поиск новостей
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
08.08.2011 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Илзия Гаязова

Мин Гаязова Илзия Раниф кызы булам. Ямьле табигате, эшчән халкы белән дан тоткан, биек таулар арасына урнашкан Кукмара бистәсендә 1989 нчы елның 12 нче августында дөньяга килгәнмен. 11 нче сыйныфны тәмамлап, Арча якларына педагогик белем алырга дип килгәч, мин кулыма тәүге тапкыр каләм алып шигырьләр, хикәяләр яза башладым. Хәзерге вакытта КФУ ның 6 нчы курсында татар филологиясендә читтән торып белем алам. Буш вакытларымда иҗат эше белән мавыгырга, китаплар укырга бик яратам. Шигырьләрем, хикәяләрем, мәкаләләрем "Хезмәт даны", Мәдәни җомга" газеталарында басыла.

* * *

 

Язмыш мине тибеп сынаса да,

Мин көчле кыз, юкка бирешмәм.

Кайгы-сагышларга батып кына,

Юк, юк мин бу җирдә яшәмәм.

 

Күңелемә авыр булганда да,

Елмаерга көчләр табырмын.

Мине өзелеп яратканнар өчен,

Җан җылымны биреп янырмын.

 

Тормыш әлегә мине сыный гына,

Бирер әле өеп шатлыгын.

Шул чакта мин кулга дисбе алып,

Язмышыма рәхмәт укырмын.

 

Мәхәббәттә янган чакларымда,

Ходаемнан сорыйм түземлек.

Бәхетле ит җирдә бу кызыңны,

Яшәсен ул сөеп - сөелеп.

 

 

“Чит җирләргә китмик”

 

Бәхет эзләп бала кеше

Чит җиргә китеп бара.

Туган йортта әткәй-әнкәй,

Елап озатып кала.

 

Ана күңеле сабыйда шул,

Сабый күңеле далада.

Әнкәйләрнең ут йотуын,

Уйламый бер бала да.

 

Әнкәйләрнең кадерләрен,

Соңлап кына аңлыйбыз.

Кайтып бер хәл белергә дә,

Вакыт таба алмыйбыз.

 

Байлык артыннан куам дип,

Айлар, еллар үтәләр.

Әткәй-әнкәй безне ташлап,

Мәңгелеккә китәләр.

 

Авылда ялгыз йортлар күп,

Гаилә учагы сүнгән.

Балалар берни уйламый,

Чит җирләргә күченгән.

 

Ят җирләрдә бик авыр шул,

Әткәй-әнкәй булмагач.

Күз яшьләре түгелә ул,

Туган якта калмагач.

 

Уйланабыз шул чагында,

Балачак искә төшә.

Кайт, балам, соңлама дигән,

Сүзләр хәтергә килә.

 

Чит җирләргә китмик, дуслар

Ташлап әткәй-әнкәйне.

Туган йорт та каршы алсын,

Үз итеп һәммәбезне.

 

 

“Кыерсытмыйк Җир ананы”

 

Җәй айлары быел коры килде,

Әллә нәрсә булды Җир анага.

Кыерсыттык, җирне пычраттык,

Үпкәләгән ахры шуңа да.

 

Үпкәләмәс иде кешеләргә,

Шул кадәр мәсхәрә итмәсәк.

Үзебездән калган пычракны,

Җир анага өеп китмәсәк.

 

Әле яңа аңлап киләбез шул,

Табигатьнең безгә рәнҗүен.

Икмәкне дә тотып атабыз бит,

Уйламыйча аның кирәген.

 

Кая барсаң – шунда икмәк ауный,

Ташлап киткән аны кешеләр.

Яңгырлар да бәлки шуңа яумый,

Артык диеп җирдә икмәкләр.

 

Ач-ялангач калсак нишләрбез соң,

Уйлый күңел бары шул хакта.

Җир анадан гафу үтеник тә,

Яшик әле, дуслар, муллыкта!

 

 

Татарча аралашыйк!

 

Һәрбер милләт йөрәгемә якын,

Татармы ул, әллә урысмы?

Күңелебез изгелектә булсын,

Тату гына, дуслар, торыйкчы...

 

Татарларны гына аңлый алмыйм,

Үзем татар кызы булсам да.

Сөйләшәләр күпләр рус телендә,

Үз телебез матур булса да.

 

Урыс телен яхшы белми торып,

Кыланыпмы, әллә шаярып?!

Сөйләшә шул татар рус телендә,

Күпләр йөри шулай мактанып!

 

Ата-ана русча көйләгәннән,

Балалар да шуны кабатлый.

Әти-әни дигән сүзләре,

Ямьсез булып русча яңгырый.

 

Татар милләтеннән йөз чөерми,

Сөйлик әле татар телендә,

Авыз тутырып “әти-әни” диек.

Яшибез бит татар илендә.

 

Үз телемә мин сокланып карыйм,

Татар булу үзе горурлык.

Аралашыйк ана телебездә,

Бу, әлбәттә, олы батырлык!!!

 

 

* * *

 

Ана йөрәге шул гел кайгыра,

Барысы да яхшы дисәм дә.

Көтә мине тәрәзләргә карап,

Соңга калып кайтып керсәм дә...

 

Ана өчен бала һәрчак сабый,

Гел кайгырта - яшькә карамый.

Шуңа күрә әнкәйләрне саклыйк,

Кайгыртырга һич тә ярамый...

 

Нишләрбез соң шушы дөньяларда,

Әнкәйләрдән калсак без ятим

Кем соң аңлар, кемнәр көтәр безне,

Әнкәйләрдән башка без ятим!

 

Олы бәхет янда әнкәй булгач,

Иң зур терәк авыр чакларда..

Шалтыратып хәлләремне белә,

Чыгып киткәч олы юлларга..

 

Бәхет минем өчен әнием булгач,

Һәрчак әнкәй минем күңелдә.

Мәңге яшә, бәгырем, кызың өчен,

Кайгырма син берни өчен дә...

 

 

* * *

 

Уян, татар, тор мөселман,

Җитте Корбан гаете.

Йоклап ятма бу иртәдә,

Ал син кулыңа дисбе.

 

Иң изге көн безнең өчен,

Ул бит – Корбан гаете.

Иң изге теләкләр телик,

Булсак иде бәхетле.

 

Нинди күркәм бәйрәм бүген,

Ничек шигырь язмыйсың.

Теләк теләп, дога укып,

Кабулга ла юрыйсың.

 

Кемдер корбан чала бүген,

Мичләрдә коймак пешә.

Сәдакалар биреп кеше,

Савапларга ирешә.

 

Әй, мөселман, уян инде,

Аллаһны искә төшер.

Начар уйлар, явыз ният,

Җилкәләреңнән төшәр.

 

Дисбе тотып, намаз укып,

Зур үрләргә ирешик.

Ходайга мең шөкерләрне,

Теләк теләп җиткерик.

 

 

“Кил яныма”

 

Киләм дигән хәбәреңне көтәм,

Бик зарыгып көтәм бу сүзне...

Көтмәс идем минем сөйгән ярым,

Сагынмасам әгәр үзеңне...

Киләм дигән хәбәреңне алсам,

Йөрәк ашкына синең яныңа,

Килмим диеп әгәр сөрән салсаң,

Күңелем боегып сине сагына...

Кил син, җаным, кил син миңа,

Бик сагынып очып кил әле,

Озын юллар безне очраштырсын,

Мин яратам сине бел әле...

 

Көтәм сине бары сине генә,

Тәрәзләрдә минем күзләрем,

Килсәң әгәр минем яннарыма,

Сөйләп бетмәс кебек сүзләрем!!


Сәхифәнең авторы Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№67 (793370) / 25.01.2012 02:20:20

менә бит, эшсезләр хәтта ничә комментарийның ничәсе каршы икәнлеген дә санап чыгарган.

№66 (777960) / 20.08.2011 00:48:18

Кояштан саклый торган кара күзлегеңне киеп куй да рамка эченә кереп утыр һәм шуннан чыкма. Рамкалардан чыкма!!!

№65 (777958) / 20.08.2011 00:16:02

һавасын чыгара башласа беребез дэ калмас шул монда,М.Да.

№64 (777957) / 19.08.2011 23:26:37

Мескенкәем,үзен ничек тә тынычландырырга тырыша.63 комментның 47се каршы фикерләр,балакай,хотя бы шуны аңла...

№63 (777791) / 17.08.2011 15:54:37

Илзия,шулай да бераз һаваңы чыгар әле.

№62 (777771) / 17.08.2011 10:17:18

Ильзия!!!

№61 (777762) / 17.08.2011 09:14:15

Рәхмәт Гөлназ дустым!!!Мин гомумән кимсетүләргә игътибар итмим,чын күңелдән сөенәм генә...Ни өчен дигәндә иҗат җимешләрем шуның кадәр шау-шу кубара алгач бик яхшы инде,гадәттә бит бездә кешедән көләргә,ничек тә сазлыкка батырырга тырышалар..Ә монда мине кимсетеп,әллә ниләр язып утыручылар күбесе шундыйдыр..Юкса вакыт уздырып хаман бәхәсләшеп утырмаслар иде...Иң бөек коч Аллахы Тәгалә бар,ул ярдәменнән ташламасын, ә калганы барысы да яхшы булыр аллабоерса.Начар диючеләргә шуны әйтәсем килә:шигырьләремне укып чыккансыз,фикерләр дә әйткәнсез..Димәк, начар булса хаман сүз куертып утырмас идегез..Рәхмәт сезгә!!!Фикерләрне укыган саен кәеф күтәрелә генә

№60 (777710) / 16.08.2011 15:17:17

шигырьләрең бик матур, иҗатташ дус:) киләчәктә дә шул ук рухта дәвам ит. Ә кимсетүләргә бөтенләй дә игътибар итмә, андыйлар күп булыр. Син шулардан өстен генә бул. Уңышлар сиңа! :)

№59 (777685) / 16.08.2011 10:37:39

Илүзә бәбкәм.
Тыңла Кигәвеннең - генеальный шидиверләр авторының - киңәшләрен.
Он зубы съел в областе поэзии.

№58 (777682) / 16.08.2011 10:20:21

Илзия, кызым, үпкәләмә! Алдан ук кисәтеп куям - Кигәвен бабаң шундый - начар инде ул.

Иҗат дисең, кайберәүләрне эт итеп сүгәсең, мактанасың.

Бу язмаларны иҗат дип атарга бик иртә әле. Каралама, яки - каләм тибрәтүдән яралган язмачыклар дәфтәреннән язмалар, дип әйтергә була. \"зур\" кешеләр, кем генә булса да: Рифманың нәрсә икәнен аңламаучы президентмы ул, туган ил, туган тел, ата-анага хөрмәт һ.б. сүзләрне укыгач та сокланучы; шигырьнең нәрсә икәнен энәсеннән җебененә кадәр белгән бөек язучы - әдәплелек йөзеннән, каты бәреләсе килмәгәнгә *мактаучы* мы? Ашыкма, үзеңне бәяләргә! Кешегә бәяне, бары тик башкалар гына, дөрес бирә ала; кеше үзе түгел, һич кенә дә!

Әлбәттә, шигырьләреңдә матур бөртекләр бар. Хис-хыял, омтылыш бар. \"Чарлыйсы да әле, чарлыйсы\", бар. \"Тырышкан табар, ташка да кадак кагар\". Чын шигырьләр туарына өмет бар.
Каләм - яза-яза чарлана.
Уңышлар, Илзия!

№57 (777635) / 14.08.2011 23:04:24

Яктырып китте дөньялар,
Алсу таң аткан дисәм,
Сагындырып, Нур-улыннан
Шифалы җилләр исә.
Нечкә тоемлавы белән
Тел төбен эләктергән,
Җылы сүзен кызганмыйча,
Теләкләр теләп торган.
Өндәмәләр, өндәмәләр!
Артык түгел шагыйрьгә,
Вакыт инде өндәмәне
Күчерергә шигырьгә!

№56 (777634) / 14.08.2011 22:30:38

Песигә нурлы сәлам!!!

№55 (777633) / 14.08.2011 22:27:41

Нур-улы! 

№54 (777631) / 14.08.2011 22:22:03

***Сөйләп бетермәслек сүзләр***

(Сөйләп бетмәс кебек сүзләрем!!
Илзия Гаязова)

Сөйләп бетмәс кебек сүзләрем,
Күреп бетмәс кебек күзләрем,
Йөреп бетмәс кебек кырларым,
Җырлап бетмәс кебек җырларым.

Сөйләп бетмәс кебек сүзләрем,
Сыеп бетмәс кебек шигырьгә,
Җитмәс сиңа кышлар, көзләрен -
Шул сүзләремне укып тилмермә.

Сөйләп бетмәс кебек сүзләрем,
Бертуктаусыз сүзләр сөйләрмен...
Туктатмагыз мине - юләрне,
Уздырамын күпкә Сәйләнне!

№53 (777612) / 14.08.2011 19:07:00

Алина Васильева, үзе яза белмәгән кеше киңәш бирә белми ул, бары тик пычракка батырырга гына оста була. Ни өчен? Чөнки үзе шул баткаклыктан чыга алмый ята, баткаклыктан чыкканнарының баш бераз күтәренке, авыз эче чиста, балчыксыз, авызларыннан чыккан сүзләре дә пычракка батмаган була. Сез әле яшьләр, баткаклыкта ятучылардан өстен булырга өйрәнегез, аларга каршы сүз әйтү урынсыз, үзеңне сазлыкка батыру, дигән сүз. Шуңа һәрвакыт күрә андыйлардан бер башка өстен кала белергә кирәк.

№52 (777584) / 14.08.2011 14:06:16

Әйдә,Алина Васильевна,киңәшләреңне бирә башла... "Вэт, монда булыр зур эш!!!"

№51 (777583) / 14.08.2011 13:37:37

Монда утыручыларнын"Яшьти"лэрне пычракка батырудан эшлэре чыкмый, ахры. Кинэш бирергэ кирэк яшьлэргэ, э алар белэн суз куерытып ятырга тугел.
Вэт, монда булыр зур эш!!!

№50 (777552) / 13.08.2011 23:18:51

Бу сүзләр Фәниснеке түгел икәненә иманым камил,ул мондый дешевизна белән беркайчан да шөгылләнмәде.(минем танышым ул)
Причем монда Арча,кыз бит кукморская...

№49 (777512) / 13.08.2011 14:17:27

Мене бит Илзияде Арчабызнын суын эчкенге, хавасын сулаганга, матур матур шигырьлер язган.
Илзия шигырьлеренне яраттым. \"Nailtatar\" нын ейткеннерене де кушылмыйча булмый. Аннары мин узем де шигырьлер сызгалаган булам, аларны олы шехеслеребезге курсетем. Син де шигырьлеренне уртаклашкансын бугай. Аларнын кубесе шигырьне струклый, шомарта, шул шомарткан вакытта шигырьнен узекке кадаучы укнын очын да утмеслек иткелилер кайчакта. Моны да белеп куй. Кубрек милли хем ислами шигырьлеренне метбугатта куресе киле. Унышлар телим.
Селам б/н Фенис Зыялы

№48 (777496) / 13.08.2011 08:35:48

Һәрбер язучының, шагыйрьнең үз йөзе, үз стиле була. (булырга тиеш!). Тукай, Такташ һәм Туфанның бер үк темага язылган әсәрен алсак, авторы күрсәтелмәгән булса да, әллә каян танып аласың бит. Такташны, мәсәлән, ертык бүрке, юеш борынлы маэмай һәм песиләре аша...)
Әдәбият дәресләрендә укытучы кайчакта өй эше итеп нинди дә булса темага шигырь язып карарга тәкъдим итә. Икенче дәрестә барысы да шакката: эшләре ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган, хәтта күбесенең рифмалары да бер үк төсле))
Менә болар да әдәбият дәресеннән бишле алыр өчен язылган кебек.
Әдәбият мәйданында иҗади уңышлар һәм үз йөзегезне табуыгызны телим.

№47 (777490) / 13.08.2011 05:00:33

// Cәйлән Син башта миңа үз иҗат җимешләреңне җибәр,аннары сөйләшербез.//
Илзия сеңелкәш , җибәр әле миңа узеңнең иҗат җимешләреңне .Cин бит тартасың халык шагыйренә . Казан китап нәшриятендә бастырып чыгарырмын китап иттереп.

№46 (777489) / 13.08.2011 02:09:37

Сез җәмәгать монда авыз чәйкап утырмагыз! без, "наданнар", калхуз балалары, гомергә дә шигырь укып караган нәрсәләр түгел бит. Без кем дә, бу туташ кем?!кайсыгыз "зур кеше" тарафыннан хупланды?так мышту безгә үсәсе дә үсәсе әле!(((

№45 (777483) / 12.08.2011 23:12:29

Килешәм мин синең белән билгесез.Алдагысы белән бөтерелсә кәнишне.

№44 (777479) / 12.08.2011 22:24:04

тискәре, бу кызның барысы да алда әле, бүгеннән үк уңай-тискәре бәяләргә иртә. Язсын да язсын, аннары күз күрер. Үзе әйтмешли, "зур кешеләр янында" күбрәк бөтерелсә, зур уңышларга да ирешер әле берзаман.

№43 (777475) / 12.08.2011 20:26:45

Имеш:Справкасыз ышанып та булмый болай булгач,тиле үзен мактар ди,Шырдый белән бырдый язарга вакыт бар,ә.Иҗат дигәнче бу язганнарыңны сеңелем...Бака көнләшергә муҗыт...

№42 (777473) / 12.08.2011 20:07:44

Рәхмәт теләкләрегезгә. Миңа ни генә дисәгез дә,минем алар берсе дә күңелгә керми))Мин язачакмын хэм алла боерса барысы да яхшы булыр...Тискәрегә шуны әйтәсе килә:Мин үз-үземне мактап утырырга җүләр түгел,вакытым да юк...Рәхмәт матур сүзләрегезгә,минем иҗат кайберәүләрдә көнчелек хисләре тудырды))

№41 (777470) / 12.08.2011 19:02:39

Карагыз әле, бүген чынлап та туган көне икән бит!!!
Илзия сеңел, туган көнең белән чын күңлемнән котлыйм! Сәләмәтлек, шатлык һәм бәхет һәрвакыт юлдашың булсын!!!

№40 (777469) / 12.08.2011 18:56:08

Туган көнең белән,Илзия!Сиңа бары бәхет һәм уңышлар телим,шул исәптән иҗатта да!

№39 (777467) / 12.08.2011 18:39:00

Туган көнегез белән котлыйм!Алдагы тормышыгызда иҗади уңышлар телим.

№38 (777464) / 12.08.2011 18:26:43

Зур абзыйлар бозганнар кызны,эреләнергә хуты бар,әмма борынынны күтәрә күрмә чиләкне момент элеп куярлар.Сәйлән белән әйткәләшмәкче ишу,борын астындагыңны киптереп ал.Мактаучылар бар дигәнсең,алар бит или үзең язганнар,или сине белүчеләр:сыккан күз яшьләреңнән буагыз ташымасын диләр.Әйткәләшү кызлар өчен хас түгел,дөресен чәпиләр бит.Мондый орды-бәрдене язучы күп,чыгарып селкемәскә икәнлекне аңларга гына кирәк...

№37 (777448) / 12.08.2011 13:43:32

Ин беренче шигыре генэ ошады ,калганнары туфта! ничектер сай куренэ,кайбер сузлэре сузгэ туры килми.Сенелем шигырь язуынны туктатып башка хонэр бн генэ эшлисенме сон? Менэ СЭЙЛЭН дааааа ана тиннэр юк.Хэзерге заман глобаль проблемаларны да кутэрэ ул,шигырьлэре дореслекне ачып сала,ничектер жанга кунелгэ утеп керэ анын шигырьлэре.
Э инде сина кинэшем шул,биииик куп тырышырга кирэк узенэ,каты бэрелсэм гафу ит,Син бу шигырьлэрен бн ни эйтергэ телисен? ни эйтергэ телэгэненне узен белэсенме сон син???????????

№36 (777441) / 12.08.2011 11:57:14

Чит ирләргә бирмик
Пародия

\"Чит җирләргә китмик\"
Илзия Гаязова

Кәеф эзләп туташ кеше
Чит иргә китеп бара.
Туган йортта газиз ире,
Үбеп озатып кала.

Ир күңеле хатында шул,
Хатынныкы читләрдә.
Хәләленең ут йотуын,
Уйламыйлар биргәндә.

Хәләлләрнең кадерләрен,
Соңлап кына аңлыйбыз.
Бездән сораган ирләргә
Отказ бирә алмыйбыз.

Ир-атларның куенында
Айлар, еллар үтәләр.
Төне буе гүләйт иткәч
Йоклап үтә иртәләр.

Авылда ялгыз ирләр күп,
Нәсел учагы сүнгән.
Ә кызлар берни уйламый,
Чит шәһәргә күченгән.

Гел бирергә бик авыр шул,
Акчалары булмагач.
Мин хәзер кырау сугылган
Җимеш бирмәс алмагач.

Уйланамын хәзер менә
Кыз чагым искә төшә.
Күрше тирә бакчаларда
Алсу алмалар пешә.

Чит ирләргә бирмик, кызлар
Ташлап газиз ирләрне.
Ирләребез бер беләчәк
Безнең кемгә биргәнне.

№35 (777392) / 11.08.2011 21:53:14

Әле соңгы җөмләгә дә карашың үзгәрәчәк. Белеп торам. Бу кызга әйтеп була алай дип. Әмма Такташ үз язмышын үзе сайлаган.Димәк аның өчен иң яхшысы булган. Ә безгә ничек яхшы!Урам буйлап Алсу килә, үзе усал, үзе бер дә усал түгел шикелле... коеп куйган мин инде))))

№34 (777390) / 11.08.2011 21:49:17

Агыйдел сылуы! Өметемне аклау өчен рәхмәт!№28

№33 (777381) / 11.08.2011 21:04:29

Нигэ балага каныктыгыз?
Сенелем безнен татар ул бай яшэсэн курэ алмый,хэерче булсан бирэ алмый.
Языгыз,ижат итегез,кемгэ ошамый укымаслар,без укыйбыз,безгэ ошый.Гомерегез булса зур кешелэр турында калганнарнын исенэ тошермэгез,анысы Сезне бизэми,калганы нормально.

№32 (777357) / 11.08.2011 17:00:08

Ильзия туташка берәр партиянең шайгыйрәсе булырга кирәк - лозунглар рифмалаштыру өчен.
Ильзия, шигърияткә нинди яңалык алып кердең, ничек баеттың бу шигырьләрең белән?
Һәм иҗатыгызны югары бәяләгән зур кешеләрнең исемнәре бик тә кызыксындыра. Зурлыкларында шикләнәм....

№31 (777354) / 11.08.2011 15:25:14

Илзиянен серкәсе су күтэрми икэн. Гел мактап торып үсендергэннэр, наверно, бу кызны. Мин тэнкыйтьче дэ белгеч тэ түгел, дөресен эйткэндэ шигырьлэр күңелгэ керми. Бер жыр жырлыйлар бит: "Бәгерем диюең куңелгә керми..., йөрәккә нидер җитми..."

№30 (777352) / 11.08.2011 15:05:58

Ник шулкадәр хаталы соң? Илзия биргән җавапларыңны кабат укып чык әле. (№16 ны)

№29 (777327) / 11.08.2011 10:58:20

№28 (777326) / 11.08.2011 10:53:53

Югары үрләр яулау, шигырләрнең шәп булуын расламый, югарыдагыларга яраклаша белүне раслый. Яшьтәш, шулай дәвам ит, гади халыкка ошап, бер нигә дә ирешә алмыйсың. Югарыдагыларга ошасаң, барсы да, даны да, акчасы да, мактаулы исеме дә булыр. Чын күңлемнән әйтәм, Илзия, Такташ кебек, ертык бүрек ямап яшәгәнче, коттеджда яшәп, үз яхтаңда йөзү лутчырак!!!!

№27 (777323) / 11.08.2011 10:38:31

Бик матур шигырьләрең,афәрин сиңа..Монда язылган җыен чүп-чар фикерләргә карап кәефеңне төшермә.Алга таба да иҗат ит,бары тик синнән көнләшүчеләр генә синен иҗатыңны хурларга маташачаклар. Синең күп кенә шигырьләреңә көй язылуы, газета битләрендә урын алуы, конкурсларда катнашып югары үрләр яулавың барысы да шигырләреңнең шәп булуын раслый.Уңышлар сиңа

№26 (777283) / 10.08.2011 21:39:11

Лениногорск якташлыгына кереп хэл белешеп чыксан да ярый. бер иллелэп битне актарып. мослимне дэ онытма. чирмешэнгэ сугыл. поэтлар шуларда. песи шайтан тагы кем бар иде эле. аларны укырга кирэк.

№25 (777262) / 10.08.2011 20:44:00

Илзия, сиңа афәрин дип кенә әйтәсе килә. “Чит җирләргә китмик” шигыре ошады үземә. Шулай да, бәхет кай җирдә яшәүгә турыдан-туры бәйле үк түгел дип беләм...

Шигырьләрең җиңел укыла, һәм чын күңелдән язылган икәнлекләре күзгә ташлана.

"Кемгэ ошамый укымый инде..." минемчә яхшы фикер. Чынлап та, кем сезне укырга мәҗбүр итә Илзиянең шигырьләрен, теләгән кеше укысын.

Иҗатыңда уңышлар, Илзия!!!

№24 (777261) / 10.08.2011 20:26:09

"Мин җырлыймын шырдыйны,
Шырдый белән бырдыйны.
Җырламас идем шырдыйны,
Тыңлаучысы... шыр тиле" булган бу!

№23 (777260) / 10.08.2011 20:23:53

Мин җырлыймын шырдыйны,
Шырдый белән бырдыйны.
Җырламас идем шырдыйны,
Тыңлаучысы... шыр тиле.

№22 (777249) / 10.08.2011 18:31:46

))) Илзия, әй бала-бала... Cәйләннең иҗат җимешләре  бар микән, белмим, ләкин аның мәгънәле һәм уш китмәле шигырләрне укысыгыз килсә, Мру.ны карап чыгыгыз, аның шигыре булмаган бит бар микән? Менә бу шигырен ятласаң да комачауламас:

Полковникның бүген кәефе шәп,
Юк! Бер грамм исерткеч ул эчмәде...
Төнлә килеп, изрәп йоклап яткан,
Унбиш яшьлек чичен кызын көчләде...

Өзгәләнде елап, яшүсмер кыз:
“Мыскыл итмә мине! Барма этлеккә!
Кайчан да бер,ходай каршысында
Җавап тотарсың син кабәхәтлеккә!”

Мәсхәрәләп,явыз,ләззәт алгач,
Кызганмады аңсыз кызны аз гына,
Канга баткан йонлач бармакларын
Корбанының батырды бугазына.

Аннан торып, орден-медальләрен
Төзәтте ул килеп көзге каршына.
Төкерде дә үле кызга,китте...
Хәрби папахасын киеп башына.

Халык таләп итте дөреслекне,
Көттермәде,чыкты “гадел” хөкем дә;
“Полковник пакь, кыз-террорчы!
Торган явыз җинаятьчел төркемдә!”

Будановның үзен ,бүген менә,
Эт күк, кемдер атып киткән урамда.
Җинаятьтер,әмма Будановны,
Кызганмадым ,әллә нишләп, грамм да..

№21 (777248) / 10.08.2011 17:28:59

Сәйлән, Илзиянең сүзләреннән борыныңны төшермә. Син бик әйбәт язасың. Рифмаларыңны да туры китергәнсең! Әфәрин!

№20 (777247) / 10.08.2011 17:07:04

Cәйлән Син башта миңа үз иҗат җимешләреңне җибәр,аннары сөйләшербез..Синен миңа атап язган шигырең дә бөтенләй рифмаларга туры килми. Тәнкыйть белән генә тукмыйлар дигәнең дөрес түгел,аллага шөкер хуплаучылар да бар. Башка фикерләрне кара..

№19 (777244) / 10.08.2011 15:53:04

Кил син, җаным, кил син миңа,
Бик сагынып очып кил әле
(“Кил яныма” Илзия Гаязова)

Шигырь язам,иҗат итәм,
Шигырь саен –өндәмә!
“Төп Закон”да йөз кырыклап,
Миндә алар мең данә.

Өндәмәләр,чакырулар,
Туйдыргандыр барын да...
Бүтәнгә ни, “кәҗәләнә”
Хәтта сөйгәнем ярым да.

Шигырьләрем менә дигән!
“Зур” кешеләр хуплыйлар.
Тик Мру.да аңламыйлар-
чүп шагыйрьгә чутлыйлар,
кул күтәреп сукмыйлар-
тәнкыйть белән тукмыйлар.

№18 (777232) / 10.08.2011 11:25:49

Шигырьләрне бәяләргә,
Күренми әле Сәйлән!
Үзенең теләкләрен
Җибәрер бәйләм-бәйләм.

№17 (777227) / 10.08.2011 10:24:09

Оһоооо!

№16 (777224) / 10.08.2011 10:03:43

Рәхмәт сүзләремне белдерәм мина изге теләкләрен җиткереп, шигырьләремне уңай бәяләүчеләргә,шулай ук рәхмәтләремне белдерәм минем иҗат җимешләремне бетереп атырга тырышучыларга да..Һәр кешегә дә ошап бетеп булмас инде,тик шулай да аллага шокер минем иҗатымны яратып укучылар бар. Тискәре кушаматы белән язучыга шуны әйтәсем килә мин үз исемемне урысчалатып язмадым, ул татар телендә дә, урыс телендә дә бер төрле языла..Һәм ураза айларында мине әллә ниләр язып кимсетергә кирәкми (мәсәлән борын асты кипмәгән,пүчтәк язу һ.б)Әгәр дә "пүчтәк шигырләр" булса Ләйсән аны монда куймас иде,минемчә..

№15 (777218) / 10.08.2011 08:13:32

-ыр,-ер,-ар,-әр кушымчаларын да дөрес куярга өйрәнсә, тыныш билгеләрен өстәп җибәрсә, өченче шигырь юлларын рифмалаштырса,"кайгыртырга һич тә ярамый" юлын кеше аңларлык итеп үзгәртсә, Ташбакага кушылам.

№14 (777210) / 09.08.2011 23:43:16

Ильзия шигырләрең бик ошады! Шигырләрең тирән эчтэлекле, кыю фикерле, милләт җанлы. Булыр булмас ыбыр чыбыр этлэр өргэнгә игътибар итмә. Аларга җавап биреп вакытыңны әрәм итмә, әйләнеп тә карама. Син узең ышанган дөрес юлдан барасың.Уңышлар сиңа!!!!!!!

№13 (777206) / 09.08.2011 23:06:39

Үз исемен дә урысчалатып язучыдан нинди шагыйрә чыксын инде.№3 да ничек биектән карый ул безнең ише укымаучыларга.Мондый пүчтәкне язмау кирәк сеңелем.Үзем өчен генә дигәнсең,нигә аны чыгарып селкергә,мондагы "наданнарга".
Нишләп борын асты кипмәгәннәр шулай эре-тере сөйләнәләр соң...

№12 (777197) / 09.08.2011 21:15:06

\"кемгэ ошамый укымый инде\" ... Укымауларына үпкәләп, Ильзия №3 (777161) / 09.08.2011 / 10:05 не языугызны ничек аңларга?
Рифма-ретмың яхшы бит, ниндидер зур кешеләргә ошарга тырышып, лозунглар урнынына, чынлап та, эчеңдә булган, үзеңә тынычлык бирмәгән турында язсагыз, чын шигырләр дә булыр иде. Хотя бы, менә монда, безгә булган ачуыгызны шигырьгә салып, җавап языгыз... Сәйлән кебек!!! Сәйлән дә бит, беренче чиратта ихласлагы белән \"бәреп ега\".

№11 (777196) / 09.08.2011 21:14:29

Ильзия, синен шигырьлэрен мина ошады. табигый алар, жинел язылган. безнен халык кубрэк тэнкыйтьлэргэ ярата. карама кеше сузенэ, ижат ит. ус!!!

№10 (777175) / 09.08.2011 14:05:40

Бик матур шигырьләрең Илзия. Миңа бик ошады, алга таба да иҗат уңышлары сиңа. Афэрин.

№9 (777170) / 09.08.2011 13:29:39

Сез мине дорес анламадыгыз!!!Мин узем очен ижат итэм,кемгэ ошамый укымый инде,минем шигырьлэремне яратып укучылар да табылыр. барлык фикерлэрегез очен зур рэхмэт)

№8 (777168) / 09.08.2011 11:49:46

“Чит җирләргә китмик!”
“Кыерсытмыйк Җир ананы!”
"Татарча аралашыйк!"
"әнкәйләрне саклыйк!"
Бу лозунгларны кая язып куйыйк микән?

№7 (777167) / 09.08.2011 11:32:14

Милләткә хөрмәт татар телендә ДӨРЕС, ХАТАСЫЗ язуда да чагыла, ТАТАР шрифтын куллануда да. Кешене тикшергәнче, үзеңнән башлау хәерлерәк.

№6 (777166) / 09.08.2011 11:28:42

"Татарча аралашыйк" шигырендэ кабат шул ук урыска яраклашу курешэ. эйе, читлэр астына яраклашырга бик ярата безнен, татар.
балачактан устерелгэн "комплекс неполноценности" бик яхшы чагыла.
"Тату гына, дуслар, торыйкчы..."
- моны башкача, баш кутэрмик, урым хуж,аларыбызга каршы суз эйтмик дигэнне ан,лата инде.

"Аралашыйк ана телебездә,
Бу, әлбәттә, олы батырлык!!!"
- туган телен,дэ аралашу кемдер очен олы батырлык булырга тиеш тугел, гадэти, табиги хэл булырга тиеш.

№5 (777165) / 09.08.2011 11:20:12

Ильзия: "Әлеге шигырьләр "зур" кешеләр тарафыннан хупланган инде."
Ооооо!!!

№4 (777162) / 09.08.2011 10:28:15

"әлеге шигырьләр "зур" кешеләр тарафыннан хупланган" булуны "иҗат итүеңнең" критерие санаганга да, "иҗатны аңламаучылар"ның, сезнең язмада "иҗат" күрә алмавының сәбәбе булу мөмкинлеген уйламадыгызмы?
"зур" кешеләр хуплый икән, алар өчен "иҗат итегез", "иҗатны аңламаучыларга" эндәшеп, үзегезне түбәнсетмәгез...

№3 (777161) / 09.08.2011 10:05:18

Исәнмесез дуслар!!!Мин иҗат итәргә бик яратам,ике фикердән күренгәнчә, сез иҗатны аңламыйсыз, минемчә. Мин шигырьләремне тәнкыйтьләүдән курыкмыйм. Мактасагыз да башымны өскә чөймәм. Һәркемнен үз фикере,шунысын әйтә алам әлеге шигырьләр "зур" кешеләр тарафыннан хупланган инде.

№2 (777159) / 09.08.2011 09:19:54

Фуууу!!!

№1 (777149) / 08.08.2011 23:13:10

Уфффф!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar