поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
21.10.2021 Мәдәният

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин күпме пенсия ала (ӘҢГӘМӘ)

Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин сәхнәгә аяк баскан беренче көненнән үк бүгенгәчә моң­лы тавышы белән нигездә халык җырларын башкаручы бик аз җырчыларның берсе. Инде менә 40 елдан артык ул замана шаукымына артык бирелмичә халык җырларын бөтен нечкәлекләре белән башкаручы җырчыларның берсе һәм соңгысыдыр да, мөгаен.

Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Ил­һам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек чын мәгънәсендә халык җыр­чы­ла­рының традицияләрен дәвам итүче дә ул, халкыбызның гасырлардан килгән моң шәҗәрәсен ки­ләчәккә илтүче дә.

— Мирсәет, бу коронавирус дигән афәт тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә диярлек зыян салды. Шул исәптән артистлар тормышына да. Пенсионер җырчының җәе ничек узды дип соравым.

— Бакчада яттык дип әйтер идем — бакчам юк. Сабантуйлардан соң хатыным Кадриянең туган ягына — Сергач якларына юл тоттык. Кадриянең энесе Наилнең улы Айрат өйләнде, башта аның туенда булдык. Шуннан соң бер айлап шунда ял иттек. Түбән Новгород өлкәсе бит татар мәдәниятенә-сәнгатенә байтак талантлар биргән төбәк. Легендар җырчыбыз Рәшит Ваһапов туган Актук авылына барып аның мәдәният йорты каршындагы һәйкәленә чәчәкләр салдык. Хәйдәр Бигичев туган Чөмбәлидә дә, Рамил Курамшин авылы Кучкай Пожаркида да булдык.
 
— Моннан ике-өч ел элек матбугатта Мирсәет Гиннессның рекордлар китабына кергән дигән сүзләр дә ишетелгәләгән иде. Шул хәбәр дөресме?
 
— Дөрес. 2016 елда мин бер кассетага 205 татар халык җыры яздырып, Гиннессның Русия буенча рекордлар китабына кердем. Аңа кадәр 100 җыр кергән кассета чыгарган идем. Йөзне аны баянчылар да чыгара ала. Ә монда бит 200дән артык һәм бары татар халык җырлары гына. Әле ул бер генә халыкта да юктыр. Шул хактагы сертификатны миңа Мәскәү­дән өч ел элек җибәрделәр.
 
— Мирсәет, менә шулай моңлы булуыңның чишмә башы каян килә?
 
— Әти-әнидәндер дип уйлыйм. Әтием Шәһит Әлки районы Татар Борнае авылында туып-үскән. Әнием Миннегөл исә Спас якларындагы Чәчәкле дигән авылныкы иде. Әни өздереп җырлый, аның әтисе бабай да тирә-якта оста гармунчы булган. Әти җырламаса да үзәкләрне өзәрлек итеп сызгыра белә иде.
 
— Ә башка туганнарың җырлыймы?
 
— Болай үзләре өчен генә иде. Алты бала идек без — мин, Мәүсия, Рәмзия, Мөнәвәрә, Рияз, Мин­газиз. Почта хезмәткәре, санитар, пешекче, клуб мөдире, журналист. Рәмзия дә бик матур җырлый иде, әмма ире аңа артист булып китәргә рөхсәт бирмәде. Рияз энекәш быел апрель аенда бакыйлыкка күчте. Ә калган туганнар белән, Аллага шөкер, аралашып яшибез.
 
— Мирсәет, синең үзеңнең дә бит башта төзелештә, аннан Чаллыда кранчы булып эшләгән җиреңнән Казан консерваторияct ректоры Нәҗип Җиһанов чакыруы буенча шунда укып чыгуыңны бе­лә­без. Аннан соң да Казанга гына сыеша алмыйча Мәскәүгә китеп, «Бәйрәм» ансамблен оештырдың. Монысы нәрсә белән бәйле?
 
— Мәхәббәт белән. 1985 елда Кадрия белән таныштым да үлеп гашыйк булдым. Шуннан соң өйләнешкәч ул яшә­гән Мәскәү шәһәренә күчәргә, Мәскәү өлкәсе филармониясендә эшләргә туры килде.
 
— Хатыныгыз сәнгать өлкәсендә эшләми бугай?
 
— Ул Фрунзе исемендәге тегү фабрикасында эшләде. Әмма җыр-моңга битараф түгел. Хатынымнан уңдым, Өйдә генә түгел, концертларыма килеп тә булыша. Дин тота, ха­җия дә булды. Артист хатыннары җи­ңел яши дип уй­ласалар — ялгышалар. Берзаман хатынга берәү: «Ка­дрия, мин Мир­сәеттән бала кө­тәм!» — дип чылтырата икән. Хатыным да югалып калмаган: «Мирсәет шундый инде ул, биргәнне ала торган гадәте бар», — дип җавап биргән. Шундый оста җаваптан соң теге хатын бүтән чылтыратып тормаган. Озак еллар инде үзара килешеп, бер-беребезгә терәк булып яшибез.
 
— Улыгыз Алмаз да җырчы һөнәрен сайлады.
 
— Әйе, башта Казан музыка училищесын тәмамлады. Ул бик талантлы педагог Клавдия Щер­­бинина классында укыды. Аннан Мәскәү дәү­­ләт консерваториясенә укырга керде, аспирантура тәмамлады, фәнни эш тә язды. Башта «Новая» опера театрында, хәзер Зур театрда эшли. Әлегә кечерәк партияләрне башкара, хорда җырлый. Эст­рада җырларын да, урысча җырларны да башкара. Шул ук вакытта татар халык җырларын да онытмый. Чит телләрдә дә шартлатып җырлап бирә ала. Хыялында Италиягә барып, сабак алып кайту да юк түгел. Үз алдына максат куйган, шуны тормышка ашырырга тырышкан бала атасы булуым белән мин дә гоурланам.
 
— Сез Зилә Сөнгатуллина белән байтак дуэтлар башкардыгыз. Кайберәүләр Сезне әле дә ирле-хатынлы дип уйлый.
 
— Без фамилиядәшләр генә. Әмма ул, чыннан да, минем туганым кебек. Очрашканда ул мине «Исәнме, брат» дип сә­ламли. Безне җыр сәнгате берләштерде. Халык көйләрен дә, композиторлар әсәрләрен дә җиренә җиткереп башкарабыз. Зилә — халкыбызның моңлы бер сандугачы ул. Әйе, башкару ос­талыгы ягыннан мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Гастрольләрдә йөргәндә дә ул бик җайлы кеше, шаян, оптимист, аның янында берәү дә төшенкелеккә бирелеп утыра алмый. Без аның белән Русиянең күп кенә шәһәрләрендә, чит илләрдә дә чыгыш ясадык.
 
— Чит илләр дигәннән, кайсы илләрдә булдың?
 
— Нигездә элеккеге Советлар Союзы территориясендәге дәүләтләр инде. Аннан соң Төркиядә, Чехиядә, Финляндиядә булдым.
 
— Синең композитор буларак берничә җырның көен язучы буларак та беләбез.
 
— Бар, тик әлләни күп түгел алар. Үземне зурдан кубып композитор дип санамыйм. Шулай да күңелне айкап алырлык шигырь кулга килеп эләк­сә үзеннән-үзе көй туа. Авылларга багышланган көйләрем берничә. Кайсысын сорап яздыралар, кайсысы үзеннән үзе кү­ңелдә бөре­ләнә дә нотага саласың инде. «Борнаем — туган ягым» (Фәннүр Сафин сүзләре), «Чиябаш авылы җыры» (Р.Корбан сүзләре), «Болгар авыл­лары көе» (Г.Зәйнәшева сүзләре), «Бер сандугач өзгәләнде» (Р.Миңнуллин сүзләре) кебекләрен башка җырчылар да еш башкаралар. Берничә җырымны Әлфис Кыямов җырлый иде, урыны оҗмахта булсын.
 
— Эстрада җырларын башкаручылардан еш кына хәзер халык җырларын тыңламыйлар, шуңа күрә аларны җырламыйбыз, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Яшьләр халык җырларын җиренә җиткереп башкара алмаганлыктанмы бу, әллә тамашачы да үзгәрдеме?
 
— Халык җырларын башкарыр өчен киң тавыш кирәк. Сулышны дө­рес алу да бик мөһим. Кайбер эстрада җырчылары аны чынлап та башкара алмый. Җырлый ал­ганнары да репертуарыннан төшереп калдыра. Әмма бу дөрес әйбер түгел. Әйтик, Салават телә­сә нинди җырны башкарырга алына икән, ул инде аны бөтен җаны-тәне белән тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкара. Шундый тырышлыгы белән ул татар эст­радасын бик югары бас­кычка күтәрде. Килә­чәктә андый биеклекне яулап алучы булырмы-юкмы әйтүе кыен.
 
— «Үзгәреш җиле»нә карашың ничек?
 
— Мактый алмыйм. Татар халык җырларын бозмасыннар иде. Алар элек ничек җырланган, шулай җырланырга тиеш дип саныйм. Сүзләре бераз үзгәрергә мөмкин, ә менә көен үзгәртмәсеннәр иде. Безнең халык җырлары рок та, поп та була алмый бит инде. Фольклор булып калсын. Моңа юл куярга ярамый. Шәхсән үзем онытыла барган татар композиторларының җырларын концертларыма кертергә тырышам. Киләчәктә үзебезнең милли көйләребезнең киң катлам тыңлаучыларда кызыксыну уятачагына ышанам. Татар халкы кайгысын да, шатлыгын да җырга салган. Халык җырларында безнең бөтен тормышыбыз чагыла.
 
— Татарда моң дигән гаҗәеп сүз бар. Аның мәгънәсен кыскача гына ничек аңлатып була?
 
— Безнең халыкны бөтенләй бетүдән тел, дин белән бергә моң да саклап калган. Бөек Тукаебыз да бит: «Халык җырлары — халкыбыз күңеленең һич тутыкмас вә кү­гәрмәс саф вә раушан көзгеседер», — дип язып калдырган. Моң ул безнең халыкка гына хас бер хис-тойгы. Әгәр син аның мәгънәсен йөрәгең аша уздыра алмыйсың икән, аның чын асылын аңлый алмаячаксың.
 
— Мирсәет, сер булмаса әйт әле, күпме пенсия аласың?
 
— 16 мең сум.

— Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты булган өчен дә бернинди өс­тәмә түләүләр юкмы?
 
— Юк шул. Ярый заманында Минтимер Шәрипович яхшы йорттан өч бүлмәле фатир биреп калды, аңа бик зур рәхмәт. Минемчә, гомерләре буе халык өчен тырышкан фидакарьләргә үзебезнең хөкүмәтебез тарафыннан ниндидер пособиеләр, өстәмә түләүләр булырга тиештер. Әнә Мәскәү шәһәре мэры Собянин исемнәре булган артистларга ае саен пенсияләренә 30ар мең сум өстәп түли. Гомумән чын сәнгать дәүләт яклавына мохтаҗ дип уйлыйм. Зур спортка никадәр акчалар сарыф ителә, ә мәдәнияткә тиеннәр генә кала. Республикакүләм милли фольклор үзәге ачып, балаларны кечкенәдән үк милли сәнгатькә өйрәтергә иде. Бөтен мәктәпләрдә дә халык уен коралларында уйнарга өйрәтү оештырылсын иде. Биг­рәк тә авылларда. Әгәр дә балада моңны аңлау бар икән, аңардан яхшы җырчы, яхшы музыкант чыгарга мөмкин. Безнең күренекле җырчыларыбызның кайсын гына алма — бөтенесе авылда үскән талантлар. Шуңа да район үзәкләрендә генә булса да фольклор үзәге бик кирәк. Әгәр дә менә шушы эшне эшләп, мәктәпләрдә уен кораллары буенча дәресләр үткәрелсә, тормышымдагы иң зур хыялларымның берсе тормышка ашар иде.
 
 

Әңгәмәдәш — Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.10.2021
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar