поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
15.02.2016 Әдәбият

Яңадан туу (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

"Тагын башка кайгы төште инде... Ләйлә тормышы белән яшим бу көннәрдә", - дип яза укучыбыз "Яңадан туу" хикәясенең башын укыганнан соң. Бүген ахырын эләбез.

 

Хикәянең башы: http://www.matbugat.ru/news/?id=13954

– Мин сезне сөендерә алам, Кәримова. Сездә яман шеш авыруы юк. Һәрхәлдә анализларыгыз шуны күрсәтә.
 
Яшь хатын тартып алмасыннар, дигәндәй кәгазь кисәген ике кулы белән чытырдатып тотып, язуларга карады. Яшь аралаш берни күрмәсә дә, алардан бик озак күзен алмады. 
 
– Ничек инде...
 
– Була торган хәл. Табиблар да ялгыша. Үзегез дә медик, сезгә аңлатып торасы юк. Тормышыгызның кадерен белеп, рәхәтләнеп яшәгез, бер көтү балалар үстерегез. Мин рөхсәт бирәм, – диде профессор шаяртып.
 
Ничек өенә кайтып кергәнен дә белмәде Ләйлә. Аягы җиргә тимәде дә бугай. Ишекне ачкан Фаязының муенына сарылды да үксеп-үксеп еларга тотынды. Шунда гына ни булганы башына барып җитте аның. 
 
– Беләсеңме, Фаяз, мин үлмим, үлмәячәкмен. Синең мәхәббәтең ярдәм итте миңа, – диде барын да бәйнә-бәйнә сөйләп. – Сиңа әйтәсе бер зур яңалыгым да бар: безнең нәниебез булачак.
 
Бу сүзләрдән  Фаяз бер мәлгә тынсыз калды. Ялгыш ишетмимме, дигәндәй, 
 
Ләйсәненең күзләренә текәлде. Аннан менә-менә елап җибәрердәй булып торган хатынын кочагына алып, кул арты белән күзләрендәге яшь  бөртекләрен сыпырды.
 
– Әйттем бит сиңа бар да яхшы булачак, дип. Ә син тыңламадың, – дип назлап чәченнән дә үбеп алгач, болай да күңеле тулган Ләйсән күз яшьләренә ирек бирде.
 
Шунда яшь хатынның күзе ишек яңагына сөялеп аларны күзәтеп торган әнисенә төште. Наҗиянең күзләреннән туктаусыз яшь ага иде.
 
– Әни, әнием, елама, бар да яхшы бит, – диде Ләйлә Фаязыннан аерылып анасы кочагына сыенды.
 
– Аллага шөкер, кызым. Ахыры да хәерле булсын.
 
– Кем туар икән, әни, ничек уйлыйсың?
 
– Кем булса да, бәхете белән тусын, – диде Наҗия һәм кухняга таба борылды. 
 
Мондый шатлыклы вакыйганы болай гына калдырырга ярамый. Берәр тәмле ризык пешереп, билгеләп үтәргә кирәк. Шунда аның күзе суыткыч өстендә торган Коръән китабына төште. Кызы хәсрәте хатынга мәчет юлын да таптырды, догалар да өйрәтте. Көн дә белгәннәрен укып, кызына исәнлек теләде ана. “Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм. Баламны, газиземне сөендергәнең өчен рәхмәт”, – диде ул изге китапны куллары белән сыйпап. Тик шулай да Наҗиянең күңеле нигәдер тынычланып ук бетә алмады. Эче пошкандай булды. “Я, Ходам, нигә икән бу? Әллә...?” Тьфү-тьфү, нәрсәләр килә соң аның башына? Юк, шулай да, күпме вакыттан бирле башларын катырып йөрделәр дә, кисәктән генә бар да яхшы, дип кайтардылар. Ышанып бетәсе дә килми. “Иләс-миләс уйларым өчен гафу ит, Аллаһы Тәгаләм. Бар да синең кулда. Ахыры да шулай матур тәмамлансын, сабыемны кулыбызга алырга насыйп булсын иде”, – дип тели-тели камыр куя башлады хатын.
 
Тик шикләнүләре хак булган икән Наҗиянең. Ике айдан Ләйләнең корсагы төште. Борчылудан елый-елый шешенеп беткән кызын юатудан чара калмады ананың. Фаяз да эчендәгесен тышка чыгармады.
 
– Елама, кадерлем, менә миннән үрнәк ал. Булыр әле балаларыбыз, берәү генә дә түгел, әллә ничәү, – дип хатынын тынычландырды.
 
Тик Ләйләгә сабыен кочагына алу бәхете һич татымады. Икенче, өченче корсагы да һаман да шул ике айдан төште. Дәвалану да ярдәм итмәде. Имче карчыкларга да барып карадылар. Аларның юраулары да юш килмәде. Инде өметемне өздем, дигәндә генә хатын яңадан бәбәйгә узуын белде. Бу юлы башка вакытлардагы кебек шатлыгын берәүгә дә белдермәде, хәтта әнисе белән иренә дә әйтмәде. Алдан кычкырган күкенең башы тишелә, диләр. Моның дөреслеген үз башыннан кичерде бит инде. 
 
Шулай көн артыннан көн үтте. Коты алынып көткән ике ай  килеп җитте. Ул көннәрдә Ләйлә берәү белән дә сөйләшергә теләмәде, нәрсә булганын да әйтмәде. Баштан ук Ләйләне йөкле түгел микән, дип шикләнгән Наҗия генә эшнең нидәлеген сизенде. Ләйләсенең үз-үзен тотышына ачуы килә башлаган Фаязны да тынычландырды, сабыр булырга өндәде.
 
– Минем шикләнүем чынга ашса, Ләйлә бала көтә булырга тиеш. Андый вакытта хатын-кыз көйсезрәк була. Аннан тагын төшәр, дип тә куркадыр. Син аны ачуланма да, үпкәләмә дә. Бераздан үзе әйтер, – диде. 
 
Ә Ләйлә берәү дә белми, дип, һаман сер саклады, Фаяз белән Наҗия сизенгәннәрен белдермәс өчен берни аңламагандай аптырашкан булып йөрделәр. Ләйлә көйсезләнә башласа, бер-берсенә күз кысышып үз бүлмәләренә кереп киттеләр. 
 
Наҗия әйткән дөрес булып чыкты, озак түзә алмады кызы, кичке аш вакытында серен чиште. Ире белән әнисенең бер-берсенә карашып елмаюларын күреп, кычкырып көлеп җибәрде.
 
– Әни, син изге кешедер, билләһи. Мин аннан яшереп йөрим, ә ул әллә кайчан сизенгән булган.
 
– Шуңа күрә әни инде мин, кызым. Алла боерса, үзең дә әни булгач, белерсең әле.
 
Ләйлә баласын авыр күтәрмәде. Иркәләнеп тә ятмады.  Эшкә дә чапты, өйдә дә тик тормады, бакчада да казынды. Соңга табарак тагын да матурланып, тулыланып китте. Йөзендә һәрчак елмаю балкыды. Аның шулай дәртләнеп йөрүе өйдәгеләрне дә сөендерде. Фаяз хатынына карап туя алмады, назлы сүзләрен жәлләмәде.  
 
Ниһаять, бала табар вакыты та җитте. Ул көнне Ләйлә иртәдән кәефсезләнебрәк торды. Фаязга ерак китмәскә, шалтыратуга кайтып җитәргә әзер булырга кушты. Әмма аңа хәбәр бирерлек тә булмады. Җитмәсә, әнисе дә өйдә юк иде. Хатын тиз генә күлмәген киде дә, хастаханәгә таба атлады. Күрше Зәйтүнәттәйнең: “Һай, җаным, җен икән, үзе менеп бара бит бульнискә”, – дип бөтен урамга кычкырганыннан авыруын да онытып көлеп җибәргәнен сизми дә калды. “Шушы көнгә кадәр көтмәсәң. Вакытында килергә ярамагандыр”, – дип битәрләп алды аны каршыга чыккан шәфкать туташы. Тик Ләйләнең үз хәле хәл иде. “Елмаеп тора бит әле. Мәчегә көлке, тычканга үлем”, – дип уйлап куйды ул шәфкать туташы турында. 
 
Озак авыртты яшь хатын. Баласы елап җибәргәннән соң гына йөзенә елмаю кунды. “Кызың бар”, – диде шәфкать туташы нарасыен күрсәтеп. Ләйләгә алар томан эчендә булып тоелды. Сузылмакчы булды, куллары тыңламады. Түшәмдәге утлар каядыр юкка чыкты. Бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Кемдер яңагына суккалаганнан айнып китте ул. Табибә икән. “Күзеңне йомасы булма, бел аны”, – диде ул Ләйләнең битеннән сыйпап. Хатын тирә-ягына күз салды. Нигә чабышалар икән табиблар? “Иренә шалтыратыгыз, беренче төркем кан кирәк булачак”, – диме? Кемгә икән? Җавап табарга өлгермәде, күзләрен яңадан караңгылык пәрдәсе каплады. 
 
Аңына килгәндә ак халат кигән берничә кеше аңа иелгән иде. “Аллага шөкер, бу дөньяга кайтты”, – диде берсе кемгәдер һәм яңадан аңа карап, якты итеп елмаеп: “Икенче туган көнең белән”, – диде.  Аның яктылыгыннан бүлмә дә яктырып киткәндәй булды. Бу көнне Ләйлә бала гына тудырмады, үзе дә яңадан туды.
 
Кызы тууына сөенеп бетә алмады Фаяз. Барлык буш вакытын баласы янында үткәрергә тырышты. Өйдәгеләрне: “Кайчан миңа әти дия башлар икән инде?” – дип көлдерде. Ләйлә дә баланың һәр хәрәкәтенә исе китеп карап торды, аз гына селкенсә дә, янына чапты, имезгәндә сабыеннан күзләрен алмады. “Нинди бәхет икән ул ана булу! Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм, миңа шундый бәһасез байлык бүләк итүең өчен рәхмәт”, – дип кабатлады.
 
Көн артыннан көн үтте. Нәни Ләйсән әнисен күрү белән елмая башлады, үзенчә без аңламый торган телдә сөйләшкән булды. Ләйлә дә кибеткә чыкса да, тизрәк баласы янына ашыкты. Кайчак кызына борынын төртеп үзе дә йоклап китә иде.
 
Ә беркөнне Ләйсән нигәдер гел борчылды. Рәтләп йокламады да. Тегесен эшләп, монысын  биреп карады Ләйлә. “Күкрәк сөте генә җитми, ашыйсы килә, ахры, моның”, – дип уйлап суыткычка барса, сөт юклыгын белде. “Фаяз да кайтмый, ичмасам, йөгереп кенә кибеткә барып килер идем”, – дип уйларга өлгермәде, ишектән май кояшы кебек балкын ире килеп керде. 
 
– Фаяз, өйдә сөт юк икән, кибеткә генә барып килим әле, – диде ул тиз-тиз генә халатын алыштырып.
 
– Мин чишенмәгән бит әле, хәзер үзем алып кайтам, – дип туктатырга маташты аны Ләйлә.  
 
– Юк, Фаяз, үзем йөреп кайтыйм инде, көне буе өйдә утырып туйдым, бер һавага чыгасы килә, – дип, кояш бирде, ай алды, дигәндәй, күз ачканчы юк та булды.
 
Бала тагын да катырак елый башлады. Фаяз нишләргә белмәде, аны кулыннан төшермәде. “15 минутлык юл инде, нишләп тоткарлана соң бу кызый. Җитмәсә, телефонын да алмаган”, – дип уйлады. Тора-бара борчыла ук башлады. Хәйран азапланганнан соң, елый-елый арды булса кирәк, Ләйсән йоклап китте. Фаяз аны диванга салды да, үзе дә мендәргә башын салып, оеп китте. Аны телефон тавышы уятты. Бермәл ни булганын аңышмыйча торды ир, аннан хатыны кайтты, ахры, дип ишеккә китте. Ишек артында кеше булмагач кына, телефонга игътибар итте. Эче жу итеп куйды. Аңа таба бармакчы булды, тик аяклары тыңламады. Ахыр чиктә үзен кулга алып, телефон трубкасына үрелде. 
 
– Сез Фаяз буласызмы? Хастаханәдән бу. Хатыныгызны машина бәреп, безгә алып килделәр. Операция өстәлендә ята. Хәле бик авыр, – диделәр Фаязга авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмичә. – Алло, сез мине ишетәсезме? Алло?
 
Юк, ул берни дә ишетми иде инде. Кулыннан төшеп китеп, асылынып калган телефон трубкасыннан гына һаман ниндидер сүзләр агылды. Шунда Фаязны уйларыннан айнытып бала елый башлады. Ир үзе дә сизмәстән идәнгә чүгәләде һәм кычкырып елап җибәрде. 
 
Ишектән килеп кергән Наҗия аны шундый хәлдә туры китерде. 
 
– Ни булды, кияү, нигә елыйсың? – диде ул Фаязны мондый халәттә беренче тапкыр күреп.
 
Әби, Ләйлә...
 
– Ни булган аңа?
 
Фаяз  сүзен дә әйтә алмыйча яңадан идәнгә сыгылып төште. Аннан башын күтәреп, ишетелер-ишетелмәс кенә: “Авариягә очраган. Авыр хәлдә. Хастаханәдә”, – диде. Наҗия кулындагы сумкасын читкә атып бәрде дә, кияве янына килеп, аны башыннан кочып алды.
 
– Я, бер Аллаһы Тәгаләм, нигә дип бөтен сынауларны да безгә бирәсең син? Ике тапкыр үлемнән генә калды бит инде балам. Тормыш ямен, бала бәхетен тойгач кына, гомерен бетермә кызымның. Үтенеп сорыйм, син генә ярдәм итә аласың, Аллаһы Тәгаләм, – дип Ходайга ялварды, аннан онытылып торып, кисәк нидер исенә төшкәндәй Фаязга дәште. – Ал, улым, баланы, киттек янына.
 
Шуны гына көткәндәй, ир җәһәт кенә сикереп торды да, баласына омтылды. Аннан нигә янына килгәнен онытып, туктап калды, әбисенә борылды. Наҗия киявенең хәлен аңлады, тиз-тиз генә баланы киендереп, аңа бирде дә, ишеккә таба китте.
 
Ләйлә күзләрен ачу белән янында әнисе, ире, баласын күреп, елмайгандай итте, күзләрен яшь каплап алды. Фаяз аны кулыннан тотты. 
 
– Әни, Фаяз белән Ләйсәнне ташлама. Бөтен өметем синдә, – диде ул. – Ә син, Фаяз, елама, сөрт күз яшьләреңне. Сиңа нык булырга кирәк. Баланы үстерәсең бар. Кызганыч, кызымның үскәнен бик күрәсем килгән иде. Әни, кызымны кочасым килә, миңа якын китерче.
 
Наҗия кечкенә Ләйсәнне әнисе күкрәгенә куйды. Ләйләнең йөзендә елмаю чагылып киткәндәй булды, күзләре юешләнде. Кулын күтәреп кочакламакчы булды, тик хәле җитмәде.
 
– Ни сөйлисең, син, кызым. Үстерерсең, үзең үстерерсең, Алла боерса. Авыртмаган кеше булмый, менә тазарып кына чык та.
 
Тик Ләйлә әнисенең сүзләрен ишетмәде. Аның күзендә бер тамчы яшь бөртеге генә ялтырап калды.
 
...Зиратта Ләйләнең кабере янында өч кеше басып тора. Берсенең, иң яшенең кулында кып-кызыл розалар. Шунда каяндыр олы яшьтәге бер ир-ат килеп чыгып, алар янына килеп басты.
 
– Туганымның каберен эзләп йөрим. Күптәннән кайткан юк иде, – диде. 
 
Тик берәүнең дә үзенә игътибар итмәүләрен күреп, бер таштагы рәсемгә, бер кулындагы чәчкәләр кебек гүзәл кызга карап: “Бу кадәр ошарлар икән. Яңадан туган, диярсең”, – дип өстәде.
 
Бу сүзләрдән Наҗия дә, Фаяз да сискәнеп киткәндәй булдылар. Ә Ләйсән якты елмаеп розаларын кабер өстенә салды.
 
– Яңадан туган, диярсең, дидеме? Яңадан туган? Яңадан...туган.
 

Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 15.02.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar