поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
05.07.2017 Әдәбият

"Ир башым белән елый-елый укыдым. Хатыным да. Бер бүлмәдә ул мышкылдый, икенчесендә – мин... "

“Мин язучы түгел...” Кешеләр аңа сокланып-яратып карый, авызыннан чыккан һәрбер сүзне йотылып тыңлый. Ә ул тота да шул “мин язучы түгел”ен әйтеп куя. Никтер үртәләм шушы сүзләренә дустымның. Вакытында җаны теләгән һөнәрне сайлау мөмкинлеге булмаганга, гомеренең яртысын авыр хезмәттә үткәргәнгә үзен гаепле тоямы?

Тормышының бик тә катлаулы чорында ниндидер көч кулына каләм алдырганына һәм кыска гына вакыт эчендә язылган 5 китабының да зур-зур тиражлар белән таралып, искиткеч популярлык казануына кем алдындадыр акланасы итәме? Кайбер “даһи”ларның: “Зифа Кадыйрова язучымыни ул!” - дип борын чөерүеннән күңеле кыйналса да, ярый әле кулын салындырмый, һаман мең төрле идеяләр белән янып яши, яраткан укучыларының чакыруын аяк астына салмыйча, авыру-сыкрануларын онытып, мең чакрым юллар үтеп очрашуларга бара...Чөнки әле кешеләргә әйтер сүзе, соңарыбрак тапкан үз сукмагыннан атлыйсы бар. Ә сукмаклары, юк ла инде, чакрымнарга сузылган юллары кая гына чакырмыйлар Зифа ханымны: Мәскәү, Оренбург, Башкортстан, Себер калалары...

Бигрәк тә үзе яшәгән Чаллы каласында яраталар Зифаны. 2 июнь көнне Чаллы дәүләт драма театры үзенең 27нче сезонын Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” повесте буенча сәхнәләштерелгән шул исемдәге спектакле белән төгәлләде. Узган ел Чаллы театры “язучы түгел” дустымның “Язмыш сынавы” повесте буенча режиссер Илдар Хәйруллин куйган спектакле белән шактый уңышлы гына гастрольләрдә йөреп, хәтта Мәскәү тамашачысы алдында да имтихан тотып кайткан иде. Күрәмсең, чаллылылар тамашачының нинәрсәгә сусаганын аңлап алганнар һәм менә быелгы 27нче сезонны чагыштырмача яшь режиссер Илфат Камалиев сәхнәләштергән “Сагынырсың – мин булмам” белән шаугөр китереп ябып, киләсе сезонны көтеп тамашачының күзе күгәрерлек интрига ясап куйдылар. Осталар, мин сиңа әйтим!

Калын тәнкыйть күзлегемне киеп мин дә барып утырдым. Күзлегең ник гади түгел дисәгез, спектакльдән алган тәэсирләрем белән уртаклашырга тотынсам, мине объектив булмауда гаепләрләр, кем инде үз дустын тәнкыйтьли диярләр. Дөрес, мин дә “Сәлам, братан!” – дип сөйләшә торган Зифамны камчыларга җыенмыйм. Спектакльгә аннан башка да тулы бер иҗади команда хезмәте кергән ич. Барып чыктымы спектакль – анысын минем ише хәсрәт тәнкыйтьчеләр тыпырчынмаслык итеп тамашачы әйтеп бирде: тулы аншлаг, кочак-кочак чәчәкләр, аягүрә алкышлар, кыскасы, триумф...

“Язмыш сынавы” буенча куелган спектакль хакында язылган мәкаләмдә мин әсәрне сәхнәләштерүчеләрне повестьтән шактый читләшүләре өчен бераз “чеметкән” идем. Кемгә ничектер, “Зифалыгы” кимү сюжетны һич тә баетмаган кебек тоелды миңа. “Сагынырсың – мин булмам” спектаклендә исә, сюжет кына түгел, авторның диалоглары да шулкадәр матур килеш, шаян теле белән сакланган. Ә менә спектакльдәге шул көлкеле урыннарның орчык кебек малай хезмәте дә икәнне һич кенә дә әйтми ярамас. Тамаша беткәч, әлеге кечкенә актерның үзе һәм әнисе белән танышу насыйп итте. Чаллының 60нчы мәктәбендә 2нче сыйныфта укучы Адель Галиев икән ул Әлфис ролен шулай оста башкарган яшь актер. Адель бик нык арган иде, шуңа күрә әнисе Гөлназ ханым белән гәпләштек.

– Улыгыз Адель бик кечкенә булса да, шулкадәр оста уйный. Кайдадыр шөгыльләнәме?
– Әйе, улым 13нче музыка мәктәбендә баян классында укый. Параллель рәвештә актерлык осталыгына да өйрәнә. Ул бик күп балалар спектакльләрендә уйнады инде. Гомумән, Адель сәнгатьле итеп шигырь укырга ярата. Төрле конкурсларда җиңү яулады. Күптән түгел “Чаллы дусларын җыя” дигән төбәкара сәнгать конкурсына алып баручы итеп чакырдылар үзен һәм, шөкер, сынатмады.

– Мәктәптә укырга вакыты каламы соң?
– Кала! Җаваплылык көчле аның. Гел “5”кә генә укый.

– “Сагынырсың – мин булмам” спектаклендәге Әлфис беренче зур ролеме?
– Әйе. Улыбызның сәләтен күреп алып, аңа шушы шактый күләмле рольне ышанып тапшырганнары өчен театр әһелләренә бик зур рәхмәт!

– Сүзләрен ятлаганда кыенлыклар булмадымы? Үзегез ятлаткансыздыр инде?
– Адельнең өйгә роль сүзләрен күтәреп кайтканы да юк. Ул аларны репетицияләр барышында ук ятлап бетерә. Хәтере искиткеч яхшы.

– Әлфис–Адельнең бурычы шактый моңсу мелодрамага көлкеле мизгелләр өстәү иде. Тамаша залының реакциясеннән күренгәнчә, Адель моны осталарча башкарып чыкты. Тормышта да шулай шаянмы ул?
– Шаян, әмма хулиган түгел.

– Гөлназ ханым, гафу итегез, үзегез татарча бик үк камил сөйләшмисез, ә менә улыгыз...
– Адельгә күбрәк әби-бабаларының тәрбиясе тиде шул. Хәзер аңа карап үзем дә сөйләмемне русча сүзләрдән чистартырга тырышам.

– Улыгыз киләчәктә артист булачакмын дип хыялланамы?
– Әлбәттә! Менә хәзер чып-чын театрда уйнагач, күзләре янып тора башлады.

Бу сабыйның исән-имин, тәүфыйклы үсүен, теләк-хыялларына ирешүен теләп саубуллаштык. Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев белән дә очрашып сөйләшү насыйп итте.

– Илфат әфәнде, “Язмыш сынавы”н сәхнәләштергән режиссер Илдар Хәйруллин: “Мин Зифа Кадыйрова әсәренә “спортивный интерес” белән генә тотынган идем...” – дигән иде. Ә менә сез ничек алындыгыз? Шактый каршылыклы фикерләр тудырган автор бит... Таныш идегезме Зифа Кадыйрова иҗаты белән?
– Юк, таныш түгел идем. Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшләүдән тыш, кинолар төшерү белән дә шөгыльләнәм бит. Режиссер буларак 4 кинофильм төшердем инде. “Тутык кыңгырау” дигәнен ТНВ телеканалыннан караганыгыз да бардыр. Шуңа күрә һәрчак яңа сюжет эзләү белән мәшгульмен. Бервакыт театрыбызның әдәби бүлек җитәкчесе Халисә Уразова миңа Зифа Кадыйрова әсәрләрен укып карарга тәкъдим итте. Мыекка чорнап куйдым-куюын, әмма китапларын табып укырга вакыт җиткерә алмый йөрим. Бервакыт театрда репетицияләр вакытында ни күрим – сәхнә артында бер актрисабыз елый-елый китап укып утыра. Кулыннан китабын алып тышлыгына күз салсам – Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” дигән әсәре икән. Менә шул вакытта чын-чынлап кызыксыну уянды да инде. 5 китабын да алып кайтып укырга утырдым да, беттем... Кереп чумганмын.

Валлаһи, ир башым белән елый-елый укыдым. Хатыным Энҗегә дә йокты “Зифа чире”. Бер бүлмәдә ул мышкылдый, икенчесендә – мин... Укый барам, күз алдымда экранда кинофильм барган кебек тоела башлады. Зифа ханым шулкадәр барысын да төгәл тасвирлаган ки. Әзер сценарий бит монда! Чәйнәп каптырылган, йотып кына җибәр. Бер Иван Бунин белән, бер Гоголь белән чагыштырдым аның тасвирлау ысулларын. Һәрбер вакыйганы, вакыйга барган урынны, геройларның кичерешләрен шулкадәр ачык, төсле итеп күзаллыйсың, хәтта хушбуй, чәчәк исләре килгәндәй була бит! Менә шулай Зифа апаның әсәрләренә генә түгел, үзенә дә гашыйк булып, спектакль кую, кинофильм төшерү теләге уянды миндә.

– Спектакль кую хакында тәкъдим белән ни өчен нәкъ менә Чаллы театрын сайладыгыз?
– Мин түгел, алар үзләре миннән өлгеррәк булып чыктылар. Хәбир Ибраһимов “Сагынырсың – мин булмам” повесте буенча инсценировка язган һәм мине режиссер буларак Чаллы театрына тәкъдим иткән. Театрның директоры Рашат Фәйзерахмановтан шундый чакыру алгач, бик сөенеп эшкә тотындым. Иң әүвәл Зифа ханым белән таныштык. Сценарий өстендә дә бергәләшеп уйлаштык, киңәштек. Ул үзенең төзәтмәләрен кертте, мин аларны бик теләп кабул иттем, чөнки бу әсәр белән ул халык күңелен яулаган, ул тамашачыга ни кирәклеген әйбәтрәк тоя.

– Актерлар сайлау кыен булмадымы?
– Җиңел булды дия алмыйм. Ник дисәң, әсәрдә автор геройларны шулкадәр төгәл тасвирлаган ки, әйтерсең лә, күз алдына рәссам портрет язып элеп куйган. Укучы да нәкъ шул образларны күрергә дип килә бит тамаша залына. Әмма безнең театрлар Голливуд түгел, артыгын сайлана да алмыйбыз. Тырыштык. Актерларыбыз да сынатмады дип уйлыйм.

– Спектакльдә өч бала уйный. Бигрәк тә Әлфис роле бик отышлы дип уйлыйм. Гастрольләр вакытында кыенлык килеп чыкмасмы?
– Беренчел сценарийда Әлфис образы төшереп калдырылган иде. Ник дисәң, чыннан да, бала алып ерак гастрольләргә чыгып китеп булмый, аннан роль кечкенә түгел, каян табасың андый баланы... Соңрак уйлаштык та, шаян, тапкыр һәм тиктормас теле белән өлкәннәрне шактый кыен-көлкеле хәлләргә калдыручы малай образы спектакльнең бер аерылгысыз өлеше бит дигән фикергә килдек. Шөкер, Чаллыда мондый талантлы балалар бар икәнен беләләр икән театрда. Ә инде ерак гастрольләр өчен икенче “Әлфис”ебез бар. Монысы театрның бер актрисасы.

– Сөмбелнең Сәмәркандта яшәүче туганы Галимәнең “үзбәкчә”сен кем уйлап тапты? Китапта юк бит бу.
– Галимә ролендәге Татарстанның атказанган артисты Нурия Сәлахова үзе әйтте мондый тәкъдимне. Сөйләшеп күрсәтте, барыбызга да бик ошады. Тамашачы да гөрләтеп көлеп кабул итте. Гомумән, Чаллы театры актерлары спектакльне яхшыртуда һәрберсе үз өлешен кертте. Спектакльне сәхнәгә куючы төркемебездә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре, рәссам Ленар Гыйльметдинов, композитор Илгиз Закиров кебек чын профессионаллар эшләве дә уңышның бер сәбәбе.

– Илфат әфәнде, димәк, сез әле Зифа Кадыйрованың берәр повесте буенча кино төшерү ниятеннән кире кайтмадыгыз? Сер булмаса, кайсы әсәренә кино төшерер идегез?
– Юк, әлбәттә! Тамашачының спектакльне ничек кабул иткәнен күрдем. Ә кинофильмның мөмкинлекләре киңрәк. Күңелемә бигрәк тә “Бәхеткә юл кайдан?” якын. “Сагынырсың – мин булмам”ны да күздә тотам.

– Зифа Кадыйрова шактый тәнкыйтьләнә торган автор. Курыкмыйсызмы?
– Халыкка якын булудан куркалар димени! Зифа ханым иҗатында эпистоляр, ягъни хат аша язу жанрын да куллана, хисле, романтик һәм искиткеч бай, тормышчан сюжетлар табу остасы да бит әле ул. Тәнкыйтькә килгәндә, һич аптырыйсы юк. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк, битараф түгелләр.


Чаллы татар дәүләт драма театрының директоры, ТРның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәесхан улы Фәйзерахмановка да берничә соравым белән бәйләнеп алдым.

– Рашат әфәнде, Чаллы театрын иң көчле, бай репертуарлы театр дип ишеткәнем бар. Шулаймы?
– Зарланмыйбыз. Репертуарыбызда 31 спектакль, димәк, айның һәр көнендә тамашачыга яңа спектакль күрсәтә алабыз. Репертуарыбызны төрле жанрдагы әсәрләр тәшкил итә һәм төрле яшьтәге, төрле зәвыктагы публиканы канәгатьләндерерлек итеп сайлыйбыз аларны. Әйтик, Аяз Гыйләҗев, Мостай Кәрим, Фатих Әмирхан, Батулла, Туфан Миңнуллин кебек үзебезнең әдипләр янәшәсендә Кобо Абэ, Карло Гольдони, Жеральд Сиблейрас...

– Ә менә нилектән шушындый көчле репертуарыгыз була торып, Зифа Кадыйрова әсәрләрен сәхнәләштерә башладыгыз?
– Зифа әсәрләренә сорау искиткеч күп. Халык ябырылып мөрәҗәгать итә башлады. Ниһаять, тәвәккәлләп “Язмыш сынавы”на тотындык. Тик күп тапкырлар, төрле авторлардан повестьнең сәхнә вариантын яздырып карасак та, коллектив берсен дә кабул итмәде. Аннан режиссер Илдар Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек һәм ул Ркаил Зәйдулла инсценировкасына тукталырга тәкъдим итте. Спектакль өстендә әле эшли генә башлаган идек, ә билетлар сатылып та бетте. Бу бит бик сирәк күренеш. Башта Чаллыда, аннан гастрольләр вакытында да шулкадәр уңышлы барды бу тамашабыз. Казанга ике көнгә барган идек, өченче көнгә калырга мәҗбүр булдык, чөнки халык ишек төбендә билет сорап басып тора, хатын-кызлар елап беттеләр, ә урыннар юк. Башкортстанда да, Мәскәүдә дә, Татарстаныбызның районнарында да искиткеч җылы кабул иттеләр. Әле һаман без барып җитә алмаган шәһәр-районнардан үпкәләп чылтыраталар, чакыралар. Аннан, Зифа Кадыйрованың башка әсәрләрен дә сәхнәләштерегез дип мөрәҗәгать итүләр башланды. Ниятләп, “Сагынырсың – мин булмам”га тотындык. Нәтиҗәсен күргәнсездер...

– Язучының үзе белән киңәштегезме?
– Әлбәттә, инсценировканың беренче укылышында ук Зифа ханым үзе утырды. Иң беренче төзәтмәсе – кечкенә малай Әлфис образының сценарийга кертелмәвенә ризасызлык белдерде. “Мин күпме әйтәсе килгән фикеремне шул бала авызыннан ишеттерергә талпындым бит!” – диде автор. Режиссерыбыз Илфат Камалиев коллективтан: “Табабызмы бер шәп егет?” – дип сорады. “Табабыз!” – дидек. Авторның бер теләгенә дә каршы килмичә, төзәтмәләр кертелде һәм алар барысы да спектакльнең сыйфатын яхшыртты гына.

– Спектакльнең эшләнеше шактый үзенчәлекле тоелды...
– Бу спектакль театрыбыз өчен дә яңалык алып килде. Сәхнә түрендә зур экран, анда декорацияләрдән тыш, әсәрдә сурәтләнгән чор, урын, вакыйгаларга кагылышлы кадрлар да күрсәтелеп бара. Спектакль нәфис фильмга үрелеп барды дисәк тә ярый. Бу Зифа әсәрләренә хас кискен борылышларда салмак күчеш ясарга ярдәм итү чарасы да булды.

– Кайберәүләр шәһәрдәш язучыгызны әдәби кануннарны белмәүдә гаеплиләр. Сез ничек уйлыйсыз, ни-нәрсәдә аның әсәрләренең кыйммәте һәм уңышы?
– Мин шуны беләм: кешеләр Зифа Кадыйрова китапларын чүпрәккә әйләнгәнче, кулдан-кулга йөртеп укыйлар, очрашуларга, спектакльләргә ябырылып йөриләр. Моннан нигә гаеп эзләргә? Зифа халык телен, аның тормыш-көнкүрешен яхшы белә. Аңа ихласлык, гадилек, табигыйлек хас. Гаилә мөнәсәбәтләрен, хатын-кыз кичерешләрен шулкадәр тирәнтен тасвирлаучы да бит Зифа. Күпләр аның китапларында үз язмышларын күрәләр. “Язмыш сынавы”н уйнаганда бер ханымның атна буе көн дә спектаклебезгә килеп утыруын искәрдем дә, янына барып сәбәбен белештем. “Әлфия – мин бит ул! Каян белде икән Зифа минем баштан кичкәннәрне?..” – диде. Театрга күпләп яшьләр йөри башлады. Гаиләләре белән киләләр. Әсәрнең эчтәлеген яттан белеп: “Менә хәзер Байрас шулай дип әйтәчәк!” – диешеп утыралар. Тамашачы театрыбызга чәчәк ташый башлады. Чәчәкне алдан алып куя алмаганнары: “Чәчәк сату оештырыгыз әле!” – дип мөрәҗәгать иткәч, чәчәкчеләр чакыра башладык спектакльләр алдыннан. Яшерен-батырын түгел, һич кыенсынмый әйтәм: спектакльдән битәр, халык Зифага килә.

Менә без 27нче сезонны тәмамладык, хәзер җәйге ялларыбыз башлана. Шулай да киләсе сезонга “Сагынырсың – мин булмам” спектакленә 20 чакыру-заявкабыз бар.

– Мондый уңышны татыгач, башка әсәрләрен дә сәхнәләштерү уегыз бардыр инде алайса?
– Киләчәк күрсәтер. Алдагы елларда шушы ике спектакльне тагын бик күп төбәкләргә алып барып күрсәтергә өлгерергә кирәк бит әле.

Мелодраманың төп герое – Сөмбел образын тудырган яшь кенә кызыкай Алсу Гыйльманова, өлкәнрәкләр – Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов, Татарстанның атказанган артистлары Раушания Таһирова, Чулпан Казанлы, Нурия Сәлаховалар уенына тәмам гашыйк булдым бу спектакльне карагач. Тик тамашачыга ике сәгатьлек ләззәт бүләк итүчеләрнең барысы белән дә сөйләшеп, әңгәмәләшеп чыгу, әлбәттә, мөмкин түгел шул.

Тамашачылар фикерен дә тыңларга ниятләп фойега чыксам, тегендә әле берсе, әле икенчесе, әле күмәкләшеп минем һич карусыз Зифа дустымны яннарына бастырып фотога төшеп мәш киләләр, яратуларын әйтәләр, китапка имза салуын сорыйлар (ярый әле безнең татарда кумирларының киемнәрен ертып алу кебек фанатлык юк). “Спектакль ошадымы?” кебек сораулар урынсыз иде монда. Бу бичараны тамашачы-фанатлары кулыннан йолып алып урамга чыктык. Урамда июнь аеның “кышкы төне” хакимлек урнаштырып өлгергән. Ә күңелдә чиксез рәхәтлек хисе...



Рәсемнәрдә: Әлфис ролен уйнаган Адель Галиев, Зифа Кадыйрова үзе һәм режиссер Илфат Камалиев. Спектакльдән күренеш – Cөмбел ролендә Алсу Гыйльманова, Булат ролендә Дастан Бабаханов.


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.07.2017
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar