поиск новостей
  • 19.01 "Кичер мине, әнкәй", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Гыйнвар
  • Артур Гыйниятуллин - саксофончы
  • Фарыйх Мадьяров - самбочы
  • Мурат Сиразин (1957-2021) - фермер
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдаётся 2-х комнатная квартира с мебелью в центре Актаныша на длительный срок. т. 89063332251
 
 

 
Архив
 
10.11.2008 Мәдәният

ӘКИЯТТӘ БЕЗ МАТУР

Әле генә Казанда тәмамланган "Алтын мөнбәр" дүртенче Халыкара мөселман киносы фестивале уңаеннан, шул соңгысына – әкият дигәненә күз салырга форсат бар. Нәкъ менә күз салырга, чөнки фестиваль программасына дүрт татар мультипликацион фильмы тәкъдим ителгән иде.

Татар фильмы төшерер өчен режиссерның татар булуы мәҗбүри микән?  Хәзер  күрербез.  Беренче фильм "Төш юрау" дип атала. Исемен татарчага тәрҗемә иттем, чынлыкта фильм тоташ урысча бара, ә "татарчалыгы" шунда гына – ул Россия кинематографы сандыгындагы "Гора самоцветов" сериясенә кергән фильмнардан һәм татар халык әкияте дип тәкъдим ителә. Оригиналда, ягъни урысчада – "Толкование сновидений". "Гора самоцветов" сериясе фильмнарын телевизордан күргән кеше беләдер:  "мультяшка"-тасмалар Россиядә яшәүче төрле халыклар әкиятләреннән төзелә. Фильм алдыннан, һәр әкият иясе – теге яки бу милләт – хакында матур белешмә бирелә. Бу очракта татарлар – Идел буйларында яшәүче бай тарихлы, тырыш милләт дип әйтеп үтелде. Режиссер Александр Татарскийның пластилин ысулы (пластилин сурәтләр бер-берсен тиз-тиз алыштыра баралар) безне бик матур тасвирлый.  Шундук Россия төбәкләрендә яшәп-үсеп килүче татар балалары өчен дә, аларның төрле милләтле яшьтәшләре өчен дә куанып куясың: тарих китапларындагы күпләгән яла ягулардан соң, мультфильмда гына булса да, безне матур итеп күрсәтәләр, бакчы!  Ә менә фильм үзе башлангач, бераз уфтанып көлемсерисе килә: безне, татарларны, кайдадыр, шартлы бер Азиядә, эссе якта яшәүче милләт итеп күрә фильм авторлары.  Александр Татарский (үзе яһүд иде шикелле), һич югы фамилиясе "безнеңчәрәк" булган өчен генә, татарларның урталык җирләре халкы икәнен, урманлы-сулы, кышлы-язлы якта яшәвен белергә тиеш иде кебек.  Ә фильмда татар ханын, аның мәкерле вәзирен, базар халкын, ниһаять, татар каласын Урта Азия тирәсенәрәк күчереп куйганнар кебек тоелды. Хәер, төшендә үзенең ишәккә әверелүен күреп уянучы хан һәм филгә утырып, Һиндстаннан бу якларга килеп чыккан төш юраучысы булгач, әкият үзеннән-үзе Шәрыкка тарта инде, билгеле.  Географик буталышларның сәбәбе үзебездәдер бәлки?  Ни дисәк тә, күп әкиятләребез, борынгы китап мәдәнияте аша, нәкъ менә комлы, йөземле, ишәкле, филле тарафлардан килгән шул безгә. Ә менә сәнгати яктан "Төш юрау" – кызык, матур, ярыйсы ук камил фильм. Яхшы күңелле ханны карсак гәүдәле, юан итеп  ясаганнар.  Бусы баштан ук елмаю уята. Гомумән, фильмнан авторларның юмор тойгысына бай икәнлеге сизелеп тора.  Беркадәр милли көй­ләр дә яңгырап китә, бусы  теге бая  әйткән хатадан – татарның кем икәнен, кайда яшәвен чамалап бетермәү наданлыгыннан тартып чыгаргалый.  Фильм шактый озын, егерме минут дәвам итә.  Алдан ук әйтеп куярга кирәк:  фестивальгә кергән дүрт мультфильмның һәркайсы диярлек ("Сандугач"тан кала) – нәкъ менә озаклап карар өчен төшерелгәннәр.  Аларны мәгъ­лүм бер дәрәҗәдә хрестоматик фильмнар дияргә дә ярыйдыр. Билгеле инде, фильм сәнгатебез әле яңа гына борын төртеп маташкан чорда, мультфильмнар төшерү иң гади юлдан – халык әкиятләрен экранда терелтүдән башланды.  Азау ярган Мәскәү мульттасма осталары кебек, "Крокодил Гена"лар, "Ну, погоди"лар, буе маймыл дигән берәмлектә үлчәнә торган елланнар турында фильмнар төшерә  алмыйбыздыр әлегә без.  Чөнки аның өчен оста һәм кыска сценарийлар кирәк.

 

Икенче фильм – "Соловей". Бусы да урысча бара, шул ук алда әйтелгән сериядән.  Ун минутлык әлеге мультфильм алтын читлектәге сандугач, дөресрәге, ирек кадере хакында.  Алдагы фильмнан аермалы буларак,  фильм геройлары – сәүдәгәр, аның кызлары,  Сандугач һәм башкалар – тере хәрәкәтле сурәтләр түгел. Алар авызларын да  ачмыйлар, ә кадакка беркетелгән картон фигуралар кебек кенә хәрәкәтләнәләр. Шушындый  чикләнгән чаралар аша да, режиссер Г.Заколодяжный тәэсирле фильм ясый алган.  Музыканы оста файдаланган: "Каз канаты" көе дә, "Әллүки" дә яңгырый фильмда.  Титрдан исемен истә калдыра алмадым, хатын-кыз  башкаруында яңгырый торган  җыр да бик отышлы килеп "утырган". Аның җырлавында  авылча татар моңы чалымланмаса да, бу тавыш барыбер үзенчә моңлы.   

 

Шушы урында, темадан читкәрәк кагылып, янә  бер күзәтүемне шәрехләп китмәкчемен. Элекке көнне "Сувар-Плаза"да кыска метражлы татар фильмнары караган идек. Биш фильмга да хас бер сыйфат бар, минемчә: һәркайсы музыкадан, татар көеннән башлана һәм беткәнче шундый лирик стилистикада дәвам итә. Бер яктан бу әйбәт тә кебек, чөнки тамашачыны тәэсирләндерә, талгын гына моңландыра. Ә икенче яктан карасаң, мондый туктаусыз моңлану, һәр фильмнан лирик әсәр ясау – киночыларыбызның сурәтләү чаралары бик ярлы икәнен күрсәтүче билге дә түгелме икән?!

 

Өченче мультфильмга күчик,  "Камыр батыр"га. Мондый исемдәге әкиятнең халыкта төрле вариантлары яши. Дөресрәге, яшәгән. Бүген инде татар авылында да балаларга әкият сөйләмиләр.  Кайсы китаптан алып, нинди  төбәк әкиятен файдалангандыр сценарист Роза Хөснетдинова, һәрхәлдә "Камыр батыр"ның әлеге вариантында әби белән бабай өендә әвәләнгән камыр сынның баһадир җегет булып үсеп өлгерүе генә таныш безгә.  Алга таба Камырның, бара-бара, тиз йөгерә торган кеше белән танышуы, өстәвенә, үзенең яраткан сыерын ияртеп йөртүе, ничектер, бүтән әкият­ләрдән чүпләп җыештырылган кебегрәк тоелды.  Чәрелдек алма кортының Камыр җилкәсендә сәяхәт итүе – бусы фильм авторлары табышы инде, билгеле. Камыр батырның нинди батырлыклар кылуы "мультик"ның рәсемле хәрәкәт-чуалышларыннан бик үк аңлашылып бетмәде.  Билгеле инде, Камыр, ахыр килеп, хан кызына өйләнә, ханның хәйләләрен тапкырлык ярдәмендә җиңеп чыга. Ләкин болар ничектер ашык-пошыграк сурәт­ләнә, баштагы  талгын хикәяләү юкка чыга.  Дөресрәге, текстта гына кала ул.  Режиссер Сергей Литовец (сүз уңаеннан, үз урысыбыз, Казан егете) фильмны фестивальгә өлгертергә ашыкканга күрә, шундый тыз-бызлык килеп чыкмадымы икән, дигән шик тә уянып куйды.  Ә рәссамнар оста, сүз дә юк.  Персонажлар  юмористик рухта "яратылганнар", әйтик "Чаян" журналы карикатураларына охшап торалар. Бер дә начар түгел. "Камыр батыр"ның музыкаль бизәлеше дә зәвыклы.  Иң ошаган җире бар әле тагын:  "кадр арты" текстын үз актерыбыз Әзһәр Шакиров укый. Әйттемме-юкмы, бу әкият тә урысча куелган бит, ә менә текстын, урысчалап булса да, Әзһәр абый укыганга күрә, фильм тәмам татарча килеп  чыккан.  Акценты да, кирәк җирдә көлемсерәп куюы да татарча.

 

Бер кичнең дүртенче фильмы – "Нәкъ  Казан артында бардыр", ягъни Тукайның "Шүрәле"се.  Һәм,  ниһаять, бөтенләе белән татарча. Режиссеры – Рамил Төхвәтуллин.  Мультипликациядә яңа ысулга тотынган – анимациягә.  Рамилнең "Шүрәле"сендә теп-тере кешеләр, чып-чын шүрәле бабай, шүрәле балалары һәм шүрәле егете яшәп ята.  Искиткеч матур, төсләргә бай урман,  "хәтфәдән юрган" үлән, чәчәкләр, хайваннар һәм бик тә "кеше төсле үзе", дөрес, яшел тәнле һәм маңгайлары мөгезле шүрәлеләр... Фильм прозаик рухта башланып китә. Күз алдыннан бүрәнә төялгән вагоннар тезелеп уза.  Шул бүрәнәләр – фильм титрлары. (Дөрес, алар татарчалы-урысчалы, катыш-кара һәм бик тә хаталы язылганнар. Ярый, бусын гафу итик. Корректор ялларга акчалары җитмәгәндер...) Урман аланында  шүрәле балалары уйнап йөри.  Берсе буш консерв калае табып ала да,  Шүрәле-бабайдан сорый: "Бабай, бу нәрсә?"– ди. Һәм шуннан, рухи-экологик темага экскурс ясап алгач, бабай кешеләрнең шүрәлеләргә зыян сала башлавын бәян итә, аннары яшьлегенә кайтып, "Шүрәле" әкиятендәге хәлләрне искә төшерә. Алга  таба барысы да нәкъ Тукайдагыча. Тукай тексты (аны Илдус Әхмәтҗан укый) һәм шуңа тәңгәл иллюстрация бер-берсен тулыландырып баралар.  Шушы ике чарага – сүзгә һәм сурәткә фон рәвешендә, фильмның буеннан буена диярлек Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балеты музыкасы яңгырап тора.

 

Безгә, "Шүрәле"не яттан белүче егерменче гасыр балаларына, әлеге фильмда бер яңалык та юк. Минемчә,  Рамил әфәнденең оештыру сәләтенә, тырышлыгына, уңганлыгына, өлгерлегенә югары бәя биргән хәлдә, Тукай әкиятен кул астында булган бар төрле чаралар ярдәмендә "тыгызлавын", "дыңгычлавын" артыклык дип  танырга кирәктер. Ә менә яңа буын балаларына хрестоматик әсбап буларак, әлеге фильм бик тә ярап куярга мөмкин. 

 

Гаҗәп әсәр инде бу, гомумән! Әле мин фильмны түгел, ә Тукайның "Шүрәле"сен күздә тотып әйтәм. Әдәбият белгечләре дә, сәнгатькәрләр дә дистәләгән еллар   дәвамында  аннан  төрледән-төрле мәгънәләр эзлиләр. Совет заманында безгә "Шүрәле"нең төп идеясе – кешенең тапкырлыгын, табигатьнең явыз көчләренә каршы тора белүен күрсәтүдә, дигән кебегрәк өйрәттеләр. Вульгар заман, вульгар идеяләр. Әйе, Былтырның Шүрәледән тапкыррак булып чыгуы кешенең акылын, көчен күрсәтәдер, билгеле. Ләкин "Шүрәле"не шулкадәр җитди итеп, каш җыерып укырга ярыймы соң инде! Тукайның бу әсәрен шукланып, күңеле белән мәтәлчек атып язганлыгы әсәрнең рухыннан аңкып тора ич! Әнә, даһи рәссамыбыз  Бакый Урманче шүрәлеләрен генә күрегез: нинди самимиләр алар,  бәгырькәйләрем! Минем, мәсәлән, "Шүрәле" текстын да Илдус Әхмәтҗановтан түгел, ә  әйтик, Шәүкәт Биктимеровтан ишетәсем килә. Җитди, драматик тавышлы Илдус әфәндегә Тукай ярлыгын тәненә көйдереп тактылар бугай инде. Тәмам йөремсәк стереотип ясадылар үзеннән... "Шүрәле"не дә, "Печән базары"н да кытыршырак тавышлы, наянрак интонацияле актер укыса, бу Тукайның шул әсәрләрен язгандагы эчке аһәңенә  күбрәк туры килер иде, минемчә.  Белмим, белмим. Бәлки мин ялгышамдыр. Таныш журналист ханым, әнә, фильмга нәни кызын ияртеп алып килгән. Һәм биш яшьлек Сәлимәгә "Нәкъ Казан артында бардыр..." фильмы бик тә ошаган. Замана балаларының зәвыгын  белмәссең...

 


Флюра НИЗАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 233 | 08.11.2008
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (8745) / 13.11.2008 09:38:51

Урыс башы белән Татар әкиятен төшереп булмый шул. Эш бар - результат юк.

№11 (8636) / 11.11.2008 16:30:58

Флюра, минем кызыма ђле дњрт яшь тђ тулмаган.:) Ђ "Шњрђле" аћа чыннан да бик ошады. "Замана балаларының зәвыгын белмәссең..."

№10 (8634) / 11.11.2008 15:50:04

Тотыш, Азатлыкны яратмаган кеше очен син анда эшлэучелэрнен исемнэрен дэ, нинди темага нинди сузлэр белэн язганын да бик яхшы белэсен. Врага надо знать в лицо дип, бар язганнарын да бик зур игътибар белэн укып барасын бугай. Э Умартачы конкурсларда узе катнашкалаган ахыры, шартлары белэн бик эйбэт танышлыгы сизелеп тора

№9 (8631) / 11.11.2008 15:10:32

Бал кызы, Азатлык дигэч тэ, куп инде ул азатлыклар. Азатлык мэйданы бар энэ, шуннан. Хэрефлэре татарча, суз-жэмлэлэре татарча тугел. Мэдрэсэдэ 15 ел иелэ-бэгелэ элпи-тиси укыганнар да, мэкалэ яза башлаганнар кебек. Или алар торки теллэр отделында 1,5 ставкага эшлилэр - торекчэ яза-укыйлар да, шуны тиз генэ татарчага этмэллэп, торек сузлэрен дэ калдырып, татарга укый-язалар. Ни эшлэптер уйлап куйдым Т.Тажетдин хакында, менэ ул аларны рэхэтлэнеп тынлый-укый торгандыр дип...
Исемнэре дэ торекчэ бугай аларнын - Амил, Алан х.б.


№8 (8630) / 11.11.2008 15:01:48

конкурслар хәзер башка төрле инде ул. тел түгел, башка урын матур булу кирәк. теле белән журналистлар язмый, э хуҗаларның бер җирен ялый хәзер.

№7 (8629) / 11.11.2008 14:52:10

минем фикер,хэм хэр ир заты да могезле булмый...

№6 (8625) / 11.11.2008 14:35:36

Тотыш, 
азатлыкта бит мин конкурс белән сайлап алынган, теле дә матур, татарча яхшы, грамотный итеп яза белгән, инглиз телен дә су кебек эчкән кешеләр эшли дип беләм?

№5 (8602) / 11.11.2008 07:27:59

Ясый башлаганнар икен татарча фильмнар хэм мультфильмнар, бик яхшы.Боз кузгалган бит. Халыктан хаер сорашмадылар, акрын гына эшлэделэр дэ куйдылар. Молодцы! Акрынлап, алла боерса, тагын да сыйфатлырак итеп тэ эшлэрлэр.
Э шуреленен могезене килгенде, Тотыш, хэр могезле ир затыннан булмый...

№4 (8597) / 10.11.2008 22:59:45

Бал кызы, могезе булгач, малай була инде бу.

"Азатлик"лыларга укып чыгарга кирэк бу мэкалэне, бэлки, эзрэк татарча хэм акыллы итеп язарга ойрэнерлэр иде.

№3 (8586) / 10.11.2008 20:28:45

Какой то шыксыз

№2 (8585) / 10.11.2008 20:19:22

Шурэле баласына охшаган бит бу!

№1 (8575) / 10.11.2008 17:02:27

нишләп шүрәле шрек төсендә икән?
малаймы, кызмы кыяфәтле аңламассың да..
кая карап була икән?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar