поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
25.12.2018 Әдәбият

Язучыны тыңларга түрәләр ник йөрми?

Хәзер инде сүз түгел, гамәл кирәк. Язучылар берлегенең Тукай клубына елга йомгак ясарга җыелган язучылар әнә шулай диде. Бер ел артта калды. Ул ниләр белән истә калды соң?

Фәүзия апа Бәйрәмова белән узган елгы җыелышны искә алабыз. Анда зыялыларны җыярга милли-мәдәни үзәк бар иде. Быел юк. Мәк­тәпләрдә прокурор тикшерү­ләре башланып, җәмгыять тетрәнеп калган иде. Быел кис­кен тәнкыйть­ләнгән канун эшли башлады, татар телен укыту ике сәгатькә калды. Ул чакта Фәү­зия апа мөн­бәрдән, әсәрләргә анализ ясаганны тыңлар вакыт түгел, таралышып, ата-аналар, укучылар белән эшләргә кирәк, дип чыгыш ясаган иде. Язучылар активлашты да кебек. Ләкин кылган гамәлләр азрак булмадымы икән? Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов эшчәнлекне өлешчә генә канәгатьләнерлек дип атады. Берлек рәисе чыгышын милли телләрне укытуга чик куючы бу канун проектын кискен тәнкыйть­ләүдән башлады:
 
– Язучылар берлеге, мә­гариф турындагы канун проектын тәнкыйтьләп, тугандаш республикаларга, Рос­сия Президентына, Россия Думасына, Татарстан Дәү­ләт Советына мөрәҗә­гать итте. Нәтиҗәдә милли телне укыту дәрес сәгать­ләренең мәҗбү­ри өлешенә кертелде. Ләкин дәүләт теле булган татар телен укыту атнасына ике сәгатькә генә калды. Канун көченә кергән икән, нәрсә эшләргә кала соң? Мондый шартларда ислам дине белән беррәттән, безне милләт буларак саклап торган ана телебезне яклау, саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру үзебез­нең җилкәгә төшә. Без, язучылар, бу өлкәдә иң актив көрәш­челәр булырга тиешбез. Узып баручы ел дәва­мында милли әдәбиятны про­пагандалау, әдәбият, сән­гатьне саклау, үстерү, язу­чы­ларның активлыгын күтәрү буенча ниләр эш­ләнде соң? Катлаулы тормыш-яшәештә без халык җанын дәвалаучы табиблар була алырбызмы? Турыдан-туры әйтсәк, өлеш­чә генә. Дөрес, әдәби процесс актив дәвам итә, романнар, повестьлар языла, басыла тора. Ләкин бездә дөнья­күләм яң­гырарлык әсәрләр чыгып тора дип мактану бүгенгә авыррак. Без сыйфат белән түгел, бүгенгә сан белән алдырабыз, ахрысы.
 
Нотыкның бу өлеше үк бәхәсләргә сәбәпче булды. Вахит Имамов, мәсәлән, Россия Президентына беренче хатларны Руслан Айсин кебек яшьләр оештыруын искә төшерде. Берлекнең бу эшкә бик күп мөрәҗәгатьләрдән соң гына алынуын искә алды. Рабит Батулла да, ичмасам, башлангыч мәктәптә туган телдә укыту өчен көрәшергә иде, дип сыкранды. “Көрәш­мибез бит. Радио-телеви­де­ние, матбугат, иҗат берлек­ләре бигрәк тә кантарланып, күтәрелеп чыгарга тиеш иде. Фәүзияләр мәйданда ачлык тотканда көчебез бар иде. Ул чакта Шәймиевне кулга алырга килүчеләрне кире бора алдык. Ә бүген хәлебез нинди? Финляндиядә әнә чып-чын швед мәктәпләре эшли. Анда саамнар дигән халык яши. Бөтенесе 10 мең халык, ә үз телләрендә белем алалар. Менә ничек куелган башка илләрдә милли мәгариф мәсьәләсе! Башлангыч белемне бала үз телендә ала. Ә инде башлангыч мәк­тәптә керә икән, ул үз телен беркайчан да онытмый”, – диде ул.
 
Режиссер Әхтәм Зарипов та җыелышның эче буш дигән фикердә калган. Ул халык язучылары дигән көчле­рәк төр­кемнән, хәзер безгә нишләргә, дигән сорауга җавап бирүлә­рен көткән булган:
 
– Бу җыелышның ел йомгаклары дип аталуы үзе үк, әллә нәрсә көтмәгез, дигән кебек яңгырый. Әдипләр җыелган мәҗлестә сүзнең жанрлар, стильләр, заман каһарманнары турында баруын көтсәк тә, элекке колхоз җыелышларында сүз кемнең күпме труддень эшләве турында барганы кебек, монда да кемнәрнең нәрсә бастырганын санаудан узмады. Ана­литикларның белемле булуларын белдек, бүгенге әдәби процесс сүлпәнлегенең төп сәбәпләрен генә белә алмадык. Чөнки алар автор­лар­ның үз фикерләре белән ка­һарманнарның фикерләрен барлап, ачыклап мәшәкать­ләнмәделәр. Тормышта булмаганны язучы каян алып язсын дияргә була. Ә нигә шуны әдәбият галимнәре ачык итеп әйтми? Ихтимал, шуңа күрә дә көчле, кыю әдип­ләребез һаман милләт, тел сүзләрен төрләндерүдән уза алмыйлар. Бездә көрәшче­ләр бар, көрәш мәйданы тар, дию­челәр бар. Болай көч юк дияргә дә ерак түгел. Шул уңайдан бер тарих искә төшә. Патша хәзрәтләре “Полярная звезда” альманахын чыгарган Бестужев белән Рылеевка хөррият турындагы язмалары өчен алтын тәмәке савыты белән зөбәрҗәт кашлы йөзек бүләк итә, имеш. Әллә ни озак вакыт узмый, бүләк­ләнүчеләрне асып үтерергә дигән әмергә дә үзе кул куя. Хәзерге заманда мондый вәхшилекләр эшләнмәс, әл­бәт­тә, остарак эшләнер. Ә бүләкләүләр төрледән-төрле була тора. Ел йомгакларында гына да күрдек. Күбесе га­җәп­ләндереп, сораулар тудырганлыктан, бүләкләү ки­рәкле гамәл булса да, алар­ның статусын һәм бирелү кагыйдәләрен аңлату кирәк иде. Алары юк бездә. Әлбәттә, хакимияткә карата кинаяле тәнкыйть сүзләре дә яң­гырады. Авылга бабайга кебек булса да, аларны тиешле урыннарга җиткерерләр, әдә­бият кенә үссен, алга барсын. Ел йомгакларын оештырылуыннан һәм шома узуыннан күпләр канәгать калды. Мин дә канәгать, ләкин шәх­сән үзем халык язучысы дигән көчлерәк төркем­нәр­дән берәрсенең чыгыш ясап, милләтне аяныч хәленнән чыгару өчен ни эшләргә кирәген дәлилләп, ышандырырлык итеп сөйләвен көт­кән идем. Әмма сүз һәм гамәл артык парны чыгарудан уз­мады. Алай да, җыелган парны дөрес кулланганда, әдип­ләрдәге көчнең хәле­без­не җиңеләйтергә җитәр­леген күрсәтте. Ел йомгакларында киңәшле эш таркалмас дигән фикер ныгыса да, йомгак ясар өчен ел беткәнне көтәсе юк дигән фикер дә туды. Мәсәлән, быел Тукай пре­миясенә лаеклы әсәр бармы? Кат-кат, бар, диделәр. Ләкин авторны атамадылар. Көнче­лектәнме, куркуданмы?
 
Тукай премиясенә лаек­лыны атамасалар да, тагын бер премия ясарга тәкъдим итүчеләр булмады түгел. Әл­мәт бүлегеннән язучы Рифкать Шаһиев: “Бүген Татарстанда татар җырларын һәм җырчыларны таныткан фес­тивальләр бар. Ел нәти­җә­ләре буенча бөтен дөнья­ны шаулатып лауреатлар билгеләнә, “Алтын барс”лар, “Алтын йолдыз”лар тапшырыла. Язучыларга да республика күләмендә әдәби премия булдырсак, әдәбиятны таныту, үстерү юнәлешендә зур эш башкарачакбыз”, – диде. Әл­бәттә, бу фикер төрле бә­хәсләр, кинаяләргә сәбәп булды. Ләкин тел төбен аң­лаган кешегә аңларлык: Тукай премиясе комитеты ел китабын язган Фәүзия Бәй­рәмованы да, Айдар Хәлимне дә бүләккә үткәрми. Милләт өчен кө­рәшкән шәхесләрне зурларга тагын нинди чара бар соң? Китапның, язучы­ның дәрә­җәсен күтәрергә ни чара бар? Яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина әнә, татар шигъриятен һәм тарихын мобиль кушымталар аша танытырга кирәк, ди. “Татар шигъ­рияте, шөкер, үсештә. Әмма шигырь укый һәм аң­лый алырлык укучы көннән-көн азая. Татар шагыйре бүген укучысын үзе булдырырга тиеш ди ул, кайнарланып, һәм бу эштә бер­лекнең әйдәп баручы булуын тели. Берлек исә Тукай­ның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куелуны тели... Хәер, теләкләр күп тә, аларны ише­түче генә юк. Элек язучылар җыенына Президент йөргән. Моннан берничә ел элек кенә мәдә­ният министры да утыргалый иде. Хәзер урынбасар кү­ренү дә шатлык. Фәүзия Бәй­рә­мова, хәлләр алай ук өмет­сез түгел, ди, алай да. Элек түрәләр туган тел турында, өйдә сөйләшсәң, шул җитә, дигән фикердә торса, хәзер алай уйламыйлар, ди. Өстән шәхси мәктәпләр булдыру турында идеяләр дә ишетелә башлады. Туган тел­нең дә­рәҗәсе артса, язу­чы­ның дә­рәҗәсе дә үсә. Аның өчен балалар әдәбия­тына анализ ясаган Айсылу Галиева фи­керенчә, язучының балалар белән турыдан-туры эш­ләве кирәк:
 
– Язуыгызның төп максаты – китап бастырып гонорар алу да, аның кайда череп ятканын уйлап та карамау түгел­дер дип ышанам. Минем эшем – китап язу, шуның белән мин милләткә хезмәт итәм, тел сәясәте минем эш түгел, дип әйтүчеләрегез дә бармак белән генә санарлык дип ышанасым килә. Мәга­риф системасында милли мәгарифне сак­лап калабыз икән, балалар әдәбия­тының да, татар кита­бының да, татар язучыла­ры­ның да ки­ләчәге бар. Мәктәп­ләр бүген сездән, бездән яр­дәм көтә, XIX гасырдагы “на­род­ник“лар йөргән кебек, укучыларны, аларның ата-анала­рын агарту эшенә алынуыбызны, алар белән даими аралашып, мәдәния­тебез, халкыбыз тарихы турында мәгълүматны сең­де­реп, милли үзаңны арттыруны көтә алар.
 
Берлекнең яшьләрнең чы­гышларына күбрәк урын бирүе, эзләнүе, әлбәттә, өмет­ле. Алар чыгыш ясап кына калмаслар, сүзләрен гамәл белән дә ныгытырлар, иншалла.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.12.2018
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar