поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
18.10.2008 Мәдәният

ҺОЛЛИВУД ТАТАРЧА, БОЛЛИВУД ИНГЛИЗЧӘ

“Алтын мөнбәр”дә Һолливуд йолдызы татарча эндәште, ә "Мосфильм"ныкы урысча. Алардан соң Болливудка исә ярымбуш зал калды. Казанда “Алтын мөнбәр” IV Халыкара мөселман кинофестивале рәсми ачылышы узды. Анда танылган кино әһелләре белән очрашу узды. Әйтик Голливудтан Марк Дакаскос атлы йолдыз, урыс киносы йолдызы Эльдар Рязанов кебекләр “Пирамида” күңел ачу үзәгендә чыгыш ясады. Алар башта кызыл келәм юлы аша үттеләр.

ЯХШЫРГАННАН ЯХШЫРА, ИПТӘШЛӘРЕ АРТА БАРА

 

 “Алтын мөнбәр” директоры мәскәүле чечен Зауди Мамедов, елдан-ел катнашучылар саны, жюринең сыйфаты арта бара, дип хәбәрчегә сөйләде.  Күп киночылар катнашкач, яхшырагын сайлап алу мөмкинлеге дә арта, дип саный ул.

 

Тик узган елны “Алтын мөнбәр”гә көндәш булып  Грозныйда “Нух көймәсе” кинофестивале узды. Баксаң, Мамедов анысын да үзе ясаган икән. “Алар бер-берсенә көндәш түгел, иптәш”, диде ул. Шулай ук Уфада да киләсе елда шундый бер фестиваль ясарга теләүчеләр бар дип сөйләнәләр.

 

 БАШКА ДИНДӘГЕЛӘРГӘ ҮРНӘК БУЛЫП ТОРА.

 

Оештыручылар арасында Русия мөфтиләр шурасы да бар. Шура рәисе Равил Гайнетдин: “Алтын мөнбәр”не беренче тапкыр ясаганда, аның дәвамына шик белдергәннәр иде”, ди. “Ә бүген инде, оеша алуына шикләнмиләр, совет чорындагы данлыклы Ташкент кино-фестивале белән  чагыштыралар. Ул ислам һәм шәрык илләрендә тиңе булмаган мәдәни чара. Максаты - әхлаки сәнгатьне тарату. Шуңа күрә безне башка диндәге кешеләр дә күтәреп алды. Хәзер инде фестивальдә Америка, европа илләре дә теләп катнаша”, дип мөфти хәбәрчегә белдерде. 

 

ҮЗ КЫЙБЛАСЫННАН КИТТЕ

 

 Тик фестиваль кыйбласыннан китте, дип санаучы мөселманнар да бар. Алар фикерен дини җәдвәл чыгаручы Шәех Зәбиров сөйләде. “Жюрига безнең диннән ерак кешеләрне тутырдылар. Ә бит Согудъ Гарәбстаны, Төркия, Мисыр кебек илләрнең белгечләрен, киноларын күберәк чакырасы иде монда”, диде ул. Зәбиров, татар ясаган берничә фильм генә бәйгегә узган, дип тә борчыла.

 

ГОРУРЛАНЫП БЕТӘ АЛМЫЙЛАР

 

 Берничәсе булса да узган. Жюри сайлап фестиваль кысаларына керткәннәр арасында  “Өч аяклы ат” фильмы да бар. Аның сценария авторы - Адар Хәлим. Ә режиссеры -Нурания Җамали. Алар 130 фильм арасыннан ун фильм гына сайланып алынуын әйтә. “Җиңә алырбызмы, билгесез. Тик шул унлык арасына керүебезгә горурланабыз”, ди Җамали. Ә Айдар Хәлим, киноның татарча эшләнүенә шатлана.

 

ЗУР ҖИҢҮЛӘР КИРӘК

 

Ә Мансур Гыйләҗевның “Туган җирнең өч аршыны” фильмы “Алтын мөнбәр”гә уза алмаган. Ул төшерелеп бетмәгән. “Без аны җайлап кына, яхшылап ясыйбыз. Сыйфатлы әйбер ашыгып-пошыгып эшләнелми. Бу фестиваль дә күрсәтер әле, зур кинопроектлар руныда уйларга кирәк. Вак кинофильмнар белән генә дөньяны шаккатырып булмый”, дип сөйли сценрарист.

 

БАШКАЛАРГА ҮЗЕБЕЗНЕ КҮРСӘТЕРГӘ КИРӘК

 

Тантана асылда урысча барды. Бер татарча җыр, берничә татарча сүз кыстырып куюларын искә алмаганда. Шулай ук диндар тамашачы, мутлык белән тоссыз шаяртулар да кирәгеннән артык, дип зарланды. Экраннан бертуктаусыз эчүче, сигара капкан исерек урыс агайларын шактый күрсәттеләр. Кол Шәриф мәчетендә имам ярдәмчесе булып эшләгән Зөфәр хәзрәт Галиуллин: “Ачылышта да, тантанада да татарның асыл йөзен күрсәтү җитмәде. Ә бит читтән килгән кунакларга, без беренче чиратта үз йөзебезне күрсәтергә тиеш идек”, дип зарланды. Ул, фестиваль имансызлыкка авышты, ди.

 

БОЛЛИВУДКА ЯРЫМБУШ ЗАЛ

 

Буш вакыты булган пенсионерлар инде бакчадан кайткан, студентларның имтихан чоры башланмаган булса да, залларга тамашачы ишелеп килер, дип көтелми. Диндар тамашачы чарадан бизеп килә, дип санау бар. Ә динсезләрен идея кызыксындырмый, диләр алар. Моны раслагандай, ачылыш тантанасыннан соң һинд мөселманнары турында зур уен фильмы күрсәтелде. Ул Болливуд, Русиядә махсус “Индия” каналын тотучы, күпләр зәвыгына туры килүче киноиндустрия продукты иде. Тик залдагы тамашачы саны киресен исбатлый ала иде.  Ачылышта софитлар каршында ялтыраган, тамаша карап түрәләр, йолдызлар белән аралашкан берничә йөз кешедән уннан бере генә һинд киносын карарга калды. Ә ул кино Һиндстандагы кеше хокуклары, андагы җирле Чечня – Кашмир, андагы мөселманнар турында иде.  Режиссеры Самархан Азатлыкка, бу фестиваль мөселманнарны яхшы яктан күрсәтүе белән кадерле, дип инглизчә сөйләште. Киносы да инглизчә иде, аны урысча тәрҗемә итеп тордылар. “Алтын мөнбәр”  исламны яңа күзлектән күрсәтә”, диде үзен Болливуд кешесе дип санаучы Самархан. 

 

Ә тамаша залында утыручылар, реклама булмады, кайсы кино кайда күрсәтелүен белмибез, дип  зарланышты.

 

ҺОЛЛИВУДНЫКЫ ТАТАРЧА

 

Үзеңнеке үзәктә. Тик тамашачыга беренче чиратта таныш булган Һолливуд йолдызлары якын булып чыкты. “Алтын мөнбәр” ачылышында Америкадан килгән Марк Дакаскосны алар шаулатып каршы алды. Марк та ялындырып тормады, “рәхмәт”, “котлы булсын” кебек татарча сүзләр яудырды.

 

Ә “МОСФИЛЬМ”НЫКЫ УРЫСЧА

 

Ә менә якындагы Мәскәү йолдызлары Эльдар Рязанов, Виталий Безруков, Наталья Бондарчук кебекләр алай тел өйрәнеп газапланмаган. Алары “безнең Русия киносы” кебек сүзләрне урысча еш кабатлады. Эльдар Рязанов үз чоры - совет киноларын да искә төшерде. Ул шул чордагы “Үзбәк-фильм”, “Казакъ-фильм”нар үрнәгендә Татарстанда да кинолар төшерә башларга такъдим итте. “Без ярдәм итәрбез!” диде. Әлбәттә бушка түгел, бу юлы кунакка килгән өчен алган кебек, ярдәм өчен дә алачаклар. Моннан егерме ел чамасы элек шулай Мәскәүдән берсе килеп Татарстан акчасына серле һәм кыйммәтле “Исә Болгар җилләре” исемле кино  төшерә башлаган иде инде.  Һаман да тулысынча төшереп күрсәтә генә алмый.

 


Амил НУР
Азатлык
№ --- | 17.10.2008
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (7766) / 22.10.2008 11:06:23

Тотыш!!!
Мосолман, шул исэптэн, гарап иллэрендэ киноиндустрия бар ул.сез эйткэненчэ тугел ул. Киноларында пэрэнжэ ябыну сирэк куренеш..Хатта Сэгут Гарабстаннын узэк телевиденедэ киноларында ем спектакллэрдэ хатын-кыз купчелек очракта беркэнчек ябынмый...Мисыр киносын, мэсэлэн, куп еллардагы тарихы бар.Тик кызганычка каршы, бездэ гел Америка киноларын(hем аларнын да югары сифатлы тугеллэрен)курсэтэлэр, карыйлар да..
Иран , Мисыр,Индонезия,Марокко, Торкия, Пакстан киносы бар ул. Аеруча Иран киносы узенчэлекле..

№9 (7722) / 20.10.2008 12:36:31

Утеп барышлый, син сыер.. остенэ бастын!!!

№8 (7721) / 20.10.2008 12:32:32

Мин дэ булдым ул фестивальнен ачылу тантанасында. татар халкынын милли йозе ачылмады. кеше куп иде, лэкин кинога калучы аз булды, булганы да инглиз телендэ барган киноны анлый алмаудан гажизлэнеп кайтып китте...

№7 (7719) / 20.10.2008 11:57:57

Сарыклар да исан, бурелар да тук! Россия сэяси заказ бирэ – оченче донья иллэре белэн дуслашырга! Хэрвакытта янында бусплатный затычкасы бар - Шэйми. Ул кушкан булла инде. Безнекелэр шунга алданып эшли, уз кесэсеннэн тугел бит! Нефтедолларлар тугелэ. Ахыр чиктэ ул акчалар Мэскэудэге башка имитаторларга оча. Э безнен ьурналистлар халкы шатлана.

№6 (7707) / 20.10.2008 00:26:48

Чуаш илендэ, мэсэлэн, берэр православие кинофестивале булганын ишеткэнем юк эле минем. Шул ук Дакаскоснын Уфада да булганы юктыр.Шуна курэ бу фестиваль, ничек кенэ утсэ дэ, казаныш инде. Гарэп иллэрендэге кинотеатрларны уйлап куйдым эле, хатыннар залын яисэ сеансын.Алар кара пэрэнжэдэ, остэп залда ут сунэ......Карангылык...Топ рольдэге хатын пэрэнжэдэ, кара чапан кигэн...(Дэвамын узегез уйлап бетерегез)

№5 (7704) / 19.10.2008 23:29:41

Ил, синнэн жунле эйбер чыкмый инде.
Узеннен сойлэменэ кара башта. Син тормыш тообендэге кешелэр кебек сойлэшэсен.
Кемнэр белэн генэ аралашасын сон син?

№4 (7699) / 19.10.2008 17:10:59

какой нафиг кызыксыну???
суперйолдызлар, һолливуд йолдызлары белән кызыксыныргамы?
кем белән?
марк дакаскос беләнме?
кем ул????
точно бер хат җазып саласы бар оргкомитетка.
алып баручы итеп собчак+сергей зверевны чакырсыннар.
кунакка әйттем иде - п.андерсен б/н п.хилтон.
ну, тагын бер-ике суперйолдызны - патрик суэйзи, кристоф ламбер, әле анда бер хатын-кыз каратистка да бар (элегрәк эфирдан еш күрсәтәләр иде 4 нче сортлы киналарны).

заразылар.
оялмыйлар да бит, Фестиваль дип атарга шул көлкене.

джек николсон, роберт де ниро, аль пачино. менә болар б/н кызыксынып була.

германнарның берәрсен чакырсалар иде...

а то рязанов килгән. о, бәхет. әле яңа фильмга акча бирмиләр дип зарланган. бик шәп. бирә күрмәсеннәр. а то тагын берәр чуп-чар төшерер дә, аның кайчандыр шәп режиссер булганлыгы совсем онытылыр.

№3 (7686) / 18.10.2008 19:05:42

"Алтын монбэр" барышында безнен журналистлар узлэренен мокытлыкларын (мокыт - тормоз мэгънэсендэ) курсэтеп карыйлар да сон инде! Бернинди кызыксыну юк!!! Оперативлык, компетент сораулар турында эйтеп тэ тормыйм!!! Куп кенэ татар журналистлары, фестивальнен оченче конендэ ук инициатива курсэтэ башлады!!! Жэмэгать, уяныгыз, зинхар!!!!!!!!!!

№2 (7684) / 18.10.2008 18:56:50

Ул Дакаскос шундый ачык, аралашучан хэм харизматик кеше!!!)))) Яхшы энергия боркелэ аннан!!! Ана 44 яшь, белэсегез килсэ!!! Восточное единоборство белэн шогыльлэнэ. Яшь куренуе шуннан икэн!

№1 (7671) / 18.10.2008 11:51:10

Дакаскос башкортка ошаган!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar