поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Ноябрь
  • Гадел Кутуй (1903-1945) - язучы
  • Кәрим Хәкимов (1882-1938) - дипломат
  • Әсхәт Якушев - көрәшче
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
01.10.2021 Язмыш

Гомернең соңгы көне

Күпкатлы йортның ишегалдындагы чирәмдә, карт алмагач төбендә табигатькә хозурланып утырам. Җәйге көн искиткеч матур бүген, күктә болытның әсәре дә юк. Барыбызга да бертигез итеп, беребезне дә аралап тормыйча кояш елмая. Кемнәр өчендер бик күп тапкырлар кабатланачак әле бу матурлык, күп тапкырлар яңа көн туачак.

Тик минем генә боларны соңгы күрүем, чөнки минем бүген гомеремнең соңгы көне. Әйе, нәкъ шулай, бернәрсәгә дә аптырыйсы түгел. Кешенең бит дөньяга килгән вакыты туган көне була һәм ул аны гомере буена ниндидер тантаналы хис белән үткәреп җибәрә. Балачак еллары да рәхәт бер мизгелләр булып кына истә кала. Яшьлек еллары, беренче мәхәббәт утында янулар, үз ярыңны табып, аның белән бергәләп яңа тормыш бусагасыннан атлап китүләр... Тора-бара сине искиткеч шатландырып балаларың туа, аннан соң оныклар дөньяга килә... Болар барысы да синең тормышың, синең борчу-кайгыларың, шатлык-куанычларың. Гомер шулай бер мизгелдәй үтеп китә дә, берчак синнән сорап та тормыйча бу якты дөньядан китәр вакытың җитә. Моңа бер дә аптырыйсы юк, ул көн барыбызга да киләчәк, бары тик аңа әзер булырга гына кирәк. Карышып торуның да мәгънәсе һәм файдасы юк, менә минем сыман рәхәт итеп, табигатькә хозурланып каршы алырга кирәк ул көнне.
 
Әй, махмай, син нәрсә анда минем тирәмдә иснәнгәләп йөрисең, кил монда, утырыйк бергәләп. Кил, кил әйдә, курыкма. Исемең ничек соң синең, Актүшме, Актырнак яисә Тузикмы? Әллә инде берәр кәттә гаиләдән булып, исемең дә тел әйләнмәслекме? Ә-ә, синең бит колагыңда тамгаң бар, димәк, инде гаиләдә яшәмисең, йортыңны сакламыйсың, хуҗаңнан да иркәләү күрмисең, ә кирәксез бер җан иясе булып урамда йөрисең. Ни генә булмасын, кил әйдә, бергәләп эч серләрен бү­лешеп утырыйк әле. Бүген бит минем гомернең соң­гы көне, бөтен әйтәсе сүзләремне дә үзем белән алып китүдән ни мәгънә. Кешеләргә сөйләр идем, аларның бит тыңлап торырга вакытлары юк. Каядыр чапкан булалар, кабаланалар, әйтерсең лә ул көн үзләренә килмәс дип уйлыйлар. Әнә, кара әле, өченче катта минем фатирның тәрәзәләре, әнә теге ап-ак челтәрлесе. Искиткеч матур гаилә булып шунда яшәдек, акыллы, тәүфыйклы балалар үстердек, үзебезчә дөрес тәрбия бирдек. Аллага шөкер, бик матур яши балаларым, оныкларым. Әлбәттә, алар зуррак шә­һәрләргә күчеп киттеләр, ә мин гомернең соңгы көннәрен үз ягымда үткәрергә дип уйладым.
 
Уйлавын уйладым да, тормышның бу якка үзгәрәчәге башыма да килеп карамады шул. Менә сезне, этләрне бер приютка җыйдылар да, колагыгызга тамга куеп куып җибәрделәр. Әйт әле, дустым, шул тамганы куеп кына тамагыгыз туямы соң? Ә бит ни генә дисәң дә, сезгә дә көн дә ашарга кирәк, аны каяндыр табарга кирәк. Безнең дә бит, кара әле, ничек җә­һәт кенә пенсия яшен арттырып куйдылар. Нәрсә, шуның белән генә безнең сәламәтлегебез арттымы, яшәреп киттекме?
 
Ул сәламәтлек дигәнең дә күбесе шул Әфган тауларында калды бит. Нервылар да шунда бетте, дустым, психика да шунда какшады. Тәүлек әйләнәсенә киеренке хәлдә булу үз эшен эшләде кү­рәсең. Анда да бит тауда дошманнар куып йөрү генә бер хәл, төрле йогышлы чирләрдән генә дә күпме кеше иза чикте, шулардан үлүчеләр дә булды. Мине дә урап узмады ул авырулар. Алар бит берсе дә тулысынча дәваланмый, ә бастырыла гына. Мин бит акча бик кирәк булганда кан да тапшыра алмыйм, чөнки ул кешеләргә яраксыз. Шулай булгач сәламәтлек турында нинди сүз булсын ди. Һаман да айга берничә тапкыр төшемдә дошманнар белән сугышам әле мин. Хәзер инде күбрәк үзебезнең авылдагы Иштәк тавына, яисә Кызыл тауга һөҗүм итә­ләр чалма кигән зур сакаллы куркыныч кешеләр. Ә минем шул вакытта гына үч икән сыман йә патроннар беткән була, яисә автомат атмый. Совет хөкүмәте безнең Әфгандагы бер елны өч елга тиңләштерде анысы, рәхмәт аларга. Тик хәзергеләре генә шул алты елны “нүлләштереп” куйдылар. Менә шундыйрак хәлләр, менә шундый арифметика.
 
Гомернең соңгы көне минем, Актүш дустым, әле бүген генә больницадан чыгардылар. Анда да акчаң булса гына дәвалыйлар шул, кыйммәтле дарулар алырга рәтең булса гына. Кызык бит бездә, төрле түләүләр белән бөтен акчаларны алып бетерәләр дә, сез бәхетле яшәргә тиеш диләр. Поликлиникаларда приемга барсаң түләүле клиникаларга юллама тоттыралар. Аптекаларга кереп дару хакларын күргәч шунда ук егылып үлүең хәерлерәк, ә син ничектер сәламәт булырга тиеш. Менә мин больницадан чыгуга квартирага әҗәтләр дә күп җыелган. Соң ай саен арттырып торган түләүләргә каян акча табарга тиеш ди мин, башыгыз белән уйлап караганыгыз бармы соң шуны? Хәер, кем генә уйласын ди инде, кемгә генә кирәк соң без бу илдә. Димәк, тиздән минем дә бердәнбер яшәү урынымны тартып алачаклар. Ләкин мин урамда калырга җыенмыйм, безнең кебекләр өчен алтын унитазга утырып кәкәй итүчеләр уйлап чыгарган арзанлы яшәү урынына да күчеп китәргә уйламыйм. Нәрсә өчен яшәүне дәвам итәргә тиеш соң мин, үземне адым саен мыскыл итүләрен күрер өченме, үзеңнең көчсезлегеңнән гарьләнер өченме? Без бит совет кешеләре, безне мескен булырга өйрәтмәделәр, без илебез белән горурланып яшәргә күнеккән, без кайчандыр шулай булачагына ышанып яшәүчеләр.
 
Үсмер чагында ук олим­пиада уеннарын ничек көтеп алганны белсәң икән син, дустым. Андагы көндәшлек, андагы ярышлар, үз илеңнең спортчылары өчен җан атулар... Ә пьедесталның өске басмасында үз илеңнең спорт­чысы басып торганда, үз илеңнең байрагы югары күтәрелгәндә гимн уйнагандагы горурлык хис­лә­рен берни белән дә чагыштырырлык түгел. Ә соңгы елларда, әйтергә оят, олимпиаданы карамадым да, чөнки безнең ил исеменнән чыгыш ясаучы спортчылар юк иде анда. Әйтерсең лә ниндидер гастарбайтерлар хәлендә үзләренә медальләр һәм акчалар эшләргә килгән аерым кешеләр генә. Әлбәттә, минем аларны тәнкыйтьлисе дә, мыскыл итәсе дә килмәгән иде, тик безнең “бөек” дип исәпләнгән илебезнең абруе һәм тоткан урыны да шушында күренә. Әле безнең шуңа да куанып, шушы рәвешле чыгыш ясавыбызга риза булып йөргән мәлебез.
 
Бик кызыклы әңгә­мә­дәш булып чыктың әле син дустым, игътибар бе­лән тыңлыйсың, үзең бәхәсләшмисең, ә иң мөһиме, мине башкаларга сатмаячаксың. Ә хәзер бит сүз иреге дигән әйберне бетереп баралар, хәтта бик дөрес сүзләр сөйләү дә куркынычсыз түгел. Хәзер кешене гаепләү өчен дә әллә нинди аргументлар кирәк түгелдер, кайчандыр балалар бакчасына йөргәндә чүлмәккә кыек печ иткәнеңне белсәләр, шул да җитә. Журналистмы син, корреспондентмы, үзеңнең хезмәт бурычыңны үтисеңме — беркем белән дә исәпләшеп тормыйлар, кемгәдер дан җырламыйсың икән, димәк син уңайсыз кеше. Мондый сүзләрне, әлбәттә, язарга ярамый, әмма мин бит аларны сиңа гына сөйлим, минем бит бүген гомеремнең соңгы көне. Бер караганда, әйтәсе сүзләремне әйтеп калдым, үземнең балачак вакытлары турында да, төрле кызыклы вакыйгаларны да яздым. Әлбәттә, тәнкыйть белән язылганнары да булды һәм аларны кайбер газеталар үз өсләренә зур җаваплылык алып, кыюлык күрсәтеп бастырып та чыгардылар. Тик укучылар ничек кабул иттеләр икән соң аларның соңгыларын, укыган чагында мине күрүче юкмы дип куркынып як-якларына карадылар микән, әллә үзләренчә эчтән генә теләктәшлек белдерделәрме яисә миңа каршы булдылармы? Ни генә булмасын, һәркемнең үз фикере булырга тиеш һәм шул чагында гына ниндидер яшәү мәгънәсе турында уйларга мөмкин. Миңа бервакытта да сәхнәгә чыгарып мактау сүзләре дә әйтмәсләр, кулны кысып мактау кагәзьләре дә тапшыручы булмас. Аның өчен бит бүтәннәр, башка темаларга, кирәкле кешеләргә ошый торган итеп язучылар да бик күп, шуларга булсын мактаулар да, башкасы да. Ә мин бары тик намусым кушканны гына эшләдем, минем язылган бер генә сүзем өчен дә оят түгел.
 
Тарихка күз салсаң, ул бит гел көрәштән генә торган һәм спираль рәвешендә кабатланып барган. Илебезнең хурлыклы чорлары да күп булган, шуларның берсе — крепостное право дигән стройны гына алыйк. Бер илдә яшәп, шул илне бергәләп саклаган кешеләр бер-берсен ничек мыскыл итеп куйганнар. Мескен крестьяннарның бит бер хокуклары да булмаган. Аларның үзләрен, балаларын аерып сатып җибәргәннәр, нәселле этләргә алышканнар. Хәтта кайбер җирдә кызлар кияүгә чыкканда да бернинди әхлакка сыймый торган адымга барырга — беренче төнне алпавыт белән уздырырга тиеш булганнар. Гәрчә болар барысы да ул вакыттагы законнар буенча тыелса да. Тик тоташ коррупциягә корылган дәүләттә барысы да сатылган булганлыктан, суд хезмәткәрләре дә, башкалары да бары тик байлар файдасына гына карар кылганнар. Шуңа күрә гади халыкны яклаучы да, аларның гозерләрен тыңлаучы да булмаган һәм аларны хайван дәрәҗәсенә төшереп мәсхәрә иткәннәр. Бөтен урман-кырларны үзләренеке иткән байлар анда читләргә керергә дә рөхсәт итмәгәннәр. Бу турыда без өченче класста укыган “Биккәй аланы” дигән хикәядән бик тә хәтерлибез. Анда рөхсәтсез җиләк җыйган өчен әнисен камчы белән кыйнап, сигез яшьлек кызын алып китәләр. Бик куркыныч һәм гаделсез чорлар булган бу, берүк кабатлана гына күрмәсен дибез. Ә үзебез хәзер инде илебезнең кемнәрдер үзләштереп бетергән байлыкларына, урман-кырларына карыйбыз да, тарихның спираль буенча баруына ышанабыз.
 
Бик борынгы заманнарда колбиләүчелек дигән чор булган һәм шул спираль буенча барып, фашизм булып кабатланган. Күпме кешене коллыкка алып киткәннәр, авыр эшләрдә эшләткәннәр, юк иткәннәр. Шул вакыттагы концлагерьларны үткән язучы Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион” дигән китапларын күп тапкырлар укыганым булды. Шулар буенча гына фикер йөрткәндә дә, андагы хәлләрне күз алдына китереп, нык авыр хисләр кичерәсең. Фашистлар басып алган җирләрендә кешеләр түзә алмаслык законнар керткәннәр, авылларны, шә­һәрләрне җимергәннәр. Кемнәрдер аларга каршылык күрсәтергә тырышкан, тик аларны җәзага тартканнар, үлемгә хөкем иткәннәр. Ә шул ук вакытта кайберләре полицай булып, хуҗаларына ярарга тырышып, үзенең элекке туганнарын, якташларын җәберләгән. Күреп торасыз, әгәр дә бөтен кеше дә колларча буйсынып, үзенең һәм якыннарының ирекле булуы өчен кө­рәшмәсә, без фашизмны да җиңеп чыга алмас идек. Ул сугышта корбаннар бик күп булып, шунда минем Газизулла бабам да һәлак булган. Әтием Насыйбулла да сугыш газабын үтеп, көч-хәл белән генә исән калып, нык яраланып туган якларына кайткан. Алар илбасарлардан туган илебезне, социализм казанышларын саклаганнар, капитализм кире кайтмасын дип көрәшкәннәр. Хәзер бүгенге дөньяга кире кайтсалар, алар ниләр кичерер иде икән — анысын инде мин уйларга да кыенсынам.
 
Менә, дустым, СССР дигән бөек ил дә таркалды, дөресрәге, Горбачев таратты аны диләр. Соң, башыңда булган барлык акылың белән генә уйлап карасаң да, ничек инде бер (!) кеше шулкадәр зур илне таратырга мөмкин ди?! Әгәр дә шулай икән, кем биргән соң аңа шулкадәр власть һәм вәкаләт. Соң, кеше бит ул бары тик бер Алла бәндәсе генә. Ул бит дөрес карар кылмаска да, берәр вакыт картаерга яисә акылыннан да язарга мөмкин. Ил башында кем генә булмасын, Ивановмы, Петровмы, Гәләветдиновмы, чиксез власть һәм мәңгелек хәкимлек итү бервакытта да җүнлегә китермәячәк. Аны бит күпчелек аңлый, тик әйтергә ярамый, ә уйларга бит ярый, шуңа да сиңа гына әйтәм, дустым, бу сүзләрне. Син бит мине сатмаячаксың, шулай бит?
 
Әһә, әнә анда бштанаяк коралланган, шлем-маскалар кигән ике хәрби кеше бара. Ярар инде, Актүш, син миннән дә ныграк качма, син аларга нигә кирәк ди. Сиңа тимиләр алар, синең бит колагыңда тамгаң бар, ә менә мине алып китәргә мөмкиннәр. Нигә дип, болай гына инде, аларның шундый вәкаләтләре булганга гына. Бу илдә бит синең хокукларың минекеннән күбрәк, син беркемгә дә берни тиеш түгел, ә мин ни өчендер бу илдә яшәвем өчен кемгәдер гомерем буе бурычлы. Син берәрсенә ачуың чыкса, аны тешлисең дә качасың. Ә мине бары тик вакытлы-вакытсыз урамга гына чыксам да тотып төрмәгә ябарга мөмкиннәр, әле качып китсәң дә видеоязмалардан карап эзләп табачаклар. Менә ичмасам матур күлмәк кигән биш яшьләр чамасындагы бер кыз урам буйлап бара. Бөдрәләнеп торган сары чәчләренә зәңгәр бантиклар таккан, кулына төрле төстәге шарлар тоткан. Менә кемгә күңелле бу җиһанда, менә кемгә рәхәт дөнья. Шулчак теге хәрбиләрнең берсенең шлем пыяласы тирләгән булган күрәсең, мылтыгын күтәреп теге кызга төбәде һәм... Аннан соң көлешә-көлешә смс яздылар да, теге кызны террористлар исемлегенә тыгып куйдылар. Менә шундый күңелсез вакыйга һәм мин анны, әлбәттә, әле яңа гына уйлап чыгардым. Әйе, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен шулай эшләдем. Чөнки киләчәктә шулай булмас дип кем әйтә ала, бүгенге хәлләрне дә болай булыр дип һич уйламаган идек түгелме соң? Бүген кораллы кешеләргә рөхсәт ителгән җавапсызлык һәм җәзасызлык әллә нинди хәлләргә китереп чыгарырга мөмкин икәнен барыбыз да беләбез.
 
Менә хәзер сайлаулар булачак, аларда бер генә партия җиңеп чыксын өчен мөмкин булганы да, булмаганы да зур тизлек белән башкарыла. Шулай да, ниндидер зур могҗиза белән бүтән партия җиңеп чыкты ди. Андый очракта да безнең илнең ачы тәҗрибәсе бар һәм ул 1993 елның октябрендә булды. Тик андый канлы вакыйгаларга барып җитәргә, тагын бер революцияне күрергә язмасын иде. Шулай да үзгәрешләрсез булмастыр, алар бик кирәк, исән кешеләргә, балалар, оныклар хакына кирәк. Без бит гомер буе буш өметләр белән яшәдек. Илебезне талауларын да күрдек, берәр кайчан нәфселәре туяр да, безгә дә өлеш чыгар дип өметләндек. Кызганычка, өметләр акланмады, кешеләрнең нәфселәре һәм комсызлыгы чиксез булып чыкты. Шу­ңа да минем бүген гомеремнең соңгы көне, ирекле илдә үземне чын кеше итеп тоеп яшәвемнең соңгы көне. Ә сез дөреслектән, аны әйтүдән курыкмагыз, аның кыйммәте беркайчан да югалмаячак. Хәтта ул төрле чорларда төрлечә кабул ителеп, мәсәлән кемнәргәдер бүген ошамаса да. Гомернең генә түгел, бөтен әйбернең дә соңгы көне була, илебезнең, туган телебезнең дә, ниндидер ышаныч, өметләрнең дә. Тик комсызлыкның, гаделсезлекнең, намуссызлыкның соңгы көнен бик күрәсе иде. Әмма кайсысы иртәрәк киләдер...
 
Марат ИСХАКОВ. Азнакай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.10.2021
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar