поиск новостей
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
06.06.2011 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Альбина Бәширова

Тулы исеме: Бәширова Альбина Ренатовна

 

Туган көне: 18 июнь, 1982 ел

 

Туган ягы: Тууын Зеленодольск шәһәрендә туганмын, тик 1,5 яшьтән Апас районының Карамасар авылына күчеп кайтканбыз. Шуңа күрә Карамасар кызы дип йөрим үземне.

 

Уку/эш: Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын бетердем. Югары белемем юк әлегә (бәлки киләчәктә). Хәзерге вакытта "АКЪЯР" дип аталган җыр театрыбыз бар, төрле күңел ачу чаралары оештырабыз. Нигездә татарча концертлар белән шөгыльләнәбез, күп вакытыбыз гастрольләрдә үтә.

 

Аны борчый: Кибеттәге гади куллану әйберләре, ашамлыклардан алып кешеләрнең эчке дөньясына кадәр бөтен нәрсә ясалмага әйләнде. Ялганга ияләнеп булмый.

 

Тормыш девизы: Бернәрсә дә очраклы түгел.

 

Иң яраткан сүзе яки гыйбарәсе: "Никогда не проси у тех, кто сильнее тебя - сами придут, сами дадут" (М.Булгаков)

 

Шигырьләрегезне кайларда бастырасыз, яки сез катнашкан бәйгеләр? Басылганым юк, кайбер шигырьләргә композиторлар көй язганы бар. Мәсәлән, Фәрит Хатыйповның бер китабына минем шигырьгә язылган бер җыр керде.

 

***

 

Очабызмы? Очыйк әйдә

Сынган канатларны ялгап,

Түбәннәргә өстән карап...

 

Хыялый без. Таш өстендә 

Үстерәбез матур гөлләр...

Кайберәүләр "җүләр!" диләр.

 

Артык гади. Шуңадырмы

Кешегә дә санамыйлар.

Нишләтәсең, аңламыйлар!

 

Тырышабыз. Күп очракта 

Нәтиҗә дә мөһим түгел.

Очабыз шул - "гәүдә җиңел".

 

Ышанабыз. Бөтен нәрсә 

Бик тә әйбәт булыр төсле -

Яшәүгә омтылыш көчле.

 

Түзәбез без.. Кайчагында 

Үз-үзеңне көчкә тотып,

Авыз тулы канны йотып...

 

Ә шулай да без бәхетле -

Шуышмаска насыйп булган!

Очабызмы? Очыйк әйдә!!!

Без очарга яратылган! 

 

Олы бер сер

 

"Сагынасыңмы?" - дисең,

сагынамдыр шул...

Исемнәрең гел телемдә булмас иде.

Хыялдагы тавышыңны өндә ишетеп

Озак итеп тынлык тыңлап тормас идем...

 

"Көтәсеңме?" - дисең,

ә көтмәсәм

Һәр юк-барны син килүгә юрыйммыни?

Һәр тавышка, "бәлки, синдер" - диеп

Кабат-кабат чыгып карыйммыни?

 

"Сөясеңме?" - дисең...

(әй бәгырем, 

Мондый юләр сорау бирмәсәң...)

Киләсеңне төгәл белмәсәм дә

Көтәмме соң, әгәр сөймәсәм?

 

Ачу катыш нәфрәт тулы күзләр,

Гаепсезгә әйткән нахак сүзләр

Күтәрәмме, әгәр сөймәсәм?

"Нишләсә дә гафу итәм!" - диеп

"Килсен генә, кабул итәм..." - диеп

Сүз бирәмме, әгәр сөймәсәм?!!

 

Мәхәббәтсез, инде ничә еллар

Өмет яшимени күңелдә?!!

Сөюемне, олы бер сер итеп

Ялгыз саклыйм йөрәк түремдә.... 

 

Әни

 

Бөтен эшләремне читкә куеп,

Бөтен мәшәкатем онытып,

Кайтып килим әле, күңелемне

Синең назың белән җылытып.

 

Сәбәпләрен кайчак әйтмәсәк тә,

Төрле чаклар була күңелдә.

Яннарыңда бары иркә кызың

Булып торыйм әле бүгенгә.

 

Белеп булмый, узар гомер юлы

Кыска булыр микән, озынмы...

Янымда бул. Бары шунда гына

Бәхет эзләп табар кызыңны. 

 

 "Онытам әле"

 

"Көне-төне мине уйлап

Бер шашар бу!" - дисеңме?

Көн дә төшемә кермәсәң

Онытыр идем мин сине.

 

"Яратмавымны белсә дә

Барыбер көтә " - дисеңме?

Бөтен сабырлыгым җыеп

Онытам әле мин сине!

 

Аңлап бәяли белмәдең

Изге сөю хисемне...

Үзем яратмый башлагач

Онытам ла мин сине...

 

* * *

 

Менә булды. Бар да бетте.

Бөтен куллар куелган.

Мин балалы ялгыз хатын,

Синең  тамга - "аерылган".

 

Кем гаепле булды икән?

Кем җибәрде хатасын?

Синең аңлыйсың килмәде,

Ә минем - аңлатасым...

 

Салкын бушлык кына калды

Кайнар сүзләр урынына...

Һәм ялгызлык мине кинәт

Кысып алды куенына!...

 

Ялгызлык һәм өметсезлек...

Бу сүзләрнең асылы 

Миңа әле яңа гына

Аңлашылды ахыры.

 

Саф мәхәббәт тулы бәхет 

Бары уйдырма икән!

Гыйшык бары уен икән,

Соңрак туйдыра икән!!!

 

Бернинди хис тә юк икән

Яшәүгә көч алырлык!

Бары салкын бушлык кына,

Һәм өметсез ялгызлык...

 

Күралмыйм!

 

Ә мин сине күрә алмыйм

Бәхетемне тыйган өчен.

Рәнҗеш булып төшсен сиңа

Һәрбер тамган күз яшем.

 

Җаным, тәнем белән сине 

Күрә алмыйм шулчаклы,

Үзеңнеке иткән өчен

Мин җылыткан кочакны.

 

Бары нәфрәт күңелемдә,

Тыя алмыйм хисемне.

Урлап алган бәхетеңне

Озакка барыр дисеңме?

 

Язмыш явыз - әле син дә

Бер тиешен алырсың.

Бәхетсезлек бәхет бирми,

Син дә ялгыз калырсың!

 

Нурсыз иттең кояшымны,

Сүнде соңгы өметем.

Син, явыз юлбасар кебек,

Җанымны талап киттең.

 

Җан ярасыннан кан тама,

Йөрәгем дөрләп яна...

Югал Аның тормышыннан,

Син лаек түгел Аңа!

 

Куркыныч төш кебек хәзер

Гомеремнең һәр көне...

Яшәү мәгънәсен югалттым...

Күрә алмыйм мин сине!

 

Ялгыз канат

 

Ялгыз канат тиз тала,

Ялгыз гөлләр тиз сула.

Үзем җырлыйм, үзем елыйм - 

Ялгыз күңел тиз тула.

 

Күл буйларыннан урыйм,

Ялгыз хәлемне уйлыйм.

Төштә сине күреп торсам,

"Ник уяндым!"- дип елыйм.

 

Чыгалмадык кырларга,

Тургай тавышын тыңларга.

Җырым гына моңлы иде,

Башым салдың моңнарга. 

 

Уйларым - сагыш икән,

Юлларым ялгыш микән?..

Сине миннән, мине синнән

Аерган - язмыш микән?

 

Сынатмам дигән идем дә,

Сабырлар сына икән.

Гомер узган саен йөрәк

Көчлерәк яна икән...

 

Ялгыз әнинең бишек җыры

 

Йокла, йокла бәгырькәем,

Күзләреңне йом, иркәм.

Ходай ялгыз әниләргә

Сабырлык бирсен икән.

 

"Әтиегез кайда?" - диеп

Җанга яра салалар.

Нишләтәсең, була җирдә

Әтисе юк балалар.

 

Хәзер инде еламыйм да,

Күземдә яшьләр кипкән.

Кайнар сүзләр диңгезендә

Җаным өшеде микән?..

 

Гаеплене эзләмим мин

Барысын да белә Ходай.

Язмышыңа язганнарны

Күрмичә булмый бугай.

 

Йокла-йокла бәгырькәем,

Ачкан юрганың ябам.

Олыларның ялгышында

Гаебең юк бит, балам....

 

Бушлык

 

Бетте бу көн. 

        Мин ялгызым  

Өйгә кайтам төнге юлдан. 

Әллә ниләр булды бүген -  

Җанга шыплап бушлык тулган. 

 

Күп йөрелгән көне буе -  

Әллә ниләр күрдем бүген. 

Белмәсәң яхшырак буласы, 

Әллә ниләр белдем бүген. 

 

"Сиңа гына әйтәм!" диеп 

Бик күп сүзләр сөйләделәр. 

"Без килгәнче генә..." диеп 

Бер каенга сөяделәр... 

 

Озак торгач кына белдем -  

Ул каен бит аумый икән! 

Алдаганнар.... Булса инде,  

Күнеккән без аңа күптән. 

 

Әллә ниләр булды бүген, 

Очрашулар, күрешүләр... 

Артык файдасы булмагач 

Сәлам бирми үтешүләр... 

 

Бик күп булды. Гадәттәге 

Ялган тулы бер көн узган. 

Буп-буш килеш өйгә кайтам... 

Җанга шыплап бушлык тулган.

 

Ак томан

(җыр)

 

Безнең язмышка язганны

Без күрмичә кем күрсен?

Сынауларда сынатмаска

Ходай сабырлык бирсен.

 

кушымта:           Юлларымда ак томан

                          Менгән атым ярсыган.

                          Тирә ягым кара урман,

                          Әмма өмет бар сыман!

 

Сөйгәнен сыный ди Ходай,

Безне ныграк сөйгәндер.

Сынавына өстәп янә,

Моңлы күңел биргәндер.

 

 

Һәркемнең дә үз тормышы,

Кайгы-хәсрәтсез сирәк.

Һәрвакытта кеше булып

Кала белергә кирәк!


Сәхифәнең авторы Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№43 (773261) / 14.06.2011 08:46:35

алдың ул ДУСЛАР сүзен? минме сиңа дус?
бер белмәгән кешеләргә дуслар дип әйтү ..үзең беләсең бит(үз сүзләрең).

№42 (773258) / 14.06.2011 00:24:12

Кигәвен, син бераз салмыш мәллә, әллә ни яза башладың? "Нәрсә икәнлеген-кабарта"

№41 (773252) / 13.06.2011 22:51:11

Да!
Да, дусларым, МӘХӘББӘТ - иске нәрсә. Һәрбер яңа (яшь) йөрәк үзе аны яңарта. Чын сөюнең нәрсә икәнлеген, бары(тик) - яшь йөрәкләр кабарта!

№40 (773248) / 13.06.2011 22:09:07

Орфографик сүзлек
Күке барлыкка килде! Сәлам Күке!!!

№39 (773247) / 13.06.2011 22:05:19

"Шигырь" сүзен хатасыз языгыз әле!

№38 (773205) / 13.06.2011 09:42:34

Иркә
Җавап та Альбина Бәширова шигерендә:

Саф мәхәббәт тулы бәхет
Бары уйдырма икән!
Гыйшык бары уен икән,
Соңрак туйдыра икән!!!

№37 (773187) / 12.06.2011 11:16:21

Соры корт, 

вәт, вәт, Соры корт...)))))Мәхәббәт булса, ялган тулы димәс идең)))))Анда бүтән әйберләр белән тула.

№36 (773150) / 11.06.2011 16:57:09

Соры корт, син үзен дә шул кучердән калышмыйсың наверно.


№35 (773068) / 09.06.2011 22:46:27

"Бик күп булды. Гадәттәге
Ялган тулы бер көн узган."

Кызганычка каршы, дөрес бит...

№34 (773037) / 09.06.2011 18:43:32

Ә-ә-ә))))))

№33 (773036) / 09.06.2011 18:39:45

Лорд кучер улы булып чыга, Иркә.

№32 (773032) / 09.06.2011 18:19:13

Соры корт, анекдотың минем башка барып җитмәде.Ир үзенең улы дип уйласа, хатынының малае аңа ошарга тиеш түгел. Ул үзенең туганы дип уйласа, чо то аңлашылмый...

№31 (773030) / 09.06.2011 17:47:47

Альбина белән күптәннән ихлас аралашып торганга, шигырьләрне авыр хисләр белән укып чыктым. Ник дисәгез, сурәтләнгән вакыйгалар шагыйрәнең үзенә кагылуына мин ышанып ук беткән идем инде... Комментларны укыгач, иркен сулап куйдым: болар авторның фантазия җимешләре генә икән ич! Ходайга шөкер, шулай гына була күрсен! Җырчы Ленар Нигъмәтҗанов белән бик матур парлардыр алар (бу турыда язуым зур сер ачу түгелдер дип беләм. Язылырга тиеш булмаса, Альбина гафу итә күрсен.)
Альбинага бер куанычлы хәбәр ишеттерәсем килә: репертуарыгыздагы "Күбәләк" җыры Оренбур тамашасына да килеп иреште. Аны сезон ябылу кичәсендә Татарстанның атказанган артисты Айрат Хәбибуллин бик матур итеп башкарды.
Чыннан да Альбина альбом чыгаруга да, китап чыгаруга да күптән "үсеп җиткән" инде ул!

№30 (772992) / 08.06.2011 22:44:00

"Олы бер сер" БИК ошады.

№29 (772983) / 08.06.2011 21:26:31

Соры корт, шәп мәзәк бу!

№28 (772977) / 08.06.2011 21:00:20

Фәридә

))) Зеленодольск шәһәреннән,  Альбина Баширова дә Зеленодольскийда тудым дигән, икегез дә шә-шәп кен шигерләр язасыз... хм..хм..

Бер лорд атка атланып барганда, үзенә ике тамчы су кебек ошаган берәүне күреп:
- Сезнең әнигез бездә хезмәтче булып тормадымы?-дп көлемсери.
- Юк, әтием сездә кучер булып эшләде,- дип ңавап бирә, крестьян. 

№27 (772963) / 08.06.2011 18:29:25

Төзәттек

№26 (772962) / 08.06.2011 18:09:49

№23нең Альбинасы мин түгел! Дөресен генә әйткәдә мин белмәгәнмен инде ул гыйбарәнең Булгаковныкы икәнлеген. Пугачева авызыннан ишеткәнем бар, шуңа күрә ул әйткән дип уйладым. менә бит, Булгаковны юньләп укымагач(((( Админ, әйдә үзгәртеп куйыйк аны Булгаковныкы дип. И тагын анкета сорауларын җавап биргәндә "мәсәлән" дияр урынына нишләптер "мәсьәлән" дип язганмын. анысын да төзәтик.Ә?

№25 (772912) / 08.06.2011 00:03:18

Чыннан да ул минем туганнан туган апама ике тамчы су кебек охшаган, ләкин без Альбина белән туганнар түгел, Соры корт. 

№24 (772908) / 07.06.2011 23:31:27

Альбина, Фәридә Фәез-Нур белән туганнар түгелсездер бит, охшашлык бик зур...

№23 (772905) / 07.06.2011 23:11:46

Миро әйтте инде,№7 кабатламасагыз да була

№22 (772786) / 07.06.2011 13:28:44

"Никогда не проси у тех, кто сильнее тебя - сами придут, сами дадут" (А.Пугачева)

Монысы Булгаков сүзләре.Игтибарлырак булсалар иде.

№21 (772734) / 06.06.2011 22:08:03

Шигырьләре үзе кебек матур,
Танка да бар монда, газәл дә.
Кабатлаулар, иярүләр дә бар,
Хисләре ихлас та, гүзәл дә.
Көйләрне дә үзе яза, ахры,
Бездән дә ирешсен алкышлар!
Җырларыгыз тыңлаучысын тапсын,
Телим сиңа бары уңышлар!

№20 (772727) / 06.06.2011 21:17:16

Альбина!

Яшьтиләр \"күлмәгеннән\" үскәнегез инде, шигырьләрегез өметле.
Ләкин берничә урында ритм бозылган очраклар бар. Рифмага калганда, \"күзләр-сүзләр\" кебек рифмалардан тайпылырга кирәктер.

Отышлы дип саныйм шушы өлешне:

\"Ә шулай да без бәхетле -
Шуышмаска насыйп булган!
Очабызмы? Очыйк әйдә!!!
Без очарга яратылган!\"

 

№19 (772722) / 06.06.2011 20:39:48

Соң нәрсә рәхәт дип... Мактыйлар бит!!!! Рәхәт инде кәнишне, сөенәм. Иркә, "яктырак" шигырьләрне дә җибәргән идем, сыймагандыр инде... Чыннан да бигрәк пессимистичный чыккан бу))))

№18 (772718) / 06.06.2011 20:20:52

Күрәлмыймга кадәрлеләре ошады.Аларын укысаң, үкереп җылый башларга була. Ә мин еларга яратмыйм. Мин андый вакытта Хәния Фәрхине куя идем дә, ахырзаман түгел икәне аңлашыла башлый иде.

№17 (772717) / 06.06.2011 20:20:12

Нәрсә рәхәт?

№16 (772716) / 06.06.2011 20:09:52

Рәхмәт!Рәхәт...)))))

№15 (772710) / 06.06.2011 19:20:59

Хатын-кыз шигырьдә күбрәк үз тормышын яза,сез дә шулайдыр дип уйлаган идем. Мондый чибәрлек белән сезнең йөрәк буш түгелдер шул...

№14 (772706) / 06.06.2011 18:58:33

"...Хәзер түгел, йөрәк яраларын вакыт дәвалый төшкәч, диюем..." Сүз минем йөрәк яралары турында бара торгандыр инде)))
Миро, ялгышасыз. Шигырьләрдә тасвирланган вакыйгаларның бик күбесенең (бигрәк тә аерылу, ялгызлык, хыянәт һ.б) минем тормышка бернинди кагылышы юк. Хисләрне "примеряла" мин. кешенекен бурычка алып торып яздым дияргә була.

№13 (772704) / 06.06.2011 18:46:23

Альбина,үзең шигырьләреңнзн дә матур! Мин Апаска якын гына яшим, очрашулар да насыйп булмасмы? Хәзер түгел, йөрәк яраларын вакыт дәвалый төшкәч, диюем. Шагыйрь әйтмешли:
Миндә дә бит шау тимердән
Ясалган йөрәк түгел.

№12 (772694) / 06.06.2011 17:55:23

Күке, булмас инде... Еракка китәбез шул, үземнең дә кайтасы килгән иде

№11 (772693) / 06.06.2011 17:52:05

Миро, минем Земфирага ияреп язылган бер шигырь дә бар иде әле(җырга әйләнде инде ул)

Телисеңме, күзләреңә карап
Сөйләп бирәм бөтен серемне?
Телисеңме, ике уйламыйча
Синең өчен бирәм гомеремне?

Телисеңме, эссе көннән көйсәң,
Аяз күктән яңгыр яудырам?
Бар җырларны сиңа гына биреп
Бу дөньяны моңсыз калдырам?

Телисеңме иркәм, синең өчен,
Тормышымның сызам үткәнен...
Телисеңме йөрәгемнең бары
Синең өчен генә типкәнен?

Мәхәббәтнең кайнар учагында
Телисеңме, утсыз яндырам!?
Ә теләсәң, кирәк диеп тапсаң,
Сине... минсез генә калдырам....

Ә Буланова кечкенәдән иң яратып, елый-елый тыңлаган җырчым ул минем. Бик нык тәэсир ясап калдыргандыр инде)))

№10 (772691) / 06.06.2011 17:46:51

Маладис Мэрьямкәем!
Җырларын да матур, үзен дә матур икэнсең.
Белмэссең килэчэктэ очрашып куюыбыз да бар. Килэсе атнада Апас сабантуена чакыру алдым дуслардан.Тапсам яныңа киләчәкмен.

Уңышлар сиңа!

№9 (772665) / 06.06.2011 14:47:43

Шигырлэр мина бик ошады, ихлас язылган, кочле сузлэр, тирэн хислэр... белгеч булмагач башкача анлаталмыйм инде. Чагыштыру очен гафу итегез, эмма Лэйлэ Дэулэтова шигырлэрен хэтта узып та китэ. китап итеп чыгарырга ярдэм итуче бер абзый да булса, бик шэп булыр!

№8 (772660) / 06.06.2011 14:07:33

Шигырьләрең өчен рәхмәт! Күңелләрне тетрәндерә. Аллаһы тәгалә сиңа көч-куәт бирсен. Йөрәктән "чыккан" шигырьләр.

№7 (772658) / 06.06.2011 13:56:45

Бу гыйбарә дигәнегез А. Пугачевага кадәр М. Булгаковның"Мастер и Маргарита"сында әйтелгән.
Руста бер Татьяна Буланова булды бит инде, татарчасы шуннан артык нәрсә өсти алмас.Альбина, темаңны үзгәрт, көндәшең тегермәненә су койма!

№6 (772654) / 06.06.2011 12:35:33

Искиткеч!!! Рэхмэт Альбинага!!! Рэхмэт Фэтхетдиновага!!!

№5 (772652) / 06.06.2011 12:30:38

Яз!

№4 (772651) / 06.06.2011 12:17:39

Сәйлән, кирэк булганга дип язмагыз пародиялэрегезне. сонгы араларда пародиялэрегезгэ пародия язарга була

№3 (772648) / 06.06.2011 11:17:14

Бик матур шигырьләр! Моңарчы кайда качып яттыгыз сез?

№2 (772644) / 06.06.2011 09:22:08

Рәхмәт, Альбина! Бүгенге көннең иң беренче бүләге синең шигырьләр булды. Җылы, ихлас, тыйнак. Рәхәтләнеп укыдым.

№1 (772638) / 06.06.2011 07:33:39


Рәнҗеш булып төшсен сиңа
Һәрбер тамган күз яшем.
(“Күралмыйм”)

"Без килгәнче генә..." диеп
Бер каенга сөяделәр...
(“Бушлык”)
(Альбина Бәширова.)

Татлы каен суы катнаш ачы каргыш-
сөюем шул,җаныкаемны!
Төя-төя көндә, инде турайтканмын
бер гаепсез кәкре каенны.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar