поиск новостей
  • 09.12 "Сөйли торган материя". "Сәйдәш" мәдәният үзәге. 18:30.
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Декабрь
  • Лениза Назлы - ди-джей
  • Хәсән Туфан (1900-1981) - язучы
  • Алексей Песошин - дәүләт эшлеклесе
  • Альбина Асылгәрәева - журналист
  • Нәҗибә Әминева - шагыйрь
  • Идият Әширов - шагыйрь
  • Абдулла Али (1925-2011) - җәмәгать эшлеклесе
  • Зөфәр Сәхәбиев - баянчы
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
11.08.2021 Әдәбият

Аның үз хәрефе (ХИКӘЯ)

Әдибәнең әнкәсе иртәнге сәгать биштән радионы кабызып куя. Үзе тыңламаган да шикелле, башка эшләр белән мәшгуль. Тик ялгыш кына сүндерсәң дә, кырыс күз карашы белән кисеп ала. Тимә! Тыңлыйм, диләр ул күзләр. Әнкәсенең тагы бер сәер гадәте бар: «Көндәлегеңне күрсәт әле!» – ди. Карый, тик үзе укымый.

Әдибә генә түгел, малайлар да өйгә бирелгән эшләрне, укытучыдан алган шелтәне дә үзләре кычкырып укып бирергә мәҗбүр, чөнки әткәләре дә гел әнкәләре яклы: «Сиңа әйтәм, үзләре укып бирсеннәр», – дип тик тора. Балалар укый инде, ата-ана сүзе – закон бит. Әнкәләре балаларының әдәби әсәрләр укуы, шигырь ятлауларына да бик игътибарлы. Юк, ул аларны шулай ук, үзе укымый, тыңлап кына тора һәм кайда, кем ялгышса да, әйтеп җибәрә. Кайчакта Әдибә ятлаган шигырен әткәсенә дә сөйләп күрсәтергә тели. Әткәсенең көндезге ял вакыты була. Кулларын баш астына салган килеш, күзләрен йомып тыңлый әткәсе, тик Әдибә ялгышып туктап калдымы, үзе әйтеп җибәрми. Бөтенләй боларда бер эше дә юк сыман бәйләм бәйләп утырган хатынына эндәшә:

«Нурикамал!»
 
Әнкәсе исә, шулай тиеш дигәндәй, онытылган куплетны шунда ук әйтеп тә җибәрә. Бер шигырьне ятлаганда, Әдибә сүзләрен юри генә алыштырып куйган иде, әнкәсе шунда ук тотып алды. «Алай түгел, бутама, шагыйрь рәнҗер», – дип кенә кисте кызының ялганын. Аннары тәрәз алдына килеп басты да, еракка – күктәге болытларгамы карап, шигырьне шундый матур итеп сөйләп күрсәтте, укытучылары да шулай сөйли алмыйдыр әле.
 
Әдибә әнкәсеннән чын күңелдән гафу үтенде. Әнкәсе исә:
– Миннән түгел, шагыйрьдән гафу сора! – дигәч, Әдибә шундый аптырады.
– Ә ничек? Ул үлгән бит инде, – дигәнен сизми дә калды.
– Юк, кызым, – диде әнкәсе, – җырлап торган җан үлми, шагыйрьләр – үлемсез. Әнкәсенең бу сәер сүзләреннән тәмам гаҗиз калган кыз, икенче көнне ишек алдында әткәсен генә туры китереп, сорау бирде.
– Әткәй, үлгән кеше тере буламыни? Әнкәй шагыйрьләр үлемсез, ди...
 
Әткәсе кызына мәгънәле караш ташлап кына алды да тагы да сәеррәк сүзләр белән җавап бирде:
 
– Анасына ышанычы булмаган кыз бала бәхетле була алмый. Димәк, дип уйлап алды Әдибә, әткәсенә ышанычы булмаган малайларга да бәхет тәтеми икән. Абыйлары, урам малайлары белән бәргәләшкәндә, гел әткәйгә әйтәм мин сине, диләр бит. Бер дә әнкәйгә әйтәм, димиләр.
 
Ә әткәләре бу өч малайга ниләр генә өйрәтми! Агач эше: өйдәге бөтен өстәл-урындык, шкафлар, хәтта шахмат сыннары да шулар кулы белән ясалган. Алар итеккә олтан да сала, станокта тимер дә кыралар. Әткәләре малайлары белән чын-чынлап шахматлы уйный, латин хәрефләре белән язылган Такташ хикәясен «Кара борынның дусты»н да укыта. Малайларның немец теле көннәре дә бар. Кайбер көнне Әдибәгә әнкәсе бөтенләй башка хәрефләрне өйрәтә. Коръән-Кәрим шул хәрефләр белән язылган, монысы – кадимчә, монысы – җәдитчә, ди...
 
Мөнәҗәтләр, бәетләр дә укый яттан. Беркөн Әдибә әнкәсенә бик тирәнгә яшерелгән серен чишмәкче булды, өйдә беркем дә юк чакта инде. Аның кулындагы кәгазь битендә үзе язган шигыре иде. Әдибә, әнкәсе ни әйтер икән, дигән уйдан кызарып ук чыкты. Башы иелгән кызының халәтен сизенгәндәй, ана кеше кәгазьне кулына алды, тик укымады, ә Әдибәне шаккатырырлык яңалык әйтте:
– Кызым, мин укый белмим шул... урыс хәрефен...
– Ә шигырьләрне... ничек укыган идең соң, әнкәй? – дип, Әдибә әнкәсенең күзләренә туры карап, җавап көтте.
– Укымадым, кызым, хәтергә генә салып барам мин аларны, сез укып чыкканда, – диде әнкәсе.
Әдибәнең башына сыймаслык яңалык иде бу. Әткәсе эштән кайтуга, мал суы алып чыгам дигән булып, кыз абзарга керде һәм әнкәсенә ышанырга тиешлеген онытып, тагы әткәсенә сорау бирде:
 
– Безнең әнкәй укый да белмимени?
 
Әткәсе кулындагы печәнле сәнәген кулыннан төшереп җибәрдеме, әллә үзе җиргә куйды, тик бик тә сак кына караш ташлап, кызына үзе сорау бирде:
– Ник алай дисең, кызым?
– Үзе әйтте, урыс хәрефен танымыйм дип...
– Ә-ә-ә, – диде атасы сузып кына, – аны әйтәсең икән. Укыр өчен урыс хәрефе генә түгел бит.
 
Әнкәгезнең үз хәрефе, кызым, аның үз әлифбасы. Аның кебек гарәп әлифбасында тагы берәр кеше укыймы икән авылда? Каюм Насыйри, Кол Гали, Утыз Имәни, Галимҗан Баруди әсәрләрен әнкәң укып бирде миңа. Шул хәрефләрсез тарих төбенә төшеп җитеп булмый, бала. Без бит бик борынгы халык, – диде. Бер тын сүзсез торганнан соң, өстәп куйды: – Болары сөйләп йөрер өчен түгел. Башкалар өчен әнкәгез укый белми, яме! Ишетсен колагың!
 
Шушы гомерендә генә дә әллә ничә тарих фаҗигасе кичерергә өлгергән ирнең бу мизгелдә күз алдыннан әби-бабалары, әткә-әнкәләреннән калган иң кадерле байлыклары булган Коръән-Кәрим, Йосыф-Зөләйха, гарәп хәрефләре белән язылган тагы әллә күпме китапларны хәрби кием киенгән кешеләрнең күз алларында ут төртеп яндыру манзарасы үтте. Тик болар хакында бүген дә бер сүз дә чыгарырга ярамый иде әле.
 
Аннары, кая инде, кыз балага бу ерткычлыкларның тамырын аңлатып буламы?
Әткәсе күз алдында яшен тизлеге белән алышынган уйларын кырт кына туктатты да сүзен дәвам итте:
– Хәтер көче белән физик көчне бергә кушкач, менә шундый көчле гаилә барлыкка килә, кызым... Әнкәгез – минем өчен бер кимчелексез зат. Аһ, сез аның кебек була алсагыз ла! Әткәсенең әсәрләнеп сөйләвен исе китеп тыңлап торды Әдибә һәм үзенең тагы сорау биргәнен сизми дә калды:
 
– Әткәй, ярату шул буламы әллә?
 
Үзе биргән соравыннан үзе куркып, куырылып калды кыз. Тик әткәсе бер генә дә исе китмәгән кыяфәт белән җавап бирде:
– Әйе, кызым, син дә шулай гашыйк булачаксың. Тик иртәрәк әлегә, әнкәңне тыңла, әнкәңне!
 
Беравык ата белән кыз сүзсез утырды. Уйлы тынлыкны ишек ачылган тавыш бозды. Кулына сөт чиләге тоткан әнкәсе абзарга килеп керде. Мал карыйсы урынга, хуш исле печән өстендә аталы-кызлы парлашып утырып торганнарын күрүгә, шелтә сүзләрен түгеп тә җибәрде әнкәсе:
– Дөньягызны онытырга ярамый. Кермәгез дә мал-туарны карамый!
 
Әдибә әткәсе белән әнкәсенең серле күз карашлары белән алмашуларын караңгыда да абайлап алды. Өстәвенә, әнкәсенең сәер сүзләренә әткәсе дә сәер сүзләр белән җавап бирде ләбаса.
– Кайчакларда утыру да кирәктер! Яшьләрдә дә бездәгедәй йөрәктер!
 
Кара инде, әткәй белән әнкәй шигырь белән генә сөйләшә дә алалар икән бит. Ничек мин элегрәк колак салмаганмын? – дип уйлады кыз. Тик аңа элегрәк унике яшь түгел иде шул әле.

Нәҗибә САФИНА
Идел
№ --- | 11.08.2021
Идел печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar