поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
18.09.2017 Әдәбият

Ризван ага Хәмид үзен соңгы елларда кирәк булмаган кеше итеп тойды – Мансур Гыйләҗев

Күренекле драматург Ризван Хәмиднең сәхнә әсәрләре соңгы елларда еш куелмаса да, ул соңгы көненә кадәр язган. “Аның вафаты көнендә без аның эш өстәлен карадык. Әле йокларга ятар алдыннан да язып утырган. Аның язмаларында бик җитди фикерләр таптык”, - ди үзен аның шәкерте дип санаган драматург, киносценарист Мансур Гыйләҗев. Ризван Хәмиднең хатыны Гайшә апа, иренең вафатыннан соң иң беренчеләрдән булып Мансур Гыйләҗевка шалтыраткан.

«Татар-информ» искәртеп узуынча, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле драматург Ризван Хәмид 17 сентябрь көнне иртән вафат була. Ул йөрәге тотып, иртән йокысыннан уяна алмаган. Бүген аны татар җәмәгатьчелеге соңгы юлга озатты. Драматург Казанның Киндерле зиратына җирләнде.
 
“Без аның белән замандаш булмасак та, фикердәшләр идек. Ризван Хәмидне остазым дип саныйм, - дип сөйләде драматург үз остазы турында “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Мин пьесалар яза башлагач, миңа әтием Аяз Гыйләҗев: “Мин синең иҗатыңны бик аңлап бетермим. Бик талантлы драматург Ризван Хәмид бар. Син аның белән аралаш. Ул яшьрәк, заманны яхшырак аңлый”, дип әйтте. Бу моннан 40 ел элек булды”.
 
“2002 елда минем әтием дөньядан китте. Бу минем өчен зур югалту иде. Ризван абый булмаса, мин бу югалтуны тагын да авыррак кичерер идем. Чөнки Ризван абый миңа ярдәм кулын сузды, иҗатка гына кагылышлы түгел, ул һәр мәсьәләдә минем киңәшчем иде”, - дип дәвам итте Мансур Гыйләҗев.
 
Ул заманында татар драматурглары арасында Ризван Хәмид иң популяры булуын ассызыклады. Аның Камал театрында барган “Китәм инде” әсәре рус театрларында “Под знаком Марса” исеме белән баруын, төрле телләргә тәрҗемә ителеп, күп еллар дәвамында кырык театрда куелуын искәртеп узды.
 
“Соңгы вакытта аны ялгызлык борчыды. Җәмгыятьтә ул үзен бик ялгыз итеп тоя башлады, - диде Ризван Хәмид белән соңгы көнгәчә аралашып яшәгән драматург. - Беренчедән, бу аның замандашлары, дуслары китү белән бәйле. Икенчедән, драматургия - шул кадәр авыр сәнгать. Ул гомере буе драматургиягә тугры булды. Драматургиядә уңышлы булу - ул бик авыр, чөнки гел заманны тоеп яшәргә кирәк. Бер чорда ул югалып калды. Шул ялгызлык аны соңгы елларда бик изде. Ул үзен кирәк булмаган кеше итеп тойды, минемчә”.
 
Искәртеп узабыз, Ризван Хәмиднең Камал театрында куелган соңгы әсәре Мансур Гыйләҗев белән автордашлыкта, Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язылган. Бу - Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган “Курчак туе” спектакле. Хәзерге вакытта ул репертуардан төште.
 
“Бу уңыш Ризван абыйга яңа сулыш бирде. Ул талпынып китте. Яңа әсәрләр язды, күрсәтте, укыдылар... Ләкин “Курчак туе”ннан соң уңыш килмәде, - диде Мансур Гыйләҗев ачынып. - Минем язганнарымны да әлләни куймыйлар. Ләкин ул өлкәнрәк булгач, бу процессны авыр кичерде”, - дип өстәде ул.
 
Мәгълүмат өчен. Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында туган. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 1978–1979 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтында Югары курсларда, 1981–1983 елларда ул СССР Язучылар берлеге каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый. 1984–1985 елларда Р.Хәмид Татарстан язучыларының Чаллы оешмасын җитәкли, ә 1985–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары вазифасын башкара. 1986 елдан профессиональ язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Ризван Хәмид – җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан татар драматургларының берсе. Аның 1977 елда язылган «Синең урыныңа кайттым...» исемле беренче драмасы ук, әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикеренә очрап, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелә. Драма рус теленә тәрҗемә ителеп, берничә рус театры сәхнәсендә дә уйнала һәм матбугатта басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы язылган һәм шулай ук Татар академия театры, Әлмәт, Минзәлә татар драма театрлары, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәләрендә уйналган «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш...» (1985), «Ике сәгать – бер гомер» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр» (2000) һәм башка драма һәм комедияләре белән танылу ала. Драматургның аерым пьесалары сиксәненче еллар дәвамында Казан рус яшьләр театры, Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге рус театры сәхнәләрендә, милли телләргә тәрҗемә ителеп, Кабарда, Лак, Төрекмән дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып уңыш казана.

Драматург «Синең урыныңа кайттым...» һәм «Китәм инде» драмалары өчен 1984 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була, 1991 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.09.2017
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar