поиск новостей
  • 09.12 "Сөйли торган материя". "Сәйдәш" мәдәният үзәге. 18:30.
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Декабрь
  • Лениза Назлы - ди-джей
  • Хәсән Туфан (1900-1981) - язучы
  • Алексей Песошин - дәүләт эшлеклесе
  • Альбина Асылгәрәева - журналист
  • Нәҗибә Әминева - шагыйрь
  • Идият Әширов - шагыйрь
  • Абдулла Али (1925-2011) - җәмәгать эшлеклесе
  • Зөфәр Сәхәбиев - баянчы
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
25.05.2021 Әдәбият

Бикле гомер (ХИКӘЯ)

Кулындагы укый башлаган гәзитен бер як читкә куеп, Хафәсә тәрәзәдән урамга текәлде. Көн кояшлы, ямьле. Көзге көн – кияүләр акылы, дисәләр дә, Көзбикәнең моның белән килешәсе килми, ахры. Бар чагу төсләре, мул уңышы белән кинәнеп, рәхәтләнеп хакимлек итә. Мондый матур көнне эчендә җаны булган, сау-сәламәт кеше җир җимертеп, бакча, каралты-курасында эшли.

Хафәсә бу бәхеттән мәхрүм: билдән түбән гәүдәсе хәрәкәтсез, инде дүртенче ел урында. Ә берәр могҗиза булып, аяклары йөри башласамы?! Белер иде ничек яшәргә! Ару-талуны белми, көн-төн дими, карыны ачканын да сизми, һич кенә дә авырсынмый бертуктаусыз эшләр иде дә, эшләр иде. Кызганычка, могҗизалар да әкиятләрдә генә була икән шул. Тышкы дөнья, авылның көнкүреше белән дә Хафәсәне урам якка караган шушы тәрәзә генә тоташтыра. Кечкенә тәрәзә Хафасә өчен яңалык, хәрәкәт, яшәеш чыганагы.
 
Баштарак кул арбасы белән үзләре турына чыгарып утырталар иде. Үткән-сүткәнне күзләп, алар белән гәпләшеп тә ала торган иде. Күршедәге бала-чагаларның чыр-чу килеп уйнаганына куанып, хәлләнеп кергән кебек була иде урамнан. Хәзер инде урамга чыгулар да бетте, өй һавасы бик йончытты үзен. Карты Рәхимгә рәхмәт: дөньясын һич авырсынмый көтә. Дөрес, сыер малын әле Хафәсәсе урынга калганчы ук бетерделәр.
 
Әмма сарыклары ишле, каз-үрдәге, унбишләп тавыгы, чебешләре ишегалдын тутырып йөриләр. Бакчасында чүп үстерми: эскәкләп кенә тора. «Билләһи, Рәхим бабайның ясалма пыяла күзе дә күрә!» – дип көлә күрше кызлары. Сугышка сау-сәламәт китте Рәхим, нишлисең, кайтканда бер күзле булып кайтты. Бер күзсез калуны артык зур бәлага санамады тагын. Әнә, авылдашларының күбесе бөтенләйгә ятып калды яу кырында. Матурлык өчен куелган пыяла күзе белән теттереп бакча утый Рәхим. Хафәсәсенә ник бер караңгы чырай күрсәтсен!
 
«Әнисе, тамагың кипмәдеме?», «Әнисе, әллә димен, чәйләп алабыз?» – дип кенә тора. Ходай сабырлык һәм сәламәтлектән генә аермасын үзен. Балаларына да рәхмәт: туган йорт юлына тузан төшермиләр, пешкән ашларыннан калдырмыйлар. Аларның барсының да авылда калуларына сөенеп бетә алмый Хафәсә белән Рәхим. Кошкорт, мал-туарын асрап, тулы канлы авыл тормышы белән күкрәк киереп яшиләр, шөкер...
 
Халидә, мичтән пәрәмәчләрен алды, тиз-тиз майлап, өстәлгә куйды. Самавырын чыжлатты. Чәйнегенә хуш исле һинд чәен салып җибәргәч, өйгә, борыннарны кытыклап, тәмле ис таралды. Чынаякларга чәй ясап, өйдәгеләрне чәй табынына дәште. Үзе, тиз-тиз, мичтә калдырган бер пәрәмәчне алып, табадан алмый гына майлады, калын такта өстенә куеп, ашъяулык белән төрде. – Килен, әллә безнең белән берәр чынаяк чәй эчеп китәсеңме соң? Кодагыйларга кадәр хәтсез атлыйсың бар. Йөгең дә бар, җәяүлегә янчык та авыр. Эч булмаса берәрне, иртәдән үк биисең бит. – Юк инде, әнкәй, кайнар килеш барып чәй эчереп кайтыйм үзләрен. Әти бик йончый торгандыр, эше бик күп бит. – Бабайга ул кош-кортын, сарыкларын бетерәсе генә бар. Юкка интегә, сезне дә диңкетә, – диде Зариф.
 
– Әй, күпме әйтеп карадык инде ансы. Вакыты җиткәч, үзеннән-үзе бетә ул, ди. Гел исенә төшереп тормау хәерле, сыерларын бетерүне дә бик авыр кичерделәр. Гомер буе мал белән яшәгән кеше бит әткәйләр, авылдашлар янында кыенсына торгандыр. Бианасы да, ире дә Халидәнең көнаралаш таба ашы пешереп, әниләренә кайнар килеш илтүенә инде күнегеп беткәннәр. Пешергән ризыгын да әнисе белән капма-каршы утырып, төп йортта гына авыз итә Халидә.
 
Бүген дә ашыкмый гына урам буйлап атлады. Картлык шатлык түгелдер инде, күрәсең, аяклары үзләрен сиздерә: һәр атлаган адым саен тезләре кәҗә тоягыдай «тавыш бирә». Җәен, оныклары авылда чакта, рәхәт. Велосипедларына атланалар да очалар гына ерак әбиләре янына нәнәләре пешергән ризыкларны алып. Укулар башлану белән әниләре кайтып, шәһәргә алып та киттеләр шул үзләрен. Икесе өчтә, берсе икенчедә укып йөргән булалар почык борыннар. Ходай тел ачкычлары бирсен үзләренә. Сентябрь уртасы димәссең, кояш җәйгечә кыздыра. Әбиләр чуагына иртәрәк шикелле.
 
Әмма кояш җылысы барыбер рәхәт, күңелне күтәрә. Әнә кемдер инде бакчасын тазартып, чүпләрен яндырып куярга да өлгергән. Кайберәүләр әле чөгендерләрен чыгара башламаган, бәрәңгеләр алынып беткән диярлек. Әнә шулай, тирә-як бакчаларны күзәтә-күзәтә, Халидә ата йортына якынлашты. Әтиләренә терәлеп диярлек торган Саҗидә әбиләр бакчасы янында туктап ук калды. Гомер-гомергә алмагачлары белән дан тоткан Саттарларның алмагачлары ботакларын күтәрә алмый урам якка ук сыгылып төшкән. Алмалар кояш яктысында үтә күренмәле булып, авыздан сулар китереп, күзне камаштыра.
 
Хуш исләре бөтен урамга тулган, махсус затлы ислемай сибеп чыкканнар диярсең. Баллы алмаларга карап хәйран калып урыныннан кузгала алмый торды бертын Халидә. Ишегалдында тавышлар ишетелде. Саҗидәттәй кем беләндер сөйләшә, ахры, берәр ахирәте килгәндер. – Кара әле, Саҗидәттәй, синең Хафәсәләргә кергәнең бармы ул ? Бу арада мин бер дә җитешә алмыйм әле. Аннары керсәң дә бик кыен: елый да, елый. «Берәүгә дә аламалык эшләмәгән идем, Ходай нигә бирде миңа бу зәхмәтне», – ди. – Мин керәм, Камилә, терәлеп торган ут күрше бит. Ике көнгә бер кереп торам. Әнә шул, кешегә аламалык эшләмәдем диюеннән әйтәм, искә гел бернәрсә төшә. Син хәтерлисеңме микән, Камилә, сугыштан соңгы елларны да Сабан туйларны үткәрде бит безнең авыл. Хәерче чак, юклык чак, дип тормады.
 
Шулай бервакыт, язгы кыр эшләре беткәч, Хафәсә белән урамда сөйләшеп торабыз. Аргы очтан колга белән Сабан туена әйбер җыеп киләләр. Хафәсә йөгереп кенә кереп китте дә капкасын бикләп куйды. Мин башта аңышмый тордым. Ник алай иткәндер инде, югыйсә, сугыш елларында да ачлыкка тилмермәде бит алар. Атасы колхозда башлык кебек кеше булды. Мул, җитеш иде тормышлары. Аңламассың. Бүгенгедәй хәтерлим, мәрхүм бианайдан калган бик матур яулыгым бар иде сандык төбендә, шуны чыгарып бирдем ялт итеп. Икеөч йомырка да салдым чиләкләренә. Тегеләр, бахыркайларым, миннән киткәч, Хафәсәләрнең капкаларын шакып, бик озак басып тордылар. Чыкмады Хафәсә. Шуннан башларын иеп китеп бардылар мескенкәйләр. Киткәндә берсе: «Гомере бикләнеп үтсен», – диде...
 
Халидәнең тәне эсселе-суыклы булып китте, буыннары йомшарды. Тукта, качып кеше сүзен тыңлап торган кебек килеп чыга түгелме соң? Күзләреннән яшь атылып чыкты. Күкрәгенә кысып тоткан кайнар пәрәмәчле төенчек беләген генә түгел, йөрәген, бөтен тәнен өтә башлаган кебек тоелды. Аягын чак сөйрәп, исерек кешедәй Халидә ата йортына таба атлады. Үзе бертуктаусыз калтырый-калтырый: – Их инәкәй-инәкәй, нигәләр бикләп кереп киттең соң ул капкаңны?! – дип пышылдады...
 
Гөлназ Фәвәдия кызы Гаффарова (Хәйруллина) Башкортстанның 1974 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында туган. Хезмәт юлын 1991 елда Яңа Хаҗи мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлап җибәрә. Читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетын татар бүлеген тәмамлый. 1999 елдан Куян мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Куян авылының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе әгъзасы. Бүгенге көндә Куян авылында яши. «Тормыш иптәшем Вадим белән өч бала тәрбиялибез. Буш вакытларда китап укыйм, концертларга йөрим, илһам килгәндә, каләм тибрәтәм», – ди. Узган ел «Идел» журналының ТР Диния Нәзарәте һәм Русия ислам институты белән берлектә уздырган «Таян Аллага!» бәйгесендә җиңү яулаган иде.
 

---
Идел
№ --- | 25.05.2021
Идел печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar