поиск новостей
  • 19.01 "Кичер мине, әнкәй", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Гыйнвар
  • Артур Гыйниятуллин - саксофончы
  • Фарыйх Мадьяров - самбочы
  • Мурат Сиразин (1957-2021) - фермер
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдаётся 2-х комнатная квартира с мебелью в центре Актаныша на длительный срок. т. 89063332251
 
 

 
Архив
 
08.03.2010 Җәмгыять

МИН-МИНЛЕК

Быелгы кыш салкыннарга юмарт булды. Ниһаять, тәхеткә яңа патша – яз килә. Көньяк-көнчыгышка караган тәрәзә артларында инде кызуга чыдау кыен. Кабинетымда әлсерәп-сусап, җәйге челләне искә төшереп утырам шулай. Һәм хәтергә үткән җәйнең бер көне килә.

...Июль ахырлары иде. Безнең якларда инде печән өсте үткән, печәнлекләргә пай җиренә бирелгән культуралы үләннәрнең печәне дә, төрледән җыелган хуш исле кыргый печәннәр дә кайтарып шыплап өелгән. Кышка мал азыгын мул туплаган авыл кешесенең күңеленә рәхәт тынычлык иңгән. Хәзер инде авылларда чалгы селтәп печән чабу гадәте бетеп килә, кырдагысы гына түгел, болын-елгалардагы кыргый үләннәр дә чабылса, трактор чапкычы белән чабыла, чабылмаса, шул килеш утырып кала. Алдагы елда үләне чабылмаган болынның печәне рәтле-башлы булмый, төптә чат корыган камыл гына, андый җирне чабуның да тәмеләззәте юк, печәне дә сирәкләнгән, ни тырмага, ни сәнәккә дигәндәй. Еллар мулрак килгән саен, чабылмый калган андый үзәнлекләр, елгалар арта бара; авылда чалгы селтәүнең шигъриятен, ләззәтен татымаган яңа буын үсеп килә. Инде соңгы елларда үзем дә чалгыны койма буйларындагы кычытканны чабарга гына тотып өйрәнгән, җиң сызганып, күкрәк киереп селтәнүнең нәрсә икәнен онытып барган адәмнәрнең берсемен. Шулай да әле соңгы ике җәйдә байтак кына печән чабып кинәндем.

 

Беркөнне үләне баштан күмелерлек булып котырган, әмма инде чабылмыйча кибеп, моңсуланып утыра башлаган бер уентыны күреп кайттым да, буйга миннән калкурак булып үсәргә җитешкән, тик шулай бер тапкыр да чынлап печән чабу ләззәте белән танышып карамаган улымны ияртеп киттем елгага. Бераз соңгарак калып чыкканбыз: кояш инде күтәрелеп бара һәм күтәрелгән саен рәхимсезрәк кыздыра. Мондый эсседә печән чабу, билгеле, үзенең тәмен югалта, авыр газапка әйләнә. Иң яхшысы – чалгыны ташлап, күләгәгә кереп яту. Килгән бушка китмәсен дип кенә селтәнәбез, улым инде чишмә белән ике арада киләп-сарып йөри, бер покос чыккан саен, савытта җылынып өлгергән суны бушатып, тагын салкынына юнәлә. Көтмәгәндә мендәр кадәр генә ак болыт чыгып, бер мизгелгә генә кояшны каплап торды, тирә-юньгә рәхәт җиләслек таралды. “Их, – ди улым, – баш очында гел менә шундый болыт эленеп торсын иде ул”. Шунда минем хәтергә бер гыйбрәтле риваять килеп төште һәм мин аны улыма сөйләдем.

 

Моннан бик күп гасырлар элек, әле Аллаһы Тәгалә туры юлга өндәү өчен адәм балаларына пәйгамбәрләр җибәрүен туктатмаган вакытта, чүлдә яшәүче Бану Исраил кавемендә бер изге габид (гыйбадәт кылучы) булган. Аның изгелегенә билге булып, ул кая барса да, артыннан ияреп, баш очында ак болыт йөргән, көннең эсселеге аңа һич зыян салмаган. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте билгесе шулай ачык күренгәнгә, бу габидне кавемендә һәркем хөрмәтләгән. Шул ук кавемдә бер фасыйк, ягъни азгын бер адәм дә булган. Көннәрдән беркөнне гыйбадәт кылучы яныннан үтеп барганда, әлеге фасыйкның башына уй килгән һәм ул үз-үзе белән сөйләшә башлаган: “Бану Исраилнең габиде бу булыр, янә Бану Исраилнең фасыйгы һәм явызы мин булырмын. Барыйм да шул габид янында бер сәгать утырыйм. Хак Тәгалә шуның бәрәкәтендә мин мескен фасыйкны, бәлки, кичерер”. Шулай дип уйлаган да, мескенлек белән барып, габид янына утырган. Янына килеп утырган фасыйкны күреп, гыйбадәт кылучы бик гарьләнгән, аңа түбәнсетеп һәм хурлап караган һәм күңеленнән генә үз-үзе белән сөйләшеп алган: “Мин Бану Исраилнең габиде һәм заһиде (дин юлында тырышлык күрсәтүче) булырмын, бу фасыйк минем янда ни эшли инде?” – дип, үзен олылап, фасыйкны түбәнсетеп караган. Хак Тәгаләгә, әлбәттә, габиднең бу тәкәбберлеге ошамаган, шул кавемнең пәйгамбәренә ул вәхи (хәбәр) җибәргән: “Әй, пәйгамбәр, бар, ул ике кешегә хәбәр бир: мин ул габиднең барлык кылган гыйбадәтен боздым, барысын да яңадан башласын. Ул фасыйкның барлык гөнаһларын ярлыкадым, үзен мескен күреп, башкаларны үзеннән өстен күргәне өчен”. Пәйгамбәр килеп шул хәбәрне әйтүгә, габид өстендәге ак болыт Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсе белән фасыйк өстенә күчкән, Хак Тәгалә ул колын туры юлга бастырган.

 

Улым риваятьне тын гына тыңлап тора. Кеше кальбендә бик тиз һәм җиңел тамыр җибәрә торган тәкәбберлек хисе аның бу дөньядагы тормышын да боза, ахирәтен дә куркыныч астына куя. Адәм балаларының үзара ызгышуы, бер-берләренә үчләшеп, якты көннәрен караңгылатулары, стресс һәм депрессия кичереп яшәүләре әнә шул үзләрен башкалардан өстен куярга өйрәнүдән – күңелгә иблис чәчкән тәкәбберлек орлыкларының мул шытым бирүеннән килә. Аллаһы Тәгаләнең шәригате булган ислам шуңа да адәм балаларын тәкәбберлектән сакланырга өнди, калебтәге шул хиснең иң кечкенә бөртеге дә инсаннарны ахирәт газапларына дучар итәчәген искәртә, Хак Тәгалә каршында да, аның коллары алдында да мин-минлекне онытып, үзеңне түбәнчелек белән тотарга өнди. Хак Тәгаләнең аңа якын булган колы беркайчан менә миндер әле ул раббымның сөеклесе дип лаф ормый, ә түбәнчелек белән гыйбадәтен дә кыла, үгет-нәсыйхәткә колак сала, әхлагын Коръән әхлагы белән тигезләргә омтыла, үзен шәригать кысаларында тотарга тырыша. Ә инде кемнең Аллага якын, кемнең ерак икәнен билгеләү безнең эш түгел, бу Хак Тәгаләнең эше, соңгы бәяне барыбыз да шуның каршына барып баскач ачык беләчәкбез. Тик бер нәрсә катгый билгеле: күңелебездә тәкәбберлек орлыклары шыта икән, без – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән ерагаючылар. Шуңа да мин “Татарстан яшьләре”н укучыларга калебкә чир булып керә торган мин-минлекнең билгеләрен тәкъдим итәм. Шуларның берсен генә үз күңелебездән табабыз икән, шик юк: әлегә без бик үк камил адәмнәрдән түгел. Менә алар: 1) үзең турында күп сөйләү; 2) гыйлемсезлегеңне күрсәтүдән курку; 3) беркемнең дә үзеңне узуын яратмау; 4) һәрвакытта үз фикереңә әһәмият биреп, башкалар фикерен хак булса да кире кагу; 5) хатаңны таныйсың килмәү һәм аны төзәтү өстендә эшләмәү; 6) бер нәсыйхәтне (киңәшне) дә тыңлыйсы килмәү; 7) үзеңне мактаганда шатлану, сүзне үзеңне мактатуга бору; 8) өстенлегеңне күреп алсалар шатлану, кимчелегеңне күрсәләр кара кайгыга төшү; 9) түрәлеккә, лидерлыкка омтылу; 10) үз хакыңны кисүчеләрне яратмаган хәлдә, башкаларның хакын үтәмәү. Күңелебезгә күз төшергән саен, без шушы билгеләрнең әле берсен, әле икенчесен (яисә барысын да берьюлы) анда табачакбыз. Инде башкаларны тикшерүдән туктап, үзебезне дәвалау-төзәтү белән мәшгуль булсак кына, иншаллаһ, күңел тынычлыгы да табарбыз, Алланың рәхмәтенә ирешү өметен дә югалтмабыз.

 

Тәкәбберлекнең күп таралган төрләреннән берсе – нәселең белән мактану. Шуңа да тәрәзәдән төшкән кояш тудырган истәлекләрдән башланган бу язмамны шул хактагы бер риваять белән төгәллисем килә. Муса галәйһиссәлам янындагы адәмиләрнең берсе, икенчесе белән сүзгә килеп: «Минем тугыз бабамга кадәр әшрафлы, хөрмәтле һәм гыйззәтле байлар вә мөэминнәр булганнар, мин үзем дә алар кебек халкым арасында газиз һәм бай булып торам. Син кем әле миңа каршы киләсең?» – дип, нәселе һәм үзенең өстенлеге белән масайган. Шунда Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәргә вәхи җибәргән: “Йә Муса, әйт ул кешегә: “Тугыз бабаң белән мактанасың, алар барысы тәмугта торалар һәм үзең дә алар кебек тәмуглык. Кем мактану белән мәшгуль булса, шул тәмуглык”, – дигән.

 

Гадәттә без, мөселманнар, башкаларны гаепләп, үзебезне өстен чыгарасы килгәндә, бер шигырьне искә алырга тырышабыз:

 

Адәм баласы үлүче,

Кара гүргә керүе.

Кем яхшы да, кем яман

Шунда билгеле булучы.

 

P.S. (Риваятьләр Мәхмүт Гали Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” китабыннан алынды).


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ | 04.03.2010
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (38734) / 09.03.2010 16:52:26

казый
"татарланып ятмагыз инде" нишлисең инде, татар булып тугач. Ничек әйтәләр әле:"Булмый инде, булмагач, атаң урыс булмагач, Наташадан тумагач." Аллага шөкер, татар булыуым белән горурланам. Булат ХАКОВның начар язмасы юк аның! (Озын язуы гонарар өчендер,нишлисең, вакыты шундый)

№6 (38710) / 09.03.2010 11:37:23

Ниндидер бер хәреф хатасына бәйләнеп, татарланып ятмагыз инде. Мәкалә әйбәт. Аның бер генә кимчелеге бар- ул озын язылган. Мондагы фикерне җыйнаграк язмага да сыйдырып булыр иде. Шул ягы белән ул бүгенге көн укучысы таләпләренә туры килеп бетми. Әмма мондый проблема күтәргәне өчен авторга рәхмәт.

№5 (38689) / 08.03.2010 23:27:34

күке
Гөмернең дөрес язылышы ничек? Гомер? аңладым! күке, рәхмәт! Сезнең кебек аңлатучы, минем кебек аңлаучылар булса иде ул! Монда талашып утырмаган булыр-күптән коммунизмда яшәгән булыр идек!
Бәйрәм белән!!!

№4 (38682) / 08.03.2010 22:50:24

кигәвен "гомерне" нигә мишәрчә язасың? Бу сүз синең хәер фатыйхаң белән турыдан Низамов чиләгенә китәчәк.

№3 (38680) / 08.03.2010 22:13:16

Өстән-өстән генә укучыларга.
Бу мәкаләнең каймагын җыеп биргән идем:\"Төнге казанны саклаганда\" рубрикасында №33.Үзен-үзе тәрбияли торган кеше, бик кирәкле-файдалы киңәшләр табачак бу язмада.Кеше, кеше булып калу өчен, гөмер буе үзен-үзе тәрбияләргә(самообразование) тиеш.

№2 (38674) / 08.03.2010 21:48:06

Бәбекәйләрем, бу дөньяда без дә исән бит әле, зинһар өчен, кеше аңларлык әйберләр яза күрегез. Без исән чакта әйтәсе васыятьләребезне әйтеп, сезгә дөрес юлны күрсәтеп үләсебез килә. Сорагыз, уңга китсәң - алда ни, сулга китсәң - алда ни? Соры корт, әллә ничек, күңелгә ятышсызрак исем.

№1 (38659) / 08.03.2010 20:25:04

Булат әфәнде, элегерәк фни дөнья, тормыш-көнкүреш турында яза идегез, нишләптер соңгы вакытта ахирәт тимасына күберәк ихтибар бирәсез. Картлык баса башладымы әллә “Мин Бану Исраилнең габиде һәм заһиде (дин юлында тырышлык күрсәтүче) булырмын, бу фасыйк минем янда ни эшли инде?”, ме?

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar