поиск новостей
  • 09.12 "Сөйли торган материя". "Сәйдәш" мәдәният үзәге. 18:30.
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Декабрь
  • Әхсән Баян (1927-2013) - язучы
  • Илдар Әхмәтов - җырчы
  • Резидә Сәлахова - актриса
  • Ирек Фәйзуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
02.06.2012 Мәдәният

Татар офыгын киңәйткән әдип (Миргазиян Юныска 85 яшь)

Нинди кимәлдәге вакыйга соң бу татар өчен? «Өянке»дән башлыйк әле. Әдипнең «Безнең өй өянке астында иде» дигән хикәясен «Казан утлары» да, «Идел» журналы да икешәр тапкыр бастылар. Соңгысында (2001, № 12) «Идел» хикәянең автордан махсус сорап яздырган иҗат ителү тарихын да бирде әле.

Италиядә, Генуя шәһәрендәге зиратта совет диңгезчесе Габдрахманның (капитанның беренче ярдәмчесе), асылда авторның үзенең, туган ягын сагынып чит илдә интегепләр гомер кичергән татар карчыгы белән очрашуы турында укыганда тетрәнми калган кеше булды микән? Вакыйга иң әүвәл, әлбәттә, авторны тетрәндерә (моңа, бәлкем, Миргазиян абыйларның өйләре дә өянке астында булу да тәэсир иткәндер). Һәм бу тетрәнү безгә... татар язучысын бүләк итә! Паустовскийның

70 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән конкурста «Железный слон» дигән хикәясе белән беренче урынны алган, хәтта энесе Вахитка да хатларын урысча гына язган Миргазиян Юнусов әлеге хикәяне, үзе дә һич көтмәгәндә, татарча яза. («Хикәяне укыганнан соң барлыкка килгән иң җитдие, минем язмышымда тирән эз калдырганы: «Җәмәгать, мин әле һаман татар икәнмен ләбаса!..»)

Бу хикәяне Финляндия татарлары елый-елый укыганнар. Карчыкның язмышы алар язмышына да аваздаш бит. Хикәя мине дә тетрәндерде. Бер милләттәшебез өчен ут йотудан тыш, гомумән татар язмышы турында да уйланырга мәҗбүр булдым чөнки. Миргазиян абыйның үз сүзләре белән әйтсәк, «Гасырларга сузылган таралу-таркалу кайларга гына олактырмаган татар кешесен. Меңләгән, миллионлаган татар сөякләре Җир шарының төрле кыйтгаларында күмелеп калган...» Исеме әйтелмәгән бу әбинең язмышында туган җиребездә дә килмешәк хәлендәрәк яшәп ятучыларның, ягъни үзебезнең хәл дә чагыла ләбаса. Әбинең өлкән баласы әле татарча белсә, бездә туган телләрен җуйган әниләр һәм хәтта әбиләр дә санап бетергесез бит!

Хикәя 1964 елны язылган. Миргазиян абый аны хат белән энесе Вахитка салган һәм... бу хакта оныткан. Шул елны ук (№ 8) «Совет әдәбияты» (хәзер «Казан утлары») журналында басылып чыгуы исә диңгезчене шаккатырган.

«Татар» сүзе матбугатка «теле», «китабы» кебек сүзләргә ияреп кенә керә алган ул заманда мондый әсәрнең басылып чыгуы мине дә гаҗәпкә салды. Хикәянең нәкъ менә «Совет әдәбияты»на бирелүе һәм тагын анда баш мөхәррир булып кыю-тәвәккәл Газиз Мөхәммәтшинның эшли башлавы гына юл ачкандыр инде аңа.

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять»е (шул ук «Казан утлары»нда 1966 елның 1нче санында басыла) һәм алдарак чыккан «Өянке» тулаем диярлек совет «чынбарлыгын», ягъни үткән сугышны, колхоз, завод, төзелеш, нефть хәлләрен тәтиләндереп кәгазьгә төшерүдән гыйбарәт булган татар әдәбиятына милли гамьне кайтарды. Әмирхан ага Акъәбине әсәрен бастыра алмаудан куркып башкорт итсә, биредә без тупырдап торган чын татар әбиен күрәбез.

Баулы районының Исергәп авылында 1927 елда туып та, Ватан сугышына ялганып өлгергән, 5 ел күктә очкан, 22 ел суда йөзгән Миргазиян агабызның шуннан соңгы бай иҗатында да (бу – «Дөнья гизү» трилогиясе, «Занзибар зәңгәр томаннар артында», «Табу һәм югалту» бәяннары, үткен-кыю публицистик мәкаләләре, күпләгән сәяхәтнамәләр...) үзәктә асылда туган халкының язмышы. Һәм бу, бәхәссез ки, олы талант, олы иҗат. «...Миргазиян әдәбият үрләренә эре адымнар белән бик тиз менеп тә җитте. Һәм әдәбиятыбызның моңарчы берәү кулы да тимәгән яңа чирәмен ачты...» – бу аның турында бөегебез Әмирхан Еники әйткән сүз. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» турында әйткәннәренә дә колак салыйк: «Бу әсәр – сугышта яшьли үлеп калган егетләргә, сугыш авырлыгын соклангыч сабырлык белән кичереп, дөньядан киткән безнең аналарыбызга гүзәл һәйкәл булырлык. Минем соңгы егерме биш ел эчендә бер генә татар язучысының да әсәреннән болай тәэсирләнгәнем һәм эчтән елаганым юк иде. Бу әсәр – Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»еннән соң психологик прозаның яңа баскычы, күтәрелеше».

Безгә хәзер Италия зиратында очрап, шушы олуг шәхесне, олы талантны татар ягына борган өчен теге әбигәме, әллә язмышкамы, рәхмәт әйтәсе генә кала.

Язманы исә әдипнең иҗатын да, үзен дә бик шәп белгән Равил Рахманиның ун ел элек әйткән сүзе белән төгәлләргә булдым: «Холык-фигыль белән яшьләрчә дәртле, җитез, хыялый; кешеләр белән мөнәсәбәтендә – сабыйларча эчкерсез, ихлас, беркатлы; бәхәс-фикердә - үсмерләрчә кызу, тәвәккәл, максималист; иҗатында – аксакалларча тирән, төгәл, саллы булган бу әдип үзен күңеле белән һаман әле яшь-җилкенчәк итеп тойса да, янып-яшәп узып киткән еллар саны инде аз түгел...»

Йөрәгенә авыр операцияне дә кичергән кеше әле агаебыз. Кадерен белик аның!

Рәфикъ ЮНЫС

 

***

Туган телемдә язылган беренче хикәям мине Казанга алып килде...

Ул чакта әдәби журналыбыз «Совет әдәбияты» атала иде. Мине журналның баш мөхәррире Газиз Мөхәммәтшин каршы алды. Кош теле зурлыгындагы сыңар хикәя авторына шундый хөрмәт күрсәтү? Мин моны аңлый алмыйм. Ул чакта газета-журнал редакцияләре Бауман урамы, 19да иделәр. Газиз мине редакторларның күбесе белән таныштырды. Минем бәхетемә каршы, «Совет әдәбияты»на Фатих ага Хөсни белән Габдрахман Әпсәләмов килгәннәр иде. Баш редактор алар белән дә таныштырды. Мине хәйран калдырган нәрсә - алар да минем хикәямне укыган булып чыктылар. Җылы сүзләр әйттеләр, киңәшләрен бирделәр...

«Безнең өй өянке астында иде...»гә булган җылы караш мине урыс телле язучы булып китүдән коткарып калды. Урысча язу миңа күпкә җиңелрәк иде. Өлкән абзыйлар телендә иҗат иткән булсам, мин бик күп китап чыгара алыр идем. Китапларым күп булыр иде, әмма бәгъремне тырнап әрнеткән сүзләремне урыс телендә әйтеп бушана алыр идемме? Юктыр. Туган тел бит ул... Нишләп аңламыйлар икән шуны?! Туган телеңне югалту белән син бит инде әнкәңнең бишек җырларын, беренче мәхәббәтеңнең саф тойгыларын, туган телдә сөйләшеп яшәгән чорның алсу хыялларын югалтасың. Соңыннан бу югалтуларны никадәр тырышсаң да кайтара алмыйсың. Аянычлы югалту бу... Һәм... югалтуларыбызны татар үҗәтлеге белән дәвам итәбез!

Миргазиян ЮНЫС.

2001 ел. 


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№74 (833713) / 22.03.2013 17:06:45

гггггггггг

№73 (807748) / 13.06.2012 21:33:25

Югалмагыз инде ,сезнен фикерлэрегез кубебезнен кунеленэ хуш килэ.Салэмэт булыйк,аралашып яшик!

№72 (807554) / 10.06.2012 19:13:10

Миргаҗиян абыйның "Тимер фил" хикәясендәге, гарәпләрнең чак кына ашаудан акчалары артып калса, алар ана берәр нәрсә алып, сәүдә итә башлый, дигән юллары гел исемә төшеп тора. Әйтерсең бездәге 90 еллар. Төркиянең флагы кызыл төстә булуын да Миргазиян абый хикәяләреннән белдем.

№71 (807414) / 08.06.2012 07:47:46

Иркә, ))) койрык- баш мәсьләсендә уйларга кирәк булыр әле)))
Бездә әтәч булып кычкырырга тырышкан тавыкларны суялар,чөнки бу хәерлегә түгел диләр.)))
Әгәр дә күбрәк актарынсак ,әле күп нәрсәләрне инкарь итмәссең,СССРда дип әйтүем.)))
Мин моны болай гына...
Тагын югалдым мин җәй буена.)))

№70 (807412) / 08.06.2012 07:37:15

Минем койрык чын татар килеп чыкты)))) мәйтәм ул юкта тынычлап берничә пост язып куйыйм әле))))

Ирләр бер ярымшар белән генә эшли, хатын-кыз икесе белән берьюлы, шуңа сез хатын-кыз логикасына барып җитә алмыйсыз тиз генә. Без 100 нчекм да вакытта, сез әле 10 сөйрәләсез))) Киңрәк аңлатырмын әле соңрак. Коммунистларның мәгарифтәге уңышын мин инкарь иткәнем юк, бу турыда аларның бердәнбер искә алырлык уңышы дип....

№69 (807409) / 08.06.2012 07:10:24

Хәерле иртәләр барчагызга да!
Ха-ха-ха!
Иркә,син гел үз репертуарыңда икәнсең - гел парадокслар бн язасың.
"Әйе, миңа Россия капитализмы Ленин уйлап чыгарган коммунизмның беренче стадиясе- социализмга караганда күбрәк ошый!!!Ультрасуллардан бүген ультрауңнар реваншы бара. Ультрауңнарны яратмасам да, кызыллар түгел инде. Алга барырга шанслар бар. Күпме сөйләнсәгез дә нәкъ менә ультрауңнар чорында татар күрелмәгәнчә рәхәт яши башлады. Кызыллардан калган гадәт кеше - байлыгына битараф булмау гына бар. Әгәр элеккеге кызыллар кеше байлыгына битараф карарга өйрәнсәләр, маятник яңадан сулгарак авышыр, нормаль уңнар, уңга авышкан суллар барлыкка килеп, Европача яши алыр идек."
Моны ничек аңларга?Әле генә (кичә һәм алдарак):"Минем әтиләр саф татарча сөйләшкәннәр,язганнар дидең(заметьте,коммунистлар вакыты),инде хәзер рәсәй капит-мы ошый дигәнсең,шунда ук татар телен хәзерге влач бетерде дип тә барасың.Аңламассың бу хатын-кызларны.)))
Әйдә выкручивайся!

№68 (807402) / 07.06.2012 23:04:41

Кара әле, чынлап парторг арттан йөрде шул партиягә чакырып. Ул вакытта ук әйттем, мне с вами не попути,дип. Сиңа каян җиткерим аны, интернет кына аралашу мөмкинлеген бирде.

№67 (807399) / 07.06.2012 23:00:14

Иркә ханымның антикоммунист мин дигән тәресен муенына асып чыгуы сәер. Аның белән моннан 30 ел элек мактанырга (????) кирәк булгандыр, партиягә кер дип, янәмәсе, артыңнан көтүе белән парторглар өйрелеп йөргән чагыңда. Беркетмәләр язган аталары коммунист булмагандыр инде... Партиягә керә алмаганнар 20 ел элекүлгән коммунизм шәүләсен куып, Ленинны мавзолейдан чыгармакчы булып батырая. Алайса Едрос турында яза торыгыз пока. Тагын бер 30 елдан кирәге чыгуы бар. Миргазиян Юныс турында сүз барганда да антикоммунист дип такыр күкрәгеңне төю кемгә һәм ниемә кирәк...

№66 (807391) / 07.06.2012 22:26:04

Хәреф хатасы китә инде монда. Язу дип түгел, электрон сөйләшү дип кабул итәргә кирәк.

Әйдә кем күпме белгәнне тикшермик.Синең файдага булмаска мөмкин.((((

Әйе, миңа Россия капитализмы Ленин уйлап чыгарган коммунизмның беренче стадиясе- социализмга караганда күбрәк ошый!!!Ультрасуллардан бүген ультрауңнар реваншы бара. Ультрауңнарны яратмасам да, кызыллар түгел инде. Алга барырга шанслар бар. Күпме сөйләнсәгез дә нәкъ менә ультрауңнар чорында татар күрелмәгәнчә рәхәт яши башлады. Кызыллардан калган гадәт кеше - байлыгына битараф булмау гына бар. Әгәр элеккеге кызыллар кеше байлыгына битараф карарга өйрәнсәләр, маятник яңадан сулгарак авышыр, нормаль уңнар, уңга авышкан суллар барлыкка килеп, Европача яши алыр идек.

№65 (807378) / 07.06.2012 19:31:35

"М.Б. ны яратмаганны аңлый алмыйсыз кебек))) Әлегә укыганы турында фике әйттем. Заманы өчен татарча язылган булса да, урысныкына караган минем өчен көчсез. Антикоммунизм юк."
М.Б. түгел, М.Ю. бугай.
Син, гомумән, коммунизм һәм антикоммунизмның ни икәнен беләсеңме?
Марксны, Ленинны укыганың бармы, яки алар турында Россия интерпретациясенә карап кына язасыңмы?
Сиңа Россия капитализмы күбрәк ошыймыни?
Җавап бирмәскә мөмкин.Сөрән.

№64 (807297) / 06.06.2012 21:57:57

Миңа бер-ничә тапкыр яһүдиләрнең синагогасында (җелыш йорты) булырга туры килде.Яһүдиләр белән әңгәмә алып барырга да ,синагоганың эчке төзелеше белән танышырга да.Алар Библияне укытырга кирәк диеп кычкырмыйлар,талашмыйлар сугышмыйлар.Аларда Иске Заветны,тулаемы белән) укыту класслары оештырылган.Яшь буынны шул классларда укыталар.Укыту мәсьәләсеннән бер ата-ана да читкә тайпыла алмый.

№63 (807294) / 06.06.2012 21:26:24

Ни өчен без нидер күрсәтергә тиеш тә,ә син читтә калырга тиешсең?
Без аның кухняда калуында ризасызлык белдерәбез, ә сине ул кәнәгатьләндерә.

№62 (807292) / 06.06.2012 20:40:03

Бу сорауны Илфат Файзрахманов белән Фәүзия Бәйрәмовага бир.Алар татар теле белгечләре.Татар телен саклау өчен шундый зур өлеш керттеләр.Тик,татар телен халык саклый,халык үстерә булып чыкты.Алай гына да түгел,татар телен саклау өчен,аны үстерү өчен халыкның яшәү шартларын югарыга күтәрергә кирәк.Бу-бер яктан.Икенче яктан,тарих тәҗрибәсеннән чыгып караганда,тарихи дәүләтләрнең укымышлы кешеләре,дәүләт җитәкчеләре белән берлектә,дөнъяви фәнни,әдәби хезмәтләрне үз телләренә кәчергәннәр.Ни өчен?Дәүләтләргә кергән кешеләр интеллектуаль яктан югары булсын өчен.Дәүләт язучыларга,галимнәргә бай булсын өчен.

№61 (807291) / 06.06.2012 20:36:14

Иркә мин сезгә Миргазиян Юнысның “Альбатрос язмышы: Милли публицистика” китабын укырга тәкъдим итәм. Язучы шәхесе турында тулы күзаллау тудыра әлеге китап. Гомумән татар әдәбиятына читтән карап объектив бәя бар аның бу китабында.
“Нәрсә соң ул әдәбият, ни өчен кирәк ул кешегә?” дигән сорауга җавапныда мин Миргазиян Юныстан таптым: “Китап укыганда син бераз әсәр геройлары белән яшәп аласың. Аларның шатлыгына шатланасың, аларның хәсрәтләрен уртаклашасың. Уку процессы синең тойгыларны тәрбияләү, аларны камилләштерү белән генә чикләнми. Хакыйкать кануннарына таянып иҗат ителгән әсәр әзерлекле укучыны тетрәндерә. Шул тетрәнү көндәлек тормышка ярашу юшкыннарын – комсызлык,икейөзлелек, куштанлык шикелле иманга хилафлык китерә торган сыйфатларны җуеп төшерә. ... Чын әдәбият хакыйкать белән ялган, яхшылык белән яманлык арасындагы чикне аерырга өйрәтә” ( Миргазиян Юныс).
Ә “Шәмдәлләрдә генә утлар яна...( Биектә калу) әсәренә килгәндә, Мөхәммәт Мәһдиев бик югары бәя бирә. Әдипнең цитатасын китерәм: “Бу әсәр сугышта яшьли үлеп калган егетләргә, сугыш авырлыгын соклангыч сабырлык белән кичереп, дөньядан киткән безнең аналарыбызга гүзәл һәйкәл булырлык. Минем соңгы егерме биш ел эчендә бер генә татар язучысының да әсәреннән болай тәэсирләнгәнем һәм эчтән елаганым юк иде. Бу әсәр — Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»еннән соң психологик прозаның яңа баскычы, күтәрелеше. Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1980”

№60 (807286) / 06.06.2012 19:54:40

телне кухнядан чыгару очен берэр реаль эш курсэттегезме,
Ә син үзең күрсәтәсеңме соң Илхам?
Ни өчен без нидер күрсәтергә тиеш тә,ә син читтә калырга тиешсең?
Без аның кухняда калуында ризасызлык белдерәбез, ә сине ул кәнәгатьләндерә. Бөтен аерма шунда!

№59 (807264) / 06.06.2012 12:35:01

Кухня теле кирэк тугел дип шапырынучылар! Эйтегез эле, телне кухнядан чыгару очен берэр реаль эш курсэттегезме, МатРуда экият сатып утырудан башка? (сезнен кебеклэр турында "Эт оясында кочле" дилэр...)

№58 (807260) / 06.06.2012 12:22:36

Чаян!Миллэтпэрвэрлэр дэ закон буенча гына эшли ала.
Кухняда татарча сойлэшу очен белем кирэкми.
Татарча белем(мэгариф) телне алга таба яшэтер очен кирэк.

№57 (807259) / 06.06.2012 12:14:57

Иркэ 46! Син тулысы белэн хаклы!

№56 (807248) / 06.06.2012 09:21:44

  Кем бу., 

№54, бик аңлашылмады әле бу сүзегез
Мин бернәрсәгә дә беренче ташланганым юк, консерватив җир билгесе кешесе. Бөтен кеше эшләп бетергәч, үземә файдалы һәм файдасыз якларын ачыклагач кына эшлим.Рөстәм әфәнде Памукны бер искә алган иде, Нобель премияле икәнен дә белә идем. Төркиядә каршылыклы булмаган кешегә Европада Нобель бирү искәрмә генә булырга мөмкин, анысын да аңлый идем.Менә Рөстәм әфәнде аңлатты әле, ул Америкада яшим диде ахыры. Нобель премиясе акчасына китабы эчтәлеген күрсәтә торган музей ачкан, үзенә күрә китабы промоушены, аптыраган идем ник алай, Төркиядә бик популяр түгелме икән дип...

Син беләсең бит, мин бары үзем теләгәнчә яшәгән, үз принципларым белән яшәүче кеше.Кеше миңа ориентир түгел.Күп очракта агымга каршы барам. Әмма зур агымга берүзең барып булмый.Дөресе үзем өчен аерым бер кечкенә чит агым булып яшим. Коммунистларны да шуңа яратмый идем, алар заманыда миңа үземчә яшәргә мөмкинлек юк иде. Агымның нинди икәненә сез бәя бирәсез инде)))) Ни әйтсәгез дә барыбер))))Минем табигать салган, ата-анам тәрбияләгән үз ориентирларым. Агымны туктатсалар гына, ташырга мөмкин))))


Кстати!!!!Мин бер коллегам улы баянист Айдар Идиятуллинны белә идем. Ник Казанда билгеле түгел ул? Чит илләрдә генә уйный икән?Кичә БКЗда концертта катнашкан. Ул концертка барган марҗалар ах-вах килде.

М.Б. ны яратмаганны аңлый алмыйсыз кебек))) Әлегә укыганы турында фике әйттем. Заманы өчен татарча язылган булса да, урысныкына караган минем өчен көчсез. Антикоммунизм юк.Мин Шәүкәт Биктимеровны мактыйм икән, бүген аның белән чагыштырырлык урыс артисты юк иде.Элегрәк аңа тиңләшердәй Лебедев бар иде.татарча булса, ул урыстан яхшырак булырга тиеш. Рөстәм Яхинны мактыйм икән, аның музыкасы дөнья дәрәҗәсендәге шәрыкъ музыкасы.

М.Ю. ның шәмдәлләрен табарга булышасыгыз кал инде))))Укып карамын)))))

№55 (807207) / 05.06.2012 20:58:41

Орхан Памук һәркемгә дә ошамаска мөмкин. Ул язучының төрек халкы алдында гаебе, әрмәннәргә 1915 нче елда геноцид уздырылды дип санавы.Мин аның "Бәнем адым Кызыл" оригиналда романын укыдым, Миргазиян аганың шәмдәлләренә җитми.
http://rustemzaripov.blogspot.com/2011/06/blog-post_8379.html

№54 (807203) / 05.06.2012 20:32:35

Иркә ханым..
Сезнең Архан Памук ны укырга теләгегез, башка кемдер укыганга гына түгелме..??
Бергә уйнап үскән малай белән сөйләшеп торам..\"Әй яшти, туйдымда бу Орган музыкасын дан\", ди \"Мин әйтәм, нигә туйдың , әллә берәр күршегез тыңлыймы, бик нык ачып\" дим..\"Юкла инде бергә эшләгән иптәшләр йөри, шеф йөри, алар баргач, мин бармасам миңа кыен,\"ди
Сезнеңдз шулай гына түгелме??

№53 (807199) / 05.06.2012 20:21:34

Баланың мәнфәгатьләре кухнядан артмаганда 7 яшькә хәтле!!!!!!!!!!!! урысча белми иде дигәнне аңлыйсызмы??????Ишетәсезме!!!!!?????

Минем өчен татар теле кухня теле түгел иде. Мин татарча урта белем алдым. Мин ВУЗга килеп татарча имтихан бирдем. Әти татарча карарлар , боерыклар, гаризалар, беркетмәләр яза иде!!! Аның трудовая книжкасы түгел, аның хезмәт кенәгәсе бар иде, андагы графалар татарча иде.Әле мин институт бетереп кайткач, аптекада эшләгәндә, безнең белән Памукчи эшли иде.Пятигорск кешесе. Татарча белми торган. Исполком утырышыннан ризасызлык белдереп кайта иде. Там заседания ведут на татарском, решения пишут на татарском дип. Татар телен саклау өчен, яшәтү өчен тулы канлы мөхит кирәк.

Кухня теле генә булган татар теле миңа кирәк түгел!!!!

№52 (807197) / 05.06.2012 20:07:06

Чаян!!!! Кухняла сөйләшү бу!!! русчамыни Бу????Ә-ә-ә,татарча су алып кер, суган, май, ипи, алма, он, бәрәңге алып кайт дим.

№51, мин укымаган әйбер турында сүз әйтмәдем.Мин М.Ю әсәрләре турында бер сүз әйтмәдем әле!!!М.Ю укымаганлык укымышсызлыкка керә икән, рәхим ит!!!!Интернетта куелган әйберләре ирләр өчен!!! Кораб батканын укыдым әле шулай да. Болгар батканда ничек булды икән, шулаймы дип???Кырым татарларын батырган мәгълүмәт, ул вакытта урыс матбугатында басылганнарга караганда көчсезрәк.Мескенлек рухында язылганнар. Урысларда алар антикоммунизм рухында язылган иделәр һәм алар истә калган. Мин раскулаченныйларны пароходка төяп җибәреп Лена елгасында батырганнарын "Литературная газетада" укып тетрәнгән идем.
Мин всеядная түгел, мин үземә охшаганы гына укыйм.Укырлык мәкалә языгыз әле башта!!!!Басма матбугатта без башлап чәйнәп төкергән нәрсәләрне язалар!!!!

Менә мин сорау биргән укымышлыларга, Архан Памук татарчага тәрҗемә ителгәнме дип сораган идем, син укымышлы җавап бирмәдең!!! Интернетта куелган әйберләре ирләр өчен!!! Кораб батканын укыдым әле. Болгар батканда ничек булды икән, шулаймы дип???

№51 (807194) / 05.06.2012 19:45:08

сез бик укымышлы , зыялы булып кылана идегез..Әммә ләкин алай булып чыкмады..Мин күптән күзәтеп барам,сез Мру.дагы мәкаләләрне укымыйча гына үзегезнең фикерегезне язып куясыз..Ахырдан тотына: "мин күрмәгән идем, мин белмәдем, мин ихтибар итмәгәнем" дип..

№50 (807190) / 05.06.2012 19:21:20

Таныш
Китапларын тапсаң, минем белән бүлешергә онытма! ))) Бәлки әле балалар да укыр...

№49 (807186) / 05.06.2012 19:08:10

<<Мин бер кайчан да татар телен кухня теле итү ягында булмадым.>>
Иркә, шуның өчен балаң белән кухняда да русча сөйләшәсеңме???
Мин сиңа котлетны чебеннән аерып биргән идем, ә син һаман каяндыр чебен табып шул котлетка саласың.
Синең кебекләр кухняда да улы белән русча сөйләшкәч, алар үсеп җитәләр дә: "Зачем мне татарский...". дип, җипфәрәләр. Татар телендә ЮУЙ булсын өчен һәр татар үз баласын ачык итеп татарча сөйләшергә, татарча уйларга өйрәтеп, милләтпәрвәр итеп үстерергә тиеш. Һәр татар балаларын шулай үстерсә, менә шулар инде киләчәктә татар телен дәүләт теле итә алыр иделәр. Шул турыда чак кына шурупить итеп кара инде. Сез бит барыбер ЮУЙ юк дип, туныгызны пичкә ягасыз. Әллә сиңа маңкорт булып тәрбияләнгән "милләтпәрвәрләр" белән рус халкы татар телен дәүләт теле итеп тоттырырлар дип өмет итәсеңме???

№48 (807182) / 05.06.2012 17:50:10

Ой, зимагур, менә син аңлыйсың ичмасам...Элек урыс белеме яраса да, бүген бер тиенгә тормый бит. Әгәр татар мәгарифе булдырып, татар һәм инглиз телләрен, татарча төгәл фәннәрне булдырсак, бик яхшы булыр иде. 20 ел элек, атар теле филологлар биләмәсе дип игълан ителде. Техник, төгәл фәннәрдән эшләр тәрҗемә итү финансланмады.Гомумән, татар теле шулай итеп үлемгә дучар ителде.

№47 (807180) / 05.06.2012 17:42:57

Мин татар теле проблемасы буенча бик каты уйда.Ник дигәндә,менә инде 94 ел буена татар телен һәм башка милләтләр телен бетереп,рус телен генә калдыру турында сүз бара.Шуның өчен дә татар телен үстерү,дөнъякүләм таныту,техник,фәнни терминнар словарьлары булдырылмады.Бу эшләргә акчада бүленмәде.Финансланмагач нинди тәрҗемәләр булсын ди.Шулай итеп татар теле кызганыч хәлгә килде мәктәпләрдә укытылсалар да.
Югарыдан чыгып фикер йөрткәндә,мин фәнни эшләрне, татар булсам да, татарча яза алмыйм.Татарча язсам, аны бер кеше дә тәрҗемә итми башка халыклар теленә.Бу очракта руссча,белсәң,инглиз телендә язу яхшырак.

№46 (807174) / 05.06.2012 16:37:11

Илхам, Чаян,

сез чебен белән котлетны бутамагыз. Мин бер кайчан да татар телен кухня теле итү ягында булмадым.. Кухня теленә калган татар теле миңа кирәк түгел!Мин моны ачык әйтеп киләм!!! Фәүзия Бәйрамованы да татар телен кухнядан урамга чыгарып биргәне өчен хөрмәт итәм.
Әмма алдагы бурыч! ни кызганыч! "милләт пәрвәрләре" саткан татарча урта белемне кайтару, татарча югары белем теле итү! Шулай булмаса, миңа көтүче теле кирәк түгел. Минем өчен көтүче теле түгел иде ул, яхшы итеп алып була торган урта белем теле иде. Шулай булмаса, мин монда язып утыра алмас идем. Шунлыктан бернинди икейөзлелек юк!!!!

Син ничек ишетмисең Илхам!!!!!!!!! мәктәпкә бер кәлимә урысча сүз белмичә барды дигәнне. Миннән торганда - ул татар малае иде. Мәктәптән урыс теле кулланышы башлана!!!! Һәм ул өстенлек итә.

Кирәк булса, чагыштырып!!!!! карый алсак!!!!!!! Миргазыян Юнысныкымы, минекеме татарча яхшы сөйләшә икәнен белер идек. Мәскәүләрнең өч сүзенә исегез китә!!!! Минеке татар теленнән 11 класста татар теленнән ЕГЭ бирде!!!!!


Әмма мин аның белән химияне, физиканы, философияне татарча сөйләшә алмыйм. Чөнки алар минем аңымда урыс телендә утыралар.Информатика турында бөтенләй сөйләшә алмыйм, чөнки ул миңа кара чытырман урман.Көнкүреш темасына минем аның белән сөйләшкәнем юк диярлек.Ә-ә-ә,татарча су алып кер, суган, май, ипи, алма, он, бәрәңге алып кайт дим. Башлангыч татар теле шуңа гына җитә!!!!Сез шуңа риза ич! сөйләшегез! Сезгә җиткән ул телне тел белү дип сөйләнеп утырмыйм мин.

Минем очракта!!!!! сайлау хокукы юк! Я син белемле, я син белемсез каласың! Ягъни башлангыч белемле!!!! Урта белем мәҗбүри урысча, ЕГЭ урысча мәҗбүри!!!! Карьера мәҗбүри түгел!!!!Кайда техник өлкәдә татарча югары белем! кайда минем сайлау хокукым!!!!

Ә коммунист булу мәҗбүр эш түгел!!! тем более политрук!!! Ата коммунист!!!!Ирекле сайлана торган эш!!!

№45 (807166) / 05.06.2012 15:22:21

Чаян, 

№44 (807164) / 05.06.2012 15:06:17

//КАИда татарча укытсалар, татарча сөйләшер иде... Тормышта кулланышта булмаган телгә мин өйрәтә алмыйм. //

Һәм

//Тик кешегә эшләргә, яки эшләмәскә дигән сайлау мөмкинлеге бирелә.//
Бу сүзләр икесе дә синең сүзләр Иркә.
Улыңның карьерасына юл ачылсын өчен үзеңнең туган телеңне дә салып таптарга риза икәнсең. Ә бит барлык коммунистлар да үзләренең туган телләрен салып таптамадылар, әйтик, шул ук Миргазыян ага Юныс. Мәскәүдә гомер кичерсә дә, йөрәгендә инде 40 елдан артык ясалма клапан булса да аның балалары шартлатып татарча сөйләшәләр.
Син инде бер җирдә бер төрле, икенче җирдә икенче төрле сөйләмә, дөресрәге язма!
Син инде лучше, "миңа ничек әйбәт - шулай яшим, төкерәм мин татар теленә", диген. Шулай дөрескәрәк туры килер.

№43 (807161) / 05.06.2012 14:50:36

Чаян, )))

кичә культура каналында Архан Памук катнашында тапшыру булды. Язган әсәре буенча Стамбулда музей ясаган. Кызыклы.Аның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче бармы??? Укыр идем.Гомумән, Эрдоган ООНнан Израильгә каршы сүз әйтеп чыгып киткәннән соң төрекләр белән кызыксынам әле))))

"Сине ясаган вакытта шайтан кодировать итеп куйганга охшыйсың, " бардыр инде)))))
Юк, беләсеңме Чаян, үзләрен карьера, фәлән өчен кирәк иде дип аклаучылар күп. Тик кешегә эшләргә, яки эшләмәскә дигән сайлау мөмкинлеге бирелә. Син белә торып карьераңны коммунистлыкка алыштырасың икән, бу икейөзлелек. Әгәр чын күңелеңнән ышанып йөрсәң, кызганыч хисе тудырган мескен буласың... Минем артымнан коммунистлыкка кыстап арттан йөрделәр. Бу миңа карьера өчен файдалы икәнен белә идем. Әмма карьера дип мин намусыма каршы бара алмадым. Минем бит барсын күреп, аңлап торырга башым бар иде.Мне с вами не по пути, дидем.
Минем өчен иң беренче каршылык - коммунада шәхескә урын юк иде. Ә кешелекнең алгарышын шәхес тәэмин итә. Коммуна коллективы исә тоткарлый.

№42 (807158) / 05.06.2012 14:23:34

Иркә. Сине ясаган вакытта шайтан кодировать итеп куйганга охшыйсың, чөнки син һәрвакыт хакыйкатькә һәм нормальный кешеләргә каршы чыгасың. Китаплар укырга да яратмаганың күренеп тора. Үзеңнең китап укымаганыңны да коммунистларга аударып калдырырга стараешься.

№41 (807152) / 05.06.2012 13:01:28

Хааа)))) бүген инетта утырам әле)))) эш эшлисе килми.)))

Ихлас булып калый инде гадәттәгечә.Миргазыян Юныс исеме, нәкъ исеме таныш. Әмма бу исемгә каршы код куелган, тик ник икәне истә түгел иде. Менә сез актив пропагандалагач, кайчан, ничек куелганын искә төшердем. Интернетта әллә ни тапмасам, кодны кайчан, ничек куйганымны мин искә төшердем. Интернетта тапкан публицистик язмадан цитаталар:
" Ә үзем — ул чакта диңгезчеләргә интернациональ тәрбия бирүче, полит-работник" "Соңгы вакытта партиягә каршы күсәк күтәрү модага кереп китте. Дөрес, большевикларның мәңге кара тап, җинаять булып калачак гамәлләре биниһая. Әмма партия әгъзалары йөз процентка җинаятьчеләр дип карасак, гөнаһ эшләр идек. Бер генә мисал: бүгенге көндә иң тирән белемле, милләткә иң тугрылыклы татар — профессор Әгъдәс Борһанов заманында өлкә комитетында эшләп алган, хакыйкатьне яклаган өчен диссидентлыкка дучар булган шәхес."

Мин аның язмаларыннан коммунист икәнен аңладым. Чыны! Әмма коммунизмның үзенә бәргәч кенә яман икәнен аңлаган кеше минем өчен абруйлы була алмый.Сез беләсез инде минем антикоммунистка икәнне. Әдәби әсәрләрен дә укып карамын инде, сез бик мактагач....Кодны вата алырлармы, юкмы... белмим

№40 (807150) / 05.06.2012 12:45:50

1. Китапханәдән;
2. Китап кибетләреннән;
3. Китап яратучы, китап укучы танышлардлан.

№39 (807136) / 05.06.2012 09:33:51

Каләм))) иң мөһим мәгълүмәт сезнеке. Мактыйсыз да, мактыйсыз, кайдан табарга була икәнен язмыйсыз. Каләм, кайдан табып була??? "Нур"да бармы соң?

Кем бу, мин бит беренчедән М.Ю әсәрләренә карата коммент язмадым. Маратка гына җавап бирдем.
Болай язу кирәк, ни булса да, әнә күпме мәгълүмәт: кайда нәшерен язганнар, Рифма, гомумән иҗаты белән таныштырып чыкты. Кайчан һәм кайда алып булу мөмкинлеген язсалар да яхшы булыр иде. Промоушен юк инде бездә, талантлы кешеләр өчен.

№38 (807114) / 04.06.2012 22:35:16

эйе Рифма, ике хикэя. аеруча тээсирлэндергэннэре. Все, китабы кирэк мина хэзер. Иртэгэ китап кибетен эйлэнэсе була.

№37 (807113) / 04.06.2012 22:28:27

Таныш, син ике хикәя турында язгансың икән,мин аларны бер әсәр турында дип укыдым бит, гафу ит.
Каләм,рәхмәт , монысын мин ишетмәгән идем, беткәндер инде ул. Шулай да кызларыма әйтеп карыйм әле, бәлки табарлар.

№36 (807107) / 04.06.2012 22:11:04

Рифма,аңламадым? Ни белән бутыйм??
Теге кыз турындагы әсәр Миргазиянныкы! Тик исемен оныттым. Ә теге карчык турындагысы "Безнең йорт истә калган.

№35 (807106) / 04.06.2012 21:59:43

"Рухият" нәшриятында Миргазиян абыйның биш томлыгы чыкты, шәп, затлы китаплар!!!Барысы да диңгез төсендә.

№34 (807104) / 04.06.2012 21:45:49

Соры корт, син соңрак чыккан китабын укыгансыңдыр, табасы иде шуны! Соңгы елларда шактый язучыларның күптомлыкларын бастырдылар. Миргазиян ага, Г.Әпсәләмов әсәрләренең тулы җыентыгын тизрәк чыгарсыннар иде инде.Кеше көлкесе: шул ук программага "Алтын йолдыз" романы кертелгән, тулысынча укырга китап табып булмый, өзекләре дә өстәмә әдәбиятта гына, элекке китаплар таушалып- таралып беткән, яңадан бастырмыйлар.
Таныш, син башка әсәр белән бутыйсың, хикәянең кыскача эчтәлеге мәкаләдә язылган Еламыйча укып булмый- анысы хак.

№33 (807103) / 04.06.2012 21:36:54

сез мине дөрес аңламадыгыз..
Минем алдымда әлегесе вакытта минем белән армия сафларында булган, ГДР да булып кайткан китап.. "Шәмдәлләрдә генә утлар яна"
Миргазиян ага минем иң яраткан язучым..

№32 (807102) / 04.06.2012 21:32:39

Кем бу, Таныш хаклы: повестьта экипаж командиры- Сәйрин Сәлахов исемле татар егете.

№31 (807101) / 04.06.2012 21:31:52

Миргазиян ага сугышка алынган, очучы булып хезмәт итә.. Комисовать ителгәч Мәскәүдә укый.. Укуны ташлап йөзү эшенә китә.. "Чолым"да йөзә..

№30 (807100) / 04.06.2012 21:30:25

Таныш
... Анысы сонгырак әсәре аның... Исәргәп турында олгайгачырак яза башлады... )))Корабның портка кайткач, дингезчеләрне әле ярга чыгарганчы, хатыннарын корабка керткәч, төннең ничек узуын уку, беренче эротик әдәби әсәр булгандыр.)))

№29 (807099) / 04.06.2012 21:28:03

танышка.
Ансы очерк.. Мигазиян ага гөмере буе диңгездә йөзгән кеше.. Аларның кораблары Гәрәб илендә портта торганда булган хәл

№28 (807097) / 04.06.2012 21:26:44

Рифма, без укыганда ул мәктәп программасында юк иде әле. Соңрак кергәндер.
Хәтерем бик яхшы булмаса да геройның Сәйрин икәнен исемдә калдырдым!
Шундый геройлары булмаса,аның әсәрләре истә калыр илдеме икән?! Рэхмәт Миргазиян абыйга!!

№27 (807096) / 04.06.2012 21:23:38

"Безнең йорт өянкеләр астында иде"сен елап укыган идем. Аннан, бер кызны абыйлары врачка алып килэлэр,кулны ампутацияләргә кушкан врачны тыңламыйлар.Шул әсәре бик каты тетрәндерде мине

№26 (807095) / 04.06.2012 21:09:50

Рифма
Юк, минем истә китаптан укыган калган. Депортировать итәргә өлгермәгәч, баржага тутырып, дингезгә алып кереп, кингстоннарын ачып, суга батыру турында...

№25 (807091) / 04.06.2012 20:59:46

Кечкенә генә искәртү:
\"Шәмдәлләрдә генә утлар яна\" әсәре мәктәп программасына кертелгән, әлбәттә, дәреслектә кайбер өзекләр генә, ә менә Кырым халкын туган җирләреннән сөрүне сурәтләгән бүлекне хәтта китапта да табып булмый. Мин дә кайчандыр \"ТЯ\" дә укыган буенча гына аңлатам.

№24 (807088) / 04.06.2012 20:44:28

Иркә ханым!!
Мин сездән мондый хәлне көтмәгән идем.. Конечно сезнең укымйча комм.яза тоган гадәтегез бар. Но үзегезне бик акыллыга саныйсыз бит

№23 (807086) / 04.06.2012 20:43:20

"Тозлы җил" китабы... Хәер, Мисырда хаман да шул китапта язылган тормыш бугай әле...

№22 (807084) / 04.06.2012 20:37:11

Занзибарны 80 еллар уртасында укыдым.Э "Шэмдэллэрне" 2005 тэ генэ укыдым. Ул шулай куптэнге эсэр идемени?Анын хикэялэре бик истэ кала торган. Кызыктырдыгыз эле!

№21 (807083) / 04.06.2012 20:29:05

кем бу., мин бит 70 елларда үскән малай түгел, кыз.Иркә

№20 (807082) / 04.06.2012 20:25:29

Иркә ханым..
Әлегә кадәр Миргазиян Юнысның бер әсәрендә укыганыгыз юкмы.. сез нәрсә..Кеше көлдермәгез ичмасам монда язып.."Карап карамын дип"..Әдәм көлкесе, конечно гафу итегез..
Без 70 елларда үскән малайлар аның"Занзибар зәңгәр томаннар артында" әсәрен бер төн эчендә укып чыга идек..Мин аның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна" исемле китабын армиягә алып барып кайтым.. Мин ГДРда хезмәт иттем..

№19 (807078) / 04.06.2012 20:08:25

Неужели Иркэ ханым,бернэрсэсен дэ укыганын юк шушы конгэ хэтле????
Атлаган саен эдэбият,
театр турында сойлисен узен

№18 (807058) / 04.06.2012 17:27:46

иркә мактаган нәмәстә гамно булса да,хәләвәгә "әйләнә".

№17 (807056) / 04.06.2012 17:23:00

Шулайда,"Татр теленең орфографик Сүзлеге"-бик үк әйбәт,аңлаешлы итеп язылмаган.Ә,менә урысныкын,капта йот.

№16 (807054) / 04.06.2012 16:57:20

Газинур Гафиятуллин дип язарга ниятләгәнсездер, Кигәвен әфәнде?

№15 (807052) / 04.06.2012 16:42:01

№9, мин Маратка гына җавап бирдем. Миргагыян Юныс турында берни әйтә алмыйм. Менә монда мактыйсыз бит, карап карармын дип торам әле.

№14 (806970) / 03.06.2012 17:54:53

ты кигәвн сказанулллл.
дусың.

№13 (806968) / 03.06.2012 17:43:49

Татарның бар: Шәфи Алмас - Муса Җәлил, Газинур Мостафин, Гази Заһитов, ..., Габдулла Тукай, Һади Такташ, Мирсәй Әмир, Туфан, Фәүзия, Фәндәс,Кашаповлар..., Вәфирә Гыйззәтуллина, Илһам Шакиров,..., гафу, күп.

Миргазыян Юныс татарның чикләрен киңәйтеп, фикер туплап безгә ирештерә икән, яманмы? Юк. Рәхмәт: кайвакыт, кайда, кем булып кына яшәгән татарларыбыз - үз халкына тугры калганнары өчен!

№12 (806960) / 03.06.2012 16:15:59

Р.З. №11!!!

так их надо...

№11 (806959) / 03.06.2012 15:55:15

№6 Алданрак узган съезда катнаша алмаганымда Ркаил Зәйдулла минем матбугатта әдәбиятыбыз торышы хакындагы язмаларга тискәре мөнәсәбәтен белдереп, (ул \"КУ\" да басылып та чыкты ), моңа карата ихлас җавапларымны матбугат аша ирештергәләгән идем.Бу юлы, ике съезд арасында басылган проза әсәрләре уңаеннан ясаган чыгышында Язучылар Берлеге әдәби консультанты Ркаил Зәйдулла минем язмаларымда, шул исәптән \"Синтезатор\"да әйтелгән фикерләргә каршы төшмәде , һәрхәлдә\"КУ\" да очы кырые юк чүп романнар чыгарылуы белән йомшак формада булса да килеште, Марат Әмирханның тарихи романындагы хан тарафыннан Сөембикәне урлау белән бәйле учениесен телгә алганда тыела алмый көлеп куйды, тарихи романнарда бернинди ачыш, яңалык юклыгын да тешен кысып булса да, таныды.Бу съезда исемемне телгә алып, кәҗә тизәгедәй чәчелүче табылмады. Янә килеп матбугаттагы язучы оппонентларым, үзләре эндәшеп ,минем белән күрешергә теләк белдерделәр.Тәнкыйтъ -үзмаксат түгел ич, фикерләрем биек мөнбәрдән рәсми танылуга лаек булгач, кәнәгать калдым. Җомга көн иде ул, консультан чыгышыннан соң тагын берсен тыңлагач, Кол Шәриф мәчетенә юл алдым. Ә Рамил хәзрәт вәгазе съезда тыңлаган нотыклардан күпкә мәгънәлерәк тоелды.

№10 (806954) / 03.06.2012 15:36:03

Ул шул Татарстаннан читтә яшәве аркасында татарлыгын саклаган да. Татарстанда, Казанда татарлык, татар теле, татар рухы җан тәслим кылган инде ул күптән. Татарның мәдәни элитасын гына алып карагыз, татар рухлы булганнары бармак белән генә санарлык араларында.
Милли рухлы булганнарының да яртысы Мәскәүгә сатылып, болгарчылык теориясе тарафдары булып йөри.

№9 (806950) / 03.06.2012 15:02:53

Миргазиян Юныс гөмере буена Татарстандан читтә яшәп,диңгезче булып эшләп татарча иҗат микән язучы.Без авыл малайлары аның әсәрләрен укып үскән малайлар.. Күпчелек як - ягына каранып үз - ара курка курка татарча сөйләшкәндә УЛ татар телен онытмады, без татар балаларын яңа әсәрләре белән куандырды..
Иркә, сезнең бер генә тыгылмыйча калган чагыгыз булыр микән.. Үзегезне бик акыллыга чутламагыз ..

№8 (806949) / 03.06.2012 14:42:39

Иркә, мин синең күп фикерләрең белән килешәм, ләкин артык каты бәрелмә язучыларга. Алар халыкның көзгесе. Көзгегә төкермиләр. Сөрән.

№7 (806946) / 03.06.2012 14:27:24

нишләсен, нотык сөйләүчеләрненеңсписеге алдан тезелгән иде,сүз бирмәгәч. курыкканнардыр әллә нәрсә әйтеп ташлар дип. бездә бит шулай,дөрес сөйләүчегә сүз бирмиләр...

әнә дәҗе мода да,иркә күпләрнең авызын томалый,сүз кыстырырга ирек юк...

№6 (806943) / 03.06.2012 13:46:40

Язучылар съездында Р.Зарипов чыгып берэр суз эйтмэс микэн дип котеп,кузэтеп утырган идем узен,оясында гына батыр икэн дигэн уй килде эле,юкса монда бик каты язган кебек итэ бит узе,посып кына утырды

№5 (806922) / 03.06.2012 08:36:51

Марат, 

барлык кызыл әдипләр.Алар бик күп иде, искә дә төшерәсем килми хәтта.Икенчесе, балалары исән, аларга ошамас. Үлеп онытылаганнарның бүген зыяны юк.
Совет чорында кызыл булмаганнарның исемнәре: Фатих Хөсни, Еники, Мәһди.Менә алар большевизм белән кеше күңеоен тарайтмады Марат.Иркә

№4 (806918) / 03.06.2012 07:13:37

Татар офыгын киңәйткән әдип. Дөрес. Ә татар офыгын тарайтучы әдипләребез дә бармы? Булса, кемнәр?

№3 (806860) / 02.06.2012 14:04:11

Миргазыян Юныс ага татар әдәбиятендә үз йөзен, үзенең лаеклы һәм дә бик лаеклы урынын алган олуг язучыбыз.
Котлыйбыз олуг әдтбебезне күркәм юбилее белән!

№2 (806859) / 02.06.2012 13:39:11

Гомер бәйрәмегез мөбәрәк булсын, Миргазиян абый! Сезгә ныклы саулык, иҗади уңышлар, күңел көрлеге телим.

№1 (806857) / 02.06.2012 11:39:25

\"Шәмдәлләрдә утлар яна\" дан цензура кисеп калдырган Араба угы фаҗигасен бәян иткән \"төшерелгән бүлек\"не \"Татарстан яшьләре\" бастырган иде. Автоның \"Таңда Босфор аша\" әсәре төрекләр турында уңай сүз әйтергә ярамый торган чорда чыкты. Әмирхан ага Еники,Мөхәммәт Мәһдиев, Миргазиян Юныс һәм Адлер Тимергалин -татарның иң асыл, талантлы , затлы язучылары.Казан утларының да әдәби журнал чаклары бар иде...
http://rustemzaripov.blogspot.com/2012/05/blog-post.html
http://rustemzaripov.blogspot.com/2012/05/blog-post_08.html
http://rustemzaripov.blogspot.com/2012/05/blog-post_16.html

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar