поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдаётся 2-х комнатная квартира с мебелью в центре Актаныша на длительный срок. т. 89063332251
 
 

 
Архив
 
09.11.2016 Әдәбият

Болыннарда тургай бар (Зиннур Тимергалиев хикәясенең БАШЫ)

Июнь аеның кояшы бик иртә уяна. Табигать шулай яралган, бер ни эшләр хәл юк. Әле иртәнге алты гына, ә кояш инде дилбегә буе күтәрелгән. Җәй быел бик эссе килә, кәһәр. Юк, яңгырлары булып тора үзе. Вакытында явып тора, аның артыннан ук елмаеп кояш чыга.

Быел авыл халкына бик мәрхәмәтле  булды табигать, шуңа печәннең беренче кабаты өлгереп тә җитте, чабып, көнендә җыеп та бетерә алдылар.

   Кояшы кыздыра. “Печән сәнәк очында җилли”, - диләр бу вакытта авыл агайлары. Артыгын җир өстендә яткырырга ярамый  мондый вакытта. Артык кипкән печән җыйган вакытта сынып, таралып бетә, сәнәккә дә керми.

   Бәрәңге төбенә өйделәр инде. Алга таба да шундый яңгырлы җылы көннәр дәвам итсә, быел көз бик уңышлы буласы икән, Алла бирса. Саматның әбисе шулай дип әйтергә куша, “Алла бирса”- дип.

    Авыл урамы буйлап чыбыркысын иңенә асып барган Самат күтәрелеп кояшка карады. Иртәдән үк кыздыра башлый бит, әй. Ул инде көне буе болында шортик белән йөреп... .  Юк ла инде, авылча әйтик әле, алга таба да авылча гына сөйләшербез, яме, Самат бит авыл малае, шулай булгач, ул тач авылча гына сөйләшә. Яңадан башлыйбыз. Ул  көне буе болында “шуртик” белән генә йөреп, кара чутыр булып янып бетте инде. Елмайса, ап –ак булып тешләре кенә ялтырып ала. Бер черек казык теше бар үзе, әй, ярар сана, ул безгә күренми ди, ярармы?  Кыздыра, кәһәр.

    Малай көтүнең беренче атнасында ук өйрәнгән гадәт белән, ике теш арасыннан җиргә “черт” итеп төкерде:
—    Сатыйм.

   Авыл халкы күптән капка төпләренә чыгып баскан. Олысы-кечесе көтүченең чыбыркы шартлатып, көтү җыя башлаганын көтә. Көтү бик үк вакытлы җыелып бетмичә, кайчак ярты сәгатькә соңга да калгалый. Бу инде көтүченең чират буенча кемдә иртәнге ашны ашавыннан тора.

Шулай күптән куелган инде авылда. Һәркем  чират буенча көтүчене үзенә ала. Бүген берсе, иртәгә икенчесе көтүчене ашата-эчертә, көндез ашарына күтимкәсен тутыра.  Кем- дә күпме сыйлана көтүче –  анысы хуҗаның күпме малы көтүгә чыгуыннан билгеләнә. Зарланмый Самат, чөнки аларны кунак сыйлаган кебек сыйлый авыл халкы. Төрле-төрле  мичтә пешкән камыр сыйлары, өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәч дигәндәй.  Тавык шулпасы да була, ә инде укытучы яки берәр, әйтик, авылның зыялырак кешесенә керсәң, ят ризыклар да булгалый. Әй лә, ике көн элек Фәрит абыйларда иртәнге ашны ашадылар. Аларның киленнәре Казан кызы. Ире белән бергә җәйгә отпуска алып кайтканнар.

Яшь килен иртүк  торып (һе, шәһәр кызы димәссең, бер дә)  биштә торган да  “пицца”  дигән нәрсә пешергән көтүчеләргә.  Әллә нәрсәләр салган эченә. Болай тәле кебек күренгән иде ашаганда. Тик ахыры яман булды. Андый ризыкка ияләнмәгән авыл малаеның аш казаны бик тиз бунт кузатты. Авылны көчкә чыгып җитә алды Самат. Оятка кала язды урам уртасында ук. Көтүне ут чаптырып урам буйлап куган өчен, урам халкы сүгеп калды артларыннан.

    — Артыгызга ут капкан мәллә, кая шуның кадәр куасыз малларны, сарыкларны сыерлар таптап бетерә бит хәзер.   Чаптырмагыз!
Берәүнең дә сүзен колакка салмадылыр көтүчеләр. Көтү белән бергә чабышып авылны чыктылар да, икесе тиентен ерганакка сикерделәр. Әй рәхәтләнде соң маллар кукуруз басуында! Бер сәгать тирәсе рәхәтләнеп сыйландылар. Куып чыгаручы булмады. Ерганактан башларын гына чыгарып “кая  бара, борыл! –дип” кычкырып утырган малайларга исләре дә китмәде малларның. Соңыннан рәистән яхшы гына эләкте үзләренә.
 — Сатыйм ! - черт.

 Бүген менә начар булмады иртәнге аш. Чират буенча Сәхия әбидә ашадылар. Әбинең дүрт кәҗәсе бар, мал санынан исәпләсәң, көтүче аена бер көн була Сәхия әбидә. Үзе генә яшәп яткан кортка бик риза аңа, ичмасам аена бер кунак керә, сөйләшеп алыр кешесе була.  Кияүгә чыкмый картайган, үз баласы булмаган әби көтүче малайларны бик яратып каршы ала. И-и-и, ниләр генә әзерләп бетерми ул аларга, кәнфитнең генә бер җиде төрлесе буладыр өстәлдә. Менә иртүк тәлинкә тутырып яңа мичтән чыккан өчпочмаклар чыгарып куйды. Дүртә үк торып эшкә керешкән бит әй, көтүчеләрне кайнар ризык белән сыйлар өчен. Билгеле инде күтимкәгә дә (аркага асып йөргән чүпрәк рюкзакны бездә”күтимкә”дип йөриләр ) сый-нигмәтне кызганмый, мулдан тутырган. Авыр күтәреп барырга, шуңа аны Самат Сәхия әби капка төбендә калдырып торды. Көтүне куып алып килгәндә юл уңае алып китәр әле.

     Көтүченең эше чыбыркы шартлатудан башлана дип сөйләргә яраталар, беләләр пычагым. Көтүченең иң беренче вазыйфасы урам буйлап барганда, һәрбер кеше белән исәнләшеп чыгудан башлана. Авылда шундый гадәт, кем очрый, исәнләшергә кирәк. Әллә каян читтән кайткан таныш түгел кеше очраса да, исәнләшеп үтәсе. Матур гәдәт, әлбәттә.

Менә әле дә Самат шул эш белән мәшгүль, капка төбендә көтү җыйганны көтеп утырган авылдашлары белән исәнләшеп бара.
— Исәнмесез, исәнмесез, исәнмесез ...  .
Олысы да, кечесе дә аңа шулай ук җавап бирәләр.
— Сәләм егет, киттекме?
— Киттек.
— Күтимкәң кая?
— Сәхия әби капка төбендә калдырып тордым .
— Ә-ә-ә, Сәхия әбидә мени сез?
— Ие, шунда.
— Алайса ике атнадан миңа чират җитә икән.

 Хоп, менә бу капка төбендә утыручы юк, йоклап калмасыннар тагын. Самат иңеннән чыбыркысын төшерде дә, селтәп шартлатып җибәрде. “Ша-а-а-а-рт!”- авыл өстенә чыбыркы тавышы яңгырады.

— Самат, йокламый ул. Сәкинә әле генә капка төбендә иде, берәр йомышы булып кереп кенә киткәндер.

 Малай чыбыркысын кабат иңенә асып алга таба шакмак очына китте.  Авылның ул башында зур гына калкулык бар. Шунда- капма каршы дүрт өй тора, шакмак кебек төгәл урнашканнар. Шуңа авыл халкы ул очны “шакмак”очы дип өйртә. Авыл халкы шулай ияләнгән. Урам башында салынган өйләргә зәңгәр калайга  урам исемннәрен язып кадакласалар да, халык урамнарны үзе белгән атамалыры белән атап йөртә.

    Әйтик, авыл чатына  бик  ерактан кунак кайтып төште ди. Аңа шушы авылда торган бер кешене табарга кирәк. Каршына очраган шушы авыл кешесеннән  ярдәм итүен үтенә.

— Гафу итегез, миңа Совет урамы, бишенче йортта торган Вафин Фатыйх Мубаракович кирәк иде.

 Билгеле инде авыл кешесе югалып кала, кемне сорый икән бу бәндә.Ят кеше бераз ачыклык кертә:
— Ул хиспчы булып эшлим дигән иде.
Менә бит барсы да аңлашылды хәзер, кемне сораганын белдек моның.
    — Ә-ә-ә, фифти-фифти Фатыйх! Менә кара, шушы мүкләк урамыннан кереп кит, алты өй узгач кәҗә тыкырыгыннан уңа борыл. Икенче йорт аныкы, –дип китеп бара.

Билгеле, чит кеше, бу заманча әйтсәк —  “ике аяклы”новигатырның аңлатуыннан берни төшенми кала. Як-якка карап басып торуын белә. Ә  юл өйртәкән авыл кешесе артына борылып карый да, үзенчә исәп чыгара —  “яхшылып аңаттым бит инде, аңгыраеп басып тора”.  Ә күрше авылдан гына килгән кеше булса, тиз аңлап алган булыр иде дә. Кәҗә тыкырыгында яшәп ятучы фифти –фифти Фатыйхны шундку эзләп табар иде.

     Ниһаят Самат шакмак очына барып җитте. Менә хәзер башлана да  инде. Ул иңенә аскан чыбыркысын кабат селтәп шартлатып җибәрде:
   — Ша-а-а-а-рт! Чыбыркы тавышы иртәнге авыл өстенә таралды. Бу тавышны ишетүгә бар авыл халкы сискәнәнеп,  “ух” итеп,  барсы бердәм булып, тын алып куйдылар. Шушы тавыш аларга яңа эш көне башланганын да хәбәр итә иде. Капка төпләренә җыелып утырган кешеләр бер булып кузгалып,  үз хуҗаклыкларына таралды.
    —  Ша-а-а-а-рт! Тавыш авыл өстененән  бер әйләнде дә, болыннарга таралды, иңкүлекләр буйлап алга таба йөгерде.
  — Ша-а-а-а-рт! Чишмә сазлыгында бака чүпләгән ике челән бер-берсенә карашып куйдылар. Башлана хәзер, китәргә кирәк. Кыр үрдәге бәпкәләрен камышлар арасына алып кереп китте, көтүне уздырырга кирәк, аннары кабат чыгарлар. Иртәнге салкынча җилдә изрәп утырган йомыран кире оясына кереп качты. Әрәмәлек талларына кунган сандугачлар, бер мизгел генә сайрауларыннан туктап эчкәрәк, әрәмәлек эченәрәк кереп кунакладылар. 

   Икенче  урамнан, сәет очыннан, Саматка башка чыбыркы тавышы җавап бирде. Бу Саматның җан дусты, Алмаз. Мин килеп җиттем дустым, башлыйбыз, дигәнне аңлата иде бу тавыш. Урам буйлап сыерлар кузгалды, алар арасында сарыклар теркелдәде. Сәхия әбинең дүрт кәҗәсе комондирлар кебек, алдан атладылар. Ике урамны тузанга батырып барган маллар, авыл башында  елга кебек бергә кушылдылар да, бер ташкын булып болынга агып чыктылар. Авылны чыгуга ук, ике малайны, күз ала алмалык гүзәл манзара каршы алды. Бар болыннар, тау башлары, агачлыклар тоташ яшел келәмгә төренгәннәр. Ул келәм өстенә, төрлелдән –төрле, аллы-гөлле меңләгән чәчәкләр чигелгән, ул чәчкәләр өстендә берсеннән-берсе матур күбәләкләр очып йөри. Һавага ике челән күтәрелеп китте, камышлык арасыннан, үрдәкнең бакылдаганы ишетелде. Малайларны   тоташ бер оркестыр булып әрәмәлек сандугачлары каршы алды. Күктә берничә дистә тургай сайрап каршы алды. Көтү артыннан тузан сулап килән малайлар чишмә янында туктап тамакларын чылатылар. Үтә салкын су аларның тешләрен камаштырды. Битләрен салкын суда юып алгач, малайларның балачак йокылары аларны бүгенгә бөтенләй калдырып китте. Ике малай да тау башыннан үзләре кузгаткан җиһанны күзәттеләр.

      Игенчеләр  итрүк торып кырга чыга дип язалар. Белмиләр алар бер ни дә. Иң беренче булып көтүчеләр чыга болыннарга. Алар артыннан гына көтүне озаткан абыйлар, техникаларын кабызып басуларга таралар.

   Болынга таралган маллар дәррәү яшел үләнгә  ябышты... . Самат белән Алмаз тау башыннан, кырын ятып, астагы малларны күзәтергә тотындылар.

    — Ник соңга калдың бүген, көтүне тагын авыл эчендә туктатып көтеп торасы булды? — дип сорап куйды Самат дустыннан.
     — Әй лә, үзең беләсең бит инде, –дип җавап бирде аңа Алмаз.
     — Тагын шул Роза апамы инде?
     — Ие, шул инде.

 Сәет очында яшәп яткан Роза апа ара- тирә малларын көтүгә чыгарырга соңа кала. Йоклап калган дип тә әйтеп булмый үзен. Сыерын савып утырган вакыты була аның көтү җыя башлаганда. Алай гел булып тормаса да, көтүне кайчак тоткарлый шул. Көтүчеләр дә, авыл халкы да  ияләште инде аңа күптән. Ел саен шул ук хәл бит.

    — Ярар, үзгәрмәс инде ул, — дип, олыларча әйтеп куйды Самат.
    — Ие, үзгәрмәс инде, – дип пичәт куйды аның сүзенә җан дусты.

Самат аркасына ятты да, күктә нокта кебек кенә күренгән тургайны өзелеп сайраган тавышы буенча эзләргә тотынды.

    Хуш исле сусыл үлән борынын кытылый, аста сөтлебикәләрнең уфылдап печән ашаганы ишетелә, шунда ук кыптыр-кыптыр килгән кәҗә, сарык тавышлары килә. Алар да чыклы печәннән аерыла алмый. Бер кат ашап тамакларын туйдырмыйча, маллар үләннән башларын күтәрмәячәкләр әле. Шуңа борчылырга урын юк. Кара бу тургайны ничек сайрый, көне буе туктап та тормый ахыры. Ничек армый диген син аны.
—Самат.
—Нәрсә?
—Сәхия әби күтимкәләрне кабат дыңкычлап тутырган, күтәреп йөреп булмас, мин яткулыктагы шалашка илтеп куям аларны.
—Ярар.

    Алмаз, Саматның җан дусты, икесе дә быел җиденче класста укыйсы. Беренче класстан бирле бергә инде алар, бер парта артында утырдылар елның –елында, быел да шулай булачак билгеле. Көтүне бергә көтәчәкләрен апрель ахырында ук килешеп куйдылар инде алар.

Аннары май ахырларында авыл халкы көтү җыенына җыелгач, бар халык алдында шул теләкләрен белдерделәр. Авыл халкы бу хәбәрне ишеткәч җиңел сулап куйды. Соңы елларда көтүче табу бик кыенлашты. Элек малайлар көтү дип атылып торалар иде, замана белән малайлар да үзгәрде, көтү көтәргә малайларның гына түгел олыларның да теләкләре юк. Уку беткәнче ике атна авыл халкы көтүне чират белән  көтеп торды да, аннары җиңел сулап үз эшләренә чумдылар. Август беткәнче көтү дип борчыласы юк. Ике малай көтәчәк. Ике дусның да кәрәзле телефонлы буласы килә. Әти-әниләр колхоздан әллә ни акча ала алмыйлар. Ә менә инде хәзер бик кадерлегә әйләнгән көтүчеләргә, авыл халкы алай начар түләми. Үзенә булмаса да көтүчеләр өчен таба. Йорт буенча шулай җыеп чыксаң, саллы гына акча чыга.

Әти-әниләре бик шатланып риза булдылар. Кәрәзле телефон алгач та акчасы кулда шактый гына калачак бит, бер дә начар түгел бу, акчага кытлык заманда. Алмаз - яхшы дус ул, әле аның дуслыкка бер кайчан хыянәт иткәне булмады.Самат та шулай ук дуслыкка тугрылык белән җавап биреп килде.

Дөрес анысы узган ел дуслар арсына классташ кызлары Назгөл кысыла башлады. Нәрсә кирәктер аңа дуслардан, белмәссең. Елатып та карадылар инде алар ул кызны. Юк икенче көнне кабат килеп җитә, уйнарга авылда кызлар беткән диярсең.
—Булды илттем.
Алмазның тавышына уйларына чумып яткан Самат сискәнеп китте.
 —Син  нәрсә, йоклап киттең мәллә.
—Юк ла , болай уйланып ята идем әле.
—Нәрсә турында инде.
 Малайларның ике арада бер нинди дә сер юк.
—Назгөлне.
—Хии, тапкансың икән, туйдырып бетерде инде ул. Беләсеңме мин сиздем инде, ул минем янга килми синең яңа килә.
—Нәрсәә? -Самат торып утырды, җан дустның талашырга исәбе бар ахыры –каян алып шулай дисең әле син.
—Юк малай чынлап, син булмасаң  аның минем яңа килгәне булмый, ничек син урамга чыгасың йөгереп килеп җитә.
—Хе –малай уйга калды.

Чынлап ахыры шулай, дусты ялган сөйләми, кызый күберәк  аның тирәсендә бутала бит. Бераз егетләр горурлыгы биләп алса да Самат дустына сиздермәде оялды.
—Син чамалап –дип кенә куйды.
—Әй ярар сана, мин әнә Сөмбелне кич җиләккә чакырган идем, бармыйм диде-дип Алмаз борынын салындырды.
 

Ә менә ничек икән әле монда эшләр. Сматның элекечә дустын үртәп көләсе килде, тик күңелен тагын да төшерермен дип уйлады, шуңа Алмазның иңенә кулын салды да, егетләргә охшатыбырак җавап бирде.
—Әй малай бу кызларны аңламассың инде-“черт”-сатыйм.
Алмаз дустына рәхмәтле күзләре белән карады, әле дә син бар, мине аңлаучы дустым.
—Әйдә, сарыклар тау башына таба үрмәли башладылар, кукуруз басусы кырына күчеп утырыйк. Фәрхәт абыйдан тагын эләгер алайсам - ике малайда күтәрелеп кукуруз басуы ягына кузгалдылар.
 Башын иеп аяк астына карап барган Самат кинәт көлеп җибәрде.
—Ха-ха-ха. Үлеш синең белән малай!
Алмаз тик торганда көлә башлаган дустына аптырап карап тора башлады.
—Син нәрсә, кисәк кенә  шарикларың бушап китте мәллә?
—Сөмбелне, җиләккә чакырдым дисеңме әле?-дип көлүеннән көчкә туктап сорады Самат аннан.
—Ие чакырдым, шуннан нәрсә!
Самат тагын шаркылдап көлеп җибәрде.
—Син нишлисең ә?! - Алмаз инде үпкәләргә үк җыена башлады.
—Соң аяк астыңа күз сал  бер генә, нинди җиләк ди әле.

Алмаз иелеп үлән арасына күз салды, хәй җиләк пешмәгән икән бит.  Үлән арасында ямь-яшел булып утыралар, үзләре зурлар берсе берсе баш бармак башы кадәрь тик пешмәгәннәр. Дустына кушылып ул да көлеп җибәрде. Хи тиле дә инде көне буе болында йөреп шуны белми йөри икән. Җиләк пешмәгәч Сөмбел нигә аңа ияреп йөрсен ди. Менә пешсен башта җир җиләге аннары карарбыз. 

Күңелләре күтәрелеп киткән малайлар кукуруз басуы кырына килеп утырдылар. Көтү бераз арттарак калды калуын да, зыян юк озакламый ашый –ашый акрынлап көтүчеләр янына килеп җитәчәкләр. Әле төшке ашка кадәрь этлек түгел, тамак кайгысы малларда.

Иртәнге алтынчы яртада ук ашап алган малайларны, аш казаннары борчый башлады.
—Малай сәгәть  ничә инде?-дип сорады Самат дустыннан.
—Тугыз тулып килә, нәрсә ашыйсы киләме?
—Ие карным ачты.
—Минеке дә.

Икесе тиентен яткулык ягына борылып кардылар, ә анда көтүче шалашы эчендә  Сәхия әби тәмледән –тәмле ризык белән тутырып җибәргән ике күтимкә ята. Шулай булгач нигә ач утырырга ди әле.
—Хәзер алып киләм –дип Самат урыныннан кузгалды.
—Ярар бар – Алмаз яшел печән өстенә сузылып ятты.

Авылдан ерак түгел нарат агачлыры үсеп утырган кечкенә генә посадка бар. Авыл халкы ул җирне “наратлык” дип атап йөртә. Шуның янында ук, көндезге челләдән малларны нарат агачлары  күләгәсе астына качыра торган яткулык бар. Шунда малайлар әмәлләп куйган көтүче шалашы тора. Янында чәй кайнатырга кечкенә  генә учак урыны да бар. Малай шул якка таба атлап китте .

Дәвамы бар.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 09.11.2016
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar