поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
06.12.2009 Аш-су

ТАТАР ТАБЫНЫ – 2

БӘРӘН ИТЕ РИЗЫКЛАРЫ

 

Чабан куырмасы

 

  Бу ризыкны әзерләү ысулы онытылган, борын заманнарда далада, тау араларындагы җәйләүләрдә, чуен казан булмаган чакларда әзерләнгән ризык бу. Бу ризыкны яу сәфәрләре вакытында да бары тик ир-ат кына әзерләгән. 

 

Башта зур учак ягыла. Күмере күп булсын. Учакны ташлы, иңкү урынга ягалар. Иңкү урын булмаса, җирне казып иңкү урын әзерләргә дә таш белән түшәргә кирәк. Шулай итеп, таш казан барлыкка килә. 

 

Учак яна торсын, без куйны суеп, тиресен салдырып, бераз тоз сибеп, урталай каплыйбыз да салкынча урынга, агач күләгесенә, чатыр эченә элеп, кычкыткан яфраклары белән (анысы булмаса, чүпрәк) каплап куябыз. Чебен-черки кермәсен өчен.

 

Аннан соң бәрән түшкәсен пычак белән турыйбыз. Итне сөякләрдән аерабыз. Сөякләрне казанда кайнап торган кырку суга салабыз.

 

Сөякләрдән аерылган итне (шашлыкка әзерләгәндәге кебек) турыйбыз: тоз, борыч, суган кебек тәмләткечләр белән болгатабыз... Томалап куябыз.

 

Тирене җәеп, тире өстенә итне салабыз да яхшылап, суты агып чыкмаслык итеп тирене тегәбез. 

 

Учакта күмер шаулап төшкән. Таяклар, көрәк белән кисәүләрне таратып, утлы күмерне ачабыз да утлы күмер өстенә сарыкны салабыз. Тиз генә түшкәне утлы күмер белән каплап, өстенә яна торган кисәүләрне өеп, учакны тагын да шаулатып утын өстибез. Учак шулай ике сәгатьләп яначак. Шуннан соң күмерләрне таратып, җайланма таяк белән күмер арасыннан куй түшкәсен төпсәгә яки киң яфраклар өстенә тәгәрәтеп чыгарабыз.

 

Безнең алда йонлы сарык түгел, йоннары көен-янып беткән, төрекмән карбызына охшаш коңгырт-сары зур түмәр ята. 

 

Пычак белән “төрекмән карбызын” ярып җибәрәбез... Кетердәп пешкән тире эченнән ушыңны алырлык хуш ис бөркеп, мәмердәп пешкән куырма ишелеп төшә. 

 

Ит кисәкләрен кул белән дә, сөңге итеп ясалаган таяклар белән кадап алып та ашарга була. Тиресе дә ризык, ул да ашала.

 

Куырма янына дүрт эчемлекнең берсен бирергә мөмкин: кымыз, буза, ширбәт, әйрән.

 

 Шулпа

 

 Казанга салынган сөякләр кайнап, тәмам пеште. Шулпада тәмләткеч үләннәрдән башка һични юк. Суган, әнис, борыч... Шулпа касәләргә яки тустаганга салып бирелә, шулпада пешкән итле сөякләрне төпсәгә бушаталар да бераз тоз сибеп куялар. Куырма җитмәгән очракта сөяк янындагы ит белән шулпа эчү дә ләззәтле һәм туклыклы.

 

 Баш   Куйның башын тунап, кайнар суда пешеклиләр. Ул суны түгеп, яңасын салып кайнаталар да, шул суга башны салалар. Башны алып, итен сөякләрдән аерып, телен, миен колакларын, баш итен бергә кушалар.

 

Шул ук шулпада сарыкның йөрәген, бавырын, бөерен, яркалы бәрәңге салып пешерәләр. Пешеп җиткәч, бәрәңгене, эч-бавырларын бушатып, вак кисәкләргә турыйлар да бер табага салып, баш ите белән болгаталар. Өстенә түгәрәкләп туралган суган, борыч сибеп ашыйлар.

 

Шулпасы әле һаман казанда зәгыйфь утта кайный бирә. 

 

 Тутырылган үпкә

 

 Бу ризыкны эшләү ысулы безгә бик борынгы заманнардан килеп җиткән. Элек җылкының, сыерның, куйларның, дөяләрнең бавыры, бөере, мие, эчәкләре затлы ризыклар рәтендә булган.

 

Чыннан да, тутырылган үпкә иң тәмле ризыкларның берсе саналган.

 

Башта тутырыласы әйберләрне әзерләп куярга кирәк. Кыргыч аша берничә баш сарымсакны чыгарып, марля аша сутын сыгып алабыз. 

 

Суелган куйның үпкәсен быгызлавы белән бергә түшкәдән аерып алабыз. Көчле тынлы ир кеше иреннәрен быгызлау көпшәсенә тигезеп, үпкәне кабарта. Тын алып тагын кабарта, үпкәнең күләме өч-дүрт тапкыр зурая.

 

Ярты литр сөткә сыгылган сарымсак сутын кушып, чи йомырканың сарысын өстәп, бераз тоз салып болгатабыз да шул сөтне быгызлау аша кабартылган үпкәгә керә алган кадәр тутырабыз. 

 

Казандагы кырку шулпада эчәкләр кайный. Шул эчәкләр янына тутырылган үпкәне төшерәбез, үпкә батмаса, аны таякка бәйләп кайнаган суга батырып тотабыз. Үпкә утыз-кырык минуттан әзер булыр.

 

Әзер үпкәне шулпадан алып, кунага салып турыйбыз. Үпкә кисәкләрен ипи өстенә куеп кунакларга тәкъдим итәбез, суынган үпкә тәмен-сыйфатын югалтмый.

 

 СЫЕР ИТЕННӘН ЗАТЛЫ РИЗЫКЛАР

 

Ит бавырсагы (суҗык)

 

  Бервакыт без – берничә яшь артист белән берничә яшь язучы – атаклы ашчы, Ленин ордены иясе, Татар ашлары йортының хуҗасы, “Татар ашлары”, “Татарские блюда”, “Татарская кухня” китапларының авторы Юныс ага Әхмәтҗан бүлмәсендә мәҗлестәш булдык.

 

– Ә хәзер, кунаклар, үз кулларым белән пешергән бавырсакны татып карагыз! – диде хуҗабай.

 

Гүзәл кыз бүлмәгә бавырсак алып керде. 

 

– Бу бавырсак түгел! – дидем мин. 

 

Юныс ага да, башкаларда гаҗәпсенеп миңа карады.

 

– Сез ялгыш ишетмәдегез! – дидем. – Бу – бавырсак түгел!

 

– Алайса, –диде Юныс ага. – бу нәрсә сың?

 

– Бу – камырсак! – дидем. – Ул бавырдан эшләнмәгән бит, камырдан ясалган. Бу ризык камырдан эшләнгән, “төш”тә, “чәк-чәк” тә камырдан пешерелә, алайса, ни өчен сың ул “бавырсак” дип атала? Мантыйк әйтә, бу ризыкны “камырсак” дип атау хәерлерәк булыр иде. 

Борынгы татарлар хан сараендагы ашчыларны “баурчы” дип атаганнар. Бу гаять абруйлы вазифа булган. Әйтик, ханга бирелә торган ризыклар өчен җавап тотучы кеше булган ул баурчы. Бу вазифага бары тик ир-егетләр генә куелган. “Баурчы”дан соң “ашчы” (повар) тора, аннан соң “пешекче” килә, ягъни аш әзерләнә торган бүлмәдәге кара эшчеләр, алар китерелгән кошларны пешекләп, йоннарын, каурыйларын йолкып, мал итендәге чүпрләрне, ябышып калган йоннарны чүпләп, ашчыга ярдәм итеп торганнар. 

 

Бүген татартлар барысын бергә бутап бетерделәр. “Баурчы” сүзе гел онытылды. “Ашчы” урынына “пешекче”не кулланалар. Ә “баурчы” сүзе бары тик борынгы язмаларда гына сакланып калган. 

 

Борынгы татар әдәбияты буенча  нотыгымны тыңлаганнани соң, Юныс ага бераз уйланып утырды да әйтте:

 

– Ә ни өчен бүгенге татарлар майда кыздырылган камырны “баурсак” ди?

 

– Әүвәл заманнарда татарлар бу ризыкны иттән, бавырдан ясаганнар, чәй өчен түгел, туклыклылык өчен, озак саклансын өчен. Тагын татарның борынгы әдәбиятына мөрәҗәгать итәргә туры килә... Каюм Насыриның “Әбүгалисина кыйссасы” исемле әсәре бар. Әбүгалисина белән аның энесе Әбухарис биек тау итәгенә килеп җиткәч, тау куышына керә торган ишек янында бик күп халык җыелып торганын күрәләр. Алар тау кушындагы китапханәнең ачылганын көтәләр икән. Китапханә елга бер генә, өч сәгатькә генә ачыла, ди. Китапхандәге китапларны алып чыгарга күчереп алырга рөхсәт ителми икән. Белемгә сусаган ике җегеткә өч сәгать кенә җитми, алар китапханәдә яшеренеп калып, ел буена тылсым-сихер серләренә төшенергә карар кылалар. Ачтан үлмәс өчен, алар ризык туплап, ел буе яндырырга шәм ясарга булалар. Алар кыргый киекләр аулыйлар, аларның итен, йөрәкләрен, бавырларын киптереп ясалган онны бадәм мае белән болгаталар да урман чикләвеге чаклы гына бавырсаклар ясыйлар. Бу бавырсакның берсен ашаган кеше кырык көн ашамыйча, су эчмичә тора ала икән. Ел буена җитәрлек ризык, шәм әзерләгәч, җегетләр мәгарәдә качып калалар, ел буе белем алалар. Әбүгалисина тылсымчы була, Әбухарис исә сихерчегә әверелә.

 

– Ни өчен хәзер бавырсакны мал бавырыннан ясамыйлар? – диде ашчыбыз.

 

– Әүвәлге татарлар бай-мул тормышлы булган, соңгы өч йөз ел дәвамында татарлар җылкысыз, малсыз калды да ит урынына камыр, бәрәңге ашый башлады. – дидем.

 

– Беркайчан да ит бавырсагы турында ишеткәнем дә ашаганым да булмады, – диде Юныс ага.

 

Шулчак мин кесәмнән иттән ясалган бавырсак чыгарып, Юныс абыйга суздым, кунакларга да берәр шарчык бирдем. Барысы да бавырсак суыра иде.

 

– Тәмле! – диделәр.

 

– Бу ашны мин, һичшиксез, үземнең китабыма кертәчәкмен! – диде хуҗабай.

 

Мин аңа иттән бавырсак ясау ысулын язып бирдем. Кызганыч ки, Юныс ага Әхмәтҗанов вәгъдәсен үти алмады, ул кинәт вафат булды. Урыны җәннәттә булсын!   

 

Бавырсак ясау ысулы  

 

Сарымсак чистартабыз. Әнис орлыгы белән төйгән кара борыч әзерлибез. Майсыз бозау (сыер) итен (йөрәген, бавырын) иттурагычтан чыгарабыз. Итне тураганда ара-тирә сарымсак, әнис, борыч сала барабыз. Әзер итне тоз сибә-сибә яхшылап болгатабыз да капкач белән каплыйбыз. Караңгы, салкын урынга чыгарып, капкач өстенә авыр йөк куябыз. Бер атна узгач, капкачны ачып,  чикләвек зурлыгында ит алып, ике уч белән тыгызлап әвәлибез. Шарчыкларны тактага, төпсәгә тезеп, балконга яки суыткыч өстенә куябыз. Ике-өч атнадан бавырсак кибеп өлгерә. Бавырсак тыгыз, каты булып кибә һәм беркайчан да бозылмый. Бавырсакны чәйнәмиләр, суырып кына йөриләр. Бавырсакны ауга, балыкка барганда, озын юлга алырга мөмкин. Әнис исе, борыч тәме, сарымсак исе белән катнашып, гаҗәеп бер ләззәт бирәчәк.   Икенче ысул

 

 Зур малның оек-эчәгесен алабыз да, салкын су белән яхшылап юабыз, чистартабыз. Бая әзерләгән ит массасын шул “оекка” тыгызлап тутырабыз. Кул белән сыпырып һавасын чыгарабыз. Һава куыкчыклары кала икән энә белән тишеп калган һаваны чыгарабыз. Ачык башын яхшылап бәйлибез.

 

 Тутырылган оек-эчәкне зәйтүн мае белән майланган тактага салабыз. Өстенә шулай ук майланган такта каплыйбыз да балкон идәненә чыгарабыз. Өстәнә ике потлы гер яки башка авырлык куябыз. Ике  атна чамасы тотканнан соң йөкне алып, тактаны сак кына кубарабыз. 

 

Каршыбызда болан йоткан буар җылан сымак оек-эчәк ята. Массаны сак кына кубарабыз да икенче ягына әйләндерәбез. Өстен ачык калдырабыз. Ике өч көн саен әйләнедереп торабыз. Эчәк кибеп, масса үзен үзе тотар дәрәҗәгә җиткәч, бавыннан элеп куябыз. Ул өч атна чамасы шулай эленеп торырга, кибәргә тиеш. Әзер бавырсакны вак-вак шакмакларга турыйбыз. Шакмаклар рубин төсендә булыр. Бавырсакны күпләп әзерләсәң дә, ул бозылмый, бик озак саклана.

 

Бер оек эчәкне тутырыр өчен 10-12 кило ит кирәк. Биш-алты баш сарымсак. Әнис, борыч, тозны теләгәнегезчә сала аласыз.


БАТУЛЛА
Татарстан яшьләре
№ | --
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№49 (32269) / 15.01.2010 13:32:26

Хэзер шундый ризык эзерлэгэн юктыр инде?Уткэн гомерлэрдэ калды инде ул.

№48 (29674) / 12.12.2009 19:21:14

Ул \\\"Чабан куырмасы\\\" дигән нәрсәне борынгы бабаларыбыз таш гасырда пешерделәрме икән? Сарыкның \\\"хуш\\\" исле тиресе эчендә пешкән ул итне ашап карыйсы да килми. Учакта сарык йоны янган ис тирә-юньгә таралу белән үк аппетит югалырга тиеш, минемчә.Һәрхәлдә, газетада бу рецепт \\\"Татар табыны\\\" дип бирелүе белән килешәсе килми. Табын - табын инде ул. Ә моны \\\"Татар ирләре экстремаль шартларда\\\" яки \\\"Урманда ач калмыйм дисәң\\\" кебегрәк рубрика астында бирергә кирәк иде. Моны укыгач татарлар чынлап та кыргый халык икән дип уйларга мөмкиннәр.
ОРТан Биланның чучка итеннән татар милли ризыгы өчпочмак пешерүе генә җитмәгән.

№47 (29347) / 08.12.2009 16:34:41

Болай булса шушы көннәрдә авылларда сугымнар башланачак.
Батулла абзый срочно язсын иде, үгез итен нишләтәбез дә, тананыкыннан нәрсә әзерлибез.
Һәм кайсы төшен кайда, ничек итеп тутырабыз.

№46 (29339) / 08.12.2009 15:51:32

Иии,җанашкайларым. нух.

Ул шигерне нәкъ шундай итеп ,өйләнешкәнче,картым язган ие.Чукынчык,үз шигерем дигән булды бит,Габделҗаббар Кандалыйныкы икәнен белми калганмын.Хәзер бирим әле кирәген.

№45 (29316) / 08.12.2009 10:30:38

Хашлама-ны күз алдына китереп карадым. Чынлап та тел йоткыч әйбергә ошаган. Тизерәк җәйләр җитеп шуны әзерләп карарга иде.:)

№44 (29310) / 08.12.2009 09:31:53

Хашлама:
Яңа суелган сарык түшкәсенең сөякле җирләрен генә,кул яссылыгында турыйсың.
Аш казанның яртысына олгергән,кып-кызыл,сусыл помидор кискәләп саласың.
Итне , мул гына суган , дүрт-биш тырнак сарымсак, бераз тоз, шәп кенә итеп борычлап фантазия җиткән кадәр торле яшел тәмләткечләр саласың. Иң өскә тагын бер катлам томат тезеп, учакка асасың.
Акырын утта әз дигәндә 2 сәг. тотасың.
Ой, искә төшкән тәменнән башлар әйләнеп китте.
Искәрмә: помидор өлгергән вакыт кирәк.

№43 (29305) / 08.12.2009 00:06:40

Нух! Ачуланма,минем,кемне дә булса кыйнасалар,җәберләсәләр,кимсетсәләр(хәтта,ул кешенең бераз хатасы булса да) яклый торган гадәтем бар.
Нигә,ачуың килгән,ошамаган кешене бетереп атарга мыни инде? Кайчандыр,Иркәгә,Илгә һ.б.га бик нык ачуым килгән иде.Яхшылап уйлап карадым да,үземнең уй-фикерләремне тәртипкә китердем.Бүген,алар,һ.б.лар,иң ихтирам иткән кешеләремә әйләнделәр.
Бервакыт,кызып китеп,Нур га каты бәрелдем.Соңыннан,алай ярамаганлыгын абайлап,гафу үтендем.Ул,мине гафу итте.
Ялгышлар теләсә кемдә булырга мөмкин.Аның өчен ул кешене юкка чыгарырга,димәгән,бит.
Җайлап кына хаталарына күрсәтсәң күпләр аңлый,син(сез) яратмаганы да алга бара.Ауыл агаен гына кара,көннән-көн чистарына бара-язу буенча,ә,фикерләре-элек тә,хәзер дә,чиста-матур.
Нух,иншалла,барыбызга да урын җитәр,каты бәрелмик!

№42 (29304) / 07.12.2009 23:29:21

Мин дә йомдым! Вакытлыча! Ашыгыгыз!

№41 (29303) / 07.12.2009 23:25:29

Яратышып беттегезме әле? Шаһитлар комачауламыйлармы? Мин күзләрне йомдым!

№40 (29302) / 07.12.2009 23:09:23

Сәба йиле, исәр булсаң,
Парау атлыйг нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсән
Сәхипҗамал абыстайга!
Диеп: "Кандалда бер хәзрәт,
Сәңа гыйшкы төшеп кәсрәт,
Кичә-көндез чигеп хәсрәт,
Янып көядер, ай-һай ла"...
Гөлем бул, гөл егачым бул,
Йә былбыл-сандугачым бул,
Бу дәрдемгә гыйлаҗым бул,
Сәхипҗамал абыстай ла.
Сәнең илә аем-көнем,
Сәнең илә көнем-төнем,
Сәнең илә төшем-өнем
Үтәдер, и абыстай ла!

Габделҗәббар Кандалый
"Сәхипҗамалга"
Динарга түгел)

№39 (29301) / 07.12.2009 23:09:06

Иркә,һич тә начарлык эшлисе килүдән түгел ул,ныклы дәлил генә китердем.Матур итеп татарча язганыңны күрәсем килеп тилмергәнгә инде бу(яза белгәнеңне беләм бит).

№38 (29300) / 07.12.2009 23:01:41

Иркә,миндә дә шундый *корт* ята иде(админнарда тумады микән инде,шундыйрак уй,дип),ишетәләр микән?!.

№37 (29299) / 07.12.2009 23:00:41

Кигәвен, 
ул кадәр ялгышларга тортеп күрсэтеп, кызарттың хэтта, Кигэвен. Йокы килгән булгандыр инде, тучны эчмәгән идем))))шампнаскоены да җәенке тәлинкәгә салып бер көн тотам, спирты очып беткәч кенә эчәм. Тәмен яратам шул шәрәбның.Уф, кигәвен, оят булды әле))))))

№36 (29298) / 07.12.2009 22:55:16

Вакыт,яркалы бәрәңге,дип,кабыгыннан арындырып,урталай ярып пешергән бәрәңгене әйтәләр.

№35 (29297) / 07.12.2009 22:51:59

Кигәвен, 
башта,әлбәттә, җитдирәк карыйсың. Белмәгән җирдә уңай тәэсир калдырырга кирәк бит))))).Башта җитди булгангадыр, хаман да шул тәлапләрне кую дәвам итә.Мин узем шәхсэн монда язышуга артык җитди карамыйм.Лэкин кайчак кырысрак та әйтергә туры килә.Уземне Новодворская кебек итеп кузалламасыннар очен, юморга күчәргэ тырышам, булдыра алганча.Җитдилек белән юмор арасында баланс тотсаң, тормышчан, ышандырырлык килеп чыга кебек.
Ә болай Сәфэровның бу идеясы яхшы. Син әйткәнчә җитдирәк карасаң, ниндидер яңа форма тудырырга була. Бәлки ул тугандыр да, тик яхшылап шлифовать итәргә кирәк.

№34 (29296) / 07.12.2009 22:49:48

Батыр кызлар киеме киенеп, җир асты юлының ишеген ипләп кенә ачып бакчага чыга. Кызлар арасына кереп, алар белән бергә патша кызы янында йөри, бу.
Батыр патша кызы Сәхипҗамалны мактап җырлар җырлый. Сәхипҗамал моңа шакката. Моннан соң бу кунак кыз минем белән булыр, ди. Кайтыр вакыт җиткәч, Батырны үзе белән бергә бүлмәсенә алып керә. Бүлмәгә керәләр дә сөйләшеп утыралар. Шуннан соң Батыр әйтә инде патша кызына: «Мин, ди, кунак кызы түгел, ди, мин әнә сез сөйләгән Батыр инде», – ди. Кыз шакката. Болар яратышалар.

Дәвамы http://www.akiat.ru/104

№33 (29295) / 07.12.2009 22:37:20

Иркә,мин яза башлаганда,җавабың(вакытка) юк иде.06.12.2009. 22:36:31 язмаңны укы әле,бер хәреф бөтен җөмләне үзгәртә!

№32 (29294) / 07.12.2009 22:28:11

Ә минем клавишаларда,аста уң яктагы почмакта:EN RU TT(инглизчә,русча,татарча)Shift һәм Alt кнопкаларын берьюлы баскач,алмаш-тилмәш чыгып торалар.Үзеңә кирәкле ТТ(татарча)ны чыгарасың да,татарча рәхәтләнеп язасың.Алты татар хәрефе:Ё га бассаң-Һ чыга,Ц-Ө,Щ-Ә,
Ж-Ң,Ъ-Ү,Ь-Җ.
Язганда,шушы 6 хәрефне:Ё,Ц,Щ,Ъ,Ж,Ь кулланырга туры килсә,ТТ да торганда,уң яктагы Alt(бусын Динар өйрәтте)ка басып торган килеш, шул хәрефләргә басасың(ё,щ,ъ...).
Милләтпәрвәрләрем,уңышлар телим!
Шөпшә,бер-ике көндә,чиста-матур яза башлады татарча;ауыл агае,көннән-көн,Сәхипҗамал,ил...
чистарына баралар.
Иркә,башлаганда,татарча матур итеп язып башлаган(матбугат.ру.дагы хезмәтен).

№31 (29287) / 07.12.2009 21:25:29

Түткәй, яшең дә бар икән шул. Ярый, бик ачуланма инде.

Гафу ит, хәтереңне калдырган булсам.

Тешләрең ничегрәк соң, барысы да чыгып беттеләрме әле? Ни? Артык үткен димсеңме?

№30 (29277) / 07.12.2009 19:48:38

Эй вакыт))))))рәхмәт инде)))))ул кадәресен белә идем.Шрифт куелмаган иде.Тәнкыйть кэнфит тугел)))))) Менә күрденме? Бармаклар оныткан)))))))

№29 (29273) / 07.12.2009 17:39:54

Иркә, тулы татар кирилына күчәм дип сүз биргән идегез. Юк, әледә шул көе икәнсез.:)

Татар кирилын өстәргә өйрәтеп карыйм әле.:)

Монитор экранының уң яктагы һәм асткы почмагында EN һәм RU дип язылган чирткеч бар. Шул чиркечкә тычканчыгыңның уң яктагы төймәсе белән төрткәч өстәмә таблица килеп чыга. Шул таблицадан "параметры" дигәнен (хәзер инде тычканчыгыңның сул яктагы төймәсе белән) төртеп ачасың. Аннан соң ачылган тагын бер биттә "Добавить" дигән төркечкә басып "Татарская" дигән юлны сайлап өстисең. Аннан сон шунда ук "ОК", аннан соң "применить" дигән төркечләргә басып көйләүне тәмамлыйсың.

Аңлашырлык итеп яздыммы инде?:)

№28 (29271) / 07.12.2009 17:03:25

Менә ул "сам дурак" принсебе срабатывает.Шундый "галим" кешенең, ун класслы аңгыра белән әрепләшеп утыруы,миннән ерак кимәгәнен күрсәтмиме инде,җанашкаем.

№27 (29270) / 07.12.2009 16:54:22

Иркә,әгәр Нух, сез әйткәнчә,укытучы икән (ИЛ әйткәнчә)-КАПЕЦ .
Знание предмета-отл.(моҗет)
Образованность-нуль.

75 яшемә җитеп,татар грам. укып утырырга(сайтта язар өчен)минем вакытым аз,теләгем дә юк.Мин гарәб графикасын(тәҗвитне)өйрәнәм.
Нухның кеше белән аралашу культурасы(йомшак итеп әйткәндә),камиллектән бииик ерак.Үзеңдә булмаганны кешегә (укытып) биреп булымы икән?...
Иркә, минем үпкәләр вакытым узган,миңа кызык та кызганыч та бик аяныч мондагы хәлләр.
Чын татарлык югала бара.Татар акылы бетте.Касы гарәбкә,кайсы европага,кайсы урыска карый.Ә заманында дөнья тоткан татарга каручы, татарларыбыз ЮУУУУУК.Татар булмаганнарның бөтенесенеке- яхшы,ә татар эшләгән бөтен эш -начар.
Обидне за ханство(и за хамство).

№26 (29268) / 07.12.2009 16:43:07

Вакытым юк язарга... Ил, hөҗүм башламый тор. Акыл безгә алла тарафыннан бирелгән, ләкин кайберәүләр инде аны кире тапшырырга өлгергәннәр дип язмакчы идем...

№25 (29266) / 07.12.2009 16:35:13

Зыялы сүзен төрләндермәскә иде инде хет...Шул "үзгәрә алмыйм һәм теләгемдә юк" нәстә "зыялы"га үрелеп ята. Ярый әле, интеллигент дими. Ун класс белем белән генә + ике класс мәдрәсә белән интеллигент булып булмый. "Интеллигент" сүзенең төбендә Акыл, гакыл сүзе ята. Акылын Аллага тапшырган кеше "зыялы" була алмый.

№24 (29265) / 07.12.2009 16:17:07

Иркэ, Нух бит ул струйкада карауылда утыра сиңа мондагы бөтен ират идеал булып күренә әллә

№23 (29264) / 07.12.2009 16:02:27

сәһибҗамал,
менэ монда мине берэу бутэнчэ ала алмагач ИРкэ дип яза.Исем дэ китми.Катлаулы язасын, анлашылмый язганын, озын язасын дип тэ бэйлэнэлэр. Доресе шул булгач ,ни эйтим? Узгэрергэ телэгем бар, мокинлегем -вакытым юк.Шунлыктан пофиг дию дорес тугел инде, ничек бар, шулай кала бирэ.
Нух ул буген кабул ителгэн татар грамматикасы, татар теле турында яза.Нух ул Казандагы институт повышения квалификациидэ укыта тугелме икэн.Мина калса, сезгэ юл куярга кирэк)))Авыл агае бу яктан ошый мина.Мине компта эшлэргэ улым ойрэтэ, макака за компом ди кайчак, эбижэтся итмим, дорес булгач.Кагыйдэлэр бит олкэннэр очен, балалар очен, Батулла очен дип язылмый. Балаларга икеле куялар дорес язмаса. 

№22 (29259) / 07.12.2009 15:36:36

Иркә ,җанашкаем.
Тел үзгәрсен дә ди,әмма мин үзгәрә алмыйм һәм теләгемдә юк.Үз вакытымда укыганча язам татарча.Нухка шулай укыттканар (укыса әле)икән ,язсын укысын өйрәнгәнчә.Бу аңа өлкәннәрне мыскылларга хокук бирә дигән сүз түгел бит. Батулла да яшь кеше түгел.Татарларда өлкәннәргә ихтирам бар иде.Юкка чыккан..Уйланырга сәбәб бар..

Бар нәрсә гаиләдәге тәрбиядән тора.Оясында ни күрсә,бөтен дөнья шундай дип уйлый.
Зыялыларыбыз да сайтта җитәрлек,күрә белгәннәргә.

№21 (29256) / 07.12.2009 15:24:50

Кигәвен,син бик сурьезный итеп куйгансын эле,мэсэлэне.Элбэттэ ,беренче кергэндэ дэ, хэзер дэ бер миссиям бар - интеллектуаль татар юкка чыгып бетмэде, ул бар, яши, яшэргэ тели. Шуны житкерегэ телэу иде максат. Икенчесе дэ бар икэн. Монда ешрак булуымнын сэбэбе дэ шул. Юкка чыксам, бер-берсен мыскыллап тарткалашырга гына торалар. Телэк дэрэжэсендэ генэ: без цивиль татарлар капма-каршы позициялэрдэ торсак та, проблемаларны конструктив сойлэшулэр белэн хэл итэ алабызмы!? Мин башта юктыр дигэн идем, ометсез дэ идем хэтта, тэжрибэ момкин икэнлеген курсэтэ.
Мине белгэн кешелэр 90нчы елларда икенче Фэузия Бэйрамова дисэлэр дэ, бер генэ булдым ТОЦ утырышында. Анда тарткалашып утырудан бутэнне курмичэ, юк, бу минем урыным тугел дип кайтып киткэн идем.

Болай,доресен эйткэндэ, кайф ловить итеп утырабыз язышып. Тормышта уз дэрэжэндэ аралашырлык публика табу кыен, монда була.

Элбэттэ,эшлеклерэк форматка да кучугэ каршы тугел.Ниндидер креатив флешмоплар курэсе килэ кэнишне.

№20 (29252) / 07.12.2009 15:05:05

сәһибҗамал,
тел бит узгэреп тора торган эйбер.Урыслар да бармы буген Чехов теле!? Тел кыскарганнан кыскара бара хэзер, чонки информация куп. Элеккегэ спираль белэн генэ кайтып була.Гэрэплэр спиральне узмадылар эле. Хэтта гомэр Бэширов теле дэ узган чор.Татжурнын кимчелеге дэ шунда. Хаман шул тел белэн язмакчылар. Нухта бугенге бик камил матур татар теле. Килешмим синен белэн бу юлы.

№19 (29251) / 07.12.2009 14:58:34

Иркә,
Нухның татар телен, 80нче еллардан гын "өйрәнә " башлавын икә алып,аның башын чыгарып ыргытмаенча,миен кыздырырга булдык.

№18 (29246) / 07.12.2009 13:19:14

"хан сараендагы ашчыларны “баурчы” дип атаганнар"

Монда язылган бавырсак белән "баурчы" мәгънәсе төрле булган ике сүздән барлыкка килгән.

№17 (29243) / 07.12.2009 12:44:15

яркалы бәрәңге - бу урталай ярылган бәрәңеге ме икән? Яисә берәр язу хатасымы?

№16 (29240) / 07.12.2009 12:36:43

Вакыт, 
ваще наршно не придумаешьны Батулла гына уйлап чыгара ала, жыен тузга язмаганны)))))))

№15 (29238) / 07.12.2009 12:33:19

Чабан куырмасын пешергәндә тире нәрсә белән тегелә? (нинди җеп һәм нинди энә белән?) Моны белмичә пешереп булмый бу ашамлыкны.

№14 (29198) / 07.12.2009 09:33:55

хахахахах
хихихихи
хохохохо
Батулла тагын могез чыгарган.
Сибэм борчакны рэхэтлэнеп, ашагыз балакайлар, ашагыз...
Батулла фантазиялэре дигэн китап басарга кирэк, Жирэноффский монын янында чуп кенэ калган бит:)
Батулланын бар уй-фикерлэре хэм фэнни таянычы- "Тагын татарның борынгы әдәбиятына мөрәҗәгать итәргә туры килә... Каюм Насыриның “Әбүгалисина кыйссасы” исемле әсәре..."- э Каюм Насыйри кайчан яшэгэн сон? Нигэ борынгы булсын Сукыр Каюм (1825 еленда туган)? Батулланын ботен тормышы, "фэнни" хэм "мазгавуй" эшчэнлеге шушы экиятлэргэ нигезлэнэ ахырысы, жэмэгать:)
"Әүвәлге татарлар бай-мул тормышлы булган, соңгы өч йөз ел дәвамында татарлар җылкысыз, малсыз калды да ит урынына камыр, бәрәңге ашый башлады."- эйе, коммунизм хэм социаль тигезлек хокем соргэн. Медицина хэм багучы хезмэтлэре дэ социаль страховкага кертелгэн булган. Урыслар гына безне остерэп тошерде социализмга, чукынганнар.

№13 (29179) / 07.12.2009 00:33:41

Нух,шулай шул,хәерле төн-таң!

№12 (29174) / 07.12.2009 00:15:50

Иркэ, \"ми кыздырып ашатырсын\"))) Чабып бирә алам, ә кыздыруын... Кыздырган әйберләргә шикләнеп карыйм - башта кыздырып алырга, аннары - тушить итәргә, соңыннан тагын әзрәк кыздырырга. Алай булса, шикләнмичә ашап була.

Әйбәт идея бу, сарыкбашларына кытлык юк.)))

№11 (29171) / 06.12.2009 23:45:35

Мин Динарны укый-укый тотлыга башладым хәзер.

№10 (29170) / 06.12.2009 23:43:30

Кигәвен, килешәм. Әлбәттә, сүз белмәгәннән түгел.

Җылан - Зилант.

З - шул ук җ бит инде бу очракта. Ләкин кагыйдә буенча "елан" дип ЯЗЫЛА. Сөйләгәндә әйтсеннәр аны хет ничек итеп, ләкин бит нормага алынган язу кагыйдәләре бар. Ачкычны "әцкец" дип язмыйлар бит. hәркем үз диалектында яза башласа, аннары килеп, hәркем сүзне ничек әйтә, шулай яза башласа, ни була ул? Сакауларга ничек язарга? Тешсезләргә? Монда берәү бар иде - "х" белән "п"не әйтә белми, шуңа күрә исемен "сәhиб" дип язучы. Пэщэму-патамушты дип язмыйбыз бит.

Әлбәттә, интернет сленгы - башка нәрсә. Менә, мәсәлән, Динарга, телне күпме генә "бозса" да, минем претензиям юк. Чөнки бу, беренчедән, Интернет, монда ярый алай итәргә, икенчедән - монда тел "бозу" үзенә күрә дәрәҗә, алга киткәнлегеңне күрсәтә, өченчедән - ул юмор хисе белән кабул ителә.
Дөрес, хәзер мин Динарны укымыйм, чөнки "и-а, и-а" дип кабатлап утыру - зыянлы.

Кәгазь форматта чыгучы газеталар телне бозарга тиеш түгел.

№9 (29169) / 06.12.2009 23:37:58

Иркәнең ни өчен миле булуы аңлашылды хәзер!Нәрсә мие күбрәк эләгә иде,сарыкныкымы? Каз-тавык миләрен нишләтә идегез?

№8 (29168) / 06.12.2009 22:43:29

Нүх,Батулла тел(сүз) белмәгәннән түгел дип уйлыйм,шундый борынгы,яисә гади халык сөйләшә торган сүзләрне куллана.Кайберләрен күрсәтү(менә шундый сүзләр белән аралашканнар,дип),кайберләрен,бәлки,кире кайтару максатын күздә тотып эшлидер.Ни өчен дисәң,урыс сүзләренең кайберләренең бүгенге тәрҗемәсен табып та булмый бит.
Иркә,бер тәкъдимем бар(сез монда тәҗрибә туплаганнар),озакламый Яңа-ел килеп җитәчәк,шуңа кадәр оештырып аласы иде.
Бәлки,бик матур,эзлекле итеп әйтеп бирә алмам,шулай да,төп фикерне аңларсың дип беләм.
Менә монда син,сез(матбугат.ру) күптәннән утырасыз-андыйлар күптер,мин әле яңа гына-андыйлар да күптер,бүген-иртәгә кушылучылар да бардыр.Әйдә,сорыйк әле:ни өчен без барыбыз да монда;монда булып берәр файда алганмы,я булмаса-кемгә бүлса да китергәнме? Бу,үзенә күрә,Яңа-ел алдыннан отчёт(үз-үзеңә,һәм аудитория алдында) булыр иде.
Кирәкме бу эш? Кирәк булса,ничек оештырып була,Иркә!

№7 (29167) / 06.12.2009 22:36:31

Нух, 
минем эти кеше варап торганда да тоз чаба иде))))))))))))Эйдэ, тренеруйся))))))Бэлки ми кыздырып ашатырсын))))))))Прэм, обожаю)))))

№6 (29166) / 06.12.2009 22:03:47

Иркэ, минем дә чапкалаган бар ит))) Баш чапкан юк. Бер кагыйда булырга тиеш икенче тапкыр чапканда балта шул ук урыга төшсен өчен - берәү дә карап тормаска тиеш))

№5 (29165) / 06.12.2009 22:00:56

Улым алма пирогы сорый, киттем алма пирогы пешерергэ.

№4 (29164) / 06.12.2009 21:58:45

Ит чабып кына курсэтмэгэн, баш чабып курсэткэн. "Командир узе шаккатты хэтта тартма кебек кенэ икегэ аерып биргэч" - дип мактаныбрак та ала иде, анысы публика очен булгандыр инде. Юморист, кеше колдереп авызына каратып тотарга бик ярата иде мэрхум.

№3 (29161) / 06.12.2009 21:33:30

Нух, 
нинди генэ деликатес эле ул?!Эти булмагач, башларны анын кебек чабучы булмагач, куптэн ашаган юк....
Минем эти сугышта солдат булып хезмэт иткэн кеше. Бер генэ сойлэмэде бу кыйссаны.Званиесын хэтерлэмим персонажнын, нэни Иркэгэ аермасы булмагандыр инде. Бэлки командующий булгандыр, Черняховскийны гел сойли иде, бэлки ул булгандыр. "Тик ул вакытта без исеме белэн эйтми идек, батька гына дип сойлэшэ идек, - дип сойли иде.
Шулай сугышнын кызган чорында этидэн бик озак хат килмэгэн. Эби курэзэчелэргэ дэ барган. Курэзэче:"Сугышта тугел ул, тыныч жирдэ, исэн," - дип кайтарган. Эти исэ шул вакытта маршалнынмы, генералнынмы тылын обеспечивать итэ торган жирдэ хезмэт иткэн. Анда ничек килеп элэккэн дисезме!? Шулай командир тезеп бастырды да:"Кайсыгыз оста баш чаба белэ? Генерал (эллэ маршал хэтерлэмим тогэл) ми ярата. Оста ит чабучы булса, вперед. Мин чыктым, чабып курсэттем. Мине тылга шул генералга ми чабарга алдылар. Бер елга якын шунда хезмэт иттем" -дип сойли иде. Анын куллары да, йодрыгы да чукеч шикелле иде, чапканда бер суга да озелеп чыга. Сирэк очракларда гына ике тапкыр чаба, анда да бер кайчан да икенче урынга чапмый, шул элекке эзгэ туры китерэ иде. Мине миннэн бутэннэр артык яратмый иде. Кыздырган мине обожала)))))

№2 (29160) / 06.12.2009 21:33:15

Ахырына кадәр укып бетердем.

Эчтәлеге ошады, әлбәттә.

Ләкин, hаман шул бер сүз - стандарт, кагыйдә калыпларында торучы татар теле юк икән.
"...болан йоткан буар җылан сымак..."
Ни өчен урыслар "Жмея" дип язмыйлар?

№1 (29133) / 06.12.2009 15:59:23

"Безнең алда йонлы сарык түгел, йоннары көен-янып беткән ... коңгырт-сары зур түмәр ята."

- Ике сәгать күмер астында яткан сарыкның йоннары да исән булса...
(печатные знаки+)

"Шул ук шулпада сарыкның йөрәген, бавырын, бөерен, яркалы бәрәңге салып пешерәләр."

-"Яркалы бәрәңге" дигәне 18нче гасыр ахырына Россиягә килеп җиткән "яркасыз" бәрәңге түгелдер. Или аны кочевниклар үз заманында Америкадан барып алып кайталар иде микән? Аркаларында яркалы бәрәңге..

"Элек җылкының, сыерның, куйларның, дөяләрнең бавыры, бөере, мие, эчәкләре затлы ризыклар рәтендә булган."

-Ни өчен элек? Мидән башкаларын хәзер дә деликатеска кертер идем мин. Мине ашарга читенсендерә ничектер, шуңа күрә "Сарык мие ашадыңмы әллә?" дип сорамасагыз да була.)

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar