поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
04.02.2016 Әдәбият

Уфалла арбасы (АХЫРЫ)

Зиннур Тимергалиевнең "Уфалла арбасы" хикәясенең ахырын эләбез. Ниһаять.

Хикәянең башы: http://www.matbugat.ru/news/?id=13788

Хикәянең беренче дәвамы: http://www.matbugat.ru/news/?id=13810

Хикәянең икенче дәвамы: http://www.matbugat.ru/news/?id=13836

 Нәфис бер акчага, бер Сәмигага карады да,юк дигәндәй, башын селкеде.

 
––Мин аңламадым Нәфис, нигә башың селкисең?
 
––Кирәкми, аламыйм Сәмига.
 
––Нигә алмыйсың Нәфис, үпкәләдең мәллә бер-бер нәрсәгә?
 
––Юк, алмыйм, кирәкми, кыстама да, көчләмә дә.
 
––Нигә?
 
––Әйтә дә алмам инде Сәмига.
 
––Әйт Нәфис, курыкма, каты иттереп әйтсәң дә үпкәләмәм.
 
––Юк, әйтмим.– Ир ,борылып, капкага таба атларга итенде, тик кире уйлап туктап калды.
 
––Сәмига, әйтсәм, чынлап үпкәләмисеңме?
 
––Юк, үпкәләмим ,Нәфис әйт.
 
Ир тирән итеп сулыш алды, ахрысы, ул шулай бар йөрәген уч төбенә җыеп кысты.
 
––Сәмига, бүген кич Керәшен болынына килә алмассың микән?
 
Көтелмәгән тәкъдимнән хатын аптырап китте. Ни әйтергә тели бу Нәфис, хатынны икеле- микеле уйлар таларга тотындылар.
 
––Сәмига ачуланма, зинһар өчен дип әйтәм, уем начарлыкта түгел. Ошаттым мин сине, бары шул гына.
 
––Мин, мин нәрсә дип тә әйтә алмыйм бит Нәфис.
 
––Беләм, тик шулай да Керәшен аланында бүген сине көтәчәкмен. Таңга кадәр, китми, сине көтеп утырачакмын.– Нәфис капкадан чыгып китте.
 
Тормыш, йорт, каралты- кура, бала тәрбияләп гомере үткән Сәмига аптырып калды. Яшь кыз түгел бит инде, егетләр янына свидания йөрергә. Хатын беренче тапкыр үз тормышы турында уйланды. Ун елдан артык гомерен ялгыз башы гына уздырды. Ә куенына сыендырып назлаучы ир канаты юк икәнен сизендеме соң ул? Билгеле, сизенде. Бары тик кемнеңдер иңенә башын салып, аз гына вакыт тын гына утырасы килгән вакытлары аз булмады. Бу Нәфисе тагын, беренче күрүгә куркыткан иде, тик куркыныч кеше түгел икән лә ул. Ә аңа, карап, ничек матур итеп елмая. 
 
––Ярар, кич җитсен әле, анда күз күрер.– Сәмига сәгатькә күз салды. 
 
Һай, кичкә кадәр ерак икән шул әле. Хатын ,яшь кызлар кебек дулкынланып, кичне көтә башлады.
 
 Мәктәпне бетерде Рөстәм,  кулына аттестат та алды. Аннары классташлар белән таң каршыладылар. Классташлар белән дип, егет кочагына Рәхиләне сыендырып таң аттырды инде. Нәфис абыйсы белән ясап куйган тимер скамейкада әнисе чыкканын көтеп утыра менә. Ярады бу Нәфис абый белән эшләү, Әнә койма белән капкасын да эшләп куйдылар. Бүген район үзәгенә барып, ПТУ га гариза язасы бар. Әнисе юл уңае яңа сарай өчен кадаклар ал дигән иде, егет Сәмиганың акча алып чыкканын көтеп  утыра. Әйе, яңа сарайны да булдыра алдылар ,шөкер. Эчен генә бүлеп куясы калды.
 
Сәмига, капкадан чыгып, улы янына утырды.
 
––Мә,–диде хатын, улына акча белән кәгазь кисәге сузып,–нинди, күпме кадак кирәк икәнен дә яздым.
 
––Беләм бит инде аны әни.
 
––Белсәң дә, кулыңда булсын, онытылып китүе дә бар.
 
––Ярар, мин киттем әни.
 
––Улым, тукта әле,–дип, кузгала башлаган малаен туктатты әни кеше,– һаман-һаман сузып йөрим, сиңа әйтергә куркып.
 
Рөстәм кире скамейкага утырды:
 
––Нәфис абый турында әйтәсең киләме?
 
––Әйе, шуның турында, синең белән сөйләшми торып, Нәфискә бернинди дә җавап бирә алмыйм мин.
 
––Нәрсә дип әйтим инде әни, мин менә көзгә укырга чыгып китәм, аннары армиягә китәсе, еллар буе үзең генә тора алмассың, килсен дә торсын безнең белән Нәфис абый.
 
––Улым аңлавың өчен рәхмәт.
 
––Ярар әни, үзең кара инде, алга таба барыбер мин өйдә күп вакыт булмам. Әйбәт кенә яшәгез шунда.
 
  Сәмига белән Нәфис кияү белән кәләш булып йөреп тормадылар инде. Районга барып язылышып кайттылар, мулла чакырып, никах укыттылар. Шуның белән шул. Яшь кияү эш эзләп йөрмәде, клиентлар, аның семья мәшәкатьләре беткәнен, көчкә көтеп тора алдылар. Нәфискә Рөстәм дә булышты. Ә Сәмиганың дөньясы түгәрәк. Бигрәк тә улы белән иренең килешеп китүләренә бик шат иде хатын.
 
Билгеле, авыл халкы да чәйнәми калдырмады бу яңалыкны.
 
––Сәмига теге тәкәсен суйган иде, кәҗәсе тәкә сорый башлады,–дип теш агартучылар да булды.
 
Мондый оятсыз сүзләрне әлеге дә баягы Филүс  туктатты.
 
––Башыгызда бер юньле уй юк сезнең,–дип авылдашларын сүкте ул,–үзегез шул турыда гына уйлаганга, сүзегез дә шуннан ерак китми сезнең. Иң беренче ,ике ялгыз кешегә, кара-каршы утырып, чәй эчәргә иптәш кирәк. Тфү, сезнең барыгызга да.
 
Авылда шуннан соң Сәмига белән Нәфис турында теш агартучы булмады. Аннары алтын куллы егетнең үз авылларында төпләнеп калуын, чынлыкта, зур табыш икәнен бик тиз чамалап алды халык. Сабыр, күндәм холыклы Нәфис гозерләнеп килгән берсен дә кире бормады. Хуҗалык булгач, сварщиксыз беркая да барып булмый, ә хәзер, оста эзләп, күрше авылларга чабасы калмады. Моңа авыл халкы бик шат кына.
 
Тальян тавышы яңгырый, әй сызлана, әй моңлана тальян. Рөстәм Рәхиләне күкрәгенә кыскан да сөйгәне белән вальс әйләнә. Бүген аларның хушлашу көне, иртәгә Рөстәм хәрби хезмәткә алыначак. Кыз әледән- әле егетне кысып кочаклап ала, әйтерсең сөйгәненең мәхәббәтен соңгы тамчысына чаклы алып бетерергә тели.
 
––Көтәрсеңме Рәхилә?
 
––Көтәрмен Рөстәм, олы юлдан карап,  күзләрем талганчы сине көтәрмен. Син кайтасы көннең сәгатен- минутын санап көтәрмен. Сагынырсыңмы мине Рөстәм?
 
––Өзелеп-өзелеп сагынырмын Рәхилә, син көт, яме?
 
Кыз кабаттан егеткә сыена төште.
 
Кинәт сабый бала еларга тотынды, Рөстәмнең кечкенә сеңлесе икән. Олылар тавышлаганга риза булмыйча, кечкенә Наилә елый.
 
Рөстәм сеңлесен кулына алды да акрын гына тибрәтә башлады.
 
––Ә-ә-ә-ә.
 
Юк, бала туктарга уйламый да, елапмы- елый. Рөстәм катырак тирбәтә башлады:
 
––Ә-ә-ә-ә.
 
––Нигә туктамый соң бу бала?
 
––Ә-ә-ә-ә-ә.
 
Кинәт аның җилкәсеннән җилтерәтергә тотындылар.
 
––Татарин, әй татарин, саташасың.
 
Рөстәм күзләрен ачты, кабат туган йорты төшенә кергән икән.
 
Ул, кулларындагы сынҗырларын шалтырытып, ике кулы белән башына ябышты.
 
––Нәрсә татарин,–старшина Ныйкин каршында утыра икән,–төш күрдеңме?
 
Рөстәм, әйе дип, башын селкеде.
 
––Начар төш ахыры,– Ныйкин, сынҗырларын шалтырытып,  кулына китек кувшин алды да Рөстәмгә сузды,– мә, эч.
 
––Юк,–диде Рөстәм, башын селкеп,–туган йортны күрдем төштә.
 
––Туган йорт төшкә кергәч, әйбәт әле ул,–дип, хайван абзарының баганасына аркасы белән сөялде старшина,–димәк, хайванга әйләнмәгәнсең әле.
 
Рөстәм күзе белән сарай эчен күзәтеп чыкты.
 
––Старшина, син монда күптәнме инде?
 
––Монда өч ай, ә болай кулдан- кулга йөри башлаганга ел ярым.
 
––Ничек тилегә әйләнмәдең әле син?
 
Ныйкин иңнәрен җыерды:
 
––Адәм баласы хайванга тиң, бар җирдә дә җан саклый ала. Ә Абдулда алай начар түгел. Чынлап әйтәм, минем айлар буе, зиндан дип аталган, өстенә дә япмаган чокырларда да ятканым бар.
 
––Мин тилегә чыгармын, ахыры.
 
––Юк, чыкмыйсың татарин, синдә стержень бар. Кичә теге маңкалар сине нишләткәннәрен абзар тишегеннән күреп тордым мин.
 
Кичә көндез Адбулның малае хайван абзарына килеп керде. Керде дә, бераз каранып торгач, Рөстәмгә таягы белән китереп сукты.
 
––Урамга чык.
 
Ә урамда Абдул малае кебек ундүрт-уналты яшьләр тирәсе унлап малай аларны көтеп торалар иде инде. Рөстәм чыгып баскач, аңа таба төртеп күрсәтеп, ни турындадыр сөйләшеп көлешә башладылар.
 
Абдулның малае аны шул төркем уртасына кертеп бастырды.
 
––Тезлән.
 
Рөстәм кымшанмады да.
 
––Тезлән дидем, хайван.
 
Рөстәм басып тора бирде.
 
Бу калганнарга ошамады, Рөстәмне җиргә егып салып типкәли башладылар. Ярый Абдул үзе аны күреп алып  коткарды.
 
Рөстәмне типкәләгән малайларга нидер әйтеп кычкырырга тотынды. Аннары аны ,якасыннан тотып, кире абзарга ябып куйды. Абдул күреп алмаган булса, үтергәнче типкәлиячәкләр иде теге маңкалар.
 
––Старшина, синең качып караганың бармы?
 
––Ике тапкыр.
 
––Нигә тотылдың?
 
––Ә кая барасың, монда таулар, юлны таба белмибез. Шуңа бик тиз эләктерделәр. Башка кишлакларга да кереп булмый бит, шундук тотып алып ,кире хуҗага кайтаралар.
 
––Тагын качарга уйламыйсыңмы?
 
Старшина көлеп җибәрде.
 
––Конечно, уйлыйм, син что татарин, монда калырга җыенасыңмы әллә?
 
––Юк.
 
––Шулай булгач.
 
Рөстәм башта Мәскәү астындагы десантчылар полкына эләкте. Анда ярты ел өйрәнүләр үткәч, аны үзе кебек учение үткән солдатлар белән бергә Чечняга командировкага җибәрделәр.
 
Җибәрделәр дип барып җитә алмадылар. Хәрби колонна таулар арсыннан алар хезмәт итәсе частька таба бара иде. Кинәт тау башыннан сакаллы баш калыкты.
 
––Аллаһу әкбәр!
 
Кинәт БТР өстендә утырып барган Рөстәмнең каршында утлы көлтә хасил булды. Шартлау дулкыны аны БТР өстеннән таш өстенә алып ыргытты.
 
Аңына килгәндә, Рөстәм кул- аяклары бәйләнгән,  ат өстенә салынган килеш каядыр бара иде. Аның ,ыңгырашып, тавыш биргәненә, бер сакаллы кеше янына йөгереп килде. Егетнең, чәченнән күтәреп, йөзенә карады.
 
––Һе, исән шакал, шулай ит, үлә күрмә. Мин синең хуҗаң булам, Абдул исемле мин, исеңдә тот шуны.
 
Аннары Абдул, читкә карап, үз телендә нидер әйтте. Моңа каршы шаркылдап көлгән тавышлар яңгырады.
 
Соңгы арада Сәмиганың кулыннан эш китте, инде өченче ае узып бара, Рөстәмнән хат килгәне юк. Командировкага җибәрәләр дигән иде соңгы хатында. Шуннан бирле баладан хат-хәбәр юк.
 
Өстәл артында  кызын ашатып утырган хатын иренә эндәште.
 
––Нәфис, нигә Рөстәмнән хат- хәбәр юк икән?
 
––Болай өстәл артында ногыт борчагы белән багып утырып булмас әнисе,–дип җавап бирде ире.
 
––Нишлибез?
 
––Мин район военкоматына барып кайтырмын, Рөстәмне шуның аркылы эзләтми булмас.
 
––Җаным исән генә була күрсен, Ярабби Ходаем.
 
––Яле, әнисе, юкка ахылдап утырма, бәлки хатлары берәр җирдә китә алмый өелеп яталардыр. Әнә Камил, нигә хат язмыйсыз дип, малай хат яза, ди. Ә без атна саен язып та малайга барып җитми нигәдер дип йөрдек. Аннары малае ярты ел ала алмаган хатларны барысын бергә алган икән. Җыелып яткан каядыр.
 
––Амин, шулай гына була күрсен әтисе. Амин, амин, шулай гына була күрсен.
 
Ишек каккан тавыш ишетелде.
 
Сәмига йорт ишеген ачып кычкырды.
 
––Кер, кызым.
 
Ишектән төренгән Рәхилә килеп керде, ике бите дә кызарып чыккан кызның.
 
––Суык ахыры бүген Рәхилә, ялга кайттыңмы?
 
Кыз, сорауларның берсенә дә җавап бирмичә, Сәмигага карап эндәште.
 
––Сәмига апа, юкмы?
 
––Юк, кызым.
 
Рәхилә, ике битен каплап, урындыкка утырды.
 
––Апаларыңның адресын беләме Рөстәм?
 
––Белә.
 
––Анда да хат килмиме?
 
Кыз, юк дип, башын селкеде. Сәмига, килеп, Рәхиләнең башыннан кочып алды.
 
––Рәхилә кызым, кызым бит син минем, әйдә, яхшыга гына юрый күрик.
 
Кыз тыела алмый үксеп елап җибәрде.
 
––Нигә язмый ул ,Сәмига аппа-а-а?
 
––Белмим, кызым, дүшәмбе Нәфис абыең район военкоматына барам, диде.
 
Кыз, яшьле күзен күтәреп ,Нәфис абыйсына карады.
 
––Мин дә барам сезнең белән.
 
––Ә уку?
 
––Булсын, барыбер барам.
 
Дүшәмбе көнне Нәфис белән Рәхилә район военкоматына килеп керделәр.
 
Нинди йомыш белән йөргәннәрен белгәч, аларны военком үзләренең кабинетына чакыртып алды.
 
––Кайчаннан бирле хаты юк дисез?
 
––Өченче ае китте,–дип җавап бирде Нәфис.
 
––Ярар,борчылмагыз, хәзер очына чыгарбыз,–диде. Полковник, кабинетыннан чыгып, Рөстәмнең делосын кулына тотып, кире әйләнеп керде.
 
––Тәк,– дип делоны актара-актара дәвам итте военком–Мәскәү астындагы дивизия, телефон номеры.
 
Полковник телефон номерын җыйды да элемтәнең икенче башындагы дежурныйга каян, ни йомыш белән шалтыратканын аңлатты.
 
Аннары бераз көтеп торды.
 
––Зам по личному составу үзе сөйләшәчәк,- диде дежурный.
 
Бераз вакыт үткәч,элемтәнең икенче башыннан кемдер тавыш бирде.
 
––Әйе, тыңлыйм, әйе, әйе.
 
Военкомга кемдер телефон аркылы бик озак нәрсәдер аңлатты. Бу вакытта Нәфис белән Рәхилә тын алырга куркып утырдылар.
 
––Ярый, аңладым,–дип военком телефонны куйды.– Тәк, –дип торып басты.
 
Аннары, урыныннан торып, кабинет буенча йөреп килде.
 
––Полковник, азаплама.
 
Военком алар каршына килеп басты, аннары Рәхиләгә карап сорау бирде.
 
––Ә син, сеңлем, кеме буласың?
 
––Кәләше,–дип көчкә тын алып эндәште Рәхилә.
 
––Полковник.
 
Военком тирән итеп сулыш алды:
 
––Эшләр менә болай. Сезнең егет утырып барган хәрби колонна боевиклар засадасына эләккән. Бары бер егет, таш арасына качып, исән кала алган. Шул егет сөйләве буенча, боевиклар колоннаны тар- мар иткән, үлгән солдатлар белән яралы солдатларны, исән калган машина арбасына ыргытып, ут төрткәннәр. Махсус эшлиләр шулай, туганнары таба алмасын дип. Тагын ул солдатның сөйләве буенча, дүрт егетне, атка аркылы салып, таулар арасына алып кереп киттеләр, дигән. Янган солдатларны ДНК буенча ачыклау озак эш, шуңа күрә сезнең егетне һәлак булган  яки әсирлеккә төшкән дип, берсе дә әйтә алмый. Монысына вакыт кирәк, шуңа хәбәр бирми торганнар.
 
Нәфис уң кулы каты авырту сәбәпле айнып китте. Рәхилә, үзе дә сизмәстән, полковникны тыңлаганда, ирнең кулын чеметә башлаган икән, ирнең беләге шунда ук кара янып чыкты.
 
––Нишлибез инде хәзер полковник?
 
––Исән булса хәбәр бирер, боевиклар, акча сорап, хат язарга кушачаклар аңа. Яхшыга юрый күрегез, бәлки хаты килеп төшәр.
 
Рәхилә белән Нәфис, томан арасында йөргән кебек, военкомат ишеген ачып, көчкә салкын урамга чыгып баса алдылар.
 
––Тукта, Рәхилә, тынычлан сеңлем,–көчкә телен әйләндереп, кызга эндәшә алды Нәфис,–бәлки исәндер, хаты килер . Акчасын табарбыз, бар нәрсәне сатып бетерербез, тик аны коткарырбыз.
 
Ә Рәхилә җавап бирерлек хәлдә түгел, кыз сыгыла-сыгыла елый иде.
 
––Син менә ишеттең яман хәбәрне, ә авылда, ут йотып, Сәмига апаң көтеп тора мине, аңа ни дип җавап бирермен сеңлем,¬–дип өзгәләнде Нәфис.
 
––Яз!–дип,  Рөстәмнең битенә сакалын терәп кычкырды Абдулла.
 
––Язмыйм.
 
Абдулла кабат Рөстәмнең йөзенә сугып җибәрде, бу юлы хәйран саллы тамызды. Рөстәм урындыктан идәнгә үк тәгәрәп төште.
 
––Яз, хәшәрәт!–Абдулла, әсирнең якасыннан күтәреп, кабат кәгазь белән ручка торган өстәл артына җилтерәтеп утыртты.– Яз!
 
Рөстәмнең авызы тулган кан иде.
 
––Язмыйм,–дип, көчкә ярылган иренәрен кыймылдатып, идәнгә төкерде Рөстәм.
 
––Язма, язма,–дип тәкрарлады Абдулла, аннары, әсир каршына басып, өстәлгә таянып кычкырды,– язма, тере килеш чере сарайда, сарыклар, кәҗәләр арасында.
 
Сарай ишеген ачып, Рөстәмне  эчкә этеп җибәрде дә Абдулла кире ишеген тыштан бикләп куйды.
 
Рөстәм аягына басып торырга азапланып карады, барып чыкмады, сарайдагы кәҗә-сарыклар арасына гөрселдәп барып төште.
 
Старшина, йөгереп килеп, аны күтәреп алды да читкәрәк үзләре салам җәеп әмәлләгән җир ястыкка китереп салды.
 
––Абау җаным, тагын тетеп ташлаган сине кабахәт.
 
Ул китек кувшиннан каралып беткән ниндидер чүпрәк кисәген чылатты да Рөстәмнең иреннәренә тидерде, аннары канга баткан битен сөрткәли башлады.
 
––Старшина, тимә, сызлый бик әшәке.
 
––Язмадыңмы?
 
––Юк.
 
––Кара әле Рустик, бәлки, кире татарлыгыңны читкә куеп торырсың, ә? Үтерә бит ул сине, болай кыйнап.
 
––Нәрсә?
 
––Бәлки, өеңә акча сорап язарсың дим.
 
––Юк.
 
––Соң үҗәт татар, ичмасам, әниең исән икәнеңне белеп торыр иде. Ярты ел бит инде синең юкка чыкканга.
 
––Юк, язмыйм, аларны борчымаячакмын.
 
––Әйе, болай борчылмыйлар ди анда. Аллага шөкер, Рөстәм юкка чыкты дип, авылыгыз белән көн-төн бәйрәм итәләр, ди.
 
––Ә син яздыңмы соң?
 
––Кая инде тагын?
 
––Өеңә.
 
––Өй! Ә  нәрсә була соң ул өй, татарин?
 
––Башыңны тилегә салма инде.
 
––Юк,чынлап юк минем өем Рустик.
 
––Ничек юк?
 
––Менә шулай.
 
––Аңламадым.
 
––Мине роддомнан туры ятим балалар йортына олактырган газиз әнкәй. Шунда үстем, аннары армия, кайтыр җирем юк, контракт төзеп, хезмәттә калдым.
 
––Ә бу тәмугка ничек килеп эләктең?
 
––Ха-ха-ха. Ну, малай, мине сине каршылаган кебек, гранатометтан салют атып, берсе дә каршыламады инде.
 
––Ә ничек?
 
––Зарплата бирделәр, яхшы гына частьта юдык зарплатаны, җитмәде самоволкага, самагон эзләп, якындагы кышлакка чыгып киттем. Менә шул, мине анда бу сакал байлар каршы алдылар. Эчкә автомат приклады белән берне дөңгерт. Калганын үзең беләсең. Икенче ел инде кулган- кулга йөрим. Кемгә кол кирәк, шул сатып ала. Әнә Абдул ике кол тота, ул бай.
 
––Бай, тотып буар идем мин аны.
 
––Әйе, бар, ябыш бугазына, монда җирле халык ыру белән бер җиргә укмашып яши. Сине минут эчендә сарык кебек, кых.
 
––Шуңа котырына да инде алар.
 
––Монда таулар кануны брат, ә менә Казаныңда булса, сиңа “брат” дип эндәшкән булыр иде.
 
––Туган, очрый калса күрсәтер идем мин аңа туганны.
 
––Әйе, шулай итәрсең, башта башыңны исән- имин килеш алып чык моннан. Ярар, әйдә ят, йоклап алырга кирәк, яз җитте, иртәгә Абдул үзәндәге басуына куып чыгарыр инде, китмән тоттырып, соңгы арада бик котырына башлады әле ул. Бүген сарай тәрәзәсеннән кышлакка карап тордым. Безнең кебек биш колны каядыр куып алып киттеләр.
 
––Кая икән?
 
–– Әфгангадыр, тагын кая булсын.
 
––Анда нишләтәләр?
 
––Мәк басуында эшләтүләре бар. Аннары сүтеп, запчастька да сатып җибәрә алалар.
 
––Бавыр, бөер.
 
––Әйе, икебез дә яшь, таза.
 
––Старшина качарга кирәк.
 
––Бик дөрес сүзләр, слушай, татарин, кайчак башың яхшы уйлый синең, яз җитте, төнгә җылы, таулардагы карлар эри, Абдул кышлактан үзәнгә алып чыксын инде. Монда кышлактан качу турында башыңа да китермә.
 
Төн уртасында ике әсирне дә тонык гөрелдәгән тавыш уятты.
 
––Язгы яңгыр.
 
––Юк, –дип башын селкеде старшина.–Синең сугышта булганың юк, “градлар” тавышы бу.
 
––Федераллар.
 
––Әйе ,шулар.
 
––Килеп безне коткарачаклар.
 
––Әйе, шулай итәрләр, мондагы халыкны дурак дип белдең мәллә син. Алар килеп җиткәнче, безне юкка чыгарачаклар. Рәсәй законы буенча, кол тоткан кешегә саллы гына срок эләгә. Безне әллүр, кыя бөркетләренә ризык итеп. Ә әйткәнемчә, җирле халык бер- берсен сатмый. Хуҗа Федералларга, боевиклардан коткарган өчен, башын бәрә-бәрә рәхмәт укыячак әле.
 
Ике әсир дә, таңгача керфек какмый, сугыш авазын тыңлап чыктылар.
 
 
 
Икенче көнне аларны Абдул сарайдан куалап чыгарды да ишек алдында торган зур көпчәкле уфалла арбасына төртеп күрсәтте. Аңа ике китмән, аннары Абдулла өчен ризык төялгән иде. Хуҗа әсирләргә автомат көпшәсе белән арбага таба төртеп күрсәтте.
 
––Җигелегез, ишәкләр!
 
Абдулла аларны моңа кадәр дә карап торып эшләтә иде, бүген аеруча уссаланды.  Туктап тын алырга да ирек бирми. Аз гына “аһ” итеп тын алдыңмы:
 
––Эшләгез!–дип акыра башлый.
 
––Нишләгән бу бүген?–дип, шыпырт кына иптәшенә эндәште Рөстәм.
 
––Нишләсен, кичәге атыш тавышын ул да ишетте инде, бүген кичкә кадәр, безне куалап, эшен бетерәчәк тә аннары әнә аска икебезне упкынга очырачак.
 
––Димәк, кичкә кадәр бары вакыт калды.
 
––Әйе.
 
Кинәт Рөстәм эчен тотып бөгәрләнеп төште.
 
––Ай, үләм ,эчем-эчем.
 
Абдулла кинәт эштән туктаган әсирләр янына йөгереп килде.
 
––Эшләгез, кабахәтләр, нигә туктадыгыз?
 
––Тукта инде Абдулла, әнә егеткә нидер булды.
 
––Кая?–Сакчы игътибарын, старшинадан алып, Рөстәмгә юнәлдерде.
 
Шулчак аның муенын Ныйкинның богау чылбыры чорнап алды. Эчен тотып яткан Рөстәм дә кинәт кулына таш тотып сикереп торды да хуҗаларының маңгаена шуның белән китереп орды. 
 
––Инде артка таба юл юк,татарин,-диде Ныйкин, кулларындагы богаулардан арынганда. Ачкычы Абдулланың кесәсендә генә булган икән.– Абдулла өчен яшәтмәячәкләр, әгәр дә тотсалар.
 
Аннары икесе ике яктан Абдулланың хушсыз гәүдәсен упкыннан аска таба тотып аттылар, шуның артыннан старшина өстендәге теткәләнеп беткән комуфляжын тотып атты.
 
––Старшина, безнең күпме вакыт бар?
 
––Вакыт дисеңме?–дип сорады, иңендәге Абдулланың автоматын рәтли-рәтли Ныйкин.–Кичкә кадәр безне көтмиләр әле кышлакта. Аннары Абдулла кайтмагач эзли чыгарлар. Төнлә белән упкынга төшеп, аның гәүдәсен берсе дә өскә күтәрмәячәк. Иртәгә иртүк менә, аска төшеп, Абдулла янында безнең гәүдәләрне тапмагач, эшне төшенеп эзли чыгачаклар. Бар кышлакларга да качаклар турында хәбәр таралачак.
 
––Кыскасы, егерме дүрт сәгать.
 
––Әйе ,шул тирә.
 
––Нишлибез?
 
––Атыш тавышы килгән якны беләсеңме?
 
––Әйе, беләм.
 
––На-ле-во,–Рөстәм борылып басты,–бегом марш!
 
Ике качкын да үзән буйлап йөгереп киттеләр.
 
––Старшина, юлга чыгып булмас, әнә теге тау башында куаклыклар тезелеп киткән.
 
––Аттыр, әйдә шунда,– дип арттан тавыш бирде Ныйкин.
 
Алар төнне шунда куаклар арасында үткәрделәр. Икенче көнне төшкә кадәр, куак ерып бара торгач, зур агачлыкка килеп чыктылар. Монда хәтсез генә карга оялары бар икән. Качакларны күреп, каргалар, каркылдап, разбой салырга тотындылар.
 
––Анасын гына инде,–дип сүгенеп алды Ныйкин.
 
––Нәрсә булды?
 
––Качаклар турында инде бар кышлаклар да беләдер, каргаларның болай тузынганын да күреп алырлар инде. Кыскасы, ярты сәгать эчендә безне чорнатып алачаклар.
 
Рөстәм баш очындагы разбой салып каркылдаган каргаларга күтәрелеп карады. Их, димәк, бетте барсы да, ул карашын аска төшерде, старшинаны күреп алуга, сискәнеп,Рөстәм артка чикте.
 
––Старшина, нишлисең син?–Ныйкин автоматын аңа таба төбәгән иде.
 
––Татарин, мин ялгыз кеше, мине беркем дә көтми. Ә синең әниең бар, кечкенә сеңлең, дөньяда бер чибәр кәләшем бар, дисең. Мин аларны токарлыйм, ә син бар кач, котыл.
 
––Юк, старшина, мин сине монда калдырып китмим.
 
Ныйкин автомат затворын тарткалап алды.
 
––Татарин, гөнаһка этәрмә мине, сине көтәләр, якын килмә, атам да егам, барыбер икебезгә бер автомат белән берни дә эшли алмыйбыз без.
 
––Старшина!
 
––Зинһар өчен, кач!–дип өзгәләнеп кычкырды Ныйкин.
 
Рөстәм агачлык буенча чабып китте. Бераз тын алмый чапкач, Рөстәм арттан атыш тавышларын ишетте. Атыш егерме минут тирәсе генә барды бары.
 
––Ныйкин, мин сине мәңге онытмам, урының оҗмахта булсын,–дип, үзалдына пышылдады Рөстәм.
 
Кара төн уртасына кадәр кармаланып  бара торгач, Рөстәм тәмам аяк атлый алмас булып алҗып бетте. Ташларга сөртенә торгач, тез башлары туктамый канарга тотындылар. Каяндыр машина тавышы ишетелә. Ахыры якында гына юл.
 
––Үтерсәләр үтерерләр, –дип, алҗыган качак ике таш арасына ишелеп төште. Бетте, башка бер адым да алга барырлык хәл юк. Рөстәм ике кулы белән иңнәрен кочаклады. Төнге салкын үзәккә үтәрлек, өстәге теткәләнеп беткән кием җылытырлык түгел.
 
Их, менә хәзер Нәфис абыйсы белән икесе ясаган мунча миче каршында утырсаң иде ул! Әнә аның эчендә ничек рәхәт итеп ут яна, мунча эченә каен себеркесе исе таралган. Рәхәт, җылы, әнә мунча алачыгында әнисе ясап биргән салкын күәс тора.
 
Кинәт Рөстәмнең колагында,ап-ачык булып,Ныйкинның тавышы яңгырады.
 
––Татарин, йоклама!
 
Рөстәм дерт итеп уянып китте, гөрелте тавышы ишетелгән якка таба карады. Ә андагы юлдан башта, иртәнге томанны ерып, өстенә солдатлар менеп кунаклаган БТР килеп чыкты, ә аның артыннан бик хисап хәрби техника килгәне күренде.
 
Рөстәм куырылган килеш торып басты да шул якка таба атлап китте.
 
Аның ике күзеннән бертуктамый яшь ага, үзе бер үк сүзләрне кабатлый иде.
 
––Безнекеләр, мин котылдым, котылдым, егетләр мин котылдым ... . 
 
Гадел Сәмигалар капкасы янында машинасын туктатты да капкадан эчкә кереп китте. Ишегалдында Нәфис тимер эше белән мәшгуль икән.
 
––Нәфис, юкмы?– дип сорау бирде Гадел Нәфискә.
 
Нәфис башын күтәреп як-якка селкеде:
 
––Юк, Гадел.
 
Рәис кире машинасына менеп утырды да ,кузгалып китеп, үзенең капка төбенә килеп туктады. Борчу йөзен яшерә алмыйча, тиз генә пачкасыннан тәмәкесен алып кабызды.
 
Рөстәмнең хәбәрсез юкка чыкан дигән хәбәре авыл буйлап таралган көнне үк Гадел Сәмига йортына килеп керде. Ачуланып каршы алмады аны Сәмига. Хәер, ачуланыр хәлдә түгел иде елап- шешенеп беткән хатын. Шуңа күрә Гадел йорт эчендә ни кылырга белми йөргән Нәфис белән генә сөйләшә алды. Нәфис Гаделгә барсын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Әти кеше гомерендә беренче тапкыр, күңеле тетрәп, яман хәбәрне тыңлады. Улы бит ул аның, аның каны, аның дәвамчысы.
 
––Нәфис,–диде рәис, дулкынлануын җиңәргә тырышып,– әгәр дә Рөстәмнән акча сораган хат килеп төшсә, шунда ук миңа әйт. Мин акчасын табармын , күпме сорасалар, шуның кадәр табармын.
 
––Акчасы  табылыр иде әле ,исән генә була күрсен берүк.
 
Сәмига, ирләр сүзенә кушыла алмый, урын өстендә сулкылдап кына ятты. Күптән ачу сакламый инде ул Гаделгә. Нәфис белән бергә тормыш корып җибәрүгә, элеккеге иренә рәнҗеше су белән юып алгандай юкка чыкты. Еллар буе үзеңне рәнҗеткән кешегә ачу саклап ни файда соң? Юк, ачуланмый инде ул күптән бу иргә. Ә бала кайгысы барсын да тигезләде.
 
Шул көннән бирле, эштән кайтышлый, Гадел, Сәмигага сугылып, Рөстәмнең хәбәр-хәтерен сораштыра башлады.
 
Гадел, бер сигаретын тартып бетереп, икенчесен кабызды. Сигезенче ае узып бара, малай юкка чыкканнан бирле. Исән микән соң инде ул? Кинәт Гадел машина көзгесеннән ,  урам буйлап, җан фәрманга чапкан Сәмиганы күреп алды. Ир, атылып ,машинасыннан төште дә хатынга кычкырды:
 
––Сәмига, ни булды?
 
––Исән, исән, хаты килде, озакламый кайтам дип язган.–Сәмига, аңа карап ,кулындагы хатын болгап күрсәтте.
 
Гадел машина кабинасына ,учын куеп, башын терәде.
 
––Исән, исән, минем улым!– Ирнең,  вөҗдан газабына түзә алмый, иң өсте калтырый башлады.–Исән, улым исән!– Гадел чын күз яшьләре белән елый иде.
 
Сәмига, Гадел янында тукап калмыйча, Рәхиләр йортына чапты. Капкадан атылып керүгә, хатын башта Рәхиләләр йортының түр яктагы ике тәрәзәсен шакып үтте. Аннары кухня ягындагы тәрәзәне шакыды. Иң соңыннан болдыр ишеген төяргә тотынды.
 
Йорттан Рәхилә белән булачак кодагые атылып чыктылар.
 
––Сәмига апа, ни булды?–дип каушаган тавыш белән сорады Рәхилә, ни эшләргә белми торган хатыннан.
 
––Рәхилә, сеңлем, кызым! Исән, исән, хаты килде, кайтам дип язган, менә сиңа да хаты бар.
 
––Сәмига апа!– Кыз ,елый-елый, бәхетле ананың муеныннан кочып алды.
 
Аңа Сәмига Рөтәм язган хатны сузды. Рәхилә хатны кулына алды да, калтырана-калтырана, конвертын ачты. Каһәр суккан күз яшьләре сөйгәненең язган сүзләрен укырга ирек бирмиләр.
 
––Сәмига апа, укый алмыйм бит.
 
Сәмига шулай ук калтыранган куллары белән хатны ачты да укырга тоынды:
 
––Менә тыңла: “ Сөйгәнем Рәхилә! Сиңа сагынуына чыдый алмас булган сөйгәнең Рөстәм хат яза дип белерсең ... .”
 
Сәмиганың бүген йорты тулган халык, монда туган- тумача да бар, авылдашлар да хәтсез җыелганнар. Ишекне кем килеп шакый, барсын, йортына чакырып, өстәл артына утырта хатын. Ә өстәлнең иң түрендә бер елга якын юкка чыгып торган солдат утыра. Аның тезләренә сеңлесе- кечкенә Наилә менеп утырган. Шулар янында ук, егеткә сыланырга тартынып, булачак килене Рәхилә дә бар. Йорт эчендә кем бар, барысы берьюлы Рөстәмгә сорау яудыралар. Рөстәм, туган йортына кайтып егылуына сөенеп бетә алмыйча, барсына да җавап бирергә тырыша.
 
Кичкә таба Сәмиганың капка төбенә өч ир чыгып утырды.
 
––Алга таба ни эшләргә җыенасың Рөстәм?–дип сорады Нәфис үги улыннан.
 
––Синең белән бергә эшләрмен дип уйлап торам инде Нәфис абый.
 
––Ә өйләнергә уйламыйсыңмы?
 
––Башта өй салыйм инде, аннары.
 
––Өй салам дисәң, улым, акчасы булыр,–дип сүзгә кушылды Гадел,– бердәнбер улыма йорт кына салып бирә алам инде мин.
 
––Бергә салырбыз, әти.
 
––Әйе, шулай итәрбез, мин бар, әнә Нәфис абыең, үзең тагын, өч ир бер йорт кына сала алырбыз бит.
 
Алырлар, билгеле. Сәмига ,ялгыз хатын була торып, бер башы йорт сала алды, ә өч ир өчен бу эш пүчтәк кенә.
 
Ә Сәмиганың бар дөньясы түгәрәкләнде бүген. Көн- төн җанын талаган бала кайгысы да юк. Өе тулган кунак, барысы да елмаялар, барысы да аркасыннан кагып китә. Әнә Рөстәме исән- имин туган йортына кайтты, абыйсы алдында бөтенләй төшәргә исәбе булмаган төпчеге Наилә утыра. Булачак килене янында, алъяпкыч киеп, бөтерелеп йөри. Бүген барысына да бары тик бәхет кенә тели Сәмига, шулай ук беркемгә ачу да сакламый. Әгәр кайсыгыздыр хатынның хәтерен калдырган булсагыз, килегез Сәмига янына, ул сезне, һичшиксез, кичерәчәк.
 
Әй, Сез, ишетәсезме? Бәхетле ана барча-барыгызны да кичерә бүген!
 
Тәмам. 

Әсәр сезгә ошадымы? Фикерләрегезне языгыз.
 

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 04.02.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar