поиск новостей
  • 09.12 "Сөйли торган материя". "Сәйдәш" мәдәният үзәге. 18:30.
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Декабрь
  • Лениза Назлы - ди-джей
  • Хәсән Туфан (1900-1981) - язучы
  • Алексей Песошин - дәүләт эшлеклесе
  • Альбина Асылгәрәева - журналист
  • Нәҗибә Әминева - шагыйрь
  • Идият Әширов - шагыйрь
  • Абдулла Али (1925-2011) - җәмәгать эшлеклесе
  • Зөфәр Сәхәбиев - баянчы
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
03.04.2021 Әдәбият

Ләбиб Лерон 40 еллык иҗади уңышына тиешле бәяне алганмы?

Апрель аеның бәйрәмнәре үзара тыгыз бәйләнгән: Юмор көне белән башлана ул, Г.Тукай көннәре белән төгәлләнә. Хуҗа Насретдинның да туган көне шушы айда – Халыкара ЮНЕСКО оешмасы 1998дә аның тууына 700 ел дип игълан иткән иде. Совет космонавты Юрий Гагаринның Җир шары буйлап галәми сәяхәткә чыккан көне дә, революциянең беренче елларында ук зур форматлы татар газетасын (бүгенге «Ватаным Татарстан» газетасы турында сүз бара) һәм әдәби журналын («Казан утлары»ның башлангычын) булдырган пролетариат юлбашчы Ленинның да туган көне шушы айга туры килә…

Әйе, балалар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон турында сөйләр өчен кишәрлекне әнә шулай киңрәк алырга телим.
 
Үзенең 40 еллык иҗади уңышына тиешле бәя алганмы соң әле ул?!.
 
Юмор язучы кешене мин үземнең туганым кебек күрәм, дип әйткәнем бар. Безнең туганлык узган гасырдан ук килә. «Яшь ленинчы» дигән чын мәгънәсендә әдәби газета бар иде. Аның соңгы битендә гел шәп әсәрләр генә басыла торган иде. Ә урта битләрендә, сан саен диярлек, берәр әдәби фельетон чыга. Мәктәп тормышына, балалар мохитенә багышланган маҗараларны укылышлы итәр өчен, юмористлар бәйгесе туктаусыз дәвам итә иде анда. Мактанырга рөхсәт итегез: безнең язмалар (Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев һәм шул исәптән минеке дә), «кызыл такта»га куелып, еш кына премияләр дә ала торган иде. Шуннан башланып китте инде Ләбиб Леронның кешеләргә елмаю өләшүе…
 
Заман усал, дус-дошманың усал,
Син үзең дә усал – усалга.
Хет бер мизгел генә елмай әле
Ирен чите белән булса да!
 
Ләбиб Леронның иҗат үсеше китап сөючеләрнең һәм тамашачыларның иң актив, әдәбият белән сәнгатьнең зәвыклы бердәмлеге чорына туры килде ул чакларда. Китап сүзе сәхнә теленә әверелә алды, язучылар язган сатира һәм юмор әсәрләре радио-телевидение аша кайтаваз булып яңгырады. 1990 нчы еллар азагында «Шаян-шоу», Шаян сәхнә», «Ачык сәхнә» тамашаларына репертуар сайлаганда иң зур таләп – матур әдәбият үрнәгенә таяну иде. Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубында даими рәвештә үткәрелә торган «Әдәби-музыкаль кичә»ләрдә Ләбиб Лерон парчалары, пародияләре һәм эпиграммалары, гадәттә, кульминация өлешенә саклана иде:
 
Роман язарга уйлады –
Башлады да ташлады.
«Төчкерек мәзәкләр» язып,
Күпме кәгазь «ашады»!
Юкка чыккан партиянең
Тетмәсен тетте, тетә…
Халык синнән, МАРКСель туган,
Яңа «Капитал» көтә!
(«Марсель Галигә», 1994.)
 
Абына-сөртенә йөгерә
Сеңелләр, апалар, әбиләр…
Барысын да дәвалый сихерче…
Тфү лә… язучы Нәбирә.
(«Нәбирә Гыйматдиновага», 1994.)
 
Әдәби тәнкыйтьтә әдәби байлыкны «кече күләмле» һәм «зур күләмле» әсәрләргә бүлеп йөртсәләр дә, мин пародия, эпиграмма, үртәмеш кебек чәнечкеле афоризмнарны әдәбиятның бриллиантлары дияр идем. Патшалар таҗын да нәкъ әнә шундый асылташлар бизи бит!
 
Әлбәттә, Ләбиб Леронның иҗатына тулаем анализ ясаган очракта, аның прозасына һәм тамашачыларны сискәндергән драматургиясенә тукталырга туры килер иде. Ләкин мин Ләбиб Лерон дигән әдипнең иҗади фасылларыннан апрель аен гына сайлап алдым. Апрель – аның холкы, апрель – аның бүгенге халәте…
 
35 яшендә иҗат кичәсе үткәрә алган бүтән бер генә язучыны да хәтерләмим мин! Ул Мөслимдә туган, Актанышта Минзәлә шивәсендә сөйләшеп үскән. Менә каян килә аңа үткен каләм һәм әдәби тел! Соңгы сайлауларда Татарстанның Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат сыйфатында шушы өч районны да аркылы-торкылы йөреп чыкты ул. Без, аның ышанычлылары (Алмаз Хәмзин белән икәү), сайлау тамашасында Ләбиб Леронга карата булган халык мәхәббәтен күреп сөендек! Әлбәттә: «Кемне?» – дигәндә, кандидат сайлауларда түгел ә санауларда җиңә. Ләбиб Лерон да бер җиңәр әле!
 
Быел аңа алтмыш яшь тула, боерган булса. Туган көн кешенең яшенә карамый – ул барыбер бүләк өмет итә!

Камил Кәрим,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,
ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.04.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (910215) / 06.04.2021 10:08:40

Ләбиб эндәшми,әллә инде башкаларның пародиясен укымый да шунда.Әллә укый белми микән?

№5 (910197) / 05.04.2021 09:33:58

“Ләбиб, димәк, зирәк, ләкин,
исеме Лемон аның.
Язган бер җүн диваны юк,-
диләр,бу дивананың.”

Лемон, димим, зурлап дәшәм:
“Ваше благородие,
әллә шигырьме, әллә пасквиль,
сезнең ул пародия?”

Ник шагыйрьләр: “Шәп тә язган, ,
ну,пародист!”- димиләр.
“Тагын мыскыл итеп язган,
ах, бу паразит !”-диләр.

№4 (910193) / 03.04.2021 21:31:05

! Әлбәттә: «Кемне?» – дигәндә, кандидат сайлауларда түгел ә санауларда җиңә. Ләбиб Лерон да бер җиңәр әле! Быел аңа алтмыш яшь тула, боерган булса. Туган көн кешенең яшенә карамый – ул барыбер бүләк өмет итә!- ди дусты Камил.
Ике нәтиҗә:
1.Бу юлы сайламый гына, санап, Ләбибне җиңдерергә исәп.
2.60 яшьтә Ләбиб бүләк өмет итә Тукайдан. Тукай исән булмаганлыктан -якташы Шәймиевтан!

№3 (910192) / 03.04.2021 19:31:19

Эхем,мин Ләбибне бик якыннан белмәсәм дә , аралашканым бар. Как человек. ул нормаль,адекват ,юморной кеше.
Иншалла,синең якташыңдай эшне эшләмәс,чөнки.акыллы кеше.

Робертка язган шигерен белми идем. Бәәәк шәп ябыштырган,мәрхүмгә...
"башына имамнар кия торган камчат кия бит!" - гаепме ни? Әнә Батулла әллә кайчаннан киеп алды. Йөри бит....

№2 (910191) / 03.04.2021 17:10:12

Ну,Мойша,кирәген бирдең иҗпт кешеләренең!Молрдчина!! Ну, әйткәннәрең, Ләбибкә кагылмый,үзең әйтмешли.Ләбиб язучы мени ул,аңа кагылырга..... Шулай булып чыга инде синеңчә. Мин үзем, лимон,апельсин, мандарин кебек грейфрукт-әдип-ләбибне яхшы беләм дип әйтә алмыйм, әмма шулай да кайдадыр аның башкалардан көлеп язган нәмәрсәләрен укыганым бар. Мондыеракларын,мәсьәлән...Аның Халык шагыйре Роберт Миңнуллин турында болай язганын укыгач Роберт абый рәхмәт әйткәндер инде:
Мин-бик шәп һәм затлы тычкан:
Ашыйм,эчәм, кимерәм...
Мин бит депутат тычкан да!-
Шуңа күрә симерәм...

Тычкан булу туйдыра да...
Күсе буласы килә!
Күсе-кем ул! Һич югында,
Кеше буласы килә!!!

Язучылар Берлеге рәисе Данил Салиховка да хуш килерлек юллар:
Ул күптәннән драматург-
Акчаны мулдан көри...
Әртислеген ташлый алмый-
Гитлерга охшап йөри...

Халык язучысы Гәрәй Рәхимне Советлар Союзы Гәрәе дип атау гына да ни тора!
Безнең күршедә,шулай кешеләрдән шаяртып көлче бер Габтери дигән абзый бар иде. Кызык итеп көлә иде башкалардан Ну, әгәр үзеннән көлсәләр,асылынырга әзер иде инде үзе.Кемнеңдер көлүен күтәрә алмый,асылынып үлде дә, мәрхүм. Бу Лимон да шулай харап булмасын ,диюем. Үзе гел кешеләргә пародия яза,имеш. Ә бит үзенә дә оста гына пародия язучы табылмас дип кем ышандыра ала. Ә теге, лаек(лыгыр) сүзеңә, заманында лаеклар арасында иде бугай ул.Хәзер белмим, башына имамнар кия торган камчат кия бит!

№1 (910190) / 03.04.2021 15:05:30

Ләбибкә кагылмый язганнарым, Тукай премиясенә лайык ул!!

" ...тиешле бәяне алганмы?" янәсе,ачуым килмәгәе.
"колхоз"чылар,сыер савучылар,эшчеләр,санитаркалар,рабочиилар һ.б. ,бүген тиешле бәяне алалармы? Иҗат кешеләнең һәрберсе дә тигез иҗатчылар түгел. Язганнарының китап кибете киштәләрендә тузан җыеп яталар. Аларга да түләргәме?
Шушы язучыларны ашатып яткан колхоз эшеләре,медсестралар,уКтучылар бар бит әле. Алар тиешле хезмәт хакы алалармы?

Тоталар да Әртисләр,язучылар,җырчылар мескеннәр имеш.
Бүген тормыш авыр һәрберебезгә. Совет заманы узды(союз писатели һаман шул заманда яши әле - соры кортлар). Аларга да үзгәрергә,эшләп ашарга вакыт,минемчә.
Акчалары бетсә,кайтсыннар авылга,фермада эш җитәрлек. Эшләргә кеше җитми,таджиклар эшли....

Бер үк сүзләрем Ләбибкә кагылмый. Молодец Кеше Ләбиб!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar