поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
03.12.2009 Җәмгыять

БЕЗ – СССР БАЛАЛАРЫ

Күптән түгел Интернетта СССР заманындагы телевидениегә багышланган сайт барлыкка килде.

Хәзер www.cccp-tv.ru адресы буенча кереп, совет власте вакытларында  (1952 елдан башлап) төшерелгән кайбер тапшыруларны карарга мөмкин.  Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, Русиянең 52 процент халкы 1 Май демонстрацияләрен, сөт шешәләрен һәм 2 сум 20 тиенлек колбасаларны сагынып яши икән. Әлеге сайт нәкъ менә шул заманнарны сагынучыларны күздә тотып эшләнгән дә инде. 

 

Яңа сайтка куелган тапшырулар арасында балалар өчен төшерелгәннәре, спектакльләр, спорт тапшырулары, комедияләр дә бар. “Клуб кинопутешественников”, “Международная панорама”, “Голубой огонек” ише тапшырулар, мөгаен, 35 яшьтән олырак буынга яхшы таныштыр. Кайберәүләрнең, бәлки, 1960 елда СССР белән Канада арасында булган хоккей ярышын карыйсы киләдер, ә икенче берәүләргә исә Брежнев, Горбачевларның партия съездларындагы докладлары, аларның теге яки бу илнең сәясәтчеләре белән очрашуларын карау кызык булыр. 

 

Яңа сайтка Гостелерадио фондында сакланган шактый күп материал куелган. Барлык тапшыру һәм фильмнарны карау бушлай. Әмма сайтны эшләүчеләр дә “коры”  калмаячак. Алар  акчаны тапшырулар арасына реклама кертеп эшләргә җыена. Экспертлар фикеренчә, әлеге сайттагы реклама ярдәмендә елына 2 миллион доллар файда алырга мөмкин.  



Татарстан яшьләре
№ 67 | 05.12.2009
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№54 (29028) / 05.12.2009 17:52:39

кигәвен җитте! сугыша башлаганчы туктарга кирәк!

№53 (29026) / 05.12.2009 17:49:35

СССРның байтак кимчелекләрен дә,өстенлекләрен дә санап чыктык.
Мин саныйсы өч кимчелеге булмаса,бәлки,исән-имин булыр иде.
1. Җитмәүчелек(дефицит).2.Кода-кодагыйлык(блат).3.Тимер пәрдә(железный занавес).
1.Бездә җитештерелгән таварлар-үзебезне туендырырга җитеп,аркылып чыга иде,бөтен дөньяда социализм корырга теләп,байлыкларыбызны ярты дөньяга таратып тормаган булсак.
2.Кода-кодагыйлыкның тамырлары бүгенге кебек көчле түгел-бетерергә була иде.
3.Тимер пәрдәне әкренләп ачарга була иде.Кытайлар ачты-социализм көчәеп кенә бара.
Әлбәттә,болар,догма түгел,бүтәннәр башкача уйлыйдыр,бәлки?!.

№52 (29003) / 05.12.2009 13:47:32

кикергәнче ашау турында гына уйласак хәзергедән дә рәхәт заман юк инде! Әбиләребез кызыл балык турында ишетмәгәннәр дә,әтинең балачактагы хыялы -туйганчы ипи ашап карау булган. Без ананас ашап караган,мармелад ялап караган яңа буын вәкилләре берни ишетмичә,берни күрмичә диванда ятасы урында... юк җәмәгать йортсыз - җирсез берәүнең сыктауларын ишеткәч,үземне гаепле итеп сизә башлыйм! Әйтерсең аның сукбай булуында минем дә гаебем бар,әйтерсең авызыннан ипиен тартып алганмын! Никтер миңа кыен андый вакытларда.
...Дивана ахрысы мин. тормыштан куаныч табасы урында яңадан әллә нәрсәләр белән башыгызны катырам. Ә иң авыры беркемгә берничек ярдәм дә итеп булмый! күп булса җыйганда я 50-я 100 тәңкә акча бирәсең. тик вәзгыятьне үзгәртергә халыктан җыйган бу акчалар гына..

№51 (28995) / 05.12.2009 01:15:40

Сонгы араларда кубэеп киткэн терактларга эчегез пошмыймы берегезнен дэ? Югары урында утыручылар шул метод белэн власть булэлэр буген, э иртэгэ нэрсэ буласын ходай белэ.Менэ мин шул булеш аркасында кызын югалткан энинен кузлэрен курдем ,гомеремдэ дэ онытасым юк анын сыкрауларын.Бугенгене яклаучыларнын фикерлэре акча белэн товардан ерак китмэс ахры.Анысы мин дэ бай яшим аллага шокер ирем егет.Балаларым да икесе дэ югары белемле эйбэт урында эшлилэр.Тормыш эйбэт тэ бит бэхетсезлэр генэ кубэя коннэн-кон.

№50 (28988) / 04.12.2009 22:07:46

Кем дэ булса кереп, (http://www.cccp-tv.ru) анндагы тапшыруларны карыймы сон? Кстати бик кызыкары бар!!!

№49 (28984) / 04.12.2009 21:43:34

кәнишне, зато өйгә акча кайтмады, и реформа вакытында янмады да, чөнки бар зарплаталарына алдан әйбер алып бетергән булалар иде инде..ЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭэх, рәхәт вакытлар..( миңа хәзер дә кыен түгел , но теге чаклар-яшь чаклар , ностальгия дигәне чукындыра)

№48 (28979) / 04.12.2009 21:05:02

Шул 2 штук әйбер аннан үзегезгә кала идеме Юлиана?

№47 (28975) / 04.12.2009 21:00:59

гектарыннан 15-20 ц гына уңыш чыккан заманнарда ындыр аллары тулы студентлар, "уборочный"лар (уборкага килүче шофёрлар), эш 3әр смена итеп оештырылып та,амбар алды тулып ятучы көшелләр, аларны ташучы камазлар,уборочныйлар белән студент кызлар, студент егетләр,камаз дан китереп тутырган эшче егетләр белән чикылдашучы авыл кызлары....УУУУУУУУф, елатиасыз...
Ашау-эчү кием мәсьәләсендә кытлык булмады, әти-әнием сатучылар иде, кибеткә кайткан нәрсәне бик халыкка күрсәтмәделәр, әти мәрхүмнең җавабы-шул 2 штук әйберне кемгә биреп халык сугыштырыйм ди иде

№46 (28967) / 04.12.2009 19:47:07

\"Шуңа күрә дә бүген Кигәвен язган хәлләрне еш очратып була.\"

-Эш ешлыкта түгел шул, \"кешеләр\"дә дә түгел. Кигәвен бүгенге заманга характеристикасын биргән. Системага.

\"әгәр дә хужаларның уй-ниятләре изге икән\"
-изге түгел.

\"технология нигезләрен балачактан өйрәтә башлау кирәк\"
-э-э, татар телендә түлке. Хэ-хэ.

Бу абзацың - демагогия, яисә бутарга тырышып утыру.

Ә Елцин заманы турындагысы матур килеп чыккан - нәфис әдәбият үрнәге.

№45 (28965) / 04.12.2009 19:24:28

Вакыт,гафу,кайвакытта күңел төшенкелегенә дә бирелеп алгалыйм шул.Шул чагында,кара буяуларны гына сайлый башлыйм.
Ельцинга ышандык-акламады.Дөньяда тиңе булмаган,*Парламент атуны* оештырды.Ул вакытта урамдагы күпме шаһитләрне аттылар.Бүтәннәрен санап тормыйм.

№44 (28959) / 04.12.2009 15:46:21

Нух,әйдә, Ельцин заманында искә алыйк алайса.
Ул заман салам түбәле йортның түбәсен сүтеп ташлауга ошаган иде. Тиз генә сүтеп ташланган түбәгә башта калайдан материал таба алмыйча этләнсәләр, аннан ныклы яңгырлар китеп йорт эчендә суга батып яттык. Аннан соң салкын тимәсен дип бераз чиртептә алганнан соң түбә ябу турында онытып та тордык. Шулайда ниһаять терелдек, түбәнедә бик әйбәтләп яптылар.

№43 (28958) / 04.12.2009 15:32:13

Яңа технологияләр зур адымнар белән алга атлый. Шул алга киткән технологик алымнар аркасында җитештерүнең күләме арта. Тик күп кенә кешеләрнең шул ук технологик алымнарны үзләштереп өлгерергә вакытлары җитми. Күпләр аны куып җитә алмый. Бу хәл андыйларны читкә этәрә. Нәтиҗәдә өлгергәннәр белән өлгермәгәннәр арасында упкын барлыкка килә. Мондый тигезсезлекне булдырмаска тиешле \"мәктәп\" бүген үзедә артта тәгәри. Шуңа күрә дә бүген Кигәвен язган хәлләрне еш очратып була. Мин ышанам, әгәрдә хужаларның уй-ниятләре изге икән андый хәлләр бетәр. Һәм моның өчен технология нигезләрен балачактан өйрәтә башлау кирәк.

№42 (28957) / 04.12.2009 15:24:00

ха-ха-ха!
"...без бит-европалылар-белемле,аңлы,акыллы." кем керкән әле сине европага...
Европалы түгел-азиопалы син(русия).

№41 (28953) / 04.12.2009 15:04:19

Вакыт,*өр-яңа технология*,нефть-газ.Завод-фабрикалар җимерек,авыл хуҗалыгы чәчелеп ята.Ярты ил эшләми(аның яртысы эчә).Алдау,талау,акча төртеш,үтереш-шулар буенча дисәк кенә инде,алга ыргылуыбызны.Шуларны нанна(мә,мә, сиңа-алгарыш) технологияга кертсәк,уңышлар му-у-л-дан.

№40 (28950) / 04.12.2009 14:58:43

Вакыт, гафу, чыннан да..Читкә кителгән...)) Ельцин заманына керәбез...

№39 (28947) / 04.12.2009 14:52:18

Нух, мин ссср белән хәзерге Россияне чагыштыра идем. Ә син Россия белән чит илләрне чагыштыра башладың. Әйдә анда чыкмый торыйк әле.

№38 (28944) / 04.12.2009 14:35:08

Вакыт, ул югары технологияләр безгә чит илләрдән керә. Дөресрәге, технологияләре дә керми аның, ә шул технологияләр буенча җитештерелгән товарлар гына керә. Нефть-газга алмашка искерә башлаган технологияләрне дә бирәләр, әлбәттә.

Схема: бездән - чимал, алардан безгә - югары технологияләр ярдәмендә шул чималдан ясалган товар.

Нефтедолларларны безгә караганда да ахмаграк тотучылар бар, анысы. Дубай әмирлегенең 80 млрд доллар бурычы бар икән. Югары технологияләр урынына диңгезгә ком сибеп ятканнар. Җилгә очырганнар туры мәгънәсендә акчаларын. Гарәпләрдән әллә ни көтәргә кирәкми дә, ләкин без бит - европалылар - белемле, аңлы, акыллы.

№37 (28942) / 04.12.2009 14:13:08

Энергитека, электроника, машина төзелеше, органик химия, җиңел таварлар җитешетерү, азык төлек җитештерү һәм башкалар

№36 (28941) / 04.12.2009 13:58:29

Вакыт, минекеләргә плюс, үзеңнекеләргә минус куеп баргансың. Алай ук бетереп атмас идем хәзерге заманны да))))Хәзерге заман турында, әйттем бит, берничә елдан соң язарбыз. Соңгы җөмләң хәзерге заманны бигрәк бетереп ташлады: \"Хәзер югары технологияләр кулланганга эре заводлар кирәкми.\" Нинди технологияләр ул, санап күрсәт әле. Пиар-технологияләрме, сайлау технологияләреме? Җитештерү технологияләре булса, каян килгәннәр алар? Аллаhы Тәгалә Россиягә шыпырт кына җибәреп ятамы?

Брежнев заманына - бетте.

Ельцин заманына күчәбез.

№35 (28929) / 04.12.2009 10:37:26

Нухка җавап:
+ Фән алга киткән иде
-Җүнне техника һәм машиналар юк иде. Ә хәзер техниканың ниндие генә юк!!!
+ Илнең дөньяда авторитеты бик зур иде
-Хәзер Россия белән күберәктә санлашалар. Ә Россиягә каршы пропоганда бетте дисән дә була.
+ Күп кенә җитештерелгән продукция күләме буенча СССР Америка белән тигез (узып киткән) иде
-Магазиннар тулы продукция. Чыгысыңда аласың. Моның өчен американы узып киткәнне көтеп торасы юк.
+ Акча җитештерүне үстерергә юнәлтелә иде (ГЭСлар, эре заводлар)
-Хәзер югары технологияләр кулланганга эре заводлар кирәкми. Ә әһәмиятле төрле төзелешләр элекегә караганда тизерәк алып барыла.

№34 (28924) / 04.12.2009 10:02:43

Ул вакытларга әйләнеп кайтырга язмасын, хәзерге тормыш әйбәтерәк.

№33 (28920) / 04.12.2009 09:31:19

Иркә, ике урындык дип инде..мин просто центрист бу мәсәлә буенча - оьъектив бәя бирергә тырышам. Идеаллаштырганым юк бернәрсәне дә. Ак яисә кара гына була алмый бит. Кстати, Ил дә шул фикерне сөйли. Монда мин конкретно Брежнев заманына гына, үзем әзрәк күргән вакытка гына бәя бирергә тырышкан идем. Репрессияләр, кәҗәгә налоглар заманы турында түгел - аларын белмим. Ул заманнан бирле күп кенә вакытлар үтте, чагыштырыр җире бар.

Ярый, дәвам итик.

+ Фән алга киткән иде
+ Илнең дөньяда авторитеты бик зур иде
+ Күп кенә җитештерелгән продукция күләме буенча СССР Америка белән тигез (узып киткән) иде
+ Акча җитештерүне үстерергә юнәлтелә иде (ГЭСлар, эре заводлар)

P.S. + Брежнев телевизордан сөйләгәндә гел көлә генә идем (кабатланмас дикциясеннән).

№32 (28919) / 04.12.2009 09:30:54

Иркә, ике урындык дип инде..мин просто центрист бу мәсәлә буенча - оьъектив бәя бирергә тырышам. Идеаллаштырганым юк бернәрсәне дә. Ак яисә кара гына була алмый бит. Кстати, Ил дә шул фикерне сөйли. Монда мин конкретно Брежнев заманына гына, үзем әзрәк күргән вакытка гына бәя бирергә тырышкан идем. Репрессияләр, кәҗәгә налоглар заманы турында түгел - аларын белмим. Ул заманнан бирле күп кенә вакытлар үтте, чагыштырыр җире бар.

Ярый, дәвам итик.

+ Фән алга киткән иде
+ Илнең дөньяда авторитеты бик зур иде
+ Күп кенә җитештерелгән продукция күләме буенча СССР Америка белән тигез (узып киткән) иде
+ Акча җитештерүне үстерергә юнәлтелә иде (ГЭСлар, эре заводлар)

P.S. + Брежнев телевизордан сөйләгәндә гел көлә генә идем (кабатланмас дикциясеннән).

№31 (28918) / 04.12.2009 08:31:15

ә минем авыл дәүәтиемнең абыйсы - беренче сугышта, үзе исә - икенчесендә. 1941 август - 1945 көз.
вообе, гаиләләре хәлле булган. шулай ук, колхозга добровольно кергәннәр, малларын биреп бетереп. иначе - кирдык... :(

№30 (28917) / 04.12.2009 08:08:45

Уф, кызык булган монда. Ил, бир бишне, без бер командада куп вакыт))))))))тырышкансын!!!

Нух хэрвакыттагыча ике урындыкка бербюлы утырырга кели кебек)))))))
Элтмира, репрессия корбаны тугел. Бабам обстановканын ничек борылганын анлап калхузга кергэн. Мин аны бик аз белэм, томан эчендэ генэ. Энинен француз кулмэклэре бар иде. Минеке юк))))))бер жай чыккач сойлээрмен эле Муса Жэлил темасы белэн бэйле булачак. Бик хэйлэкэр итеп язарга кирэк, бар нэрсэне тойнэп, шунлыктан кичектерелэ.беренче донья сугышында пленда булган ул.

№29 (28916) / 04.12.2009 07:27:07

Бөтенесе чагыштырмача.
Данослар, көнчелек зур ,стукачи(хәзер дә җитәрлек) күп иде.
Көчләп динсез итүләр дә булды:мәсҗет манараларын да кистеләр,җыелып укыган җомга намазларын да куып тараттылар.Шушы эшләрне урыс килеп эшләмәде,үз татарыбыз эшләде.Урыс өлкәсендәге авылларда мәсҗет манаралары калды.
Татар авылларында да калганнары булды.Бар иманлы авыл,бар имансыз авыл.Барысы да шунда яшәүче кешеләрдән тора.Хәзер дә эчә торган эчми торган авыллар бар...
Кеше һәвакыт узганын сагынып,киләчәге турында хыялланып яши.
Шулай булгач, узганы яхшы иде хәзергесе начар яки хәзергесе яхшы узганы начар дип булмый.Һәрбер чорның уңай вә тискәре яклары бар.

Шунысы шатлык ,яшибез бит АЛЛАГА шөкер!!!!

№28 (28915) / 04.12.2009 06:21:28

Бөтенесе чагыштырмача.
Данослар, көнчелек зур ,стукачи(хәзер дә җитәрлек) күп иде.
Көчләп динсез итүләр дә булды:мәсҗет манараларын да кистеләр,җыелып укыган җомга намазларын да куып тараттылар.Шушы эшләрне урыс килеп эшләмәде,үз татарыбыз эшләде.Урыс өлкәсендәге авылларда мәсҗет манаралары калды.
Татар авылларында да калганнары булды.Бар иманлы авыл,бар имансыз авыл.Барысы да шунда яшәүче кешеләрдән тора.
Хәзер дә эчә торган эчми торган авыллар бар...
Кеше һәвакыт узганын сагынып,киләчәге турында хыялланып яши.
Шулай булгач, узганы яхшы иде хәзергесе начар яки хәзергесе яхшы узганы начар дип булмый.Һәрбер чорның уңай вә тискәре яклары бар.

Шунысы шатлык ,яшибез бит АЛЛАГА шөкер!!!!

№27 (28914) / 04.12.2009 01:47:47
















Ин мохиме рухи ярлылык,бер-беренне анламаучылык,"син эле кем булдын" дип мактанчылык кочле замана буген жэмэгать.Бу турыда бик озак бэхэслэшер идем дэ йокы килэ,вчу теки икенче сменадан эштэн кайткан кеше бит мин







№26 (28913) / 04.12.2009 01:24:08

Көчләп динсез иткәннәрен хәтерләмим мин дә. Динсезләр күп булганда да денсезләр аз иде.Ул Иркә репрессия корбаны түгел микән?!Иң яхшы мәгариф системасы СССР да иде,укырга ярата идек,китапка чытырдап ябыша идек!
Элек чистарак иде бит һавалар,
Тәртиплерәк иде лә балалар!
Гайрәтлерәк иделәр бит ирләр,
Уңдырышлырак иделәр бит җирләр!
Хәзер Нух әпәт якага ябыша инде,Илсөя Бәдретдинованы яратканга!

№25 (28911) / 04.12.2009 01:17:13

Илкәй, Илем, Ил генәм,
Йокла инде, бер генәм :)))
Иртән эшкә барасы,
Их, Матбугат Алласы! :)))

№24 (28909) / 04.12.2009 01:11:47

так.
нарушаю своё слово.
әмма бик мөһим бер сәбәп аркасында.
аңлатам.
\"ул\" заманны тәнкыйтьләү - \"бу\" заманны мактау дигән сүз түгел.
а то начинается. \"хәзер продукт фәлән, хәзер балалар тегән...\"
менә ошбу элементар нәрсәне аңлый алмау - \"проблемы с логическим выстраиванием\"нең бер чагылышы инде.

№23 (28908) / 04.12.2009 01:09:33


Илнен шулай язасын чамалаган идем.Иркэ кая ,ул да ярый анти коммунист.Мин дэ чагыштырам хэзер -80 нче еллар эби намазын укый ,корбан хэр ел диярлек суела, ялгыз яшэгэн апа оендэ бабайлар жыелып жомга намазы укый.Яшьлэр ойлэнешэ ,бер елга 10 ар туй ясала.Хатын-кыз уз урнында ирлэр уз урнында.Бугенге кон яки 09 ел.Зур мэчет балкый 2-3 карт намазга бара.Урам тулы исерек хатын-кыз.Ярты авыл ялгыз эбилэр ,шул эбилэрнен комганнарын ,тазикларын тонлэ жыештырып цвет метка илтуче буйдак исерек ир-егетлэр.Гомерлэрен шэхэр общагасында уткэруче картаеп баручы кызлар.Бусы авыл мисалы гына.Э онытканмын сатып алынган инвалидность белэн ойдэ утыручы грнадир кебек ир-егетлэр.Кемгэ кирэк сезнен хэзерге суз ирегегез кем йори ул сайлауга дальше продолжать.


№22 (28907) / 04.12.2009 01:05:45

Сөюгә дә ышанмыйм кайчак.күңел тулганда.

№21 (28905) / 04.12.2009 00:49:32

Сагыну, елама, зинһар! Безнең илдә һәрвакыт сөю булган, бар һәм булачак! Менә монысын инде бездән беркем дә тартып ала алмый! :)))

№20 (28904) / 04.12.2009 00:35:44

пионер, юк, әлбәттә.
Бүгенгесен берничә елдан менә шулай исемлекләп язарбыз, аллабирса.

сагыну, 

№19 (28903) / 04.12.2009 00:30:54

Димәк безнең илдә бөтен нәрсә бер юлы, бервакытта да булмаячак.елатасыз инде чистый.Әйе сайлау бар,сайланучылардан гына бер тиен файда юк!

№18 (28902) / 04.12.2009 00:29:07

Нух, суз иреге буген бармы?
партиялер икэуме?

№17 (28901) / 04.12.2009 00:28:57

Ә хәзер ничә партия ???? Санга бар, исәпкә юк ?
"Как далеки они от народа..."

№16 (28899) / 04.12.2009 00:22:39

ил, сүз иреге юк иде. Сайлау бюллетеньнәрендә бер округтан бер генә фамилия тора иде. Партияләр дә берәү генә иде. Дәресрәге, бер генә партия бар иде.

Бәяләр арту дигән нәрсә юк иде.

Ә синең мандариннарың, кстати, простой юк-бар исемлеген чын ностальгиягә әйләндерә.

№15 (28897) / 04.12.2009 00:13:41

э хэзер кибетте ботенлэй жунле продукт юк. элек ичмасам, кеше эллэ нинди экзотик ризыклар ашый алмаса да, нормаль ризык ашый ала иде. шуна да сэламэтрэк иде. купкэ причем.

№14 (28895) / 04.12.2009 00:08:12

//и сразу "
гомумән, гаиләбез начар яшәмәде. тамагыбыз тук, өстебез бөтен иде."
очень логично//

абсолютно логично.
п.ч. итне базардан ала идек.
мин туктыйм.
вечный спор.

№13 (28893) / 04.12.2009 00:05:29

а я утверждаю
у вас - проблемы с логическим выстраиванием чего бы то ни было в вашей голове.

вообще-то - брежнев чоры - сталин чорының дәвамы. если чо.

если чо
бугенге чор - брежнев чорынын дэвамы.

бугенге чор - килэчэк чорнын башлангычы.
и так вечно.

ай авыр яшэгэнсез икен.
"колонкадан су ала идек. ике катлы таш йортта не то что су,..."" канализаөия дә юк иде. нәрсә икәнен аңлатыйммы? аңлатам. пес/кәкәй иткәч, чиләкне ишек алдына чыгарып түгә идек."

и что? э сез буген болай яшэучелер юк дип уйлыйсызмы? уз нэжесенне узегез тукмичэ, куршегез кереп тугеп бирергэ тиеш идеме?
"развитый социализм чорындагы"-
это так, ради красивого словца эйтелген суз. аннары развитый социализ чорында б... чилэген куршен яки социаль ярдэм хезмэтендэ яки участковый тугэргэ тиеш дигэн закон юк

" дальше. мандаринны әйттем инде.
ну. аякка кия торган нәмәрсәләргә чиратларны әйтмим инде.
ә менә кибеттә җүнле ит югы - это да.
"

и сразу "
гомумән, гаиләбез начар яшәмәде. тамагыбыз тук, өстебез бөтен иде."
очень логично

" әтием, типа как бы "сверхурочныйлар" эшли иде. ә менә моның өчен аңа выговорлар бирәләр иде."

"Брежнев заманын хэзерге чор белен чагыштырганда, хэр чорнын яхшы хэм начар яклары бар." дип яздым.
продолжать?

№12 (28892) / 04.12.2009 00:00:30

Әлбәттә,Ил,алары да булды,дөрес,булганны инкарь итеп булмый.Аңа кадәр әле,бурыч йөклиләр иде:кайсы районга ничә кешене *озатырга*,районнар колхозларга-колхозлар-авылларга бүләләр иде ничә кешене(кемнәрне)җибәрергә.
Ничә кешене җибәрергә бурыч куелгач,җибәрми кара,үзеңне җибәрәләр.Аннан соң синең урынга куелган кеше тыңлаучанрак була.Шулай итеп,өч мәртәбә җыештырдылар бөтен башлыкларны.

№11 (28890) / 03.12.2009 23:57:25

у вас проблемы с логическим выстраиванием чего бы то ни было в вашей голове?

вообще-то - брежнев чоры - сталин чорының дәвамы. если чо.

+
казанның үзәк урамнарының берсендә яшәдек. яздым ич инде. обком янындагы колонкадан су ала идек. ике катлы таш йортта не то что су, канализаөия дә юк иде. нәрсә икәнен аңлатыйммы? аңлатам. пес/кәкәй иткәч, чиләкне ишек алдына чыгарып түгә идек.

внимание! пояснение. җәйләрен авылда канализация югын проблема санамый идем, естессно. әмма бу бит развитый социализм чорындагы сәвитләр иле.

дальше. мандаринны әйттем инде.
ну. аякка кия торган нәмәрсәләргә чиратларны әйтмим инде.
ә менә кибеттә җүнле ит югы - это да.

ещё важное.
гомумән, гаиләбез начар яшәмәде. тамагыбыз тук, өстебез бөтен иде. әтием, типа как бы "сверхурочныйлар" эшли иде. ә менә моның өчен аңа выговорлар бирәләр иде.
продолжать?

№10 (28889) / 03.12.2009 23:46:06

ил, сез язган Брежнев заманы ул узе бер чор
Сталин заманы - узе бер чор
Э сез икесен бергэ бутагансыз.
Дэу этигезне наверно Сталин чорында утыртканнар. Э Брежнев чоры ул Сталин чоры тугел.

Брежнев заманын хэзерге чор белен чагыштырганда, хэр чорнын яхшы хэм начар яклары бар.

№9 (28888) / 03.12.2009 23:32:05

//Террористы да, олигархы да, жиригы да юк иде. Ришвәтчелек аз иде, крышалар юк иде.//
дәү әтием, дәү әниемнең паспортлары юк иде.
трудоднига эшли иделәр.
дәү әтием биш ел әсирлектә булып кайтты. аннан соң ничәмә еллар тыныч тормыш күрмәде.
болары авылныкылар.
шәһәрнекеләрне әйтмим дә пока.

//Ришвәтчелек аз иде, крышалар юк иде.//
точно-точно. күпме халыкны кырдылар ул заманнарга кадәр..

ладно.
спор бесполезен.

ну, ещё чуть-чуть.
карбыз алырга чират тора идек. алган-алган инде бишәр-алтышарны ала идек. җаталар иде, балконда тәгәрәп.
яңа ел алдыннан әтием мәскәүдән мандарин алып кайта иде.

всё. пока.

№8 (28885) / 03.12.2009 23:18:29

Ә укырга (югары уку йортларын әйтәм)ничек кердек? Кайсыгызның әти-әнисе кемгә бирик икән ришвәт акчасын дип кирәкле кешесен эзләп йөрде?

№7 (28884) / 03.12.2009 23:15:54

Шэрыкта бомба!

№6 (28883) / 03.12.2009 23:09:11

Кигәвен,)))кыска гына вакыт эчендә зур-зур шәhәрләр калкып чыга иде. Чаллыда берничә ай эшләгән кеше фатирлы була иде... Ипотекага түгел, просто фатир бирәләр иде. Террористы да, олигархы да, жиригы да юк иде. Ришвәтчелек аз иде, крышалар юк иде.
Брежнев заманын сөйлим. Оппонентлар тагын нәрсә булмаганын сөйләсеннәр - типа кытай киемнәре, төрек пляжлары...
Интернет юк иде, менә анысы даа..

№5 (28881) / 03.12.2009 22:56:53

э минем шушындый уенчык бар иде

http://images.yandex.ru/yandsearch?p=5&ed=1&text=%D0%B8%D0%B3%D1%80%D

№4 (28880) / 03.12.2009 22:42:00

Кама,Волга буйлап ап-ак пароходлар,метеорлар йөзә иде дип тә өстик,Нух!

№3 (28879) / 03.12.2009 22:16:26

Кара әле, шул сөт, кефир шешәләре искә төште шул.)Газлы су автоматлары урамда(!) тора иде...1 тиенлеген эчеп булмый иде, анысы. Әмма дә ләкин 3 тиенлеге...Эчеп карасы килә башлады шул суны. Ничек эчкәндер бар кеше дә шул ике стаканнан..Дуңгызныкы да, кошныкы да юк иде, спид та юк, сугышы да юк, самолетлар да мәтәлми... Нигә без шул коммунизмнан \"котылып\", уптым илаhи дингә таба бара башлагач кына барлыкка килде соң алар?
Ярый, газлы судан гына башлаган идем)))

№2 (28839) / 03.12.2009 15:32:14

чынлап та тэмле иде шул, авыру мазарлар да йокмый иде.Донгыр-донгыр китерэсендэ горселдэп ага башлый))))шулай бушка булганга тэмле булгандыр инде. На халяву и кусус сладкий дилэр бит

№1 (28833) / 03.12.2009 15:08:23

Ах, тэмле иде шушы автоматнын газлы суы!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar