поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Ноябрь
  • Гадел Кутуй (1903-1945) - язучы
  • Кәрим Хәкимов (1882-1938) - дипломат
  • Әсхәт Якушев - көрәшче
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
14.10.2021 Милләт

Туган телебезне бозалар

Соңгы елларда телебез мәсьәләсенең катлаулана баруы һәркемгә мәгълүмдер: татар телендә аралашучыларның саны азая, аны мәктәптә өйрәнү өчен мөмкинлекләр кими һәм иң хәтәре: кешеләрнең туган телләренә мөнәсәбәте, карашы битарафрак була бара. Мин болар турында матбугатта инде күп чыгыш ясадым, бу язмамда телебезнең сафлыгы, кулланылышының сыйфаты хакында әңгәмә корырга кирәк дип таптым.

Телнең кулланылышын кайгырту аның дөреслеген, чисталыгын, чын әдәби тел сыйфатын саклау белән янәшә барырга тиеш. Чөнки тел ул югары дәрәҗәдәге, дөрес, матур, күңелгә ятышлы, аһәңле, бай булганда гына үзенең иясе халыкка игелекле хезмәт итә, аның рухи ихтыяҗларын тулы канәгатьләндерә ала. Алдынгы җәмгыять вәкилләренең телләре дә нык үскән, камил төзелешле, сүзлек хәзинәсе мул тел булырга тиеш.

Шушы фикергә таянып эш иткәндә, без туган телебезнең югары таләп­ләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүе белән даими кызыксынып, аны яхшы сыйфатлы итеп саклау чараларын күреп торырга тиеш. Бу бурыч хәзерге чорда аеруча актуаль. Чөнки объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында телебезне куллану мәсьәләсендә проблемалар кискенләшә, тәгаенрәк итеп әйткәндә, бүгенге татарча сөйләмдә, матбугат язмаларында, радио-телевидение тапшыруларында, әдәбиятта, башка төрле материалларда телебезне тупас бозып куллану күренешләре күп, һәм алар торган саен арта бара.

Бу язма — авторның, татарча газета-журналлар, төрле китаплар, радио-телевидение тапшырулары телен һәм милләттәшлә­ребезнең сөйләмен күп еллар буена күзәтеп, өйрәнеп, анализлап бару нәтиҗәсе буларак, матбугаттагы күп санлы мәка­ләләрендә, дистәләрчә китапларында теркәлеп барган һәм яңа мисаллар белән баетылган фикерләренең сөземтәсе.
 
Телдән һәм язма сөйләмебезне игътибар бе­лән тыңласаң һәм укысаң, аның һәрьяклап, һәр яссылыкта бозыла баруына инанасың. Кайбер сүзләр, тәгъбирләр еш кына ялгыш мәгънәдә кулланыла, табигый сүз төзелеше кагыйдәләре бозылып ясал­ган сүзләр дә шактый күп, сүзләрнең сөйләмдә үзара табигый мәгънәви бәйләнеше бозыла һәм бу бәйләнешне булдыручы грам­матик чаралар ялгыш кулланыла, кайбер сүзләр стилистик яктан дөрес файдаланылмый, кайчакта сүз тәртибе бозыла, татар теленең кайбер авазларын әйтә белмиләр, сүз басымын һәм интонацияне дөрес билгеләмәү, сүзләрне ялгыш язу һәм тыныш билгелә­рен куя белмәү күренеш­ләре дә күп. Телдән һәм язма сөйләмебезнең бозылуы хәлләрен яза баш­лаганчы, шуны искәртеп кую мө­һим: телебезне ялгыш кул­лану күренешлә­ренең күп булуы һәм аларның торган саен арта баруының төп сәбәпләре: туган телне уку йортларында укыту сыйфатының гому­мән алганда тиешле дә­рәҗәдә булмавы, ка­ләм белән эш итүчеләрнең күбесенең телне камил белмәве, аны дөрес куллануга катгый таләп­ләр куелмавы һәм күп кеше­ләрнең туган телләренең сафлыгына, дөреслегенә, матурлыгына битараф, ваемсыз карашта булуы, икенче төрле итеп әйткәндә, сөйләм культуралары түбән булуы.
 
Сүз ияләренең күбесенең, телне яхшы белмәү­ләре аркасында, язганда һәм сөйләгәндә җитди ялгышлар җибә­рүе, тәрҗемә методлары һәм принципларыннан хәбәрдар булмыйча, рус теленең күп сүзләрен һәм сүзтезмәләрен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүләрендә, ягъни калькалаштырып алуларында чагылыш таба. Бу күренеш — бүгенге көндә телебезнең бозылуындагы төп бәла. Татар теленең сүзлек составы хәзер көннән-көн рус теленнән ялгыш калькалаштырылган бозык сүзләр белән тутырыла бара. Сәбәбе: каләм һәм сүз ияләре күп очракта тиешле мәгънәне белдерерлек сүзне татар теленең үзеннән эзләп тормыйлар, бераз гына булса да, баш­ларын ватып, уйлап эш итәргә теләмиләр, бәлки рус сүзләренең татар телендә иң еш кулланыла, ике тел сүзлекләрендә теркәлгән һәм зиһеннә­ренә беренче килгән тәң­гәллекләрен генә кулланалар. Нәтиҗә­дә ул тәңгәллек дип саналган сүзләр тиешле мәгъ­нәне төгәл белдермиләр һәм татар теле өчен дө­рес, табигый булып чык­мыйлар. Хәзер шул рәвешле телебездә ялгыш кулланыла торган сүзләр меңнәрчә исәп­ләнә. Без бу язмабызда шундыйларның аеруча еш очрый торганнарын күрсәтербез.
 
Саннарны яңгырату, чынбарлыкны яңгырату, сорауларны, гаепләүләрне, җан ачысын, мәзәкне, идеяләрне, тәкъдимнәрне, мәсьәләләрне, теләкләрне, фикерләрне, мә­гъ­лү­матларны, җавапларны, чагыштыруны, сүзләрне һәм тагын әллә нәрсәләрне яңгырату дип язалар һәм сөйлиләр хәзер. Боларның берсе дә саф татарча түгел. Бу һәм башка бик күп гарип әйтелмә-тәгъбирләрдәге яңгырату урынында белдерү, әйтү, китерелү, бирелү, ясалу һәм башка сүзләр кулланылырга тиеш.
 
Рус телендәге расти, развиваться сүзләрен күп очракта үсү дип тәрҗемә итү аркасында, хәзер телебездә йөзләрчә таби­гый булмаган сүзтезмәләр кулланыла. Хезмәттәшлек, мөнәсәбәтләр үсә (хезмәттәшлек, мөнә­сәбәтләр киңәя, ныгый һ.б. кирәк), нәфрәт үсә (нәфрәт кө­чәя), сыйфат үсә (сыйфат күтәрелә, яхшыра), чы­гымнар үсә (арта), бәяләр үсә (бәяләр арта, күтә­ре­лә), хәл үсә (хәл киеренкеләнә), авыру үсә (авыру көчәя), омтылыш, куркыныч, җинаятьчелек, сан, канәгатьсезлек һәм тагын әллә нәрсәләр үсә дип язалар һәм сөйлиләр кай­бе­рәү­ләр. Болар һәм үсү сүзе белән ясалган башка күп әйләнмәләр чын татарча түгел.
 
Тере тавыш, тере акча, тере традиция, тере тәгълимат кебек тере сүзе бе­лән ясалган тузга язмаган тәгъбирләр торган саен ныграк тарала бара. Текә егетләрдәге кебек текә сүзе (крутойның каль­касы) белән килгән гайре табигый әйтелмәләрнең модага керүен дә дөрес хәл дип әйтеп булмый.
 
Рус теленең глубокий сүзен күбесенчә, хәрефкә-хәреф әйләндереп, тирән дип кенә тәрҗемә итү аркасында ялгыш ясалган сүзтезмәләр хәзер телебездә йөзләрчә санала: тирән рәхмәт (зур рәхмәт), тирән кайгы (зур кайгы), тирәнтен өйрәнү (ныклап, яхшылап өйрәнү), тирән йоклау (изелеп, тәмләп, рәхәтләнеп йоклау) һ.б.
 
Журналистларның, тиешле мәгънәне белдерү өчен татар теленең бай сүзлек хәзинәсеннән лаеклы, кирәкле сүзне эзләп алып файдаланмыйча, механик рәвештә, уйлап тормыйча, рус сүзенең башына беренче килгән тәңгәллеген генә (кайчак ул чын тәңгәллек тә булмый) кулланып эш итү­ләренә гаҗәпләнергә һәм шул рәвешле телебезне тупас бозуларына нәф­рәт­ләнергә генә кала.
 
Кайбер язмаларда адым саен сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф тәрҗемәгә юлыгасың.
 
“Алдагы көннәрдә дә җылы булачак” дип әйтәсе урында “Җылы һава торышы алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәчәк” диләр, “ВТның кайнар линиясенә һәр көнне бик күп кешеләр шалтырата” дип әйтмичә, “ВТ кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә” дип мөгез чыгарып язалар, “Редакциябезгә тагын бер кеше шалтыратты” дип әйтәсе урында “Редакциябезгә тагын бер шалтырату алдык” дип язалар, “Сәламәт яши­ләр”, “Дөрес яшиләр”, ”Актив яшиләр” дип әйтмичә “Сәламәт яшәү рәвеше алып баралар”, “Актив яшәү рәвеше алып баралар” диләр.
 
Рус теленең вести сүзен гомумән бик күп очракларда ялгыш алып бару дип ялгыш тәрҗемә итәләр. Мәсәлән: “Алар 30-40 яшьтә барысы да хуҗалык алып бара”. Кая алып баралар алар хуҗалыкны?! “30-40 яшьтәгеләрнең барысының да үз хуҗалыклары бар” дип әйтергә ярамыймы икән? “Тәртипсез тормыш алып барган өчен...” Чын татарча: “Тәртипсез яшәгән өчен”, “Лев Толстой уку эшчәнлеге дә алып бара”. “Нинди була икән ул “уку эшчәнлеге?”. “Лев Толстой уку белән дә шө­гыль­ләнә” дип язарга яки сөйләргә ярамыймы икән әллә?
 
Безнең каләм ияләренең кайберләре еш кына язганда яки сөйләгәндә төп эш кораллары теллә­ренә шулкадәр җавапсыз карыйлар: теге яки бу сүз, әйтелмә, җөмлә татарча дөресме-юкмы икән дип уйлап та тормау гына түгел, хәтта аларның мәгъ­нәсе аңлашыламы-юкмы икәнлеге турында да уйланмыйлар. Мисаллар:
 
Работать над чем-то әйтелмәсен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү аркасында телебезгә фәлән нәрсә өстендә эшләү рәвешендәге гарип тәгъбирләр кереп урнашты, һәм алар инде дистәләрчә еллар иркен кулланыла. Моның шунысы гаҗәп: беркем дә болай татарча әйтергә ярамый бит дип, аларны төзәтергә теләми.
 
“Сәламәтләндерү өс­тендә эшләү”?! “Сәламәтләндерү белән шөгыльләнү “ дисәң, чын татарча да, аңлаешлырак та булыр иде.
 
“...үз өсләрендә нык эшлиләр” (“белемнәрен, осталыкларын, һөнәрләрен һ.б. күтәрәләр, камилләштерәләр, шомарталар” һ.б. кирәк).
 
“Конституция өстендә эшләү”» (“Конституция проектын төзү”, “Конституция текстын камилләштерү, төзәтү” һ.б.).
 
“Җырларым өстендә эшләдем” (“Җырларымны әзерләдем” һ.б.).
 
“Филолог галимнәр әзерләүдә үземнең тыйнак кына өлеш кертә алу­ым белән горурланам” дип яза бер фән докторы. Филолог галимнәр әзерләү хокукы алган кешенең татарча “тыйнак өлеш” булмаганлыгын, аны “үзем­нең берникадәр, аз гына, кечерәк кенә булса да һ.б. өлешемне кертүем” дип әйтергә кирәклеген белмәве бик аянычлы хәл.
 
“...урамындагы тыйнак йортка сукмакны онытмыйлар”. Йорт тыйнак булмый, кечкенә, зур, уртача зурлыкта, мәһабәт, матур, шыксыз һ.б. була. Тыйнак дип кешегә карата гына әйтәләр.
 
Тонкий (ая, ое) сүзен шулай ук, уйлап тормыйча гына, күп очракта нечкә дип тәрҗемә итәләр, һәм нәтиҗәдә адәм аңламаслык тәгъбирләр барлыкка килә: нечкә мәсьә­лә (катлаулы, четерекле мәсьәлә), нечкә тема (мо­ны ничек аңларга?), нечкә эш (катлаулы, нәзакәтле, четерекле һ.б. эш) , неч­кә дәфтәр (дө­­ресе — юка дәф­тәр).
 
“Бу бик тә нечкә сорауны Сталинга бирергә сакчы полк командирына йөклиләр” (“...авыр, катлаулы, четерекле һ.б. сорау бирүне... йөк­ли­ләр” кирәк).
 
“укытып чыгару көн тәр­тибенә менде” Көн тәр­тибенә куелды яки кертелде” дип әйтелә бит татарча.
 
Кайбер журналистлар сәләтләрен татар теленең байлыгыннан, сүзлек хәзинәсеннән, образлылык көченнән тулы, оста файдалануда күрсәтмичә, ялгыш, мәгънәсез, уңышсыз сүзләр, тәгъбирләр, ниндидер, сәер тел чаралары, тузга язмаган сүз-әйтелмәләр уйлап чыгаруда күрсәтеп маташалар.
 
Соңгы елларда шундый мөгез чыгаруларга җиткерү сүзен урынсыз куллану карый. “Татарстан парламенты башлыгы ... докладларын эшләү турында җиткерде” (“... докладларын эшләү турында сөйләде яки ...әйтте” кирәк); “... дигән фикерне җиткерделәр” (“... фикер әйттеләр яки белдерделәр”).
 
“Редакциягә килгән хатларда — тормыш кыйпылчыклары”. Нәрсә икән, нинди була икән ул “тормыш кыйпылчыклары”?
 
“Ак хакыйкать” (мә­калә исеме). Моны ничек аңларга икән? Хакыйкать шулай төсләргә дә бүле­нәме икән әллә?
 
“Түбән Кама театры... хәрәкәт-биюле спектакль чыгара”. Спектакльне ни өчен һәм кая “чыгаралар”, ни өчен, гадәттәгечә, “куймыйлар”? Хәрә­кәт-биюле спектакльне ничек аңларга икән: хә­рәкәтсез бию дә буламы икән әллә?
 
“...фатирдан чыга алмый яткан арбалы инвалидларга... булыша”. Мон­да сүз коляскалы инвалид турында бара, әлбәттә. Әмма шунысы га­җәп: журналист булып эш­лә­гән кеше нишләп колясканы арбадан аера белми икән?
 
“Ләкин бу клубта милли сорау күтәрелмәде...” Милли сорау булмый, монда сүз милли мәсьәлә турында бара, әлбәттә. “Бу сорау белән җентекләбрәк шө­гыльләнергә кирәк”. Дө­ресе — “Бу мәсьә­лә белән ... шөгыльләнергә кирәк”. Газета чыгаручы һәм газетага язучы кешеләр сорау белән мәсьәләне бутарга тиеш түгелдер ләбаса.
 
Республиканың төп газетасындагы бер мәкаләнең исеме — “Тавыгыгыз күкәй саламы?” Бу сорау туры мәгънәсендәме, күчерелмә мәгънәдәме? Аңлашылмый. Туры мәгъ­­нәсендә дип уйлар идең, гомумән күкәй салмаган тавыкны тотмыйлар, об­разлы итеп, күчерелмә мәгънәдәге берәр фикер белдерергә телә­гән булсалар, “әтәчегез күкәй саламы?” дип әйтергә кирәк булгандыр. Һәм менә бу образлы әйтелмәне әле санап киткән мәгънәсез тел күренешләрен «иҗат иткән” каләм ияләренең үзләренә карата кулланып булыр иде.
 
Кайбер каләм ияләре язганнарын үзләре аң­лый­лармы икән дигән сорау туа. Мисал өчен менә бу ике җөмләгә күз салыйк: “Женни йөзендә Маркс авыр тормышының ышанычлы юлдашын, тугрылыклы дустын таба”; “Сезнең йөзегез­дә... сә­лам­лим”. Укучы мондый текстларны ничек аңлый һәм аңлыймы икән? Аң­ла­шыл­сын һәм татарча дөрес булсын өчен, аларны болайрак итеп төзергә кирәк: “Женни Марксның ... дусты һәм көрәштәше булды”; “Сезнең аша бөтен Россия халкын сәламлим”.
 
“Шушы хис мине көне буена озатып йөрде”; “Балачак хатирәләре гомер буе озата килде”. “Хис озатып йөрде” һәм “хатирәләр озата килде” татарча табигый метафорик әйтелеш түгел. Аларны “Шу­шы хистән мин көне буе арынып тора алмадым”; “Балачак ха­тирә­лә­ре гомерем буена сакланды (сакланып килде)” рәвешендә төзергә кирәк иде.
 
Татар теленең үзенә генә хас үзенчәлекләрен, хасиятен тулы белмичә, үз телеңә чит тел өлгелә­рен механик, автоматик рәвештә күчереп кую методы белән эш итү туган телебезнең табигый төзелешен, хосусиятен җиме­рә, нигезен какшата, үзе­нә күрә бер корама, ясалма телгә әверелдерә бара.
 
Татарлар гомер-гомергә, ниндидер транспортка утырып яки җәяү баруларына карамастан, фәлән җиргә барам яки фәлән җирдән кайтам дип, ни рәвешле баруны яки кайтуны тәгаенләп әйтергә кирәк булганда, машинага (поездга, пароходка, самолетка) утырып барам (бардым, барачакмын) яки кайтам (кайттым яки кайтачакмын) дип сөйлиләр. Транспорт чараларының хәрәкәт итүе мәгъ­нәсендә машина (пароход, теплоход, поезд, самолет) килә, китә, бара дигәннәр. Бу безнең тел өчен табигый күренеш, аның специфик үзенчәлеге.
 
Ә хәзер безнең телдә нинди галәмәтләр хөкем сөрә? Рус һәм татар сүзләренең үзенчәлекләрен, мәгънә­ләрен һәм мәгънә төс­мерләрен аңлап бетермичә, рус теленә генә хас формаларны, уйлап тормыйча гына, татар теленә күчереп кую ысулы эш итү аркасында, телебезнең нигезендә яткан милли үзенчәлекләре чит тел өлгеләре (формалары) белән алмаштырыла бара. Мәсәлән, “Президент (самолет белән) Мәскәүгә китте” диясе урында “Пре­зидент Мәскәүгә оч­ты” диләр. “2020 нче елның мартында мин Казаннан Мәскәүгә очтым” (дө­ресе — “...Казаннан Мәс­кәүгә киттем”). “Бер төркем татарстанлы Мәккәгә хаҗ кылырга очты” (“...Мәккәгә самолет бе­лән хаҗ кылырга китте” кирәк).
 
Мәгълүм булганча, һәр телнең дә сүзләре, нигездә, күп мәгънәле. Һәм төрле телләрнең тәңгәл дип саналган сүзләре үзара барлык мәгънәләрендә дә түгел, бәлки кайбер мәгъ­нәләрендә генә бер-берсенә туры ки­лә­ләр. Димәк, ике яки берничә тел сүзләренең бер-берсенә туры килүен тәңгәллекләр дип шартлы рәвештә генә аңларга кирәк. Мәсәлән, гомумән үзара тәңгәл саналган земля сүзенең С.И. Оже­гов­ның аңлатмалы сүзлегендә 6 мәгънәсе теркәлгән (асыл­да алар тагын да күбрәк), ә Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә җир сүзенең 27 мәгънәсе теркәлгән. Шулай булгач, земля белән җир барлык мәгънәләрендә дә берничек тә тәңгәл була алмыйлар. Шунлыктан бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, ул ике телнең теге яки бу сүзенә үзара тәңгәллекне бары тик билгеле бер (конкрет) контекстта (сөйләмдә) шул текстта (сөйләмдә) белдергән мәгънәсенә карап кына билгеләргә мөмкин. Бу күренеш — тәрҗемә эше өчен иң әһәмиятле принцип. Русчадан татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнүчеләр еш кына ул принципны исәпкә алмыйлар, һәм шуның аркасында бүгенге татар телендә меңнәрчә хаталар, туган телнең бозылуы күренешләре хөкем сөрә.
 
 

Рүзәл ЮСУПОВ, академик
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.10.2021
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (911225) / 16.10.2021 23:06:25

Рәхмәт авторга

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar