поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
17.06.2020 Авыл

"Йөрәгемне яндырган хәлләр" яки "Авыл кешесенә Яңа елы да, Өлкәннәр көне дә юк"

Тормышыбыздагы үзем күргән һәм миңа ошамаган кытыршылыкларны язып үтим дип утырдым әле. Хәтер көнен үткәрү өчен һәр елны янып-көеп йөрүчеләр бар. Ләкин аның өчен Казан каласында урын җитми, билгеләнгән мәйдан юк.

Бу турыда дәүләт советының бер сессиясендә дә бик озаклап сөйләштеләр, нәтиҗәсе күренми әлегә. Хәзер нинди бәхетле тормышта яшибез бит. Ә моның өчен күпме кан коелган, күпме әти-бабайларыбыз шәһит киткән. Аларга хөрмәт йөзеннән Казанда һәйкәл куелсын иде. Хәтер көне хәзерге кебек 20-30 кеше катнашында, Казанның бер тыкрыгында гына үтмәсен, ә дәүләт күләмендә, президент, депутатлардан башлап, барлык галимнәр, зыялылар катнашында үткәрелсен иде. Бу бик мөһим чара.
 
Күңелне борчыган тагын бер нәрсә – туган телебезнең хәле. Без Татарстанда яшибез түгелме соң? Шулай булгач, ни өчен әле без урыска әйләнергә тиеш? Мин үзем олы яшьтә инде. Без укырга кергәндә үк авылда, районда, идарәдә барлык исәп-хисап эшләре гел урыс телендә алып барылды. Хисап бирү хәзер дә шулай. Ә менә Актаныш районында барлык язу эшләре һәрвакыт чеп-чи татар телендә башкарылды. Татарстан белән идарү итүне шушы җирлектән чыккан Минтимер Шәймиев кулына тапшырдылар һәм эшенең нәтиҗәсе дә бик әйбәт дан алды: Татарстан белән Мәскәү уртак фикергә килеп, Шартнамә төзелде. Бу ул вакытта гаять әһәмиятле эш иде.
 
Татар мәгърифәтен, телен бетерүне 2017 елдан ук башладылар бит, юкка чыгару тиз, ә яңадан булдыру сүздә генә кала бирә. Телне бетерүдә барлык депутатлар, галимнәр гаепле дип саныйм – вакытында эшләмәделәр. Путин бит телне саклау, укыту Татарстан җитәкчелегенең үзеннән тора дип сөйләде. Нишләп соң безнең җитәкчеләр, дәүләт советы, депутатлар шул вакытта телебезне саклап калу өчен бернинди чара да күрмәделәр?.. Балалар бакчасыннан алып, 11 еллык мәктәпләрнең барысында да татарча укытуны кире кайтарырга кирәк.
 
Сугыш чоры балалары картаеп бетте. Алардан туган балалар да инде пенсиягә чыкты. Менә шул буыннан туган балалар ышанычлы түгел: улларын, кызларын татарча укытырга бирмиләр, телләрен аңламыйлар. Әгәр баланың үзенең башы булса, ул үз юлын сайлый ала бит. Конституция кабул ителгәнче телебез мәсьәләсе уңай хәл ителер дип өметләнәм әле, иншаллаһ.
 
Авыллар... Бездә яңа ФАП төзеп куйдылар, анда эшләргә генә кеше юк – ишегендә йозак. Аннан, ишегалды проекты дип, балалар мәйданчыгына бер сәхнә ясап куйдылар, төрле инвентарь, эскәмияләр кайтарттылар. Монысы да “үле капитал” гына булырмы, белгән юк.
 
Авылны яшәтергә, аңа ярдәм итәргә кирәк. Зур суммадагы грантларны эшләүче фермерлар ала, алар бөтен районга санаулы гына, ә эшсез калган авыл кешесенә нишләргә? Яңа елда бәйрәм итәргә, Казанны бизәргә дип миллионлаган сум акча бүлеп бирелә. Ә авыл кешесенә Яңа елы да, Өлкәннәр көне дә юк. Сабан туена ярый инде йорт саен йөреп әйберләр җыялар, ләкин аны бәйрәм итеп үткәрү өчен акчасы да кирәк бит. Авыл кешесенең исән чакта кадерен белсеннәр иде! Хәзер авылларда чагыштырмача өлкән буын яши, иң яшь дигәннәренә дә 40-50 яшь.
 
Шәһәрдә көн саен бәйрәм: футбол, хоккей, ул машина ярышларына гына да күпме суммалар оча. Эшенең нәтиҗәсе булмаса да, ничә тренер баеп китте. Нигә уен нәтиҗәсенә карап кына түләнмидер ул акчалар...
 
Урлашу күп. Түрәләр үз эшләрен намус белән башкарсалар, тормыш бөтенләй башкача булыр иде. 40 квадрат метрдан артык мәйданлы фатирда яшәүче пенсионерларга юл акчасын бирми башлауларын ничек аңларга? Түрәләр, җитәкчеләр фәлән катлы йортларда яшиләр, чит илләрдә дә фатирлары, коттеджлары бар, милекләренең исәбенә чыга торган түгел. Ил шулай бай булгач, пенсионерларның торак мәйданын санап утырырлыкмы? Җир сатып үзенә фәлән миллион сум акча эшләгән хатын-кыз депутат турында яздылар, сөйләделәр. Хатын-кыз булса да нәфесен тыя белмәгән. “Татфондбанк” кайчан чыкты инде банкротлыкка, ә эше әле дә булса хәл ителмәгән, акчаларның эзенә төшә алмыйлар... Мисаллар күп. Бу дөньяда кешедә бик начар ике әйбер бар: нәфес һәм алдашу. Зур түрәләр иртән торгач халыкны ничек эшле, ашлы итәргә, үз телендә укытырга, ничек яхшы, бай яшәтергә дип уйласыннар иде. Күпләрнең тормышы бер дә мактанырлык түгел бит. Товарлар, кешегә күрсәтелүче хезмәтләр кыйммәт. Дөньяны алып бару өчен кирәкле белгечләр – врачлар, укытучылар, агроном, инженерлар, зоотехниклар җитешми...
 
Йөрәгемне яндырган тагын бер хәл – урман янгыннары. Меңәрләгән гектар Себер урманнары янды. Русия – көчле, куәтле держава ди бит Путин. Җиңү бәйрәмнәрендә хәрбиләрне, берсеннән-берсе көчле хәрби техниканы Мәскәү урамнарында йөртәләр: күрегез, янәсе, бездә нинди көч! Димәк, урманнарда чыккан янгынны да атна-ун көндә сүндерергә була дип уйлыйм мин. Аны вакытында сүндермәүнең сере бардыр, бәлки. Халык арасында төрле сүз йөри бит. Күпме байлык, акча янды! Шулай хисапсызмыни безнең байлык?
 
Конституцияне дә үзгәртергә кирәкми, һәр маддәсе дөрес язылган, бары алдашмыйча дөрес яшәргә генә кирәк.
 
Дөньяны пластик басты. Туктатырга иде шуннан әйбер җитештерүче заводларны. Ул пластик чиләкләр, тазлар бер-ике тапкыр әйбер салу белән ярылып бетәләр. Сөт, катык, су, сок, салат, балык – барысы да пластик шешәдә. Пластик та, синтетика, химикат... Балалар шуңа да чирле, сытык инде хәзер. Быел кыш җылы килсә дә, укучылар грипп белән чирләде, хәтта мәктәпләрне ябып куйдылар. Совет чорындагы кебек сыйфатлы товар эшләргә, халыкка яшәргә чиста мохит, чиста ризык булдырырга вакыттыр инде!
 
Бу чир чыгу – дөньяга гыйбрәт инде. Кытайда коронавирус чыгып, халат тегәргә материал җитмәгәч, пластик шешәдән медицина халатлары ясаганнар. Менә Кытай нишли ул, чүбен дә куллана белә. Шуңа да үзенең калдыгыннан әйбер ясап бөтен илне пычратып бетерде. Аллаһ чир белән җавап бирде үзләренә. Һаман зарлану инде. Бу авыруны алдан ук әйттеләр бик тиз тарала дип. Ә чит илгә китүчеләр Мәскәүгә, Казанга, бүтән шәһәрләргә һаман кайтып торды. Шулай итеп чир таралды. Кешеләр ваемсыз бит. Афәттән үзләренчә баеп калырга теләүчеләр өч сумлык битлекне 50-60 сумга сата башлады. Бу базар мөнәсәбәтләре дигәннәре кешелекнең иманын бетерде. Сатучы гел акча өчен генә яшәгән кебек. Алла сакласын, илләргә инде тагын бүтән төрле авырлык килмәсен, шул акча коллары берсен-берсе талап, үтерешләр булыр, Алла сакласын.
 
Нәрсә генә сатып алсаң да ул товардан салым алына. Болай да бөтен нәрсә кыйммәт бит инде, өстәвенә сыйфатсыз. Ә халык көннән-көн хәерчеләнә. Мисал өчен: күз авырулы (глаукома) бабаемның бер күзе күрми, күрә дигәне дә шәүләне генә абайлый. Кирәкле даруның берсен башта 307 сум 15 тиенгә ала иде, хәзер инде 730 сумга күтәрелгән. Әле тагын ике төрлесе бар, алары 860, 630 сум тора. Менә шушы өч дарудан да налог алына. Менә кайда ул кеше талау. Моны тәртипкә салып була бит, халыкка ихтирам белән карау гына кирәк.
 
Кешелеклелек бетте, тәрбиясезлек, явызлык, тәртипсезлек артты, халык үз агымына яши... Бу вирусны Аллаһ кешеләргә сынау өчен җибәрде дип уйлыйм, башкача берничек тыеп булмый бит.
 
Әнисә САЛИХОВА. Минзәлә районы, Дусай-Кичү авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.06.2020
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar