поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
19.03.2010 Милләт

ХИКМӘТ ТОКМАЧТА ГЫНА ТҮГЕЛ

Бу турыда күп сөйләнде инде, тик шулай да...

Гаилә дустыбыз Фәния апаның киленнәре марҗа. Фәния апаның энесе Илдар абый (аңа инде кырык биш яшь) булачак хатыны белән армиядә хезмәт иткәндә танышкан. Таня апа (аны хәзер Тәскирә диләр), бер авыз татарча сүз белмәгән килеш, татар авылына яшәргә кайткан. Фәния апа ул вакыттагы хәлләрне искә алып, болай дип сөйли:

 

– Илдар марҗа кызы алып кайткан дип, ул чакта бөтен авыл гөжләде. Әнкәй бу хәбәрне бик авыр кичерде. Матурлап әйтеп тә, үгетләп тә карады, тиргәде дә Илдарны. Файдасы булмады. “Әгәр Таняны кире каксагыз, мине бөтенләй күрмәссез”, – дия иде Илдар. Ак яулыклар бәйләтеп, яшь парларга никах укыттык. Таня шулай, бер татарча сүз белмәгән килеш, татар авылында яши башлады.

 

Илдар абый белән Таня апа егерме өч ел бергә яшиләр. Таня апа менә дигән итеп татарча сөйләшә, хәтта милли ризыкларны да телеңне йотарлык итеп пешерә икән. Коръән ашлары үткәрәләр ди. Гомумән, аңа марҗа дип әйтмәссең. Әмма бер ләкин бар. Берәр урыс бәйрәме җитте исә, Тәскирә апабыз үз ягына – әти-әнисе янына ашыга. Гаепләп булмый, туган ягы бит.

 

Илдар абый белән Тәскирә апаның олы кызлары Регина узган ел кияүгә чыкты. Туй татарча барды. Туйга Тәскирә апаның туганнары, якыннары да килде. Беренче тәнәфескә кадәр урыс туганнар тыныч кына утырдылар. Тостлар, котлаулар татар телендә генә иде. Берни аңламаган урыс туганнар яшьләр адресына әйтелгән тостка кушылып, рюмкаларны төбенә кадәр төшереп, “Горько!” дип кычкырып утырдылар. Икенче тәнәфестә исә шактый кызып алган урыс кардәшләребез, берсеннән-берсе уздырып, кычкырып җырлый башламасыннармы!..

 

Яшь кияүнең әти-әнисе урыс туганнарның кыланмышларына шаккаттылар. Нишләтәсең, урыслар бәйрәм итсә, ныклап итә. Каннарына шулай сенгәндер инде. Икенче тәнәфескә чыккач, кияү ягыннан булган туганнарның күбесе кайтып китте. Туйның өченче өлеше бик үзенчәлекле барды – урыслар җырлый, татарлар карап утыра.

 

Бу вакыйгадан соң Илдар абый хатыны белән озак кына сөйләшми йөргән. Янәсе, синең туганнарың бөтен туйны бозды. “Малай өйләнсә, аның туена синекеләрне чакырмыйбыз”, – дип тә ычкындырган. Таня-Тәскирә апа үзе дә бик уңайсызланып йөрде. Гәрчә аның монда бер тамчы гаебе булмаса да. Туйга дип килгән туганнарының авызына суга алмый бит инде ул!

 

Күптән түгел Тәскирә апа белән очрашкан идем. Гаилә, тормыш турында сүз чыккач, ул болай диде:

 

– Үз милләтеңнән булган егеткә кияүгә чыгарга кирәк. Тормыш иткәндә милләт аермасы барыбер сизелә икән. Яшь чагында гына әлләни игътибар бирмисең. Үлгән әтием рухына дога да укый алмыйм бит. Ай төшерелгән муенса тагып йөрсәм дә, миңа барыбер кешеләр марҗа дип карыйлар. Туган ягыма баргач, апалар чукынганда, мин тыелып калам. Миңа туганнарым сәер итеп карыйлар. Янәсе, мин сатлыкҗан! Ике яктан да буш калдым

 

Икенче очрак. Дус егетем Динар күптән түгел марҗа кызына өйләнде. Туган көнгә чакырган идек үзләрен. Болар килделәр. Динарның хатыны Оксана сөйкемле генә үзе. Бик аралашучан. Оксана татарча аңламагач, барыбызга да урысча сөйләшергә туры килде. Табынга төрле ризыклар чыгардык. Оксана гөбәдияне бик нык яратты. Рецептын язып бирдек. Үзенең зарын да сөйләп алды: “Динар токмачлы аш пешерергә куша. Токмач басарга өйрәнәсем килә. Беркөн токмач басып караган идем, әйбәт килеп чыкмады. Кибеттән алып керергә туры килде”, – ди. Дустыбызның хатыны вата-җимерә булса да татар сүзләрен әйтеп маташты: “Динар бер ел эчендә татарча өйрәнергә кушты”, – ди Оксана.

 

Кызык һәм кызганыч булып китте. Бер карасаң, хәзер татар кызларының күбесе токмач баса белми, татар телләре дә шуның кадәр генә, ләкин барыбер ир белән яшиләр. Хикмәт токмачлы ашта гына түгел шул.

 

Икенче яктан карасаң, марҗа кызның гөбәдия пешерергә, токмач басарга өйрәнү теләге булу әйбәт күренеш. Ләкин Оксана бер нәрсәне аңламый – ул ни генә эшләсә дә татар кызы була алмаячак. Тәрбия, аң башка. Динарны яхшы беләм, таләпчән ир-егет. Бүген токмачлы аш сораса, иртәгә хатынына яулык ябарга кушарга мөмкин. Ай-һай, түзәр микән яшь Оксана?! Әйе, авыр сынау көтә яшьләрне. Тормыш болай да сынаулардан гына торса да, күбесен үзебез сайлыйбыз шул.


Гөлнара СОЛТАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 32 | 16.03.2010
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№34 (44760) / 23.05.2010 22:18:41

сөннәт юдинода өйдә ясалган булган пулный антисанитария шартларында-шуңа үлгән дә инде мескен бала мин дә кичәкарадым эфирдан городныкызганыч әлбәтә

№33 (44739) / 23.05.2010 14:57:34

Рамил хаклы. Сөннәт кешенең шәхси эше. Бер бала, мәктәптә начар ризык белән кат-кат агуланып, сидек юлларын зарарлый, хроник
авыру туа. Шуннан, врач киңәш бирә, ялкынсынуны киметер өчен баланы (2 класс баласын) сөннәткә утыртырга. Ата-ана риза була инде, әле шулай чирдән котылып булса бик яхшы.

№32 (44736) / 23.05.2010 13:57:02

Бер фатирда ике ялгыз тора,
Хисләр сүнгән, күңел сүрелгән.
Икесе дә инде - әби-бабай,
Чырайлары - кара сөремнән.

Талпынса да йөрәк тибешләре,
Чын мәхәббәт шытмый бөрешкән.
Кысыр болыт сыман үткән гомер
Үз язмышы белән килешкән.

Берсе - рухи асылына кайткан,
Икенчесе баккан тәрегә,
Бер фатирга ике дөнья сыйган,
Тик сыймаган сөю бирегә.

-Дуңгыз! - ди ире, дер калтырап,
-Чаплашка! ди аңа марҗасы.
Бәгырьләрдә - үпкә, үкенүләр.
Сыкрандыра йөрәк ярасы.

Бер фатирда ике нәүмиз тора,
Карашлары өтә бер-берен.
Һәр икесе каргый-каргый тели,
Бер-берсенең гүргә керүен.
(Рәис Сафин)
Миңа калса шагыйрь төгәл әйтеп биргән, бәхәсләшергә урын юк. Күпләр әйтер: "Мәхәббәт бит, аны нишләтәсең?", дип. Бер карашта туган мәхәббәт белән өйләнешеп аерылганчы, яши-яши чәчәк аткан мәхәббәт асылырак һәм яхшырак. Мәхәббәт ул - үз-үзеңне алдау, ягъни үзеңә охшаган кешенең хаталарын, начар гадәтләрен күрмәмешкә сабышу. Өйләнешәләр дә, теге начар гадәтләр мәхәббәттән өстен чыга да, томыш вазасы чәлпәрәмә килә.

№31 (44735) / 23.05.2010 11:09:23

Э кичә Эфирдан кстати суләделәр, что Юдинода сөннәткә утырткач 5 яшлек малай улгән дип.Менә шундый хәлләр... Ну, сөннәткә утыртырга кайсыгыз чираттагысы?)))

№30 (42228) / 22.04.2010 00:03:44

Бер генә дә комментарием юк, ботен әйтәсе килгән фикерләрем чуалып, таралып бетте. барлык язмаларда да әз булса да дореслек бар. уз фикеремне такмыйм дип утырам әле, миннән дә соннәтен бармы дип сорарлар тагын.һәр кешенен уз башы бар, бу тема инде гасырлар белән сыналган, гаиләләрдә дә бу сорауны еш кутәрәләр, тик нинди генә дәлилләр китерсәләр дә 90%ты катнаш никахка каршы. балар тугач килеп туа бу каршылык, нинди балалар тугач кына, ойләнешкәндә ук, никах укытыргамы, яисә чиркәугә барыргамы... уйлап карасан, гафу итегез конечно, мәхәббәткә манка мишәть итми.

№29 (40696) / 02.04.2010 23:50:09

"ил"
ярар тонычланыгыз, башка исем табырмын)))

№28 (40690) / 02.04.2010 23:37:36

мин!

№27 (40688) / 02.04.2010 23:33:11

Оксанан 1 бала табып, тамыр жэйсен эле .Карарбыз. Ул токмачлы ашны ул Динарнын узеннэн пешертэчэк.Бик куп маржа киленнэрнекурдек инде. Ин кызыгы дашунда - алар татарнын ин булдыклы егетлэрен элеп алалар. Рэхэтлэнеп эшлэтеп сыгалар да ,урыс балалар устереп бетергэч,чыгарып ыргыталар. Яки тегелэре укенулэрен аракыга салып юып кешелектэн чыгалар.

№26 (40678) / 02.04.2010 23:06:02

Җәмәгать, сөннәт - татарлык яисә мөселманлык билгесе генә түгел. Заманында - җәбрәйләр дә, христианнар да, мөселманнар да - сөннәтләнгәннәр.
Сөннәт - чисталык билгесе.

№25 (40666) / 02.04.2010 22:37:33

Чын Ил! Настояшие,первосортные! Зинһар тынычлан! юри үртиләр! Скандал телиләр!

№24 (40665) / 02.04.2010 22:36:23

вот ведь тупой, а...
с точкой...

№23 (40663) / 02.04.2010 22:32:30

кем двойник тыр әле мода?!

№22 (40659) / 02.04.2010 22:19:52

офигеть.
двойник.
зараза.
чо, фантазии нет?
ладно уж, хоть догадаля точку поставить после украденного ника.

№21 (40653) / 02.04.2010 21:40:44

\\\"беләсем килә\\\" гә.
Мин сөннәтле булмасам монда язып та ятмас идем..
соңгы вакытта кайбер алга киткән илләрдә мөселман булмаган кешеләр дә сөннәт ясата, алар бит моны файдасы булмаса эшләми! Кемнең опыт үткәрер өчен генә пычак астына ятасы килер иде?! Ә??

№20 (40576) / 01.04.2010 22:57:09

юк әле картаясы көннәрем ятып карасаң да күренми!

но әйт инде ә?!

№19 (40574) / 01.04.2010 22:51:22

тиз картаерсын

№18 (40572) / 01.04.2010 22:44:37

ил үзең сөннәтлеме соң?

№17 (40571) / 01.04.2010 22:40:56

сөннәт бит ул татарлык билгесе түгел!!
күпчлек татар үзләрен мөселман диеп санап йори бит, ә һәр мөселман сөннәткә утыртылган булырга тиеш.(ул чисталык бигесе булып тора)
элеке татарлар арасында дин көчле булган, һәм сөннәткә дә бөтенесен диярлек утыртканнар, ләкинн гасырлар үткән, һәм һәзер сөннәтне күп (белемсез) кешеләр ата-бабаларыбыздан калган йола, бер билге диеп кенә карый.

№16 (39763) / 23.03.2010 19:28:29

Зелпене һәм Тңсылуны һаклы дип саныйм,милләт дигән сүзгә тел генә керми. Шулай да, бер диндәге катнаш никахлар ул кадәр үк "утлы табага" бастырмыйдыр дип уйлыйм.

№15 (39758) / 23.03.2010 16:05:13

Милләт аермасы я ш и - я ш и беленә, үзен күрсәтә, утлы табага бастыра шул ул. Күптән булган хәл: катнаш гаиләнең бердәнбер кызлары үлә. Шуннан тотына инде: кая җирләргә- урыс мазаратынамы әллә татар зиратынамы? Хатын- марҗа . Туганныры котырта икән: үзебезнекенә күмдер, үзебезчә җирлик дип. Ир дә риза түгел. Җиңүен марҗа улый-улый җиңде - диделәр. Шул хәлдән соң аерылдылар, бергә тормышларын дәвам итмәделәр.
Андый тормыштан балаларымны ходай үзе сакласын.

№14 (39755) / 23.03.2010 15:11:59

Юк инде Рамил. Милләт дигән сүзгә тел генә керми әле. Милләт эченә халыкның гасырлар буе җыелып килгән гадәтләре, йолалары һәм барысы-барысы да керә һәм дин дә шул исәптән. Шунсыз чын милләт була да алмый. Хәзер дин башка. милләт башка дип аера башладылар. Шуңа ачуым чыга. Диндә дә әйтелгән бит үз милләтегезне белегез дип.Ни генә дисәң дә алар бер-берсе белән бәйләнгән. Тагын, малайларны кечкенә чакта сөннәткә утыртсаң хәерлерәк, үскәч бу эш авыр да, куркыта да. Син дөрес эшләмисен.

№13 (39733) / 22.03.2010 23:56:15

Сезнең белән Һич килешә алмыйм - милләт тамгасы булып тел тора - ягъни кешенең билгеле бер телдә сөйләшүе.Сөннәтнең мәҗбүрилеге турында Коръәндә дә берни юк - шулай булгач, гафу иптәшләр, мин үз фикеремдә калам. Аннан килеп мисалга, Төркиядә сөннәт дигән нәрсә бик танылган, аңа карап сөннәтле төрек кешесен "бу-татар" дип әйтү наданлык миңа калса. Ә сөннәтне аны яшькә карамый ясатып була - балалар үзләре үсеп үзләре теләгәнне үзләре сайлап алу иреген калдыра белергә кирәк. Аннары Балалар хокукы турында Халыкара Конвенция барлыгы турында онытмагыз!

№12 (39730) / 22.03.2010 23:08:53

Рамил, сөннәт ул чынлап та, татарның(мөселманның, еврей-иуданың) тамгасы.
Иң башта: җәбрәйләрдә булган, сөннәт(печү), аннан христианнарда, аннан мөселманнарда.Дин шул тәртиптә чыккан.
Башта, күп аллага табынучылар булган.Аннан диннәр чыга башлаган.Иң нык таралыш тапкан, Буддага кадәр бер дин булган(хәтеремдә түгел, юкка чыккан), аннан- Будда, аннан - җәбрәй дине(атамасы хәтеремдә түгел); аннан - христиан, аннан - мөселман дине чыккан.Соңгы өч дин, 100 ел чамасы аралык белән, бер-берләренең йолаларын(теләсәләр-теләмәсәләр дә) күпмедер өлешен кабул иткәннәр.Шул исәптән, печүне дә.
ил ме, башкамы төзәтсә, һич үпкәләмим, чөнки, белүем шулкадәр генә.

№11 (39727) / 22.03.2010 21:37:30

хзтерсез хәкимә, 

мин аңлап бетерә алмадым әле Сезне, причем монда сөннәт? Главное бала татарча сөйләшсен, ул нәрсә - урамда "мин - татар" дип ыштанын төшереп күрсәтергә тиеш чтоли?Бала татар телендә сөйләшсә - болай да татар баласы инде, мөһим түгел - сөннәтлеме ул, юкмы.Минем ике улым бар - икесе дә сөннәтсез, аңа карап кына алар татар дигән сүз түгел - үскәч үзләре хәл итәрләр.Хатыным татар.

№10 (39706) / 22.03.2010 14:39:53

валяйте

№9 (39702) / 22.03.2010 14:27:02

Ярар шулай да булсын ди. Үзем дә катнаш никах яклы түгел. Тик нәрсә дисән дә бу пар матур яши белгән. Ә бит хәзер иксе дә бер милләттән булып, диннен, милләтнең нәрсә икәнен белмичә, сугышып, талашып гомер итүчеләр дә бар. Болай яшәгәнче икенче милләт кешесе белән яшәү әйбәтрәк түгелмени?!

№8 (39642) / 21.03.2010 00:32:21

киләчәккә юл инде шул була

№7 (39641) / 21.03.2010 00:28:41

минемчә, гаиләдә бер проблемасыз да булмый. тора-бара барыбер нәрсәдер килеп чыга. каҗнаш гаиләләрнен дин проблемасы, чиста татаар(рус) гаиләләренең бүтән берәр проблема. мондый мисаллар, минемчә, бер дә күрсәткеч булып тора алмый.

№6 (39594) / 19.03.2010 23:51:06

ул ни генә эшләсә дә татар кызы була алмаячак. Тәрбия, аң башка.
100%килешәм! җиңгәчәбез рус милләтеннән.килмәгән җире юк,абый бн инде 20ел торалар,җиңгәчәйләр арасында ул иң яхшысы...ләкин малайлары...гафу,сөннәтсез.ничек тә шул эшкә күндереп булмады,кызганыч...

№5 (39579) / 19.03.2010 20:37:08

Андый гыйбрәтле хәлләр буа буарлык та бит:ахырдан терсәк тешләргә калалар.Безнең районда да булгалап тора андый үкенечле язмышлар.Ул шул милләтләр бердәмлегенең җимешләре-безнең җитәкчеләр әле дә шул фикерне алга сөрәләр.Үзебезне алла сакласын инде,иии бер ходаем!

№4 (39551) / 19.03.2010 16:43:44

Гыйшык: "томаулы" да, сукыр да була ала шул.
Томау - үтә.Сукырлык - юк.
Сукыр гыйшыкка юлыкмасагыз иде, һич берегез дә!

№3 (39543) / 19.03.2010 15:30:14

табышалар.яратышалар.кавышалар. сугышалар.аерылышалар.
ни хәл итмәк кирәк. мәхәббәт акылны тыңлап тормый. гыйшык башыңда булганда, акыл бөтенләй әллә кая китә инде ул.
бу тормышта һәркем үз хатасын ясый.ничек кенә кисәтсәң дә.

№2 (39541) / 19.03.2010 15:27:47

Туганнар гаепле ич, күренеп тора. Причем ике якныкы да. Бр ишләре килеп бәйрәмне бозганнар, икенчеләре китеп бозганнар. Компромисс табасы иде.

№1 (39535) / 19.03.2010 15:00:16

Нинди кызганыч гаиләләр.
Кемне гаепләргә?!
Яшь чак җүләр чак.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar