поиск новостей
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
24.10.2011 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Лилия Сәлахетдинова

Мин Сәлахетдинова Лилия. Ямьле Зөя елгасы агып торган Буа районы, Күл-Черкен авылында 1986нчы елның 22нче ноябрендә, күп балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен. 1996нчы елның көз фасылында туган авылыма багышланган дүртьюллык шигыремне ак биткә төшердем, бу минем иҗатымның иң тәүге шигыре булды.

МӘХӘББӘТСЕЗ БУЛМЫЙ ДӨНЬЯДА

 

Ялгыз гына карыйм тулган айга,

Хыялларда йөзәм талгын гына.

Булсын иде җаныем янымда...

Алсын иде җылы кочагына!

 

Кушымта:

Күк йөзендә йолдыз атылганда

Йөрәккәем бигрәк ялкынлана.

Шунда гына аңлыйм, шунда гына

Мәхәббәтсез булмый дөньяда.

 

Курыкмам мин шуннан караңгыдан,

Сөюем дә булыр бары аңа.

Уяна да хисләр моңсу була ,

Үзем генә торам комлы ярда.

 

МӘХӘББӘТ УЛ ИЛАҺИ ХИС

 

Егет-кызлар бик еш әйтә:

Мәхәббәт - ул тик ләззәт.

Юк! Чын мәхәббәт эчендә

Хис-ялкын тора дөрләп.

 

Кушымта:

Мәхәббәт - ул илаһи хис,

Торасы да юк сөйләп.

Эчеңнән аның исемен

Йөрисең гел дә көйләп.

 

Мәхәббәт - назлы сүзләр.

Гашыйклар алар гаҗәп.

Сөйгәнен күрер өчен

Таба күп төрле сәбәп.

 

Аларда тау күтәрердәй

Була көч һәм дә теләк.

Мәхәббәттә йөзү рәхәт

Аны татырга кирәк.

 

ЯРАМЫЙ СӨЯРГӘ

 

Эндәшәмен йөрәгемә

"Ярамый!"- дим сөяргә.

Әмма ул һич тә ышанмый

Минем ялган сүзләргә.

 

БӘХЕТ-ЯШӘҮ БУ ҖИРДӘ

 

Минем өчен бәхет

Яшәү үзе бу җирдә!

"Син бәхетлеме?" дисәләр

Шулай әйтәм һәркемгә.

 

Бәхет түгелмени инде!?

Телем бар сөйләшергә,

Колакларым ишетә,

Күзләрем шөкер күрә!

 

Әти-әнием янымда,

Апалар бар килергә.

Бәхет өчен күпме кирәк

Тормышны сөючегә?!

 

ТАБИГАТЬНЕҢ МАТУРЛЫГЫ

 

Минем өчен матурлык ул:

Көзнең төсле яфрагы,

Чишмәләрнең чылтыравы,

Каеннарның шаулавы!

 

Миләшләрнең кызыл чагы-

Көзнең октябрь ае.

Кырау төшеп, иртән, җирне

Каплап торган бозлары.

 

Яңгырның шыбырдавы-

Көзнең төп матурлыгы!

Бармы икән, табигатьтә,

Матур чак моннан ары!?

 

ТАНЫШУЛАР

 

Кемдер тәүге кат таныша:

Гади генә кибеттә.

Кайберәүләр ял иткәндә,

Берәр ерак чит илдә

Зәңгәр диңгез читендә.

 

Һәрбер танышу башлана:

Күзгә карау бер сүздән,

Икеңә дә якын булган

Берәр сүз сөйләшүдән,

Утырып серләшүдән.

 

Танышулар - һәрбер җирдә,

Төрле вакыт-мизгелдә.

Уртак сукмак-була сирәк,

Тормыш юлы авыр бигрәк-

Чын дусларның иңе кирәк!

 

Кемнәрдер дус булып кала

Мондый танышудан соң.

Кайчакта гашыйк булалар

Бер-берен күргәннән соң,

Озатып йөргәннән соң.

 

Кайбер кеше игътибар да

Итми танышуларга.

Танышулар, очрашулар -

Илтсен дуслашуларга,

Булсын кавышулар да!


Сәхифәнең авторы Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№22 (787087) / 22.11.2011 10:37:57

аңламадым), "Курыкмамын шуннан караңгыда" - ул булса караңгы куркытмый дигәнне аңлата.)

№21 (787086) / 22.11.2011 10:35:38

Сәламнәр барыгызга да!
Мин бик шат шигырьләрем Сезнең ихтибарны җәлеп итә алуына. Берәмтекләп җавап биреп утырмыйм, ачуланмагыз. Һәрберегез язуымнан үзенең соравына җавап табыр дип өметләнәм.
Әйе, Аллага шөкер, иҗат бара, әкрен генә ләкин бара. Нишләп әле хәзерге заман язучысы үткән гасырлар белән уйларга, алар кебек булырга тырышырга тиеш ди?! Без бит ул көннәрдә түгел - хәзерге көндә яшибез, хәзерге заман күренешләрен күзәтәбез, бүгенге хисләр һ.б.
Мин омтылмыйм элекке һәм хәзерге бөек язучыларны куып тотып узып китәргә. Бары тик язам, яшим.
Композиторларга килгәндә: әйе авылда яшәүче, кешеләр арасында йөри алмаучылар өчен аларны табу читен. Ләкин интернет бар. Оскар абый Усмановка рәхмәтем чиксез! Ул менә нәкъ тә сезгә тәгъдим иткән текстларга көй язып \\\"Мәхәббәт ул илаһи хис\\\", \\\"Мәхәббәтсез булмый дөньяда\\\" дигән җырларны дөньяга чыгарды, көйләрен язды - җырчыларын тапты. Миңа нәкътә җырчыларны үзе таба алырдай композитор кирәк иде. Шулай ук хәзер берничә текст өстендә эшлибез. Алмаз Борханов исемле егет рэп стилендә \\\"Рәнҗетмәгез ятимнәрне\\\" дигән текстка көй язды һәм башкара. Булыша аласыз икән композиторлар белән – языгыз. Рәхмәтле булырмын.
Тормыш тәҗрибәсенә килгәндә һәркемнең җилкәсендә үз: авырлыгы, язмышы, кимчелеге, казанышлары бар.
Мин барыгызга рәхмәтле! Критика иҗат кешесен үткенли. Уйланырга мәҗбүр, нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итә.

№20 (784489) / 27.10.2011 17:09:13

"Курыкмам мин шуннан караңгыдан"
-менә бу "оборот"ны аңлап бетермәдем

№19 (784285) / 25.10.2011 19:29:31

"ЯРАМЫЙ СӨЯРГӘ", "ТАБИГАТЬНЕҢ МАТУРЛЫГЫ" шигырьләре аеруча ошады.
Иҗади уңышлар!

№18 (784253) / 25.10.2011 15:11:32

Мин алай димэдем.
Башка көннәрдә дә мәрхәмәтле булырга тиешбез.
Ә бу көннәрдә бер-беребез өчен аеруча шәфкатьле булу сорала.

№17 (784248) / 25.10.2011 13:52:00

Лилия сеңлемә караганда аңа коментлар язучылар өчен шатмын. Аларның һәрберсенең күңелендә әлеге нәни кошчыкны кыерсытмау теләге ярылып ята. Дөресен дә әйтәселәре килә, әмма ярып та салмыйлар. Бу яхшы үзгәреш!!!

Лилия сеңлем - ә алар бит барысыда азау ярган тамашчы-укучылар, аларның тормыш тәҗрибәләре бик зур, кирәк чакта сүзләрен дә үлчәп тормыйлар...
Тырыш сеңлем, барысыда яхшы булыр. Синдәй күңеле бай булганнар бик кирәк безнең милләткә...

№16 (784246) / 25.10.2011 13:47:06

ЯРАН ГӨЛ, башка көннәрдә явызлык эшләсәк тә ярармы, сизнеңчә,бер беребезгә???
нинди ник артында кем утырганын белмибез бит.
без һәрвакыт учтивый була белергә тиешбез!!!!
берберебезгә мәрхәмәт,шәфкать,хөрмәтле була белүебез биик кирәк татарга.

шулай яран гөл дөрес әйтәсең.

№15 (784245) / 25.10.2011 13:33:12

Эйдэгез, мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә Корбан бәйрәме алдыннан гына булса да, сүзләрнең җылысын кызганмыйк!!!

№14 (784236) / 25.10.2011 11:58:59

+
"Что вижу,то пою" ны укыгач, мин сразу беләм,әәә моны чукча язган дип аера алам.
сезнеңчә булса караачәч,татар шигриятен укыгач,шулай аерып,моны татар язган дип әйтеп буламы соң?

син китәрсең инде:син надан,син шигерь язу кагыйдәләрен белмисең и т.п. и т.д. кем уйлап тапкан да кем аны дөрес дигән?
шул "законнан" тайпылышлар юкмы дөньяда? әль сез дөнья шигерятен СНГ кысаларында гына дип беләсезме?

№13 (784235) / 25.10.2011 11:49:34

карачәч!
нигә әле без башка халык шигерьләрен үз итәргә тиеш?
белүемчә,татар шигриятенең үз йөзе,үз кыйммәте булырга тиеш. нигә без хаман кемгәдер яраклашабыз,хаман кылый күз белән тирәюнгә күз салабыз? ни әйтерләр янәсе. кайчан бетәр бу татарда "чупство неполноценности",ә?

молодис сеңлем,күңлеңдә шигерь туа икән, яз! кешедә эшең булмасын.
бу синең үз шигерләрең,кешедән "урлаган",кешенекен шомарткан шигерьләр түгел - үзеңнекеләр!
МОЛОДИС!

№12 (784232) / 25.10.2011 11:23:00

Безнең татар халкы чын шигырьнең нинди икәнен аңламый һәм аңламас ахрысы. Чукчалар шикелле \"Что вижу, то пою\" булыр безнең шигърият. Без шуны мактарбыз инде. Шигырьдә \"Бәхет, Мәхәббәт, Яратам\" дигән сүзләр никадәр күбрәк булган саен, шигырь матуррак булыр. Хет Туфаннарны укыгыз инде, башка халык шигъриятен үз итмисез икән!

№11 (784212) / 24.10.2011 21:58:48

\"Үзең матуррак язасыңмыни?!\" дип бәйләнә башларлар, дим. Эш кемнеңдер матуррак, көчлерәк язуындамыни, монда бит сүз конкрет яшьти иҗаты турында бара, 25 яшьлек шәхес турында. Күке әйткән \"омтылыш\" әле бер ягы белән дә нәтиҗә бирмәгән. Мин ни эзләп тә, аз гына булса да инде моңарчы язылганнардан аерылып, кычкырып торган бер генә ачыш та таба алмадым.
Кардәшебез әсәрләренең җыр булуын өмет итә. Әмма, таба алыр микән әле ул бу әсәрләргә композитор һәм җырчы - мин икеләнәм.
Талантның асылы эзләнүләрдә булса кирәк. Яшь каләмдәшнең хисләр диңгезендә генә түгел, сүзләр диңгезендә дә колач җәеп йөзүен телим. Шигърияткә килүе озакка булса, ни дә булса табуы бик ихтимал.

№10 (784202) / 24.10.2011 21:11:03

Ээээ,Күке, бәйләнгән кеше юк бит әле, шигыре күңелгә сары май булып ятканга, "якын итеп, мыскыл "гына итәбез.)))  Җитди итеп әйткәндә, җитешсезлекләре булса да, (эчтәлеге шәбе "җырлап" тормый) омтылышы гына түгел, шигыре дә матур...

№9 (784201) / 24.10.2011 21:02:00

Гел бәйләнеп кенә утырмагыз әле!
Омтылышы матур!

№8 (784199) / 24.10.2011 20:52:03

Соры корт!
"Җырлап" торуны рифма һәм ритм билгели бит. Авторга шул өлкәләргә игътибар итәсе бар.

№7 (784198) / 24.10.2011 20:46:18

Нур-улы

Эчтәлеге яхшы, сүз дә юк. Темасы да тапталган тема түгел, бәлки миенм генә очратканым юктыр. Теле, алдагы ике шигыренеке кебек "җырлап" тормый, сәбәбен әйтә алмыйм, тел белгече түгелмен...

№6 (784197) / 24.10.2011 20:38:10

Соры корт!

Ә миңа "Танышулар" эчтәлеклерәк тоелды. Ә җитешсезлекләргә калса, алар күп инде...

№5 (784196) / 24.10.2011 20:29:22

Нур-улы
Миңа калса, бу бала типкәләнмәс, Аллаһы боерса...
Яше баш булу аркасында язылган шигырләрдән башка, "БӘХЕТ-ЯШӘҮ БУ ҖИРДӘ" һәм "ТАБИГАТЬНЕҢ МАТУРЛЫГЫ" шигырләрен куеп бик яхшы эшләгән. Юк исә, яшләрнең барсы да яза торган көндәлектән дип, уйларга булыр иде. Ә бу ике шигыре, болыт арасыннан елмаеп килеп чыккан кояш кебек. Башка яштәшләреннән аелмалы буларак, елак шигырләр түгел. Яштиләрдән Энҗе Ибраһимованы укыгач кына, шушылай күңел күтәрелеп киткән иде...

№4 (784195) / 24.10.2011 20:28:50

Язганымны укып карадым да - бигрәк чыктым аркылы күпер булып чыккан икән))))

Эш анда түгел.

№3 (784194) / 24.10.2011 20:27:00

Һәркемдә бу кызныкы кадәр яшәүгә омтылыш булсын иде әле...

№2 (784192) / 24.10.2011 20:20:35

Яшьләрне типкәләү килешмәс!

№1 (784182) / 24.10.2011 19:26:48

Кем башлый?

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar