поиск новостей
  • 09.12 "Сөйли торган материя". "Сәйдәш" мәдәният үзәге. 18:30.
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Декабрь
  • Лениза Назлы - ди-джей
  • Хәсән Туфан (1900-1981) - язучы
  • Алексей Песошин - дәүләт эшлеклесе
  • Альбина Асылгәрәева - журналист
  • Нәҗибә Әминева - шагыйрь
  • Идият Әширов - шагыйрь
  • Абдулла Али (1925-2011) - җәмәгать эшлеклесе
  • Зөфәр Сәхәбиев - баянчы
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
06.05.2021 Әдәбият

Бүген шагыйрь Ренат Хариска 80 яшь

Шагыйрь Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Богдашкино районы Зирекле Күл (Елховое Озеро) авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа районында уза.

1958 елны Буа шәһәрендә А. В. Луначарский исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 2 номерлы Төзү-монтаж идарәсендә (СМУ-2) бер ел чамасы слесарь-сантехник булып эшли. 1959—1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Институтны югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1963—1964), ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор (1964—1965), аннары, 1965—1971 еллар арасында, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталары редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь («Яшь ленинчылда) һәм 1971—1973 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре вазифаларын башкара. 1973 елда Р. Харис Татарстан АССР Культура министры урынбасары итеп билгеләнә һәм бу хезмәтендә 1982 елга кадәр була. 1982 елдан ул «Казан утлары» журналының баш редакторы булып эшли.

Р. Харис— 1968 елдан КПСС члены.

Р. Харис — әдәбият мәйданына алтмышынчы еллар башында килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз сөйләү формасын, үз стилен булдырырга тырышкан үзенчәлекле шагыйрьләрдән берсе. Республика көндәлек Матбугатында аның исеме 1962—1963 елларда күренә башлый, 1968 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә тәүге җыентыгы («Җир һәм кеше»), ә тагы бер елдан «Кайтаваз» исемле китабы басылып чыга. Хәзер ул — Казан, Мәскәү нәшриятларында татар телендә һәм русча тәрҗемәдә дөнья күргән дистәдән артык шигъри тупланма авторы. Аларның һәммәсе диярлек әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алды һәм укучыларның игътибарын казанды.
 
Р. Харисның шигъри әсәрләре заманча үткен яңгырашы, интернациональ рухы, образлы фикерләүдәге яңача алымнары, кыю метафоралары һәм чагыштырулары, форма өлкәсендәге оригиналь табышлары белән җәлеп итә. Ул поэзиянең тематикасын, жанр чикләрен төрләндерү, шигъри сүзнең җегәрен, эчке куәтен арттыру, чорның олы проблемаларын лирик чаралар ярдәмендә үтемлерәк итеп җанландыру юнәлешендә өзлексез эзләнә, фикер-хисне укучыга сурәтле итеп җиткерү өчен халык иҗаты символикасыннан һәм әдәбият-сәнгатьтәге шартлы алымнардан мул файдалана.
 
Шагыйрь үзенең шигырь һәм поэмаларында халкыбызның тарихи яшәеше, кеше шәхесенең тормыштагы урыны, җәмгыять каршындагы җаваплылыгы, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана, заманның әхлакый, рухи, иҗтимагый күренешләренә, үзгәрешләренә үзенең фәлсәфи һәм гражданлык мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрь әсәрләренең лирик герое җирнең иминлеге, халыкларның азатлыгы, интернациональ бердәмлеге хакына яши, дөньяның, табигатьнең матурлыгын күреп соклана һәм ул матурлыкның мәңге дәвам итәчәгенә зур өмет баглый.
 
Гомумән, халыкның тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, кеше һәм табигать, аларның үзара багланышы — шагыйрь иҗатында үзәк темалардан санала. «Мулланур», «Камил Якуб», «Рәссам», «Җәлилчеләр», «1972 ел икмәге», «Ат иярләү», «Ант суы» исемле поэмалар, Ф. Кәрим, Дәрдмәнд, Табигать, Вакыт, Җир, Мәхәббәт һ. б. турындагы шигъри цикллар, «Кеше» ораториясе шагыйрьнең шушы олы темаларны яктырту юлларындагы җитди тәҗрибәләре булып тора.
 
«Кеше» ораториясен иҗат иткәне өчен шагыйрь Р. Хариска һәм композитор М. Яруллинга 1972 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде. «Литературная Россия» атналык газетасында басылган шигырьләр циклы өчен ул шулай ук газетаның махсус премиясе белән бүләкләнде (1979).
 
Р. Харис Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972) һәм Каракалпак АССРның атказанган культура работнигы (1980) дигән мактаулы исемнәр йөртә.
 
Р. Харис—1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Фото: Татар-информ

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.05.2021
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (910365) / 06.05.2021 23:06:01

кая тыйнак булсын инде, ботен жирдэ шул. Астыртын мишэр. Соембикэне фэхеш итеп язган эсэре опера сэхнэсеннэн тошми, аншлаг.

№1 (910364) / 06.05.2021 21:51:40

Дәрәҗәле исемнәре әйтеп бетерелмәгән шикелле. Ул РФ президенты янындагы мәдәни комиссия әгъзасы дип тә ишеткәнем бар сыман. Тукай премиясе юк микәнни шундый олпат шагыйрьнең? Аның иҗаты тиешенчә яктыртылмый нишләптер, радиодан быел аның бер поэмасын Фоат Галимуллин укыды укуын, ул гына аз. Күрәсең, Ринат ага артык тыйнак, шуңа ул күзгә чалынмый. Әллә башка сәбәбе бар микән?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar