• 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 19.09 Микулай, 12+,Кариев театры, 16.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 18 Сентябрь
  • Алмаз Хәмзин - юмор остасы
  • Гариф Ахунов (1925-2000) - язучы
  • Ләйсәнә Садретдинова - журналист
  • Гөлнара Габдрахманова - дәүләт эшлеклесе
  • Ильяс Җиһаншин - дин әһеле
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
  • Үзебезнең умарталыктан бал сатам. Казан буенча китереп тә бирәм. 3л-1300, кәрәзле бал- 500сум/кг. 89625497103
  • Сдается однокомнатная квартира на улице ак.губкина 89050238959
  • Мавлютова братья Касим урамында студия гостиница сатып алам риэлторсыз хужадан 12 кв. Метр дан башлап 18 кв. Метр га хэтле 89393825975
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
 
 

 
Архив
 
24.03.2011 Мәгариф

Татар теле КФУның Филология институтында укытылачак

КФУ кысаларында рус, татар, чит телләрне өйрәнүче галимнәрне берләштергән Филология һәм сәнгать институты төзеләчәк. Милли җәмәгатьчелек Казан федераль университетта милли белгечләрне әзерләү планнары белән канәгать түгел.

Татарстан Дәүләт Шурасының фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитетының 22 март утырышында Казан Идел буе федераль университетының үсеш стратегиясе каралды. Бу хакта депутатлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре алдында университет ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

 

Аның әйтүенә караганда, бу югары уку йорты эшен заманча һәм ил өчен файдалы итеп алып бармакчы. 4 югары уку йортын берләштереп корылган яңа Федераль университетның эшен корып җибәргәндә, белем бирү, фән, икътисадның реаль тармагына төп игътибар бирү күз алдында тотыла.

 

Казан федераль университет киләчәктә медицина һәм фармация юнәлешләрен үстермәкче, IT белгечләрен күбрәк әзерләргә тели. 2011 елдан Федераль университетта бакалавр һәм магистр кебек ике баскычлы белем бирү системына күчү планлаштырыла. Хөкүмәт һәм банклар белән килешеп, түләүле рәвештә, теге яки бу оешма өчен кирәкле белгечне әзерләү програмнарын җайга салмакчылар.

 

Шулай ук яңа биналар төзү, искеләрен төзекләндерү, яңарту көтелә. Мәсәлән, Химия институты өчен 7 катлы бина салу планлаштырыла,  физика факультеты һәм икенче күп катлы һуманитар корпусларны, студентлар тулай торакларын беренче чиратта яңартырга уйлыйлар.

 

Күпләрне Федераль университетка кушылган Татар һуманитар педагогика һәм Педагогия университетлары, Казан дәүләт университетының татар бүлекләренең язмышы, аларның кыскару-кыскармавы кызыксындыра иде. Бу сораулар комитет утырышында Федераль университет ректоры Илшат Гафуровка бик күп тапкыр бирелде.

 

Татар һәм башка телләр институты

 

Шулай итеп, Федераль университет җитәкчесенең әйтүенә караганда, аңа кушылган барлык югары мәктәпләрнең рус, татар, чит телләрне өйрәнүче галимнәрне берләштергән Филология һәм сәнгать институты төзеләчәк. Тарих укытучыларын һәм галимнәрен Тарих институтына берләштерү күз алдында тотыла.

 

Боларны һәм Көнчыгышны өйрәнү институтын да элекке Педагогия университеты биналарында урнаштырырга уйлыйлар.

 

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның әйтүенә караганда, киләчәктә Көнчыгышны өйрәнү институтын югарырак дәрәҗәгә күтәрү күз алдында тотыла. Аны Русиянең көнчыгыш илләр белән мөнәсәбәтләрен көйләү, геосәяси бурычларны чишү өчен куллану планнары корыла.

 

Шулай ук, Гафуровның әйтүенә караганда, милләтара һәм динара низагларны чишү өчен әлеге институтта “Ислам һәм төбәкне өйрәнү” кафедрасы төзелде. Аны Петербурда укыган фәннәр докторы Ренат Беккин җитәкли.

 

Университет ректоры Илшат Гафуров, файда һәм акча китерүче юнәлешләр генә түгел, һуманитар белгечләрне әзерләү һәм фәнгә дә бертигез мөнәсәбәт булачак, дип ышандырды.

 

Федераль университетның милли йөзе

 

Федераль Университет ректоры Илшат Гафуровка милли белгечләрне әзерләү юнәлешенә кагылышлы шактый сораулар бирелде. Мәсәлән, депутат һәм драматург Туфан Миңнуллин университетның милли юнәлеше татар теле укытучыларын әзерләүгә генә кайтып калмасмы, анда татар рухы сакланырмы, дип сорады.

 

Илшат Гафуров татарча бирелгән сорауга, гафу үтенеп, урысча җавап бирде.

 

“Бүген бөтен нәрсә базар ихтыяҗларыннан чыгып формалаша. Татар теле укытучылары белгечләренә бүгенге көндә республикада ихтыяҗ юк. Киресенчә, кирәгеннән артык әзерләнә.

 

КФУ стратегиясен тәкъдим итүнең бер өлеше

 Федераль университетка кергән югары уку йортлары уртача 250 татар белгечен әзерләп чыгара, әмма Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хезмәт базарында 2012 елга 23 буш урын гына каралган. Ә 2015 елга 29 вакансия бар. Димәк, барлык югары уку йортлары эш базары өчен кирәк булмаган белгечләр чыгара”, диде Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

 

Аның сүзләренчә, телләр сәясәтен тормышка ашырганда, чыннан да ике телнең тигез кулланылуына ирешеп булмаган.

 

“Татар филологиясендә татар телен укыту дәрәҗәсе бик шәптән түгел, анда уртача кабул итү баллы да, башка бүлекләргә караганда, 30%ка түбән. Ягъни анда 3легә укыган балалар керә. Бу бүлеккә күбесенчә авыл һәм районнарда белем алган укучылар бара. Бер яктан ихтыяҗ юк, икенче яктан укыту дәрәҗәсе түбән, абитуриентлар да көчле түгел. Безгә бу чылбырны өзәргә кирәк”, диде Гафуров.

 

Ул тагын бер мисал китерде. “Бөтендөнья татар Конгрессы да татар теле укытучыларын әзерли торган бүлеккә читтәге татарларны укыту килешүе нигезендә студентларны җибәрми башлады диярлек”, диде ул. 2010 елда бары тик 3 кенә кеше керде. Башка факультетларга 40ка якын кеше тәкъдим ителде. Боларны дәүләтнең телләр сәясәтен камилләштереп кенә эшләп була”, диде ул.

 

Гафуров сүзләренчә, бу югары мәктәпне тәмамлаучыларның кыйммәтен арттыру максатында, яңа төзеләчәк Филология һәм сәнгать институтында татар теле һәм тарихы белгечлегенә укучы студентларга, инглиз, гарәп телләрен һәм башка фәннәрне дә укытырга уйлыйлар.

 

Соңыннан Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров чыгыш ясады. Ул татар теле укытучыларына татарлар яшәгән төбәкләрдә ихтыяҗ бик зур, әмма яшьләр анда укырга бармый, диде. Конгресс рәисе, бу системаны камилләштерергә, университетта читтәге татарлар өчен кадрлар әзерләүнең яңа юлларын эзләргә чакырды.

 

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның чыгышына карата, Дәүләт Шурасының тел, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та фикерен җиткерде.

 

Ул, татарларның Казан университетыннан ары башка таянырлык югары мәктәбе юк, диде. Разил Вәлиев, эш базарында урыннар юклыгына гына сылтамаска, Университетка үзенә дә яхшы әзерлекле белгечләр рәвешендәге бик югары сыйфатлы “тауар” чыгарга тырышырга киңәш итте.

 

Утырышта катнашучылар Казан федераль университетының үсеш стратегиясе турында фикер алышуны дәвам иттерергә килеште.


Бикә ТИМЕРОВА
Азатлык
№ | 22.03.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№109 (766321) / 10.04.2011 10:57:36

Түбәндәге язмаларыгыз белән танышып чыктым... Кызыклы гына фикерләр бар! Үз чиратымда, ТДГПУга карата начар фикерләр ишетәсем килми... Университетта укыткан укытучы, галимнәр, профессорлар безнең өчен бик кадерле! Бездә дә ТАТАРЛАР язмышы өчен борчылучы студентлар укый...

№108 (765720) / 05.04.2011 00:30:58

Хөрмәтле матбугатчылар!!!
Менә шушы адреска язып, сез дә татар факультетының язмышына ярдәм итә аласыз бит. Тамчыдан күл җыела диләр, зинһар, дәшми калмыйк! Татфакны бетергән журналистлар, ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ туган факультетыгызга!!!

http://www.ksu.ru/priemnaya.php

№107 (765688) / 04.04.2011 23:29:28

Офык, ул көрәшне микроскоп белән эзлисеме??? Яшерен көрәш булгач, берни әйтә алмыйм, файдалымы, файдасызмы? Ә ни өчен яшерен?

№106 (765682) / 04.04.2011 23:02:21

Төрле никлар артында качып утыручы Искәндәр Гыйләҗев хакында әллә нәрсәләр белүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Валлаһи, үзем турында әллә нинди белмәгәннәремне ишеттем, каян белер идем шуларны бу хәлләр килеп чыкмаса? Бары тик бер үтенеч барлык зыялыларга: әтиемнең якты исеменә кагылмагыз!

№105 (764580) / 30.03.2011 20:41:07

Ихласка:
Һәр ябык нәрсәне чама белән ачырга кирәк, минемчә, уйлап! Әйтәм әле... турысын, дөресен дигәндә аеруча.
Иркәгә: Татар телен 4 класс ("бабай" эше) белән чикләүгә (региональный компонент мәсьәләсе һ.б.)каршы татар филологиясе факультетындыга аерым бер шәхесләрнең (урта буын) Мәскәүлеләр (белем бирү системасындагылар) белән нинди көрәш алып барганлыгын белергә кирәк әле, беренчедән. Бөтен кеше дә "шулай иттем, болай иттем" дип шәрран яру принцибы белән яшәми!

№104 (764520) / 30.03.2011 13:54:20

Вәйт бәйләнде, әй. БИЛГЕСЕЗләр күп ул, ЗИЛӘЙЛҮК берәү генә. Кеше бәласен миңа тагып утырма. Төшеңә керермен юха булып.
Динар, әле ярый татфакка кермәгәнсең)))

№103 (764508) / 30.03.2011 12:28:18

ил №59 (76872) / 27.03.2011 / 18:53
дуурдоом. татарлар - наданнар.
ничек инде ул?? кер, укы. неет.

мин 2001енче елда укырга кердем. мин ул вакытта татфакка керергә теләмәдем. чөнки мин мин-минлекләндем диергә була. мин татар теле дәреслекләрендәге һәм фәнни китаплардагы наданлыкларны күреп, бу хәзерге татар галимнәре минем укытучы булып аталырга лаек түгел диеп уйладым. анда укырга керсәм шул наданнарны акыллы диеп тану була диеп уйладым. мин луччы татар теле буенча фикерләремне гади генә юл белән интернетта язам, үземнең блогта-мазар. "рәсми" галимнәр аны күрмәмешкә салыша икән - гөнаһысы үзләренә. һәм тагын минем татфакта әдәбият укыйсым килмәде :) . әмма керәсе калгандыр да бәлки, ул татар теле галимнәренең фәнни китапларында минем өчен яңа фикерләр юк түгел иде бугай... ялгыш фикерләр белән беррәттән, бер тирәсе. тагы анда бәлки рун язуын өйрәтерләр иде, иске татар телен бәлки, ә болай минем үземнең аларны өйрәнеп утырганым юк әле.

№102 (764460) / 29.03.2011 13:17:19

№ 95 кә калды, комментлар сөртелде.

№101 (764457) / 29.03.2011 13:15:33

№ 97 тагын Зиләйлүк язып чыккан. Вәт белдем бит кеше исеменнән язып утырган кешене тәки, ә бит Зиләйлүк яза дип гомер башка килмәс иде.
Иркә моны мин язмадым.

№100 (764455) / 29.03.2011 13:12:18

Шул спортсен итеп хис иттегезме узегезне? :) Эйе шул, ял итегез, аргансыздыр инде.

№99 (764451) / 29.03.2011 13:06:20

Икенче юлы, админ элгәчме, эштән кайттым гына әле, 12 сәгать эшләп.Арылган.Как видите, эшлибез, налог түләүче җилкәсендә түгел.

№98 (764450) / 29.03.2011 13:04:18

:)
Раиса Максимовна кебек сез, ул:"Все мы оттуда,"-диеп йөри иде кая бармасын. Бер озын кара сакаллы спортсмен гына:"Нет, не все," -дигән иде, исемен онытып җибәрдем әле.

№97 (764448) / 29.03.2011 13:01:03

Билгесез))))

№96 (764447) / 29.03.2011 13:00:51

Без барыбыз да капка тобеннэн инде. Язмышка упкэ юк, ханым.

№95 (764445) / 29.03.2011 12:59:33

Иркә, ә син Илфат ф-ны 50 яше белән котладыңмы?

№94 (764442) / 29.03.2011 12:59:03

Сез дэ шушы олкэдэ эшлисезме? Нинди хезмэтлэрегез бар? Мин танышыр идем. Э нинди чыганакларга таянасыз? Э нинди бэхэсле моментлар турында бара суз? Ачыклык кертэ алмассызмы?

№93 (764440) / 29.03.2011 12:56:20

:),
нәкъ татфак стилендәге комментыгыз. Авыл капка төбеннән әз генә алга китеш. Германиягә барып кайтып кына зыялылык керми әле ул..

№92 (764437) / 29.03.2011 12:53:43

Дөресен әйткәндә, Идел -Урал легионын турында ачыклык, бәхәсләр туктарлык сүз әйтелмәгән әле.Бәхәсне куерттылар гына. Мондый мәсәләләрдә артык бәхәс зыян китерә.

№91 (764436) / 29.03.2011 12:50:40

Идел-Урал легионы турында Сез язырсыз инде кытай чыганаклары буенча.

№90 (764433) / 29.03.2011 12:48:05

Иркэ, конлэшмэ, кирэкми :)

№89 (764432) / 29.03.2011 12:43:50

Cин гаепле! Юк, син гаепле! Ник ул булсын, тегелэр гаепле!!! Син генэ гаепле! Юк, син генэ! Ник, тегелэр гаепле булсын, энэ И.А.! Юк, тагы эллэкем.
Э беркем дэ, мин дэ дэ гаеп юкмы икэн, дип уйлапта карамый бугай. Татар теленен язмышы татфакка гына барып берекмэгэн. Ярый, сезнен балаларыгызга татар теле укытучысы кирэк тэ тугел. Горгерине дэ хэтерлэмэгэн укытучы. Ходай узе кичерсен инде, лэкин мин сезнен ул тэртипсез балаларыгызга ан-белем кертэм дип артыма мылтык терэсэлэр дэ барасым юк. Уз ижатыгызны узегез тэрбиялэгез. Авыз тутырып "мам", "пап" дип тормасыннар ёич югы. Монда сырлап-бизэклэп миллэт проблемалары турындагы фикерлэрегезне язганчы, урындагы милли мэсьэлэлэрегезне чишергэ тырышыргадыр бэлки.
Мина бик кызганыч татфак язмышы. Лэкин барыбер нидер эшлэргэ кирэк иде инде. Болай бара алмый иде бутэн. Бэлки бу узгэртеп корулар унай нэтижэлэр дэ биреп куяр кем белэ...
Э татарлык татфакта тугел, башта булырга тиеш. Э без шатлана-шатлана бер-беребезнен башын ашыйбыз.

№88 (764414) / 29.03.2011 12:13:59

Сай, бик сай тема. Диплом эшенә ярарлык. Менә татар тарихын Кытай чыганакларыннан өйрәнде дисәгез ичмасам... Монысы хыял инде. Тарих институтыннан Испаниягә,Болгариягә барып диңгездә коенып йөриләр...

№87 (764394) / 29.03.2011 10:29:59

ТДГПУ җитәкчеләре намусында.)))
Хөкүмәтебез җитәкчеләрен намусында!-диген инде ичмаса.

№86 (764393) / 29.03.2011 10:24:18

Халык, э нигэ бу турыда Искэндэр абыйнын узенэ барып эйтмэскэ? Кузенэ карап. "Искэндэр эфэнде, Сез менэ шундый, шундый!" - дип? Артта авыз чайкау бик ардырмыймы, дим?

№85 (764389) / 29.03.2011 09:25:20

Искәндәр Аяз улы - зыялы татар. Аның кайбер ертлачлар кебек теләсә нинди юл белән булса да власть башына үрмәли торган гадәте юк. Татар исемен юкка чыгару тулысынча ректор һәм ТДГПУ җитәкчеләре намусында. Укытучылар бик авыр хәлдә калды. Һәм бу мәсьәләгә күз йомган, туган факультетларын яклап бер кәлимә сүз язмаган, җитәкчелектән бер интервью алмаган татар журналистлары турында ни әйтергә була?

№84 (764367) / 29.03.2011 06:50:47

Искэндэр абыен-атаклы атасы шикелле ук бик шома приспособленец.Татфактан-бата башлаган корабтан ул кусе сыман качачак...

№83 (764350) / 29.03.2011 04:41:13

Риммага дип язучыга/Мин, гомумән, русча әйтсәк, "отношение выяснять" итәргә яратмыйм. Искәндәр абыйның Германия архивларында немец телле чыганакларны өйрәнеп, тарихка ачыклык кертүен сез белмисез ахрысы. Нинди ачыклык дип сорарсыз анысына да җавап бирәм.Төгәлрәк булсын. Идел-Урал буе татарлары мисалында икенче бөтендөнья сугышы елларында Германиянең көнчыгыш халыкларны хезмәттәшлеккә җәлеп итү омтылышына объектив бәя биргән кеше ул. ТДГПУдан бер генә деканны да монда "чэйнэмилэр". Сез ник И.Гыйләҗевка каныктыгыз, аңлашылмый.

№82 (764344) / 29.03.2011 03:55:52

Сезнең диплом җитәкчесе булу гына күрсәткеч була алмый. Шул кураторлыктан күтәрелә алмады инде...

№81 (764300) / 28.03.2011 14:07:52

Хамелеончиклар Кигәвенне чулт итеп йоталар, шуңа күрә ул алардан курка.

№80 (764296) / 28.03.2011 13:51:57

Иркә
Теге спец бригадага карамыйча (дөресен сөйләүчеләрне берәм-берәм юкка чыгарырга маташучы хамелеончиклар) үз сүзеңне әйтә киләсең. Кешегә ошыймы, юкмы, фикер - фикер. Синең белән фикер *сугыштырганыбыз* да бар, ә барыбер аңлаша алабыз.
Иң гаҗәбе: фикер ошамый икән, фикер иясенең шәхесенә һөҗүм итү - сай йөзүче эше. Ну, җегет һәм кызлар, алай батмый (ярамый). Фикерне тукмарга кирәк, дәлилләр белән.
Хәерле: ....... барчагызга, м. ру сөючеләр!

№79 (764289) / 28.03.2011 13:22:47

Менә шушы татфак татар зыялылары була!!! татфакны ябыгыз, клуб знакомств оештырыгыз. Ирләр, хатыннар табарсыз кирәк кешегә...Белдерү бирсәм, миңа да эзләрсез. Бүтәнгә ярамыйсыз күренә мондагы язмаларыгыздан

№78 (764265) / 28.03.2011 11:15:09

АДМИН СЭ
ГАТЕННЕ ТЭЗЭТ.ХЭЗЕР УЖЕ-21.15

№77 (764264) / 28.03.2011 11:12:48

Яшегез дә инде байтак...)))
Яшьләре байтак булганга күрә дә аларга андый-мондый кирәк түгел дә инде.
алар яшендә ирләрнең достоинствосы бер бокал шампан шарәбе һәм ресторан бәясе белән генә үлчәнми.
аларына сез кызыгып утырыгыз.

№76 (764226) / 28.03.2011 08:25:31

Бу илнең кода-кодагыйлары авылныкылар булса нишләр иде икән? Типа, Сваты 1,2,3,4 әллә Сваты 5не т изрәк төшерерлр иде. Уф үләәәәәәәәәәәәәм, күз алдыма килде.

№75 (764224) / 28.03.2011 08:12:57

Я җаным,ир кемгә кирәк түгел соң ул ә? Кайсыбызга?!

№74 (764216) / 28.03.2011 07:41:51

Офык сузе хак : Иркэгэ-ир кирэк !Йэ кем узен корбан итэргэ эзер ?

№73 (764210) / 28.03.2011 07:06:29

Ләйсән, сез нигә дип белер-белмәс коткы таратасыз Искәндәр Гыйләҗевка декан булу карьера өчен генә кирәк булды дип. Ул декан булмаса да югалып кала торган кеше түгел. Ул безнең группаның (тарихчылар) кураторы һәм минем диплом җитәкчесе иде. Ул декан булып берничә тапкыр сайланды. Бу да зур күрсәткеч дип уйлыйм.

№72 (764182) / 28.03.2011 03:38:19

Офык, без шундый заманда яшибез-ишек бикле кунел бикле авыз бикле-менэ монда ачыла башладык-МИСЫР инкыйлабын узегез карагыз-хэрхэлдэ минем шикеллелэрне дэ уятуы эчен ИРКЭГЭ РЭХМЭТ -Тиздэн чын исем-атыма кучэм.

№71 (764158) / 27.03.2011 23:36:25

Таныдым))))

№70 (764156) / 27.03.2011 23:29:42

Иркә, Офык абыйны танымадыңмыни? Стиле таныш. Күптәнге бәхәс яңадан кабынырга тора кебек.

№69 (764155) / 27.03.2011 23:24:28

Керпе, гафу ит инде, җанварлар белән сез килеп чыкмый, син дөрес тоткансың. ТАТАР ЗЫЯЛЫСЫ. Иң беренче татфак зыялы тәрбияләргә тиеш!!!!!

№68 (764154) / 27.03.2011 23:21:40

Офык,
мин аерым шәхесләр, искәрмәләр турында язмадым.Әлбәттә, алар бар. Әбрар Каримуллин,Хатыйп Миннегулов һ.б.
Болар аерым титаннар.Ә менә хәзерге җитәкченең нормаль төстә барган бәхәстә каршы якка аргументы бушбугаз иде.Менә монда аның фанаты утыра пипец, капец, һәр аргументы тупой. Сез әйткән математиканың гади корреляциясен салып бәяләргә була, бүгенге көндә сездә нинди хәлләр икәнен.Нинди кешеләр җыелган бүгенге көндә татфакка.
Әйе офык, монда утыручыларның бер эше дә юк. Эшләмибез?! Безнең профессия кешеләре беркөн эшләмәсә, җәмгыятьтә давыл башланачак.Менә сезнекеләрнекен микроскоп белән эзләргә кирәк.
Бәхәсне мондый юнәлешкә, ягъни минем шәхескә күчереп куюгыз, шул безнең татар гуманитариеның иң яхшы белгән эше.
Сез ни өчен яшәргә тиеш икәнегезне яклаганда, без менә моны, менә моны эшләдек дип язырга тиешсез. Монда бер ханым шулай итеп язган иде, беренчедән шатландым, кара әле, бер адекват бар икән дим, икенчедән мин аңа артык каршы сүз әйтмәдем. Чөнки мин биргән сорауларга аның җаваплары бар иде. Мине канәгатьләндерәме, юкмы, мин аларын язмадым, чөнки бәяләр өчен ул язган материалларны мин таба алмадым.
Татфактан чыкканнар прицибы инде, сам дурак.Причем монда мин, сүз сезең турыда бара. Үзегезне әллә кем диеп өстән карарга яратасыз, әйе, сезгә ниндидер сайтта утыручы мөхтәрәм кеше була аламыни?
Юк вакытны бүлеп утырамын, нәрсәне дә үзгәртү өчен иң беренче проблеманы кычкырып ишетелерлек итепәйтергә кирәк. Бүгенге көндә интернеттан башка чын тормыш турында аваз салу мөмкин түгел.ТВда, гәҗитләр дә (бигрәк тә татарныкы хөкүмәт акчасына яшәгәнгә, аларга акчаны кем бирә,
шулар турында аларныкы ) халыкка катышы булмаган аерым тормыш белән яшиләр.
Монда язып утыру иң беренче чиратта сезнең өчен ул кадерлеләрем.Сезнең өчен! Дәүләт тә шулай уйлый. Бу исә татфакны бетерергә төп сәбәп. Менә мин киресен исбатлап язам, юк әле, без татарлар татфакта гына түгел, алар үзләре өчен җавап бирсеннәр, әмма безгә татар теле кирәк, һәм язышу барышында аларның бик күп булуы ачыкланды һәм әле ниндиләре генә юк!Сезне мондый нәрсәләр кызыксындырмас, әмма мин киләчәк өчен бик шат!!

Болай педка күчерелү логикага сыя инде. За что боролись, на то напоролись. Сөекле, хөрмәтле, бөек, мөхтәрәм Туфаныгызга рәхмәт әйтегез. Ул каты көрәште 4 класс белем өчен, сез менә шуларны укытачаксыз инде.
Сез кайда идегез 4 класс турында Туфан төкерек чәчкәндә????Ничә кеше кычкыра сез татарны халык буларак юкка чыгарып, тарихи хәтерен югалкан маңкорт кешеләр итәсез,дип? Мин шуларның берсе, әфәндемме, ханыммы. Исем яза алырлык батырлык алыгыз башта...

№67 (764153) / 27.03.2011 22:33:08

Офыкка."Мин татфактан чыккан татар зыялысы дигәч, кычкырып көләсем килә"дигән сүзләр тупасрак яңгырый билгеле.Ләкин бу җөмләдә игътибар "зыялы" сүзенә бирелгән,минемчә. Татфак бетергән бөтен кеше дә зыялы,т.е.интеллигентный булып бетәлми.Мин бер кешене беләм,ул татфак бетереп,укытучы булып эшли.Ә теле!!!Тупас,гайбәтче,сүз җиткерүче,ялагай,икейөзле.Зыялылыкның эзе дә юк.Шуңа күрә.бу җөмләдә үртәлерлек нәрсә күрмим мин.Һәркемнең үз фикере,билгеле.

№66 (764149) / 27.03.2011 15:02:08

Офык!
Кызыксынам, Сез күрсәткән юнәлештә эшегез барамы соң? Белгәнемчә, техник ЮУЙда татарча техник фәннәрне рәсми рәвештә укытмыйлар. Укытсалар, мисаллар китермәссезме?

 

№65 (764147) / 27.03.2011 14:40:02

ИРКӘгә!
Сез, КДПИдагы физматны бетереп, физика фәнен татар телендә укытырга тиеш белгеч булып чыгасыз булса кирәк, ләкин профессиягез буенча эшләмисез бугай, чөнки көне-төне \"матбугат\" сайтында утырганга ошагансыз, фикерләвегез дә укытучыларга хас булмаганча. Татарга, белгечлегегез юнәлешендә хезмәт итсәгез, файдасы күбрәк булыр иде, минемчә. \"Мин татфактан чыккан татар зыялысы дигәч, кычкырып көләсем килә\" карата: Беренчедән, Сез татарлар турында \"ләчтит сатучы\" татар дөньясыннан ерак кеше: бүгенге көндә татар шагыйрь-язучыларының, танылган журналистларының,барлык ЮУЙ һәм фәнни тикшеренү институларындагы татар филологиясе белгечләренең, хәтта тарихчыларыбызның (1995 елдан башлап) з-у-у-ур күпчелеге шушы факультетны тәмамлаучылар. Бакый дөньяга күчкәннәре дә инде байтак, рухларын рәнҗетмик. Гомумиләштереп фикер йөрткәндә, аерым бер шәхесләр күз алдыгызга килсә, бу сүзләрне язмас идегез, Сез аларны белмисез булып чыга. Әдәплерәк фикерләргә кирәк бераз,\"ханым\". Бездә, татарда, шулай инде: икенче бер татарны кимсетү, түбәнсетү юлы белән эш итү... Шуңа шушы хәлдә... Әгәр Сез бертоташ \"сайтта\" утырыугызны милләткә хезмәт дип атарга телисез икән, ялгышасыз. Сезгә дәваланырга кирәк, минемчә, нормаль хатын-кыз, дөньядан ваз кичү дәрәҗәсендә \"виртуаль\" тормыш белән яшәргә тиеш түгелдер. Татарга хезмәт итүнең башка юлларын эзләгез, \"ханым\" (бәлки, \"туташтыр\"). \"Иң мөһиме гуманитар булмаган татар телле зыялылар бар\": үзегезне шундыйлардан дип санасагыз, ай-һай!!! Дөрес, андый шәхесләребез дә бик күп, аллага шөкер, ләкин Сез түгел!!!

№64 (76880) / 27.03.2011 20:34:56

"Нация проявляет себя не только в людях, которым она дает жизнь, но и в том, каким людям она воздает почести, каких людей она помнит."-Д.Кеннеди ( татарчага тәрҗемә итеп тормадым, гаепләмәссез)

№63 (76879) / 27.03.2011 20:20:57

ил, менә шулай дисең дә син, ә бит безнең ишеләр чын күңелләре белән ышана иде.шул комсомоллар рәтенә без дә керәбез бит. син "партия җитәкчеләре приватизировать итеп бетерделәр илне " диген

№62 (76877) / 27.03.2011 20:09:31

//дөрес җавап бирмәсәм, комсомолга алмасалар? //
//безне кечкенәдән үк Туган илне яратырга өйрәттеләр//

угу. дөрес ңавап биреп комсомол булу бәхетенә ирешүчеләр чуть что - перестройка башлануга приватизировать итеп бетерделәр илне.
шул, космомоллар бит инде.

+
әле ЧП районного масштаба дигән китап та бар иде, кстатию

№61 (76876) / 27.03.2011 19:48:45

СССРның бер бик уңышлы проекты бар иде- Балалар оешмасы. безне кечкенәдән үк Туган илне яратырга өйрәттеләр. хәзер дә хәтерлим, комсомолга кергәндә кайгыруларым: дөрес җавап бирмәсәм, комсомолга алмасалар? мин моны менә нәрсәгә искә төшерәм: безнең үз республикабызның шундый татар яшьләре оешмасы юк. Менә мин татар дип горурлык хисләре тәрбияли торган. ә урам тәрбиясен инде үзегез дә беләсез. бердәмлек җитми безгә

№60 (76875) / 27.03.2011 19:06:24

Ил!!!!

№59 (76872) / 27.03.2011 18:53:30

халыктыр - сарыктыр.
берничә еллар элек үк инде, мәсәлән, 1 нче татар гимназиясендә урыс классы җыя башлаганнар иде.
патамушты шибко умный отар татар калхузниклары балаларын урысча укытырга җеләде.
ул вакытта бернинди егэ юк иде әле.
алар үз наданлыклары б-н шулай дип йөрде. имеш, балалары урысча укыса, типа кеше булырлар, а не маляр...

былтыр татфакка абитуриент саны урын санынна ким булган ди. бер генә кешегә уж, но всё таки.
ну прикиньте, конкурс вапще юк!
дуурдоом. татарлар - наданнар.
ничек инде ул?? кер, укы. неет.
һәм эш перспективаларда гына түгел бит инде (чорт побери, педның географагында укучыларда нинди перспектива??:)

безнең заман всё-таки күтәрелеш яңарыш иде.
6 группа укыдык.
шәһәрнекеләр керде.
әле бит башка җиргә кереп булмаганга түгел :)

№58 (76870) / 27.03.2011 18:46:18

Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укырга керүчеләр кими бара. Төп сәбәп: рус әдәбиятыннан БДИ бирергә кирәк булуы.Татар әдәбиятын яратучылар рус әдәбиятыннан имтихан бирергә курка,милли мәктәпләрдә программасы ук аерыла бит, бөтенләй аттестатсыз калуың бар. Менә шул мәгънәсезлекне бетерәсе иде.

№57 (76775) / 27.03.2011 11:12:25

Ил молодис!!!!
Рәхмәт җавабыңа.
Бубси хәлләр яхшыдан түгел,күрәсең мәскәүнең барлык көче Татарстанны "сытып" ташлау.
Аллаһенең татарларга биргән җазасыдыр.

Беренчесе - 1552 ел,
икенчесе - 1917,
өченчесе - 1990 елларда тернәкләнә алмады.
Менә хәзер тагын "гкмморой".
Татарга уйланырга урын бар һәм вакыт җитте.

№56 (76774) / 27.03.2011 11:02:35

Админ!
Я булыщып жибэр инде,китап битен ачкан кебек сайтнын ссылкасын эйт эле,пожалуйста!

№55 (76765) / 27.03.2011 10:36:14

Китап битлэре ачкан кебек укый торган сайтка ссылка бирегез эле,пожалуйста!Утенеп сорыйм.

№54 (76720) / 26.03.2011 23:37:14

//Ил.
Курыкма эшсез калмыйсың.//
курыкмыймла. миңа чо. вузлар бетерелә, мин калам :)

вапще, чо-то общий настроениеләр әллә ни шәп түгел.

гуманитарларны санга сугу юк инде.
только нано/био/фәләнне генә үстерерләр, ахрысы.
әнә, институт модернизации дигән нәмәстә дә оештыралар ди.

бүген учсовет булырга тиеш иде.
кгу татфагын педга куып чыгарып кушу булыр инде, наверно.
ну и вообще.
востоковедениедә кала бирә бер тиран.
чо-то как-то так.

№53 (76674) / 26.03.2011 22:14:26

Менә әйтәмме мин сезгә ПФУгыз хөкүмәт хисабына ниндидер ширкәтләргә технологияләр тудыручы урын булачак дип. Конкрет мисал.Башы ук зыяннан башлана икән.

Иске дус, син кайсы соң? Чыгам, оеша алсак.Бу бит власть өчен көрәш түгел. Сәламәтлек, эклогик иминлек турында сүз бара.

№52 (76660) / 26.03.2011 20:46:29

Ил.
Курыкма эшсез калмыйсың.
Без беләбез синең стильне,хотя яңа ректор белми,укыса эшләр харап.
Ярар Ил. Нурланган ашлык белән нишлибез? Ашыйбызмы,үстереп җәбриләргә сатабызмы? Булмый бит болай. "Кунса-кунса, дөнья болай барса, утлы күмергә әйләнүе ихтимал" дия иде Гата бабай мәрхүм.

№51 (76645) / 26.03.2011 19:16:36

бил №36 (76519) / 26.03.2011 / 07:55
/.Без, Татфакны бетереп чыккан зыялылар, инде икенче көн шок хәлендә./
/ \"без фәлән зыялылар\" дип язганым юк./
монын икесен бер кеше язганмы?

ЮК. моны бер кеше язмаган.
игътибарлырак булсагыз, күрер идегез:


ил №16 (76203) / 24.03.2011 / 19:45

Ил №14 (76196) / 24.03.2011 / 19:07
башка ник уйлап табарга акыл җитми штоль???

игътибар итмәгән булсагыз да, неужели кем дә кем монда мине менә болай язып утыра инде дип уйлый????
//Иң беренче чиратта факультетның деканы - халык язучысы Аяз Гыйләҗевның улы Искәндәр әфәнде үзенең кискен җавабын әйтер дип көтәбез. Әлбәттә, аңа мөхтәрәм галим-галимәләр дә кушылыр дип ышанабыз. Шулай ук Татфак белән тыгыз хезмәттәшлек итүче чит ил (Кытай, Германия) югары уку йортлары галимнәре дә читтә калмас дип өметләнәбез. Шушы газиз факультетта белем алып чыккан коллегалар, берләшик, белем йортыбызны хурларга юл куймыйк!//
??
вы чо, смеетесь??
чын \"ил\" (мин) болай язарга сәләтсез!

№50 (76636) / 26.03.2011 18:30:48

Шимбэлэр кебек чит иллэрдэ яклар миллэттэшлэр-лобби да юк ичмасам-халыкара тавыш чыгарыр идек телне бетерэлэр дип . БЭТЕН ЭМЕТ УЗЕБЕЗДЭ ГЕНЭ.БЕРЛЭШЕРГЭ КИРЭК !

№49 (76630) / 26.03.2011 18:15:32

КФУда лаборатория җитәкчесе Силькин,
ә Изотоп ширкәтең башлыгы Силькиның улы.
КФУ кешеләре белергә тиеш бит. Башбаштаклык.Татар белән татар якалашканда ниләр коланалар.Кем рөхсәт биргән? К.Әмирев бу очракта нигә дәшми?
Куркыныч булып китте әле. Нурланыш һаман татарларга гына мы?
Ф.Бәйрәмова язган Чиләбедә дә татарлар. Хәзер татарстанда.
АЭС төзелешен туктатылар,пока,Татарстанда. Хәзер нурланылган ашлык ашатмакчылар.

Бу турыла Азатлыкта язылган.

№48 (76626) / 26.03.2011 18:03:26

әллә кем! бер студент чынлап та, Гөргөридәге персонжның исемен онытуы хакында язган иде.

№47 (76622) / 26.03.2011 17:48:27

Иркэ! 1 студент "Горгори кияулэрен"дэге топ геройнын исемен белмим, дип тугел, укытучы имтихан алганда,каушавымнан топ геройнын исемен оныттым!!! дип язды!!!!!! Хэм студент татфакны яманлап тугел, э бер мохтэрэм укытучы турында язганда гына искэ тошергэн иде ул хэлне!

№46 (76617) / 26.03.2011 17:39:21

Мин дә еракта шул Казаннан.
Но барачакмын! Кайчан булачагы билгеле булса.
"Яшелләр" гринписләр бардыр бит Казанда?

№45 (76589) / 26.03.2011 15:32:27

Иске дус, каршылыкка килгәндә, Гараев командасы белән берләшергә, чара көнен хәбәр итәргә. Казанда аны эзләп табу кыен түгелдер. Анда
яшәсәм, һичшиксез, «антиядерный җәмгыять»кә мин дэ кушылыр идем.
Татарстанга, Идел буе халыкларына башка куркыныч та яный – Норлаттан 2 сәг. барасы – Мәләкәс дигән шәһәрдә атом энергиясен булдыру эшләре тагын да киң җәелдереләчәк.
Бу өлкәдә күркыныч хәлләр булуы билгеле.


№44 (76585) / 26.03.2011 15:04:47

№42гә
Татарга кайгы, Аллен Даллеска шатлык!

№43 (76582) / 26.03.2011 14:58:12

Кара әле Шөпшә, ашлыкларны нурландыручы да Кфу кешеләре - аталы уллы җәбриләр бугай бит?

Безнең татарлар М.руда гына герой булып утыралар. КФУ каршында яки вәзирлек бинасы каршында, балыкчылар үрнәгендә,җыелсак ничек була.
Иркә әйдә барабыз җыенга,кигәвенне дә алабыз,курыкмассың бит? Ә "геройлар"?

Кирәкме ул нурландырылган ашлык,кем ашаячак? Бу уен-муен түгел. Бу мөфти сайлау гына,кызларның яулык бәйләүе генә түгел,татарның исәнлеге саулыгы - киләчәге!!!!!

№42 (76573) / 26.03.2011 14:39:46

Ан дый җэнэсэбэтлелэр К.министрлыгында аеруча куп иде.Бугенге яналыктан сон отыры артачак инде.Э син бер Бэккэнин генэ дисенме-хии...

№41 (76548) / 26.03.2011 12:39:24

Сүз КФУ һәм яңа кафедралар турында баргач, андагы яңа хезмәткәр – җитәкче 1979 елгы фән докторы Ренат Ирикович Беккин шәхесе игътибарга лаек.
Күпкырлы сәләтле кеше икән, ислам икътисадын өйрәнгән, ниндидер ачышлар ясаган. Шуның өстенә
прозаик. «Гармонияле кеше», «Аспирант үлеме»-урыс
телләрендә язылган хикәяләр, студент һәм укытучыларның
эчке дөньясын ачып салган. Ләкин , укырга кызыклы булса да, әсәрләре күңелгә хафа салды. (Галимнәр арасында үзара гомосексуаль мөнәсәбәттә торучылар бар икән)!
Әстәгъфирулла! Бу яктан, Татарстанны һәм андагы
уку йортларын бозыклыктан Алла сакласын!

№40 (76544) / 26.03.2011 12:16:59

Шөпшә!!!!


Акыллы хатын син!!!!!!

№39 (76541) / 26.03.2011 12:09:18

№10
Татарстанда милләтара һәм дини низаглар турында ишеткәнем юк иде, кайбер провокаторлар адымын
исәпкә алмаганда.(Чалы бәби йортында балаларга «изге су» бөркеп йөрүчеләрне әйтәм).
Бүген базар мөнәсәбәтләре. Бар «вирус» язучылар (программистлар), бар «антивирус» чыгаручылар.
Бар политтехнологлар, шул исәптән - сәяси, дини,
низаг чыганагын уйлап табучылар. Бар шундый низагларны «өйрәнеп», чара уйлап табучылар.Бар да «Заказчик»ның кесә калынлыгыннан тора.Ә кем «Заказчик»?...
КФУны чит кулларда дип уйлыйм. Гафуровка көчле басым ясала яисә ул ясалма татар. “Ислам һәм төбәкне өйрәнү” кафедрасын булдыру
да кычытмаган җирне кашу кебек тоелды миңа. Бәлки кайберәүләргә яхшы акчалы эш урыны, КФУ да аерым «вес», тәэсир мөмкинлеген булдыру кирәк.
Федерация буйлап , сүнеп баручы авылларда яшәүче миллионлаган кешеләрдә иртәгәсенә өмет һәм ышаныч тудыру юлларын өйрәнү кафедрасы юк? Күрәмсең, бүгенгесе көндә бу актуаль түгел?

№38 (76538) / 26.03.2011 11:33:30

Причем эле Галимуллин?Анда ректор Жамалетдинов ич!

№37 (76529) / 26.03.2011 11:09:55

КДГПУнын тэп-яна бинасына кемнэр хужабулыр инде хэзер-Фоат Галимуллин тырышлыгы белэн милли татар рухы ингэн иде бу затлы бинага...

№36 (76519) / 26.03.2011 07:55:42

/.Без, Татфакны бетереп чыккан зыялылар, инде икенче көн шок хәлендә./

/ "без фәлән зыялылар" дип язганым юк./

монын икесен бер кеше язганмы?

№35 (76518) / 26.03.2011 07:49:26

Барыбер, менә монысы классно язылган!!Чынлап та ниндидер ихлас (акыл=расчет белән түгел) язылган сүзләр ишетәсем килә иде.

Интернет бит хәзер оештыручан реаль коммуникация чарасына әйләнеп бара.
Ник теләсә нинди булырга, әмма кеше исеме булырга тиеш. Ни өчен алай икәнен аңлатырга тырышам.

Мин монда татфак яклап , кыздырыр өчен хәтта виртуаль бик хөрмәт иткән кешеләр белән провокацияләр ясарга мәҗбүрмен.
Сәбәп нәрсәдә?
Менә Гафуровка һәм өскә таба хәбәр җибәрәләр (интернет көн кадагында хәзер, ул контрольдә)татнетта Иркә, Кигәвен, Соры корт, МинС татфак даулыйлар имеш. Өстәге кеше булсам, мин ни уйлыйм инде, пусть идут эти гады к чертям, или дихлофосом их, дихлофосом.

Иҗтимагый фмкерләр кешеләр тарафыннан әйтелергә тиеш. Чөнки алар кешеләргә ниндидер карар кабул итү өчен әйтеләләр. Псевдонимнар исә бөтен дөньяда таралган. Бөҗәк исеме алу ул иҗтимагый акциягә өлгермәгәнлекне аңлата, МинС как бы феодализмом пахнет.Типа для забавы ради. Мин сезнең алай санамаганыгызны аңлыйм, бары ниндидер карарлар кабул иткәндә сезнең сүзләрне кабул итеп исәпкә алырга тиешле кешеләр күзаалвы турында язам.

Ләйсән, бир бишне. Физикларны хөрмәт итәм))))

№34 (76516) / 26.03.2011 02:29:55

Иркә, бу сүзләрегез артында информация алу өчен провокация ята кебек. Минем өчен НИК кешенең үзе турында берни дә сөйләми. Минс дип язганмын икән, мин-минлегемне күрсәтү өчен дип уйлыйсыздыр инде, алайса. Әйе, МанС дип куйсам дөресрәк булыр иде. Профессиягә килгәндә беркөнне үзем дә санап утырдым әле ничә тапкыр эш урынын алыштырганымны. Берничә югары белемем бар. Икесе кгуныкы. Соң шуннан ни? Мин монда сирәк язам, үз фикеремне белдерәм, килешмисез икән, бигайбә. Һәркем үз фикерендә калырга хаклы.
Татфакны, татар дөньясын якладым, яклыйм һәм яклаячакмын. Сәбәбе бар, әйтмим. Мин – китап корты, шул исәптән татар китаплары корты да. Тел белүем дә шуннан килә дип уйлыйм. Аннан – геннар. Мин әле шулай ук тырыша-тырыша физфакны да яклар идем, тик аларның хәлләре начар түгел. Биофакны якларга була (күргәнем бар), андагы лабораторияләрне, стендларны, ул 60 еллар гербарийларын күрсәгез, көлке! Анда үз эшләренә бирелгән фанатиклар гына эшли. Шулай ук дин тоткан апа-сеңел-бабайларны якладым, яклыйм һәм яклаячакмын. Муллаларын кайчак себереп атсам да. Шулай ук мин әле тагын яшь призывникларны яклыйм һәм яклаячакмын. Военкоматтагы тупизмнан. Ментовкага эләккән бичара гражданинны.... 3 роддомның подвалында аборт ясаткан яшь кызны. Безнең илдә яклауга мохтаҗ булмаган бер генә каста бар – идарәчеләр кастасы. Алар үзләренә-үзләре парламент яклавы уйлап чыгардылар.
Тик менә үземә сезнең “мотлак” дигән сүзегездән ничегрәк якланырга. “Мотлак” – безнең якта шактый мыскыллы рәнҗетү сүзе.

№33 (76513) / 26.03.2011 01:04:58

Иркә, менә мин дә гуманитарий түгел. педны бетерсәм дә - физик. 1-дән, Ил хаклы: ТГГИны бетергәндә үк туфан/рәзилләрегез кайда булды соң? 2-дән, КГУдагы и.гыйләҗев - татфак деканы булырга тиеш түгел иде баштан ук, ул аңа карьера өчен геә кирәк булды, иртәгә дә аңа эш табылыр. 3-дән Мирас журналы, Мәгариф нәшрияте юк ителгәндә бер депутаты, бер галиме, бер язучысы ләм-мим сүз катмады, эчтән генә бәлки сөенеп тә торгандыр әле. һ.б.лар. Инде менә татфакларга чират җитте. Әйдәгез сабантуйдан сабантуйга кадәр генә яшик соң. Чүлмәк ватыр өчен күзенә бәйләрлек яулык бирегез татарга!  

№32 (76490) / 25.03.2011 22:48:06

Куркабыз шул без,как бы чего не вышло,куркабыз Иркә,вдруг что. Коерык кысылган,башка кеше эшләр әле,дип язып утрабыз шул.
Юкка чыкты ул пәһләваннар.......

№31 (76485) / 25.03.2011 22:39:26

Тагын өстәп әйтәсе килгән әйбер. Гафуров:"Татар теленә ихтыяҗ юк," -дигән фикерне кайдандыр алган бит, шул турыда уйлыйсызмы? Ул сорау килсә башыгызга, җавабын эзлисе юк.Аңа бит сорауны бүген кичә түгел) ялкынланып телне гаилә саклый, татарча 4 класс белем җитә дигән кеше бирә. Логика буенча үзеннән үзе килеп чыга, 4 класслы кешегә нинди универ, аның ихтыяҗы -чыбыркы.
Менә мондагы татфак "зыялылары" эш югалту турында гына сөйли.Мәдәни тарихыбызны мәңгелеккә оныту юлына басабыз, дими. МинС сез дә ни өчен кирәк икәнен аңлатмагансыз, татфак бетергән кеше буларак, профессиональ мотлак кебек кабул ителә.
Миңа, әйтик, Кигәвенгә, Соры кортка татар теле ул -бәясез кыйммәт. Рух.

Кызганычка каршы, дуслар, никларыгыз адәм рәтле булса, безне ниндидер төркем дип кабул итеп булыр иде. Күбегез һөнәрен дә язмый, ә бит бик мөһим әйбер.Менә шул очракта без - бар дияр идек, татфак яшәргә тиеш дип әйтергә хакыбыз бар дия алыр идек.Әмма төзәлесоң түгел дип уйлыйм. Иң мөһиме гуманитар булмаган татар телле зыялылар бар. Димәк, татфак яшәргә тиеш, ә ул ук вакытта без аның ни белән шөгыльләнүен дә белергә тиешбез.

№30 (76435) / 25.03.2011 19:22:58

Бу КФУ хэзер Миннеханга да буйсынмый булып чыгамы сон инде-Мэскэулэр акча биргэч.

№29 (76428) / 25.03.2011 18:13:34

махсус, аңсызрак кешеләр өчен!
\"без фәлән зыялылар\" дип язганым юк.
шуны да аңларлык акыл булмагач инде үзегездә... хотя, тролльләргә игътибар итү - минем үз дураклыгым инде.

№28 (76404) / 25.03.2011 15:46:12

КГУда бер кайчан да татар рухы яшәмәде,ул татарга хезмәт итмәде.
Шулай да татар укытучы галимнәре,җаен табып,татар өчен тырыштылар.

№27 (76398) / 25.03.2011 15:14:56

Бетерделәр... 200 елдан артык тарихы булган Казан университетын пыран-заран китерделәр... Республикабызга никадәрле зыялы шәхесләр үстереп биргән Татар филологиясе һәм тарихы факультетының тамырына балта чаптылар... Факультетыбыз өчен җан әрни... Университетыбыздагы рух, җылылык юкка чыкты... Бары тик акчага гына корылган заманда никадәрле кыйммәтләрне югалттык... Бик кызганыч...

№26 (76383) / 25.03.2011 13:34:42

Роберт Миңнуллин да депутат түгелме соң? Димәк,Дәүсоветтан яхшы гына зарплата ала дигән сүз.Ә нишләп бер дә тавышы чыкмый аның? Телевизордан күрдем,бу җыелышта да мыек астыннан елмаеп,йокымсырап утыра иде.Шуның өчен хезмәт хакы ала микәнни ул? Йоклаган өчен зарплатаны каравылчыларга гына түлиләр иде бит элек.Кыз-зык!Әйбәт оялаган бу!

№25 (76370) / 25.03.2011 11:54:13

Яхудлэрнен Мэскэудэ милли универлары бар.Без бит инде эзме-купме дэулэти яктан татарны якларга тиешле 16 регионда яшибез-неужели татарнын уз телендэ югары белем алырга да хакы юк һэм кем гаепле мона конкретно?

№24 (76350) / 25.03.2011 08:09:35

МинС бик кыскартып әйткәндә мин идеяны шунда ук аңладым. ПФУ безнең бизнесменнар өчен бюджет хисабына эзләнүләр алып барачак. Профессор 20-30меңгә кемдер милилиард җыеп баесын өчен яңа технология тудырырга тиеш. Европада эзләнү эшләрен компанияләр үзләре алып бара дип беләм.Һәрхәлдә медицинада шулай. Геномны частная компанияләр расшифровать итте мәсәлән. Фармация өлкәсен әйтәсе дә юк, бу яңа тармак булачак дип әйтелә.

Нәтиҗә барыбер булмаячак.Ниндидер өре генә җыеп утырырга теләүче класс барлыкка килде. Берни эшләмичә, элеккеге дворяннар кебек.

Мин татфактан чыккан татар зыялысы дигәч, кычкырып көләсем килә.Пипец, капец, тупойлар дип бөтен кешене өштерүчеләрме ул зыялы? Кумиры тәнкыйть сүзенә бушбугаз дип җавап бирә. МинС, әлбәттә, сез кермисез бу списиокка, әмма нигыгызны алыштырсагыз иде.Баштан ук шикләр тудыра.

№23 (76340) / 25.03.2011 03:35:21

Кызык булып китте әле бу Программа:))) Мин КГФЭИ ректоры урынында булсам, программаны яңадан эшләүне таләп итәр идем:))) Эреткәннәр финанс институтын. Абсолют юкка чыккан. Ә бит нинди көчле институт иде! Бу программаны бары тик КГУлар һәм алабуга ЭконЗоначылар төзегән дигән тәэсир калды. скорее всего под диктовку ЭЗчыларның.
Педларны һәм алабуга Пед.ларын да тапмадым. Аңлавымча, бу өч оешма буш кул белән килмиләр КФУга, ә бирнә турында ләм-мим сүз юк.

Технопарк Идеянең республика акцияләрен КФУга биргәннәр! Ил әйтмешли, офигеть....

№22 (76337) / 25.03.2011 01:09:39

ИРкә,

Әлбәттә, КФУ татар телле булмаячак, КГУ да татар телле түгел иде ич. Монда мине бер әйбер генә шикләндерә: адәм баласы яңалыкларга һәрвакытта куркып карый, саклану чараларын күрергә омтыла. Без дәүләттән татар теле өчен ниндидер яхшылык көтәргә күнекмәгән, шуңа күрә бу яңалыкларның кертелүенә шик белән карыйбыз һәм бу дөрестер дип уйлыйм.
КФУ сайтында университетның үсеш программасы эленгән. Әгәр стратегияне эшләгәндә чыннан да шушы программага таянсалар, начар түгел кебек. Йөгерек кенә булса да аудит күзе белән караганда да,аңлап була. менә ул приоритетлар:

1. новые материалы и нанотехнологии,
2. информационно-коммуникационные технологии,
3. рациональное природопользование,
4. биологические и медицинские технологии, технологии живых систем,
5. многоуровневые образовательные системы, гуманитарные и педагогические технологии,
6. региональное социально-экономическое развитие, технологии прогнозирования и управления.

Бу Гыйльми совет утырышында кабул ителгән докладтан һәм Овчинников, Сафиуллиннарның әлеге докладын факультет деканнары, шул исәптән татфак деканы да кул күтәреп раслаганнардыр. 54 ИУК төзергә һәм шуларның еллык әйләнешен 68 млнга җиткерергә планлаштырылган.

ПРограмма буенча 2010-2014 елларга университет Федераль бюджеттан ҖИДЕ МИЛЛИАРД ЯРЫМ акча алачак. Чагыштыру өчен, әйтик, Науру дип аталган кечкенә илнең еллык ВВП сы (сумга күчергәндә) - 2 млрд 400 млн. Менә шушы млрдларның берничә йөз млн гына булса да татар факультетын торгызуга китсә никадәр файда булыр иде, ләкин бу файда үзе белән җитәкләп яңа млннар китермәячәк, димәк, университет өчен бу акчаны суга салу белән бер булачак, димәк, акча бирелмәячәк. Бу икътисадка корылган Үсеш программасы ахыр чиктә филологик факультетларга паразитар органга караган кебек караш барлыкка китерәчәк һәм алар белән исәпләшмәячәкләр (бу - бина, аудиторияләр, техник чаралар, транспорт бирү турында әйтәм)). Россиядә киң таралган практика буенча, әйтик, паразит регионнарга (үзәкне исәпкә алмыйча) субсидияләр бәрабәренә гадәттә атом-төш станцияләре төзү, калдык-постык түгү регионнары итү, һ.б.ш. кирәксез әйберләр урнаштыру хас. Тора-бара Татфакка да шуңа охшаш бер йөкләмә табылыр дип уйлыйм иясә ераккарак озатып онытырлар... Әгәр дәүләт белән аерым килешү төзелеп, региональ поддержка күрсәтелмәсә... Вряд ли.

Менә шуның өчен дә җирле идарә оешмаларыннан яклау сорарга кирәк дип уйлыйм. Ашыгып яздым, аңлаган кеше аңлар инде.



№21 (76336) / 25.03.2011 00:52:23

КДУ федераль статус сораган вакытта беркем дә болай килеп чыгар дип уйламаган булып чыга,ә \\\"якадан алырга әзер\\\" Мәскәүгә шул гына кирәк... Башта \\\"региональ компонент\\\"ка бәйле \\\"Татар теле өчен безгә башлангыч класс та җитә, калганын гаиләләр үз өстенә ала\\\", диючеләребез табылды (ә үзенең, гөнаһ шомлыгы, балалары татарча сөйләшә белмидер әле!), монысы инде икенче дулкын ~ цунами (\\\"бумерангом\\\"). Кушыла торган ЮУЙортлары укытучыларына, аеруча КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәренә җиңел түгел бу көннәрдә: гомерен татар милләтенә хезмәт итүгә багышлаган (аларның зур күпчелеге дөньякүләм танылган тюркологллар) олы буын мөхтәрәм, мәртәбәле галимнәребезгә дә (әйткән сүзләре хак булса, Гафуров әфәнде беренче чиратта аларны рәнҗетте), киләчәген татар филологиясен үстерү белән бәйләгән талантлы яшьләребезгә дә. Эшсез калу өчен дә куркыныч заманнар бит, җәмәгать, бигрәк тә пенсия яшенә җитеп баручылар өчен... PS.Татар җәмәгатьчелегенә КФУ җитәкчеләренең милләт турында ничегрәк фикерләүләрен белү мөмкинчелеген биргән өчен хөрмәтле Рәзил Вәлиевкә һ.б. олы рәхмәтемне белдерәм.

№20 (76308) / 24.03.2011 23:27:43

Искәндәр Гыйҗләбев эшсез калмас шул, ана инде башка вариант тәкүдим иттеләр. Калач: бу очракта педлар керми КФУ, кирсенчә булып чыга. Әйтерсең татфак укытучы гына әзерли. Әйе, педлар әзерлидер ул укытучыны, ләкин татфак түгел.
Илгә: көтәбез җавапларны, ләкин алар әле күренми. Педлар әллә кайчан сүз күтәрде инде бу хакта (Юсупов, Зәкиев язмаларын мисалга китерергә була), ә татфак укытучылары (әллә бөекләр шунда, әллә тешләре үтми) берни дәшмәделәр. Нәтиҗәсе - күз алдында!
Кызганыч

№19 (76248) / 24.03.2011 21:30:21

Искэндэр Гыйлэжев инде эшсз калачакмы?

№18 (76220) / 24.03.2011 20:42:35

"Без... зыялылар"... Кемнең зыялы булуын син генә хәл итәрсең инде, Ил. Үзең, "зыялы" кеше буларак, татфакны саклап калу өчен зур көч куясың инде. Эшләгән кешеләрне сүгеп, үзләре капка төбеннән чәңгелдәп торган "көчекләр" монда кыяфәт ясап утырырга оста да инде. Ә җитәкчеләр алдында үз фикерегезне кычкырып әйтүдән куркасыз. Милләт сакчылары, асыл затлар, имеш...

№17 (76206) / 24.03.2011 19:50:11

ТГГИны бетергәндә туфан/рәзилләрегез кайда булды соң?

аны саклап калу җиңелрәк эш булган булыр иде дип күренә бит.

ә хәзер инде всё. бетте баш.
монструозный үзгәрешләр булачак.

биш елга бер тапкыр эшләгән вузымны бетерәләр. офигеть можно!
:)

ну, икенче яктан... кире кайту була инде. файдалы эш эшләрлек җиргә күчеп булмасмы, бу уңайдан.
хотя щелкунов та әллә ни куып таратырга җыенмый. әмма, кем белгән, "Петербурда укыган фәннәр докторы" җүнле кеше булып, эшкә алмасмы...
:))

№16 (76203) / 24.03.2011 19:45:35

Ил №14 (76196) / 24.03.2011 / 19:07

башка ник уйлап табарга акыл җитми штоль???

№15 (76198) / 24.03.2011 19:15:38

Запас универс-тны -Милли университетны булдыра алырдай заманнарда Разил бэлэн Туфан-кемдер аны Туфон дигэн-бик дорес-фон эчен генэ тоталар аны-бар-булмыш мэмкинлекне дэ проф-фу-кали!Чэнки том-том китапларын чыгарырга миллионнар сорасыннармы эллэ милли универ дип Шэйминен бугазыннан алырга идеме?Беренчесен эшлэделэр.Э икенчесен дэ эшлэргэ була иде!

№14 (76196) / 24.03.2011 19:07:26

Дөрес әйтәсез.Без, Татфакны бетереп чыккан зыялылар, инде икенче көн шок хәлендә. Татфакка кизәнү ул татар милләтенә кизәнү дигән сүз, чөнки татфак ул милли үзаңның нигезе. Татфакта белем алган кеше беркайчан да үзенең милләтен хурламас, чөнки ул анда татарның хак тарихын, дөньда тотарга лаеклы урынын аңлап чыга. Иң беренче чиратта факультетның деканы - халык язучысы Аяз Гыйләҗевның улы Искәндәр әфәнде үзенең кискен җавабын әйтер дип көтәбез. Әлбәттә, аңа мөхтәрәм галим-галимәләр дә кушылыр дип ышанабыз. Шулай ук Татфак белән тыгыз хезмәттәшлек итүче чит ил (Кытай, Германия) югары уку йортлары галимнәре дә читтә калмас дип өметләнәбез. Шушы газиз факультетта белем алып чыккан коллегалар, берләшик, белем йортыбызны хурларга юл куймыйк!Бетерү максаты белән каныгыйм дисәң, җитешсезлекләрне һәр факультетта да табарга була. Шул исәптән - ректор эшчәнлегендә дә. Бетермә, яхшыртырга, камилләштерергә тырыш, шул чакта булырсың чын җитәкче! Тарих Сөембикәсен дә, Шаһгалиен дә хәтерли!

№13 (76194) / 24.03.2011 18:58:02

№12 (76191) / 24.03.2011 18:48:11

Вәлиев белән Миңнуллин Т. га дүрт класс өчен рәхмәт әйтергә кирәк. ПФУ дигәч тә, анда татарга урын булмаячагы көн кебек ачык иде, минем һәм башка бик күпләрнең прогнозы аклана.
"Гөргери кияүләре" буенча, андагы персонаж исемен экзаменда белмәве турында бер студент матбугатруда язды. Ялган икән, аңа.

МинС, 20-25ел элек мин үзем өчен генә кайбер китапларны тәрҗемә итә башлаган идем. Эшкә алынгач, татарча минемчә тәрҗемә итсәң, ул китапларның калынлыгы юкаланасы, әмма бөтенләй икенче редакция белән языласы ачыкланды. Әмма андый редакцияле фәнни китаплар рус телендә язылмый иде Советлар Союзының соңгы елларында.Чөнки соңгы елларында Совет фәне гади әйберләрне 10этажлы ясап, катлаулыга әйләндереп калдырудан тора иде. Мин шунлыктан ташлаган идем ул эшне.Аннан Европа китаплары тәрҗемәләре килә башлады, алар минем тәрҗемә төсле иделәр. Мин күптән Европа тәрҗемәләрне укыйм.

Бик күпләрдән аермалы буларак, Россия фәне тулаем җимерелгән мәлдә, татар теле нәкъ менә фән теле булырга хаклы дип уйлыйм. Утопия күренсә дә. Бу кичәге белән чагыштырганда - утопия.Бүгенге белән чагыштырганда - горизонт.

Аннан шуны әйтә алам, нәкъ менә татфаклар бетергәннәргә генә кирәк ул татар теле дигән фикер алга сөрелде соңгы елларда, татар теленә басым да шул фикергә таянып барды.Сез Гафуровның сүзен укыгынсыздыр:"Татар телен куллануга ихтыяҗ юк бит," - дигән. Бу беренче чиратта рухи азык булырдай кичәнге, бүгенге татар әдәбияты булмаудан килә. Һәм шул очсыз әйберләргә Тукай премияләре бирү бара.Мин ул очсыз әйберләрнең "чәчәк атуы" безнең талантсызлыгыбыздан килә димим. Бу бары коммунистик режим чорында чын талантлар физик, мораль яктан юкка чыгарылганнан килә. Ә потенциал Аллага шөкер, урысныкыны караганда да, яһүднекенә караганда да зуррак. Чөнки татарлар ниһаять алар дәрәҗәсендә яши башлады. Һәм аек яшәүчеләр күп.

Болай, ПФУ татарга булчак дип өметләнсәгез, бик ялгышасыз.Татар мәгарифе булдырылырга тиеш. Мин шулай уйлыйм.

Бөтенебез дә дәшергә тиеш дип уйлыйм. 60-70 яшьлекләр татар теле өчен сүз әйтер дәрәҗәдә түгел икән, лаеклы пенсияләренә китәргә вакыт күптән.

№11 (76179) / 24.03.2011 16:38:47

Иркә, сезгә бер соравым бар иде: медицина буенча саф татар телендә лекцияләр укучы, татарча фәнни хезмәтләр язучы, медицина өлкәсендә эшләүче татар телле татар зыялыларының исем-фамилияләрен атасагыз иде. Ничәү икән алар? Әле генә КГМУ сайтына кереп карадым, элек КГМУда татар теле укытыла иде, хәзер рус теле һәм сөйләм культурасы, латин телләре генә калган дип күрдем. Фәннең теле юк, диләр. Ләкин татар теле дә фән теле булырга хаклы. Татар җәмгыятенә хезмәт куярлык медикларыбыз бармы ул? Юристлар? Архитекторлар? Инженерлар?

Татар җәмгыятен тотып торучы татар зыялыларының 90 % татар факультетыннан чыкканнар (исемлеген күргәнем бар). Хәзерге яшь буын шагыйрь-язучылары (мин белгәннәре) 95 % шушы факультетта белем ала/алган. Мин үзем татарда бу факультет булуы белән чын күңелдән горурлана идем. Һәм анда Гөргери кияүләрен генә укытмауларын яхшы беләм, туганым шушы факультет баласы.Әгәр дәүләт бу факультетка кислородны ябып, инглиз, немец, француз телләрен укытуны алгы планга куя икән, татар милләтен үлемгә дучар итә дигән сүз.
//"Гөргери кияүләре" укытып ята торган татфак кирәкми.// Мин сезнең фикерегез беләм килешә алмыйм. Гөргери кияүләре - начар әсәр түгел. Күпчелек очракта режиссер ялгышлары авторга кайтарып калдырыла. Факультетның йөзе гөргери кияүләрен укытуга гына кайтып кала алмый. Бу турыда Азатлыктагы комментарийларда шәп язганнар.

Бу очракта әлеге факультет үстереп чыгарган татар зыялылары дәшми калырга тиеш түгел дип саныйм.

№10 (76178) / 24.03.2011 16:38:12

Гафуровны Дәүләт Советына чакырып сорау-мәгълүмат алган өчен Разил Вәлиевкә рәхмәт әйтергә кирәк.Югыйсә без бер нәрсә белмибез,безгә беркем бер нәрсә сөйләми.Хәзер менә Гафуровның кайбер серләре ачыла башлады.Ул КФУ дан татарны сөреп чыгарыр өчен килгән икән! Татар фәне өчен,татфакны һәм КФУдагы татар өлешен саклап калу өчен бергәләп көрәшик,дуслар!КФУ федераль университет саналса да- ул безнең җирдә,Татарстанда,шуңа күрә иң беренче чиратта безнең университет,татар халкының баш университеты булырга тиеш.Р.Вәлиев әйтмешли,татарның башка запас университеты юк бит.

№9 (76177) / 24.03.2011 16:36:03

Гафуровны Дәүләт Советына чакырып сорау-мәгълүмат алган өчен Разил Вәлиевкә рәхмәт әйтергә кирәк.Югыйсә без бер нәрсә белмибез,безгә беркем бер нәрсә сөйләми.Хәзер менә Гафуровның кайбер серләре ачыла башлады.Ул КФУ дан татарны сөреп чыгарыр өчен килгән икән! Татар фәне өчен,татфакны һәм КФУдагы татар өлешен саклап калу өчен бергәләп көрәшик,дуслар!КФУ федераль университет саналса да- ул безнең җирдә,Татарстанда,шуңа күрә иң беренче чиратта безнең университет,татар халкының баш университеты булырга тиеш.Р.Вәлиев әйтмешли,татарның башка запас университеты юк бит.

№8 (76169) / 24.03.2011 16:22:53

Татарча сөйләгез,
Татарча языгыз
Татарча яшәгез

http://ufa-tatar.livejournal.com/

Шул чакта бәлки татар сакланыр

№7 (76167) / 24.03.2011 15:33:23

//Илшат Гафуров татарча бирелгән сорауга, гафу үтенеп, урысча җавап бирде.//
ну что же. Все ясно.
Бетерәләр бит инде Иркә, агониядә бәргәләнгән факультетка карап ихахайлап көлүегез килешә үзегезгә. Табибларга гына хас булган аерым бер шарм өсти.
Менә сезгә татар менталитеты. Татар теле укытыла торган өч факультетны бергә калдырып, алдагы елларда бөтенләй юк итү турында сүз бара. Озакламый еврей факультеты оешачак.

http://www.azatliq.org/content/article/2346512.html

№6 (76165) / 24.03.2011 15:31:42

Татфакның ни икәнен белмәгән, анда укытыла торган программаны, татфакның аурасын күз алдына да китерә алмаган кешенең аны тәнкыйтьләргә һич хакы юк! Лучше тыгылмагыз!

№5 (76161) / 24.03.2011 15:05:59

Нэбирэ тутиегезгэ Тукайны алып бирэсе бар эле Туфан агаегызнын-татар кайгысы тугел эле анда...Мэни шул.

№4 (76160) / 24.03.2011 14:59:13

Татар һуманитар педагогика һәм Педагогия университетлары - нэмэ дигэн суз ул?! Анлатыгызчы, пажалысты...

№3 (76151) / 24.03.2011 14:32:37

Дүрт класс яклаган Туфанга нәрсәгә югары белем????Бик әйбәт, ни өчен тырышты, шуны ала... "Гөргери кияүләре" укытып ята торган татфак кирәкми.

№2 (76148) / 24.03.2011 14:21:48

Э педлар кем булып керэ бу КФУга ?

№1 (76146) / 24.03.2011 14:01:19

Туфон-Разил абыйлар заманы утеп бара болай булгач...ТАТАР факультетын сакларга аларнын да теше утми...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar