поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
29.02.2016 Әдәбият

Кара мөһерле кәгазь (ХИКӘЯ)

Матбугат чараларында әле бик күренми-ишетелми, әмма быел Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула. Шул уңайдан Сәмига апа Сәүбановадан бер хикәя тәкъдим итәбез.

- Әни, нигә китапта безнең бабай турында өч төрле итеп язганнар?
 
“Хәтер китабы”нда якташларын барлап утырган оныгының шул сүзләрен ишеткәч, Тәнзилә уйга калды.
 
Чынлап та, китапта бабасы өч төрле исем белән өч урында теркәлгән. Миргаязов Әхмәт, Гаязов Әхмәт һәм Миргаязов Миңнәхмәт. Миргаязов Әхмәт сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган, Гаязов Әхмәт Балтыйк буендагы сугышларда хәбәрсез югалган, Миргаязов Миңнәхмәт исә сугыш бетәргә күп калмагач, 25 февральдә Нейсе елгасы буендагы сугышта һәлак булды, диелгән.
 
Соңгы өченче хәбәр җиңүнең кырык еллыгы алдыннан гына килсә дә, алдагы икесе сугыш барган елларда килеп, башта үлгән хәбәре булып, алай гына да түгел, аның бомбага эләгеп шартлаганын яраланып булса да исән калган авылдашы үз күзләре белән күрүен әйткәч, әнисе башта исәндер дип өметләнмәде дә. Ә инде сугыш уртасында хәбәрсез югалды дигән хәбәрен алгач, ул аны гомер буена көтте. Улы Давыт та көтте...
 
Тик айлар да, дистә еллар да үтте, һаман да кайтмады.
 
- Чит илгә әсир итеп алганнардыр да, безнең илдә фашист тоткынлыгыннан кайтучыларга аеруча шәфкатьсез кыланганнарын ишетеп, кайтмаска булгандыр, - дип уйлады хатыны Мәүлия .
 
Миңнәхмәт исән калса югала торган кеше түгел , ишектән кусаң – тәрәзәдән, тәрәзәдән кусаң – тишектән чыга торган кеше, Казанда балалар йортында үскәч, русчаны су кебек эчә, совет заманында колхоз рәисе дә, партком секретаре дә булган, ипи-тозлык кына булса да чит телне дә сукалый иде. Шуңа ул: “Хәбәрсез югалса югалыр, әмма юкка чыкмагандыр”, - дип уйлады.
 
Һәм барыбер илдә вәзгыять гел бер төсле генә булмас, заманалар үзгәрер , дип, күрешеренә ышанып яшәде.
 
Бу ышану хисен улы Давытка да сеңдерде. Ирен юллап, кайларга гына язмады. Еллар буе шулай дәвам итте, тик куанычлы хәбәрләр булмады. Ниһаять, Давыт әтисен өйдә торып хат аша гына табып булмасын аңлады. Аны чит илнең үзенә чыгып эзләргә кирәктер дип уйлый башлады. Бу эшне киләчәккә калдырып , хәзергә үзен анда барырга хәзерләр өчен бөтен игътибарын укуга бирде, уку программасы белән генә чикләнмичә, чит телне яхшылап өйрәнде. Мәктәп комсоргы булды, мәктәпне тәмамлап институтка кергәч, группа старостасы һәм шундый җәмәгать эшләре башкарып, күзгә күренеп йөри башлагач, институт комсомоллары башлыгы иттеләр , ә диплом алгач аны өлкә комсомол комитетына эшкә дә алдылар.
 
Берничә тапкыр делегация белән чит илгә кыска вакытлы командировкага барып кайткач, аңа ниһаять, анда озагракка барып эшләргә мөмкинлек булды. Тик аның өчен баргач чит ил кызларына өйләнеп калмасын өчен монда өйләнеп китәргә кирәк иде.
 
Давытның авылда бер сыйныфта укыган, аннан соң төрле уку йортларында булса да бер үк вакытта югары уку йортын тәмамлаган яраткан кызы бар иде. Дөресрәге, алар инде бергә яшиләр, язылышу, туйга әзерлек мәшәкатьләре турында да уйлый башлаганнар иде . Уйламаганда әнисе вафат булгач, туй урынына җеназа мәшәкате булды.
 
- Туй булмаса булмас, безгә кичекмәстән язылышырга кирәк, - диде Давыт кәләшенә.
 
- Мондый чакта нинди язылышу турында сөйлисең? Без болай да бергә бит инде!
 
- Чит илгә барасы бар бит!
 
- Бар, кем тота сине! Элек бара идең бит.
 
- Ул чагында мин путевка белән генә йөрдем. Озакка эшкә булгач, гаилә белән барырга кирәк..
 
- Әнкәйнең кырыгын үткәрмичә уйлама да.
 
Шундый чагында туйлап йөрү турында ишеткәч, кызның ачуы килде.
 
* * *
 
Әнисе үлгәч, ихатадагы мал-туарны абыйсының ишегалдына күчерсәләр дә, сыеры да, бозавы - сарыклары да барыбер элекке ихаталарына кайткач, кабат күчереп тормадылар.
 
- Малның да өйрәнгән җиреннән китәсе килми шул, - диделәр күршеләре дә. – Бер авыл егетенә генә чыгып дөнья көтәсе дә үзеңә. Шәһәрнең ни кызыгын табалардыр...
 
Малларның язмышы билгеле инде – сарыклар да каз-үрдәк тә ите өчен асрала. Танасына да, бикәч бозавына да ия табылыр . Ә менә тана белән бозауга ия булыр, чөнки токымы яхшы. Чиләк тутырып сөт биргән сыерның үзен нишләтергә? Карт сыер булса бер хәл, бикәч бозаудан сыер булуына дүрт-биш кенә ел.. Хәер, анысын да алучы булыр, күптән кызыгып йөрүчеләр бар. Йортны нишләтергә? Әнисенең елы түгел, кырыгын да үткәрмичә туйлап ятып буламыни? Бу бит акылга сыймаслык хәл! Җеназадан башланган никах хәерле буламыни?
 
Давытка шуларны әйтергә, аңлатырга тырышып караса да, аның да үз туксаны туксан - бу аларның алдагы тормышына киртә булырга тиеш түгел.
 
- Инситутны тәмамлагач, тиешле срокны авылда эшләвенә риза булуым да бик җиткән. Бергә булмаска сәбәп кенә табып торасың. Ачуымны китерсәң, тотармын да башка кыз белән язылышырмын, - диде ул.
 
Анысын булдырыр. Кызыкмаслык егет түел...
 
Әллә күктәге фәрештәләр бу никахны өнәмәделәр микән?
 
Давыт кызның сүзеннән кайтмасын белгәч, берара авылга бик озак кайтмыйча торды. . Тәнзилә үз кайгысы белән авыл советындагы отпускасыннан килгән сәркәтип кызның сәер каравын гына түгел, аның урынына вакытлыча эшләп торган Аниянең дә юкка чыгуына да игътибар итмәде.
 
Әни юк дип дөнья тукталып калмады. Ихатадагы мал-туарга башлыча абый-җиңгәсе күз колак булды, әнисенең аяк очында йокларга яраткан кара мәчесе дә берничә көн ятим урынны тырнап елардай булып мияулаганнан соң, Тәнзиләнең аяк очына ияләште. Ә тавык-чебеш, каз үрдәк, сыердан башка калган мал-туар алларында ризык өзелеп тормагач хуҗаларының юклыгын сизмәделәр дә бугай. Тик көтүдән тулы җилене белән кайткан сыер гына башта саварга җиңгәсен якын китермичә, бозавына имезеп маташты. Аннан соң ияләште тагын. Шулай итеп тормыш дәвам итте.
 
- Гайбәт таралуы бар, безгә күч, өебез болын кадәр, йортыңны сораучы барда сатаргадыр бәлки, - дип җиңгәсе сакланып кына әйтеп карады.
 
Җиңгәсе хаклы. Ул да, Давыт та авыл кешесе түгел хәзер. Алтынның чыккан җирендә кадере булмаган кебек, Давытка да авылда галуш киеп мал-асраудан башка эш юк. Ел буена эшләгән өчен дә акча бирмичә интектерәләр. Ярый авыл халкын үзе асраган малы-туары, бәрәнгесен-суганын утыртырга бакчасы бар. Барыр җирләре булмагач, яшиләр инде. Шәһәргә китеп төпләнгән балалар да көзләр кергәч, каз-үрдәк бәбкәләре кебек авыл җимен көтеп кенә торалар. Җибәрә авыл халкы, тамаклары тук булсын, авылга кайта гына күрмәсеннәр, кешенең кадере юк хәзер монда. Авылны мактый-мактый шәһәрдә яшәүдән дә әйбәте юк.
 
Үзе кияүгә чыккач, йортны кешесез калдырырга ярамаганын белә ул. Яшүсмерләр кеше яшәмәвеннән файдаланып йозагын ватып керергә дә, ут-күз чыгарырга да мөмкиннәр. Йорт кеше яшәмәсә, ямен югалта, нуры бетә аның. Тик әнисенең елы да тулмаган килеш кияүгә чыктым дип өйне сатаргамы? Чит илгә китәсе бар, имеш. Күктә никахың укылмаса берни дә эшләп булмый. Әнә бит туйлар үткәрәбез дигәндә генә әнисе үлде дә китте.
 
Алар ягында киленне кайсы вакытта төшерүгә карамастан, туйларны көз көне мал-туар суелып, печәне чабылып, кышлык утын хәзерләнеп, ел буе эшләгән өчен түләнгән икмәкне алып, тегермәндә тартып куйгач, кышка кергәндә генә үткәрәләр иде. Алар да шулай итмәкче иде. Язылышуны да шунда калдырдылар.
 
Давыт кызның башта әнисенең кырыгын үткәргәнен көтте. Тик аның:
 
- Әнинең елын үткәрмичә туй турында уйламада, - дигән җавабын ишеткәч:
 
- Үкенмәссеңме соң? - дип кенә сорады.
 
Тәнзилә җавап урынына яшьле күзләрен сөртте .
 
Кыз үз мәшәкатьләре белән аның берара юкка чыгуын сизмәде дә. Давыт белән бергә тормыш башлавы ялгыш булды инде әллә? Ул егетнең үзенә түгел, ул тудырган дөньяга алданып кына акылын югалтмады микән? Булса соң? Тормыш алып барырдай егеткә кияүгә чыксаң начармыни? Тик нигә соң бу иләсләнеп алу - мәхәббәт дәрьясында беренче чирканчык алу аның җанын җылытмый хәзер?
 
Киресенчә, аның җанында ниндидер бушлык , аны берни дә тутырырлык түгел, ә тәнендә исә ниндидер йөк пәйда булды. Ул көн саен гына түгел, сәгать саен да зурая, үсә барып, аңа йөрергә комачаулык итә башлады. Ул элекке кебек башын чөеп, бу дөньяда яшәвенә куанып, үз дәрәҗәсен белеп очынып атлаучы кыз түгел, ә
 
яшен яшәгән, ашын ашаган карчык кебек тоя башлады. Күз карашы гына түгел, аяк атлауларына кадәр үзгәрде.
 
Рәхәтләнеп еласа бәлки җиңеләеп тә китәр иде. Юк шул, күзеннән тамчы да яше чыкмый ичмасам.
 
Элек якыннарын югалткан авылдашларына сабыр булырга киңәш бирә торган иде. Иң җиңеле кешегә акыл бирү икәнен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың шул.
 
Ярый әле җиңгәсе бар. Берүзе кунмасын дип төпчек кызын иптәшкә кунарга кертеп җибәрә. Пешергә ашыннан калдырмый.
 
- Ябыгып киттең , бөтенләй төсең бетте, - дип аркасыннан сыйпый. Абыйсы сүзгә катышмый, авыр гына сулап куя . Туган нигезен саклыйсы аның да бик килә килүен... Тик әнисе булмагач, аның да яме күзгә күренеп кимегәннән кими... Әнисе барындагы яктылык, җылылыкны ул да сизми. Берни дә үзгәрмәде, югыйсә. Әни генә юк. Юк...Көндез эш белән сизелми. Йоклагач төн үткәне сизелми анысы. Йортны ялгыз калдырып, җиңгәсендә кунса, әнисе үпкәләр кебек. Шуңа әнисе яткан караватка көн саен урын җәеп , берәү дә йокламаса да хәстәрләп куя. Гүя әнисе кайтып йоклар кебек...
 
Тик бернәрсә кызны гаҗәпләндерде - кайгыдан йокысызлыктан интегергә тиеш иде бит ул. Башкалар әнә андый чакларда йокы даруы сорап киләләр, аны эчеп тә файдасы юклыктан зарланалар. Ә Тәнзилә аяк өсте дә йокымсырап йөри, җай чыккан саен утырган килеш тә черем итеп алу җаен карый башлады. Башы мендәргә тию белән йоклап китә, ә иртән уяна алмыйча аптырый. Җитмәсә авызыннан ризык үтмәве дә бетеп, берүзе ике-өч кеше урынына ашый башлады. Медик буларак, кайгы-хәсрәт килгән чагында организмның үзен шулай саклый торган сәләте барлыгын ул белә иде.
 
Башта ул моны кешегә әйтергә кыенсынды. Югыйсә, әни кайгысы бер дә бетмәс , гомер буе кайгырып кына яшәр шикелле иде. Юк, нинди генә ачы кайгыга да кеше ияләшә , кырык көн буена үлемнең кырык энәсе көн саен берәм-берәм кимеп, берсе генә кала, дип дөрес әйтәләр икән. Тәнзиләнең уенда төрледән -төрле ризыкны ашау да , туйганчы йоклау гына хәзер...
 
Җиңгәсе элек тә шикләнебрәк йөри башлаган иде, тозлы кыярны кисеп торганны да көтмичә, шул килеш тәмләп ашаганын карап торды-торды да:
 
- Балакаем, син авырга узгансың бит, - диде.
 
Авызга капкан кыяр тамагына чак кына тыгылмады.
 
Ә... әйе... Бик мөмкин... Тик нишләп Давыт юкка чыкты әле ул? Чит илгә китәргә җыенган иде, әллә аңардан башка китеп йөри микән?
 
Әйе, берәү китә, берәү дөньяга килә. Артка түгел, алга карап яшәргә кирәк. Әйе, алга... Бу бала - шуның өчен аңа җибәрелгән Аллаһы Тәгалә бүләгедер .
 
Җиңгәсе аларның язылышуны кичектерүләрен бер дә өнәмәде.
 
- Әйдә, ирең янына, сөендер, тизрәк мөнәсәбәтләрне законлаштырыгыз. Югыйсә, минеке түгел дияргә дә күп сорамас.
 
Үзеңне генә җибәрү юк, икәү барабыз. Күптән барырга җыенам, аласы әйберләрем дә бар, әле анда сине ни көтеп торганын белмибез бит .
 
- Мондый җаваплы эш белән булгач, миңа да бармый булмас, - диде абыйсы да . – Кияү белән бер яртының төбенә төшеп туй турында да сөйләшербез. Бердәнбер сеңелемне кешедән ким итеп кияүгә бирәмме соң!
 
Ниятләре изге иде дә соң....Тик ишекне Давыт урынына Ания ачкач, аны-моны уйламадылар әле алар. Җиңги үткеррәк иде, хуҗаларча түргә үтте, аннан соң диванга утырды һәм:
 
- Син нишләп карачкы кебек басып торасың әле? Монда ни калган сиңа? - диде.
 
- Мин монда ирем янында яшим.
 
- Бирермен мин сиңа ирне! Әнә аның хатыны!
 
- Элек аныкы иде. Хәзер минеке! Менә язылышу турында документ! Без бер атнадан чит илгә китәбез.
 
Җиңгәсе аның чәченә ябышкан иде, абыйсы көч-хәл белән аерып алып чыгып китү ягын карады.
 
- Җүләр! – диде ул. – Милициягә эләгер өчен килдеңмени?
 
Урамга чыккач, ни әйтергә белми шактый вакыт аптырап тордылар.
 
Давытның Ания белән язылышу хәбәре Тәнзиләгә әнисе үлгән кебек тәэсир итмәде. Әллә бөтенләй дә итмәде инде? Карынында бүтән җан иясе , башкасының әһәмияте ул хәтле түгел иде.
 
- Чит илгә шулай җиңел генә китәрмен дип уйлыйдыр , мөгаен. Китәрсең менә! Җибәрермен мин сине, көтеп тор! - дип йодрыгын селтәде җиңгәсе.
 
- Чит ил дип җенләнә иде, теләгенә ирешкән инде,– диде моңарчы бер сүз дә дәшмичә барган абыйсы. - Буласы кияве белән бер яртының төбенә төшеп рәхәтләнеп утырырга дип килгән ниятенең
 
барып чыкмавына аның да кәефе киткән иде. - Ничава сеңел! Илдә чыпчык үлми, без дә яшәрбез! Кайгырма, сеңел! Авылда да менә дигән яшәп була.
 
- Ай саен акча түләп торган эшең булса , рәхәт анысы. Яшьләр сарык тиресе киенеп кенә яши алмыйлар шул, - диде җиңгәсе.
 
- Менә анысы безнең Тәнзиләгә кагылмый инде! Тормыш алга таба бара, карчык! Күрдеңме, шәһәр ничек зурая? Берзаман авылга да килеп җитеп, безнең йортлар шәһәр уртасында ук калыр әле.
 
- Тиле хыялый! Чәчемне ясатып, ефәк күлмәк , биек үкчәле түфлиләр киеп йөрергә кызыккан идем дә, булмады инде. Армиядән кайткач, шәһәргә урнашуыңа кызыгып чыккан идем дә, кәлүш, сырма киеп йөрергә язгандыр инде миңа.Кибеткә матуррак киенеп чыксаң да гаеп итәләр.
 
- Киям дисәң, ун туфли алып бирәм.
 
- Кәлүш тә ала белмәгән башың белән сөйләп торасың тагын...
 
Тәнзилә хәлнең шулай килеп чыгуына борчылмаска тырышты. Үлем турындагы хәбәр түгел иде бу. Китәсе кеше китсен. Димәк, аларга бергә булырга язмаган. Ә менә авызга керәсе ризык тешеңне сындырып кергән шикелле, туасы җан берәүдән дә рөхсәт сорамыйча аның карынында тернәкләнгән инде.
 
Кемне табар микән? Кызмы, малаймы? Ул сабыеның нәни кулларын, нәни тәпиләрен күз алдына китерде. Мыш-мыш килеп ими суыруын... Яшь баладан яңа сауган сөт исе килә ... Әллә каян шул ис борынына сизелгән кебек тирән сулады һәм моның әле хыял булуын гына аңлап , көлемсерәп куйды. Җиңгәсе аңа аптырап карады.
 
- Башың авыртамы әллә? – диде ул, аның көлүен үзенчә аңлап. -Алла сакласын, мондый чакта авышып китүең дә бар. Кайгы өстенә кайгы гына килеп торырга кирәк бит, ә...
 
- Борчылма, җиңги. Минем белән бөтенесе дә әйбәт.
 
- Шулай гына була күрсен. Хәзер ирсез бала табу гаеп түгел. Тугач, үсә ул. Ирсез бала табучылар өй аралаш. Әллә дим... Срогы зур түгел, бусын тапмыйсыңмы?
 
- Син нәрсә, җиңги? Аллаһы Тәгалә бүләгеннән ничек итеп баш тартыйм? Гонаһын кая куярмын аннары? Аннан соң... Ул бит барыбер мәхәббәт җимеше... Минем бәхетем бит ул.
 
- Ә Давыт?
 
- Ул да бәхетле булсын.
 
* * *
 
Давытның чит илгә китәм дип йөрүе бушка булган. Ания белән язылышуы да дөрес булмаган. Кыз ялган документ күрсәткән. Ә ул көнне ул Давыт бер атнага командировкага киткән һәм өй кешесез тормасын өчен генә кызны калдырган булган. Аннан соң авылдашын кызганган, институтка укырга кергәндә торып торсын дип әнисе сораган икән. Авыр чакта авылдашларына ничек ярдәм итмәсен инде? Тик кызның нияте укып йөрүдә булмагач та урамга куып чыгармаган, тулай торакка урнашырга ярдәм иткән, эш тә тапкан. Зурга җибәрмәгән . Югыйсә ялган документ ясау юридик статиягә керә икән. Яшьлеге белән хаталанган…
 
Шауламый гына авыл советына барып язылыштылар. Зурлап өйләнешүнең кызыгы беткән иде инде. Никах укытмадылар. Номенкалатура кешесе... Ярамый...Әнисе исән булса үзләреннән башка гына яшереп булса да укыткан булыр иде...
 
Җиңгәсенең тиккә генә йодрык болгамаганын һәм күрсәтермен әле мин сезгә дигәне тиккә генә булмаганын һәм аның беркадәр катнашы булуын сизенә иде Тәнзилә.
 
* * *
 
Тәнзилә кияүгә чыктым дип тиз генә шәһәргә күчә алмады әле.
 
-Шәһәр ерак түгел, ирең кайтып йөрер, – диде баш табиб - Эштән китәм дип гариза бирә күрмә. Декрет акчалары, аннан соң декрет ялы аласың бар. Ирләр алар бүген бар, иртәгә юк.
 
- Ник алай дисең, Бәрия апа?
 
- Ирләргә ышанма, Иделгә таянма , - дигән сүз борынгыдан калган.
 
Бәрия апаның шулай диюе Тәнзиләне җибәрәсе килмәгәннән генә түгел иде. Соңгы вакытта Давыт белән булган хәлләрнең тиккә генә булмавы сер түгел иде шул. Тик бу турыда тәгаен генә белүче дә юк иде. Шулай да утсыз төтен булмаган кебек, бу сүзләрдә күпмедер хаклык та булырга мөмкин бит инде. Шуңа күрә ул Тәнзиләнең йортын-ихатасын сатып, кайтыр өчен күперләрне яндырып, эшеннән үк китүен өнәмәде.
 
Кулыннан килсә, ул аны бөтенләй дә Давытка кияүгә бирмәс иде. Давытның кечкенәдән үк үз максатына ирешер өчен берни алдында да тукталып калмасын белә иде ул. Бу турыда әйтеп кызның күңелен төшерәсе килмәде. Буласы булган, буявы сеңган дигәндәй,
 
туасы бала бар бит әле, ул әнә әтисенең кем булырга тиешлеген хәл итеп куйган...
 
Давыт:
 
- Минем эшләгәнем гаиләне тәэмин итәргә генә җитә, - дип каршы төшсә дә, килешмичә булдыра алмады. Үзенең дә командировкалары да, соңга калып кайтулары да кимемәде. Эшең шундый булгач, бернишләп тә булмый, Тәнзилә дә ирле булып ирсез яшәргә күнекте.
 
Башка ирләр кебек бәби тәпиен дә юып йөрмәде. Бәбине алып кайтырга әзерлек мәшәкатьләрен дә шулай тиеш булганга гына башкарды. Үз баласы түгел дип шикләнмәде дә микән әле...
 
Дөрес, ул хатынын акчага да, ризыкка да аптыратмады . Кеше алдында исә үзенең балага битарафлыгын да сиздермәде. Тик төннәрен бала елаган тавышка торып, аны юатмады, чүпрәген алыштырмады, имезлек каптырмады.
 
- Тыя белмәдең инде балаңны, - дип хатынын битәрләргә дә оялып тормады.
 
Кул белән сукса да җиңелрәк булыр иде.
 
- Минеке генә түгел, синеке дә бит ул, - дип каршы килергә тырышкан хатынына:
 
- Өйдә тынычлык булсын өчен тырышам бит инде, ә син мин кайткач юри елатасың.
 
- Нигә язылыштың соң алай булгач? - дип аптырап сорады бервакыт Тәнзилә.
 
- Кирәк бит инде...
 
Җиңгәсе аның нигә язылышканын бик шәпләп аңлатып бирде. Кемдер аның йөккә узган кызы була торып , башка кыз белән язылышырга җыенуын эшләгән урынына хәбәр иткән. Анияне дә кеше тормышын бозгансың дип пыр туздырганнар. Ә ул җүләр кыз , безгә күрсәткән таныклыкны аларга да күрсәткән. Тик моның ялган булуын бик тиз ачыклаганнар. Давыт исә бу турыда чынлап та белмәгән, Анияне әнисе сораганга үзе юкта яшәп торырга гына рөхсәт иткән. Тик моны ачыклаганчы, чит илгә бүтән кеше китеп барган, Давыт ярык тагарак алдында калган...
 
- Шуның өчен баладан үч алуымыни? – дип гаҗәпләнде Тәнзилә.
 
- Шуның өчен булмыйча! Каръерист бит ул! Аңа күтәрелергә аяк чалучы бит ул! Ә бала булмаса, бүтән кыз я булмаса Ания белән китеп барган булыр иде!
 
- Ул мине яратты бит!
 
- Үзен генә ярата ул!
 
- Ярый әле йортны сатмадым! Мин беркөн дә тормыйм, аерылам.
 
- Ул номенклатура кешесе.Аерылса, хәзерге эшеннән колак кагачак.
 
- Хәзер эшләгән эше әллә ни түгел инде.
 
- Кемгә ничек. Син ишеттеңме икән, аны бит күтәрергә җыеналар. Зур түрә итмәкчеләр. Болай булса , чит илгә дә юл ачыла.
 
- Шул чит илнең ниен табалардыр.
 
- Анда эшкә түгел, путевканы да иләк аша үткәреп кенә бирәләр. Чит илдә бер булып кайткан кеше монда кире тиз генә ияләнә алмый, диләр.
 
- Шул хәтле рәхәт микәнни анда яшәве?
 
- Кешене тиккә иләк аша үткәреп чыгаралармыни? Чит ил кешеләре белән аралашмаска, сөйләшмәскә дип кул куйдыралар икән ди бит анда чыгасы кешеләргә. Калыр дип куркалар.
 
Ә болай зарланырлыгы юк Тәнзиләнең . Һәр кешенең бер гадәте була. Башкалар кебек киемне, ризыкны каян алыйм микән дип баш катырмый- өйгә үк китереп бирәләр. Менә дигән фатир, дәрәҗәле ир. Еш кына үзенә кирәк кешеләрне алып кайтканда үзе дә иренең йөзенә кызыллык китерми , аш-суга осталыгының файдасы тия хәзер. Килгән кунакларның яшь хатынны мактап, аңа мут караш ташлауларына, аның белән уен- көлке сөйләүләренә көлемсерәп кенә карый. Хәтта ошата да әле.
 
Дәвамы соңрак...
 

 


Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 29.02.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar