поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
29.09.2021 Ана теле

Ана теле: Шигъри сөйләмнән үрнәк алыйк. Рим Идиятуллин тел остасы иде

Укучым сизә булыр: сөйләмебезне тәэсирлерәк , телгә баерак итү өчен күнегүләр чыганагын без төрләндерергә тырышабыз. Соңгы язмаларда үрнәк мисал итеп әдипләребезнең проза әсәрләреннән китергән идек. Бүген менә янә дә шигъри сөйләм осталарының иҗат тәҗрибәсен күзәтергә булдык. Күренекле шагыйребез Рим Идиятуллин иҗатын.

Туктале, кайбер таләпчәнрәк укучыда “шагыйрь телне яхшы белә, сүзгә бай, дибез, аның бу сыйфаты мактала, ә миңа шуннан ни файда?” дигән сорау тууы ихтимал. Аңарга мин  аның үзе кебек үк гап-гади укучы сыйфатында җавап бирергә тиештер. Әйтик, Рим кардәшем шигырьләрен соңгы көннәрдә укыганда шушы сорауга җавап бирердәй менә ниндиерәк уйлар кичергәнмен.

   
–Кайчандыр әби-бабайдан, әти-әнидән,  бүтән кадерле, якын кешеләрдән ишеткән, тик инде үзем дә, бүтәннәр дә бүген “оныткан” берәр таныш сүзне нәкъ урынында  кулланып, шагыйрь хәтерне уятып җибәреп, ачыш ясый, хис дулкыны кузгата. Менә берничәсе: Ник дәһригә иман талкырга; Хак мөселман олактырган кяфергә; Дүрт сыйраклы маймыл; Кояш черем иткән чакта;  Акай ябалактай, төн катында//Илаһи сүз аулыйм бүлмәмдә; Әкиятләр күптән чынга чыкты; Оят сүзе һәм дә үзе югалганга бишбылтыр; Хас сүзләрнең эче тулы төш ләса;// Бу кыйссадан үзең чыгар син хисса; Менәтерә. Чос егет; Чыгып тайдым калаларга; 
   
Арада бала чакта да әле кулланылган, әмма бүген пассивланган,  хәтта әйтмә (гади) сөйләм берәмлекләре дә очрый. Аларг а  (сүзгә генә түгел, иҗеккә, кушымчага, ярдәмче фигыльгә, мөнәсәбәтлеккә) сәерсенеп куясың, тәм табып, телемнең байлыгына  сокланасың, ачыш ясаган кебек горурланасың. 
   
Ара-тирә аның төбәгендә генә йөри торган шивә берәмлекләр дә (диалектизмнар) очрый. Шигырь хәсиятен ачып бирер өчен бик тә урынлы кулланылганга, алар да аңлаешлы, хисле булып, шагыйрьнең иҗат табышы булып кабул ителә.    Керми безгә анау сыер ябыгы да; Чәчә-чәчә чабып барыштан; Чәнчеп тезләрем; Болачыл  уй уянганчы халыкта. Онтаклау (бик ваклау); үтеч (әҗәт);
   
Телебездә нинди тәэсир мөмкинлекләре бар, шагыйрь аларны табарга, кулланырга тырыша. Менә    оксюморан: Үлеп сөйгәннәр ич Зөһрәләр; Менә    халыкның шуклыгын, көләмәслеген чагылдырган тел уйнату, җор теллелек чаралары: Барын бүлдем кешеләргә,//Ә үземә җыйдым югын; Күзәтермен малай булып,//чардуганнар арасыннан...;
   
Әйткәнебезчә, мондый сурәти чыганак итеп ул сүзләрне генә түгел, мәсәлән, иҗекләрне дә таный, эшкә җигә.  Аңарда иҗекнең, тел берәмлеге буларак, татарчалыгын тоемлау, кадерен белү сәләте көчле. Китәрләргә иде, башкайларны салга салып; Качса кояш, сөзәк итәгеннән//ишелепләр төшә күләгә; Чәчкә тотып гүзәл Ай кызы//Йөгерепләр килә каршыма; Сызланыплар үткән гомер; Кемгә кирәгербез; тәүбә кылмагачтын; Шөкер кылам: бүгеннәрдә //Шагыйрь теле түгел бәйдә; Һай, картайган икән, чүгенгән //Карты корган иске эскәмия; Әйгенәм, әнкәйгенәм; Калыккачтин моңсу кояш сөңге буе//Кичәгенәк. 
   
Мәгънә, хис төгәллегенә  ирешү таләбе шагыйрьне моңарчы булмаган, яңа берәмлекләр (неологизмнар) эзләргә, хәтта ясарга илһамландыра.
Бу иҗат эзләнүе берничә юнәлештә күзәтелә: Беренчедән, яңа мәгънә, хис төсмеренә үз сурәтле  берәмлеген–шәхси тропын эзләп таба: Шуа кояш әнә баюга;  Туң йөрәге шарлап канагач; Туган җирем! Җирсер күңел//Синдә таба дәвасын; Янә бик борыңгы, хәтта халык хәтереннән дә юылган сүзне эзләп таба:  Ярсаң дуска дөресен;
 
Телдән берәр чара таба алмаса, ул аны фәнни канун-кагыйдәләрдән бик ерак китмичә үзе ясарга тырыша. Канатсыз мин – Кочалмадым менеп// Очкыр кошлар төшеп кунсыннар; Бу дөньялар нигә гаделсез; Юлбашчылар бер туар бит// Юлбашсызлар артыннан; Дөньяларда хәлләр хәйран чүтәки; Торгынлыкта пыжыр горур халык та;
   
Сиземлисез булыр, шагыйрь һәр табышын телнең энҗе бөртекләрен махсус максат белән  – әйтәсе фикерен сурәтләп, тасвирлап җиткерү, укучыга чын-чыннан хисси ләззәт бирү өчен куллана. Ә бит телебездә шундый сурәти чаралар бихисап. Аеруча теләсә кайсы әйбер, күренеш, манзараның асыл билгеләрен, сыйфатларын белдерү  берәмлекләренә – эпитетларга телебез ифрат бай. Күпчелеген  һәркайсыбыз, кулланып, сөйләмен тәэсирле итә. Ә менә шагыйрь аларның сирәк очрый, аеруча үзгә тәэсир итә торганнарын табып куллана. Менә мин теркәгәннәреннән берникадәре: Чал кар;  Әрсез кунак; Кысыр гонаһ; Салкын уй; Әнә япь-яшь утын, яшен сыга-сыга,//Дер калтырап яна карт мичтә; Кечтек бөҗәк, терек күзәнәк; Ялтыр исем; Томса болыт; бозлы хәбәр; чишмә елак, йолдыз ялангач; ялгыз йорт, аулак күл; сызлак җан; күз иңләмәс тараф; биксез күңел; шып-шыр ялган; тезгенсез хис; Ачы әрем; энҗе сүз; җанлы хәзинә; алтын сүз; чал кыя; нәфис кул;  ачы төер; мүкле күңел, бикле йөрәк, бәрхет үлән; җиләс күләгә; йомры баш; кыргый кыйтга; картлач  Европа; сукыр ачыш; чеп-чи ялган; әҗәл зобани; сансыз яшь йөрәк; тиңсез корбан; И җәбер сүз, ертык күңелемне утлы энә белән тегәсең; ят күз; Ширбәт җиләк; ертлач заман; зәһәр җил; ачы яшь; шәрә ботак; кечтек бәхет; талмас канат; чиксез хокук; зыкы салкын;
   
Гадәти сүзне гадәти булмаган троп (аеруча эпитет сыйфатында) куллану да (ягъни сурәти неологизм ясау) – шагыйрьлек табышы: Күршебезгә тау рәхмәт!   Борын йола; янып сөйгән; чал йолдыз; күк бөрлегән; томса тормыш; кысыр бәхет; дөм дивана замана; дәү бәхет; өшек дала; ажгыр дулкын; Шашкын давыл;
   
Әлбәттә, сурәт ясау өчен сәнгати чараларны табып куллану җиңел түгел, моңа шагыйрьдән телне нечкә сиземләве, белем, тормыш тәҗрибәсе сорала. Менә Рим чагыштырулар дигән  тасвир чарасыннан ничек файдалана.   Бу гомерем төгәл бер көн кебек://Чыкты кояш. батты аннары; Гомер – калын китап, тузган, саргайган,//Ә бит бите саен кошлар сайраган ,//салкын чишмә бәргән, ярып тауларны,//Умырзая туган, тишеп чал карны...; Энә күзе кадәр бөҗәк;
   
Чагыштыру бөтен бер күренешне, серле дә, автор үзе генә күрә, тоя, хисләнә алган манзараны сурәтләп бирә ала. Кош көнләшер оя үрдек; Кайгы – туздырылган шөпшә оясы.– ябырыла жулап өстеңә; Мүк сарган таш шикелле; Чүгәлим дә басу читенә, //ятим сыман алыйм сулкылдап, ач башаклар койган сагыштан; Яшь кызлар кошлар шикелле киләләр чырык-чырык; Җиде диңгез кичкән кошлар сыман//Канат кагып очлыйм сүземне;
   
Чагыштыруны бәян итү рәвеше –формасы да аның  үзенчә, шикелле, кебек, охшашлар белән генә чикләнмәгән: Ай калка урман эченнән,//Таба  күмәче зурлык; Ташландык йорт тиз таныла:// Тимгелле тәрәзләре – //Хас тилмереп карап торган // Үксез сабый күзләре; Чыршы сагызы кап-кара // Кайгы  төседәй кипкән;  Чаба гавам бер ары да бер бире ,//Гүя көтүчесез сарык өере; Бикле капка артларында // өшеп беткән бәхет күк//Сарылды ул кочагыма, //Үзе җылы бәрхет күк; Хатын-кыз ул чәчкәләрен гомер буе коймас гөлдер, күрәсең; Кызлар – йот та җибәр кашыктан;
   
Бөтен бер шигырь чагыштыруга корыла:  Үрчи машина чебендәй,//Урын юк җәяүлегә,//Әйләнеп беттек шәһәрдә//Бер кирәксез шәүләгә;
   
Халык авыз иҗатында теркәлеп тә, бүген пассивланган чагыштыруларны кайтара: Кәүсәр чишмәседәй күңелең; Карагызчы ике учка сыяр билемне;
   
Халык авыз иҗаты димәктән, шагыйрь аннан бик оста файдалана, аеруча инде онытылып барган, еш кабатланмый торган сүзформа, троп, телбизәк, әйтем, мәкальләрне файдалана:  Җиләк белән сыйлыйм ян күршемә//Җәйдә кайткан онык-чагамны; Күкнең төбе тишелгәндер; Җиткәннәр шагыйрь башына; Әйттем исә кайттым мин дә; Ул гомерне сүтеп карасагыз//табалмассыз бөртек ялганын; Күз очына кырып салырлык; Уртак малны эт ялаган, дигәннәр; кырык ямау; җаны калган, чыкмаган; Байлык – бер айлык;
   
Халык иҗаты хәзинәсенең кадерен белү, аны төпле өйрәнү вә оста куллану шагыйрьгә шушы кыйблада үз ачыш-табышларына ирешүгә дә юл ача.    Рим Идиятуллинның афоризмнары үзенә бер өйрәнү темасы. Әлегә без аларны аз гына күзәтеп алырга өлгерербез. Сайлап алып булмый заманнарны...; Дөнья саран сабырына; Байлык артса – хөрлек кими; Өмет – тулып пешкән башак; Картлыктагы тау-тау хафаларның иң-иң яманы ул – ялгызлык; Башың күктә – табаныңда тойсаң туфрак җылысын; Гомер – искән җил генә; Үз- үзеңә җәллад булмыйм дисәң, узганыңа бакма биектән; Хәерчелек, шөкер, мәңгелек...; Ата-баба гонаһлары //Нык сеңә баласына;
   
Афоризм дигәндә, без күнеккәннәре – гыйбарә, телбизәк афоризмнар, ә менә  шигырь афоризм – монысы чын талантлар гамәле, казанышы: Беләсезме, ни-нәрсә ул //Дөньяда иң изге эш? – Гаҗизләр җанын җылыту, //Үз җаның шәрә килеш;   Күздәй җиләк күзгә кереп ятмас,//Араласаң гына табылыр;//Бу дөньяда кемнең кемлекләре = вакыт җиле искәч танылыр; Тәхет һәм байлык – бер айлык,//Көтә сине соңрак сукбайлык;
   
Римнекеләрнең кайберләре  шигырь рәвешендәге афоризм гына түгел, ә чын-чыннан шагыйрәнә сурәт-афоризм: Берчак җырлап кискән мәрхүм каен//Төпсәсенә гөрс абына // Адәм бичара!..;   Төштә төшем күреп// Өндә тычкан тизәген дә сала бизмәнгә; Ай сибә сусыл ширбәтен// Шыбырдап йолдыз тама, // Рәхәт җилгә рәхмәт укып, // Яшь яфраклар кул чаба; 
   
Шагыйрь калдырган мондый рухый ризыкның тәмен кеше язмасыннан түгел, ә шагыйрьнең үз китапларыннан тату хәерлерәктер. Аңа рәхмәт әйтә-әйтә укыйк китапларын. Урыны җәннәттә булсын дип телик!
                                                 Илдар Низамов,
                         филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 29.09.2021
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (911108) / 29.09.2021 22:54:13

Рәхмәт авторга.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar