поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 27 Ноябрь
  • Илназ Баһ - җырчы
  • Александр Славутский - мәдәният хезмәткәре
  • Камияр Байтемиров - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Әхмәтгалиева - язучы
  • Николай Коновалов - җырчы
  • Гөлсинә Галимуллина - язучы
  • Хәйдәр Гайнетдинов (1952-2000) - язучы
  • Рәфыйк Мадьяров - көрәшче
  • Рим Синәкәев - көрәшче
  • Наил Әхмәтов (1926-2006) - галим
  • Диләрә Әүхәдиева - актриса
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
06.09.2012 Язмыш

Телевидение журналисты Гөлнара Зиннәтуллинага сирәк авырудан дәваланырга ярдәм итик! (ВИДЕО)

Һәрвакыт кояш кебек балкып торган, 47 ел гомерен телевидениегә багышлаган Гөлнара Зиннәтуллинаны авыру аяктан екты. Аңарда бик сирәк чир - “Миеломная болезнь”. Химия белән дәвалыйлар. Ул хәзерге вакытта яшәү өчен көрәшә. Чит илдә дәвалану кирәк. Ул 12-15 миллион сумга төшә. Ләкин бу кадәр акчаны кешеләр ярдәменнән башка гына җыеп булмый. “Мин бик өметләнәм. Аллаһы Тәгаләгә, дусларыма, хезмәттәшләремә дә ышанам. Үлмәскә дип тырышып яткан көннәрем”, - ди Гөлнара Зиннәтуллина. Ярдәм итик Гөлнара апага, телефоны 89172523007.

Авыру аяктан екканда да, оптимист булып кала белә ул, елмаерга да көч таба. Ул хәзер тора да, йөри дә алмый диярлек. Бик кирәк булганда култык таяклары белән генә аягына баса. Ике умыртка сөяге дә сынган. Бу әлеге чир нәтиҗәсе. Өстәвенә түзеп булмаслык сызланулар. Терелергә өмет бар. Чит илдә ярдәм итәргә мөмкиннәр. 

РЕКВИЗИТЛАР:

Получатель: Зиннатуллина Гульнара Хабуловна Ленинское отделение 6672 СБ РФ филиал 6672/ 0251
ИНН/КПП: 7707083893/165702001
р/счет: 40817810862260422888
кор/счет: 30101810600000000603
БИК: 049205603
Банк получатель: ОПЕРУ ОСБ "Банк-Татарстан" №8610 Г. КАЗАНЬ
Назначение платежа: Благотворительная помощь на лечение для зачисления на лицевой счет 40817810862260422888/54 на имя Зиннатуллиной Гульнары Хабуловны

 


---
ТНВ
№ --- | 06.09.2012
ТНВ печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№81 (815106) / 19.09.2012 20:14:25

№68 г.и. менэ монда http://vk.com/pomogi_gulnare киви кошелекка салып була акчаны.

№80 (814858) / 17.09.2012 15:16:52

№77, тузга язмаганны сойлисез.
Ярый ботен кеше сезнен кебек жинел генэ Аллага сылтанып ятмый эле, кулынна килгэнчэ, ярдэм итэргэ тырыша.
Тыелу кирэккэч, сон узегезне тыегыз беренче чиратта. Ник кешегэ кысыласыз?

№79 (814766) / 16.09.2012 16:44:04

"Адымнар" да курсэтте бу атнада. Молодцы программа житэкчелеге! Журналист солидарносте дигэн эйбер бар икэн сездэ.

№78 (814723) / 15.09.2012 22:43:17

Минемдә җитми инде ул акча,пенсиям тулысы белән даруга китеп бетә.Оят булсада тел.№ яздырам-89053139050

№77 (814718) / 15.09.2012 20:53:48

Игътибар итегез!
Өстә ялтырый торган сурәт-реклама Зәй.+Зөф.неке. Төсе матур, тере кешенеке кебек. Бу хануманыкы яшелләнгән, әмма ялтырау.

Сурәтеңне бөтен кешегә чыгарып салу - харам. Тем более хатыныңны на всеобщее обозрение. Аллаһ тыйды. Ислам тыя.

Ислам илләре телеведениесенә дә карамагыз- исегез китмәсен. Анда да шайтан коткысы һәм яһүдилек үтеп кергән. Х-кыз дикторлар, комментаторлар.

Тыелу тиеш.

Чагыштыру өчен: 70ел гомер(уртача) һәм мәңгелек. Кайсысын сайлыйсың - сайла. Нәрсә эшләсәң дә мөмкин, тик барыбер алда Аллаһ җәзасы: яки хәерлесе, яки газабы. Үзеңнән тора.

Аллаһ, аңлыйсызмы, кабул итә аласызмы? Аллаһ Сөбхәнәһү вә Хак Тәгалә башта үзле балчыктан-туфрактан, аннары бер тамчы болганчык судан кешене бар итүче.

Юк идең бар итте, аннары үтерә, аннары яңадан терелтә һәм Хөкем итә.Әгүдүбилләһиминәшшәйтанирраҗиим:
95. Әт-Тин (Инҗир) сүрәсе
(Мәккәдә иңгән, 8 аять)

Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим.
1. Җимешләре булган һәм алардан кешеләр күп файда ала торган зәйтүн һәм инҗир белән ант итәм.
2. Һәм Аллаһ Муса галәйһиссәләм белән сөйләшкән тау белән,
3. һәм бу шәһәр – хөрмәтле Мәккә – белән ант итәм. Ул шәһәргә барган һәрбер кеше аның дәрәҗәсен һәм хөрмәтле булуын таный; ә анда кергән һәркем үзен тулысынча имин итеп хис итәчәк.
4. Без кешенең токымын иң яхшы рәвештә, камил сүрәттә яраттык һәм аңа иң гүзәл сыйфатлар бирдек.
5. Аннан Без аның дәрәҗәсен төшердек һәм дәрәҗәләре буенча түбәннәрнең түбәненә әверелдердек, чөнки ул үзенең төп вазыйфасын үтәмәде – Аллаһыга гыйбадәт кылмады.
6. Иман китергән һәм изге гамәлләр кылган кешеләр өчен генә мәңгелек, бетми торган, чиксез әҗер булачак.
7. Әй кеше, Безнең кодрәтебезнең дәлилләре ачык булгач та, ни өчен син терелү һәм җәзага иман китермәдең?
8. Без сиңа санап киткән нәрсәләрнең бөтенесен яраткан Аллаһ Иң хикмәтле хөкемдар түгелмени?(muntahab)

Акча җыясыз икән, каршы килүче юк, әмма Аллаһ Тәгалә ничек хәл итә шулай булачак. Бездән дога, ә Аллаһ хөкем итә, барыбызны да. 47ел хакимият ТВсына хезмәт иткән,47елл!
ТВ хакимиятнеке. Бабаегыз, Минниханов, Муратов, наконец. Пешекләгез шуларны! Ябырылыгыз шуларга! Сезнең хезмәтләрегезнең, шул исәптән бу хануманыкы да, нәтиҗәләре алар карамагында(кесәләрендә дип әйтәсе килми) түгелме соң!?!

Аннары бер дә игътибар итмисез ахрысы, соңгы вакытларда рәсәй телевидениесе күрсәткәли башлады: Кайбер электән күренекле киноноактер, актрисаларының азагы ничек шыксыз. Акыл киткән, караучысы юк, яки урамда и.т.д.

Әле алар күбесе кяфер атеист, ә без этническкий булса да мөселман гаиләләрендә дөньяга китерелгәнбез.
Мөселманның хакы да, җаваплылыгы(спрос) да югары.

№76 (814716) / 15.09.2012 20:23:05

Так что,язмышына язылган икэн- кая барасын?

№75 (814715) / 15.09.2012 20:18:34

Кызганыч, бик кызганыч, шундый мөлаем ханымның шундый авыруга таруы.
Иксез-чиксез байлыкларга ия булган дәүләтебезне җимереп(СССР турында әйтүем түгел. Рәсәй җимерек бүген), талап; Гөлнара ханым кебек, башка, йөзләгән - меңләгән - миллионлаган рәсәйлеләрне чарасызлыкка китереп терәп; миллиардлар туплап, халык мәнфәгатьләренә төкереп - ил белән идарә итеп ятучылар булуы кызганыч.
Кем гаепле? Үзебез. 4-5-6 ел саен алыштырып, халыкка хезмәт итәргә өйрәтергә кирәк аларны. Узган сайлауларда шанс бар иде. Зюганов партиясе җиңгән булса, караклар партиясен себереп түгә иде.
Халык ышанды, матур сөйләп - малын үзләштереп ятучыларга. (Андыйлар турында, күзгә карап - кесәгә печ итүчеләр, дип тә әйтәләр).

Гөлнара ханымны Ходай һәм ярдәм кулы суза алырдай мәрхәмәтле бәндәләр ташламаса иде.

№74 (814714) / 15.09.2012 20:17:21

Бер апа(Апастан)рассеянный склероз белэн авырыйм,ярдэм итегезче дип"Т.Я" га язган иде,аннан ТВдан курсэттелэр. 1 миллион кирэк диделэр. Хэм купме жыелган дип белэсез ? Нибары 2 000 сум. Гади кешегэ ярдэм юк та юк инде ул...

№73 (814711) / 15.09.2012 19:18:58

кай жиреннэн конлэшим сон мин аннан?тем более авыру кешедэн.гади кешегэ шишара бит безнен илдэ,бары шуны гына искэртеп уздым.

№72 (814698) / 15.09.2012 15:08:32

Зэкия,сез бу авыру ханымнан конлэшэсез тугелме сон?

№71 (814606) / 13.09.2012 23:57:14

Алла ярдэм бирсен!!!КОТОЧКЫЧ..

№70 (814507) / 12.09.2012 19:25:10

мин чыгып яза башласам,бан куялар,эллэ мина гына шулай тоела...эллэ мат.ру.ны ябарга жыеналар инде...кайда монда суз иреге ?

№69 (814504) / 12.09.2012 18:55:23

Гади авыл кешесе яки гади эшче кеше булса, шул ук вакытта бала-чага булса мэнге монны кадэр кубарылып сойламаячаклар. Авыртырга язмасын!

№68 (814447) / 12.09.2012 11:24:36

Телефонга гына акча салып булмас микэн? Банкка чыгып китеп булмый бит эштэн!?

№67 (814353) / 11.09.2012 15:49:49

Ник сойлэнэ икэн кеше телэсэ нэрсэ? Экранда булган очен генэ ярдэм итмилэр бит ана. Торле кеше Интернет ярдэмендэ акча жыяла дэваланыр очен, куплэр, дэулэткэ тэмам ышанычы калмагач, шулай итэ дэ инде. Дэвалансын, терелсен, жалко ени сезгэ? Сезнен акчаны алмый бит, исключительно добровольный эш.

№66 (814351) / 11.09.2012 15:44:03

Сезгэ ярап булмый,э?Ник эшлэгэн,ник китмэгэн..ник экранга карарган хэм ник алай дигэн...нигэ ана акча жыялар, нигэ аз яки куп жыялар.Чын безненчэ татарча,капка тобе менталитеты.Гайбэттэн ары узмый.шулкадэр тар кузаллау....

№65 (814341) / 11.09.2012 14:35:51

Кирэкле,тик кадерле тугел шул Кемдер.
Синенчэ,киткэн булса авырмас идеме?
Эш яшендэгелэр авырмыйлармы?

№64 (814334) / 11.09.2012 12:58:29

Хе,менэ тагын нулевой точкага кайтып життек..."Эш кешесе эшлэгэн вакытта гына кирэкле".Шулай булгач,яшен узгач,яшьлэргэ юл биреп, вакытында матур итеп китэ дэ белергэ кирэк !

№63 (814292) / 10.09.2012 21:56:38

Улы бар,ике оныгы бар.
Ялкын!

№62 (814290) / 10.09.2012 21:44:05

Чыннан да балалары бармы соң?
ТНВ сайтын карап утырдым. Анда тапшыру алып баручылар арасында аның сүрәте дә юк хәтта. Ничек инде озак еллар эшләгән тележурналистлар, дикторларны онытырга мөмкин? Телевидение тарихыннан дигән раздел бөтенләй дә юк. Нәбиуллин, Хамматова, Сакаеваларны һ.б. да табып булмый. Инә түгел бит алар төшеп югалырга, халык яратып өлгергән дикторлар, алып баручылар. Кайчандыр халыкка армый-талмый хезмәт иткәннәр. Хәзер аңлашыла инде, авырырсың да шул. Телевидениенең үзендә ветераннарга ихтирам булмагач, кайда тәртип булсын ди?

№61 (814274) / 10.09.2012 19:50:36

Язмада бер хэбэр дэ юк,балалары бармы сон анын?

№60 (814273) / 10.09.2012 19:33:29

Кемнең яшисе килми..
Мескен мәрхүмә эбием бу якты дөнья белән 99 яшендә саубулашты.. Үләренә 4-5 ай калгач әби төшендә үзенең үлгәнен күргән..Уянып киткәч,"аллага шөкер, үлмәгәнмен икән, куркып киттем ", дип әнкәйгә әйткән..
Донья киң, иркен барыбызда сыябыз.. Телевидениенең йөзек кашы булган Гольнара апага да терелергә язсын..

№59 (814271) / 10.09.2012 18:57:14

Гульнара апа ярый ла гомер буе телевидениедэ эшлэгэн,э безнен ише авылда яшэгэннэргэ,гади халыкка кем андый акчалар кучерсен? Булган сэламэтлектэн Ходай аермасын да,башкалар алдына баш иеп , соранып барырга гозерен тошмэсен !

№58 (814269) / 10.09.2012 18:50:58

Крылов мэсэлендэге ,"Кукушка хвалит петуха за то,что петух хвалит кукушку"кебек килеп чыккан бу иркэ белэн энжебикэнен сойлэшуе.Э критикнын соравына жавап юк!Бала-бэгырь жимеше шул.

№57 (814268) / 10.09.2012 18:46:29

Иииии, табиблар...

Бу авыруларның никадәр көчле тән авырту газабын кичергәнен аңлыйлармы икән алар?!!!! Авырту!!! Аяктан ега торган, күзгә төтен кергәндәге кебек, яшьне сыгып чыгара торган авырту!!! Күзгә берни, беркем күренми андый вакытта!!! АВЫРТА!!!

Менә шулай караватта бөгәрләнеп-бәргәләнеп, авыртудан тәнеңне кая куярга белмәгән бер мизгелдә синең яныңа ТАБИБ килә. Синең өчен бу мизгелдә ул - авыртуны җиңә ала торган Бөек Көч. Син ярдәм сорап, шушы коточкыч авыртуны аз гына булса да киметүенә өмет итеп аңа ялварасың.

Ул синең белән сөйләшә. Менә нәрсә ди ТАБИБ:

//Шуның өчен дә мин бу сорауны кабат бирәм: “ Сезнең өчен яшәү нәрсә ул? Сез ни өчен яшәргә телисез?” Мин шушы сорауга җавап ишетәсем килә.//

Калганын язып тормыйм.
Укытучыдан көлгән була бит әле!


№56 (814267) / 10.09.2012 18:39:27

Иркэ, сезнен кебеклэр кулына калырга язмасын...дошманыма да...

№55 (814265) / 10.09.2012 18:26:51

Берничэ елдан җитәрсең,аннан сөйләшербез.

№54 (814264) / 10.09.2012 18:26:04

60 картлык чоры мени ул?

№53 (814257) / 10.09.2012 17:54:40

№51, мин ул сез сойлэгэн дини хатыннын эшен яхшымы, гонахмы дияргэ дэ белмим. Ничек инде кешегэ "Улемгэ эзерлэн" дип внушать итэргэ барырга? Бэлкем, яшэвенэ ышанса жинэр иде ул чирен.

№52 (814255) / 10.09.2012 17:46:46

шуны ишетәсем килә иде:" Әгәр терелсәм,))))))
Терелгәч узе хәл итәр әле,Иркә! Ул болай да гомерен урам таптап уздырган кеше түгел.Акылы булган кеше болай да үз-үзен камилләштерә килә,авыру булмаганда да!
Ә камера алдында үзен тотуы, аның профессионал булуыннан тора.Шуның өстенә көчсез булмавын күрсәтә.
Ә мескен күренсә кызганмыйча,100 сум бирәсе идеңме?

Онкологиядәге бөтен авырулар да операциягә акча җыймыйлар.Күрәсең аларны "яхшы" табиплар авыруның алып китәчәген ышандырып чыгаралар бугай)))
Мин кибеттә куелган әрҗәләрдә дә калдырам һәм шушы сайтта сораучыларга да ярдәм иттем.Хәлемнән килгәнчә әлбәттә.

№51 (814252) / 10.09.2012 17:35:59

Улем сорап тормый, берэуне бик тиз алып китэ, кайберэулэрне жэвалый. Узе телэп китуче юк, дип эйтерлек. Минем дэ эти яман чирдэн улеп китте. Операциядэн баш тартты. Инвалид булып, кеше кузенэ карап ятканчы, матур итеп китим, диде. Безне борчымаска телэде. Елый-елый кундерергэ тырышуыбызга колак салмады.
Монда берэу дэ ярдэм итмик Голнарага, дими бит. Кузегезне ачып укыгыз. гузэл7, син дэ ангыра тугелсендер. Ботен кеше дэ акчага коенып яшэми, кем купме хэм ничек булдыр ала, шулай ярэмен тэкъдим итэ. Ул да сайланып ятмыйдыр. Андый чакта бер жылы суз дэ жан азыгы.
Безнен эштэ бер апа рак бн авыруын белгэч, тошенкелеккэ бирелде. Врачлар ярты ел гомере калуын эйткэннэр. Монын да улэсе килмэде, ышанды, ометлэнде, могжиза котте. Ана карап йорэклэр озелэ иде. Директор урынбасары бик дини кеше. Анын оенэ барып, узе бн бер утырып сойлэште. экренлэп Ходай каршысына барырга эзерлэнэ башларга кирэклеген,вакытны югалтмыйча догалар бн танышырга, иманга килергэ кирэклеген тошендерде. Узган атнада гына 1 каналдан Анна Герман турында фильм булды. Елый-елый карадым. Анын да язмышы шундый аянычлы авыру бн тэмамлана. Анын кочлелегенэ, уз-узен тотышына, матур китуенэ сокланмый момкин тугел.

№50 (814251) / 10.09.2012 17:33:57

Залесный, мин кадрлардан камера алдында гына яши аламны күрдем. Камера алдында күзгә күренеп терелә.Бүтән нәрсә күрмәдем.Бәлки менә шулай тоеладыр инде миңа дип уйладым. әмма ярдәмен тәкъдим иткән Энҗебикәне гаепләп дәшкәч, ялгышмавымны аңладым.

Кыскасы туктадым бу темага. Кирәгеннән артты.Һәркемнең үз тормышы, язмышы. Просто аерым бер кеше өчен генә менә мондый соранулар туйдырды:" Энҗебикә, сез үз акылыгыздамы? ни язасыз сез, кешеләр?нинди дәүләт?"


Дәүләт!!! Дәүләт!!! Дәүләт!!! Яки һәркем үзе!!!! Башкалардан сорасагыз, тартынып кына, оялып кына. Мондый агрессив төстә түгел.

№49 (814247) / 10.09.2012 17:23:22

Нэзерне аны кычкыырп эйтмилэр, Иркэ!Хэр сузеннэн хэм карашыннан куренеп тора бит изге телэклэре эм бары тик яшэргэ телэве.3 сорт дигэннэн гади кешелэргэ дэ тиенлэп жыялар,Амелия галимова эйтик, этисе сукыр.энисе кафеда сатучы,жыя рэхмэт тошкере алык.рэхмэт яусын.
Дин буенча да ярдэм иту кычкырып эйтелергэ тиеш тугел, савабы калмый анын...
...И как бы нас жизнь не ломала,
Есть некое в ней волшебство
хороших людей на свете мало
И все таки их большинство

Алла Боерса,Алла Боерса...

№48 (814245) / 10.09.2012 17:13:29

Нишлэп оялмыйча лэчтит сатып утырасыз монда? Таза кешегэ жинел ул, тегелэй дэ болай дип абстракт сойлэп утыру, узенэ тошсэ эллэни бик шэплэнеп умничать итеп булмый шул ул, аны узенэ тошкэн кеше генэ белэ, шуна курэ ин яхшысы монда: "Алла сакласын, Алла ярдэм бирсен бу ханымга" дип кенэ утыру. Ярдэм итэ алмасан, тем более.

№47 (814242) / 10.09.2012 17:11:03

Иркэ

№46 (814241) / 10.09.2012 17:05:51

Илхам һәм башкалар сүзне андый яссылыкка күчерәсез икән,алай сез бик яхшылар икән, ник бүген онкологиядә ятучы һәркемгә акча җыймыйсыз соң? Аларның да яшисе киләдер бит. Алар өченче сортмы???

Мин Зиннатуллинадан шуны ишетәсем килә иде:" Әгәр терелсәм, гомеремне башка шушындый авыру кешеләргә ярдәм итүгә багышлар идем дигән сүз ишетәсем килгән иде." Үзе әйтмәсе күренеп тора. Яклаучыларыннан да, үзеннән дә.

№45 (814240) / 10.09.2012 16:58:07

Астагы сүзләр татарча язылган югыйсә. Өченчесе. Әлбәттә, бу очракта, врачларсыз терелеп булу турында сүз бармый. Тән җитди органик таркалган, аны рух кына тулыландыра алмый.Әмма врачлар ярдәменнән соң тәнне кабат таркатмау өчен рух белән шөгыльләнергә кирәк, Энҗебикә аны камилләшү ди, мин гармония сүзен кулланыр идем


Дәвалау шансы кулланылып, уңай нәтиҗә булып аны беркетү турында сүз бара. Әле санадым: ике уртача россияленең 30 еллык хезмәт хакы. Ике кеше гомере буе бушка эшләргә тиеш дигән сүз.Җыелыр, халык төкерсә күл була. Әмма ул кешеләргә бәясез сүзләр әйтелергә тиеш.Ягъни ул сүзләрдән акча дигән әйбернең кыйммәте юкка чыгарга тиеш. Дөресен әйткәндә, авыз ачуым да шунлыктан иде.

№44 (814239) / 10.09.2012 16:46:28

Безнең илдә күпме "экстрасенс" онкологияне дәвалыйм дип,йөртә ышандырып. Табипка барганда соң була..

№43 (814237) / 10.09.2012 16:43:50

Утыралар инде сөйләп...
Узгынчы өчен акча җыймыйлар шул,Илхам. Узгынчы чир белән кеше бездә, дөбердәтеп эшкә бара,Россия кешесенең барлы-юклы авыруларын күрсәтергә вакыты бар мени?
Чирнең җитдие турында сүз бара монда.. Ярдәм итәргә мөмкинлекләре булмаса хет дәшми калсыннар иде,дә...

№42 (814236) / 10.09.2012 16:41:30

Энҗебикә, син ырымчы вә алдакчы күрәзәләрнең берсе түгелме ул? "Йокымсырап яткан яткан алтын запасын уятып" күрсәтерсең әле чир килеп ябышкач үзеңә! синең сүзләрең көлке һәм кызганыч! һәм дә авыруны мыскыл итү кебек тә. Программаларыңны үзең өчен калдыр, кирәкми буш сүзләр.

уйлыйсыңмы, кеше үләргә яткан? тормышны яраткан кеше бар көченә тырыша, үләсең дигәндә дә юк, мин дә яшим әле дип үзен ышандыра. Гөлнара ханым көчле кешегә ошаган. Терелер иншалла.

№41 (814235) / 10.09.2012 16:40:10

Элек эбилэр "Узгынчы чирлэр генэ булсын" дип телилэр иде. Эгэр улем хастасы кешегэ ябыша икэн монда инде бер рухи халэт тэ ярдэм итми. Мэсэлэн,Упкэн череп бетеп барганда яки лейкоз белэн авырганда, рухи яктан авыруны ничек жинеп була, эх егетлэр............

№40 (814234) / 10.09.2012 16:38:37

Илхам, иң куркынычы аның шушы юлларны укуы. Укымаса да ишеттерүләре бар шул...

№39 (814233) / 10.09.2012 16:36:47

админ, башка мондый язмаларны куйма, зинхар очен. Чонки ярдэмгэ караганда акыл сату ярышы уены кубрэк була. Бу коментларны уку ярдэм сораучыларга авырдыр инде.

№38 (814231) / 10.09.2012 16:29:55

Кемгэ ничэ көн калуын без билгеләмибез Г!Аллахе Тәгалә үзе белә.
Монда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр һәм ул тиз арада кирәк. Без акыл сатып утырганда соңга калу да бар. Ул бит төшенкелеккә бирелмәгән,терелүенә дә ышана,рухы көчле. Ә сез аны соңгы чиккә җитүенә ышандырасыгыз килә..
Кешелекле булырга тиеш түгелме соң без?
Илдәге медицина вәзгыятен шул өлкәдә эшләүчеләр дә җайга сала алмый. Әнә Иркә -авыру кеше үләргә тиеш,-дип кенә утыра..Хәер аларга кирәк тә түгел төсле, дәвалау табыш алуга әйләнгән илдә. Бездән бит күп нәрсә соралмый, кем күпме бирә ала,шул гына. Бирмәсәң дә өенңән килеп алучы булмас,кайгырмагыз.

№37 (814228) / 10.09.2012 16:19:36

Омет
синенчэ санаулы коннэре калу кон кебек ачык булган авыруны терелэсен, дип алдалап анын халэтеннэн оятсызларча файдалану, узенэ акча эшлэу эйбэтрэк хэм дорес булып чыга инде.

№36 (814226) / 10.09.2012 16:11:50

Иркэ, Энжебикэ! Фикерлэрегез нигезле, сузлэрегез хак. Шундый булып калыгыз.
Иркэ, ТНВ тапшыруын караганда мине борчыган нэрсэлэрне ачтыгыз да салдыгыз. дорес итеп энгэмэ кора белмэучелэрне ни дип тапшыру алып барырга куялардыр, шуна уртэлэм мин дэ.
Энжебикэ, сезнен бн курешеп, кунелемне бушатасым килэ

№35 (814222) / 10.09.2012 16:01:49

Критик!!

Менэ шулай буш суз белэн дэвалыйлар бугай бугенге врачлар.

Син узеңне аңа ярдәм күрсәттем,дип уйлыйсынмы Иркә?
Син бит, -авыруың көчле,үләргә эзерлән!-дип эйтергә телисең!
Гөлнара ханым бу битне укымый торгандыр дигән өметтә калам..

№34 (814221) / 10.09.2012 15:53:44

Кем әле сезгә врачлардан баш тартырга кушты? Биредә кешенең үзендә йокымсырап яткан кыйммәтле алтын запасы турында сүз бара. Ялгыш адым ясап аз гына куркыттың исә,Аллаһтан иңгән һәм чыпчык кебек очып чыгып китәргә әзер торган җан-рух кисәкчеге дә җитди дәвалану курсы сорый. Аны бит врачлар дәваламыйлар. Врачлар бары физик тәнне генә дәвалыйлар. Әлбәттә,тишкәләнеп беткән органнарны врачлардан башка кеше дәвалый алмый.Ә Рухын кеше бары үзе генә савыктырырга сәләтле, сәламәтләнеп җиткән Рух шул чакта чын-чынлап тән белән дә могҗизаи үзгәрешләр ясарга омтылыр, тән һәм Рух гармониясе барлыкка килер. Әгәр Аллаһтан җибәрелгән Рухка салынган программа кешенең үз гаебе аркасында үзгәргән икән, аны үз хәленә кайтару бары кешенең үз кулыннан гына килә торган эш. Моны хәтер буразналарыгызга яхшылап салып куегыз. Тиздән, бик тиздән моның турында да ачыктан-ачык сөйли башлаячаклар, һәм сез, ниһаять, бу хактагы фикерләрнең дөрес булуын танырсыз.
Язмам дигән идем. Иркәнең гаҗәеп фикер агышы чын хирурглар кебек авыру күзәнәкләрне кисте дә атты,миңа юл ачты))))) Һе, каян киләләрдер, агымсу кебек агып керәләр бит. Нишли алам?

№33 (814217) / 10.09.2012 15:37:53

Энҗебикәнеке дә үз тормышыннан. Минеке дә үземнекеннән.Улым димен, үз ачышымны сиңа бирермен дигән идем, син медик булмадың димен.Биофизика өлкәсеннән. Мине пенсиягә чыккач, фәнгә бар дип куып маташа.Юк инде дим,Россиягә фән кирәк түгел.Саф һава сулап, кишер-кәбестә үстерермен, димен.

Менә ял көне ТНВ тукталдым. Андагы мин ящиктааа, күрәсезме авылдашлар дигән йөзләр карау өчен түгел билгеле. Бөек Наил Дунаев иде анда.Инде штамп белән яздырган кебек туйдырып бетергән хатларны укыттырдылар аннан. Хәтта шуларны тыңлый алырлык итеп укыды. Әмма шуның белән утыручы кыз дежур ерган авызы белән кирәк-кирәкмәс җирләрдә бүлдереп утыра.Наил Дунаев белән аралашуның бөтен ямен алды. Әйтик мин, Наил Дунаев белән тапшыру оештырсам, мин авыз да ачмас, я бик мөһим нәрсәләр турында сорар идем. Әгәр миңа болай эшләргә бирмәсәләр, мин китеп барыр идем андый эштән.

"Эйтик,мэсэлэн,синен улына,Иркэ?Шундый ук жинеллек белэн узеннен кинэшлэренне узен куллана алыр иденме?"

Миңа 36 тирәсе иде, сәламәтлек белән проблемалар килеп чыга башлаганда. И димен, яши башлагач кына, тән коелып төшәмени инде дип, эзләнә башладым.Эзләгәч - юллары табыла.33 яшемдә тормышымда көтелмәгән, планнаштырылмаган борылышлар булды. Ул борылышларның тикмәгә түгел, нәкъ менә синең юл икәнне аңлый белергә генә кирәк.


№32 (814207) / 10.09.2012 14:09:47

Эй жинел дэ сон сау-сэламжт килеш авыр хэлдэ калган кешегэ кинэшлэр биру,фэлсэфэ сату.Берэр ин якыныгызга килсэ шул хэл?Кайгы жиле сезгэ кагылса?Эйтик,мэсэлэн,синен улына,Иркэ?Шундый ук жинеллек белэн узеннен кинэшлэренне узен куллана алыр иденме?Батып баручы саламга ябыша.Бэлки врачлар шул саламдыр.

№31 (814198) / 10.09.2012 10:37:43

Римма, Раиса Горбачеваның яшисе килми идеме? Шәхси тормышы начар идеме?
Күпчелек кеше соңгыга хәтле өметләнә, кеше һәрвакыт үлемнән күрка, бу аңа Ходай тарафыннан салынган программа.
Яшисе килмәү, төшенкелек – ул икенче әйбер. Депрессия дип атала анысы. Карап торышка тән-сау сәләмәт, кешенең яшисе килми. Депрессия кеше тәне өчен саклану чарасы. Авыру булып күренсә дә.Кешене артык нагрузка чыгырдан чыгарган, ял тәлап ителә, кешене организмы аңсыз рәаештә туктата. “Тукта! Югыйсә, катастрофа,”.
Әйтик, вакытында бу ханым организмы депрессиягә эләккән булса, организмда мондый көчле таркалу бармас иде. Артык яшәү теләге, артык омтылышлар организмны эштән чыгарган. Шуның өчен дә мин бу сорауны кабат бирәм: “ Сезнең өчен яшәү нәрсә ул? Сез ни өчен яшәргә телисез?” Мин шушы сорауга җавап ишетәсем килә. Күрәсезме кадрларны, ханымга камера кирәк, камера алдында гына яши, хәтта авыруын бөтенләй оныта кебек. Камера алдында сәләмәт икенче кешегә әйләнә. Үзендә рухи батырлык табып, камерасыз яши алмыйм дисә, мин аңа: “Юк, ханым, сез мине камера алдында беркайчан артык кызыксындырмадыгыз, кайтмагыз лутчы” – дияр идем.Менә моннан соң икенче рухи батырлык кирәк. Көнчеләр сүзе димәскә.Өченче батырлык – үзеңнең тәнең белән тартышмаган бүтән файдалы шөгыль табу.Энҗебикә шушыларны сезгә икенче төрле әйтәчәк, сез гаепле булмаячаксыз, сез аның сүзләрен үзегезнеке итеп кабул итәчәксез. Бу да үзенә күрә сәнгать һәм һичшиксез белем. Минекеләр исә рухка пычак белән наркозсыз операция.

Аннан икенче бик мөһим әйбер, Римма. Кешеләр сәламәтлеге врачлар кулында түгел бер илдә дә. Кешеләрнең сәламәтлеге – үз кулларында. Бу иң беренче сәламәт яшәү рәвеше. Икенчесе үзең белән гармониядә яшәү. Бу ханымда тән һәм рух гармониясе юк.

Өченчесе. Әлбәттә, бу очракта, врачларсыз терелеп булу турында сүз бармый. Тән җитди органик таркалган, аны рух кына тулыландыра алмый.Әмма врачлар ярдәменнән соң тәнне кабат таркатмау өчен рух белән шөгыльләнергә кирәк, Энҗебикә аны камилләшү ди, мин гармония сүзен кулланыр идем.

Чынлап та, һәркем ярдәм йөзеннән яза сүзләрне. Беркемнең дә артык вакыты юк, һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкатьләре бар. Ярдәм итергә теләүчеләрне һәм ярдәм итүчеләрне бары акча чыганагы итеп кенә карау менә шул рух торышын күрсәтүче яхшы диагноз инде.Шуңа күрә пычак кулланылды да.

Кабат уңышлар телим.


№30 (814197) / 10.09.2012 10:27:56

((((((((((((((((((((((Бар да эйбэт булыр,Алла телэсэ!!!!!

№29 (814178) / 09.09.2012 22:37:09

Чаткы, Энҗебикә сезнең анализларга мохтаҗ түгел. Биредә комментарий анализлап утыру - артык эш, файдасыз эш. Рәхмәт, без сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгел, дип кенә дә әйтергә була иде. Итәгегезгә ут капкан,ә сез әле уттан качып калырга өметләнәсез, катлаулы җөмләләр белән үзегездән көчлерәкләрне җиңәргә омтыласыз.
Тфү-тфү, терелә генә күрсен бер үк. Аның тизрәк савыгып сафка басуын теләмәсәк, язып вакыт әрәм итеп торыр идекмени?

№28 (814171) / 09.09.2012 21:53:55

акча белән табиблардан гына торса эш, )))))))
Акчадан күп нәрсә тора шул, кызганычка каршы! Бу очракта бигрәк тә! 12 млн. акча җыю уен эш мәллә? Олигарх малае турында сүз бармый бит!
Акча белән байлыктан да зуррак кыйммәтләр бар.))))))) Алайса без белмибез!
Гомумкешелек проблемаларын башка урында кузгатырга кирәк.
Гөлнара үз-үзенә психотерапевт, иң мөхиме өметен югалтмаган.Ул хирургия ярдәменә мохтаҗ бу очракта!!!
Бу авыруны әлегә лекцияләр белән генә җиңеп булмый! Табипларга да ышанмасак кемгә ышанырга тиешбез? Хәтта Гиппократ та табипка ышанырга кушкан.

№27 (814162) / 09.09.2012 21:11:28

Эх, акча белән табиблардан гына торса эш, берәү дә күрәләтә үлемгә дучар булмас иде. Мәйлегез, мин авыруы көчле булгага бераз үзен кузгатырга теләгән идем. Кемнеңдер ярдәменә өмет итеп ятуга калгач, юк инде. Бу урында мин табиблардан аермалы буларак, акча сорамыйм. Кайберәүләр, бәлки, шулай уйлыйлардыр. Ялгышасыз. Акча белән байлыктан да зуррак кыйммәтләр бар. Гомумкешелек сыйфатлары ул. Җир йөзендә бу сыйфатларны алыштырырдай нәрсәләр тумаган әле, тумас та.
Чаткы, в глубине души дип әйтәләр урыслар, барыбер шуңа барып тоташа, ул синең өчен генә сафсата, наданлык сафсатасы. Янәдән кабатлыйм: Иркә №17, 3нче абзацны яңадан укып чыгыгыз. Борчылмагыз, башка берни язмам.

№26 (814158) / 09.09.2012 20:40:53

Энҗебикә,бик дөрес.Бик күп һәм зур мөмкинлекләр дөнъясы без.Тик ул мөмкинлекләрне,үз-үзебезгә ышанмау сәбәпле,куллана белмибез.Ышанырга,тырышырга кирәк.

№25 (814157) / 09.09.2012 20:35:21

Энҗебикә, ә сез ник аның дәвалана алмыйм дип төшенкелеккә бирелгән дип уйлыйсыз?
киресенчә, хезмәттәшләре аның үзен нык рухлы икәнен әйтә, тереләм, тырышам дип әйтә.

Сәламәтлек министрлыгы да подключился бу эшкә, татнефть тә акча биргән дип әйттеләр. Операцияне кичектермәскә кирәк, шанс на выздоровление 60-70 процент дигәннәр. это неплохие прогнозы. озакка сузмау мөһим

минем "пессимизм" кешенең, бу очракта Гөлнара ханымның терелүенә бәйле түгел. ә сәламәтлек саклау өлкәсендә тәртипсезлек, элеккеге системаның юкка чыга баруы белән бәйле.

№24 (814155) / 09.09.2012 20:25:35

Энҗебикә сафсатаң урынлы түгел! Шәхси тормышы отлично булганлыктан, ул аның өчен борчылмады бер дә!
Ул тормышны ятарта торган кеше. Бер урында юла кебек зыр-зыр әйләнүчән җитез кеше. Мең төрле эш белә, һәм барсын да җиңеллек белән эшләп ташлый.Иде...әлегә кадәрле. Ире белән бик яхшы мөнәсәбәтләре,Гөлнара аның кайгыртуын тоеп яши.
Хәзер аңа ярдәм ашыгыч кирәк, ә шарлатаннар белән вакыт уздырып аны югалтырга мөмкин.

№23 (814154) / 09.09.2012 20:19:59

Кабатлыйм: Гөлнара очрагында аның үзенең турыдан-туры тырышлыгыннан башка гына табиблар ярдәменә өметләнү тормышны язмыш иркенә кую белән бер. Әгәр кеше авыруны җиңеп, үзен аякка бастыру өчен күп тырышлык куйса, табиблар аңа ярдәм итә алыр, әгәр авыруны җиңәргә көче җитмәсә, әгәр авыруның эчке тавышы каршылык күрсәтсә, җитәрлек инану, чын күңелдән инану, терелүгә өметләнү булмаса, бу авыруны җиңү бөтенләй мөмкин түгел.
Минем туганнан туган сеңелем 42 яшендә китеп барды. Кызганыч, мин аны ни тырышып, терелүенә ышандыра алмадым. Мин кушкан гамәлләрне үтәмәде ул, инанганы табиблар иде, табибларына ышанды, ләкин алар үләсен белделәр,соңгы чиккә кадәр белә торып \\\"дәваладылар\\\"(15 млн.????акчаңны түләсәң, алар, әлбәттә, каршы килмәячәк). Дөрес, соңгы елында дәвалаучысы акча алмады.
Әгәр бөтен көчен җыеп үзенең эчке мөмкинлекләрен( һәр кешедә Аллаһтан бүләк итеп бирелгән яшәү көче була, ул кешеләрдә йокы халәтендә, аны кузгатып җибәрергә зур этәргеч кирәк) эшкә җиксә, уңай якка үзгәрешләр була иде. Теләмәде, дөресрәге эшли белмәде. Үзендәге эчке каршылыкны сеңелем җиңә алмады.
Үткәннәргә борылып карасагыз, шәхси тормышыгыз, язмышыгыз өчен өчен борчылып торгансыз икән, авыруның башы шул. Иркә мең өлеш хаклы. Аның фикер сөрешендә мин туганлык якынлыгы тойганмын икән, димәк, ялгышмаганмын. Шулай туганлык геннары булмаган чит-ятларның да фикер туганлыгы була, чөнки фикерләр баштан бер очып чыктымы, алар үзләреннән-үзләре чыганактан(фикер чыккан кешедән) читтә аерым яши башлыйлар һәм җәмгыятьтә барган вакыйгаларга үтеп керәләр, турыдан-туры булачак вакыйгаларда катнашалар. Сезнең өчен әкият, ләкин атмосфера, галәм һәм табигать өчен реаль чынбарлык. Иркәнең миңа оппонент булуы аның фикер төелешенең үзгә булуыннан килә. Чынлыкта без бер үк фикерне төрле яссылыкта аңлатабыз,Иркәнең тормышчанрак яңгырый)))) һәм шул ук вакытта бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз)))))
Римма, кызганыч, сез үзегез аңламаган өлкәдә адашып, Гөлнара ханымны үзегез дә сизмәстән, йомшаграк итеп әйтим инде, язмыш кочагына атасыз. Аңа хәзер психологик яктан көчле терәк кирәк, сезнең кебек пессимистлар зыян гына салачак. Акча белән докторлар мәсьәләсендә Иркә бик дөрес итеп әйтеп биргән.

№22 (814124) / 09.09.2012 17:09:29

Римма! Миңа калса бу ике ил арасында җайга салыган бизнес. Үзәк каналлар фәлән суммда медаппаратура куелды,дип мактанышалар. Димәк алар да юкка куела.
Гомумән котычкыч хәлләр бит бер уйласаң, гел авырулар, чирләр...көе саен кемгәдер ярдәм сорап рассылкал килә.)))))
Менә иң куркынычы шул,җаныкаем. Кая керсәң дә сиңа өмет белән ничә күз текәлә... Үзеңнең сәламәт,ә аның авыру булуы өчен ояла башлыйсың.Тик әлеге дә баягы, очын очка ялгаучылар гына ояла белә.

№21 (814123) / 09.09.2012 17:05:05

"По идее күпме чирлене дәвалаудан түгел, ә чирлеләрнең аз булуы белән исәпләнергә тиеш"









ГИБДДшникларга да, төзелгән пратоколлар буенча түгел, ул обслуживать иткән участокта аварияләр эз булу белән исәпләнергә тиеш.

№20 (814121) / 09.09.2012 16:57:47

Иркә, ул бит сафта иде, ящиктан китмәгән, эшләгән. бу экраннан югалу нәтиҗәсендәге чирләү түгел...

терелү-терелмәү безнең кулда түгел бит. Әллә нинди куркыныч диагнозлар белән дә, "ул үләчәк" дигән вердиктлы кешеләрнең тернәкләнеп киткән очраклары бар, бер дә, ике дә түгел андый очрак.

Айнур Галимовның да хәлләре мөшкел иде, ләкин кешеләр, табиблар ярдәме белән терелеп килә бит, Аллага шөкер...

Кешегә ярдәм итү-итмәү, әлбәттә, һәр кешенең үз ихтыярында... ләкин кеше барыбер үләчәк дип аңа кул селтәү дә дөрес түгел.

Гомумән котычкыч хәлләр бит бер уйласаң, гел авырулар, чирләр...көе саен кемгәдер ярдәм сорап рассылкал килә.
медицина алга киткән очракта да җиңә алмаслык катлаулы чирләр барлыкка килә.
Алкаш, наркоманнар да түгел, нормаль тормыш алып баручы, актив, киләчәк дип яшәүче сәламәт кешеләрне чир ега...

һәм шундый уй килә, гел катлаулы операцияләрне йә Израиль, йә Германия башкара алабыз дип әйтә. Бездә табиблар талантсызмы соң? Яки алар намусрак булып, "өмет юк" дип операция ясаулардан баш тарталармы? Израиль акча эшли кебек, дарят людям надежду за их же деньги...(((

Или безнең табиблар белән бүлешәләрме соң? Израиль может отстегивает деньги за то что они не берутся за лечение...

Сәламәтлек саклау системасы да дөрес түгел инде бездә. По идее күпме чирлене дәвалаудан түгел, ә чирлеләрнең аз булуы белән исәпләнергә тиеш нормаль дәүләттә

В общем, Гөлнара апага ярдәм итик! сабырлык телим.

№19 (814113) / 09.09.2012 14:51:05

Иркэ

№18 (814112) / 09.09.2012 14:49:48

Гөлнараның иң беренче проблемасы - ящиксыз тормыш - тормыш түгел дип уйлау. Бу -аның рухы булган. Шул рух базасы юкка чыккач, тән дә юкка чыгарга омтыла. Ящикта булмагач, ник яшәргә? Мин аның авызыннан терелгәч ни эшләр идегез дип сорыйсым килә? Һаман ящикка керергә тырышыр идеме икән?Яшәргә телим, ди. Яшәү - аның өчен нәрсә? Тәнен яшәтердәй рух табарга кирәк бу ханымга.

Уңышлар телим. Барысы үз кулында. Врачлар кулында да, милләттәшләр кулында да түгел.

№17 (814111) / 09.09.2012 14:44:21

Rimma, 
зрә әйтәсең Энҗебикә турында.Мин мыруда күп очракта аның оппоненты. Әмма бу очракта түгел. Энҗебикә әйтергә кирәк личностный проблемалар белән яратып шөгыльләнә, бу юлда үзенең ирешкән уңышлары бар.

Әйдә, дөньяга туры карыйк. Андый зур миллионнар сораралык реаль дәва юк, (бу бар диагнозга да кагыла, бу очракта төгәл туры килә, сөякләр челтәр кебек инде),алар барысы медицина һәм фармацевтика бизнесы белән генә бәйле.Күп дигәндә 2-3 ел шанс бирәчәк. Уңышлы булса. Ә менә Энҗебикә шөгыльләнә торган нәрсәләрне өстәсәң, әле чынлап 10-15 еллык запас белән терелә алачак.

Гомумән, алганда мин бу ачык чырайлы ханымның кинәт мондый хәлгә калуы бер яктан сәер шикелле. Әмма безнең ил өчен киң таралаган хәл. Бездә халык үзен вертикальдә генә итеп күз алдна китерә. Биегрәк икән, син көчле, син файдалы, син --кеше. Ә менә көтелмәгән сәбәпләр белән вертикальнең җиргә таянган җиренә төшсә үлем белән бер. Бу яшь ханымның бу хәлгә төшүе иң беренче шуннан. Кеше - һәрвакыт һзм һәркайда, һәрҗирдә кыйммәт. Ящиктан кала тормыш та - тормыш. Бу ханымга шуны аңларга кирәк. Эңҗебикә шушы фикерне икенче төрле, йомшак итеп аңлатыр, мин Иркәгә хас кырыслык белән әйттем.

Болай Римма, 15 миллион акчам булса, көнозын әти-әнисен күрмәүче сәламәт балалар әти-әнисенә бирер идем.

Һәрнәрсәне кабул итә белергә өйрәнергә кирәк.

№16 (814103) / 09.09.2012 13:35:58

Энҗебикә, сез үз акылыгыздамы? ни язасыз сез, кешеләр?
нинди дәүләт?

Дәүләттән өмет булмагач, кеше бит милләттәшләреннән ярдәм сорый! Яшисем килә дип елый бит! Булышыгыз дип өмет итә!

Нинди емайл, нинди телефон, сөйләшәсем килүләр?
Карагыз, аның бит хәле дә юк сөйләшергә!!!

Тиешле акча җыелыр әле минсез дә, мин бай түгелмен дип утырып булмый бит!
50, 100, 200, 500 сум салсагыз да рәхмәт! Кешеләргә җиткергегез бу мәгълүматне, дога кылыгыз, зинһар!

Чирлеләр нык күбәйде, сәламәтлекне югалтканда һай авыр бит ул.

юк сүзләр бит бу дәүләт, тнв җыйсын дип утыру...

№15 (814078) / 08.09.2012 23:59:00

Гөлнара ханым, сезгә берничек тә ярдәм итә алмавыма борчылам. Мин акча турында әйтмим әле, тиешле сумма да табылыр анысы, ләкин сезнең очракта сезнең үзегез белән эл. адрес аша бәйләнешкә кереп сөйләшергә кирәк.

№14 (814020) / 07.09.2012 22:26:22

Реквизиты расчетного счета
Получатель: Зиннатуллина Гульнара Хабуловна Ленинское отделение 6672 СБ РФ филиал 6672/ 0251
ИНН/КПП: 7707083893/165702001
р/счет: 40817810862260422888
кор/счет: 30101810600000000603
БИК: 049205603
Банк получатель: ОПЕРУ ОСБ "Банк-Татарстан" №8610 Г. КАЗАНЬ
Назначение платежа: Благотворительная помощь на лечение для зачисления на лицевой счет 40817810862260422888/54 на имя Зиннатуллиной Гульнары Хабуловны

Телефон для справок 89172523007

№13 (814017) / 07.09.2012 21:28:27

Татмедия бетәшмәгәндер бит.Элеке җитәкчесен селеккәләгез!

№12 (814016) / 07.09.2012 21:00:31

жыелырга и57969кэн-жыелырга...
бросили кличь- отвечайти...
куп суз-бук суз...
№ счета, кому, куда???

№11 (813979) / 07.09.2012 10:14:15

Ил тљкерсђ, књл булыр. Бергђлђп ярдљм итик. Хљкњмђт тђ булышсын!!!

№10 (813939) / 06.09.2012 20:39:42

Туристларга ярдэм итмэсэн башка иллэр алдында абруй тошэ, э рэсэй эчендэ(башка иллэргэ белгертмичэ )чирлэп яткан кеше нигэ кирэк?

№9 (813935) / 06.09.2012 20:20:28

Сатарга молкэтен булса ярый ла,йорт-жиренне сатып бомжлыкка чыгып та булмый бит?...Халыктан кайчан жыела эле ул, дэулэт ярдэм итсен иде...Э бит чит иллэргэ ял итэргэ барган кешелэр белэн берэр бэхетсезлек булса тизрэк ярдэм итэ...эйтерсен туристлар чит илгэ семья туйдырырга ипи эзлэп барганнар!

№8 (813934) / 06.09.2012 20:17:03

Реквизитлар өстәлде.

№7 (813931) / 06.09.2012 19:27:56

Алла сакласын. Гөлнара ханымга савыгып, кояш кебек балкып торырга язсын. Тапшырулары да үзе кебек җылы, яхшы иде, ни сәбәпледер тнвда озакка бармады. Һәр шимбә бер матур, кызыклы вә мәгънәле тапшыруы бар иде аның.

казан фэкыйре дөрес әйтә. тв булмаса, дәүләт әбизәтелне ярдәм итәргә тиеш! ТИЕШ! монда гади кешедән сәдәка көтеп утырырга кирәкми.  әле гади кешедән җыелганчы күпме вакыт үтәр? аннан соң, торалмас хәлгә килсә, ул бит чит илгә чыгалмаячак. анысын аңлыйлармы икән үзләре дә? мондый очракта акча көтеп утырганчы бар мөлкәтеңне сату юлына да басмый хәлең юк. ни өчен шулай әйтәм, мондый очраклар шуның кадәр күп хәзер, кайсы сайтны, социаль челтәрне генә ачма, расчетный счет килеп чыга. Алла сакласын.

тагын. Берәү шулай мирдән акча җыеп операция ясатып кайтты. беркөн карасам, әле дә операциягә акча кирәк дигән рекламасы тора. савыккан дигәнннәре бит инде. пожизненно кешедән акча җыю тоже дөрес түгел.

Дөрес аңлагыз, Гөлнара ханым очрагында минемчә дәүләт тиз арада ярдәм кулы сузырга тиеш. документлары, очкычлары белән дә ярдәм итеп. Иншалла, савыгыр дигән өметтә калыйк.

№6 (813920) / 06.09.2012 18:14:49

Ай, фэкыйрь белмим,белмим..
Куземнэн яшьлэр ага.Безнең илдэге медицина шул хэтле яраксызмы хэзер???
12 миллион. Нибары берничэ яхшы машина бэясе..

№5 (813916) / 06.09.2012 17:38:52

тнв каналы рекламадан кергэн миллионнардан каналда 47 ел эшлэгэн
хезмэткэргэ ярдэм итэр дип уйлыйм

№4 (813913) / 06.09.2012 16:57:08

Счет ачыгыз да монда языгыз. Интернет аша ярдэм жыеп булыр, алай булса, ничек тэ.

№3 (813912) / 06.09.2012 16:53:10

Моннан 23 ел элек бу авыру минем әткәемне дә якты дөньядан алып китте.Бик кызганыч.23 ел эчендә медицина алга атлагандыр дип уйлыйм.Гөлнара апага терелергә язсын.Аның бик тә яшисе килә.

№2 (813905) / 06.09.2012 15:49:35

Гљлнара апаны Аллаџы тђгалђ ярдђменнђн ташламасын. ТНВ да њзен данлаган хезмђткђренђ булышсын иде. Мондый компания љчен 15 млн сум акча књп тњгел инде ул.

№1 (813902) / 06.09.2012 15:23:35

Кояш кебек колэч бу ханымга чын кунелдэн сэламэтлек телим. Акча жыяр очен счет ачса тагы да яхшырак булыр иде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar