгарга җыена башлады. Менә чыга  клубка ул бүген, чыга ,чибәр булмасын барыбер чыгачак, менә шул. Кичнең кич буе өйдә утырган кызының киенә башлаганын күреп алган Дамир абый Радиләгә эндәште.
 
––Кызым, чакырып килделәр мәллә.
 
––Юк  әти, клубка чыгам––дип җавап бирде атасына кыз.
 
Бу җавапка Дамир абый бераз аптырап китте, шулай да моңа каршы бер сүз дә әйтмәде.
 
––Ә, ярый–дип кенә куйды.
 
Клубка чыкса да, Радилә ,билгеле, яшьләр арасына кереп биеп йөрмәде. Үз авылдашын, бигрәк тә Радиләне, яшьләр чит итмәде билгеле, шулай ук янына килүче егетләр дә булмады. Күрше авыл егетләре дә бар иде клубта, алар да башка кызлар янында бөтерелделәр. Клубның библиотекасында газета-журнал карап  утырудан башка чара калмады. Шулай булса да, клуб ябылганчы, кыз өенә кайтырга кузгалмады. Клуб ябылгач, яшьләр кайсы кая таралды, тик көзнең караңгы төнендә кызны озатып куярга теләүче табылмады. Көзнең  төне бигрәк караңгы инде, берни күреп булмый, җитмәсә фонарь да алмаган кыз. Аны төнлә эзләп килүчеләр булып тора, шуңа кыз батарея белән эшли торган фонарь алган иде. Менә бит урамда шылт иткән тавыш та юк, черегән бәрәңге сабагы исе килә, капка төпләрендә анда-санда  парлашып утырган яшьләр күренә. Кеше килгәнен сизеп алып ,бер-берсенең кочагыннан аерылалар да, Радилә узып киткәч, кабат бер-берсенең кочагына кереп чумалар. Шулай сакланып кына  аяк астына карап кайткан кыз куркуыннан чак кычкырып җибәрмәде. Юл өстендә бер карачкы утыра, Радилә килеп шуның өстенә баса язды.
 
––Абау–кыз читкә сикерде.
 
––Нәрсә инде, хәзер таптап та китәләрмени–дигән аваз чыгарды карачкы.
 
––Сез юл өстендә утырасыз бит––дип, курка-курка гына җавап бирде кыз.
 
––Синең ни эшең бар анда, кайда телим шунда утырам.
 
Радилә карачкының тавышын, ниһаять, танып алды.
 
––Рифат?
 
––Нәрсә?
 
––Син, тукта, чынлап Рифат түгелме соң?
 
––Бәйләнмә әле, ычкын моннан, нәрсә инде Рифат та булырга ярамый мәллә.
 
Радилә якынрак килде, әйе, юл уртасында Рифат утыра, ләх исерек үзе. Рифат- кызның берәүгә дә  ачмас сере. Радиләнең, укып кына кайтып ,беренче аен эшли башлаган вакытлары. Кулын тотып, мед.пунктка Рифат килеп керде:  егет тимерчелектә ялгыш бармагына зур чүкеч төшергән. Сөякләренә зыян булмаса да, тиресе ярылган,  чүпрәк кенә бәйләп куелган ярадан кан саркып тора. Кыз яраны чистартты, аннары бәйләп куйды. Кулының сызлавы басылган егет, елмаеп, кызга рәхмәт әйтте.
 
––Рәхмәт, Радилә, кулларың шундый йомшак, назлы.
 
Дәвамы берничә көннән...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.01.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar