поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
28.08.2016 Әдәбият

"Бер уч борчак" (ХИКӘЯ)

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында Ләлә Сабированың "Бер уч борчак" дигән китабы дөнья күрде. Анда хикәяләр тупланган. Шуларның икесеннән өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. Укыгыз һәм фикерләрегезне языгыз.

“МИН КАЙТТЫМ” әсәреннән өзек:

“Бай кияү тапсаң гына...”
 
...Үткән көннәр исенә төшкәндә өшеп киткәндәй була Альмира. Суд приставлары кешенең кайгысы барын аңлыймыни – кредитын түләргә кушып, “түләмәсәгез...” дип янап, көн аралаш килеп башын әйләндерделәр. Бөтен тулай торакка “даны” китте бугай инде – белгәне-белмәгәне борылып-борылып карап үтә. Училищега килеп утыргач кына бераз тынычлана кыз – Сәрия белән кайгылары уртак булгач, икәүләп елашып та алалар.
 
Менә шулай башын кая алып качарга белми йөргәндә тагын бер яңалык исен җибәрә язды Альмираның. Соңгы араларда кәефе чуалды, дәрескә торып китәргә дә хәле булмый башлады. Ул моны бүлмәдәшләренә “стресстан” дип аңлатты. Алай гына булмаган икән шул – бала көтә булып чыкты ул. Шул гына җитмәгән иде! Йортсыз-җирсез, ирсез-нисез, җилкәңдә тау чаклы бурычың өелеп торганда ул бала белән кая барып егылмак кирәк! Күтәренеп, әнисе янына кайтыргамы? Ю-ук! Бер баласын кеше шикелле үстерә алмаганны... Хәер, ул үзе дә аны бусагасыннан да атлатмаячак, әллә нигә бер күрешкәндә дә “ташлап киттең” дип җанын кыршый...
 
“Хәерче тәкәббер” дигән сүз Альмирага бик туры килә – ай-һай, кеше алдында сер бирергә яратмый да инде! Бөтен килеш-килбәте, күз карашларына кадәр “син кем дә, мин кем!” дип кычкырып тора... иде. Бу ят хәбәрдән сыгылды. Үз-үзен кочаклап, сәгатьләр буе караватында утырып тора башлады. Бер көнне бүлмәдәшләре Сәрияне ияртеп кайтты – “дустыңның хәле авыр, килеп күр әле” дигәннәрдер инде. Альмираның күңеле кузгалды. Юатучы кешең булганда үзеңне тагын да жәлләп җибәрәсең бит аны. Сәриянең иңенә башын куеп елады-елады да, түзмәде, бар хәсрәт-борчуларын бер сулышта сөйләп ташлады. Сәрия шаккатып тыңлап утырды. Китәр алдыннан:
 
– Тукта, алай ук бетеренмә әле, – диюдән башканы әйтә алмады. Альмира аны озатырга да чыкмады, юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты. Ялгышты, аңа ачылып ташлап, тагын бер кат ялгышты. Байлар кеше хәлен аңлыймыни алар!
 
Дөрес уйламаган икән. Сәрия икенче көнне үк кабат килеп җитте.
 
– Әйдә, тор, үзеңне рәткә китер. Әни чакырды, – диде. Альмираның күзләре шар булды. Ник икән? Мораль укырга булса, кирәге бер тиен...
 
Ни гаҗәп, Рәзилә апасы аны бик җылы кабул итте. Юкса, куллары белән дә, күзләре белән дә ут уйната торган гайяр хатын ул. Бөтен туганнары аның янында биеп кенә йөри кебек. Фәнис белән килеп-китеп йөргән чакларында да Альмира суларга да курка, җайлы-җайсыз сүз ычкындырмагаем дип коты алына иде. Бу юлы әллә ничегрәк, йомшарганрак дип әйтергәме...
 
– Әйдә, утыр әле, акыллым... Бу кайгы бөтенебезнең акылын алды, юньләп күрешкән-сөйләшкән дә юк. Сиңа алай ташлап бетермәскә иде безне. Шатлыкта гына түгел, борчу килгәндә дә бергә булырга кирәк...
 
Альмира үзен бик киеренке тотты. Тик торганда гына кешедән яхшылык күргәне юк аның. “Монда ниндидер подвох бар”, дип уйлады. Тик нинди?
 
– Миңа Сәрия барысын да әйтте. Бик дөрес эшләде – син аңа ачуланма. Кредитларыңны капларга булышырмын. Курыкма, процент алмам, эшли башлагач, түләрсең. Теләсәң, эшле дә итәрмен... – Рәзилә сөйләде дә сөйләде. Альмираның башында томан иде, башта берни дә аңламады. Ничек булыша? Ник булыша? – Ә балаңа тимә. Тап син аны. Нурдидә апаларга да бер юаныч булыр. Бик әйбәт кешеләр алар. Күрсәң, үзең дә ышанырсың...
 
“БЕР УЧ БОРЧАК” әсәреннән өзек:

Үзе белә!..
 
– Әтиең төрмәдә, әниең авыру, ә син оялмыйча трай тибеп йөрисең!
 
Зариф түзеп торып карады, аннары булмады, “псык” итеп елап җибәрде. Әллә авыртудан, әллә гарьләнүдән, әллә куркудан... Беренче сыйныфтагылар: “Сталин”, – дип йөрткән мәктәп директоры аның колагын бик шәп борып тоткан иде шул, сүзен әйтеп бетермичә җибәрмәде.
 
Әти төрмәдә булгач, ник чабып йөрергә ярамый икән соң? Ә авыру әнисе янында шыпырт кына йөри Зариф...
 
Әтисе сугыштан исән-имин кайткан аның. Ул чактагы шатлыкны Зариф бик аз гына хәтерли. Ә тамагы туйганчы ашый башлаганы исеннән бер дә чыкмый. Әтисе кайтканга бит инде ул! Тик ул рәхәт вакытлар күпкә бармады шул. Әтисен тагын алып киттеләр. Әнисе кергән бер кешегә “бер уч бодай өчен” дип елый-елый сөйли иде. Үзе озакламый түшәккә егылды. Күршеләр “кайгыдан” диде. Хөббениса түтиләре әллә нинди үләннәр белән дәвалап карады, өшкерде дә, төчкерде дә...
 
Әтисе кайтканчы бер рәхәт күрмәде инде Зариф. Алай дисәң... Булды аның рәхәт вакытлары. Җырларга яратты ул. Тик мәктәптә түгел – анда аны берәү дә кирәксенмәде. Әнисе авыл кырыендагы әрәмәлеккә чыбык-чабык җыярга җибәргәч җырлый иде. Бөтен әрәмәлек яңгырап тора иде инде, малай үз тавышына үзе шакката иде. Өй стеналарында кара төстәге радиоалгыч асылынып тора, шул көне буе сөйләп тора иде. Ара-тирә җырлар җибәрәләр, һушы китеп тыңлый шуларны Зариф. Сүзләрен дә шуннан отты, онытса, үзеннән чыгарып та җырлады.
 
Бервакыт әрәмәлек кырыеннан узып баручы бер атлы кеше ишетеп алган моны. Зариф үзе сизмәде, тырышып-тырышып “Рамай”ны суза иде. Үзе күңеле белән әллә кайларга китте. Кош булып очып йөрде, шаулы урманнар, зу-ур сулы күлләр өстеннән узгандай булды...
 
– Әй, малай! – дип дәшкән тавышка сискәнеп китте Зариф. Әтисен төрмәгә утыртканнан бирле шулай һәр нәрсәдән куркып китә ул. Тагын ниндидер хәтәр эш булыр дип шикләнә.
 
– Курыкма, апаем, Шәйдулла абзыең мин! Кил әле бире!
 
Зариф чыбыкларын ташлады, әүвәл сәерсенеп карап торды.
 
Абзый арбасыннан сикереп төште дә аңа таба турылап китте.
 
– Бик матур җырлыйсың, кем өйрәтте?
 
Малай җилкәләрен генә сикертте. Кем өйрәтсен инде, үзе белә!
 
– Җырчыларны яратам мин. Әй, үзәкләрем өзелеп тә китә инде!.. Тамагың ачтымы? Мә, капкалап ал!
 
Анысына сәерсенеп тормады малай, тоз сибелгән ипи телеменә ике куллап ябышты. Нишләп шулай гел ашыйсы килеп тора торгандыр инде аның...
 
Икенче тапкырында колхозның ындыр табагы кырыеннан узып барганда күрде ул Шәйдулла абзыйны. Киребеткән кәҗәләрен басу ягыннан алып кайтып килеше иде. Малайны күргәч, абзый кем беләндер сөйләшеп торган җиреннән тукталып калды.
 
– Әй, апаем, син икәнсең! Кил әле, кил, апаларыңны дәртләндер әле эшкә! Аларның да тыңлыйсы килә сине!
 
Зариф “ә” дә, “җә” дә димәде, туктап, аңа аптырап карап тора башлады. Кәҗәсе тартылды, ычкынмакчы булып бәргәләнде.
 
– Менә болай итәбез... – диде Шәйдулла абзый, кәҗәнең бавын Зариф кулыннан алып, баганага бәйләп куйды. – Әйдә, ялындырма! Хезмәт хакың – бер уч борчак!
 
Бер уч борчак... Малай абзыйга күтәрелеп карады. Аның әтисен дә шул бер уч... бер уч бодай өчен алып киткәннәр түгелме соң? Күзләре яшь белән тула башлады...

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.08.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar