поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
10.04.2016 Интернет

Интернеттагы статуслар турында кызыклы язма

Статус сүзе хокукый хәлне, дәрәҗәне, җәмгыятьтә тоткан урынны аңлата дип уйлыйдыр бәгъзеләрегез. Ашыкмагыз! Баксаң, статус – “ВКонтакте”дагы битеңә, иң югарыга, фотографияң, исемең янына язып куелган афоризмга тиң үткен җөмлә икән! Бу “статус”ның синең хокукый хәлеңә, дәрәҗәңә бернинди кагылышы юк. Ул көн саен алышынып торырга мөмкин.

Кешене беркайчан да бавыр
чәйнәгәндә көлдермә..
Аның бавырны чәй
белән йотып җибәргәнен көт!

Синең акыл белән әллә ни балкымаган башыңда тараканнардай йөгерешкән уйларыңны, урамдагы һава торышыннан да үзгәргән кәефеңне, берәр танышың эшләгән этлектән кайнап чыккан ачуыңны, акыллы сүз белән барысын шаккатырасы килүеңне һәм тагын әллә нәрсәләрне чагылдыра хәзер статус! Бүгенге кәефемне бөтен пәрәвез челтәренә ничек белдерәсе дип аптырап утырасы да түгел. Тоташ “статус”лардан гына торган сайтлар ни өчен?! Сайтларда статусларның үзеңә туры килгәнен сайлап алу да бик җиңел, алар темасына-эчтәлегенә карап, аерым “киштәләр”гә урнаштырылган.

Иң кызыгы – “статус”ларны еш алыштыру яшүсмер кызларга хас. Кызык кына түгел, кызганыч та кайчак. Менә берсе, фотосына караганда 12-13 яшьлек кызчык яза: “Артка борылып карасаң, күпме кешегә күпме артык сүзләр әйтелгәнен аңлыйсың...” Борылып карарлык нинди “арты” бар инде бу баланың, җә? Икенче почык борыны: “Ике арадагы мөнәсәбәтләрне хыянәттә сынап карау белән башларга кирәк икән”, – дип акыл сата. Каян килгән сынаучы! Әле монда чирек гасыр яшәп тә бер-береңнең ни-нәрсәгә маһирлыгын белеп бетереп булмый.

“Статус”ларга көлеп карарга кирәк түгел анысы. Ник дигәндә, социаль челтәрдәге дуслар арасында виртуаль булмаганнары, ягъни тормышта да аралашып-ярдәмләшеп яшәгәннәре бар. Менә шундыйларның берсенең интернет “бите”ндә бик пессимистик фикерләр язылып куелган икән, һичшиксез, шул дустыңның хәлен белергә, ниндидер киңәш бирергә, караңгы уйларын таратырга кирәк. Чөнки дөньяда без әллә ни исәпкә-санга тыкмаган куркыныч хаста бар, депрессия диләр аны. Үз-үзләренә кул салган үсмерләр фаҗига алдыннан интернетка җан авазларын чагылдырган статуслар язып куялар еш кына. Ә якыннары бу авазны ишетми кала...

Менә тагын бер статус: “Ни өчен кеше каты бәгырьлегә әйләнә?! Ник?! Җавап бирәм: чөнки күңелгә пычрак аякларын сөртүчеләр бар!” Аңлашыладыр, әлеге яшь кешене кемдер хаксызга рәнҗеткән һәм бу минутларда ул бөтен дөньяга ачулы. Бу ачу кечкенәдән миһербанлык орлыклары салынмаган күңелдә җыелып килеп, кеше, чыннан да, таш бәгырьгә әйләнергә мөмкиндер. Әлеге статусны язган туташ та белергә тиеш иде: тормышта канга тоз салучы бәндәләр генә түгел, ә җылы куллы, игелекле кешеләр дә бар. Бер кабәхәт кенә дә күңелне катыра алгач яшәүнең ни мәгънәсе бар соң, сеңел?! Күпме кеше гомере буе кыерсытылып-кимсетелеп, фәкыйрьлектә яшәп, кайгы-хәсрәтләр кичереп тә кешелек сыйфатларын җуймый, киресенчә, үзе кемгәдер ярдәм итәргә, кемгәдер терәк булырга тырыша. Үзебезнең татар хәйриячесе, әле күптән түгел генә вафат булган Әсгать Галимҗановны гына алыйк. Күпме төкерделәр икән аның күңеленә, күпме рәнҗеттеләр икән? Ә ул үзе авызыннан өзеп гомере буе ятимнәрне ашатты.

Менә тагын бер мисал китерик. 2008 елда Польшада, үзенең кечкенә генә фатирында, 98 яшендә Ирена Сендлер исемле карчык үлеп китә. Бу әби кылганнарны нинди статуска сыйдырып бетереп булыр иде икән?

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Ирена Варшава геттосында сантехник булып эшли. Геттога эшкә килгәндә үзе белән һәрвакыт эш кораллары салынган зур сумка йөртә. Сумка ике катлы итеп эшләнгән була һәм аның аскы өлешенә салып, Ирена геттодан кечкенә сабыйларны алып чыга торган була. Ирена кечкенә генә йөк машинасында йөри, машина әрҗәсендә дә яшерен тартма була аның. Хатын ул тартмада зуррак балаларны яшереп алып чыга. Гетто капкасыннан чыкканда фашистлар һәр машинаны тентиләр. Сумкадагы яки тартмадагы балалар тикшерү вакытында тавыш бирә калсалар дип, Ирена машина әрҗәсенә фашистлар күренүгә өрә башларга өйрәтелгән этен утыртып йөри. Фашист солдатлары машинаны карый башлауга эт өрергә тотына. Бу гаугалы эт тавышыннан туйган солдатлар машинаны тикшерми-нитми чыгаралар. Шулай итеп, Ирена фашист коллыгыннан 2500 яһүд баласын коткара һәм аларның барысын да йә гаиләләргә, яки приютларга урнаштыралар. Соңрак Ирена Сендлер болай дип искә ала: “Гаиләләре белән геттода җәфа чигүче яһүдләрнең әтиләре ризалашса да, әниләрнең балаларны билгесезлеккә җибәрәселәре килми иде. Ә икенче көнне аларның олысын-кечесен йә газ камерасына, йә концлагерьга озаталар иде”.

Берьюлы Иренаны фашистлар балалар алып чыкканда тоталар, бик каты җәзалыйлар, кулларын-аякларын сындырып бетерәләр. Тик Ирена исән кала.

Сугыштан соң да Ирена үзенең игелекле эшен дәвам итә. Коллыктан үзе азат иткән балалар турындагы барлык мәгълүматны ул пыяла банкага салып, җиргә күмгән була. Сугыш тәмамлангач, Ирена әлеге балаларны әти-әниләре белән кавыштыру юлларын эзли. Балаларның күбесе исән калган булса да, кызганыч, әти-әниләре фашист тегермәненнән исән чыгалмау сәбәпле, алар ятимлеккә дучар ителәләр.

Ирена Сендлер батырлыгы турында дөнья җәмәгатьчелеге берни дә белми калыр иде бәлки. 1999 елда АКШның Канзас штатында бер төркем мәктәп балаларына ниндидер проект эшләү өчен тарихи тема кирәк була һәм укытучылары аларга берничә ел элек бер газетада Ирена турында язылган кечкенә генә мәкаләне тәкъдим итә. Балалар шушы онытылган батыр хакында мәгълүмат эзли башлыйлар һәм Варшавада кечкенә генә фатирында тыйнак кына яшәп ятучы Иренаны эзләп табалар. Алар берничә тапкыр аның янына баралар, аның хакында мәгълүматлар бастыралар һәм шул рәвешле Ирена турында бөтен дөнья ишетә.

2006 елда Польша һәм Израиль хөкүмәте Ирена Сендлерны Нобель премиясенә тәкъдим итте. Хәтерлим әле: ул вакытта дөнья җәмәгатьчелеге бертавыштан Иренаны, һичшиксез, әлеге зур бүләкнең иясе итеп күрде, бу хакта бөтен мәгълүмат чаралары язды һәм сөйләде. Ләкин, нәтиҗәдә, Нобель премиясенә Ирена түгел, ә АКШның вице-президенты Альберт Гор үзенең энергияне саклау турындагы лекциясе өчен лаеграк дип табылды. Бу карардан соң Нобель премиясе үзенең бөтен мәгънәсен югалтты, аны инде бүтән биреп тормасалар да ярый кебек булды. Альфред Нобельнең: “Премиягә коллыкка каршы көрәшүче, халыкларны берләштерергә омтылучы лаек”, – дигән васыяте бозылды. Бай һәм тук Альберт Гор оялмый-тартынмый премияне кабул итеп алды. Ә чын батыр шул тар фатирында тыйнак картлыгын кичерүен дәвам итте.

“Мин саклап калган һәрбер бала гомере минем өчен ниндидер дан-шөһрәт түгел, ә Җир йөзендә яшәвемне аклавым гына”, – дип язган Ирена Сендлер Нобель премиясен үзенә бирмәгәннәренә ризасызлык белдерүчеләргә җавап итеп. Иренаның тәнен фашистлар ботарласа, бүгенге заманның тук чырайлары җанына төкерделәр, тик боларга карап 2500 тормышны саклап калган әби таш бәгырьгә әйләнмәгән бит! Шуңа күрә: “Күңелгә пычрак аякларын сөртүчеләр булганга кеше каты бәгырьлегә әйләнә”, – дигән сүзләр белән килешү мөмкин түгел.

Яшьләр телендә, интернетта икенче төсмер, мәгънә алган статус сүзе тормышта да әллә ничәгә төрләнеп йөри. Сәнәктән көрәк булган берәүләр, ягъни кечтеки генә җитәкче кәнәфиенә менеп кунаклауга ирешкән кемсәләр дә хезмәттәшләре белән утырып чәй эчүне хурлыкка саный башлый. Урысчалап: “Статус не позволяет!” – ди болар. “Статус”лары аларга фәкыйрьрәк дус-туганнары белән аралашырга да рөхсәт итми башлый. Һәрберебезнең статусы, ягъни җир йөзендәге урыны бертөрле булырга тиеш тә бит... Әмма аңгыра адәм баласы үзен башкалардан өскә, югарыга күтәрә, илаһи затка тиңли. Шуның белән тәкәбберлек гөнаһына чума. Менә сиңа статус!

Яшьләребез махсус сайтларда “акыллы фикерләр” таратып утыручыларның “статус”ларын тормышларының девизы итеп алмасыннар өчен, белмим, нишләргәдер...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.04.2016
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar