поиск новостей
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
17.02.2019 Аш-су

“Ак калфак”лылар каймак бәлеше пешерү буенча мастер-класс уздырды

Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Самараның “Белоснежка” татар ашханәсендә каймак бәлеше (сметанник) пешерү буенча мастер-класс уздырды.

- Чараны якынлашып килгән Ватанны яклаучылар көненә багышлыйбыз. Яраткан ирегезне, сөекле улыгызны, бар булган ир туганнарыгызны котларга онытмагыз. Табыныгызда каймак бәлеше дә урын алыр, дип өметләнәбез. Бәйрәмегез күркәм, чәйләрегез тәмле булсын! - дип сәламләде чарада катнашучыларны өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова.
 
Аш-су бүлекчәсе җитәкчесе Галия Абрахимова тәкъдиме буенча оештырылган бу чарага унбишләп хатын-кыз чакырылган иде. Мастер-класста яшь буын вәкилләре дә катнашты. Аларның иң кечесе - Азалия Низамова Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең икенче сыйныфында гына укый, ә Сания Абрахимова - медицина университеты студенты. Соңгысы өлкә “Ак калфак” оешмасы активисты буларак “ВКонтакте” социаль челтәрендә оешманың төркем администраторы вазифасын башкара.
 
Ниһаять, мастер-класс башланды. Каймак бәлеше пешерү серләренә “Белоснежка” кафесының аш-су остасы Светлана өйрәтте.
 
- Бер пачка маргаринны 150гр шикәр комы һәм 1 йомырка белән күпергәнче болгаталар да, он кушып, камыр ясыйлар. Аны табага җәеп, эчлек салалар. Эчлек өчен 4 йомыркага 6 аш кашыгы шикәр салып туглыйбыз, 20 процентлы каймак (400 грамм) өстәп болгатабыз. Эчлекне формага агызабыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут тотабыз, - дип рецепт белән уртаклашты ул.
 
Бәлеш пешкән арада хатын-кызлар ныклы гаилә кору, балаларга милли һәм дини тәрбия бирү темаларына фикер алыштылар, халкыбызның чәй табыны әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Ә бераздан өстәлгә өсләре кызарган каймак бәлешләре чыкты. Аккалфаклылар аралашуны чәй табыны артында дәвам иттеләр.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 17.02.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar