поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Гыйнвар
  • Әнәс Җамалиев - архитектор
  • Шакир Яһудин - дәүләт эшлеклесе
  • Айрат Ситдыйков - археолог
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
22.03.2010 «65»

ТЫЛ БАТЫРЛЫГЫ

1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае. Шушы ике дата арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер олы сәхифәсе ята. Ул – совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе.

1941 елның 22 июне…

 

 Кояшлы ял көне була ул. Тирә-якта халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар гөрли. Кинәт аяз көнне яшен суккандай, коточкыч аянычлы хәбәр килеп төшә: сугыш!

 

 Бу көнне кешеләрнең барлык уй-хыялларын чәлперәмә китергән сугыш башлана.

 

 Сугыш – нинди авыр, дәһшәтле һәм шомлы сүз. Әлеге сүз күпме кешенең йөрәген телгәләгән, яшь кенә егет-кызларның күңеленә олыгайганчы төзәлми торган яралар уеп калдырган куркыныч вакыйга. Ул – бөтен дөньяның астын-өскә китереп, кешеләрнең язмышларын җимерүче көч.

 

 Сугыш... Нишләдең соң син? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак... Фронттан көттереп кенә килгән, дары исе сеңгән хатларны укып юанулар...

 

 Менә шушы дәһшәтле елларның шаһиты булган бик күпләрнең һәм әбиемнең балачак язмышын уйлавым, кул астымда булган әбиемнең документларын укып, аның сөйләгәннәренә нигезләнеп мин тыл батырлыгы хакында язарга булдым.

 

 Һәр елны майның ямьле көнендә без Ватаныбыз намусы һәм азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган; тылда, станок артында җиңү хакына армый-талмый корал ясаган; колхоз кырларында көне-төне эшләп батыр совет сугышчыларына, иксез-чиксез илебез халкына күз яше һәм ачы тир белән сугарылган икмәк үстергән кешеләрне олы ихтирам белән һәм юксынып искә алабыз. 65 ел элек безнең халык тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, кешелек дөньясына үлем белән янаган фашист армиясен тар-мар итүгә иреште. Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә ветераннарыбызның сугыш уты көйдергән йөрәкләрендә әрни, тәннәрендә төзәлмәс яралар булып сыкрый. Сугышның куркыныч сурәте Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә – туганнар каберлекләрендә, снарядлар белән телгәләнеп беткән сугыш кырларында мәңгелеккә уелып калган.

 

 Татарстан халкы да җиңүгә зур өлеш кертә. Ул дәһшәтле еллар буыны үзенең патриотик, гражданлык бурычын намус белән үти.

 

 Сугышның беренче атнасында ук безнең Азнакай һәм Тымытык район хәрби комиссариатларыннан 311 кеше илне сакларга киткән. 1418 көн дәвам иткән әлеге канкойгыч сугышка 10523 якташыбыз фронтка алынган, 6438 кеше яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган; илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап, батырларча һәлак булганнар.

 

 Җиңүгә кайнар ышану азнакайлыларга сугышның авырлыкларын күтәрергә ярдәм итә.

 

 1941-1945 нче еллар туган авылым Урманай кешеләре күңелендә дә мәңге җуелмаслык хатирәләр калдырган. Сугышның бөтен авырлыгын, михнәтен үз җилкәләрендә татыган өлкәннәребез ул елларны бик яхшы хәтерлиләр...

 

Сугыш җиле безнең гаиләне дә читләтеп узмый: Бәдретдин бабамның әтисе Камалетдин сугыш кырында батырларча һәлак була, соңгы сулышына кадәр илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Әниемнең Мөкатдәс һәм Мәрданша бабалары сугыштан кайткач, авыр яралардан вафат булалар. Ләлә әбиемнең Алмаз һәм Азат абыйлары шулай ук сугышта катнашалар. Алар сугыштан кайткач, Азнакай шәһәрендә хезмәт куялар.

 

 Якыннарыбызның исемнәре республикабызның “Хәтер” һәм “Алар илгә җиңү алып кайтты” китапларына кертелгән. Мин алар белән бик горурланам. Бүгенге көнебез матур, тормышыбыз җайлы икән – без аларга бурычлыбыз.

 

 Гаиләбездә бүгенге көндә хөрмәткә лаек кешебез – әбиебез. Ул 1929 елның 15 февралендә Азнакай районының Моратовка авылында Шәмсекамал һәм Нәҗип гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда әбиемә нибары 12 яшь була.

 

 Яшүсмер кыз бала әле бу вакытта сугыш афәтенең никадәр газап, кайгы, авырлыклар китерәсен башына да китерми. Әмма дәһшәтле сугыш кызны өлкәннәр белән бергә басуга көлтә бәйләргә, башак җыярга, көтү көтәргә дә чыгара.

 

 Азат абыйсы сугышка киткәч булган вакыйганы бүген әбием ярым шаяру белән искә алып сөйли: “Тормыш үземә калды, малларга корма әзерлим дип бәләкәй арба тартып, чалгы алып, ындыр артына әрекмән чабарга төштем”. Әбиемнең сугыш чоры истәлекләре бихисап.

 

“Ул вакытта уку белән дә каршылыклар чыкты. Сугыш башлангач, 3 бала күрше урыс авылына укырга йөрдек. Укытучыбыз Лиза Дмитрьевна иде. Мәктәпкә йөрүләр зур авырлык белән бирелде. Уку теләге көчле булгандыр күрәсең, һәркөн берничә километр юл үтеп, һава торышы нинди булуга карамастан, мәктәпкә бардык. Мәктәптән соң фронт өчен кирәк-ярак әзерли, я басуга ашлык җыярга чыга торган идек. Шулай итеп 5 ел вакыт үтеп тә китте. Сугыш бетүе турында мәктәпкә барганда Яңа Юл укучылары очрап әйттеләр. Без бу яңалыкның әһәмиятен бик аңлап та җиткермәгәнбездер инде, ә шулай да сөенечебезнең чиге булмады. Ул көнне мәктәпкә дә бармадык. Өйдә дә бәйрәм рухы хакимлек итте. Сугыштан соң укуны Бәйрәкәдә дәвам иттек. 8 класс белем белән мәктәпне тәмамладык. Бергә укыган сабакташлардан Сөгъдә, Фәриха, Миннебайлар күптән вафат инде. Алар белән үткәргән уку еллары бүген дә хәтердә” . Әбием сугыш чоры истәлекләрен бәйнә-бәйнә, бар нечкәлекләре белән сөйли. Кайвакыт йөзендә елмаю чаткылары, күзендә яшь тамчылары күренә. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен әбием күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Әлеге бүләкләрне ул кадерләп саклый. Менә алар:

 

1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә бирелгән ТРның истәлек билгесе

 

 СССРның Югары Советы Президиумыы исеменнән бирелгән  “Хезмәт ветераны” медале

 

  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 60 еллыгы хөрмәтенә бирелгән юбилей медале

 

  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы хөрмәтенә бирелгән юбилей медале

 

 Истәлек билгеләре җыелмасы

 

 Истәлекле, һәрберсе аерым игътибарга лаек әлеге билгеләрнең. Яшь вакыттан ук тормыш газапларын татырга өлгергән әбиемнең хезмәт батырлыклары өчен бирелгән әлеге бүләкләр аның хөрмәткә лаек кеше икәнен тагы бер кат исбатлый. Хәзерге вакытта гаиләбез, якыннары өчен ул матурлык өлгесе. Аның һәр гамәле безнең өчен үрнәк, аннан нурлар алып яшибез ич без. Сөйләгән һәр сүзе, кылган һәр эше аның төгәл булуы хакында сөйли. Сугыштан сон, мәктәпне тәмамлагач, ул Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлар әзерләүче курсны тзмамлый. Аннан сон, лаеклы ялга чыкканчы, Урманай, Вахитов совхозларында хиспачы булып фидакарь хезмәт куя. Бүгенге көндә әбиемнең теләге бер һәм изге: илдә-көндә башка сугышлар булмасын, бар халык тынычлыкта муллык белән озын гомер кичерсен.

 

 Хәзер инде Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 65 ел тулып килә. Дөнья хәлләре дә, вәзгыять тә күпкә башка. Сугыш яралары акырынлап булса да төзәлгән, сугыш эзләрен вакыт тузаны күмә, күңелдә бары хәтирәләр генә яшәп килә. Ә тормышка сугышны, Аллага шөкер, бөтенләй күрмәгән , аның хакында ишетеп кенә белгән яңа буын аяк басты. Һәрвакыт сугыш турында кинофильмнар карагач, дәһшәтле еллар турында әсәрләр укыгач, авыр еллар юлдашы булырга туры килгән өлкән кешеләрнең хәтирәләрен тыңлагач, уйларымны бөтен ил күләмендә – фронтта һәм тылда барган аяусыз көрәш күренешләре биләп ала. Шул хәтирәләрне тыңласам, күз алдыма авылда икмәк өчен көрәшүләр, фронтка дип кич утырып кием әзерләүләр, буйлары җитмәгәнлектән атка камыт кигертә алмаган яшүсмерләр, колхозның күтәрәмгә алган атларын өйләреннән алып килгән ризык белән туендыручы хатын-кызлар, уракка төшкән 60-70 яшәр өлкәннәр килеп баса. Сугыш ачысын, аның михнәт-җәфаларын җитәрлек татыган, безгә тынычлык бүләк иткән буын вәкилләренең күркәм традицияләрен саклау, илебезнең байлыгын тагын да арттыру – һәркайсыбызның изге бурычы.

 

 Илдә сугыш башланып, авыр сынау сәгате суккач, басынкы гына гади авыл кешеләре үз җилкәләренә көч җимәстәй авыр йөкне, сугыш йөген күтәреп алалар. Ай-һай ләбаса кыен бит безгә, дип әйтмиләр, сыкранмыйча, тешләрен кысып бара бирәләр. Фронтта газиз кешеләрен югалту, авыр тормыш ачысын тату да аларны рухи яктан сындыра алмый. Нинди генә сынаулар алдында да баш бирмәскә тырыша алар. Тылда Бөек җиңүне якынайтучыларның фидакарь хезмәте үзе үк сугышчан батырлыкка тиң, минемчә. Аларның батырлыгына таң калырлык ич! Ә Ләлә әбием минем өчен тылда хезмәт куйган кешеләрнең якты үрнәге, матур өлгесе. Аңа бабам Бәдретдин белән тыныч картлык, имин көннәр, балалар куанычы телисем килә.


Ильмира КАМАЕВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (39796) / 24.03.2010 12:15:28

кире, киләчәктә мондый язмаларны "хэсэнов"лар язарга азапланачак.Ләкин башта сабантуе белән аңлашырга кирәк әле.Тук, ашый-ашый симергән, эчә-эчә бер-берсен бәйрәм белән котларга да оныткан халыкның исереп йөрүен "сабантуй" дип атарга яраса.
"Ватан, советлар союзы, совет халкы" бу сүзләр, әле бүген дә күпләр хәтерендә, горурланып янәшә куярлык.Киләчәктә "хэсэнов"лар аларны алыштырырдай сүзләр таба алырмы?
Сабанга чыгарга әзерләнгәндә, сабантуй үткәреп ятарга совет власте ничек риза булгандыр? Бәлки монсын да аңлатырлар.

№8 (39759) / 23.03.2010 16:37:11

Кире, 
//Патриот дигэннен "Б" хэрефе дэ юк инде, юк...//
Чонки илебезне остэ утыручылар урлады (кстати, рэсми патриотларнын шактыенын балалары чит илдэ тугелме икэн эле?). Э халыкка барыбер...

№7 (39753) / 23.03.2010 14:33:06

Э уйлап карасан, буген кемнэр нинди батырлыкларга барыр иде, илебез иминлегенэ куркыныч янаса? Мин доресен генэ эйткэндэ, баламны, якын туганнарымны кыстырып, илдэн таю ягын карар идем... Патриот дигэннен "Б" хэрефе дэ юк инде, юк...

№6 (39752) / 23.03.2010 14:28:47

Тотындылар инде хэреф хатасы эзлэргэ. Яшьлэрнен эз генэ булса да бу сугыш елларына карата кызыксыну уяна икэн, шатланырга кирэк. Тагын биш ел утсен эле, кемнэр генэ язар икэн мондый язмаларны?

№5 (39741) / 23.03.2010 09:30:06

//Ватаныбыз намусы//

=күп икән әле монда чебен дә кунмыйча, куркып качарлык "тәмнушкалар"...

Тизрәк үзып китсен иде инде...

№4 (39740) / 23.03.2010 09:25:59

//Урманай, Вахитов совхозларында хиспачы булып фидакарь хезмәт куя//

=фидакарь сүзе белән хисапчы сүзе бер-берсенә ябышмый. Хисапчының арты җылыда, кулында - ручка. Аналогия китерәм - шахтер, мәсәлән, яисә механизатор, фидакарьләрчә эшләргә мөмкиннәр, ә аларның күпме эшләгәнен санап утыручы - юк.

"...куанычы телисем килә."

= телә соң, ник теләмисең... ни комачаулый?

№3 (39739) / 23.03.2010 07:31:19

хэсэнов, син мыжыклыгын белэн илне дэ уздырырсын ахры

№2 (39738) / 23.03.2010 04:02:35

1941 нче елның 22 нче июне һәм /1945 нче елның 9 нчы мае. Шушы ике дата арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер олы сәхифәсе ята. Ул – совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе/

автор очен /советлар/ - ватан???
ну и ну.
ниче яшь икен сон бу авторга? эллэ бу матур сузлерне берер китаптан кучереп алганмы?


/1941 елның 22 июне…Тирә-якта халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар гөрли/


дорес тугел. сабан туе ул вакытларда сабанга чыккан вакытта бейрем ителген. ( ач ялангач халыкнын кычыткан-алабута җыеп аш пешереп, бер берсен котлавын "бейрем" дип атарга яраса. халык ачтан шешенген заман турында "сабантуйлар горли" дип язу урынлымы икен?

/ Бу көнне кешеләрнең барлык уй-хыялларын чәлперәмә китергән сугыш башлана/
эби бабайларыгыздан сорап карагыз эле, ул заманда алар нинди уй-хыяллар белен яшеде икен?

№1 (39734) / 22.03.2010 23:57:16

//Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда әбиемә нибары 12 яшь була.// "Нибары" сүзе биредә артык күренә. Әлбәттә, сугыш заманында яшәгән һәм эшләгән әби кешенең батырлыгын бу киметми.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar