поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
29.06.2016 Әдәбият

Мәңгелек хәрәкәт (Зиннур Тимергалиев хикәясенең ДӘВАМЫ)

ГИБДД да үзенең иске машина йөртү таныклыгын яңасына алыштыргач, пенсия бүлегенә китте. Монда документлар белән эш кичкә кадәр сузылды. Дөрес чамалаган икән, кайнар ноктада булган, берничә батырлык медале, аннары яраланган өчен, Дәнәфкә саллы гына пенсия килеп барачагын әйттеләр. Ә менә табибларга керә алмады, кич җиткән иде инде.

(Хикәянең башы монда.)

Ул авылга кайта торган юл чатына чыгып басты да юл уңае туры килгән машина туктату исәбе белән кулын күтәрде. Машиналар” выж да-выж” узып китәләр. Туктарга исәпләре юк, машина алмый булмас ,дигән фикергә килде Дәнәф. Озак торырга туры килде аңа, җәй ае шуңа көне тиз карангыланмый. Шулай да монда төне буе басып торуың да бар икән, сигезенче китте бит инде. Дәнәф  узып киткән машиналарны кулын күтәреп сәламләмәс булды. Шулай ир өметсезлеккә бирелеп басып торганда, кинәт аның яныннан выжлап узып киткән тугызлы машинасы шатырдап тормозларына китереп басты. Көпчәкләр чинаган тавышка Дәнәф артына борылып карады. Тугызлы машинасы, ул арада артка чигенеп, Дәнәф каршына килеп туктады. Машинаның ишеге ачылып китте дә аннан утыз яшьләр тирәсе чибәр генә ханымның башы күренде.

–– Дәнәф абый?!
––Әйе, мин.
––Авылгамы?
––Авылга иде шул.
 
 Дәнәф текәлеп карады. Нигәдер үзен танып эндәшкән ханымны танымый иде ул.
––Әйдә, утырыгыз, минем дә авылга кайтыш!
 
Ир, ялындырмый, җәһәт кенә машина салонына кереп утырды, район үзәгенә чыгып киткәндә өстенә бары тик футболка гына кигән иде, кичкә эченә бераз суык үткән икән, җылыга кереп утыргач, бераз чирканып китте.
 
––Озак торгансыз ахыры, Дәнәф абый, туңгансыз,–дип, аңа кабат үз итеп эндәште ханым, кузгалып киткәч.
––Әйе ,суык үткән икән.
––Яз суыгы әле үтеп бетмәгән, җире җылынмаган, шуңа кичкә җирдән бераз суык бәрә.
––Ахыры шулай,–Дәнәф кабат ханымга текәлеп карады. Кем соң бу аны танып туктаган  җир кызы?
 
Аның текәлеп каравын ханым да тойды.
––Нәрсә, таныйсызмы Дәнәф абый?
––Кичерегез, танымыйм шул, озак вакыт авылга кайткан юк бит минем.
––Әйе, сез юкка чыккан идегез шул, Раушан абый:” Кайтсын гына, сугышын күрсәтәм мин аңа”,- дигән иде, эләктердеме бераз кайткач.
 
Ир көлемсерәп куйды.
––Кичә колакны борды.
Ханым рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
––Әй әйбәт иткән икән.
 
Аңа кушылып, Дәнәф тә көлде. Бу ханым үзләренең авылныкы димәк, әтисен дә белгәч.
––Ник әйбәт булган дисең.
–– Туган йортка кайтмый йөргәнгә.
––Менә кайттым бит.
––Тагын чыгып китәсеңме аннары?
––Юктыр инде.–Ир, кабат ханымны хәтерләргә тырышып, текәлеп карап тора башлады.
––Тәки таный алмыйсыз мине Дәнәф абый?
––Юк,–дип җавап бирде ир, ханымны танудан өметен өзеп.
––Ну, ярар алайса, исегезгә төшерәм.
––Әйдә, тырышып карагыз.
––Гөли-Гөли гөлдергән, Гөли күкәй чәлдергән,–дип такмаклап алды ханым.
 
Дәнәф көлеп җибәрде.
––Рашат абый кызы Гөлия.
Соң, әйе, Гөлия бит инде, Раушан абый белән Гөлиянең әтисе авылда балта эшләрен бергә эшлиләр иде. Шул Рашат абый кызын да ияртеп килә торган иде.
Аңа кушылып ,ханым да көлде.
 
––Әйе, Гөлия. Ну ачуым да килә торган иде, сез шулай үчекләгәч. Син үзең күкәй карагы, дип әйтә идем, исеңдәме Дәнәф абый?
––Исемдә билгеле, мин солдатка киткәндә, син бит кечкенә идең бит әле.
––Өченче класста идем, әле Илүзә апага үпкәләп тә йөрдем.
––Нигә?
––Сиңа кулъяулык чигеп бирмәгәне өчен, ә мин чиккән идем.
––Ник бирмәдең соң?
––Син бит иртүк киттең, мин йоклап калганмын, еладым аннары.
––Озак вакыт үтте шул, егерме ел эчендә кечкенә кызлар үсеп җитә инде алар.
––Сезнең кайтканны көтмәдек билгеле, үсеп җиттек тә менә.
––Шулай булган шул, ә хәзер син кайдан болай килеп чыктың?
––Кайдан булыйм инде мин, хәзер яшьләрнең бер генә юлы- шәһәр дә авыл.
––Ә шәһәрдә эшлисең инде алайса Гөлия?
––Әйе, кулинар булып, бер атна эшлим, бер атна ял итәм.
––Эштән авылга кунакка кайтыш алайса.
––Кунакка дип, Дәнәф абый, бер атна ялны авылда үткәрәм. Ә шәһәрдә, бергә эшләгән дүрт кыз сөйләшеп, бер бүлмәле квартира снимать итеп торабыз. Бер атна ике кыз тора, бер атна калган икебез. Унике сәгать бара смена. Анда йокларга гына кайтабыз. Дүртәү булгач, түләп бару да кыйбатка чыкмый.
––Ә ирең сүз әйтмиме соң, алай атна буе кайтмый йөргәч.
––Белмим,–дип ,елмаеп ,иңнәрен җыерды Гөлия,– булса, бәлки алай йөрмә дигән булыр иде, булмагач, сүз әйтүче юк.
––Ничек?
––Шулай, кияүгә чыгып караган юк әлегә, Дәнәф абый,–дип, кабат елмаеп куйды кыз.
––У-у-у, бик озак кыз булып йөрисең икән инде, нигә чыкмыйсың соң кияүгә?
––Очрамый бит юньле кияү, Дәнәф абый. Безгә дигәне әллә үсеп җитмәгән, әллә картаеп үлгән, ә бәлки сезнең кебек кайтырга юл таба алмый адашып йөридер.
–– Юл кырыенда басып каладыр бәлки,–дип елмайды Дәнәф,–тагын утыртмый китте дип елыйдыр аннары.
––Юк, Дәнәф абый, юлда кеше утыртырга куркам мин, сезне дә танымаган булсам туктатмый идем.
––Әйе, анысы да бар, заманасы шундый. Әти-әниең исәннәрме соң?
––Исән икесе дә, Аллага шөкер, ике апа да кияүдә инде күптән, шул ук шәһәрдә торалар, мин менә ике арада эленеп калдым әлегә,–дип, кабат көлеп куйды кыз.
 
 Дәнәфнең дә күңеле күтәрелеп китте,  Гөлиянең матур итеп елмаюын ошатты  инде әллә . Кыз бер дә төшенкелеккә бирелә белми ахыры. Ул читтән кызны күзәтә башлады. Причёска астыннан күренеп торган матур колак, аңа тагылган алка җем-җем итеп балкып ала. Озын керфекләр, җыйнак кына борын, күпереп торган иреннәре бар. Аккошныкы кебек шома ап-ак муен. Киң иңбашлары, калку күкрәкләр кыз сулыш алган саен бер күтәрелеп, бер аска төшеп торалар, алардан көчкә күзен аерды Дәнәф. Аскы якта машина караңгылыгына риза булмыйча, итәк астыннан ике йомры тез башлары ялтырып чыгып торалар. Дәнәфнең битләре кызышып китте, ул оялып кызның көләч йөзенә кабат күтәрелеп карады да башын читкә борды. Аны кыз күз кырые белән күзәтеп барган ахыры, машина көзгесенә күтәрелеп үзенә карады да елмаеп куйды. Нәрсә, күрдеңме, без нинди!
 
–– Ник тынып калдыгыз Дәнәф абый.
––Болай гына,–дип, җаваптан котылды ир.
Кыз елмаеп куйды, ярар болай гына булгач.
 Шулай бер-берсенә кырын караш ташлый-ташлый, авыл чатына да  кайтып җиттеләр.
 
––Менә кайтып җиттек ,Дәнәф абый.
Дәнәф кызга акча сузды.
 
––Рәхмәт, Гөлия.
––Китегез инде, сездән ничек акча алыйм ди инде мин,–дип, карышып, кулын селкеде кыз.
––Әҗәтле булып калам бит.
––Ярар алайса, әҗәтле булып каласыгыз килмәсә, безгә кунакка килегез, әти ярата иде сезне, кереп хәлен белсәгез, әйбәт булыр иде.
––Ярар, керермен, әти дигәч искә төште, әти:” Кибеткә кереп, тәмәке ал”,- дигән иде, мин онытканмын.
––Әйдәгез, мин дә сезнең белән,–дип, машина эченнән чыгып басты кыз,–авыл кибетенә күптән кергәнем юк, сезнең белән кереп карап чыгыйм әле, нәрсәләр бар икән.
 
 Кибет киштәләрен сөртеп чыгармын да  бикләп кайтып китәрмен дип, кулына чүпрәк алып торган Илүзә ишек ачылган тавышка, күтәрелеп, шул якка таба борылып карады. Ишектән, уен- көлке сөйләшә-сөйләшә, Дәнәф белән Гөлия килеп керделәр. Аларны күреп алган кибетче хатын чак кибет прилавкасына тотынып калды. Нәрәсә-нәрсә, менә шулай була ала дип, башына китергәне булмады аның. Аныңча, кыз алдында авызын җыя алмый торган ир бары тик аныкы гына була ала. Инде күпме вакыт узган, үзенең ике кызы да үсеп җиткәнен онытып җибәргән иде ул, Дәнәф белән очрашкач. Ул, кызны күзләре белән ашарлык булып, прилавка артында тураеп басты.
 
 ––Исәнме, Илүзә?
––Исәнмесез, Илүзә апа.
––Ярый, үлмәгән, исән,-дип, төксе генә җавап бирде хатын.
––Әти тәмәке кирәк дигән иде, Прима.
 
Илүзә алып бирде.
––Сиңа нәрсә кирәк?–дип, кыздан сорады кибетче хатын.
Тик сорау” Сиңа ни калган аның янында” дигән кебегрәк яңгырады.
––Мин болай гына кергән идем Илүзә апа, карап кына чыгыйм дип.
––Алайса кара инде.
––Ярар, башка вакытта,-дип, ишеккә таба борылды Гөлия, кибетче хатынның дорфалыгына хәтере калып. Аңа Дәнәф иярде.
––Ярар, хуш Илүзә, –дип саубуллашты да кыз артыннан чыгып китте.
 
Илүзә, атылып, тәрәзәгә килеп капланды.
 
Юк ,бергә китмәделәр. Әнә кыз машинасын кабызды да үзе генә кузгалып китте, ә Дәнәф өйләренә таба җәяү генә атлап китте. Илүзә, борылып, кибет стенасына сөялде. Бәлки алай ук куркыныч түгелдер. Әйе, шулай бит, Дәнәф район үзәгенә киткән иде бүген, эше күп булган да соңга калган. Аннары Рашат кызына туры килеп утырып кайткан. Әйе, бары тик шул гына, шул гына.
 
Туган йортка төн ката гына кайтып керде Дәнәф. Раушан абый белән Рауза апа йокларга ятканнар икән инде. Ул, әти- әнисен уятмаска тырышып, плитә янына килде дә, чәйнеккә су салып, кайнатырга куйды. Аннары өстәл артына килеп утырып тынып калды. Гаҗәп ,Гөлиянең көлгән тавышы әле дә колагыннан китми тора иде. 
––Солдафон.
 
 Бар тормышын солдат хезмәтенә бәйләгән ир, дөньяның иң гүзәл заты- хатын- кыз барлыгын да оныткан мәллә? Юк, хезмәт иткән җирләрендә очрашып йөргән кызлары булды аның. Тик бүген машина белән янына килеп туктаган кыз икенче. Валлаһи икенче, аерым бер алиһә зат.
 
 Аның чәй куеп йөргән тавышына Раушан абый да уянган икән,  урыныннан торып, улы янына чыгып утырды ата кеше.
––Соңладың.
––Шулай килеп чыкты шул әти, документ эше пенсионныйда озаграк барды.
––Ничек кайттың?
––Рашат абыйның төпчек кызы очрады.
––Ә-ә-ә, яхшы булган. Рашат дусның өч кызы да акыллы кызлар булып үстеләр. К-х-м, улым, сиңа сүзем бар иде.
––Тыңлыйм, әти.
––Ни, теге элек инженер булып эшләгән Галәү абыеңны хәтерлисеңдер инде?
––Әйе, хәтерлим.
––Шул менә, күптән зиратта инде ул. Балалары берсе дә авылда калмады. Быел март айларында әниләрен дә җирләделәр.
––Урыннары оҗмаһта булсын.
––Әйе, шулай булсын. Шул менә, балалары әтиләре торган йортны сатарга йөриләр икән, к-х-м.
––Аңламадым, әти, Галәү йортын аласың килә мәллә, синекеннән артык җире юк бит ул йортның.
––Юк ла. Ул мыштым Галәү нинди заман якынлашканын яхшы сиземләгән.
––Сизенеп нишләгән инде ул?
––Колхоз гаражында инженер иде бит.
––Сузма инде әти.
––Сузма дип, ничек булдыра алгандыр, бер Белорус тракторын үзенә алып кайтты ул колхоздан,  үз исеменә яздырткан аны. Аннары сука, тырма, күлти, копалка кебек нәрсәләрне дә үзенең гаражына җыеп тутырган иде.
––Соң?
––Соң дип инде, балалары барысын да бергә сатабыз, диләр. Син хәтсез акча белән кайттым дигәнгә генә әйтүем.
––Алыйк дисең инде алайса әти?
––Алсак, хуҗалыкка ярап куяр дим инде, кешегә ялынасы булмас иде.
––Күпме сорыйлар?
––Йөз илле мең.
––Ник арзан?
––Арзан дип, ул мәнсезләр техниканың кадерен белмиләр, аннары тимердән котылып тизрәк йортны сатып җибәрәселәре киләдер.
––Ярар әти, иртәгә барып алырбыз. Арбасы бармы соң тракторның?
Раушан абый җанланып китте.
––Бар-бар, арбасы да үзе күтәртә торган арба.
––Ярар әти, алырбыз.
 
Раушан абый, торып ,улының иңбашынан  кагып куйды да:
––Рәхмәт улым,–дип, кире бүлмәсенә йокларга кереп китте.
 
 Икенче көнне әйткән сүзендә торды Дәнәф. Иртүк үк барып, тракторны сатып алып кайттылар, җир эшкәртә торган агрегатларны шул трактор арбасына салып ташыдылар.
––Ай Аллам, бала башын катырып, карт җүләр, гаражыңдагы гына тимер җитмәгән идеме сиңа?–дип сукранды бу гамәлләрне күреп торган Рауза апа.
 
 Тик Рушан абый корткасына ачуланырлык хәлдә түгел иде бүген.
 Кайтканнан бирле улының бер алдына, бер артына төшеп йөргән хатынына матур гына җавап бирде:
––И ярар инде әнисе, менә кешегә ялынып йөрмәбез, үзебез бакчаны эшкәртербез. Үзегезгә дә печәнне чабып алып кайтырбыз.
––Нәрсә дисең?
––Үзегезгә печән алып кайтырбыз дим,–дип кычкырып кабатлады Раушан абый.
––Ишетмим.
––Әй бар сана, синең белән сөйләшкәнне аргы як урамннар да ишетте инде,–дип, Рауза апаны йортка таба куалады Раушан абый,–бар, чәеңне куй, хәзер керәбез.
 
Әти -әнисенең үзләренчә сөйләшкәннәрен Дәнәф, елмаеп, читтән карап тыңлап торды.
 Алдагы атнасын Дәнәф әтисе белән техника янында үткәрде. Сигезенче класстан  әтисе янында комбайн ярдәмчесе булып эшләгән, аннары кышкы, җәйге каникул  көннәрендә шулай ук трактор белән җенләнгән Дәнәф ничектер үзенең югалткан бик кадерле нәрсәсен тапкан кебек тойды бу атнада. Тракторны да, җир эшкәртү агрегатларын да аталы-уллы алар кабаттан бер карап, төзәтеп, майлыйсы җирен майлап, чистартып юып куйдылар. Күптәннән шундый эшләр белән шөгыльләнмәгән Раушан абый, әйтерсең, егерме елга яшәреп китте. Яңадан бер карап чыккан техниканы гараж янына тезеп тә куйдылар. Менә бит ни җитмәгән икән Раушан абый хуҗалыгына, бар тормышын аның белән бергә барган хуҗалык техникасы.
 
––Эх!– Раушан абый, яшәреп китеп, бер кулы белән Рауза апаны кочып алды.
––Кит, нишлисең инде карт җүләр,–дип, күңеле булып кеткелдәп куйды хатыны, –картаеп беткәч, ишек алдында кочаклашып торасың.
––И-и-и әнисе,аңламыйсың да инде, ә?! Менә бит алар җанашларым рәттән тезелеп басып торалар.
––Һай Аллам инде, шушында череп тә бетәрләр, нишлисең инде болар белән, шул елына яз- көз ике сәгатькә кирәге чыгар инде аларның. Бакчаңны да әйтер идем, яртысына печән чәчкән.
 
Бу сорау Дәнәфне дә борчыды, атасының күңеле булсын дип ризалашты да. Тик бит техника уенчык түгел, техника  гел хәрәкәттә булырга тиеш. Бу турыда аның үзенең фикере туып килә иде инде.
––Әти, безнең пай җирләре шул килешме ул?
   Раушан абый, яшен суккан кебек, ерык авызын җыеп куйды.
––Ник аны сорыйсың улым, шул килеш ул җирләр, документка кертеп межаланмаган. Тик колхозга арендага бирелгән булып саналып тора.    
Каенлык өстендәге басу, син аны үзең дә беләсең.
––Әйе, беләм, барып карадым мин ул басуны.
––Аның нәрсәсен  карыйсың. Ун елдан артык ни сука, ни культи кергән юк ул басуга, чүп басып ята. Башта колхоз сыерлары шунда йөри иде көтүдә. Хәзер деловал дигән нәрсә салып куйгач, көтү дә чыкмый. Исең китәрлек: сыерлар көтүдә йөрсә, сөтләре аз була икән. Әнә соңгы сыерым абзарда ятмады, көтүгә йөрде, сөтен савып бетерерлек түгел иде. Анаң картайгач бетердем сыерны, бер үгез калды . Анысын да өйдә тик ятып тилегә чыкмас өчен генә асрыйм. Әниеңнең дә, минем дә элеккеге кебек умырып ит ашарга тешләр калмады инде күптән.
––Ә безгә күпме тиеш инде ул пай җирләре?
 
 Раушан абый иңнәрен җыерды.
––Минекен, анаңныкын да кушып, син монда пропискада булгач, сиңа тиешлесен дә кушсаң, унбиш гектар чыга.
––Әллә әти, межалап, үзебез эшкәртеп карыйбызмы?
Әти кешенең күзләренә гөлт итеп очкыннар кунды.
––Ай ул җирләр, ипигә ягып ашарлык. Нәрсә утыртабыз инде анда?
––Бәрәңге димәс идем әти, монда эшкәртүе кыйбат, сатсаң, акчасы бик аз, диделәр.
––Юк, бәрәңгенең файдасы юк. Аннары аны бит вакытына алып та бетерергә кирәк. Кем чүпли аны бушка?
––Ә көзгә, сөреп, арыш чәчеп калдырсак?
––Арыш дисең инде, мал тоткан кеше, килосын бер сумга гына төшерсәң дә, фуражга сатып алып бетерәчәк.
––Ничек әти, тырышып карыйкмы?
––Кәгазь эше күп бит аның, көзгә кадәр өлгерерсең микән?
––Вакыт бар, өлгерермен. Кара әти, синең чалгылар исәнме алар?
––Әйе, кая китсеннәр инде алар, яз саен эш юктан карап куям шунда. Тоткан юк аны хәзер, акчасын түләсәң ,печәнне тюгы белән китереп бирәләр. Бер үгезгә күп кирәкмени?!
––Каенлык астындагы болынлыкка төшкән идем, печән билдән булган. Анда барып караган кеше бөтенләй юк ахыры?
––Кем барсын анда, яшьләр юк, картлар чалгы селтәп йөрми хәзер. Ә чишмәне күрдеңме, бурасы ничек?
––Череп беткән әти.
––Эх, Рашат ахир белән курчак өе кебек ясап куйган идек.
––Барып, бераз печәнен чабып карыйм дигән идем.
––Болын печәненең исе дә үзгә инде аның, колхоз печәне түгел. Хайван өчен меңләгән витамин бар. Бар, артың кычытса. Барыбер тик йөрисең, әнә гараж чормасында алар.
 
 Чалгылар караштырып йөргән вакытта, Дәнәф янына әнисе Рауза апа килеп басты.
––Улым, кая җыенасың?
––Каенлык астындагы болынга иде әни.
 
Рауза апаның Дәнәф кайтканнан бирле улын йорттан чыгарып җибәрәсе килми, гел улы янында булырга , аны күз алдында тотарга тырышты.
––Йөрмисең мәллә улым, аягың да сызлый, аннары уң як күкрәгеңне дә күрдем.- Әни кеше улының күкрәгенә кулын куйды.- Авырттымы улым?
––Юк әни, бик аз гына авыртып алды ул, тиз төзәлде.
Чынлыкта, бу ярадан исән калу икеле иде, тик Дәнәф аякка баса ала алды,  хәрби комиссия белән ул вакытта кычкырышып бетте. Аны шул беренче ярасыннан ук пенсиягә чыгармакчылар иде инде. Ә ул менә хәрби хезмәттә кала алды. Кайтып китәргә вөҗданы кушмады, чөнки бик хәтәр вакытлар. Егетләрне калдырып, тыныч тормышка күчү- аның өчен хаинлек белән бер иде.
 
–– Улым, йөрмә, авырлык килер тагын үзеңә.
––Борчылма әни, аз гына авырта башласа да, чалгыны ташлармын да кайтып китәрмен.
––Бик көчәнмә алайса, әнә сумкага әйрән тыгам,чишмә суына баруга утыртып куй. Тик артык суык булса, шундук эчә күрмә.
––Ярар әни,-дип, Дәнәф әнисенә рәхмәт әйтте дә, чалгысын алып, болынга таба атлап китте.
  Карт каенга ,оя корып ,күкәй басып утырган тилгән дә, җәйге җилдә иңсерәп утырган йомран да, карт сөякләрен кояшта җылытып, агач башында йокымсырап утырган козгын да - барсы бергә сискәнеп киттеләр.
 
––Чож … .
 Нәрсә бу? Тик торганда, кем аларның тыныч тормышын боза әле монда. Алар барсы  бергә тавыш килгән якка борылып карадылар.  Тавыш кабат кабатланды.
––Чож… , чож, чож.
 
Инеш суында коенып күңел ачкан су күселәре дә ,ярга чыгып ,арт аякларына басып, тавышның хуҗасын күзәтергә тотындылар.
 
Дәнәф аларның берсен дә күрмәде, билгеле.Чалгысын ике куллап тоткан да селтәнә бирә. Печән әле чәчәктә генә утыра, нәкъ чабып ала торган вакыты. Аның артыннан яңа чабылган хуш исле пакус кала. Авыл баласы, күпме ел үтсә дә, чалгыны онытмый икән. Аның куллары да, тәне дә, әйтерсең, Дәнәф кичә генә печән чабып кайткан кебек, барысын да бик оста эшләделәр. Сагынылган икән. Ир, печән чабу ләззәтеннән туктый алмый, чалгы белән селтәнде дә селтәнде. Пакус янына пакус килеп ятты: берәү икәү, өчәү... Ул, чапкан җиреннән туктап, маңгай тирен сөртеп алды да каен күләгәсендә калдырган әйрәнне барып алды. Чабыласы печән җирен таптап, әйрәнне чишмәгә төшереп куясы килмәде аның.
 
––Би-и-и-п.
 Дәнәф, сискәнеп китеп, артына борылып карады. Гөлия машинасы белән килеп туктаган икән. Ян тәрәзәсеннән башын чыгарып, Дәнәфне сәламләде кыз.
 
––Алла куәт бирсен печәнчеләргә.
––Сәламәт бул. Каян килеп чыктың монда?
––Әни бәрәңге чүбен утарга кушкан иде. Арт бакчага чыксам, болынлыктан чалгы тавышы килә. Нинди юләре чалгы белән печән чаба икән дип күрергә килдем.
 
 Кыз маташтыра, алар бакчасыннан болынлык уч төбендә кебек күренә, шулай булгач, чалгы белән печән чапкан юләрне күрү өчен, аның монда киләсе юк. Тик Дәнәф кызны ялганда тотмады.
––Күрдеңме?
––Күрдем, ник чалгы белән селтәнәсең Дәнәф абый, хәзер бит моторлы чалгылар бар. Әтидән сораган булсаң биреп торган булыр иде.
––Юк инде, чалгыга җитми Гөлия, аннары тәнне дә яздыра. Әйдә, чык машинаңнан, кил монда, әйрән эчертәм.
 
 Кыз, машинасыннан чыгып, ишеген япты да Дәнәфкә таба атлап китте. Ай җаным, йөрешләре дә инде шунда, күз алмалы түгел.
Гөлиянең килеп җиткәнен каен төбенә аякларын сузып утырган килеш көтеп алды Дәнәф.
–– Кая, бирегез, эчеп карыйм, Рауза апаның әйрәне тәмле микән?-дип эндәште кыз, килеп җиткәч.
––Утыр инде,-дип, ир аны үз янына каен төбеннән урын күрсәтте.
 
 Гөлия Дәнәф кебек аның янына аякарын сузып утырды да ул сузып торган әйрәнне кулыннан алып эчеп куйды.
––Уфф, тәмле икән,- аннары, каенга аркасын терәп, тирә- якны күзәтергә тотынды кыз, - монда матур икән,Дәнәф абый.
––Әйе, тыныч та, матур да монда.
––Минем монда әтиләр чишмә бурасын ясап куйганнан бирле килгәнем юк икән. Бакча башыннан күренеп тора бит безгә болын, шуңа бик ис китмәгән. Әнә тегендә- кыз чишмә ягына таба төртеп күрсәтте - ике аягым белән дә ләмгә тездән кереп баткан идем. Раушан абый, күреп, тартып чыгарган иде.
––Нигә  ләмгә килеп  кердең соң?
––Әти анда кыр үрдәгенең оясы бар кашмышлар эчендә дигәч , күкәйләрен карарга кергән идем.
––Менә бит, димәк ,белеп үчекләгәнмен, күкәй карагы икәнсең,- дип кеткелдәп куйды ир.
––Әй Дәнәф абый, көлмәгез инде.
––Көлмим, тик бер шарт белән.
––Тыңлап карыйк шартыгызны абзый.
––Миңа башка абый димичә, Дәнәф кенә дип эндәшергә.
 
 Кыз башын кырын салып уйлангандай карап торды да:
––Ярар алайса Дәнәф абый, башка абый дип әйтмәм,-дип җавап  бирде.
––Килештек алайса.
 
Кыз, уйнап, иргә уң кулын сузды.
––Килештек Дәнәф абый.
Кабат көлешеп куйдылар.
––Ярар килешкәч,-диде Дәнәф, кызның кулын учыннан чыгарасы килмичә, - печәнне дә чабарга кирәк.
––Ә ник чапкан печәнне таратып бармыйсың Дәнәф?
––Бераз чабыйм инде Гөлия, аннары таратырмын.
––Әйдә үзем таратам.
––Ә бакча чүбе.
––Әй, барлы- юклы ун буразна, бер сәгатьлек эш, өлгерәм.
––Ярар алайса, син булышсаң, мин аңа шат кына. -  Шат кынамы соң Дәнәф, яраса, кызны үзеннән бер адым да читкә җибәрмәс иде.
––Мин хәзер, машинадан яулыкны гына алып киләм , көне эссе, башка кагар тагын,-дип, кыз машинасы янына йөгерде.
 
 Дәнәф кабат чалгысына тотынды. Менә хәзер чабып күрсәтер ул сезгә. Янында Гөлия барында ул болынның бар печәнен туктамый чабып чыга ала.
––Дәнәф абый.
Ул артына борылып карады, Гөлия килеп баскан икән.
––Мәгез.
––Кулъяулык.
––Әйе, кулъяулык, кызчык чагымда сезгә дип чиккән идем, алыгыз, бизәге матур булмаса да, дүрт ягын төйнәп, башыгызга киеп куегыз, көне эссе, башыгызга капмасын.
––Кызлар чиккән кулъяулыкның бизәге ямьсез булмый инде ул.
Дәнәф кызның кулыннан кулъяулыкны алды да, почмакларын төйнәп, башына киеп куйды.
––Менә бит, киткәндә бирә алмагансың, аның каравы кайткач бирдең, рәхмәт Гөлия.
––Дәү үсегез.
 
 Кыз шулай сүзне уенга борып җавап бирсә дә, бу иргә кулъяулыгы белән бергә аңа йөрәген биргәнен дә аңлады. Кыз пакус саен, йөгерә- йөгерә, печән таратырга тотынды. Эшләве дә бик рәхәт, җиңел, болын өстендә күбәләк булып очасы килә. Аннары тау башына басып, Дә-н-ә-ф дип кычкырасы килә. Тагын, билдән өстен чишенеп, печән чапкан ирнең артыннан йөгереп килеп кочып аласы, чаларган чәчләреннән назлыйсы килә. Аннары, аннары әллә нишлиселәр килә. Күңел төбендә яралган мәхәббәт ялкыны аңа бертуктаусыз “Син бәхетле” дип кабатлап тора. Бу таныш түгел хискә бирелеп, шашып-шашып көләсе килә башлый, аннары кинәт утырып елыйса да килә шул ук вакытта.
 
Хисләр ташкынына бирелеп, болында күбәләк кебек очынып йөргән кыз күрми калды.
 Дәнәф, кыз каршында гайрәтен бар көченә биреп, печән чапканда кинәт:
––Ай! –дип,арттан Гөлиянең чырылдап кычкырып җибәргән тавышы яңгырады.
Ул артына борылып карады, кыз, уң аягын тездән түбән балтырын тотып, пакус өстенә ауган.
––Гөлия, ни булды?- Ир, чалгасын ташлап, аунап яткан кыз янына йөгерде.
 
 Еларга җитешеп иреннәрен тешләгән кыз үлән арасына төртеп күрсәтте, анда шушып кара елан качып бар иде.
––Елан, Дәнәф, чакты,-дип, көчкә телен әйләндереп әйтә алды кыз.
 Дәнәф, кызның кулларын ычкындырып, аның аягына күз салды. Гөлиянең  балтырында ике теш эзе күренеп тора.
 
“Тәк-тәк, Хәсәнов смирно!-дип, үзенә-үзе команда бирде Дәнәф, прекратить панику. Синең мондый хәлләргә тарыган солдатларны коткарганың бар”.
 
 Ул ,ярага авызын тидереп, тиз-тиз ярадагы канны суырып төкерергә тотынды. Аннары башыннан кыз биргән кулъяулыкны алып, жгут ясады да, аркылы таяк тыгып, шуны бора-бора, яралы аякны кысып бәйләп куйды.
 
––Дәнәф абый!- Кыз, авыртуга чыдый алмый, печән өстендә бәргәләнде.
Ир кызны кулына алды.
––Түз Гөлия, түз бәгърем, шунсыз ярамый, юкса агу канга таралачак.
 Гөлия аның муеныннан кочып алды.
––Дәнәф, нигә шулай? Мин бит сине сагынып көткәнмен. Син кайттың, ә мин? Нигә дөреслек юк Дәнәф абый,- дип пышылдады аңын югалта барган кыз.
 
 Дәнәф кызны күтәргән килеш  машина янына йөгереп килеп җитте дә, Гөлияне, саклынып кына, машинаның арткы утыргычына салып куйды. Аннары, руль артына утырып, зур тизлек белән кузгалып китте. Ул өлгерергә тиеш, өлкән пропорщик Хәсәновның өлгермәскә хакы юк , өлгермәсә, бу тормышның бернинди дә яме калмаячак аның өчен. Әйе ул өлгерәчәк,  һичшиксез өлгерәчәк.
 
  Бүген төнне Дәнәф, авылга кайтып китмичә, кыз янында палатада кунды. Врачларга бик үтенеп ялваргач, рөхсәт бирделәр. Ике якка да шалтыратып, әти-әниләрне тынычландырды.
––Гөлиянең температурасы юк, йоклый, сулышы тыныч,-диде ул аларга.
 
   Өстенә ак халат салып,  тумбочка янындагы табуреткага килеп утырды да, бер кулына башын салып, урамны күзәтергә тотынды. Больница ишек алдында искитеп күзәтеп утырырлык берни дә юк. Шуңа гамьсез рәвештә үз уйларына гына бирелде. Таулар арасында аяк астына карамый йөргән егетләрне кобра чаккан вакытларын искә төшерде. Анда, таулар арасынада, хушсыз калган егетләрне алып кайту җиңел түгел, ярый елан чаккан булса. Аяксыз- кулсыз, эчләрен пуля тишеп кергән егетләрне күпме үз җилкәсендә ташыды ул. Ә үзен ике тапкыр шулай күтәреп алып чыктылар вертолёт төшәрлек җиргә. Их-х-х адәм баласы, ниләр генә күрмисең син?! Ә монда тыныч, сине туктамый борчып торган киеренкелекнең эзе дә юк. Шушыңа халыкның шулай гамьсез тынычлыгы өчен күпме егетләр көн-төн сакта торалар?! Аяксыз-кулсыз калалар, калай табутта туган нигезләренә кайталар. Юкка түгел бит, кем-кем, ә боларның барсы да юкка түгел икәнен үз күзләре белән күргән Дәнәф бик яхшы аңлый. Солдатка бармый калган егетләр дә җитәрлек, юк егетләр түгел- җебекләр. Туган илне сакларга тиешле егет итәк астында качып кала. Билгеле, берәүнең дә башын саласы килми, ә бит алар илне сакламасалар, кем саклар соң алайса? Мондагы тыныч тормыш минут эчендә юкка чыгачак бит, башкача булса. Шуның өчен ирләр дә бит инде без, илне саклар өчен, ир булып туганбыз, хатын белән түшәк өстендә аунар өчен генә түгел. 
 
––Дәнәф Гөлия уянган икән, син мондамыни?
––Әйе ,монда Гөлия, беркая да китмим, синең янда гына утырам бүген.
––Китмә! Бүген дә, иртәгә дә,  гел янымда гына бул, яме?
––Гел яныңда гына булам Гөлиям, синнән беркая да китмәм.
 Кыз, үрелеп, ирнең кулын учларына алды.
––Китмә, яме?!- Кыз кабат йоклап китте.
 
  Дәнәф, Гөлиянең хәлен белер өчен, көн саен больницага сугылды. Ә көн саен район үзәгендә булыр өчен сәбәбе дә бар: җир пайларын закон нигезендә үзенә теркәтү өчен, авыл белән район үзәге арасын хәтсез чабарга туры килде. Устав буенча барсы да тәртиптә, аңлаешлы.
 
Ә тормышта исә Дәнәфкә гранит фундаментта утырган бюрократия белән көрәшүе бик авыр булды. Кайчак  ниндидер документ сорыйлар, алып килеп бирәсең, ә ул документ аларга нигә кирәк, чиновниклар үзләре дә аңламыйлар. Башта ул тавышланып карады, кая ул, тавыш чыгарган саен, документ эше арта гына торды. Соңыннан прапорщик Хәсәновны бюрократия барыбер җиңде. Беркая да барып зарланып булмый икән. Бар җирдә дә таныш- белеш, туган –тумача , ул-кыз дигәндәй, бюрократик клан булып, бар идарә креслоларына менеп утырганнар. “Юк” дигән сүздә дә ике хата ясаган миңгерәвенә кадәр чиновник. Дәнәф, риза булып, озын чиратларда торырга өйрәнде, беркарусыз алар сораган документлар артыннан чапты.Утырып чабарга  машинасы да булмагач читен. Миңа әлегә кирәкми дип, үзенең тугызлы машинасына доверенность язып,машина ачкычын кулына тотыттырды Гөлия. Бусы бик ярап куйды, юлда йөрү азап булмый башлады.
 
 Гөлия белән Дәнәф турындагы хәбәрне авыл халкы минуты белән кибеткә китереп җиткерде. “Тагын шул кыз белән булган икән,”- дип уйлады Илүзә. Дәнәф аның өчен түгел икәнен ул кабул итә алмый иде һаман. Ялгыз тормышта кабынган өмет уты сүнми гел пыскып торды. Кызлары да бар бит , гел кайтып әниләренең хәлен белеп торалар. Олысы кияүгә дә чыгып куяр кебек  сиземли. Очрашып йөргән егетен алып кайтып күрсәтте. Тик бу башкача шул, ялгыз күңел парын эзли, әле бит карт түгел йөрәк, сөясе-сөеләсе генә килеп торган чак.
 
Ахыры җомга көнне.
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.06.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar