поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
04.01.2020 Әдәбият

ТАССРның 100 еллыгына язучыларга 15 миллион сум биреләчәк: грант алучылар исемлеге билгеле

ТАССРның 100 еллыгына багышлап, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен Татарстан Хөкүмәте грантын алучылар исемлеге билгеле булды. Грантлар бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе ТР Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган.

ТАССРның 100 еллыгына әдәбият-сәнгать әсәрләре иҗат итүчеләргә җәмгысы 15 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Кече формалы әдәби әсәрләр өчен 100 мең сумлык 20 грант билгеләнгән, эре формалы проза һәм поэзия әсәрләре өчен 500 мең сумлык 6 грант тәкъдим ителә.
 
Кече формалы әдәби әсәрләр өчен грант алучылар арасында Илфак Ибраһимов, Хәбир Ибраһимов, Ләбиб Лерон, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәдиф Сәгъди, Гөлүсә Батталова һәм башкалар бар. Зур формалы әдәби әсәр язарга Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Зөлфәт Хәким, Гәрәй Рәхим, Луиза Янсуар алынган.
 
Төрле формадагы музыкаль жанрлар өчен 50, 100 һәм 200 мең сумлык 19 грант билгеләнгән. Музыкаль-театраль жанр өчен 600 мең сумлык ике грант бар. Композиторлар Эльмира Галимова һәм Миләүшә Хәйруллина бу грант өчен “Кол Шәриф” һәм “Кави Сәрвәр” операларын язарга вәгъдә итә.
 
Скульптура һәм рәсем сәнгате әсәрләренә 500 мең сумлык 8 грант бирелә. Декоратив-гамәли сәнгать өчен дә 4 грант бар. Балалар әдәбияты өчен 50 мең сумлык 12 грант каралган. Балалар өчен музыкаль әсәр язучыларга 70 мең сумлык 20 грант бар. Балалар өчен әдәби әсәрләр язарга Рафис Корбан, Ленар Шәех, Айдар Шәйхин, Наилә Ахунова, Рифат Җамал һәм башка язучылар алыначак.
 
Рузилә Мөхәммәтова. "Татар-информ"
 
 
 

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (907922) / 04.01.2020 22:55:19

ин кызыгы, кемнен нэрсэ язганын тикшереп, бэялэп торучылар юк. Акчага яздыруга калгач нинди эдэбият инде ул, укучы да булмаячак боларны

№1 (907920) / 04.01.2020 19:49:54

Ай-яй күп.
Коточкыч күп.
15 миллион. Бер Акбарска гына да 10 миллиард бирәләр бит!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar