поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Гыйнвар
  • Әнвәр Нургалиев - җырчы
  • Айгөл Зәйнуллина - җырчы
  • Наил Хәмидулиин - көрәшче
  • Энҗе Шиһапова - актриса
  • Наил Мортазин - композитор
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
22.01.2020 Әдәбият

Язучы Марсель Галиев беренче тапкыр үз китабын җитәкче кешегә бүләк иткән

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев фотоальбом-китап бастырып чыгарган. «Мин шулай күрәм» дип аталган китапның тәүге нөсхәсен ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк итте. Язучы сүзләренчә, бу аның җитәкче кешегә бүләк иткән беренче китабы икән.

«Мин китапларымны беркайчан да җитәкчеләргә бүләк итмәдем. Чөнки башкаларның үз китапларын бүләк итеп, аннан соң алар чүплектә яткан очраклар турында беләм. Яңа гына табадан төшкән китабымны җитәкче кешегә беренче тапкыр бүләк итәм», — диде 73 яшьлек Марсель Галиев китапны Шамил Садыйковка тапшырганда.
 
Язучы яңа хезмәтен Казанда, «Татмедиа» бинасындагы галереяда оештырылган «Бабамның борынгы бишеге — Алтай» күргәзмәсе ачылышында бүләк итте. Анда язучының соңгы ике елда Идел-Урал, Алтай, Кырым һәм Төркия буйлап сәяхәт иткәндә төшергән фотолары кергән. Аларны автор шигырьләр, уйланулар, тарихи белешмәләр белән тулыландырган.
 
«Фотоальбом әзерләрлек, фотокүргәзмә оештырырлык фотолар туплармын дип уйламаган идем. Беренче тапкыр күргәзмә уздырганда Казан тирәсендә үскән гөмбәләрнең фоторәсемнәрен тәкъдим иттем. Шул чакта, «эх, үзебезнең Идел-Урал буйларына, Алтай, Кырым якларына сәяхәт итәсе, шуларны күрсәтәсе иде” дигән ният туды», — дип сөйләде Марсель Галиев.
 
«Алтайга бару хыялы күптәннән бар иде. Ниһаять, үземә юлдашлар табып ике тапкыр барып кайттым. Алтай — бабаларыбыз Ватаны, аның матурлыгын әйтеп-күрсәтеп бетерерлек түгел. Быел да Алтайга барырга планлаштырам», — дигән язучы «Татар-информ» хәбәрчесенә.
 
295 битлек китап берьюлы өч — татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителгән.  Киләчәктә язучы альбом-китапның дәвамын тупларга тели.
 
Лилия Гаделшина, «Татар-информ»
 

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar