поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Гыйнвар
  • Әнәс Җамалиев - архитектор
  • Шакир Яһудин - дәүләт эшлеклесе
  • Айрат Ситдыйков - археолог
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
17.12.2010 «Сары бит»

Ләйсән Мәхмүтова моңарчы Сөләйманлы иде, хәзер Йосыфлы да булды

Бәби 3 декабрь көнне көндезге 2-3ләр арасында дөньяга аваз сала. Бала тудыру йортыннан әнисе белән улы 9 декабрь көнне кайта. Малай җирән чәчле, караңгы зәңгәр күзле. “Минем беренче улым да шундый иде башта. Беребезгә дә охшамаган. Бусы абыйсына охшаган менә. Кызык. Өстәвенә, һәрчак чәчләре тырпаеп тора. “Гадкий утенок, - дип көлә Ләйсән, - үскәч тагын матураеп китәр әле ул, абыйсы кебек”.

Бала табар алдыннан роддом тәрәзәсеннән кояш чыга, матур көн була. Бала табу белән Ләйсән ире Русланга хәбәр итәргә дип аның номерын җыя. Бар да җиңел узгангамы, әнинең тавышы бик тыныч була. 

- Русланым, малаебыз туды! – ди Ләйсән.

- Ярар, шаяртма инде, - дип җаваплый ире.

- Чын әйтәм! Килеп кара безне.

Ире бу яңалыктан бераз айныгач килеп җитә. Шатлыгының чиге булмый.

Ә менә бала туганчы беренче уллары, 7 яшьлек Сөләйман соңгача “сеңел алып кайт, сеңел алып кайт миңа”, дип тинтерәтә. Шуңа энесе булуын белгәч аптырап кала. Ләкин  көне буе энесе янында бөтерелеп йөргәннән соң кырына утыра. Һәм күңеле тулып елап та җибәрә...

Сөләйманда башта көнләшү сыман хис булып алган. “Син аны миннән күбрәк яратасың мени?”, дип сораганы да бар ди. Ләйсән югалып калмыйча, ни өчен бәләкәй бәбәйгә күбрәк игътибар кирәклеген тиз аңлатып биргән.

Ләйсән – ымнарга ышанучы сирәк кешеләрнең берсе. Шуңа да бала туганчы аның коляскасы, караваты, пеленка, ыштаннары, подгузниклары булмый. Бар кирәк-яракны ире Руслан белән Лилия апасы Ләйсән больницада яткан вакытта алып кайта.

Ләйсәнгә ире әле бүләк алмаган икән: “Мин үземә бүләкне үзем сайларга яратам. Аңа да шулай дидем. Бераз хәл кергәч кибеткә чыгып берәр нәрсә сайлармын әле”. Әле чыршы да куймаганнар икән өйдә. Сөләйман берүзе генә инициатива күрсәтеп йөри ди. Ләйсәннең аның белән шөгыльләнергә вакыты җитеп бетми: инде чыршы уенчыкларын, чыршыны шкафтан табып чыгарган булса да. “Яңа туган бала яныннан китеп булмый бит ул. Гел янында булырга кирәк” - ди Ләйсән.

Исемгә килгәндә, Руслан белән Ләйсәнгә Йосыф исеме - иң якыны. “Ләкин һаман да Йосыфка күнегеп бетә алмыйбыз. Кайвакыт онытылып Сөләйман дип тә җибәрәм әле”, -ди Ләйсән. Бәби ашы Яңа елдан соң булыр дип планлаштырыла.

“Икенче балам туу аркасында яңа хисләр кичердем. Үземне гел башкача тоя башладым. Бер балаң булу бер хәл, ә ике бала анасы булу – икеләтә бәхет икән. Тормышым тулыланып китте. Тулыланып кына түгел, ә түгәрәкләнеп”, - дип шатлыгы  белән бүлешә Ләйсән.

Берүк иманлы, игелекле, сәламәт бала булсын! 


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ --- | 17.12.2010
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№19 (821802) / 04.12.2012 22:33:59

Теге кинодан соң авырлы булып калып бала да табып өлгергәнме ?.Тагыда симерә икән инде,ябыгырга кирәк дип беләм артист кешегә.

№18 (810799) / 07.08.2012 01:49:25

Әтисе пока билгеле түгел икән,бииик кызык.

№17 (785286) / 03.11.2011 12:42:07

мин бу хатынга сокланып карыйм.Таза дип нэрсэсе таза сон анын.Кайбер кешелэр кебек сояклэре куренеп торганчы шундый булуын мен олеш артык.

№16 (72967) / 01.03.2011 17:04:10

Ничек көнләшмәскә мөмкин бу бәхетле хатыннан? Тышкы һәм эчке матурлыгы, таланты, менә дигән гаиләсе- бирә бит ходай кешегә бер бирә башласа! "Сөбханалла" дияргә куша Тукай мондый чакта.

№15 (65905) / 26.12.2010 18:01:15

Лэйсэн,Руслан!!!Сезне икенче бэбиегез тууы белэн котлыйм.Сезгэ исэнлек,Саулык,тазалык,байлык телим.Икегезгэ тигезлектэ устерергэ язсын.Бэхетле бала булсын.

№14 (65536) / 22.12.2010 19:01:54

Агыйдел сылуы!Конлэшуен бу очракта урынсыз.Бэби тапкан АНА ул-ин матур кеше,фигура монда ни причем.

№13 (65181) / 20.12.2010 17:02:53

Котлыйбыз, Лэйсэн!Яна туган бэлэкэй кеше бэхетле, озын гомерле булсын!

№12 (65047) / 19.12.2010 00:06:44

Һәр кеше үзенчә матур, Агидел сылуы! Ләйсән искиткеч хатын-кыз ул. Аның кебек булырга әле...

№11 (65022) / 18.12.2010 19:18:14

май баскан хатынның баласы күпкә саләмәт була. Табигать хатын-кызга корсак тирәсенә майны, баланы саклар өчен ябыштырып куя.
Диетада утырып, чыра кебек катып матур бәби табу мөмкин түгел.

№10 (65019) / 18.12.2010 19:08:49

Сезгә дә, бәби табып: сөенү, шатлану, горурлану, үстергәндә була торган (үскәч тә) иң әйбәт хисләрегезнең күберәк булуын телим!

№9 (65011) / 18.12.2010 18:49:40

Вай, вай, шундый май баскан хатыннар да бала таба ала икән.)))))))

№8 (64923) / 17.12.2010 16:41:54

Бэби ашы дилэр бездэ дэ

№7 (64920) / 17.12.2010 16:12:18

Ләйсән, котлыйм!!!Йосыф үзең кебек кочле, ихтирамлы, сезгә гел шатлыклар китереп торучы бала булып үссен.Иншалла.
Сезне Яңа ел бәйрәмнәре белән!!!

№6 (64917) / 17.12.2010 15:50:24

вот маладис хатын!!!!!!!!!!Йосыф әти-әнисенә игелекле бала, динебезгә, җәмгыятебезгә хәерле бәндә булып үссен!!! Озын гомерле, бәхетле булсын! АМИН!!!
Әле җәй көне генә кинода төшеп йрөгән - бер дә кызганмый икән үзен Ләйсән.

№5 (64914) / 17.12.2010 15:20:21

Ләйсән! Тәбрик итәм! Бәхетле булыгыз!

№4 (64913) / 17.12.2010 15:19:21

әй маладис та инде ул Ләйсән! Сабыегыз бәхетле булсын, тигезлектә үстерегез!!!!

№3 (64912) / 17.12.2010 15:03:41

Авторга) ым тугел, ырымдыр инде ул. Бэби ашы тугел, бэби чэе дип сойлилэр иде кебек

№2 (64911) / 17.12.2010 14:10:43

Лэйсэн очен бик шатмын!!!Балаларыннын бэхетен курергэ язсын ана.
_____________________________
Вэлиш,э синен язмаларын берсеннэн берсе матур.МОЛОДЕЦ син!!!

№1 (64910) / 17.12.2010 14:08:30

Бэхетле,озын гомерле бала булсын.Этиле-эниле-тигез канатлы булып уссен.Исеме дэ бик матур икэн.Лэйсэннен бэби алып кайтырга тиеш икэнен белмэгэн идем,яналык булды.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar