поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
27.01.2016 Әдәбият

Уфалла арбасы (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

Зиннур Тимергалиев язган әсәрнең дәвамын эләбез. Җайлабрак утырыгыз да, рәхәтләнеп укыгыз.

Хикәянең башы монда: http://www.matbugat.ru/news/?id=13788

Югары оч урамына менгәндә, Сәмиганы хәтирәләре яшьлек елларына алып китте.

Сәмига бу авыл кызы түгел, аның туган авылы моннан өч чакрым ераклыкта. Барлы- юклы кырык хуҗалыклы кечкенә генә авыл шунда. Әнисе сыер сауды, әтисе колхоз сыерларын көтте. Балачагы да башка авыл балаларыннан аермалы түгел. Башка балалар эшләгәнне, ул да эшләде. Коедан җәй көне көянтә- чиләк белән суын ташыды, кыш көне агач чанага әтисе бидон утыртып бирде. Коедан су чыгарып, кыз бидонны тутыра да чананы, тартып кайтып, ишек янына китереп куя иде. Әтисе эштән кайкач, бидонны, чанадан алып, йортка кертеп куя. Бакча чүбе, печән өсте... Санасаң, авыл баласына өелгән эшне бик озакка китә. Шул үзе гаиләдә беренче бала булып, аннан соң туган ике энесен тәрбияләргә әнисенә булышты дип өстәү генә кирәктер. Гаиләдә олы бала кыз кеше булса, әнисенә зур терәк була инде ул. Шуңа күрә Сәмига да әнисенең күп кенә хатын- кыз эшләрен үз өстенә алды. Шуның өстенә, фермага барып, әнисенә сыер саварга да булыша иде. Аннары унынчыны укып бетергәч, кыз ярты ел курсларда укып кайтты да клуб мөдире булып эшли башлады. Авылы кечкенә 
булгач, клубта яшьләре дә бик аз, шуңа күрә кыз өстендә өелеп торган эш бик аз. Көн саен кич клубны ача, иң төп хезмәте шул. Элеккеге мәчеттән манарасын кисеп ясаган клуб инде шунда. Тагын кечкенә генә бүлмәдә бер илле китаптан гыйбарәт китапханәсе бар. Кыш көннәрендә кич белән клубта яшьләр бик аз була, ә менә җәйгә башкачарак, бигрәк тә башка авыл егетләре килеп чыккалый иде. Шундый җәйге кичләрнең берсендә күрше авылдан өч егет килеп керде клубка. Шимбә көн булгач, авылда яшьләр байтак иде, Сәмиганың авылдаш кызлары да, шәһәрдәге укуларын калдырып, каникулга кайткан вакытлары. Башка авыл егетләренә ияләнеп беткән кызларның чит егетләргә бик исләре китми торганнар иде. Тик бу юлы ике егет арасында, өченче булып, озын буйлы, киң күкрәкле, борын астында сызылып киткән кара мыелкы егет бар иде. Кызлар аны бер күрүгә “ах” итеп куйдылар. Менә ичмасам егет дисәң дә егет. Егете дә үз дәрҗәсен белеп кенә кызларга эндәште.
 
––Кызларга күп сәламнәр.
 
––Сәламне алдык, кесәгә салдык,–дигән булдылар кызлар, исләре китмәгәндәй кыланып, чынлыкта алай түгел иде шул.
 
Шушы егетне бер кашык су белән йотарга әзер иделәр кызлар.
 
Шулчак клуб ишеге ачылып китте дә ишектән Сәмига килеп керде, кыз егетләр ягына күтәрелеп тә карамый, алар янынан узып, үзенең бүлмәсенә кереп китте. Гадел кызның бу гамәленнән аптырап китте, моңарчы аның яныннан, “ах” итмичә, бер генә кызның да уза алганы юк. Егет үз дәрәҗәсен бик яхшы белә, туган авылындагы кызларны җитәрлек елаткач, егет ,кызык эзләп, күрше авылга сугылган иде. Ә монда кара син, ничек? Бу авыл кызлары аны күрүгә әйләнеп төштеләр, ә бусы, “ых” та итмичә, аның яныннан узып китте. Кызның үзен болай тотышы егетнең мин- минлегенә килеп тиде.
 
––Кем бу?–дип сорады ул кызлардан, клуб мөдире бүлмәсенә ишарәләп.
 
––Сәмига ул, әтисе көтүче аның,–дип җавап бирделәр кызлар, егетнең Сәмига турында сорашуын яратмыйча.
 
“Ярар, Сәмига булса,- дип уйлады Гадел.- Исең китмәсә китерербез”. Ул кыз бүлмәсенә кереп китте.
 
––Безнең авылда башта исәнләшәләр иде,–дип сүз башларга булды егет кыз белән.
 
Сәмига бу вакытта,  өстәлгә иелеп, үз эшләре белән утыра иде.
 
––Сез бит кунакка килгәнсез. Егет кеше дә булгач, әдәп саклап, башта сез исәнләшергә тиеш,–дип җавап бирде кыз, эшеннән аерылып.
 
––Ярар алайса, исәнмесез. Ә исемегезне белергә ярар микән?
 
–– Кызлар әйтмәделәрмени?
 
––Әйттеләр.
 
––Соң?
 
––Минем сезнең үзегездән ишетәсем килә.
 
––Сәмига.
 
––Ә мин Гадел абзаң булам.
 
Сәмига көлеп җибәрде.
 
––Абзый кеше булгач, кызлар янында нишләп йөрисез, бар кайтыгыз да әбиегезне кочаклап ятыгыз.
 
“Кара син моны, бер дә ачылып китәргә теләми бит әле бу,”– дип уйлап алды кызларны бер карашы белән аяктан егарга ияләнгән егет.
 
––Мин бригадир булып эшлим.
 
––Ә безнең күрше Фатых абзый фермада тирес чыгара,–дип җавап бирде кыз.
 
––Монысы нәрсә дигән сүз инде тагын,–дип, тагын да аптырап җавап бирде егет.
 
––Кемнең кайда эшләве турында фикер алышабыз түгелме соң?
 
––Юк, туктагыз әле, ә сез кем булып эшлисез?
 
Кыз пырхылдап көлеп җибәрде.
 
––Ә мин! Чишмәдә сөт батырам.
 
––Клуб мөдире бит син, башымны катырма әле.
 
––Үзең бит кеше башын катырып утырасың, җыен кирәкмәгән сүз сөйләнеп.
 
Менә сиңа кирәк булса, Гаделнең тозсыз-борычсыз шаяруларыннан эчләре катып көлеп утырган кызлардан бик нык аерыла икән бу кыз.
 
––Ярар,–егет торып басты,–иртәгә абзагыз тагын килеп хәлегезне белер,–дип клубтан ук чыгып китте.
 
Матаен кабызганда:
 
––Карап карарбыз, җаный,–дип, үзалдына сөйләнеп алды Гадел. 
 
Бар кызлар аңа баштанаяк гашыйк булганда, бер кыз гына аннан борын чөеп калырга тиеш түгел. Барыбер минеке булырсың җаный.
 
––Карап карарбыз,–дип кабат сөйләнеп алды егет, кузгалып киткәндә.
 
Гадел, бернигә дә карамый, кызны үзенә каратырга уйлады, анда үзенә күрә бер комарлык уянды.
 
––Гадел алдында бернинди дә алынмаслык крепость юк,–дип күкрәк какты егет.
 
Сәмигага килгәндә, ул егетне мотоцикл белән килеп туктагач ук күреп алган иде, җансыз түгел лә инде кыз кеше. Егетне бер күрүгә үк ошатты кыз. Шуңа күрә клубка егетләр артыннан килеп кергәч, кабат аңа күтәрелеп карамады. Чибәрлектә кайтыш булмаса да, клуб эчендә аннан чибәррәк, чая кызлар да бар иде. Бигрәк тә шәһәрдә, иркенләп, егетләр белән йөри алганнары. Шуңа күрә бу егет үзенә насыйп булмасын бик тиз чамалап алды. Ләкин егет икенче көнне дә килде, өченче көнне дә, көн саен килеп йөри башлады. Килгән саен клуб мөдире бүлмәсендә утырган Сәмига янына керде. Башта кыз үз бәхетенә ышана алмый йөрде, аннары егетне сагынып көтәргә ияләнде. Инде егет кызны, матаена утыртып, өенә кадәр  озата ук башлады. Төн узганчы аерылыша алмый капка төбендә дә озаклап утыра башладылар. Үзенең җиңүен  Гадел кара көздә туй белән билгеләп үтте. Кызны тәки үзенеке итә алды бит. Сәмиганың әти-әнисе булачак кияүләренең хәйран гына кызларга карата эшләгән этлекләрен белеп алдылар. Әтисе туйга ризалыгын бирми йөрде. Инде әнисе: “Өйләнгәч ,егетләр суыналар”,- дигәч, аннары кызының яшьле күзләре үзенекен эшләде. Гадел белән Сәмига гаилә корып җибәрделәр.
 
Яшь киленгә эше бик тиз табылды, авылда почта тарата башлады. Озак көттерми, Рөстәм уллары да дөньяга килде. Менә шулай, акрынлап, тормышлары җайга салынып килгәндә, Гаделне колхозның чираттагы җыелышында рәис итеп сайлап куйдылар. Авыл хуҗалыгы институын бетергән, белеме бар. Элеккеге рәис пенсиягә чыкты, шуңа күрә яшь тә, белемле дә Гаделне рәис итеп куюга берәү дә каршы килмәде.
 
Берара колхоз эшенә кереп киткәнче, Гаделнең бер минут та вакыты балмады дисәң дөрестер. Кара төнгә кадәр яшь кияү колхоз эше белән мәшгуль булды дисәң дә ялган булмас. Хуҗалыктагы эшләрнең барысы да яшь килен өстенә өелеп калды. Кая ул рәис хатыны булып, кәттә киенеп, урамнан узу, ди. Тиз генә почтасын таратып бетерә иде дә муеныннан хуҗалык эшенә чума иде. Билгеле, яшь киленне үзен генә калдырмадылар. Гаделнең әти-әнисе дә, энесе дә ярдәм кулын һәрчак сузып тордылар. Үз эшенең тәртибенә кереп беткән Гадел генә үз хуҗалыгыннан бизгән булып чыкты. Халыкның “Бөкрене кабер генә төзәтә” дигәне дә хак сүзләр булып чыкты.
 
Колхозга институттан  яшь агроном кайтып төште. Агроном кыз кеше булып чыкты. Чибәрлеге дә чамасыз, үзенә сыланып торган киемнәре дә кызның фигурасы менә дигән икәнен күрсәтеп тора. Кызны беренче күрүгә үк, рәис тамагын кырып куйды. “Иртәрәк өйләндем ахыры, дөньяда әнә күпме кызлар калган икән”,-дип уйлап куйды бу вакытта Гадел. Алга таба яшь агроном белән рәис бергәләп Нива  машинасы белән колхоз басуларын карарга чыгып китә башладылар. Яшь белгеч Халидә дә үзен алай төшеп калган кызлардан түгел икәнен күрсәтә белде. Ә нәрсә булган, рәис яшь тә, чибәр дә. Билгеле,  басулар карарга чыгабыз дисәләр дә, алар утырган Нива машинасы кукуруз басуыннан ерак китә алмый иде. Колхоз идарәсендә шулай сөйләшү гадәткә кереп китте.
 
––Рәис кайда икән, белмисезме?
 
––Агроном белән кукуруз үстерә.
 
Әйе, халыктан берни дә яшереп калып булмый шул. Бер булмаса, бер күзгә чалынасың барыбер.
 
Бу хәбәрләр Сәмигага да бик тиз барып ишетелде. Яшь килен почтаны авылның бер башыннан тарата башлый, ике сәгать дигәндә, йорт саен йөреп, авылның икенче башына килеп чыга. Ике йортның берсендә Сәмиганы  авыл яңалыклары белән таныштырып торалар. Башка гайбәтләрне кычкырып сөйләсәләр, ә менә аның ире турындагы яңалыкны пышылдап кына сөйлиләр. Янәсе, бик тә яшерен сер икән бу. Бар авылга билгеле булган сер.
 
Өзелеп сөйгән ир канаты турында шундый гайбәт ишетү авыр булды Сәмигага.
 
––Әйт әле миңа дөресен, агроном кыз турындагы сүз дөресме ул?–дип, Гаделгә туры карап сорады Сәмига.
 
––Нинди сүз ул тагын?–дип, белмәмешкә салынды ире.
 
––Синең белән чуала, диләр.
 
––Кем әйтә аны, юкны сөйләмә. Кайчак басулардагы уҗымнарны карарга чыгып китәбез, гайбәтчеләргә шул җитә инде.
 
Сәмига иренә ышанасы килсә дә, күңелендә барыбер шиге калды.
 
Ә Гадел ул көнне тагын төн уртасында гына кайтып керде.
 
Халык сөйли торды, Сәмиганың күңелендәге шом көннән-көн арта торды.” Юк, болай яшәп булмый”,- дип уйлады хатын. Яки шулай,яки юк. Почта таратып йөргәндә, хатын ирнең Нива машинасы кукуруз басуына таба китеп барганын күреп ала алды . Бар горурлыгын җиңеп, басуга таба кызу-кызу атлап китте Сәмига.
 
Кукуруз зур булып үскән, машина кая килеп туктаганын күреп булмый. Ире белән сөйләшкән хатын- кыз тавышын ишетеп алмаган булса, таба да алмаган булыр иде, бәлки. Колхозга үзе хуҗа булгач, Гадел ,кукурузны таптап, басуның эченә үк кергән икән. Кергән дип инде, таныш җиргә йөреп, басу эченә машинасы белән юл да салып бетергән . 
 
Сәмига, сакланып, Нива машинасына якынлашты. Машина эчендәгеләрнең эшләре бик кызу ахыры, аның якынлашканын берсе дә сизмәде. Хатын атылып килде дә кисәк кенә машинаның ишеген тартып ачты. Ишекне ачуга, Сәмиганың аяк астыннан җир шуып киткәндәй булды. Ир канаты ,чалбарын төшереп, машинаның арткы утыргычында утыра, аның алдына шулай ук шәрә арты белән агроном кыз Халидә менеп атланган. Ике азгын да, ялт итеп, Сәмигага борылып карадылар. Агроном кызның лифчигы эченнән чыккан күкрәкләре Сәмиганың борынына ук килеп төртелделәр. Никадәр бу күкрәкләргә Сәмиганың лачкылдатап төкерәсе килсә дә, үзен тотып кала алды.
 
––Алла куәт бирсен, җаный, –дип, хатын ишекне шапылдатып япты да кайтыр якка борылды. 
 
Авылга кайтканда, Сәмига чайкалып торган җир өстеннән атлап кайтты. Җаныннан да якын яраткан кешенең хыянәте хатынның җанын пычак күк телем-телем итеп телгәләде.
 
––Юк-юк,–дип кабатлады үз-үзенә Сәмига.–Авылда минем кукуруз басуына кереп киткәнне кем дә булса күреп калгандыр, юк- юк, еламаска, еламаска, халык күрмәсен.
 
Хатын күзләренән атылып чыгарга торган яшьләрен эчкә йота барды. Тышка бәреп чыга алмаган кайнар яшьләр Сәмиганың җанын ташка төрергә тотындылар.
 
––Юк, еламаска, бирешмәскә.
 
Кич белән ире өенә кайткач, хатын Гаделгә актан-карадан бер сүз дә эндәшмәде. Гадел дә акланып файдасы юк икәнен аңлап, хатынының чәрелдәп ябышасын көтте. Тик Сәмига йортта бер- нинди дә тавыш чыгармады. Бары тик урынын гына икенче җиргә җәеп ятты. Алдагы көндә дә иренә бер сүз дә эндәшмәде хатын, аннары да. Гадел хатынның үзен болай тотышын үзенчә хәл итте.
 
––Чәрелдәп нишләгән булыр идең, кемгә кирәк син бала белән, шуңа күрә ирләр бераз уҗымга йөрсәләр зыян юк,–дип уйлады ул.
 
Хатынның аягына егылып, гафу үтенергә кирәклеген башына китермәде.
 
––Димәк, минем читкә йөрүемә хатын каршы түгел, бик яхшы,–дип уйлады ир.
 
Тик менә булган хәлләрдән соң дүртенче көнендә Гадел буп-буш йортына кайтып керде.
 
Йортта шәүлә кебек йөргән хатын да юк, идән уртасында уйнап йөргән малай да юк. Ир, атыла- бәрелә, йорт эчен карый башлады. Сәмига бирнәгә алып килгән сандык юкка чыккан, ике мендәр, яшь киленнең юрганы, матрасы, савыт-саба ише әйберләрнең яртысы. Хатын- кыз, бала киемнәре торган шкаф бушап калган. Ир, атылып, сарайга чыкты. Әле бер генә бозау китергән сыер юкка чыккан, ике сарык белән бер тәкәне дә Сәмига үзе белән алып киткән.
 
Ул эш белән йөргән вакытта, авылдашлары аның йорты каршында нидидер йөк машинасы тора дип хәбәр иткәннәр иде үзе. Тик барсына риза булган  хатыны шулай чыгып китәр дип, башына китерә алмады ул вакытта.
 
Сәмиганың йортта тавыш чыгармавы бары тик авылдашларына кызык күрсәтәсе килмәүдән иде. Иренең хыянәтен кичерергә уйламады да хатын. Шулай ук, акырып- елап, әти-әнисе йортына кайтып китәргә дә җыенмады. 
 
Сәмига ирен тоткан икенче көнне үк, авыл советына барып, үзләре торган урамның икенче башында күптән ташландык торган йортны белеште. Йорты әле бик иске түгел, торырлык, хуҗалары шушы авыл кешеләре икән, йорт хакын артык күп сорамый, көтеп торырга риза булып, Сәмигага ачкычын тоттырдылар. Сәмига ике көн җыенды да, туган авылыннан машина белешеп, әлеге йортка күченде.
 
Кечкенә малаен кочагына кысып, яңа йортта беренче төнен кунганда, хатын үз-үзенә сүз бирде.
 
––Бик шатланма, мин китте дип, ерак китмәдем мин. Яшәрмен, синсез дә яшәрмен, йортны да, каралты- кураны да синнән яхшырак итеп салып куярмын. Минем йорт яныннан үткән саен үтең сытылыр әле, җаный. Үткән саен тамчы-тамчы җаныңнан аккан каның  белән түләрсең. Карап карарбыз, кем-кемне.
 
  Ә  Гадел, хатынының авылдан чыгып китмичә, үзләре урамында ук йорт алып тора башлаганын белсә дә, гафу үтенеп килмәде.
 
––Кайтыр, ике яшьлек бала белән тора алмас, үзенә бәя генә арттыра,–дип уйлады ир.
 
Тик атна үтте, ай да узды, Сәмига кире кайтмады. Өч ай узгач, почтальон буларак, Гаделнең почта тартмасына судка чакыру кәгазен хатын үз куллары белән салып китте. Сәмига аерылышырга гариза биргән иде. Шул көнне  Гадел кич буе  аның ишеген какты.
 
––Нәрсә кирәк?–дип сорады Сәмига, болдыр баскычына чыгып баскач.
 
––Син нәрсә юләр сатып йөрисең анда?–дип җавап бирде ир, хатыны белән каты итеп сөйләшергә исәп итеп.
 
––Минме юләр сатып йөрим?
 
––Син, бу нинди кәгазь тагын?–диде ир хатынына, почта тартмасыннан алган суд кәгазен күрсәтеп.
 
––Югары белемең бар бит, укы.
 
––Укыдым мин аны.
 
––Укыгач, нигә сорыйсың?
 
––Ник юләр сатып йөрисең, дип сорыйм мин синнән,–диде ир, кыза башлап.
 
––Юк, мин түгел, ә син юләр саттың, җаный.
 
––Ну ярар инде, бераз гына һәрбер ирдә андый гөнаһ була.
 
––Димәк, ярый дисең инде аз гына.
 
––Билгеле ярый, башка рәисләр кимен куя дип беләсең мәллә.
 
––Минем башкаларда эшем юк. Димәк, дәрәҗә үстерү өчен, гөнаһ кылырга туры килде, дисең син алайса.
 
––Ну, анысы дәрәҗәне дә төшерергә ярамый инде,–дип акланырга тырышты Гадел.
 
––Ярар алайса, мин дә синең яныңда дәрәҗәңне төшереп йөрмәм инде, сау бул, судта очрашырбыз,–-дип, Сәмига кире йортка кереп китте.
 
Гадел башка килеп йөрмәде.
 
 Яңа тормыш башлап җибәрү җиңел бирелмәде хатынга. Өч яшьлек баласын  авылның балалар бакчасына калдырып, көне буе аяк өстендә булды. Башта йорт хакын түләп бетерү өчен генә дә, ике ел вакыт кирәк булды. Ике ел буе тиенләп җыя торгач, бу әҗәттән котыла алды хатын. Ә менә яңа йортка тотыну өчен, ай-һай, күп тир түгәргә туры килде. Хайван сатып ,акча эшләп була дип әйтүе генә җайлы. Ә  эше күпме? Җитмәсә, көннән-көн үсә барган Рөстәм генә дә үзенә күпме акча сорый. Быел алып куясың өстенә кирәген, икенче елга инде ул киемнәргә сыймый малай. Кабаттан баштанаяк киендерергә туры килә. Мондый тормышның ни икәнен аңласа, шул ялгыз хатыннар гына аңлый аладыр. Мендәр очын тешләп, аз гына төн чыкмады хатын. 
 
Ялгыз хатынга кармак салып карарга теләүчеләр дә булды авылда. Читкә каерырга яраткан бер Гадел генә түгел бит. Законлы аерылышып, ике ай үтмәде, урамда аның каршына колхозның баш инженеры чыгып басты.
 
––Сәмига, мин сине күптән ошатып йөрим инде, үзең бик уңган да, чибәр дә син.
 
Хатын тиз төшенеп алды инженерның ниятен.
 
––Самат, берәр әйтер сүзең бар иде мәллә миңа?– дип уйнаклап сорау бирде аңа.
 
––Бар иде шул.
 
––Әйт алайса.
 
––Урам уртасында әйтә алмам инде, син бүген ишегеңне бикләми ят, яме? Төнгә килеп чыгармын.
 
––Соң ярар, бикләмәм,–дип, сөйләнүен дәвам итте Сәмига,– сый да әзерлисе юкмы соң?
 
Саматның күңеле күтәрелеп китте, эшләр пешә болай булгач, ул иң беренче булып өлгерде бит, башкаларга аннан соң тәтер бу асыл кош.
 
––Әзерләсәң начар булмас иде,–диде ул, хатынга елмаеп.
 
––Ярар, кичкә кунакка көтәм, озак көттермә,–дип сабуллашты хатын аның белән.
 
––Кошлар кебек очып килермен,–дип сөйләнеп калды Самат аның артыннан.
 
 Кич төнгә авышкач, Самат бакча башы аркылы башта бәрәңге сабагы араларына кереп посты. Берара як-якка карап торгач, бер- нинди дә шикле нәрсә дә булмагач, иелгән килеш чабып килеп, Сәмиганың иске абзарына килеп ябышты. Ишегалдында берәү дә юк. Әнә җәннәт бакчасы белән ике араны бары тик дүрт-биш кенә адым аерып тора. Ир шулай ук иелгән килеш, тураймыйча, Сәмиганың ишегенә якынлашты. Тук-тук, ир ишекне акрын гына какты. Җавап бирүче юк. Самат тагын шакыды.
 
Кинәт төп йортның ишеге ачылган тавыш ишетелде.
 
––Кем бар анда?
 
––Сәмига, бу мин- Самат.
 
––Килдеңмени җаным?
 
––Килдем, сине күрергә тилмереп, төнне көтә-көтә саргаеп беттем, ач ишегеңне.
 
––Хәзер.–Ниһаять, өй алды ишеге ачылып китте. Аның артыннан ук өстенә иске курткасын кигән Сәмига күренде, хатынның кулында нәрсәдер бар иде.
 
––Сәмига, нәрсә ул кулыңда?
 
––Сиңа дип әзерләп куйган сый.
 
––Ә!
 
––Мә!–Саматнаң маңгаена камыр җәя торган уклау килеп төште.
 
Көтелмәгән һөҗүмнән гашыйк кисәге акырып җибәрде.
 
––Нишлисең син?
 
Ул арада Сәмига, маңгаен тотып, иелеп төшкән ирнең якасыннан эләктереп алды да уклау белән аркасын каезларга тотынды.
 
––Сиңа хатының, ике балаң өстенә сөяркә кирәкме? Мә сиңа сөяркә! Ялгыз хатын итәген җәеп тора дисеңме? Мә сиңа итәк! Кызык кирәкме? Мә сиңа кызык!
 
Төн уртасында Самига Саматны ишегалдында, акыртып, уклау  белән ярды. Ирнең акырган тавышына бөтен күрше-тирә уянып беттеләр. Көчкә хатын кулыннан ычкынып, кире бакча ягына таба сыптыра алды Самат.
 
Бусы әле баласы гына булган икән, икенче көнне Самат эшкә ике күзе дә күгәреп чыккан килеш килде. Саматның хатыны олы гына гәүдәле иде. Димәк,  үз артына кызыкны җитәрлек тапкан ир кисәге. Өенә кайтып керүгә, Сәмига биреп бетермәгәнне, Саматка хатыны да өстәгән булып чыкты. Ул җәйдә Самат кара көзгә кадәр мунчасында кунды. Хатыны беренче карга чаклы өенә кертмәде ирен.
 
Ә менә Сәмигага авыл халкының хөрмәте генә артты. Бигрәк тә ирле хатыннарның. Аларны аңлап була,  авылда ялгыз хатыннар аз түгел, ирләре булган хатыннарның каннарына тоз салганнары җитәрлек.
 
Ә менә Гадел хатынсыз күп тормады. Гадел янында бушап калган урынны агроном Халидә бик тиз биләп алды. Гадел, Сәмига- га үч итеп,(моңарчы авылда булмаганны) туйны район үзәгендәге ресторанда үткәрде. Килен төшергәндә, туй машиналары юри Сәмига йорты яныннан сигналларын кычкыртып уздылар. Тик хатынның моңа әллә ни исе китмәде. Алга куйган максаты бар, тормышка ашыру өчен бар көчен шул якка таба борды.
 
Ун ел дигәндә, колхоз рәисеннән дә  уздырып, кирпечтән йортын салып куйды. Инде менә Рөстәме дә үсеп җитте булышырга, бүген мунча бурасын китерергә тиешләр менә, акчасы түләнеп куелган. Хатын, кызу-кызу атлап, йорт буенча почтасын таратырга тотынды.
 
Эшен бетереп, өенә кайтып керсә, аның капкасы каршына КамАЗ машинасы туктаган. КамАЗга утырып килгән Сәмиганың әтисе Салих абый белән улы Рөстәм машина кузовындагы мунча бурасын бушатып яталар.
 
––У-у-у, китереп тә җиткергәнсез икән,–дип эндәште хатын КамАЗ шофёрына.Аннары әтисенә борылып эндәште:
 
– Әти, исәнме! Әни ни хәлләрдә?
 
––Ярый, бер килеш,–дип җавап бирде Салих абзый.– Рөстәм улым аскы ниргәләрне читкәрәк куй, аларны фундаментка беренче саласы.
 
––Ярар, бабай.
 
––Сәмига, кышкы абзарга бура дигән идең, кире уйламадыңмы?– дип сүзгә кушылды шофёр.
 
––Югын юк та, әле булмас инде, бәлки көзгә, ике үгезне саткач.
 
––Ник, анысын гына килешеп булыр иде әле. Йорт өчен бар нәрсәне миннән алдың, әнә мунча тагын, булмаса, үз итеп, бәясен төшәрмен, клиентларны кыерсытып булмас инде атлаган саен.
 
Дәвамы берничә көннән...
 
 
 

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 27.01.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar